Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨСЛЕ КАРАНДАШЛАР

Инде егерме еллап вакыт үтсә дә,ул чактагы вакыйгалар, кино тасмасындагы кебек, күңелдә нык уелып калган икән шул.

...Беренче сентябрь иртәсе. Мин, җиде яшьлек малай, зурларча итеп беренче тапкыр мәктәпкә барам. Яраткан этем Акбай белән җәй буе казлар көтеп, бу күңелсез хезмәттән шактый туйган идем. Инде менә минем өчен дә аңлап бетермәгән өр-яңа кызыклы дөнья башланачак. Сумкалы,китап-дәфтәрле,каләм- ручкалы, бәйрәмдә генә кия торган яңа күлмәкле яңача тормыш...

Әнием мәктәпкәчә озата килде мине. Каршы алучы укытучының кулына тапшыргач, эшенә китеп тә барды ул. Укытучы апа исә мине өлкәнрәк сыйныф малайлар кулына тапшырды.мәктәп бинасына узарга булышыгыз.янәсе.

Тегеләр, көлешә-көлешә бер-берсенә күз кысып, мине үзләренә эләктереп тә алдылар. Бусаганы атлап,киң генә коридор уртасына килеп кердек. Ак буяулы ниндидер ишек каршында туктаттылар мине.

—Шакы, тиз!—диде малайларның берсе, көлемсерәп. Тыңламыйча булмый ич инде. Кызык ич. Нәни йодрыгым белән ишек тактасын шакыйм. Ишек үзенчә бер тылсым белән ачыла башлаган иде.этеп-төртеп мине шундук бүлмә эченә кертеп тә җибәрделәр.

Килеп керү белән аркама кинәт чыжылдатып, җиңелчә ике тапкыр талчыбык белән сыдырдылар. Кулымда күпме тапкыр чыбык тотып та казларга ник бер тапкыр сукканым булсын минем. Шуңа күрәме, куркудан кычкырып җибәрә яздым.

—Тс-с,шаулама! Шулай тиеш...—диде малайларның өлкәнрәге,эшнең зурга китүеннән куркып.

—Шулай тиеш!—дип куәтләде аны икенчесе.

—Син мәктәптә беренче тапкырмы?

—Әйе, беренче...

—Сине нәрсә белән сыйпарга соң?.. Тукта,—диде бер малай һәм кара такта янындагы тартмадан шикәрдәй ап-ак акбур кисәге тартып чыгарды

Аша шуны! Шулай тиеш..

Мин акбурны кулымда әйләндергәләп тордым-тордым да авызыма каптым.

—Тиз бул, камырша!—дип ашыктырды мине малайлар, үзләре исә канәгатьлектән буылып көләләр.

Акбур үзе ни ачы да,ни төче дә түгел. Авызымда күпмедер әвәләгәннән соң, мин аны сытып-ватып, ихтыярсыздан төкерегем белән бергә йотып җибәрдем. Мәктәпнең беренче сые әнә шундыйрак булды.

Авыз кырыемда әлеге сыйның эзләре уелып калган икән,укытучыбыз Мансур абый:

—Син нәрсә, малайка, мәктәпкә аяк басмас борын акбурга буялып беткәнсең,—дип орышып алды үземне.

 

***

Икенче көнне мин тагын куанып та, бераз куркып та мәктәпкә барам менә. Терсәкләрем белән аркамдагы сумкамны рәтләгәндәй итәм. Көн матур,кояшлы. Юл кырыендагы яшькелт үләннәрдән ниндидер хушлымлы ис бөркелеп тора. Мәктәпкә илтүче сукмагым өстендә берән-сәрән генә алтынсу яфраклар да ялтырый.

Чү, сукмакның бер читендә, куе чирәмлек эчендә, озынчарак кына кәгазь тартма күзгә чалынды!.. Як-ягыма каранып та тормыйча,мин аны тизрәк иелеп алам. Тышлыгына салават күпере төшерелгән бу тартмада «Цветные карандаши» дигән сүзләр ярылып ята. Аның тәрҗемәсенә ул чакта төгәл генә төшенеп җитмәсәм дә,тартма эчендә җиңелчә шылтыраган тавышлардан шуны аңладым: карандашлар бу!..

Табышым бик тә кызыктыргыч иде шул, магнит сыман тәмам үзенә тартып тора. Каушый-каушый гына ачып карасам—тартма эчендә,бер-берсенә елышып, җиде төстәге җиде карандаш посып ята. Төсле карандашлар... Тышлыктагы салават күпере үзе дә әнә шунда кереп яткан диярсең...

