СӨЕП ТУЙМАС ЧАКЛАРЫҢ
Ул тыныч күңел, күтәренке дәрт белән юлга чыкты. Әмма чираттагы ялының беренче көне үк күңелсезлек китерде. Июльнең егерме тугызы көнне, гөнаһ шомлыгына каршы, аларнын самолеты очмады. Кичектерә-кичектерә көн узды. |
Ләкин егет тулай торакка кайтып тормады. Чөнки барыбер иртүк киләсе бит. Аннары, анда сагынып торган кешесе, елап утырган баласы юк. Тулай торакта гомер сөргән егет-җилән дигән «асыл кош»ның хәле билгеле: «Кашым да күзем, маңгаем да үзем»,—дип кайда якты чырай күрсәтсәләр, җылы урын бирсәләр—шунда кунакларга өйрәнгән.
Тулай торакта көтәргә кешесе булмаса да, үз өйләрендә аны сөйгән яры сагынып утырадыр. Кызы янына барса була булуын, ләкин бер саубуллашып киткәч, бимазалап йөрисе юк. Бәлки сагынмыйдыр да. Өендә дә юктыр... Ул бит шәһәр кызы...
Шуларны уйлагач, егет монда гына калырга, төн уздырырга карар кылды.
...Ул залның икенче катында җайлап кына бер креслога чумды да кулына гәзит алды. Аннары урамда йөреп керде, тамак ялгады, янә урынына килеп утырды, сумкасыннан чыгарган китапка күзен текәде. Байтак вакыт укып күзе аргач, сәгатенә күз салды: стрелка секундларны саный, секундлардан минутлар җыела, ә соңгылары янә бер сәгать гомерне юкка чыгара. Әйләнә-тирәдәге юлчыларга бакты, уйлап куйды: кемнекен артка чигерә, ә кайберәүләрнекен алга куа.
Ике рәт тезелгән креслоларда юлаучылар урнашкан: кемнәрдер туры утырып китап укый, икенчеләр гәзит-журнал актара, өченчеләр—йокы хәстәрен, ә дүртенчеләр инде төш күрә. Әнә бер ир-ат аякларын бөкләп утыргычта җайлашкан, пиджак белән башыннан ук бөркәнгән; янындагы ике баланың берсе аякларын салындырып, башын кыңгыр салып йоклый, икенчесе кыш чыгарга әзерләнгән суалчан кебек, креслода бөгәрләнеп яткан, үзе нидер чәйни; янәшәдә йомарланып утырган әниләренен башы салынып төшеп киткәндәй була да хатын дерт итеп уяна. Монда халык чуар: каланыкылар да байтак, саланыкылар да җитәрлек; әнә авылча киенгән, җитмеш яшьләр чамасындагы карт әледән-әле ютәлли; күршеләре—егет белән кыз—сөйләшеп утыралар, тыйнак кына көлешәләр.
Шулай тыныч кына тирә-юнен күзәтеп утырган егет кинәт катып калды чөнки залга ике бала күтәреп ир белән хатын керделәр: озын буйлы, затлы киемле ир-ат күргән-белгән, күзенә чалынган кеше түгел, ә кыска җиңле озын ак күлмәк кигән, зифа гәүдәле хатын суйган да каплаган Рәйсәнә. Охшаса да охшар икән шулхәтле...
Габделнур, инде төн уртасы булганга, әллә йокымсырап киттемме дип, башын селкеп куйды, челт-челт күзләрен йомгалады. Юк, йокы исереклеге белән генә күзенә күренми, төш тә түгел. Бу нечкә билле, аяк башларын балериналарча як-якка каратыбрак атлаучы ханым Габделнур бер күрүдә үк гашыйк булган, яратып йөргән, аны Әлмәттә озатып калган Рәйсәнә иде. Ноябрьнең шыксыз бер көнендә, военкомат каршында, оялып кына аның кочагында торган һәм күз яшьләрен күрсәтмәс өчен йөгереп китеп барган асыл зат иде. Солдатның төн йокыларын качырган, хәрби хезмәтенең беренче көннәрдәге авырлыкларын җинәргә. тешен кысып түзәргә булышкан, өзлексез хатлар яудырып торган сөйгән кызы иде. Әйе, йөреше дә, буй-сыны да, чәчләре дә.. миңе дә шул ук. Тик аның кулында йокыга талган нарасый, янәшәсендә уртак сабыйларын һәм чемодан күтәргән ире бар.
Нидер йөрәген кисеп үткән кебек булды Габделнурның. Беренче талпынышы—тору һәм барып исәнләшү. Әле ярый үз-үзен тыеп өлгерде. Моннан ике ел элек хастаханә ишегалдында очраткан шәфкать туташынын сүзләре исенә төште: «Ире бик көнче нәрсә. Хатыны баганага сөялсә, аңа да күзен акайта...» Керүчеләр, алан-йолан каранып, Габделнурдан шактый еракта, почмакта буш калган урыннарга урнаштылар.
Егет тиз генә китабын сумкага салып, баягы гәзитне аллы, аны йөзенә каплап ук диярлек укырга кереште. Әмма хәзерге мәлдә анарда уку кайгысы түгел. Бу—үзеңне үзен алдарга маташу гына. Шуңа күрә укуы уку булмады хәрефләр берсе өстенә берсе ябырылды, юллар пыран-заран килеп буталды, уй-фикерләр саташты-чуалды. Ул бернәрсә дә аңламады. Башына сулык- сулык кан бәрде, йөрәге дөпелдәгән аваз чыгарып типте. «Тынычлан, сабыр бул, карама, ул якка карама!»—дип үз-үзенә әмер бирде. Тик күңеле аны кабул итми, үтәмәскә азаплана, ниндидер яшерен көч башын «теге»нең ягына борырга чамалый...
Ә тегеләрнең чит кешеләрдә гаме юк: җайлап кына чөмәштеләр, ипләп кенә гәп корып җибәрделәр, оланнарның икесе дә әти-әниләре кулында йоклап та китте...
Егет, ара-тирә гәзит өстеннән яисә яннан караштыргалап. аларның ни- нәрсә турысында сөйләшүләрен, үзара нинди мөгамәләдә булуларын белергә тырыша. Сүзләрен ишетмәсә дә, бер-беренә ачу белән эндәшмәүләрен, елмаюлы йөзләрен күрә, ике арада дустанә, тату әнгәмә баруына, берберенә яратып-сөеп җылы карауларына төшенә. Теге шәфкать туташы тасвирлаганнан соң Рәйсәнәнең ире хакында аңарда ни өчендер тискәре фикер туган иде. Үзен күрмәсә-белмәсә, егет аны әле һаман да гел начар ягы белән генә искә алыр, сөйгән кызының шундый бәндәгә лап булуына пошыныр иде. Ә хәзер... Ул кеше бер дә хатынын җәберләүче, көнчел адәм дигән тәэсир калмады. «Бәхетле генә булсын!» дип куйды егет. Әлбәттә, бу теләк Рәйсәнәгә атап һәм чын күңелдән әйтелде. Чөнки ул Рәйсәнәгә карата бернинди дә ачу сакламый, менә хәзер ике бәби анасы малаем ханым буларак күргәч бигрәк тә.
Бер уйласаң, армиягә киткән егетләрен кызлар көтмиләр икән, димәк сәбәпләре бар. Козьма Прутков әйтмешли, тамырына багып фикер йөртсәң, Рәйсәнә хаклы булып чыга бит. Кызга унтугыз тулып киткән Авылдагы «музыкант» бабай ничек җырлый иде әле: «Эскерипкә ни дип әйтә, мияу, мияу, дип әйтә, кызлар егермегә җиткәч, кияү, кияү, дип әйтә». Әйе, авыл җирендә егерме яшь—нәкъ тормышка чыгар вакыт. Шәһәрдә саналса да, Рәйсәнә дә аның иске өлешендә, үз йортлары белән яшәде бит... Өлгергәч, җиләкне дә өзәләр, юкса ул кибеп корый башлый... Кайдадыр чит-ят җирләрдәге солдатны, мәхәббәт дип, ярату дип көтеп яту—жүләрлек. Сугыш вакыты булмаса да, хәрби техника, утлы корал белән эш иткәндә төрле хәвефле хәлләргә юлыгуы, мәтәвеккә эләгүе дә мөмкин (абыйлары авызыннан ишеткәне бар), димәк, синең утырып калуын да ихтимал. Өч ел эчендә егет күңелендә ни-нәрсә кайнаганын кем белә? Әгәр тегендә, мөмкинлек чыгып, берәр әрсез нәрсәгә ияләнсә, эшкә яки солдаттан кайткан егетләр әйткәнчә «макаронник» булып тагын хәрби хезмәткә калса? Кайткач та, сиңа өйләнәме әле ул, әллә юкмы? Чөнки артта яшьрәк, чибәррәк, чаярак кызлар буй җиткезә...
Уйлана торгач, егет, Рәйсәнә рәвешенә үк кереп, әнә шулайрак фикер йөртте. Аннары, яшь тән иркәләү-назлау тели. Бу—табигать кануны. Ташып-тулып торган дәрт-дәрманны кая куясың? Яшьлек чоры бер генә бит. Заяга узсынмыни? «Яшь гомерләр ике килми, сулар үргә акса да...»
Габделнур үзен Рәйсәнәнең ире белән янәшә куеп карый: ул кем дә, ире—кем. Күрәсең, хирург булгач, ире инде институт бетергән, аягында нык басып тора. Яше дә кызныкыннан кимендә өч-дүрт яшькә олырактыр (артыграк булмаса). Безнең халыкта гадәттә гаилә шулай корыла бит... Кыскасы, егет үз урынын ярыйсы ук чамалады: чагыштыру аның файдасына түгел иде...
Кисәк кенә ул үз-үзен орышып алды: «Нәрсә син һаман пычкы чүбен кисеп утырасын, ул бит инде киселгән—узган гомер кебек. Булган—беткән!» Ә юк, бетмәгән икән шул: әнә генә Рәйсәнә утыра бит... Рәйсәнә... Ничә ел гомер үтсә дә ул бер дә үзгәрмәгән, нәфислеген дә җуймаган... Роза чәчкәсе яныннан узып китсәң, кабат аны эзләмә, диләр. Әйе, ул—матур чәчәк, ләкин тиз шиңә. Габделнур Рәйсәнәне шул чәчәккә тинли иде бит. Ә нишләптер ул бер дә чибәрлеген югалтмаган, һаман шул килеш. Бәлки шагыйрь хаклыдыр: ана булу аңа гүзәллек кенә өстәгәндер?!
...Күпме вакыт үткәндер, Габделнурның очы-кырые булмас кебек тоелган газаплы минутларына, берәмтекләп исенә төшергән хатирәләренә нокта куеп, репродуктордан хатын-кыз авазы яңгырады.
—Мәскәүгә очучы пассажирлар игътибарына...
Мәскәүгә игълан булгач, берничә пассажир урыннарыннан кузгалды. Рәйсәнә белән ире дә балаларын, әйберләрен күтәреп, беренче катка төшеп киттеләр. Габделнур җиңел сулап куйды. Бераздан ул, торып, бөтен диварны биләгән тәрәзә каршына килде. Очу кырына күз салды. Менә ак очкыч, юлчыларны утыртып (шул җөмләдән Рәйсәнәне дә), ерак сәфәргә әзерләнде...
Зур самолет сызгыра, усалланып үкерә, гүя кемдер, ниндидер көчле куллар аны җибәрмичә тотып тора, ә очкыч отыры үҗәтләнә, усаллана һәм, ниһаять, кузгала... Гайрәтләнеп, гүләп күтәрелеп киткәндә әйтерсең лә җир тетри тәрәзә пыялалары селкенә, зыңгылдый, дерелди. Юк, бу пыяла гына дерелдәми, ә егетнең йөрәге дә шулай сулкылдый икән... Көтү залындагы кайбер юлчыларны да уятырлык булып очкыч тавышы белән бергә анын йөрәге кага икән...
Егет, тәрәзәнең салкын пыяласына кайнар башын терәп, биниһая ярсулы йөрәге түреннән ингән аваз чыгарды: «И-их!» Ниндидер үткен әйбер бәгырен телгәләп уздымыни?! Һәм шул мизгелдә үк күзеннән ике тамчы сытылып чыкты. Ул аларны тоймады да хәтта. Чөнки уйлары әле
генә күтәрелгән очкыч канатына сарылган иде. Аңа тагын очрармы Рәйсәнә кебек гүзәл фәрештә?.. Кисәк кенә Энҗе исенә төште, мөнәсәбәтләре күз алдына килде. Һәм беренче мәртәбә анын сөйгән кыз түгел, ә фәкать, йөргән кыз гына икәнен тәгаен аңлады. Бу гайре табигый булып тоелса да, күңелне, тойгыларны алдап булмый икән шул...
—Хәерле юл сиңа, яшьлек дустым!—дип эндәште Габделнур күккә карап һәм авыр физик эш эшләгәндәй арып-талып урынына барып утырды.
Тынлык. Ләкин күзенә йокы керми. Истәлекләргә бирелеп, егет залга карый. Ул ничектер бөтенләй бушап калган сыман. Югыйсә кеше күп. Әнә, эшләпәле башын артка ташлап, бер ир гамьсез йокыга чумган. Кызык, үзе йоклый, үзе тезендә ятучы баласын тоткан. Сабый исә изрәгән. Залда сирәк- мирәк креслолар шыгырдый, гырлау авазлары да ишетелә. Идәндә сумкалар, чемоданнар, балалар ботинкасы һәм сандалилар аунап ята. Такыр башлы абзыйның авызы ачык; бер хатын уянды һәм, торып, сабыеның өстенә япты... Әйе, залда кеше күп. Хатын-кызлар да бар. Ә Рәйсәнә юк.
Ә очкыч инде һавада... Мәскәүгә ашыга. Рәйсәнәне башкалага алып бара Кая юл тотулары икән? Шунда гына туктарлармы, әллә ары китәләрме? «Күрәсең, ире отпускыга чыккандыр (Рәйсәнә тагын бәби белән утырадыр) һәм ял итәргә китүләредер».
Мәскәү дигәч, Аля исенә төште. Анысы кайда йөри икән хәзер? Нишли икән? Хәер, төнлә юньле кеше нишләсен инде, йокы симертәдер. Үзе генә микән? Ай-Һай... Ятар алдыннан, аркаларын мендәргә терәп, һәр кич Гомәр Хәйямне укыйлар микән? Бәлки бүтән шагыйрьнедер.
Егеткә кинәт никтер ямансу булып китте, йөрәге урыныннан кузгалгандай тоелды. Кирәк бит: башта Рәйсәнәне күрде, соңра Аля исенә төште. Нәрсәгә кирәк инде күңелен алгысытып? «Кичтән тулай торакка кайтып кына китәсем калган икән, —дип уйлады ул.—Иртән иртүк килеп җиткән булыр идем. Әллә нишләп каласы иттем бит. Дөрес әйткәннәр шул, күрәчәкне күрмәенчә, кереп булмый гүрләргә дип...»
Яшьлек мәхәббәтен очратасын күңеле сизгәндер шәт, туасы көннең нинди булачагын, җир тетрәү кебек зилзиләләрне алдан тоемлаучы кош- корт, киек җәнлек кебек... Йә, күрде. Шуннан ни булды? Берни дә. Дөнья үзгәрдеме? Юк. Ул хәзер кеше кешесе, балалары бар. Ике уйлап, бер төшенә дә кермидер армиягә озаткан егете. Хәер, Габделнур үзе дә аны еш искә алмый бит инде. Кияүгә чыгуын әйтеп язган хатын алганнан соң күңеле катты, фотосын да ертып атты. Анысы яшьлек дуамаллыгы булды, билгеле. Торсын иде шунда альбомда, ашарга сорамый иде бит. Юк, ачудан тураклады, күземә күренмә, янәсе. Ә шулай да ул кыз күнел түренә кереп урнашкан, аякларын бөкләп дигәндәй утырган да һич кенә дә чыкмый. Беренче мәхәббәте-сары чәчле, зәнгәр күзле түбән оч кызы шикелле. Мәскәү дигәч, тегесе искә төшә... юкса, булган-беткән дип кенә әйтәсе. Ә юк, алай гына түгел икән, җиңел генә котыла алмыйсың икән...
Габделнурның йокысы качты. Үзе уңга-сулга карый, кешеләрне күзәтә кебек, ә күңеле.. Ул ничектер югалып калды. Гүя бокс уйный торган дүртпочмаклы, канатлар белән әйләндереп алынган рингка чыккан. Көндәше кисәк кенә һич көтелмәгән яктан, «сул ыргак» алымы белән аның башына бәргән һәм ул нокаут алган. Хәер, эш аннан язуга ук барып җитмәгән икән әле: ул фәкать нокдаунда исәнгерәп ята. Чөнки хөкемдарның бер ике өч дип саный башлаганын ишетә, үз акылында, зиһене аек аягындабасып тора. Ә хөкемдар-Габделнур ук.
— Әһә, димәк тормыш дигән спорт мәйданына—рингка чыккач, нокдаунга гына түгел, нокаутка
да эләгүең һәм салкын идәнгә чалкан төшүең ихтимал. Сак кылан, егет һәм... барысына да әзер булып тор. Шуңа да, «тормыш—анаңны ормыш, диләр аны. Тормыш—куласа...»
Кисәк кенә майның егермесендә кояш тотылуы исенә төште. Шунда ул, бәлки үземә кагылышлы берәр әһәмиятле вакыйга булыр, дип тә шикләнгән иде бит. Шушыңа булды микәнни? Бүгенге хәлләргә... «Ярар, җыен юк-бар белән баш катырмыйк әле»,—диде егет һәм гәзитенә капланды. Әмма... чуалган зиһенен сүтеп очына чыгарлык, бер-бер артлы агылган уйлар ташкынын туктатырлык түгел иде инде. Уйлана торгач, икенче төрлерәк тә фикер йөртә башлады.
