Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЖЕФФИ ҺӘМ ЙОМШАКБИКӘ

Зәйтүнә әби тугызынчы катта яши. Безнең йортның иң өлкән кешесе ул. Вакытым булганда мин аның янына кереп утырырга яратам. Әнием фани дөньядан киткәч,мин аны әнием урынына күрәм. Мәрхүм әтием белән әниемне бер көн дә догадан калдырмый,рәхмәт. Биш вакыт намазлы бу әби җор телле. Һәм гыйбрәтле язмышлы.

Зәйтүнә әбиемнәр гаиләсендә кызы һәм тагын ике җан иясе яши: песиләре Йомшакбикә Һәм этләре Жеффи. Кергән саен песи белән этнең дус яшәүләренә сокланам.

Менә хәзер дә тугызынчы катка менеп барам. Уемда Жеффи. Мине бүген ул каршы алмас инде. Шуңа күрә кесәмә ул яраткан конфет-печеньеләр дә салмадым. Этне башка кешеләр кулына тапшырганнар. Нинди кешеләр икән аның яңа хуҗалары?..

Жеффины миңа да еш кына урамга алып чыгарга туры килә иде. Аскы катка без аның белән лифтта төшәбез. Ул нәкъ әдәм баласы кебек,күзләрен тутырып күзгә карый. Аның шундый карашыннан мин әллә нишләп китәм. Үзе эт, ә күз—кешенеке. Минем тәнгә каз ите йөгерә. Күз карашы аның бик тә моңсу тоела миңа. Нәрсәдер әйтә кебек,тик теле генә юк сөйләргә. Шунда мин аны конфет-печенье белән сыйлыйм. Ул—тәмле тамак, баллыны бик тә ярата. Койрыгын болгый-болгый,тыпыр-тыпыр биеп ашап та куя.

Шундый уйлар белән, Жеффины юксынып, кыңгырау төймәсенә бастым. Колагым ялгыш ишетә дип торам,Жеффи тавышы лабаса бу! «Мин бу,мин бу!» дигәндәй дәртләнеп өрә башлады! Ишек ачылуга,Жеффи каршылады. Койрыгын зыр-зыр болгый,тәпиләре белән шыпырдый Һәм дә томырылып күзләремә карый. Күчтәнәчем булмаганга гаепле кеше сыман аптырап басып торам. Хәер,шундук Зәйтүнә әбиемнән,ничек болай,нәрсә булды,дип сораша башладым.

Жеффины бирәсе килеп бирмәгәннәр, билгеле. Урамга гел алып чыгып йөрергә кеше булмаганнан инде. Зәйтүнә әбинең кызына командировкада еш йөрергә туры килә,ә әбинең яше олы.

Жеффи киткәннән соң Йомшакбикә башта аны-моны аңламаган. Күрәсең, дустын урамга гына чыгып киткән дип уйлагандыр инде. Кичкә таба да Жеффи күренмәгәч, юксына башлаган. Бер бүлмәдән бер бүлмәгә кереп мыраулап йөргән. Икенче көнне юксынуы тагын да көчәйгән. Тәрәзә төбенә менгән, төшкән. Озаклап тәрәзәдән карап торган. Үзгә тавышлар чыгарып әбинең аягына килеп сарылган. Кичтән салынган ризыкны ашамавын күргәч, икенче ризык биргәннәр—иснәп тә карамаган Йомшакбикә. Жеффиның бөтенләйгә китүен сизенгән, күрәсең, пескәй ишекле-түрле дә йөрми башлаган, гел бер урында моңаеп яткан.

Аптыраган хуҗалар Жеффиның хәлен сорап яңа хуҗаларга шалтыратканнар. Яңа хуҗалар үзләре дә Зәйтүнә әбиләргә шалтыратырга торалар икән. Жеффи да төнне чинап чыккан, ашамаган, моңсу күзләреннән яшь тамчылары аккан. Минем атларның күз яшьләре белән елаганы турында ишеткәнем бар иде. Этләр дә елый икән бит шулай.

Башка чара калмагач,Жеффины үз өенә китергәннәр. Килеп җитеп машинадан төшүгә,эт сикерә-чаба ишеккә атылган. Башка вакытта лифт буенда туктап көтеп торган эт бу юлы атылып тугызынчы катка менеп киткән. Үз катына менеп жңткәч, «Мин кайттым,ишекне ачыгыз!» дигән кебек дәртләнеп өрергә тотынган. Шуны ишетүгә, пескәй дә, пуля кебек атылып, ишек буена килеп җиткән. Ишектән килеп керүгә Жеффи әле Йомшакбикәгә, әле Зәйтүнә әбигә килеп сарылган, баскан җирендә тыпыр-тыпыр биегән. Пескәй белән борыннарын-борынга куеп иснәшкәннәр. Бу аларның үзләренчә үбешүләре булгандыр инде. Юлдан кайткан Жеффига ашарына салган әби. Эт,бер дә кыстатып тормыйча,ашарга тотынган. Карыны ачкан пескәй дә карап кына тормаган,Жеффиның савытыннан сыптырыпмы сыптыра икән. Койрыкларын болгашып,куанышып бер-берсенә юл куя-куя савытны бушатып куйганнар болар...

Зәйтүнә әбием сөйли дә сөйли. Аның тавышында бу ике җан иясен ничек яратуы да,аларның янә кавышуларына куануы да ярылып ята. Кечкенәдән алып үстергән бу көчекнең чит кешеләрдә сагынып-саргаеп, рәнҗеп яшәвен бер дә теләми иде шул ул.

Мин үзем дә әбине сөенеп һәм сокланып тыңлыйм. Уйланып та алам. «Этле- мәчеле» яшәп, арткач,урамга чыгарып ташланган адәм балалары искә төшә. Бу эт белән бу мәче кебек яши алсын иде әле күпләр!

Дания ГАРӘФИЕВА-ШӘРИПОВА.

Казан