Кем калдырган моны? Аны кемдер югалткандыр дигән уй башыма да кереп карамады. Төнлә күктән,йолдызлар арасыннан килеп төшкәндер сыман тоелды ул миңа. Әбием әнә,балык һәм бакалар да күктән төшә,дип сөйли торган иде бит. Ә нигә ышанмаска ди? Йолдыз атылганнан соң,шуның кыйпылчыгын эзли- эзли бәрәңге бакчасын таптап бетергәнем булды минем.

Табылдык карандашларны тартмасы-ние белән тизрәк сумка төбенә яшердем. Бераздан шатлыгым... курку белән алмашынды. Кемнеке булырга мөмкин бу карандашлар? Аның күктән төшүе икеле бит...

Кыңгырау шалтырау белән мәктәп коридорында шау-шу басылды,дәресләр башланды.Сумкамны сак кына, куркып кына ачам. Кемдер карап торыр да табышымны күреп алыр, «минеке!» дип бөтен класс алдында кычкырыр шикелле. «Әлифба» китабын сак кына тартып чыгарганда карандашлар җиңелчә генә кыштырдап алды. Ни кызганыч: менә нинди карандашларым бар дип мактанырлыгым юк иде минем.

Бер дәрес узды... Икенче дәрес... Минем бәхеткә күрәме,төсле карандашлар турында ләм-мим, беркайда бер сүз дә әйтүче күренми. Өченче дәрестә дә мине тетрәтерлек, мине уңайсыз хәлләр каршында калдырырлык вакыйгалар булмады. Инде таралыр чакка да ерак түгел.

Ә менә дүртенче дәрес... рәсемнән иде. Укытучыбыз Мансур абый—авылның оста рәссамы. Плакатлар язу,мәктәп яисә клуб бинасын төрлечә бизәүләр бар да аның кулы аша уза.

Ул класска керү белән, каз бәбкәләредәй калкынып, дәррәү аякка бастык. Кулындагы озынча линейкасын өстәлгә этәрде. Бу линейка миңа яссы бер талчыбык сыманрак тоелды. Аермасы шунда—бөгелүне белми, туры гәүдәле ул.

Без үзебезнең рәсем дәфтәрләрен партага чыгарып салган арада ул үзе кара такта тирәсендә туктаусыз бөтерелде. Вәт гаҗәп! Шаккатып карап торабыз: ә дигән арада анда чып-чын кишер һәм алма сурәтләре пәйда булган иде...

—Менә сезгә үрнәк,—диде укытучыбыз бик таләпчән төстә.—Шушы ике сурәтне ашыкмыйча гына дәфтәрләрегезгә ясый башлагыз. Карап карыйк, кемнеке ничек килеп чыгар икән...

Безнең япь-яшь башкайларыбыз тук башактай аска иелде,Һәркемнең каләме яңа ачылган дәфтәр битендә кишер һәм алма сурәтен ясау белән мәшгуль иде.

Мансур абый, кулындагы линейкасын мәгърур гына тотып, парта рәтләре арасыннан йөренә башлады. Кем ничек.ни рәвешле булдыра,аның күрсәтмәләрен ничегрәк үтиләр,янәсе. Менә ул урамның иң югары очында яшәүче Лотфи янына килеп тукталды. Малайның кул аркасына «шап» итеп линейка сырты килеп төшү белән,барыбыз да берьюлы сискәнеп,шул якка таба борылдык.

Укытучының тавышы усал, гайрәтле яңгырады:

—Торып бас! Ә син нигә каккан казык кебек тик утырасың?..

Лотфи мескенебез бер агарды, бер күгәрде. Елар дәрәҗәгә җитеп аягүрә басты. Тимерче Хәсәншәех малае ул, әтисе телсез. Үзе сөйләшә алмаса да, тимернең телен яхшы белә дип сөйлиләр аның хакында. Аракы эчкән кешене җене сөймәс аның. Күптән түгел әнә Мансур абый салмыш килеш аның тимерче алачыгына килеп кергән. «Булдыра алсаң,миңа тимер чәчәк ясап бир әле»,—дип, кул хәрәкәтләре белән аптырата икән. Хуҗа кеше моны мыскыллау дип аңлаган Һәм алачыгыннан куып чыгарган аны.