Әгәр Рәйсәнә белән ара өзелмәгән булса, язмыш сукмагы кай тарафка таба кереп китәр иде икән? Аның янына кайтса, озын-озакка сузмыйча өйләнер иде. Бала туар... Укуы нишләр? Ул хакта онытып торырга туры килер идеме? Бәлки вакытлыча гына. Гаилә мәшәкатьләре җайга салынгач, көйләнгәч, ул турыда да уйлап карарга булыр иде. Бәлки шул тирәдәге берәр уку йортына тәгаенләр иде. Әгәр анда вуз булса... «Кызык икән бу тормыш, шул хәятгагы синен язмышын,—дип уйланды егет.—Юллар күп. Уңга китсән—бер төрле язмышка дучар буласын, сулга борылсаң—бөтенләй икенчеләй. Кызык, нәрсәгә бәйле икән ул? Моны кеше үзе хәл итәме, әллә шартлармы? Икесенең дә катнашы бар шикелле. Ә аны алдан белеп буламы? Авылда, безнең өйгә кергән бер чегән карчыгы миңа, читкә китәсең, дигән иде. Миңа ул чакта унөч булгандыр. Ундүрт яшемдә мин сәфәр чыктым—туган йортымнан китеп бардым... Шуннан бирле беркайчан да багучыга кулымны тоттырганым булмады. Бирмәм дә. Хәзер нәрсә әйтерләр иде икән? Язмышыңны алдан белү кызык түгелдер мөгаен... Тик шулай да адәм баласына гомер бер генә бирелә. Ни кызганыч, ул аны кабатлый һәм төрлечә яшәп карый алмый. Фәкать бер генә тапкыр һәм бер генә төрле итеп гомер сукмагын уза... Ни аяныч...»
XV
Икенче көнне иртән, сигезенче яртыда, аңа да бәхет елмайды: кечкенә самолетка утырып, Габделнур туган якларына юл алды.
Габделнурның уйлары үзе утырган самолет очышы кебек—тигезле- тигезсез агыла. Кичә яшьлек мәхәббәтен күрү аны бик нык дулкынланырга мәҗбүр итте һәм шул очрашу тәэсиреннән әле һаман айный алмый. Бер уйлаганда бу очрашу егет кеше тормышында гап-гади вакыйга булырга тиеш иде кебек. Ә юк, алай булып чыкмады шул. Күрәсең, бик озак вакытлар тинтерәтәчәк икән әле аны Рәйсәнә хакындагы уйлар.
Аны да самолет алып китте. Ләкин ул утырган очкыч Габделнурларныкы ише генә түгел—зур иде, пассажирларын «кукурузник» кебек селкетеп-борчып интектермәгәндер. Алар йомшак креслоларда тыныч кына утырып, һич югы тирбәнеп кенә барганнардыр. Рәйсәнәнең йөрәге дә Габделнурныкы сыман ашкынып-ярсып типмәгәндер—егетне бөтенләй күрмәде бит. (Дөресе—егет үзенең шул ук залда икәнен аңа белгертмәде.) Бәлки мәхәббәт, сөю-сәгадәт мәсьәләсе хәзер аны борчымыйдыр да—дөньясы түгәрәк: янәшәсендә, карчыклар әйтмешли, никахлы ире—таянычы һәм нарасыйлары—юанычы; берсе һичшиксез аның алдында ятып баргандыр.
Әгәр кичә сөйгәнен күрмәгән булса, егет тыныч кына туган төбәгенә юнәлгән булыр иде. Әлбәттә, яшь күңел буш торуны өнәми, соңгы вакытта анда Казан кызы урын алган. Бүген исә—икәү булдылар. Әйе, егет күңелендә үлмәс кош Феникс кебек янә Әлмәт кызы калкып чыкты. Хәер, калага кайткач, Рәйсәнә акрын-акрын онытылыр, анын нурлы йөзе тоныкланыр, ак күлмәкле сылу гәүдәсе ак томан эченәрәк керә барыр да шунда эреп
югалыр. Чөнки Казан кызы да зифа, төскә-биткә дә ярыйсы. Ләкин ул— башка, ул—серлерәк, егеткә тә, мамысы ачылып та бетмәгән шикелле, анын белән мөгамәлә бүтәнчә, аның холкы-фигыле, тәрбиясе үзгәрәк, кызның егеткә булган карашы да икенчерәк—үзен өстен итеп күрергә гадәтләнгән. Ә Рәисәнә андый түгел иде һәм бүген ул үзенең бөтен гүзәллеге, инсафлыгы белән егет күңелендә кабат пәйда булды.
Габделнур, моңсу уйларыннан арынырга теләп, түгәрәк салкын пыялага кайнар маңгаен терәде һәм аска таба бакты. Ә анда күзеңне алалмаслык, карап туйгысыз гажәеп манзара: яшькелт болын-кырларга киң җәелеп, бормалы-бормалы булып агып ятучы зур елга суы кояшта көзгедәй ялтырый; үз артыннан үрдәкнекедәй чөй сыман эз калдырып йөзүче баржаларның рубкалары елык-елык килә; су өстендә хәрәкәтсез калган бәләкәй генә көймәләр шәйләнә... Аларны югарыдан да ямь-яшел булып күренүче урманнар алыштыра. Саргылт иген басуының арышы егып ташланган ахры—тигезле-тигезсез покослар ята, арырак—гүя шырпы капларын тезеп куйганнар—салам эскертләре...
Рәйсәнәгә бәйле рәвештә Габделнур үзенең бала чагын, борынына искерә башлаган көннәрен хәтерендә янартгы: түбән оч, таллык, мал саклау, кичке уеннар...
Шунда беренче тапкыр кыз баладан:
—Минем белән йөрисеңме?—дип сорады бит.
Ул мөрәҗәгать иткән кыз түбән очта яши иде. Сары чәчле, зәп-зәнгәр күзле, күпереп торган матур алсу иренле. Әлбәттә, Габделнур—алтынчы класска күчкән малай—әле аны ни өчен ошатуын (яратуын дип әйтергә иртәрәктер) юньләп аңламагандыр да. Хәзер, инде байтак еллар узгач, шактый гына дөнья гизеп, кыз-кыркын белән аралашкач, уйлап куя: ни өчен ошатты икән? Мөгаен, иң беренчесе—төс-бите өчендер (гәрчә, үсмерләр әниләренә охшаган кызларны сайлыйлар дисәләр дә, бу очрак ул кагыйдәгә сыешмый, әнисе—кара чәчле), икенчесе—яхшы укыганы өчендер, өченчесе—чаңгыда шәп шуганы өчендер? (Ә кем белгән аны кемнең кемгә ни өчен ошаганын?!) Ул кыз Габделнурлар белән түгел, ә параллель класста укый иде.
...Алар—берничә кыз—сыер саклыйлар. Аның өстендә зур гына бишмәт, аягында күнитек (абыйсыныкы булды микән), башына жылы яулык бәйләгән.
Габделнур аның кулыннан тотты да:
—Минем белән йөрисеңме?—дип сорады.
Кыз ике уйлап тормады, җавабы катгый булды.
—Юк.
Бала-чага дими, ни дисен инде.
—Нишләп?—дип сорады малай.
—Белмим.
Кыз кулын ычкындырды да торып йөгерде. Малай аны куа башлады, җиңеннән эләктерде. Кыз тагын кулын тартып алды. Ләкин бу юлы еракка китмәде, кырт борылып, кабат элекке урынга-үзләренен сыеры янына кайтты. Ә анда кызлар чыр-чу килеп бөтен болынны яңгыраталар, чөнки бүтән малайлар да кызлар белән куышалар иде...
Алтынчы-җиденче классларда мәктәптә оештырылган әдәби кичәләрдән соң кызларны капка төпләренә хәтле озату гадәткә кереп китте.
Борыннарына иртәрәк ис керүнен сәбәбе-алар белән ике-өч яшькә өлкәнрәк малайлар укуда булгандыр, мөгаен, берсе хәтта дүрт яшькә алы иде бит.
Ни өчен яшь аермасы шулай зур булган.
Ул заманда балаларны сыйныфтан сыйныфка күчермәү кебек яман кагыйдәгә буйсыну бар иде. Ә ни өчен укучыларны, авылча әйтсәк, икенче елга утыртып калдыралар? Чөнки кайсының белеме түбән, кемнеңдер тәртибе мәктәп кысаларына сыешмый, ә күпчелек очракта—күпләп дәрес калдырган өчен. Соңгысы исә ачлык-хәерчелектән, сугыштан соңгы мохтажлык-фәкыйрьлектән килеп чыга: ни тамак туклыгы итәргә ризык юк, ни өскә кияргә кием юк—бала-чага, бик теләсә дә, мәктәпкә юньләп йөри алмый. Нәтиҗәсе аяныч—күчми калу—димәк, унике-унөч яшьлек үсмерләр белән янәшә унбишен-уналтысын тутырган «җиткән җегет»ләр дә укый. Чүлмәкчедән күрмәкче, дигәндәй, олыраклар мисалы—бәләкәйләргә үрнәк—зурдан кубып кызлар белән йөрмәкчеләр... Ә Габделнур кемнән ким?..
Габделнурның бу кайтуы маҗарасыз, тынычрак үтте. Дусты Касыйм өйләнгән, аңарда хәзер, кем әйтмешли, клуб кайгысы юк—хәләл җефете янында гына. Хәер, механизатор өчен вакыты да ул түгел—уттай урак өсте.
Беренче көнне үк зиратка барган иде, кәефе кырылып кайтты: исерек баштан тракторы белән капланган бер чордашының каберен күрде (ул фаҗигане Габделнур ишеткән иде инде). Әмма аның гүр иясе булганын үз күзләре белән күрү бик авыр тәэсир калдырды.
Икенче көнне кунак ныклап эшкә тотынды, чөнки әтисе әбисенең өен яңарту хакында ике авылдашы белән килешкән. Аларның берсе бик күпләрне өйле итеп куандырган өлкән яшьләрдәге балта остасы, ә икенчесе Габделнур солдаттан ялга кайткач үзенен «Дружба» пычкысы белән Галләм абзыйның утынын турап биргән Шәйхетдин иде.
Өченче көн көндезге аштан соң, осталар тәмәке пыскытканда Габделнур алар янында утырды: олылар сүзенә колак салды, үзе дә әңгәмәгә кушылды. Кичә, чалкан төшеп, ишегалдындагы чирәмгә ятты да күк йөзенә карады: ул чип-чиста, зәп-зәңгәр, очсыз-кырыйсыз—фәкать аның туган авылында гына шундый матурлык буладыр төсле тоелды. Кайчагында аксыл болытлар агыла—алар әллә нәрсәләргә охшыйлар, самолет эз салып узып китә. Вакыт сыйдырса, ул шулай сәгатьләр буе, хозурланып, туган авылының тансык саф һавасын сулап, күнелгә-җанга таныш авазларга колак салып, озаклап- озаклап назланып дигәндәй ятар иде. Әмма... эш итәктән тарта: осталар, тәмәке төпчекләрен сүндереп, акрын гына кузгала... Бүген исә, урамга чыгып, ике калын таш өстенә сузып салынган кыска юан бүрәнәгә утырып тора иде. Габделнурның әбисе янына күрше карчыгы кереп килә. Егет торып басты, исәнләште. Карчык капкадан тиз генә кереп китмәде—әйтер сүзе бар икән.
—Үскәнем, сиңа рәхмәтләр яусын инде, отпускыга кайтып, ял итмичә, осталарга булышып йөрисең.
Егет сүз озайтып тормады, елмайды, мактауны колагы яныннан гына уздырды.
—Түти, үзегез ни рәхәтләрдә яшәп ятасыз?
—Бер көе, үскәнем. Әле Әзәрбайҗаннан кызым кияве белән кайтып киттеләр, рәхмәт төшкерләре. Баламны бик сагынганыем, әзрәк күңелем басылды.
— Шулаймыни? Күптән кайтканы юк иде бугай. Аның хәлләре ничек соң?
—Ничек дип, апаем, чит җирләрдә тилмереп ята инде. Алты баласы бар. Тагын табар инде. Анда корсак төшерү юк икән бит, өй саен ишле бала ди.
Күрше карчыгының ул кызы Габделнурдан бер яшькә генә олы иде.
«Уналтыда кияүгә чыкты бугай. Ай-яй,—дип үзалдына баш селкеп куйды егет.—Ел саен бер бәби алып кайткан түгелме сон? Хәер, анысы алар
—Анда җылы як бит, рәхәттер.
— И апаем, чит җирдә—эшлисең, үз җиреңдә—яшисең ди торган иде минем ирем. Ул да сине атаннаңр белән бер-ике ел шахтада эшләп кайтканые. Читтәге рәхәтлекне әйтмә инде...
—Әле телен онытмаганмы соң?—дип сорады Габделнур.
—Югын-юк та... Мин үлгәч кайтмас та инде. Балалары безненчә белми, ди. Каян белсен. Аналары да алар белән татарча авыз тутырып сөйләшә алмый бит. И апаем, никләргә генә киткәндер инде җәһәннәмгә?! Монда да яшәр иде әле матур итеп. Кызым бик эшчән, кайткач та тик утыра белмәде, бөтен эшемне ул эшләде, рәхмәт төшкере.
Габделнур, күрше карчыгының чиста өс-башына карап, элек-электән аны белгәнлектән, аның үзенең дә бик уңган кеше икәнен искәрде.
Күрше карчыгы, эшләгән кешенең кадере бар хәзер, дип, мисаллар китереп, кызының авылда калган чордаш-ахирәтләре ничек яшәгәнне санап үтте.
—Әнә дус кызы авылда калды, сыер сава, ире комбайнда. Җир җимертеп эшлиләр, уч тутырып акчасын, көрәп дигәндәй ипиен алалар. Әле генә иренә орден бирделәр, чүт кенә герой исеме эләкмәгән, ди анысын күрше авыл комбайнерына биргәннәр, ди.
Ул турыда Габделнур да газетадан укып белде һәм бик горурланган иде.
Аннары карчык авыр сулап, әйтеп куйды.
—Ходайдан узып, берни эшләр әмәл юк, ризык йөртә бәндәне, ризык кайда—бәндә шунда.
—Түти, сез яшь чакта да безнең авыл кызлары шулай еракка, чит кавемнәргә китәләр идеме?
—Булды инде. Бер дус кызым төркмән егетенә чыкканые. Мары дигән шәһәрдә торалар. Ничә елдыр инде, хәтерләмим, бер кайтканые, гел алар кешесе булып беткән—кара чутыр, теле дә көтекләнеп беткән.
—Түти, ә сез кияү белән ничек аңлаштыгыз соң?—дип сорады егет.
Күрше карчыгының җыерчыклы йөзенә елмаю чыкты, кеткелдәп тә алды.
—Ул үзенчә пупалый, мин үзебезчә әйтәм, аңламаганын кызым төшендереп бирә.
Аннары карчык өйгә кереп китте. Нибары әрнүләрен әйтеп бетермәсә дә, тугыз бала үстереп, хәзерге көндә берьялгызы кангырып яшәүче ана кешенең хәлен яхшы андый иде кунак егет. Дөрес, аңа кызын табаламый, үзе каршында үзе гаепле сыман, язмышына буйсынып яши.
XVI
Күк йөзе түбәнтен генә агылучы яңгыр болытлары белән капланган. Көчле, аяусыз җил аларны зур тизлек белән көньяк-көнбатышка куа, зифа талларны, нәзек камышларны җиргә кадәр иңдерә. Яшь тупыл агачы, арган кеше кебек, башын түбән ия дә, аннары күкрәк киереп сулар өчен күгәрелмәкче була, әмма усал җил аны шундук кире бөгә, агач як-якка чайкала, селкенә, карыша, тик турая гына алмый. Рәхимсез җил хәтта алабута һәм үләннәрне дә кызганмый.
Авылдан килгәч, Габделнур көне-сәгате белән дигәндәй, Мәһрүсә апаларына китте. Әнисе биреп җибәргән күчтәнәчләрне исән-имин,
күптин-күп сәламнәрне түкми-чәчми тапшырды. Бераз вакыт чәй янында Мәһрүсә апа, кызы—өчәүләшеп гәп кордылар. Габделнур сеңлекәше өчен бик сөенеп утырды. Чөнки кыз техникумда укуын да әйбәт кенә алып бара, өй эшләрен дә үзбелдеге белән җиренә җиткереп башкара, әнә әнисенә подъезд юышырга да булыша. Мәһрүсә апа, пенсиядә булса да ана карап тик утырмый: иш янына куш булыр дип, идән юарга алынган.
Алардан кайтышлый егет Энҗеләргә сугылды. Ләкин ул өйдә юк икән.
—Ял йортына китте шул,—диде чуар күлмәк өстеннән яшел камзул кигән әбисе —Кер, улым, өйгә кер.
—Ярар, ул булмагач, кереп тормыйм инде.
Габделнурга һәрчак ачык йөзле, хәерхаһлы әбекәйнең егетне ишек катыннан гына җибәрәсе килми иде, күрәсең.
—Чәй эчеп китәрсен.
—Рәхмәт.
—Атаң-анаң таза-саулармы соң?
—Әйе.
—Ярар алай булгач. Үзең исән йөре,—дип карчык ана хәерле юл теләп калды.
Төшенке күңел белән тулай торагына кайткан егет менә хәзер, урамга карап, бүлмәсендә утыра. Ирек эштә күрәсең, Габделнур аэропорттан кайтканда өйдә юк иде.
Август ахырына һич кенә охшамаган ямьсез көн. Бүлмә салкын. Җил тәрәзә рамнарына хәтле селкетә, шак-шок бәрә, эре панельле йортнын әллә кай җирләреннән тишекләр таба—өйгә үтеп керә; куллар, аяклар туна.
«Кызык икән бу тормыш: кайчагында һәр эш-гамәлең тоташы белән уңай—майлаган арба тәгәрмәчедәй шома гына бара, ә кайвакыт дегет әсәре күрмәгәндәй шыгырдый—бөтен нәрсә сиңа кире ягы белән борыла,—дип уйлады Габделнур томан аша чак кына күренгән шәһәргә—Энҗе яшәгән бистәгә таба карап.—Ял йортына китеп барган. Сиздереп тә куймады югыйсә. Яна торган путевка булды микәнни?»
Менә тәрәзәгә кыйгач яңгыр тамчылары килеп бәрелде, өлгедә сызыклар хасил булды. Алар бер генә яклы түгел, ә төрлесе-төрле тарафка караган— өзек-өзек—штрих кебек. Кайбер тамчылар шул килеш кала: таралып та китми, аска таба да агып төшми.
