ҖАНЫМНЫ ҖЫЛЫТКАН УЙ ТАБАМ
***
Туктатып булмый ла вакытны:
Яз үтә, җәй үтә, көз үтә.
Мең кабат ялгыша табигать,
Мең кабат ялгышын төзәтә.
Язларын ялгыша сөюдә,
Шуңадыр, җәй буе көенә.
Көзләрен, тук җимеш өлгергәч,
Кызарып, алланып сөенә.
Кыш килеп чәченә чал саргач,
Моңаеп сагышлы җыр суза:
«Нигә мин бу кадәр ашыктым,
Гомерләр, ай-һай, дип, тиз уза».
Туктатып булмый ла вакытны:
Табигать яңадан уяна.
...Кичләрен офыкта алланып
Үткәнгә хатирә-моң яна.
Соңгы тукталыш
Көтмәгәндә яңгыр түккән өчен,
Сүгә-сүгә болыт ертыгын,
Чыланудан качып, трамвайга
Болай гына кереп утырдым.
Трамвайга кыйбла кирәк түгел,
Аңа барыбер, кая барса да...
Рельслардан чыгып булмый ла шул,—
Китәр идек туры Арчага.
Чабар идек Тукай якларына,
Әй, тәгәрәр иде «Кисекбаш»...
Бер-беребезне аңлар идек әле,—
Тукай белән без бит гасырдаш.
Кая илтә мине язмыш юлы? -
Тирә-юньдә юк дус, юк таныш...
Авыр сулап, кемдер әйтеп куйды:
«Килеп җиттек. Соңгы тукталыш».
* * *
(В. Портновтан).
Очрашырга иде йолдызда бер...
Җирдә юктыр сөю, тугрылык.
Мең мәшәкать тулы бу хәятта
Мәхәббәткә, ахры, урын юк.
Качып китик дөнья рәхәтеннән,
Качыйк, әйдә, дус һәм дошманнан!
Синең күзләр чәчәкләргә түгел,
Йолдызларга күбрәк охшаган.
Очрашырга иде, кавышырга...
Юлга чыгыйк карап йолдызга.
Күпме кеше, ярын табалмыйча,
Янәшәдә генә юл уза.
Мин йолдызда учак ягар идем,
Син ашыгыр идең яныма.
Элеккечә... безнең мәхәббәткә
Шаһит булыр иде таң гына.
Сине каян эзләп табыйм икән? -
Җавабың юк, күпме дәшеп тә.
Безгә шундый рәхәт булыр иде...
Рәхәт булган кебек яшьлектә.
Очрашырга иде йолдызда бер...
Төсләр
Бихисап дөньяда буяулар,
Җир үзен яшелгә буяган...
Тургайлы үзәнгә карыйм да,
Җанымны җылыткан уй табам.
Кызыл төс күрдисәм—кан уйный,
Зәңгәр төс күңелгә моң сала.
Нигәдер төсләргә табынам,
Тормышым бертөсле булса да.
Сап-сары көземә күз багып,
Җаныма сагышлы уй табам,
Салават күперенә сокланып,
Уйларда, хисләрдә буталам.
Үгиме әллә мин дөньяда?!
Илдә җәй, ә миндә кыш һаман...
Буранда югала бар төсем - Д
өньяда ак, кара төс кала.
Бер кайтырмын әле...
Шагыйрь Сибгат Хәким истәлегенә
Кытлык булмас җирдә шагыйрьләргә,
Туу белән үлем булган чакта.
Чәч агаргач шигырь язып кара...
Һәркем шагыйрь юләр балачакта.
Еллар йөге баскач иңнәреңә
Очып кара хыял канатында.
Гомер буе җыйган байлыгыңны
Син чәчәргә тиеш, таратырга.
Ай-кояшка тиңдәй Тукай барда,
Туфан барда шагыйрь булып кара...
Охшатам мин моңлы язмышымны
Кояш нуры иңгән болытларга.
Гашыйк идем язгы бураннарга,
Гашыйк идем җәйге рәшәләргә.
Исемемне онытмаслар әле,
Гашыйк җаннар җирдә яшәгәндә.
Мин киткәч тә дөнья матур булыр.
Моңсуланыр Аккош күле генә...
Аккош булып бер кайтырмын әле,
Ышанмагыз минем үлемемә.
Үзебезгә кайтабыз
Язучы Нурихан Фәттахка
Утыртмадылар түрләргә,
Чөймәделәр күкләргә...
Аның телле-тешле сүзе
Ошамады күпләргә.
Без гөр килеп кул чапканда,
Карап торды аптырап...
Шуңа бүген аның йөзе
Безнекеннән яктырак.
Без Казанда балкыганда,
Ул шәм якты Чыңгызда.