Менә шуның өчен карандаш хәтле Лотфидан үч алырга тырышуы түгел микән? Әнә каныкты,бәйләнде бит шуңа:

—Син нигә эндәшмисең, малай актыгы?

Лотфи мышык-мышык килә,җөмләсен дә авызыннан өзеп-өзеп кенә чыгара:

—Мин төсле карандашларымны... югалттым...

Аның бу сүзләреннән соң тәнемә ток китереп суккандай булды! Менә ничек икән... Мишә елгасында җәй буе бергә су коенып үскән иптәш малаемның карандашларын тапканмын да аны сумка төбенә каракларча яшергәнмен ләбаса... Сумкама кагылырга, якынаерга куркам—теге карандашлар парта өстенә сикереп менәрләр дә минем чын йөземне фаш итәрләр кебек. Классташларым «алдакчы» диеп кенә калмаслар,«карак» диеп тә бармак төртеп күрсәтәчәкләр үземә.

Лотфиның калтыранып әйткән сүзләре бу юлы инде колак пәрдәсен ертып алды кебек:

—Әти шәһәрдән алып кайткан иде... Ух,өйгә кайтсам,үтерә бит ул мине . Ой!..

Мансур абый җилтерәтеп малайны почмакка илтеп бастырды.

—Тик утырганчы әнә шунда басып тор! Дәрестән соң калырсың. Синең белән икәүдән-икәү генә аерым сөйләшербез.

* * *

Дәреснең тизрәк беткәнен көтә-көтә тәмам көтек булдым. Күз алдымда,төсле карандашлар белән бергә,кишер һәм алма сурәтләре туктаусыз биешә.

Кайтканда,юк-бар сәбәп табып,сабакташларымнан артта калдым.

Гөнаһсыз сумкам авырайды, җилкәмне таш кебек аска тарта. Мин, бөкре малай сыман,башны түбән иеп атлыйм. Җиде төстәге җиде карандаш,җиде ук булып, тәнемнең әллә кайсы төшләренә кадала төсле.

Мин куркаклык күрсәттем бугай,дөресен әйтеп бирергә кыюлыгым җитмәде. Чөнки «алдакчы», «куркак» дигән сүзләрне табигатем күтәрә алмас иде. Ә менә Лотфи минем аркада әнә нинди бәхетсезлеккә,җәзага дучар ителде.

Белмим,гаебемне ничек йоласы да,бу бәладән,авыр йөктән ничек котыласы...

Аякларым ирексездән чирәмлеккә таба атлады. Менә бит ул. менә: мине гөнаһка тарткан урын!..

Караңгыда кинәт ут кабынгандай,аңымда бер уи яктырып китте! Мин үзем өчен бик тә җайлы,уңайлы чишелеш таптым бугай.

Песи сыман як-ягыма каранганнан соң, сумкадан карандаш тартмасын сак кына тартып чыгардым. Менә ул элекке урынына, куе чирәм арасына чалкан төшеп ятты. Бу минутларда минем нинди канәгатьлек, рәхәтлек кичергәнемне белсәгез икән! Күңел кинәттән канатланып китте. Сумкам да ничектер үзеннән- үзе җиңеләеп калды шикелле.

Хәзер инде Лотфиның мәктәптән кайтканын көтәргә кирәк.

Ул озак көттермәде. Әнә, канаты салынган коштай, вак-вак атлап сукмактан килә. Мин, очынып-атылып, сөенче алыр өчен аның каршына йөгерәм...

—Лотфи,сөенче!.. Карандашларны юлда таптым,әйдә,тиз бул...

Сабакташым башын күтәрде, нәни гәүдәсе тураеп-озынаеп китте, күзләрендә шатлык очкыны кабынды.

—Чынлапмы, малай?..

—Чынлап... Әнә, күрәсеңме?—дип бармагым белән чирәмлек арасына төртеп күрсәтәм.

Лотфиның ничекләр сөенгәнен күрсәгез иде! Зур ачылган күзләренә йолдыз тамчысы кунды диярсең. Төсле тартманы иң кадерле,газиз бер нәрсәседәй ике куллап күкрәгенә кысты.

—Дустым,рәхмәт! Син коткардың мине...

***

Анымы, әллә үземнеме коткардым—аңларлык хәлдә түгел идем, билгеле. Шушы гөнаһсыз ялган гамәл кылып дөрес эшләдемме-юкмы—менә шушы сорауга бүгенге көнгә кадәр төгәл җавап бирә алганым юк,ышанасызмы?..