«Сөйсәң—әрәм, ташласаң—җәл, дустым, сине нишләтим?» Кичке уенда кызлар шаяртып шулай дип җырлыйлар иде. Әйе, кайчагында кеше шундыйрак хәлләрдә дә, ягъни, аптырашта да кала торгандыр мөгаен. Нишләмәк кирәк...
Яңгыр тамчылары, күбәйгәннән-күбәеп, берөзлексез пыялага бәрә һәм, кеше битендәге күз яшьләре кебек эз калдырып, түбәдән дә шап-шоп коела. Соңгыларына җиргә төшәргә ирек бирмичә жил аларнын юнәлешен үзгәртә һәм ачу белән калайга китереп бәрә.
Туган авылында үткәргән ямьле, кояшлы көннәрдән соң шушы мәхшәргә тап булуын егет җылы комлы ярдан салкын сулы ярсу диңгезгә килеп кергәндәй хис итте: менә-менә дәһшәтле, таудай дулкыннар өстенә авар шикелле...
Яңгыр булуга карамастан, һавада түбәнтен генә күгәрченнәр оча. Малайлар футбол уйный торган урын тоташ суга әйләнеп яктырып киткән. Анда бер үсмер велосипедта чаба. Ә каршыдагы (алар йортыннан читтәрәк) бәрәңге бакчасында кызыл яулык бәйләгән, өстенә көзге пальто кигән бер апа, чүгәләп, яшь бәрәңге сайлый ахры, уң кулының бармакларын җиргә батыра да сул кулына тоткан чиләгенә үрелә, аннары янә җирне кармаларга,
актарырга тотына (Габделнурның әнисе дә уллары кайтса яшь бәрәңгегә чыга торган иде); әллә ява яңгыр, әллә юк—ана өчен барыбер, чөнки гаиләне сыйлыйсы-ашатасы бар...
Әйе, көйлеме ул, көйсезме—тормыш дәвам итә. Сиңа да, егеткәй, алҗыган кешедәй кул кушырып, боегып утырасы түгел. Җанын сыкравын сыкрар инде, монысы бәхәссез, аннан беркая да качып котыла алмыйсың, ләкин Энҗе өйдә юк дип кенә яшәеш тукталмый бит ате. Җәһәннәмдә түгел, кайтыр, күрерсең, сөйләшерсез, аңлашырсыз да кабат матур гына йөреп китәрсез—очрашуларны янартырсыз. Башбирмәс кыз белән бәйләнгәнсең икән—һәрнәрсәгә, аның һәр капризына әзер бул.
Кайсыдыр бүлмәдән музыка агыла башлады. Көчле итеп радионы ачканнар булса кирәк: скрипка ниндидер моңлы көй суза, аңа калынрак тавышлы виолончель елап-шыңшып кушыла.
—Нәрсә мәлҗерәп утырам соң әле мин?!—дип сикереп торды да Габделнур карават астыннан баянын тартып чыгарды.
Егетнең кәефе начар, күңелсез, бигрәк тә ялгызын булсаң. Хәтта сердәше-баяны да нигәдер туктап калды...
Кинәт кенә егет уйлап куйды: «Кайсы ял йортында икәнен сорамадым бит. Бәлки якын-тирәдә генәдер. Янына барып кайтыр идем. Хәер, әбекәй белмидер дә кая киткәнен, исеме дә хәтерендә түгелдер мөгаен. Аннары, артыннан эзләп йөргән шикелле була түгелме? Ошатамы әле синен килгәнеңне, юкмы—билгесез».
Янгыр тамчылары җиргә туры гына төшә алмый, көчле җил аларны үзе белән эләктереп алып китә дә кар бөртекләредәй һавада очыртып йөртә. Яңгыр көчәйгәннән-көчәя, җил дә улый.
Август ахырында мондый күренеш сирәк күзәтелә торгандыр. Һәрхәлдә, Габделнур хәтерләми. Аның да бит язмышында бүгенгедәй хәлләр сирәк иде, бәлки әле бөтенләй дә булмагандыр. Аэропортта Рәисәнәне күргәч егеткә әллә нәрсә булды. Күңел төшенкелегеме бу, яшьлек дустын сагынуымы, аның белән кавыша алмавына үкенүме—тәгаен гына әйтеп бирүе дә кыен. Ни генә дисәң дә бу аның өчен гадәти халәт түгел. Исенә төште сөйгәненең соңгы хатын алгач, шулай авыр булган иде. Гаскәри хезмәттәше Иозас Заранка белән клубка танцыга баргач, Рәйсәнәгә ачу итеп, Зояга ияреп китте, шунда беренче тапкыр чын ирләрчә хатын-кыз назын татыды.
Хәрби хезмәт турында уйлагач, тагын бер әйберне искәртте туган якларына ялга кайтып килгән солдатларның гаскәри тормышка кабат күнегеп китә алмыйча ничек интегүләрен, җәфа чигүләрен күз алдына китерде. Хәзерге минутларда ул үзе дә шундыйрак халәттә иде ахрысы.
Һәм ул, күңеле вәсвәсәгә, юк-бар уйларга бирелмәсен өчен, китапларын барлый башлады. Чөнки аны алда бихисап имтихан-зачетлар. контроль эшләр, семинарлар көтә.
Кичен соң гына Ирек дежурстводан кайтты. Күрештеләр. Ул кием алыштырып, юынып кергән арада Габделнур чәй кайнатты, авыл күчтәнәчләрен чыгарды.
—Нихәлләр?—дип сорады дустының суырылып калган йөзенә карап. Берәү ... кыл да сыймый, балта сабы буш, дип әйтеп әйткән ди. Шуның шикелле, безнен дә утырып торырга вакыт юк, көне буе чаптык. Бөтен бүлек аяк өстендә.
— Ни булды?
— Кичә ике инкассаторны бәргәннәр.
—Кайда?
—Воровскийда «Көз» кафесы бар бит әле.
—Әйе.
—Шуның каршында. Пистолетлар белән коралланган ике егет, тегеләрне атып үтергәннәр дә, алтмыш мең акчаны эләктереп качканнар.
—Ничего себе! Алты «Волга» машинасы бит ул!—дип баш чайкады Габделнур.— Тоттылармы соң?
—Юк. Бик чиста эшләгәннәр, әлегә эзләренә төшә алмыйлар.
—Мондый хәлнең күптән булганы юк иде бугай?
—Әйе.
Шул хакта бераз сүз куерткач, шәхси мәсьәләләргә күчтеләр.
—Үзендә ниләр бар? Мәхәббәт фронтында...
—Анда бер көе. Янадык әйтимме?
—Әйт. Яхшымы, начармы?—дип елмайды Габделнур.
—Мине оператив бүлеккә кодалыйлар.
—Оһо! Ризамы сон?
—Әйе. Иртәгәдән күчәм.
—Йолдыз да бирәләрме?
—Әлегә берәү генә.
—Җитеп торыр. Микро булса да—майор бит.
Икесе дә рәхәтләнеп көлделәр. Уку, эш, авыл, кызлар турында сөйләшә- сөйләшә бер «акбаш»нын да башына җиттеләр. Соң гына яттылар.
Габделнур эш урынына—җир асты коммуникацияләре участогына килде. Хезмәттәшләре белән күреште, прорабскига кереп, ялдан чыгуын белдерде.
Шул вакыт участок башлыгы да күренде. Ул будкадагыларнын барысы белән исәнләште дә телефон төбенә утырды. Аның авыр гәүдәсеннән урындык ыңгырашып куйды. Өлкән прорабның кыяфәте төксе, йөзе ачулы, салынган кашлары тагы да аскарак төшкән кебек, ачудан тешләрен шыгырдата, бүлмәдә хатын-кыз булмаса, аты-юлы белән сүгенүдән дә тартынмас иде.
—УМ-1 ме? Начальник кирәк! Юкмыни?..
Ул трубканы шапылдатып оясына ташлады. Алдындагы кәгазьгә нидер яза башлады, ләкин кисәк кенә аны читкә тибәрде. Янә трубкага үрелде һәм төзү идарәсенә шалтыратты.
—Кызлар, телефонограмма кабул итегез әле. Әйе, «УМ-1 башлыгына. Строймеханизация тресты управляющиена. Бульдозер номер 15-06 ике көн эшләми, тракторист исерек. Трубоукладчигынын механизаторы эшкә чыкмаган. Уналты тонналы кран номер 15-53 трубоукладчик булмаганлыктан ике көн тик тора. Алар аркасында монтажниклар бригадасы эшсез утыра. Колонналар китертә алмыйбыз.
Идарә башлыгы һәм баш инженер». Әйе, шулай дип языгыз. Алар исеменнән китсен.
Трубканы куйгач, ул башта прорабка мөрәҗәгать итте, агымдагы эшләр хакында сөйләштеләр. Аннары хоздесятницага бригадирларны чакырырга кушты.
Участок башлыгының электрикка әлегә йомышы юклыгын күреп, Габделнур ишеккә таба атлады. Урамда аны мастер туктатты. Өлкән прорабның зәһәренә эләкмәс өчен ул бая ук шыпан-шыпан чыгып ычкынган иде.
—Сиңа мастер фондыннан премия яздык,—диде ул.—Барып ал.
—Рәхмәт.
—Рәхмәт—сыек әйбер түгел, авызга салып булмый,—диде мастер һәм көлеп җибәрде —Шаярттым гына. Ялдан чыккан кешегә ярап торыр.
—Әйе, дөрес әйтәсең.
Мастер бүген башкарыласы эшләр, якын көннәрлә бригадаларга кирәк буласы электр җиһазлары турында сүз башлады.
Шулай итеп, Габделнур атналар, айлар буена сузылачак эшенә- вазифасына кереште.
XVII
Габделнургражданкада, ягъни тыныч тормышта, өченче Яңа елын каршыларга әзерләнә. Тыныч тормыш дигәнен куштырнаклар эченә алу дөрес булыр иде, чөнки аның мондагы яшәеше гаскәри хезмәттәгенә караганда да тыңгысызрк— бер минут та диярлек буш вакыты юк. Атнасына алты көн хезмәт—анысы мәҗбүри, шуның өстенә төрле җыелыш, фәлән- төгән —җәмәгать эшләре. Коммунист булгач алардан да баш тартырга хакың юк, сылтау табып качып та китә алмыйсын. Тагы да мөһимрәк вазифасы—уку. Анысы да конвейерга салынган кебек: әле генә жәйге сессия бетте, кышкысы—борын төбендә. Декабрь уртасында латин теленнән зачет «эләктерде», ай ахырында—КПСС тарихыннан һәм немец теленнән Гыйнварда археология нигезләрен «кимереп» имтихан тотасы, СССР һәм ТАССР тарихыннан зачет бирәсе. Иншалла, ерып чыгар төсле—кулын.
Ә Яңа елны барыбер кешечә каршыларга кирәк. Тик нигәдер бу арада күңеле тыныч түгел. Ул еш кына тәрәзә каршына баса да Энҗе яшәгән якларга күз сала, озаклап карап тора. Менә бүген дә кичке сәгать тугызлар тирәсендә, карашын шулай алга төбәп, уйланып тора. Егет яшәгән йорт иң кырыйда, аннан соң сазлык, болын башлана. Монда кайчандыр урман булган булса кирәк: әле хәзер дә түмгәкләр калкып күренә, камышлар, таллар үсә; элегрәк торф та чыгарганнар. Соңгы елларда исә кешеләр, бакча ясап, бәрәңге, яшелчә үстергәннәр, кайберәүләр карлыган, алмагач та утырткан. Һәм, әнә шуларны кысрыклап, Восстание урамы ягыннан берничә йорт салганнар, бу урамны Коллективная дип атаганнар.
Габделнурның хәтерендә: җәй көне монда бакчада эштән кайткан ир- атлар, хатын-кызлар кайнаша иде, көзен кичке ашка бәрәңге алып керә башладылар. Егетнең күңеленә хуш килгән бер кыз еш күренде кызыл свитер, көрән итәк кигән, әтисе казый, ул иелеп бәрәңге чүпли. Габделнур аны буй-сыны белән Энҗегә охшата һәм ничек эшләвен озаклап карап торырга ярата иде. Ә менә Энженең шулай бәрәнге җыеп йөрүен күз алдына китерә алмый. Аннары карашы алга, еракка төбәлә, чөнки анда йөргән кызы яшәгән бистә. Ә арырак Казансу елгасы, аның артындагы калкулыкта чал Кремль, Бауман һәм Совет районнары территориясе.
Кайчагында егетнең башына шундыйрак хыялый уй да килә аучылар, балыкчылар (алар Казансуда да эчкәрәк кереп кармак салалар) кия торган озын кунычлы резин итекләр белән лачтор-лочтыр сазлык ерып. Энҗеләр яшәгән йортка хәтле барып чыгасы иде. Нәрсә дияр иде икән? Көлеп кенә куяр, әллә ни исе китмәс.
Ләкин хәзер бу тирәләр шактый үзгәрде, тормыш-яшәеш кебек туктап тормый, гел алга бара. Беркөнне, ун кул якта, бакчалардан читтәрәк, тракторлар күренде. Алар торба суза башладылар.
Ул көнне Энҗе Габдел нурда кунакта иде. Кыз аптырап:
—Алар нишләмәкче була?—дип сорады.
—Сезнең бистә аша Казансуга торба сузып, су кудырачаклар.
—Нигә?Монда су болай да җитәрлек бит. Артыгы белән.
—Ул—комлы-чүерташлы су. Бу тирәдә йортлар булачак,—диде егет бик белдекле кыяфәт белән. Балчыкны, комны машиназар белән ташуга караганда елгага земснаряд кую арзангарак төшә. Монда әле юл да, күпер дә булачак: Совет районы белән Ленин районы тоташачак.
—Ә син боларны каян беләсең?—дип сорады Энҗе ышанып җитмичәрәк, ә күзе үзләренең йортын эзләде; тик күпме генә караса да таный алмады.
—Беркөн механизаторлар белән сөйләшеп торган идем,—дип җаваплады егет һәм бераз хыялга бирелеп алды.—Менә күрерсен: үтәр еллар, сезнең тирәдә үз йортлы кешеләр калмаячак, барысын да күчереп, анда биек таш пулатлар салырлар...
—Һи, әле ул кайчан була...
Кем белгән аның кайчан буласын, Габделнур да әүлия түгел, шәһәр башлыгы кәнәфиендә дә утырмый. Эш дәвам итә: башта кечкенә чокырны тутырдылар,—вак таш белән комны бульдозер этә торды, аннары, зур бульдозер килеп, күпсанлы куыш-сарайларны җимерә башлады. Дөрес, моны, ягъни трактор киләсен, хуҗалары белгән булырга тиеш: кайсылары такта куптарырга кереште, кайберәүләр, этләргә калмасын, беркемгә дә тәтемәсен, диптер инде, ут төртә башладылар, бер абзый, төбе тирәли казып, алма агачы суырып чыгарды.
Габделнур (җиргә күмеләсе үсентеләрне жәлләп) түзмәде, тиз генә аның янына чыгып, рөхсәт сорады.
—Берсен алсам ачуланмассызмы?
—Ал, ал, миңа бу да җитә,—диде абзый.—Мә көрәк.
—Рәхмәт.
Егет бер яшьрәк агачны казып алды.
—Их, әрәм булалар,—диде агай йөрәк әрнүенә түзә алмыйча һәм егет көрәкне кире биргәч, агачын күтәреп, китеп тә барды.
Габделнур алмагачны шул сәгатендә үк Энҗеләргә илтте, чокыр казып, бөтен шартын китереп, утыртып та куйды.
Яшьлектә шулай булырга тиештер инде, күрәсең: ни генә уйласа да егетнең фикер сөреше чуалган кызына таба борыла, аңа барып тоташа. Әнә хәзер дә, тәрәзәгә карап торганда да, уйлары һаман Энҗе тирәсендә бөтерелә бит.
...Җир өстеннән сазлык буйлап торбалар суздылар һәм су катыш ком, чуерташ ургылып-ургылып ага башлады. Юан торбадан аккан бу ташкын төнлә дә гүләп торды, нәкъ авылдагы язгы ташу кебек шаулап акты. Тора- бара су күтәрелде, ерак-еракларга җәелде.
«Су күбрәк булган саен чокырлар тизрәк тула. Минем дә күбрәк укыган саен белемем арта бара бит. Күрәсең, шулай булырга тиештер—табигать кануны,—дип уйлады егет әлеге галәмәткә карап. —Дөрес, бер профессор әйтмешли, университет белем генә бирә, ә акыл бирми. Ләкин белем өсте-өстенә өстәлә барган саен кешенен аң дәрәҗәсе дә элекке хәлендә калмыйдыр бит инде. Бәлки галим моны шаяртып кына әйткәндер? Яисә бу зиһен төшенчәсенә кагыладыр. Кайбер нарасыйларга кечкенә чагыннан ук, бу—зиһенле бала, диләр бит».
Торбаларны отыры алгарак суздылар һәм, бульдозер алагаем зур үткен пычагы белән комны читкә этәрә торды. Декабрь азагында туктадылар. Су өсте юка боз белән капланды, малай-шалай тимераякта шуа, кәшәкә белән хоккей уйнап мәш килә башлады.
Габделнур, боларга карап, үзенең ачлы-туклы, ләкин гамьсез балачагын сагынып искә төшерә: алар да буа өстендә шулай әвәрә килә, тау- калкулыкларда бәләкәй һәм ат чаналарында җилдерә, басу-кырларда үзләре әмәлләгән чаңгыларда узыша иде бит.
Бүген төнлә кар яуган. Түбәндә аяк эзләре күренә; йорт янында гына гараж бар, ана бер гарип кеше «Москвич» машинасын ябып куя. Гараж түбәсендә кар ята. Сузылган торбалар караеп күренә, әйтерсең лә бик озын
бүрәнә, тик ул чатлы, П хәрефен хәтерләткән кыска агачларга салынган. Төнлә җил көнбатыштан искән ахрысы, ком өемнәре чүлдәге барханнарга тартымрак—кире якка таба бераз сузылганнар.