Без табындык—күкрәктәге,
Ул—күктәге йолдызга.
Ул барасы юл читендә
Маяклар кабынмаган.
Анда әле Болгар исән,
Казан да алынмаган.
Анда әле безнең тарих
Көл белән күмелмәгән.
Анда әле минем телем
Кырыкка бүленмәгән.
Тигез анда бар милләтләр,
Уртак анда киң җиһан...
Шушы хөррият илендә
Патша икән Нурихан.
Кем килмәде, кем китмәде
Кем булмады атабыз?!
Менә бүген без яңадан
Хөр мәмләкәт ханлыгына
Нуриханга кайтабыз!
Түзсен генә йөрәк
Юбилее көнендә мәшнүр артист Шәүкәт Биктимеров авызыннан
Йола куша: туган көндә һәрчак
Зурлау, мактау кирәк.
Мактый дуслар, мактый хәтта хатын,—
Түзсен генә йөрәк!
Кул сузардай дуслар сирәк булды,
Ишелгәндә ярлар.
Яңгыр булып күктән таш яуганда,
Кайда иде алар?
Ярылмыйча ничек түзгән икән
Йодрык хәтле йөрәк?! -
Олау-олау ачы хәсрәтләрне
Барган чакта сөйрәп...
Ышанмассыз, ил болгавыр чакта:
«Мин бәхетле!» —дисәм.
Уйнап түгел, уйлап яшәгәнгә
Безнең башлар исән!
Кемнәргәдер артык зат булсак та, Без гавамгә кирәк.
«Алтын» диеп түгел, «халкым» диеп Типте безнең йөрәк.
Акты еллар: язны, җәйне уздык, Инде көзләр җиткән.
Артка карап, олавымны барлыйм,— Уңыш мулдан микән?
Мин Ленин да, Әлмәндәр дә булдым,
Булдым һәрчак үзем...
Әлмәндәрле халык мәңге яшәр,— Бирсен Ходай түзем.
Егылмадык, югалмадык илдә—
Без һәрвакыт кирәк!
Халык безгә терәк булган кебек, Без — халыкка терәк.
Чәчләргә дә көл төсләре кунган,—
Яндык бугай артык...
Янсак — яныйк, азаккача барыйк Ил арбасын тартып!
Җыр булып яшәр күңелдә
Соңгы тапкыр, башны иеп,
Килдек аның каршына.
Җиргә бүген көз иңдерде,
Фәридә Кудашева.
Ул бит безнең һәммәбезнең
Чордашы, жырдашы да.
Татар-башкорт бәгырендә
Уртак моң-Кудашева.
Язын кошлар кунып сайрар
Аның кабер ташына.
Сандугачның туганыдыр
Фәридә Кудашева.
Җәй җитүгә, ак пароход
Казаннарга ашыга.
Пароход юкка ашыга,
Юк анда Кудашева.
Фәридә моңдашына.
Мин хушлашмыйм.
Саубуллашам.
Басып аның каршына...
Җыр булып яшәр күңелдә
Фәридә Кудашева...
Фәридә Кудашева...
Безнең язмыш
Мөхтәрәм Тәлгат Абдуллинга
Ир язмышы—ил язмышы, диләр...
Бәхет эзләп ерак барылган.
Елатты да, юатты да безне,
Кочагына алып Маргилан.
Татлы язмыш түгел мөһаҗирлек,
Еллар безне кат-кат сынады.
Кичләр җитсә, моңсуланды әти,
Телләрендә—Тимер2, Туймазы.
Себерләрдә уелдымы икән
Әниемнең маңгай сырлары?..
Себердә дә, үзбәк җирендә дә
Ул «Чирмешән»3, диеп җырлады.
Күпме татар, чит җирләргә китеп,
Тирләр түккән, даннар казанган!..
Канатлары канап, каерылса да,
Аерылмаган җаны Казаннан.
Юк шул анда Кудашева,
Күңелем моңсу шуңа.
Без һәммәбез әверелдек
Безнең кыйбла гел
Ватанда булды,
Яшәсәк тә әллә кайларда.
Татар булып пешеп җитәр өчен
Казаннарда кирәк кайнарга.
Милли мәҗлес—туй мәҗлесе түгел,
Булдык анда тәкъдир язганга...
Ауган дәүләт белән тузган торак
Каршы алды чөнки Казанда.
Адашмадык язмыш юлларында,
Давылларда сынып аумадык.
Без яңадан илле, җирле булдык,
Без Казанны кабат яуладык.
Ир бәхете—ил бәхете белән,
Бәхет түгел патша тәхете...
Мин дусларым, туганнарым белән,
Туган халкым белән бәхетле!