Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ул үсмер чагында ук академик булган!

Соңгы язмам ахырында Франциянең даһи галиме, математика, астрономия һәм геодезия фәннәре үсешенә искиткеч зур өлеш керткән Алексис Клод Клеро турында аерым сөйләрмен дигән идем. Клеро уналты яшендә үк, дөньякүләм танылган галим буларак, чал чәчле кәсептәшләре тарафыннан Париж академиясенә сайланырга лаек дип бәяләнә. Әмма король указындагы кагыйдәләр буенча унсигезен тутырмаган шәхесләрне академиягә сайларга ярамаган Король югалып калмаган. Клероны академик дәрәҗәсенә күтәрер өчен ике указ игълан иткән: беренчесе уналты яшьлек лаеклы шәхесләрне академиягә сайлау рөхсәте турында булса, икенчесе, яшь егет академик званиесенә ия булгач, янә унсигез яшьтән генә андый абруйлы дәрәҗә бирү хакында була. Шулай итеп, корольнең беренче указы бер генә көн, яшь галимне академиягә сайлау көнендә генә гамәлдә булган.

Клеро Парижда, математика укытучысы гаиләсендә туган. Унике яшендә үк дүртенче дәрәҗәдәге кәкре сызыклар турындагы тикшеренүе белән Париж академикларын шаккатыра. Аның авторлыгыннан шикләнүчеләр дә була. Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен академиклар яшүсмердән имтихан алалар. Даһи бала имтиханны уңышлы уза. Кыскасы, сабыйның унике яшендә үк чын галим булып җитлеккәнлеге раслана. Аның әле генә аталган тикшеренүе Берлин академиясенең җыентыгында нәшер ителә.

Яшь кенә галим яңа тикшеренүләрен икеләтә кәкре сызыкларның үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышлый. Моны аңлатыр өчен мисал итеп винт сызыгын китерәләр әгәр яссы кәгазь табагында диагональ сызганнан соң кәгазьне цилиндр рәвешендә төрсәк, диагональ винт сызыгына әверелә. Винт сызыгы яссы кысасыннан чыккан, пространство сызыгы булып киткән. Шундый тикшеренүеннән соң галимнәрнең барысы да Клероны мәшһүр математик дип кабул итә.

Алексие Клероның энесе дә бик кечкенәдән талантлы математик булуын раслый, ундүрт яшендә геометриянең кайбер мәсьәләләре буенче тикшеренүләр башкара, аларнын нәтиҗәләре Париж академиясендә хуплана һәм академиянең җыентыкларында нәшер ителә. Мөгаен, ул да абыйсы шикелле олуг математик булган булыр иде. Әмма малай 17 яшендә дөнья куя.

Шәхсән үземне, астроном булырга җыенган студент егетне, Клероның астрономия һәм геодезиядәге тикшеренүләре сокландырган иде. Аларның берсе Франция һәм Англия галимнәре арасында озакка сузылган бәхәсне туктатырга булыша. Ньютонның тәгьлимати тикшеренүләре планетабызның полюслар юнәлешендә кысылган, ягъни үзәктән котыпларга (полюслар) юнәлгән радиуслары экватор яссылыгындагы радиуска караганда кыскарак булуын раслый. Ә француз галимнәре Париж меридианындагы дуганың озынлыгын экспедицияләр вакытында үлчиләр, дуга очындагы нокталарның нинди киңлектә булганын билгеләп, меридиандагы дуганың I градусы ничә километрга тәнгәл икәнен билгелиләр. Нәтиҗәсе Ньютонныкына капма-каршы булып чыга. Менә шунда башлана да инде «ике ил арасындагы» бәхәс Ниһаять, Париж академиясе яңа экспедицияләр оештырырга карар кыла. Аларның берсе экваторга якын Перуга, икенчесе төньяк котыпка якын Лапландиягә җибәрелә. Икенче «бригада»ның эшендә Клеро да катнаша. Шундый төгәл тикшеренүләр Ньютонның тәгьлимати нәтиҗәсен раслый.

1765 елның 17 маенда 52 генә яшендә дөнья куйган галим тормышының кырык елдан артык өлеше фән файдасына өзлексез хезмәткә багышланган була бит.  Шул кырык ел иҗади тормышның нәтиҗәләре, уйлап карасаң, бихисап галимнәрнен гасырлар буена тупланган казанышларына тәңгәл килә. Андый шәхеснең дөньяга килүе үзе бер могҗиза инде ул.