Яңа елны дүртәү—Ирек белән йөргән кызы, Габделнур һәм Энҗе— каршыларга исәпләп торалар иде. Ләкин кайчакта исәп хисапка туры килми син бертөрле уйлыйсың, тормыш үзенчә хәл итә. —Ирекне угыз бере киченә дежур торуга билгеләделәр. Шуңа күрә Габделнурга үз җаен үзе кайгыртырга туры килде: совет шампаны, «Столичный» юнәтте, прокат пунктыннан телевизор, савыт-саба, шул исәптән, рюмка-фужер кебек вак- төяк алып кайтты. Баяны—карават астында, пионер шикелле—һәрвакыт әзер. Азык-төлек хәстәрен дә алдан ук күрде, кыскасы, буйдак тормышына ямь өстәрлек, килгән кеше алдында йөзе кызармаслык булды.
Бераз күчтәнәчләр алып Энҗеләргә барды. Кинотеатр яныннан узышлый афишага күз салды, көндез «Солдат Иван Бровкин» булган икән, ә кич— «Юлдан язган». Өйдәгеләрне бәйрәм белән тәбрик итте.
Энҗе киенеп-ясанып чыгып китешли әнисенә шыпырт кына:
—Мин иртәгә иртән генә кайтырмын,—диде.
Тәгьзимә апа, ризасызлык белдереп, нидер әйтмәкче булып авызын ачкан иде, кызы аны тыңлап та тормады, тизрәк чыгып шылды.
Алар җәяүләп кенә Химиклар сараена таба чыршы карарга киттеләр. Бу тирәне кичәге солдат биш бармагы кебек белә: кремльдәге казармадан чыгуга Ленин районы военкоматына юл тотты бит. Ә ул әнә генә—каршыда. Мәдәният сарае Оргсинтез хезмәтчәннәре өчен әле быел гына корылды. Аны Габделнур эшләгән трест төзеде. Ул бик матур урында тирә-ягына биек-биек наратлар, төрле куаклар ямь биреп тора. Төзүчеләр шулхәтле сак кыландылар ки, кайбер агачлар зур мәһабәт бинага терәлеп диярлек торалар. Мәдәният сарае артында бала-чаганы куандырырлык төрле-төрле шугалаклар, әкияти вак-вак тәбәнәк өйләр, таганнар.
Ерактан иң әүвәл чыршы очындагы кызыл йолдыз күренде дә, ул кинәт юк булды. Аннары биек яшел агач башыннан аска таба сузылган утлар берәм-берәм кабынды: яшел, сары, зәңгәр, кызыл. Янә зур йолдыз кабынып, анардан нурлар сибелде, йолдыз сүнгәч, биек бинаның бөтен буена ярымтүгәрәк рәвешендә берничә рәт куелган лампочкалар янды Ә уртада—Кыш бабай рәсеме. Халык күп: зурлар, яшьләр, бала-чага. Әнә бер кыз әнисенең кулыннан тарта:
—Якынрак килик.
Моны күреп торган Энҗе егетнең кулына үрелде һәм көлеп:
—Әйдә без дә чыршы янына барыйк,—диде.
Габделнур бик теләп риза булды.
—Киттек. Белеп тор: «абзаң» бизәгән чыршы булыр бу.
— И мактанчык!—диде кыз, ә үзе егеткә сыенды.
Чыршы тирәсен тәбәнәк койма әйләндереп алган, фанералардан әмәлләнгән ул корылмага төрле әкият персонажларын тасвирлаган рәсемнәр ясалган.
Кинога килүче яшьләр дә чыршыга җитәрәк туктап калалар, уйланып карап торалар. Габделнур исә кызына сокланып һәм горурланып караштыргалый. Алар янында Энҗе үзенен буй-сыны белән дә, киеме белән лә аерылыбрак тора. Аның өстендә күк ак төлке якалы яңа пальто, якасы төсендәге затлы мул бүрек, аякларында озын кунычлы кара сапожки, кулында күн перчатка. Егетнең үз киеме гадирәк шәл якалы кыска ярымпальто, солдат пилоткасына тартымрак .Москвич, дип аталган бүрек.
Бераздан, Эжеҗнең үзен генә калдырып, Габделнур кассага китте.
Исәпләре—кино карап чыгу иде. Егет, билет алып, почмактан борылуга (касса бинаның ун ягында, кеше күзеннән читтәрәк урнашкан иде) кызының бер ир-ат белән сөйләшеп торуын күрде. Кисәк туктап калды, артка чикте. Түзмәде, үрелеп унга карады. Ир-ат үзен бик иркен тота: Энҗегә кагылып- кагылып ала, кулына үрелә, башын ия төшеп колагына нидер әйтә. Кыз исә уңайсызлана булса кирәк, алан-йолан карана, Габделнур киткән якка да күз салгалый, гәүдәсен читкәрәк авыштырырга тырыша.
Егет, берникадәр вакыт качып торгач, почмактан бина артыннан чыкты. Аны күреп алган Энҗе ир-атка нидер әйтте ахры һәм тегесе җәһәт кенә урыныннан кузгалды, читкә китеп барды.
—Кем иде ул?—дип сорады Габделнур төксе генә.
—Бергә эшлибез,—диде кыз, әмма егеткә туры карамады.
—Ә-ә, алай икән. Булды, билет алдым.
Кино карап чыккач, җәяү генә Коллективная урамына таба юл алдылар.
Табын әзерләүне Энҗе үз кулына алды. Габделнурга да йомышы төшә торды. Эш арасында бер-берен җиңелчә генә иркәләү-назлауны да онытып бетермәделәр. Ниһаять, җыйнак кына хәстәрләнгән өстәл янына утырыштылар. Берәр рюмка тотып куйгач кәефләр тагы да күтәрелде, телләре ачылды, сүз иярә сүз чыкты.
Габделнур:
—Күптән түгел Бальзак турында бер китап укыдым,—диде.—Мескен, үләренә берничә ай калгач кына өйләнгән булган.
—Дөнья рәхәтеннән мәхрүм калган икән дисеңме?
Кыз егеткә карап елмайды, соргылт күзләре белән аны иркәләгәндәй яратып карады. Сүзнең ни хакында барганын икесе дә аңладылар.
—Әйе.
—Нигә аңа исең китте? Бөекләр арасында буйдаклар байтак. Чайковский өйләнеп унтугыз көн генә торган. Бик күп галимнәр, әдәбият-сәнгать әһелләре беркайчан да гаилә кормаганнар: Бетховен, Лист, Ньютон, Гоголь, Лермонтов...
—Ну, Лермонтов Тукай яшендә һәлак булган—егерме җидедә. Дуэльдә атып үтермәсәләр, мөгаен, ялгыз калмас иде. Ә тегеләре.. Юк, мин алай яши алмас идем. Башлы-күзле булу кирәк инде...
—Син даһи түгел шул,—диде кыз, ләкин шундук, ялгыш сүз ычкындыруын абайлап, сөйләшүне икенче якка борып җибәрде.—Ярый ла уңсаң.
—Әйе, өйләнү—уен эш түгел. Гаилә—пулемет расчеты кебек.
—Кызык. Нәрсә соң ул расчет?
—Пулемет расчеты ике кешедән тора: беренче һәм икенче номер.
—Син пулеметчымыни?
—Әйе. Кронштадтан безне Ленинград тирәсенә өйрәнүгә җибәрделәр. Миндә РПД1 пулеметы иде.
—Син—беренче номер?
—Әйе.
—Ул нишли?
—Пулеметка тулысынча ул хуҗа, аның өчен җавап та бирә.
—Ә икенче номер?
—Аның вазифасы—беренче номерга булышу, һәрчак кул астында булу.
—Өйләнешкәч син ничәнче номер буласын инде?
—Билгеле,—беренче!
—Ә мин икенчеме?
РПД - ручной пулемет Дегтярева
—Әйе. —Әгәр теләмәсәм? |
—Менә бетен бәла дә шунда шул. Күп гаиләдә икесенең дә беренче буласы килә. Ә ул-мөмкин эш түгел. Тылны кем тәэмин итәр-анысың уйлаган кеше юк.
—Синеңчә, гаиләдә кемдер гел беренче, ә кемдер икенче булырга тиеш инде.
|
—Бүтәнчә була алмый.
—Ә бездә—әни беренче.
Габделнур аларда әтиләренә әллә ни сан югын сизенә иде.
—Беләм. Син дә шул рольгә дәгъва кылачаксыңмы?
Энҗе—акыллы, зиһенле, үткен кыз—тынып калды. Бик тирәнгә керүен шәйләп алды. Су төбен аягы белән тоймас хәлгә җиткәнче туктарга кирәк иде Һәм ул шулай эшләде дә.
— Бик күңелсез темага кереп киттек,—диде кыз.—Әби әйтмешли, тумаган колынның билен сындыра күрмик. Җыр тыңлыйк әле.
Ул, үзе алып килгән кассетаны куеп, магнитофон уйнатып җибәрде. Аннан бер хатын-кыз ниндидер дәртле җыр башкара иде: гарәп, төрек көйләренә тартым.
—Бу кем?—дип сорады егет.
—Долида.
—Кем соң ул?
И-и, шуны да белмәскә, дигән сыман. Энҗе егеткә бераз мыскыллы караш ташлады.
—Франция җырчысы. Ләкин үзе Египет кызы. Жиде телдә җырлый. Бик чибәр.
—Әллә синнән дә матурмы?
Егет үзе Энҗе белән бии, ә үзе кыз белән ике арада булып алган әңгәмәне дәвам иткән кебек уйлана Әйе, аның сизгер күңеле бу чибәркәйне үтәли күрә башлады кебек. «Сиңа, дускай гынам,—диде ул үз-үзенә,—аның көенә генә торырга кирәк булачакмы? Бу—баш бирмәячәк. Өйдә генә әле бер хат Өстеннән йөрергә дә күп сорамас.. Аннары инде сөяркәсенең хуҗалык буенча урынбасары булып яшәргә генә каламы?..» —...Ярар, ярар, син беренче булырсың,—диде кыз баягы сөйләшүгә кире әйләнеп кайтып һәм аңа нокта куйгандай уенга борып әйтте. —Синең яныңда мин ничәнче булырга да риза. Һәм иркәләнеп егет кочагына керде. |
Егет эчтән генә уйлап куйды: «Кызганыч, мин беренче түгел шул инде,—Монысы пулемет расчетына түгел, ә Энҗенең кызлык намусына кагыла иде.—Ихтимал, соңгысы да булмам. Ләкин бүген ул турыда кабат исенә төшерәсе килмәде. Бүген—бәйрәм. Иртәгә, киләчәктә ни буласын...
—Белмим,—диде Энҗе хәйләкәр елмаеп һәм Габделнурны танцыга тормыш үзе күрсәтер.
Аннары соңгы вакытта бик популярлашып киткән «Кукарача» җыры яңгырады. Мексика киносындагы бу җырны бер атаклы музыкант- аккордеионист башкарды. Аны Высоцкийның карлыккан, көчәнеп тамак төбеннән чыга торган тавышы алыштырды. Аңа да алмаш табылды— телевизордан «Зәңгәр ут» тапшыруы.
Алар Яңа елны матур гына каршыладылар шампан атылды, бенгаль утлары яндырылды, тостлар әйтелде. —Яңа елда яңа бәхетләр юралды— теләкләр теләнде, Мәскәү кремле курантлары белән бергә бокаллар чыңлады, жыр-музыка өзлексез агылып торды. Соңгы елларда популярлашып киткән
«Орера», «Добры молодцы», «Песняры» кебек вокаль-инструменталь ансамбльләр башкаруындагы җырлар кызның күңеленә аеруча хуш килә иде. Мөслим Магомаевнын «Матурлык королевасы» һәм «Ашыкма» җырын тыңлагач, Габделнур әйтеп куйды.
—Аның әбисе татар икән.
—Шулаймыни? Чыңгыз Айтматовның да әнисе татар дип ишеттем әле мин. Шагыйрьләр Василий Жуковский белән Константин Бальмонтның да аналары татар кызлары булган. Ләкин аларны турчанка дип язалар...
Карават астыннан чыгып егет тезенә үрмәләгән баянга кушылып, дәфтәрдән карап булса да, парлап татарча җырладылар, дәртле көй яңгырагач кыз биеп тә күрсәтте. Борчучы, комачау итүче булмады. Ахырда Энҗе, чишенеп, койкада аны көтеп яткан Габделнур кочагына ауды...
Йокыдан торгач, кунак озак юанмады, тиз-тиз киенде, чәй-мәйдән дә баш тартты.
—Озата барма, үзем генә кайтам,—диде ул һәм, егетне кочып, иреннәреннән суырып-суырып үпте.—Рәхмәт.
—Үзеңә рәхмәт.
Кызны подъезд төбенә хәтле озатып кергәч, Габделнур тәрәзә каршына килде.
Күк йөзе төрле төстәге алама болытлар белән капланган, алар—алсу, көрән, аксыл. Кояш болытлар арасыннан карый, арадан сузылган кызыл багана шәһәр өстенә төшә: сул яктагы, агачлары агарган ял паркына, эреле- ваклы йортларга... Аэропортка таба түбәнәеп төшеп килүче дүрт моторлы зур очкыч әйтерсең шул кызгылт баганага килеп бәреләчәк. Юк, бәрелмәде, очкыч үз юлы белән китте. Бетон полосага төшеп утыргандыр.
Габделнур кисәк кенә үзен һәм Энҗене әлеге очкыч белән кызгылт баганага (чын булмаса да) тиңләде. Болар «бәрелешмәде». Ә бит тормышта ул багана чын булачак. Кайсы самолет та, кайсысы багана икәне мөһим түгел. Әмма бәрелеш булачак. Ул чагында икесенә дә һәлакәт яный. Чөнки алар, гәрчә бер университетта укысалар да, «тормыш университет»ларын икесе ике төрле шартларда үткәннәр...
Менә бераздан, кояш болытлар арасына кергәч, теге куркыныч кызгылт багана юкка чыкты.
Төрлесе төрле биеклектәге торбалардан авыр болытларга җитәрдәй булып сузылып төтен күтәрелә. Бөтен җирне ап-ак кар каплаган.
—Әйдә, егет, бүген генә булса да борчулы уйларыннан арынып тор әле, дөнья ул кадәр үк ямьсез түгел бит,—диде Габделнур үз-үзен юатып һәм тынычландырып.
Ул арада ишектә дусты Ирекнең йолдызлы бүреге һәм погонлы зәңгәр шинеле күренде...
XVIII
Завод эчендә завод булачак, дип сөйләнүләр—имеш-мимешләр чынга ашар төсле: бүген полиэтилен комплексының янасын кору башланачак. Шул уңай белән халык төзелеш мәйданына—комплекс булачак урынга— тантаналы митингка җыелды. Трестның берничә төзү идарәсе берьюлы бу олы һәм җаваплы, ике-өч елга сузылачак катлаулы эшкә керешәчәк иде.
Габделнур да йөзләгән кеше арасында басып торды. Монда төзелешкә мөнәсәбәте булган барча һөнәр иясе төзүчеләр, генподрядчы ролен үтәүче трестның управляющиеннан алып әле яңа гына институт бетереп килгән мастерга хәтле—бик күп инженер-техник хезмәткәрләр басып торалар. Алар белән янәшә профсоюз комитеты рәисе, партком һәм комсомол секретарьлары. Комплексны коруда катнашачак субподрядчы оешма
башлыклары да биредә. Аерым кастаны заводныкылар-заказчылар тәшкил итә. Алар башкарылган эшләрне, монтажланган җиһазларны гына кабул итеп калмыйча, акча капчыгы ролен дә үтиләр. Төзелеш оешмаларынын матди хәле аларга бәйле—проиентовкаларга алар кул куя. Республиканың һәм шәһәрнең партия-совет органнары җитәкчеләре үзләренә нинди мөһим бурыч йөкләнгәнен белеп-аңлап, киләчәккә планнар коралар. Чөнки объектны вакытында тапшыруны төзүчеләрдән генә түгел, алардан да таләп итәчәкләр. Мәскәүдәге төзелеш министрлыгыннан килгән мөгтәбәр түрәләр зур дәрәҗәләрен саклап, башны югары тотып гәп коралар. Илкүләм чарадан гафил була күрмик, дип радио-телевидение һәм гәзит-журнал хәбәрчеләре җыелган.
Сөйләүчеләр—сүз боткасы пешерүчеләр күп. Һәр чыгыш күтәренке рух белән сугарылган. Нотык беткән саен озакка сузылган алкышлар бөтен мәйданны тутырды. Ул авазлар янәшәдәге, инде эшкә «җигелгән» корылмалардан, ерактагы урманнан кайтаваз булып яңгырады. Бүтән вакытта зәңгәр күк йөзен иңләп, төзүчеләрне сәламләп, баш өстеннән генә очучы кошлар бүген читтәнрәк, әйләнебрәк үтәргә тырышалар.
Кешеләрне, шул җөмләдән Габделнурны да, бәйрәм тантанасы, илкүләм әһәмиятле эшкә катнашын булу тойгысы биләп алды. Нур өстенә ямь өстәп, соңыннан концерт булды. Мәскәү түрәләре үзләре белән танылган җырчыларны, музыкантларны һәм нәфис сүз осталарын да алып килгәннәр икән. Аларга җирле сәнгать әһелләре дә кушылды.
Митингта башланган шатлык-куаныч, җанлылык, рухи күтәренкелек әле халык таралганда да сүрелмәде, сүз һаман булачак зур төзелешкә әйләнеп кайта, аның тирәсендә чуала иде. Телдән кычкырып әйтмәсәләр дә бу хезмәт хакы, тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга өмет белән дә бәйләнгән. Чөнки «Мәскәү абзый» социаль объектларга, шул исәптән, торак төзүгә дә акча бүлеп бирә. Балык тирәнлекне ярата, ә кеше—яхшыракны, дигән кебек, бу дөньяда һәркемнең адәм рәтле тормышта яшисе килә
Тантана мәйданыннан китеп барышлый Габделнурның күзенә еракта, дүртенче төзү идарәсе егетләре арасында, бер таныш йөз чагылып китте. «Булмас, ул түгелдер,—дип уйлады егет һәм үзен тынычландырыр өчен көлемсерәп өстәде. —Кем әйтмешли, атаңа охшаган урыс күп булыр ул. Чөнки әлеге кеше бер генә күренеп алды да үзе кебек үк эш киеменнән булган төзүчеләр арасында юкка да чыкты, дөресрәге, тегеләрдән бер- икесе аны каплады: алар, җанланып, кулларын бугый-бутыи сөйләшәләр, нәрсәдәндер кызык табып шаркылдап көлешәләр, әледән-але урын күчәләр. Шуңа күрә Габделнур нихәтле генә текәлеп караса да кабат теге таныш чырайны күрә алмады. Бермәл, ул, юктыр, берәрсенен йөз чалымы гына аны хәтерләтәдер, дип тынычланган кебек тә булды, аннары, янә күнелле алгысып куйды, башына кереп оялаган уй ана тынгы бирмәде.
— Мин тиз генә бер җиргә барып килим әле,—диде ул үзе белән янәшә атлаучы, участокта бергә эшләүче электрик егеткә.
—Кая?—дип сорады тегесе.
—Әнә теге егетләр янына,—дип кулы белән уңгарак төртеп күрсәтте Габделнур.—Бер елужакны очраттым бугай.
Үзе дә армиядә булган һәм андагы дуслыкнын ни-нәрсә икәнен яхшы белгән иптәше каршы килмәде
—Бар, бар Мин будкада булырмын. Иркенләп йөр.
Габделнур, кешеләрне аралап дигәндәй, әмма күрше идарә егет тәрен күздән ычкындырмыйча, алга карап китте. Үзе бара, үзе уйлана. Ә нәрсәсе бар аның искитәрлек?Нигә гаҗәпләнергә? Бик мөмкин. Ул бит әллә каян җәһәннәмнән түгел иде, Казан артыннан гына. Кайткандыр, монда
зур төзелеш барганын ишетеп белгәндер һәм... килгәндер. Син килгәнне нигә ул килмәскә тиеш? Әлбәттә, киеме бүтән, үзе—шул сыман.
Егет, тегеләрне куып җиткәч, капыл гына барып эндәшмәде. Кыен хәлдә калуын да мөмкин. Бервакыт, ул Декабристлар урамында, троллейбус тукталышында тора иде. Кинәт кемдер арттан анын күзләрен каплады: йомшак, кайнар, нәзек кенә куллар. Габделнур башын унга-сулга борырга итенә, юк. куллар ирек бирми. Менә бераздан куллар ычкынды. Артына борылып караса, ике кыз тора, әмма берсе дә таныш түгел. Кызлар, ялгышуларын аңлап, кып-кызыл булдылар, кат-кат гафу үтенделәр һәм көлешә-көлешә шундук китеп тә бардылар... Менә шулай оятка калмас өчен, ул төзүчеләргә ияреп берничә адым барды, инде тәмам инангач, ялгышуы мөмкин түгелен аңлагач кына, аларны кызу адымнар белән, озын-озын атлап, узып китте дә кырт борылды.
—Хөрмәт!—дип кычкырып җибәргәнен үзе дә сизми калды.
Биш-алты егет кисәк кенә туктадылар. Шик юк, аларның берсе Габделнурның гаскәри хезмәттәге дусты иде. Ул да танып алды.
—Габделнур!
Ике таза егет, бер-берсен кочаклап, аркаларыннан кага-кага күрештеләр.
—Син ничек монда килеп эләктен?—дип сорады Габделнур, дустының хезмәттәшләренә кул биреп, күрешеп чыккач.
—Абый чакырды. Ә син?—дип үз чиратында сорау бирде.
—Безгә «сатып алучы» килгән иде. Вербовщик була инде. Мин бит соңгы ике ай ярымны Казанда хезмәт иттем...
Һәм алар, егетләрдән берничә адым арткарак калып, бер-берсен бүлдерә- бүлдерә хәл-әхвәл белешә башладылар. Чөнки соңгы елны хат алышу ничектер өзелгән иде.
Хөрмәт өч елын тутырганчы шул бер частьта булган. Дембельдән соң, Казанга килеп, абыйсы янына балта остасы булып урнашкан.
— Без бит авыл малайлары, балта-чүкеч тота беләбез. Монда әллә ни осталык кирәк түгел, күбрәк опалубка ясыйбыз. Сиңа таныш инде. Механизаторлар кирәк түгел икән.
—Яраң ничек соң?
—Төзәлде.
—Борчыймы?
—Әллә ни түгел. Көрәшеп кенә булмас, пожалуй. Теге хайван мәйданга юлны кисте...
—Үчен кайтара алмадыңмы?
—Ничек кенә әле... Берчак, җаен туры китереп, издем мин аны. Ай буе кан косып йөрде, ахырда комиссовать иттеләр үзен... Ну минем дә хәзер көрәшер чама юк...
—Анысы начар икән,—диде Габделнур һәм, бу хакта озаклап сүз куертып тормас өчен, уенга борды. —Юкса, сабантуйда бөтен кызның күзе синдә булыр иде.
—Болай да караучылар табылыр әле.
—Безнең ише ашап-эчеп, дөресрәге, эчеп-ашап йөргән егетләргә, диген. Да, кстати, кызын турында сорарга онытып торам.
—Тү-тү,—диде Хөрмәт ачы елмаеп.—Очкан.
Һәм ул аңлатып бирде: кызы кияүгә чыккан, өч яшькә олырак авыл егетенә.
—Күз көеге булып тормас өчен, аны да, үземне дә газапламас өчен, китеп бардым,—диде ул авыр сулап.—Әни дә каршы килмәде, абый да чакырды...
Габделнурга. әйе. шулай инде, дип баш кагып җөпләп, өч ай Кронштадтта
карантин узып, солдат шулпасының әчесен-төчесен бергә татыган хезмәттәшенең кайгысын уртаклашудан башка чара калмады. Күрәсең, армиягә алынган авыл егетләренең күпчелеген шул көтәдер: үзе дә. Ирек тә шундый язмышка дучар булдылар бит. Кызларны да айлап була: әйләнеп кайталармы егетләр, юкмы, кайткач, аларга карыйлармы, чөнки үкчәгә басып яшьрәк сылулар үсеп килә.
Кызлар темасын шуның белән ябылган санап, авырткан ярасына кабат кагылмас өчен, тормыш-көнкүреш хәлләренә күчте.
Хөрмәт Жилплощадкада яши икән, биш катлы тулай торакта. Габделнур да үзенең кайда торуын, адресын әйтте, кунакка чакырды. Ул дустын күрүгә чын күңелдән шат иде.
Күрешмәүләренә биш елдан артык гомер үтсә дә Хөрмәт әллә ни үзгәрмәгән: йөзе бераз тартылган тартылуын, ияк-яңаклары зәңгәрләнеп тора (элек ул әле юньләп кырынмый да иде), әмма куллары әүвәлгечә таза, бармаклары көчле; анын елмаюы да шул килеш калган: иреннәрен очлайтыбрак бөтен бите белән елмая, элек тә кечкенә, кысыграк күзләре тагын да йомыла төшә. Гомумән, жәлпәгрәк борыны да. бөтен алгы тешләрен күрсәтеп ихлас көлүе дә—барысы да таныш. Дөрес, ул буйга берникадәр калыккан шикелле. Ләкин монысы гәүдәсен төз тотып йөрүдән киләдер, ябыгып киткәнгә шулай күренәдер. Хәер, өч ел каеш буып йөрү анарда да эзсез калмас инде.
Эш киеме булса да өсте-башы чиста. Бу да гаҗәп түгел, алар яшь сугышчы курсын үткәндә үк бу яктан да төшеп калганнар рәтендә йөрмәделәр, һәрчак үрнәк булдылар.
Сөйләшеп сүзләре бетәрлек түгел иде. шуна күрә, хатирәләр янарту өчен, егетләр, бер-берсен кунакка чакырышып, аерылыштылар.
XIX
Кичен Габделнур кызы янына китте. Трамвайдан төшеп, аларга таба барганда, егетнең очлы күзе урамның теге ягында Энҗене күрде. Алар—өч кыз—култык астына кәгазьгә төрелгән әйберләр (туфлиләр булса кирәк) кыстырып, очынып баргандай бик җанланып сөйләшә-сөйләшә киләләр иде. Алар ягында да, Габделнур барган якта да тротуарда кеше булганлыктан, кызлар аңа игътибар итмәделәр. Яшьләрнең карашлары алга төбәлгән, уйлары белән кызлар инде кайдадыр еракта-еракта, ниндидер шатлык- тантана, күңел ачу вәгъдә иткән тарафта. Шуны сиземләп, егет дәшмәскә булды, үзен белдермәде һәм ары китте. Аннары туктады, артына борылды. Бераздан кузгалды, өйләренә барып киләсе итте.
—Кинога киттеләр,—диде әнисе.—Әле яңа гына.
—Алай икән.
—Әйдә кер. Нишләп чит кеше кебек ишек төбендә генә торасың. —Рәхмәт.
Бәләкәй капкадан урамга чыгышлый исенә төште: кызлар кинотеатр ягына әйләнеп тә карамыйча үтеп киттеләр бит. Димәк...Егет уйга калды
—Әнисе белеп әйтми микән, әллә аңа да бөтен серләрен чишеп бетермәделәр микән?..»
Эштә бер ир-атның әйткәне келт итеп хәтерендә яңарды.
—Егетләр исегездә тотыгыз: аңа кеше беркайчан да баласын сатмаячак. Үземнең баштан узган. Кызы ире өстеннән йөрсә дә әбекәй моны кияүдән яшерәчәк. Габделнур башын чайкап куйды, үз-үзе белән сөйләшкәндәй әйтте. Кызык дөнья бу. Гасыр яшә, гасыр буена өйрән, җүләр булып үләрсең». Әлбәттә, бу фикер укуга гына кагылмый, белем алуга гына кайтып калмый, аның мәгънәсе тирәнрәк.
Һәм ул китеп барды. Ләкин түзмәде, шактый вакыт үткәч, зәңгәр күк йөзенә ай калыккач, йолдызлар җемелдәшә башлагач, янә бу өй тирәсенә килеп, ак һәм зәнгәр төсләргә буялган бизәкле наличниклы тәрәзәләргә ерактан гына күз салды. Яран һәм ана таныш булмаган бик күп гөлләр (Энҗе гөл үстерергә ярата) аша эчкә күз салды, малай-шалай кебек урамнан карауны килештермәсә дә өйгә кермәде. Озак торды, ләкин ут яктысында Энҗе күренмәде. Бу юлы инде егет бөтенләй өметен өзде.
Икенче көнне тагын таныш сукмакка эз салды. Энҗене чакырып чыгарды.
—Кичә килә алмадым,— диде Габделнур кызның таушалган чыраена карап.—Гафу ит.
Күзләрен чет-чет йомгалаган Энҗенең йөзенә ризасызлык галәмәте чыкты.
—Ә мин сине көттем,—диде ул, ә үзенең күз карасы киңәйгән, кашы күтәрелә төшкән иде.
Габделнур бер тын дәшми торды. «Өзәргә кирәк араны, монарда ышаныч юк,—дип уйлады — Алга-артка карамыйча качарга кирәк бу тирәдән». Шулай да уенны дәвам иттерәсе килде. Тагын нәрсә уйлап табар икән. Егет кызның кулын тотты—ул тирләгән иде.
—Ә мин кичә сездә ике рәт булдым. Син кинода идең.
Кызның ирен читләрендә чак кына елмаю чагылды.
—Әйе шул,—диде ул күзен дә йоммыйча, болай булгач анын хәле җиңеләйде—аңлатып торасы, сүз озайтасы юк.
Монысы инде Габделнурны чыгырыннан чыгарды, ары табан түзеп тора алмады, камчы белән сыдыргандай кисәк кенә әйтеп салды.
—Син—актриса!
—Ничек?
—Син кинода түгел, башка урында идең!
Егет аларны күрүен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Бу рәвешле «дивар»га китереп терәгәч, кызның барыр юлы, дөресрәге, алга таба да алдашырлыгы калмады. Ялганы фаш ителгәч, ул, май ашап тотылган песи кебек, башын аска иде. Янәсе, ярамаган гамәл кылды, бик нык үкенә, билгеле. Иелгән башны кылыч кисми бит. Шуңа күрә егет белән килешкән атлы кыланды.
—Әйе. Гафу ит.
Кызның соңгы сүзләре тукран тәүбәсе генә икәнен яхшы белгән Габделнур:
—Син—Клеопатра!—диде.
«Кызганыч, син Юлий Цезарь түгел,—дип уйлады кыз ирония белән — Хәер, син Эндимон да түгел». Ә үзе мыштым гына торуында булды, янәсе, әйдә, егет, сайра, сине «бик бирелеп» тыңлыйлар.
Габделнур аңа шактый озак тугрылык, мәхәббәт, ике арада аңлашылмаучылык, яшерен сер булмаска тиешлеге хакында мораль укыды. Кыз акланмады, башын иеп, каршы эндәшергә базмыйча тыңлап торды, һәрхәлдә, тыштан караганда анын күндәм генә басып торуыннан шулай дип уйларга була иде. Ә күңелендә ни-нәрсә—монысы егеткә карангы иде. Ул, ни өчен элек йөргән кызлары белән аерылышуның сәбәпләрен әйтеп, үз тормышыннан да берничә мисал китерде.
Аннары, әле татулашырга нияте барлыгын исбат итәргә теләп:
—Мин сиңа хатлар күрсәтмәкче булам,—диде.—Әйдә безгә.
—Ярар,—диде кыз юаш кына.—Мин дә сиңа армиядәге егетемә язган хатны күрсәтмәкче идем.
Өйгә керделәр. Энҗе аңа әле генә язган, конвертка салынмаган хат тоттырды. Үзе киенергә дип, кече якка кереп китте. Габделнур күз йөртеп чыкты. Әллә ни искитәрлек нәрсә юк иде ул хатта. «Күрәсең, бу моны юри шулай коры язган, махсус миңа күрсәтер өчен»,—дип гөман кылды егет. Әмма ләкин эчендәген тышка чыгармады, чөнки дөнья аны уйларын яшерергә өйрәткән иде инде. Сүзен көмеш булса, дәшмәвен—алтын диләр бит.
Энҗе бизәнеп-ясанып чыкканчы ул таныш бүлмәне караштырып утырды. Тыштан караганда авыл өе кебек булса да, аның эче шәһәрчә җиһазланган- бизәлгән: киң диван, зур шифоньер, өч көзгене берләштергән трельяж, түрдәге өстәлдә «Балтика» радиоалгычы белән магнитола, бер як диварга «Кызыл Октябрь» пианиносы терәлеп тора, түшәмдә биш чатлы люстра, идәндә зур палас, диван турысында бизәкле келәм. Егет бигрәк тә бер гөлгә сокланды. Монда килгән саен аңа карамыйча түзә алмый. Бу гөлнең исеме дә бар икән—«Яшь килен». Ул вак-вак түгәрәк яфраклы, күп ботак- чатаклы, чәчкәләре йолдыз кебек биш чатлы, әмма ак төстә. Нык чәчкә атса—бөркәнчекле кәләш кебек—ап-ак булып утыра.
Ишек бикле. Ирек өйдә юк икән. Габделнур, кесәсеннән ачкыч алып, бүлмәне ачып керде. Кунак тәрәзәгә якынрак артлы урындыкка утырды. Хуҗа тәкъдим иткән чәйдән баш тартты.
—Мә алайса конфет, тик торганчы бер эш булыр,—дип елмайды егет. —Син миңа хатлар күрсәтәм дигән идең, кая бир
—Ә мин юри генә әйттем,—диде аның каршына баскан Габделнур.—Ялганчы.
Егет теманы үзгәртергә булды. Кызы янына утырды да өйләнешү хакында гәп корып җибәрде. Кайда тору мәсьәләсенә тукталды Төрле вариантлар санап үтелде. Энҗе ышанып җитмәде. Ләкин егетенең җитди йөзенә карагач, икеләнә калды.
—Кулыңны күтәр, бармакларыңны аер.
Габделнур моның ни өчен таләп ителгәнен белмәмешкә салышты, торып басты, кызның әмерен үтәде. Энҗе, аның кулы калтыравын күреп, сүзләренең ихласлыгына инанды. Килештеләр. Һәм ул, торып, егетнен кочагына ташланды...
...Университетның «химкорпус»ында, йөзенче аудиториядә, Габделнур тузанлы, ачык зур тәрәзәгә карап утыра. Алгы планда кызыл кирпечтән салынган биек иске йорт почмагы күренә, котельнаянын тимерчыбыклар белән тарттырылган озын юан торбасы ишегалдындагы яшелгә төренгән агачлардан да биек булып кукраеп утыра. Ике-өч катлы иске йортларның кызыл калай белән ябылган түбәләрендәге күпсанлы морҗалар, антенналар якындагы Пассажның түгәрәк куполын, ерактагы кремльнен ак төстәге Спасс башнясын һәм кызгылт Сөембикә манарасын каплап бетерә алмыйлар. Ә еракта-еракта. томан эчендә сыман күренгән. Икенче җылылык-электр станциясенең үтә биек торбаларыннан төтен чыга. Ленин районы өстенә аксыл томан төшкән.
Егетнең дә үз тормышы билгесезлек, куе томан эчендә кебек Энжҗе белән ара инде ялганды дигәндә генә янә өзелде. Икесе дә моңа әллә ни игътибар бирмәгән сыман кылансалар да, чынлыкта исә алай булып чыкмады асылда икәве дә моны бик авыр кичерделәр.
Габделнур диалектик материализмнан лекция тыңлый. Тик доцентның сөйләгәне бер калагыннан керә, икенчесеннән-чыга. Хәтта сүзнең ни турыда икәнен төшенергә дә омтылыш ясап карамый, әйе, колаты- аудиториядә, уйлары Энҗе янында, (ул бүген юк,авырый диделәр, күзләре—урамда. Ә аннан бала-чага авазы, мотороллер, машина тавышлары.
Эт өргәне ишетелә, ниндидер кош сайрый: чут-чут-чут...
Кояш баеп килә, тәмам җиргә төшә язган, эссесе сүрелгән. Аның нурлары тәрәзәдә чагылып күзгә бәрәләр, әйтерсең лә кемдер көзге уйната. Энҗе белән дә шул ук хәл: карасаң әле һаман күз чагыла, тик элекке кебек җылы гына бөркелми... Күк йөзе аксыл-зәңгәр төскә кергән, беленер-беленмәс кенә җил исә, хәер, ул бөтенләй исмәгән дә кебек, хәтта агач яфраклары да ана бирешергә теләмиләр, андый гына тымызыкка бик исләре китми. «Синең дә исең китмәсен,—ди егет үз-үзенә.—Мондый хәлгә юлыгуын беренче мәртәбә генә түгел ич. Күңелеңә якын алма, йөрәген кага башлар. Ничек җырлыйлар әле: «Илдә матурлар бетәрме?..» Әйе, бетмәс. Ләкин жырның азагы да бар бит: «...Җан сөйгәнгә җитәрме?»
Аудитория диварына, хатын-кызларның башларына кояш төшә. Беренче тапкыр күргәндәй, егет аларның прическаларына игътибар итте: әйтерсең лә казык башына элеп куелган чүлмәкләргә баеп килүче кояш нурлары төшә, чөнки күбесе чәчләрен баш түбәсенә өеп куйганнар. Ә Энҗенеке андый түгел, аныкы—бүтәнчә. Гомумән, ул үзе дә башка... Читтән торып укучылар арасында да яшь кызлар бар, ярыйсы гына чибәрләр дә. Ә менә күңел һаман Энҗегә тартыла... Эштә дә матур, яшь кызлар җитәрлек...
Укытучы һаман сөйли дә сөйли. Тыңлыйлармы аны, юкмы—монысы аңа кагылмый да шикелле. Аны студентлардан бигрәк почмактагы Володя Ульянов (ярты гәүдәле бюст кына булса да) игътибар белән тыңлый булса кирәк. Һаман сөйли... Арлы-бирле очып йөрүче чебен-черки дә авызына керми...
«Әллә бүген барып карарга инде,—дип уйлады Габделнур дивардагы экранга, кызылга буялган тактага бәбәкләрен терәп, йокымсырап утырган иптәшләренә күз салып; аның үзенә дә эссе, эчәсе килә иде.—Пожалуй, шулай итәргә кирәк... Ә иртәгә генә барсам?..»
Шулай үз-үзен кая куярга белмичә көнозын җаны уйнап, икеле-микеле уйлар белән йөрде, кинога барып кайтты. «Костер» кинотеатрында «Барысы да истә, Ричард» исемле фильм иде.
Телевизордан хоккей карады, яраткан командасы кубокка уйный иде. Алар оттыргач, күңеле төште. «Ярар, Энҗе янына бүген бармам инде»,—дип үз-үзен тынычландырды.
Эше тыгыз булганлыктан, ике көн рәттән укырга бара алмады. Борчуы йөзенә чыкты.
—Синең бүген кәеф юк ахры,—дип сорады контроль эш язып утырган. Ирек, ул да җәйге сессиягә әзерләнә иде.
—Шулайрак. Энҗе янына барам әле. Соң булса да.
—Әйләнеп кайт.
Ирек дустының мәхәббәт маҗараларын яхшы белә, ләкин кысылмый. Бала-чага түгел, үз башы бар, дип кенә карый иде. Габделнур да аның, сәясәтчеләр әйтмешли, «эчке эшләре»нә тыкшынмый.
Габделнур кафега кереп тамак ялгады. Кыз укудан кайтасы вакытка тукталышка барып басты, арлы-бирле йөренде. Өенә сугылмакчы булды, ләкин бармады. Занятиедәдер шикелле тоелды.
Нишләптер бүген көн салкынча иде, кичкә таба тагы да суынды. Егетнең өстендә яшел төстәге, җилбәгәй җибәргән болонья плаш, аның эченнән пиджак кигән, күк төстәге лавсан күлмәктән, кыска, нечкә кара галстук таккан, озын яшькелт чалбардан. Ул билен кысып, тәненә сыланып тора, тез туры тар, ә балаклары матросларныкы кебек киң клеш һәм очлы башлы кара ботинкасының биек үкчәсен каплап торалар.
Урамда кеше күп. Габделнур яшеренебрәк басып торды. «Октябрь» кинотеатры каршына барып килде. Башын күтәреп, урамдагы сәгатькә
карады (үзенеке ремонтта иде)—унынчы ярты. Инде китәргә уйлабрак кабат тукталышка килде. Почмакта каршына Энҗе килеп чыкты һәм чак кына егеткә бәрелмәде, танымыйча узып китте.
—Энҗе!
Үзенә дәшкәнгә кыз борылып карады. Шатлыгы йөзенә чыкты.
—Ничек монда?
—Күрәсең...
Бергә атлап киттеләр. Габделнур Энҗенең портфеленә үрелде.
—Авырмы?
—Юк,—диде кыз, ә үзе бик теләп йөгеннән арынды.
Хәл-әхвәл сорашып, уку турында гәпләшеп, кайтып җиткәннәрен сизми дә калдылар. Капка төбендә туктадылар.
Кыз яланбаш, өстендә төймәләре каптырылмаган сары болонья плаш, ул кыска һәм Энҗенең йомры тез башларын күрсәтеп тора. Гадәттә аның эченнән ул йон кофта кия, итәге алдан да, артта да ерылган һәм төймәләр тезелеп киткән булыр. Тыгыз балтырлы төз аякларында эре парчалы үтә күренмәле ак оеклар һәм биек үкчәле туфли. Ул болай да озын гәүдәле, зифа буйлы, әнә шул биек үкчәле туфлиләрен кисә, егет белән бер буйда диярлек була. Шуңа күрә Габделнур аның янына барганда һәрчак калын табанлы ботинка кия.
—Тунасыңмы?
—Юк.
—Керәсеңме?
—Хәзер.
Ләкин икесе дә беләләр: берсенең керәсе килми, икенчесенең китәсе. Ниһаять, озак кына дәшми торганнан соң Энҗе басынкы тавыш белән йомшак кына сорап куйды.
Сер бирәсе килми иде егетнең.
—Болай гына.
Кызның күңеле мөлдерәмә чиләктәй—менә-менә суы түгелер кебек.
Минем күз яшьләрен күрәсең килдеме?
—Юк
—Син бит, килмәм, дигән идең.
—Ярар алайса, башка килмәм. Соңгы визит.
Бу сүзләрне ишеткәч, Энҗе, керергә теләп, капкага таба борылды. Ләкин ул бикле иде. Шуннан кыз күршеләрнең бәләкәй капкасыннан керде. (Бик тату яшәгәнлектән, ике ихата арасында тәбәнәк кенә рәшәткә-койма һәм кечкенә капка да бар иде). Ләкин аны япмады. Портфелен җиргә төшереп, капка баганасына яңагын куеп тора башлады. Пышылдап кына нидер әйтте. Габделнур ишетмәде, чөнки читтәрәк коймага сөялеп тора иде. Кыз тагын нидер әйтте, әмма егеткә бу юлы да аермачык ишетелмәде.
—Ишетмим,—диде ул.
—Якынрак кил.
Энҗенең соңгы сүзләрен Габделнур ишетте һәм анын каршына килеп басты Шактый вакыт сүзсез генә бер-беренә карашып тордылар. Энженең соры чәченең бер учмасы кыеклап мангаена төшкән, ләкин күзен капламый. Кечерәк кенә, әңгәмәдәшенә һәрчак туры караучы соргылт күхтәре дымлы, сагышлы. Хәер, егетнең дә гадәттәге кырыс чыраенда борчылу галәмәте чагыла иде. Алар бер-берсенә ияләшкәннәр, ярты сүздән аңлау, бер карауда кичереш-тойгыларны сиземләү дәрәҗәсенә җиткәннәр иде инде.
Егет башыннан төрле уйлар йөгереп узды. Болай тору да уңайсыз иде. Ул кузгалып китмәкче дә булды. Ләкин инде күптәннән үзенә якын булган
ягымлы йөздән күзләрен алалмады, кызны бу хәлендә калдырып, читкә таба атлый алмады. Киресенчә, сакланып кына тулышып торган яңакларын тотты. Алар кайнар иде. Түзмәде, әкрен генә Энҗенең башын үзенә таба якын китерде. Беренче мизгелдә кыз тартылырга теләде. Әмма каты куллар аны кысып тоткан, тик авырттырып түгел, ә яратып, якын итеп. Кызның әнә шул көчле кулларга һәрвакыттагыча буйсынасы, үзен алар ихтыярына куясы, иркәләтәсе килде. Күзләрен йомды... Бөтен тәненә ут капты, эссе йөгерде. Сабыры төкәнде... Моннан ары да түзеп тора алмады һәм егеткә таба омтылды, гәүдәсенең бөтен кайнарлыгы, хисләренең ташкыны белән аңа сыенды...
Габделнур бертуктаусыз аның яшьле күзләрен, тулышып торган сусыл иреннәрен үпте, колагына ятышлы иркәләү сүзләре пышылдады. Кыз да аны бөтен барлыгы, дәрте белән назлады...
XX
Эштән иртәрәк «ычкынып», Габделнур туп-туры университет китапханәсенә ашыкты. Үзенә кирәкле китапны алып, залга кереп утырды Әйләнә-тирәсенә күз салды: Энҗе икенче почмакта утыра, ахры. Егет су эчәргә дип чыгып керде һәм кызның монда икәнлегенә тәмам инанды. Утырды, укый-укый яза башлады, башын күтәреп тирә-ягына карап алгалады.
Бераздан кыз янында урын бушады, егет шунда күченде. Әкрен генә сөйләшә, көлешә башладылар, шул ук вакытта уку-язуны да онытмадылар. Энҗе кирпеч калынлыгы «Капитал»ны конспектлый иде. Сигез туларга егерме минут кала ул бер сүз дә әйтми чыгып китте.
Тугызынчы яртыда Габделнур да китапханә белән саубуллашты. Истфак каршындагы бакчага кереп утырды, тәрәзәләргә карады. «Көтәргәме, юкмы?» Торып, сул кул якка таба аска төшеп китте. Матбугат йорты каршындагы троллейбус тукталышына килеп басты. Янә уйга калды. Җәяү атлады. Кире килде.
Троллейбуска утырды да үзенчә фикер йөртә башлады: «Күпердә төшәрмен. Юк, «Рабочая» тукталышында төшеп калырмын да кире килермен».
Троллейбусный тәрәзәләре ачык. Казансу елгасы ягыннан җылы җил исә, балык исе борынга бәрелә, әнә балыкчылар да күренә. Яшь-җилкенчәк су коена. Баганаларда утлар яна, район эмблемасы колач җәеп юмартлыгын күрсәтеп, кунаклар чакырып тора. «Рабочая»да төшмәде, чираттагысы да артта калды—ары китте.
Ул фәкать «Волгоградская» тукталышында гына троллейбустан төште һәм түбән таба торып йөгерде. Тулай торакка кайтып, иңенә пиджагын элде, бик кадерләп кәгазьгә бер әйбер төрде, кабаланып чыгып чапты. Троллейбуска утырып кире китте. Вакыт егерме минутны күрсәтә иде. «Чистопольская»да транспорттан төшеп калды. Каршы якта, кибет янында, туңдырма саталар икән. Ул чатка кире килде, урам аркылы чыкты һәм кызның кайту юлы буйлап китте. Каршыга Энҗенең иптәш кызы килә иде. Исәнләштеләр.
—Кая барасың?—дип сорады күрше кызы.
—Аны көтәм. Ә син?
—Иптәш кызларга. Иртәгә куна барабыз. Эштә, чирли, дип әйтергә кирәк. Хәлләр ничек?
—Әйбәт.
—Уку ничек? Ял итәсеңме?
—Тиздән имтихан. Иртәгә һәм берсекөнгә укыйм.
—Ни пуха, ни пера!
Кыз йөгерә-атлый үз юлында булды. Габделнур да кире борылды, тукталышка китте. Газета укып алды, тагын китте, тукталышта көтә башлады. Троллейбус үткән саен тәрәзәләренә текәлеп карады.
Уртадагы трамвай юлын аркылы чыкканда бер адәм егылды. Почмакта ике милиционер тора иде, берсе сыбызгы сызгыртты. Тегене күтәреп торгыздылар, ләх исерек икән.
Габделнур, кулындагы төргәген саклык белән генә тотып, тупылга сөялеп тора иде, янә троллейбус килде һәм Ул күренде. Энҗе дә аны абайлады булса кирәк, ләкин төшкәч ары киткән булды. Әмма бер-ике адым атлагач туктады һәм егеткә таба килә башлады.
Янәшә атлап киттеләр.
—Нигә көтмәдең?
—Өйгә кайттым.
Кыз ышанмады.
—Алдама.
Габделнур уйлап куйды: ул бит көндез пиджак кимәгән иде, игътибар итми микәнни?
—Чын әйтәм.
—Ә кулындагы газетаң?—дип төпченде кыз.
Егет, тотылдым, дигән сыман, юри көлде.
Энҗеләр урамына кайтып җиттеләр дә каршы йорт капка төбенә килеп бастылар. Бераздан кызнын әнисе чыкты.
—Энҗе, озак торма,—диде дә бәләкәй капка артында юк булды.
Берникадәр вакыт сөйләшеп, үбешеп торгач:
—Күзеңне йом.
—Нигә?
—Йом инде.
Габделнур, кулындагы төргәкне сүтеп, газета эченә яшерелгән әйберне Энҗенең кулына тоттырды.
—Ой, нәрсә ул?
—Роза.
Фәкать шуннан соң гына кыз күзләрен ачты һәм кычкырып җибәрде.
—Ой, нинди матур! Ап-ак!
Егет аны эштә пенопласттан үзе ясаган иде...
... Габделнур белән Энҗе иртән сәгать унда очраштылар. Чәчәк алырга дип сөйләшкәннәр иде, чөнки бүген немец теленнән сынау бирәсе. Өченче көн егет зачет тапшырды—кырык мең билгене. Ике ел дәвамында, тырыша торгач, ул хәтсез генә сукалый да башлады. Күптән түгел завод поликлиникасында (эштә сул кулының уч төбенә отвертка белән ялгыш кадаган иде) бер немец инженеры белән вата-җимерә булса да гәпләшеп тә алдылар. Белгеч полиэтилен комплексын җиһазларга килгән дә, бераз сырхаулап тора икән. Габделнур тегенең үз телендә әйтә, ә немец—урысча. Шулай итеп берникадәр вакыт сөйләшеп тордылар. Немецчә өйрәнүнен тагын бер сәбәпчесе бар—участокта саф немка эшли. Аларның гаиләсе, сугыш башлангач, Идел буеннан Себергә куылган булган. Кызый шунда туган. Унны бетергәч, укырга керү нияте белән Казанга килгән, әмма конкурстан узмаган. Озак уйлап тормыйча төзелешкә урнашкан. Ләкин биредә тоткарланмас шикелле: бик белемле, үзалдына зур максатлар куеп яшәргә өйрәтелгән. Кызый бик тәртипле, пөхтә, пунктуаль, эшен дә җиренә җиткерергә тырышса, икенчедән, егеткә практик күнегү бирермен дип уйлый иде.
Имтихан уңышлы үгге: Энҗе бишлегә бирде, ә Габделнурга дүртлесе дә бик җиткән. Ресторанда урын белешкәннәр иде. вакытында бара алмадылар, бер кызны көтәргә туры килде. Укытучы теге студентка өч куйган. Белеме шулай гына булгандыр инде, бик гадел укытучы иде югыйсә. Ә теге моңа риза булмыйча тагын билет сорап алган, янәсе, бишкә, һич югы дүрткә бирә. Кичке бүлектә укучыга ни пычагыма кирәк инде ул?
Энҗе һәм тагын берничә курсташы укытучыны аудиториядән чакырып чыгардылар, ашыгуын үтенделәр.
—Юк, мин аның белән эшне төгәлләмичә китә алмыйм,—диде укытучы —Дөрес, мин аңа барыбер өчледән артыгын куймыйм, зачетын да көчкә генә биргән иде. Шулай да көтәргә туры килер.
Ниһаять, берникадәр вакыттан соң Бауман урамындагы «Казан» кунакханәсенә киттеләр. Билгеле, укытучы да алар белән барды.
Урамда, ишек янында, швейцар үтенече буенча бераз көтеп торырга туры килде. Чөнки ул иңнәренә фотоаппаратлар аскан, кара күзлекле, ак киемле өлкән яшьтәге кешеләрне эчкә үткәрде. Болар—хатын-кызлар чалбардан, ә ир-атлар шортыдан—берәр теплоходтан төшкән чит ил туристлары иде. Үз- үзләрен тәртипле, итагатьле тотуларыннан һәм ят телдә сөйләтүләреннән Габделнур шулай дип фараз кылды. Алар мрамор вестибюльдә тукталып тормыйча, парадный баскычтан өскә, икенче катка—Кызыл һәм Зәңгәр залларга менеп киттеләр.
Габделнурлар исә беренче каттагы, халык телендә «Яшел кафе» дип йөртелгән залга урнаштылар. Тыштан кергәч тә сул яктагы, тәбәнәк түшәмле, матур итеп бизәлгән залда кеше күп, җыр-музыка яңгырый. Өерелеп килеп кергән студентлар чуар иде: урта яшьтәгеләр генә түгел, яшь кызлар да байтак. Ресторандагы егет-җилән, ир-атлар аларга караштыра да башлады. Озак та үтмәде, бер әрсезе Энҗене танцыга да чакырды. Кыз бик теләп риза булды, Габделнурдан рөхсәт сорау түгел, әйләнеп тә карамады. Хәер, алар танышлар иде, ахрысы. Бик якын кешеләр кебек, авызга авыз куеп сөйләшә-көлешә дә башладылар, Энҗе тәмамысы аңа сыланып бетте. Кызның сул кулы ир кешенең җилкәсендә, башы ин өстендә, салмак кына агылган музыка уңаена биепме бииләр. Тора-бара кыз дөньясын онытты бугай: бераздан боларнын чәчләре чәчкә «бәйләнеп», аерылмас хәлгә килделәр, бер-беренен кочагына кереп беттеләр... Моны күреп утырган Габделнур гарьләнде, ачуы чыкты. Энҗенең өстәл янында калган иптәш кызы егетнең кәефе үзгәрүен сизенде.
—Син нәрсә, аңа гына үпкәләмиләр инде. Подумаешь, танцыга чакырганнар...
Габделнур дорфарак эндәште бугай, теге тәмам чыгырыннан чыкты һәм Энҗе килеп утыру белән егетне хурлый башлады. Янәсе, ул «юнылмаган», һаман шәһәр тормышына гадәтләнә алмый. Энҗе—хәйләкәр нәрсә— егетнең үзен биергә чакырды. Габделнур баш тартты. Кыз ялынып тормады, кабат уртада бөтерелә башлады...
Кайтканда Габделнур текәп-текәп Энҗегә карады һәм үзенчә фикер йөртте: «Ничектер җәл бу кызый, ләкин башкача булмас ахры. Ул үзе дә шуны тели сыман. Әнә бит ничек турсайган...»
Әнисе ишек ачарга чыкты. Габделнур итагатьле генә исәнләште, Энҗегә исә:
—Көтәм,—диде.
Кыз кереп китте дә янадан чыкты. Ләкин сөйләшүнең ата-анасы булмады. Һәм Габделнур, саубуллашып, әкрен генә китеп барды. «Ул кызганыч...—дип уйлады егет кайта-кайтышлый.—Пожалуй, соңгы тапкыр атлавымдыр ике елга якын тапталган сукмак-юлдан...»
...Бүген Габделнурның бер минут та буш вакыты булмады: эштә дә әле бер нәрсә, әле икенче нәрсә дигәндәй килеп чыга торды, ә будкада, өстәлдә, ачып куелган китабы көтеп ята. Ни өчен дигәндә, КПСС тарихыннан сынау бирәсе бар.
«Бегемот»та курсташларыннан берәүне дә очратмагач, ул университетның төп бинасына йөгерде. Ни гаҗәп, анда да кеше юк. Ленин урамы буйлап кире килде. Көтәргә булды. Ниһаять, укытучы пәйда булды, өч курсташы килде, бераздан аларга тагын берәү өстәлде. Билет алгач, егетнең эченә җылы керде, бөтен борчулары таралды: сораулар таныш һәм ул аларны биш бармагы кебек белә иде. Озак утырмады, өченче кеше булып җавап тотты. Озын буйлы, ябык чырайлы укытучы артык җәфаламады. Хәтта соңгы сорауга җавапны сөйләтеп тә бетермәде.
—Җитәр.
Кош тоткандай сөенеп коридорга чыккач, ике курсташы зачеткасын тартып алдылар һәм, андагы билгене күргәч, бердәм кычкырып җибәрделәр.
—Оһо! Бишле! Тәбрик итәбез!
—Рәхмәт.
—Карале, Гаделҗанов,—диде бер сабакташы тавышын баса төшеп һәм аның учына дүрткә бөкләнгән кәгазь төртте. —Мә, Зайпевага кертеп бир әле. Ул еларга җитешеп утыра. Берни белми.
—Ничек керергә соң?—дип сорады имтиханнан котылу шатлыгыннан әле һаман зиһенен җыя алмаган Габделнур аптырап.
—Берәр нәрсә калган диген.
—Ярар.
Габделнур тәвәккәлләде. Аудитория ишеген ачуга укытучының кылыч борыны ана таба борылды.
—Нәрсә бар?
—Әйберем калган.
—Кер.
Егет әле генә үзе торып киткән өстәл астын караган арада кулындагы кәгазьне авыр хәлдә калган курсташ хатынга ташлап өлгерде, һәм чак кына укытучыга эләкмәде: теге, урыныннан торып, аңа таба килә башлаган иде. Бәлагә юлыкканчы егет чыгып ычкынды.
Аны ишек төбендә дүрт күз белән көтеп торган сабакташына.
—Булды,—диде.
—Рәхмәт.
—Чүт кенә «янмадым».
Көлештеләр. Габделнур, иптәшләрен коридорда калдырып, чыгып китте.
Урамда кояш, җылы. Кремль сәгате кичке җидене күрсәтә. Егет Спасс башнясы астындагы ачык капкадан таркау гына атлап килүче ике солдатны күрде. Әйе, аның да болар кебек гамьсез чаклары бар иде. Ә хәзер... берөзлексез чатыр чаба. Ул баскычтан түбән таба төшеп китте Урна өстеннән сикерде. Җиңел, рәхәт иде аңа, әйтерсең лә иңеннән тау төшкән. Үтеп баручы өч кыз, чүп савыты аша сикерүче «тиле»не күреп, шырык-шырык көлделәр. Ә ул—шат, көлмәгәйләре тагы...
..Энҗеләр бүген сынау бирделәр. Ләкин бу юлы Габделнур аның янына бармады. Чөнки унысы көнне ТАССР тарихыннан үзе имтихан тотарга тиеш иде. Шулай да күңеле тыныч түгел, һәм ул, максатын үзе дә анык белмәстән, нигәдер шәһәргә китте. Чернышевский тукталышында төшеп калды. Бауман урамыннан бара башлады. Алга табан—урамның теге ягына караса..Ул килә. Беренче уе—каршына чыгу иде. Ләкин Энжҗе аяк киеме салонына кереп китте. Габделнур, аның тиз генә чыкмасын чамалап, авторучкага паста сала торган мастерскойга барып килде һәм баягы урында көтә башлады.
Менә Энҗе, салоннан чыгып, өскә таба менеп китте. Егет аны «Спутник» кинотеатрына бара, ахры, дип уйлаган иде. Ләкин кызый ары китте һәм бер ишегалдына керде. Керер алдыннан артына, як-ягына каранды.
Егетнең исенә төште: кызый анда элек тә барып йөргән иде. .
...Сынау биреп чыккач, гадәттәгечә шатлык кичерде, үзендә ниндидер жинеллек тойды—гүя канатлар куйганнар. Көне дә гаҗәп матур бит Анын бөтен вөҗүден куаныч биләп алды. Менә ике курс тәмам. Алда—калган өчесе. Әлбәттә, җиңел булмаячак. Ләкин.. «Тәвәккәл таш яра, диләр бит, тырышырбыз,—диде Габделнур үз-үзенә нык ышаныч белән.—Башланган эш—беткән эш».
Егет киосктан аяк киеме чистарта торган крем алды. Бер сум биргән иде, китеп бара икән.
—Сдача ал,—диде киоск хуҗасы.
Тулай торакка җитәрәк бер йортның икенче кат балконыннан сигез- тугыз яшьләрдәге бер малай почмаклап бөкләнгән кәгазь самолет очыра иде. Аны җирдән алып, Габделнур өскә, тегеңә төбәп җибәрде.
— Истребителеңне тот!—дип кычкырды.
Малай да елгыр нәрсә булып чыкты—момент эләктерде. Кулын алга табарак сузып, олы абыйсына эндәште.
—Тот.
—Шаярма. Кабат сиңа җибәрмим. Үземә алып калам.
—Ә-ә, хәйләкәр.
Икесе дә елмаештылар.
—Рәхмәт.
Малайга каршы чит абый да кул изәде.
—Хәзергә.
Куанычы эченә сыймаган Габделнур кайта-кайта уйлап куйды: «Кешенен яшәеше шулай корылган инде—һаман алга барырга кирәк. Әгәр велосипедка атлангач, чылбырын-педален әйләндермәсән—авасың. Димәк, тормышта да син үзеңне һәрдаим велосипедка утырган кеше кебегрәк хис итеп яшәргә тиеш—алга омтылып».
XXI
Габделнур мунчадан чыкты. Бераз тын алды. Эссе мунчадан соң кичке саф һава күкрәккә бертөрле рәхәтлек биреп гүя үзе кереп тула иле: сулаган саен сулыйсы килә. Әйләнә-тирәдә ник шылт иткән аваз ишетелсен—авыл җиремени! Хәер, бу бистә чын авылны хәтерләтә бит. Шуңа күрә дә егетне бу якларга аяклары үзләре алып килә. Юк, аяк кына түгел, моны күбрәк йөрәк хәл итә.
Куе зәңгәр күк йөзенә, анда җемелдәгән йолдызларга, бер кичне карасан түгәрәк ипи кебек тулышкан, ә аннан күпмедер вакыттан урак кебек кенә нечкәреп, кыяфәтен алыштырып галәм гизүче айга карап, сокланып торды.
Таш җәелгән (аны түшәүдә Габделнурның да кул көче кергән иде) тар сукмактан өйгә таба атлады. Өйалды баскычына меним дигәндә генә эчтә кешеләр сөйләшкән аваз колагына керде. Егет туктап калды һәм таныды: ана белән кыз әрепләшә икән.
Калынрак тавыш сорады.
—Нигә ал арга бардың?
—Кунакка кайтты бит.
Анасына җавап итеп моны йомшаграк тавышлы Энҗе әйтте.
—Нәрсә калган сиңа анда? Оныт аны!
Анасының кискен итеп әйткән сүзләренә бу юлы кызы да шундый ук тонда җаваплады.
—Мин ничек аны онытыйм! Ул минем беренче мәхәббәтем!
Рөхсәтсез кеше хатын укуны өнәмәгән, гайбәт сөйләүне җене сөймәгән егет, боларның сүзен читтән, үзләренә күренмичә, качып-посып дигәндәй тынлап торуны яхшысынмаса да сүзнең үзенә дә кагылышлы булачагын тоемлап, урыныннан кузгалмады, мыштым гына басып торды. Әйтерсең, ботинка табаннары ишек төбенә җәелгән резинага ябышты.
—Беренче мәхәббәт имеш?! Беренче тапкыр астына яткан егетем диген. Оятсыз!
—Ул мине ярата.
—Ә нигә алайса син корсакка узгач өйләнмәде? Койрыгын сыртка салды, ә?
Энҗе нидер әйтте. Тавышы зәгыйфь, тонык чыкты. Сүзләре әрнеп әйтелгән сыман тоелды. «Ярама тоз салма!» дигән кебегрәк ишетелде
Тагын Тәгьзимә апа тавышы.
—Сине тугач та йөзтүбән әйләндереп яткырасы калган икән. Унбиш яшеңнән себерелә башладың.
—Анысы синең эш түгел.
—Мин—анаң! Күпме күз яше түктем синең өчен кайгырып. Кеше күзенә күренергә оялып йөрдем. Ә син..
Колак итемне чәйнәдең инде. Бер мин генәмени? Кызларның күбесе шулай итте.
Кеше коега да сикерер Габделнур сизсә тегенен янында кунганыңны?
Бу юлы ананың тавышы йомшады. Бу инде усалланып түгел, ә борчылып әрләү иде. Әлбәттә, кызы язмышы өчен.
Каян белсен ул аны? Син—әйтмисең. Аның башына да кермәс. Ул—авыл гыйбады.
Бу җавап Тәгьзимә апага ошамады. Сүрелә башлаган «учак» янә дөрләп кабынып китте.
—Нәрсә син ике сүзнең берендә, авыл гыйбады, авыл гыйбады, дип кеше кимсетәсең? Булса соң?! Дастуен җегет. Төтен өрми, тиктомалга аракы чөмерми Тагы ни кирәк сиңа?! Бөтен эшкә кулы ятып тора. Булмаган үгезне көтеп бозаудан мәхрүм калма.
Энҗенең тавышы көчәйгәннән-көчәя. кызганнан-кыза барды Ул истерикага тартым халәткә җитеп килә. Бу—Габделнур өчен яңалык иде
—Ул хәерчегә чыгып, мин хәзер тулай торакка, аның янына күчимме?
Анасының да тоны үзгәрде, ләкин киресенчә—йомшарды, үгет-нәсыйхәт биргәндәй тынычланды. Хәтта, әрләшүләрен дә онытып, беренче тапкыр Энҗегә, кызым, дип мөрәҗәгать итте.
—Кызым, байлык чиләк белән тулмый, тамчылап тула. Эшләрсез, фатир да алырсыз. Ул бит стройкада, ә анда квартир бирәләр. Башта үзебездә торырсыз. Кооперативка да акча җитәрлек.
Энҗе әнисен ярты сүздә өзде, үзенең тавышы киселде, әрнеп-еламсырап әйтте.
—Ә аның бу хакта ишетәсе дә килми. Мин кылын тартып караганыем, иптәш кыз кияүгә чыкты, ире аның янына күчеп килде, дип. Ул ничектер җирәнеп, ямьсез итеп әйтте.
Йортка кергәнче, б... кер, дигәндер. Ызначит, үзенә ышана,—диде анасы басынкы тавыш белән.
Кооператив фатир алырлык кына хәлләре бардыр. Монысына Габделнур шикләнми. Чөнки бер мәртәбә Тәгьзимә апаның өстәл янында тиен акча санап утырганына тап булды. Димәк, хезмәт хакыннан тыш чумара да керә, дигән сүз.
Озаклап, керер-кермәс, шымчы сыман ишек артында торуны килештермәде егет. «Имәндә икән чикләвек, «Мадрид сараеның серләре» ачыла,—дип уйлады да, тавыш чыгармаска тырышып, сак кына басып, мунча юлына таба кире китте —Ә мин юләр... Акыллы һәм көчле кешеләрнең бер йомшак ягы бар—аларның ышанучанлыгы, дип юкка гына әйтмиләр шул. Хәер, монда нәрсәдер бар, эшләр чиста түгел, дип шикләнә идем аны...»
Ул, ишеген чак кына күтәрә төшеп, акрын гына ачты да шыпырт кына мунча алдына керде. Анда озак юанмады, ишекне каты итеп ябып, тышка чыкты, тамак кырды, төчкергән булды. Аның бу хәйләсен күреп-күзәтеп торучы, утыз көн үткән саен кыяфәтен үзгәртүче айга карап, егет елмайды, бармак янады. «Менә шулай, ай дус, син генә түгел, бүтәннәр дә кыяфәт алмаштыра: еланнар кабыгын сала, җәнлек-җанвар йонын коя, хамелеон төсен үзгәртә, ә кешеләр... аларны әйткән дә юк инде—барысыннан да мәкерле һәм хәйләкәррәк, хәтта елына дүрт тапкыр каурыйларының төсен алыштыручы Шотландия кошлары—граусларны да (егет алар турында кайсыдыр журналда укыган иде) уздырып җибәрәләр.
Бу юлы юри каты басып болдырга менде. Янә тамак кырды. Ашыкмыйча гына ишекне киереп ачты. Өйалдыңда кеше юк иде инде. Ул кухня ролен үтәүче кече якка узды. Ана белән кыз берни булмагандай мөлаем чырай белән өстәл янында утыралар иде. Гүяки әле баягынак кына пәрмә-пәр талашмаганнар да, әрепләшмәгәннәр дә.
—Хуш рәхмәт мунча хөрмәтенә,—диде Габделнур якты йөз белән баш кагып, аны әбиләре кечкенәдән шулай әйтергә өйрәткәннәр иде.—Бик әйбәт булды: пары да шәп, себеркесе дә хуш исле, суы да кайнар...
—Салкын су җиттеме соң?—дип сорады озын җиңле күлмәк кигән, яулыгын чөеп бәйләгән Тәгьзимә апа егетнең байлар төсе кергән таза, чиста йөзенә сокланып.
—Җитте, әле калды да.
—Кызым, Габделнурга сөртенергә зур сөлге бир, алдына жәяргә— кечкенәсен.
—Сые бар—хөрмәте юк, дип әйтмәсен дисеңмени? Булыр аңардан, гаеп- кыегыңны эләктерергә генә тора.
—Кая инде,—дигән булды егет. Энҗе биргән алъяпманы тез өстенә салып,—син бөтенесен үзен белеп эшлисен бит.
—Ярар, ярар, телеңә салынма.
—Кызым, Габделнурга чәй ясап бир. —Аннары хужа хатынның тулы битле чырае кабат егеткә таба борылды.—Мунча яккан саен сиңа рәхмәтләр укыйм инде: электр керттең, утынын кисештең, ярып бирдең. Әйдә, берәр рюмка саласыңмы?
Юк. Кирәкми. Рәхмәт. Хотя Суворов, мунча чыккач актыккы портянкаңны сатып булса да бер чәркә тот, дигән.
Аның уйнап әйткән сүзләрен хуҗабикә чынга алды.
—Шулай булгач...
Болай гына әйтүем. Рәхмәт. Без армиядә шулай шаярта идек.
Энҗе төрттереп алды.
—Салып бирәләр идеме соң?
—Анда кем бирсен,—дип елмайды егет кызга карап.—Старшина чираттан тыш өч нәрәт бирсә генә инде. Командирдан гауптвахта гына көтәргә мөмкин.
Энҗе төче елмайды. Бизәкле халатынын өске төймәсен каптырмаган иде, чәй биргәндә юри иелде—егетне ымсындырып алды.
—Әйдә утыр, солдат, ашарсын да. Суворов, ши да каша—пища наша, дип тә әйткән бугай ул. Алары юк, бигайбә. Өчпочмак ярармы?
Кызның кинаясен аңлаган Габделнур:
—Ярамаган татарга каз ите,—дип көлеп җибәрде, урындыкка чөмәште. — Эт корсагына сары май килешер микән, дип әйтүең түгелме?
—Нәкъ шулай...
Энҗе чүмәләкәй тулы коштабакны егет каршынарак куйды, сай тәлинкә дә бирде. Тәгьзимә апа аны шелтәләгәндәй итте.
—Кызым, телең ни әйткәнне колагын ишетсен.
—Ә ул үпкәләми,—диде елмаеп кыз һәм егеткә күз кысты —Әйеме майн либенз?
Монда эшен беткәнгә санап, кыз алгы өйгә кереп китте.
Күрәсең, анасы төп мәсьәләне бүген хәл итәргә ният кылган: өстәл астыннан бер шешә тартып чыгарды, ике стакан тутырып салды, һәм, бер тын икеләнеп, уйга батып утырды да, беренче тапкыр Габделнурга гадәттәгечә исеме белән коры гына түгел, ә ягымлы тавыш белән, ничектер бик үз итеп дәште.
—Әйдә, кияү, тот әле. Мин дә бүген бик арып кайтканыем.
—Ә абый?—дип сорады егет күзгә-башка бүтән чакта да бик сирәк күренүче, әллә ни тавышы чыкмый торган йорт хуҗасын—Тәгьзимә апанын ирен истә тотып.
—Ул үзенә тиешлесен «кабып» ятты инде. Иртүк торасы бит. Арып та кайта.
Габделнур бераз аптырашта калса да «булачак әби» эһ тә итмичә стаканын бушаткач, ык-мык итеп тормады—«җегетлек» күрсәтте—ике тында эчеп куйды.
—Менә булдырдың,—диде табын хужасы сул кулындагы өчпочмакны шактый мулдан кабып.—Тамагыңа аша.
—Рәхмәт.
Һәм Габделнур дөрес фаразлаган булып чыкты: сүз тормыш-көнкүрештәге вак-төяктән башланып, көнүзәк мәсьәләгә—ике яшь йөрәкнең кавышуына табарак авышты.
Өчпочмакны озак сузмыйча хәл иткәч, хужа хатын, авызын электр самавыры янындагы ак шадра тастымал белән сөртте, бал савытын «кияү»гә табарак этәрде, үзенә чәй агызды.
—Син инде бала-чага түгел, әрмис шулпасын да эчкән, кайтканына да өч ел тул. Энжеҗнең дә яше бара. Укуын бетерсә дә була иде югыйсә. Бер-берегезне яраткач нишлисең инде.
Гәрчә аңардан әле кызын сорап килүче булмаса да, (буйлы ыштанынын бер балагын сызганып яки читек өстеннән чыгарып куйган яучы карчыкны да җибәрүче юк) «әбекәй» әнә шулай, «ялындырыбрак» фатихасын бирде.
Әлбәттә, егет аш белән атканга таш ыргыта алмый—бу мәгънәсезлек булыр иде. Сый-нигъмәт тулы өстәл янында, бигрәк тә кыз өендә, юк, өйләнмим, фәлән-фәсмәтән дип, кәҗәләнеп, сүз озайтмады, «булачак әби»сенен кәефен кырмады—җаена гына торды. Әле бераз иртәрәк икәнен искәртеп, әмма нияте барын белгертте, чөнки хәзерге мәлдә кирегә сукалау, бәхәс куерту файдасыз иде.
—...Тагын салыйммы?—дип шешәгә үрелде бу сүзләрдән бик канәгать калган «булачак әби».
«Кияү» стаканын читкә этәрде, зиһенен чуалтасы килмәде.
—Юк. Рәхмәт. Мунчадан соң иң тәмлесе—мәтрүшкәле сөтле чәй.
—Үзеңә кара.—Аннары Тәгъзимә апа алар янына чыккан кызына дәште,—Габделнур бүген бездә генә кунар, урынны икегезгә бергә җәй.
Энҗе, чын әйтүеңме, дигәндәй, анасына текәп карады. Алар берсен- берсе күз карашларыннан аңладылар һәм икесе ике төрле сөенделәр: кызын һәрдаим сагалап йөрүдән гарык ана, ниһаять, аны «олактырачагына» өмет итсә, кыз исә моннан ары кайда туры килсә шунда егеткә бирелергә мәҗбүр булмаячагына шат иде. «Иртәгә үк таныш юлдан больницага барып, төшереп кайтам,—диде кыз өйгә кереп барышлый күңеленнән һәм авызын кыйшайтып көлеп куйды.—Чиста килеш кияүгә чыгам». Чөнки аның тагын буенда бар иде. Егет күңелендә шик-шөбһәгә урын калмаслык булсын. Сәбәпләрен кыз үзе генә белә...
«Әби»нең әйтер сүзе, «фәлсәфә»се бетмәгән икән әле—теле ачылды. Кияүне кулга ияләштерү процессы дәвам итте.
—Син хәзер инде безгә чит кеше түгел,—диде Тәгъзимә апа урындыгын егеткә якынрак күчереп.—Кызыма да, безгә дә бик ошадың.
—Рәхмәт.
—Без, олырак кешеләр, тормыш уфалласын күбрәк тарткан, нужа суын күбрәк эчкән. Беренче елларны оя коруның читен яклары хәттин ашкан була. Бигрәк тә авылдан килеп төпләнгәннәргә. Торырга үз куышын булмау кимсетә, җитмәүчелек җелеккә төшә, барып сыеныр кешен юклыгы... Безнең, шөкер, хәзер дөнжабыз җитү, бөтен кайгыбыз, тапканыбыз—балалар өчен... Алар өчен дип дөнҗа көтәбез. Сездән берни дә кызганмабыз...
Һәм Тәгъзимә апа, кызының бая әйткән сүзләрен исендә тотып, егетне үпкәләтмәскә, аның мин-минлегенә кагылмаска тырышып, ләкин бик кыенга килсә ярдәм кулы сузачакларын, ягъни мәсәлән, фатир ягын хәл итүне үз өстенә алачагын да җай гына төшендерде. Әмма ул моны,—аннык кына маялары барын,—Габделнурның хәтерен калдырмаслык итеп әйтә алды.
Монысына, турыдан ярып әйтмәвенә, егет рәхмәтле калды.
—Уйлашырбыз,—дию белән канәгатьләнде.
Икесе дә бу әнгәмәдән разый иделәр. Ана кеше үз сүзен бик ансат кына үткәзә алуына, егетне җиңел генә ризалатуына чын ихластан сөенде. Димәк, олы хәсрәттән котылачак, иншалла, егет кире чикмәстер...
Ә Габделнур болайрак уй йөртте. «Ни өчен хәзерге мизгелдә юкка бәхәс куертып, үзе әйтмешли «унбиш яшьтән себерелә башлаган» сөекле кызын «бөтен эшкә кулы ятып тора» торган асыл җегеткә сыларга маташкан кайгыртучан ананың кәефен кырырга? Бигрәк тә инде «кияү» дип ычкындыргач. Әйдә, миннән булсын яхшылык»,—диде үз-үзенә эссе мунчадан һәм куәтле хәмердән соң күңеле шактый күтәренке Габделнур. Ул, рәхмәт әйтеп, табыннан кузгалды һәм бераз һава сулап керергә булды.
...Иртәгесен, гадәттәгечә тан белән торып намаз укый торган әбисе, гыйбадәтен төгәлләп, намазлыгын җыештырып, дисбесен бәбәй итәкле озын күлмәк кесәсенә салып, сәгатькә карап алды да олы якка чыкты.
—Эне, кызым, тор, эшенә соңга калма,—дип кечкенә бүлемнең чаршавын этәргән иде, өнсез калды.—Әстәгьфирулла!
Карчык тизрәк үз бүлмәсенә ашыкты. Чөнки Энҗе урын-жҗирен караваттан идәнгә төшереп яткан. Тик кортканың сөйкемле иркә оныгы үзе генә түгел, ә егет белән. Кыз башын аның киң күкрәгенә куеп, изрәп йоклый иде әле...
...Туйдан соң дөмбер бәрмәс өчен Габделнур кыз белән ара өзүне озакка сузмаска булды. Чөнки ул аны «чистарынырга» үзе илтеп куйды. Әгәр аннан
кайткач очрашулар тагын элеккечә дәвам итсә, кызнын кабат ул тарафка бармаячагы көн кебек ачык иде. Димәк, ана кагылмаска кирәк, юкса, бишмәт итәге белән күз яшенне сөртергә калмагае. Ләкин кызга сиздермичә, алдын-артын нык уйлап эш итәргә кирәк. Әмма иң мөһиме—вакытында ычкынырга! «Финита ла комедия!»—диде егет латин теле дәресендә отып калган хикмәтле гыйбарәне хәтеренә төшереп, ягъни, кәмит уены тәмам. Аерылышу әллә ни үкенечле булмастыр сыман. Авылда бер агай болай дип җырларга ярата иде: «Булмасам дагын туенда, күп йокладым куенында». Әйе, үкенерлеге калмады егетнең. Хәер, кыз да чиләкләп күз яше түкмәстер шикелле.
Шулай да кыз белән аерылышуны ачуланышмыйча, гаугасыз, җайлап- майлап кына хәл итәсе килде. Тик моны ничек башкарып чыгарга? Уйлый торгач, башына бер фикер килде. Ул аны озын-озакка сузмыйча тормышка ашырырга да ниятләде.
Беркөнне Энҗене тулай торакка чакырды. Бераз утыргач:
—Хат килде,—диде.—Сиңа энекәш сәлам әйткән.
—Рәхмәт сәлам китергән кешегә, дип әйтә минем әби. Ниләр яза соң?
—Әллә ни искитәрлек сүз юк. Мә, укы.
Егет, тумбочка тартмасыннан алып, аягын аякка атландырып өстәл янында утырган Энҗегә дүрткә бөкләнгән шакмаклы кәгазь бите сузды. Алдан корган план нигезендә бу «хат»ның караламасын үзе әзерләп, Габделнур эштә бер иптәш егетеннән акка күчертеп яздырган иде. Астыртын гына Энҗенең реакциясен күзәтте.
Кыз укый башлады һәм., аптырап калды, Габделнурга күтәрелеп карады. Аның соргылт күзләрендә зәһәр очкын кабынды.
—Бу бит энеңнән түгел!—дип кычкырды ул күзен егетнең күзенә терәп.
Габделнур башын юләргә салды, янына килеп «хат»ны кулына алды.
—Ә кемнән?—дип әйләндергәләде
—Бер кыздан! Сиңа!—диде Энҗе һәм «хат»ны тартып алды
—Ә-ә, гафу ит, ялгышлык миндә Кая, бир әле анысын, мә монысын,— дип тумбочка тартмасыннан икенчесен алып сузды.
Кыз, дулап, атып бәрде.
—Кирәге бер тиен!—дип чыгырыннан чыкты һәм балавыз сыгарга тотынды.
Габделнур кызны юата башлады, тезенә утыртып, яшьле күзләрен, битен үпте, дәртсез генә ирененә дә кагылып алды.
—Йә инде, үпкәләмә. Дөньяда андый хәлләр була инде ул. Безнең авылның бер кешесе заманында Минзәлә театрында эшләгән. Хатыны да шунда артистка икән. Артист халкын беләсен инде—чуар йөрәкле—апа бер егет белән шаярган.
—Ничек шаярган? Нигә?
Габделнур кызның татарча сүзләрне аңлап бетермәвен сизеп, көлеп җибәрде һәм тәфсилләп бирергә мәҗбүр булды.
—Ну, йөргән инде, ире өстеннән йөргән. Шуннан, бервакыт апабыз үзе генә санаторийга китә һәм икесенә дә хат яза. Ләкин конвертларын бутый, ялгышлык белән, билгеле.
—Ни белән бетте соң?
—Аерылды безнең абзый, театрдан да китте. Хәзер Казанда, икенче хатын белән яши, Бауман урамындагы банкта бухгалтер булып эшли.
—Син моны әле яңа гына уйлап чыгардыңмы?—дип сорады йомшый төшкән Энҗе.
—Юк инде... Кызлары бар иде бик чибәр, безнең авылга бабаларына
кайтып йөри иде...—Габделнур беравык тын торды, уйчан гына әйтеп куйды.—Ә энекәшнең хатын зерә укымадың. Анда бер бик житди мәсьәлә бар: миңа авылга кайтып китәргә кирәк.
Бераз ипкә килә башлаган Энҗе, әле һаман турсайган авызын чак кына җыя төшеп, сүзләрен теш арасыннан сөзеп чыгарды.
—Кайчан? Ялгамы?
—Тиздән. Бөтенләйгә.
—Ничек?
—Шулай кирәк,—диде егет авыр сулап һәм, тегенең аңа иярмәсен белгән хәлдә, юри сорады.—Китәсеңме минем белән?
Кызның күзе шар булды. Егетнең тезеннән сикереп төште, каршына басты.
—Син нәрсә?! Нигә шушылай озак минем йөрәгемне газаплап йөрдең?!
Китүенең сәбәбен сорарга да башына килмәде. Чөнки авылда яшәп тормыш итәргә дучар булу ихтималы зиһенен шултиклем томалады ки, ул берни уйламас, егетнең сүзләренә аек акыл белән җавап кайтара алмас хәлгә килде. Аның кояшка янган кадерле йөзе чит тоелды. Югыйсә, егет кыз күңелендә бөтенләе белән үзләшкән кебек иде ләбаса. Хәзерге минутларда кызның бөтен барлыгы дингез дулкыннарыдай чарпалана, гасабилана иде.
—Син нәрсә, мине декабрист хатыны дип белдеңме әллә?! Синең арттан Себергә дә китәр дип уйладыңмы? Ялгышкансың...
Тагын беркавым холыксызланып, гарьләнеп эчен бушаткач, Энҗе соңгы мизгелдә соргылт чәчле башын горур тоткан хәлдә ишекне шапылдатып ябып, чыгып та китте.
Кыз китте.
Бүлмәдә тынлык урнашты. Ләкин егет канәгатьләнү хисе кичермәде. Аның бәгыренең кайсыдыр өлешен өзеп алып киттеләр шикелле тоелды.
Габделнурның кайдадыр укыганы бар иде: «Сөю—риза булу, йомшаклык күрсәтү, ярамаган якны күрмәү, гафу итү дигән сүз ул». Димәк, ул да Энҗенең үзенә ошамаган якларын, аның кыланышларын күрмәмешкә салынырга, аңа юл куярга тиеш... Ю-ук, андый тормышның барыбер рәте- чираты булмас иде... Ә кызның холкын өйләнешкәч үзгәртергә тырышуга килгәндә... Юктыр, булмастыр ахры, бу иркә шәһәр баласына—май өстендә йөзгән күкәй сарысына—егетнен теше үтмәстер шикелле. Күптән түгел комсомол райкомына эшкә күчкәч, кыз тагы да эреләнә төште. Шуңа күрә китүе хәерле. Китү дигәннән «Поезд китеп барганда соңгы вагонга көч-хәл белән эләгә алган пассажир хәлендә түгел бит әле син,—диде егет үз-үзенә.—Әле син утырасы поезд алда...»
Йөрәген корт кимерсә дә, котылдым бугай, дип уйлады Габделнур бераздан жинел сулап, әмма берничә елдан Энҗе белән бөтенләй икенче шартларда кабат очрашасын әле белми иде...
XXII
Ир-атлар өчен Жилплошадкада тагын бер тулай торак бинасы өлгерткәннәр икән, Коллективная урамындагыларның күбесен шунда күчерделәр. Габделнур исә Восстание урамындагына эләгә алды, ә Иреккә Кызыл Байрактагы йорттан урын табылды. Шулай итеп, аларнын юллары аерылды Яшерен-батырын түгел, дусты анда озак тоткарланмас—башлы-күзле булырга йөри. Үз куышлары юк, вакытлыча кеше почмагына барып сыенырлар инде.
Габделнур күченгән тулай торакнын икенче катында шактый зур
аерым бүлмә бар—кызыл почмак. Кайберәүләр аны ял бүлмәсе дип атый, кичәге солдатлар шаяртып, Ленин бүлмәсе (чөнки һәр хәрби подразделениедә шундый бүлмә бар), дип йөртә. Ләкин эш анын исемендә түгел, ә җисемендә—биредә үткәрелә торган чараларның асылы бер—ул яшьләрне тәрбияләү өчен хезмәт итә. Анда телевизор да бар, теләсәң кайсы вакытта кабыз да кара, сирәк-мирәк концерт та куйгалыйлар; төрле истәлекле вакыйгаларга, бәйрәмнәргә яисә халыкара хәлләргә багышлап лекция-докладлар да укыла; шахмат-шашка уйнарга һәм гәзит-журнал караштырырга да була
Әмма бүген кызыл почмакта Габделнур моңарчы күрмәгән-белмәгән чара билгеләнгән—ачык хөкем утырышы. Бәлки егет анда кермәс тә иде, ләкин күпмедер күләмдә үзенә дә кагылышы булгач, катнашмый чарасы юк.
Зал егетләр белән тулды диярлек. Ул бүген мәхкәмә йортына охшатып җайлаштырылган—җиһазланган: алда—гадәттәге президиум өстәле артында—моңарчы таныш булмаган кешеләр: хөкем итүче, гаепләүче, яклаучы. Өстәл белән егетләр утырган арадагы бушлыкта ялгыз урындык— гаепләнүченеке. Залга арты белән утырган егетнең ябык аркасына карагач, Габделнур аны тагын бер мәртәбә җәлләп куйды. Ләкин, бер уйласаң, үз бәхетенә үзе төкергән ул адәмне кызганырлык та түгел иде.
Хөкем вакытында үтәлергә тиешле процедураларның бөтенесе дә төгәл башкарылгач, эшкә керештеләр.
Ыспай гәүдәсенә ятып, килешеп торган, үзенә җитди кыяфәт биреп торучы костюм кигән кырык биш—илле яшьләр тирәсендәге хатын-кыз судья бүген каралачак эшнең нидән гыйбарәт икәнен кыскача аңлатып бирде.
Хәрбиләрчә тегелгән киемле утыз биш-кырык яшьләрдәге, тулы, ләкин төз буйлы гаепләүче торып басты. Залга күз ташлады, йомшак кына тамак кырып алды һәм, әйткән бер сүзен, үзле балчыкны коймага китереп чәпегәндәй, яңгыравыклы, үз-үзенә нык ышанган тавыш белән сорау бирде.
—Бу җинаятьне эшләргә сезне нәрсә мәҗбүр итте?
Зал тын калды.
Егет беркавым дәшми утырды, аннары авыз эчендә ботка пешереп алды—нидер мыгырдады.
Залдагыларнң беренче рәттә утырганнары да аның сүзен аңламадылар, хөкем ияләренә дә барып ирешмәде
Бераздан олы яшьтәге, күзлекле, чал башлы, ак пиджаклы яклаучы урыныннан калыкты.
—Иректә ни белән шөгыльләндегез?
—Силикатныйда эшләдем.
—Нигә аннан киттегез?
—Прогул өчен кудылар.
—Ә кайда яшәдегез
—Фатирда, кеше почмагында.
Яклаучы чокчынуын дәвам итте.
—Өч ел түзгәнсез, тыелып торгансыз. Ә нигә гомер буе булдыра алмадыгыз? Нәрсә этәрде. 1956 елда сез яшь булгансыз, илле жиде- алтмышынчы елларда эшләгәнсез һәм... урлашу.
Адвокат гаепләнүчене төрле яклап капшап карый, сорауларны эзл екле рәвештә генә бирми.
—Гаделҗанов белән ничек таныштыгыз?
—Очраклы гына.
—Ә нигә урладыгыз?
Егет дәшмәде.
—Сезне эшкә урнаштырдылармы? Урнаштырдылар. Аванс биргәннәр. Сезнең гомумән иректә булырга теләгегез бармы?—дип сорар итте адвокат аптырагач.
—Бар. Мин теләдем дә. Ләкин кая гына барсам да ерткыч җанварга караган кебек карыйлар.
Яклаучы түзмәде, ачуланып дәште.
—Алай әйтергә бернинди дә нигез юк. Бер белмәгән-күрмәгән егетләр сезне тулай торакка алып кайтканнар, ашатып-эчерткәннәр, урамда калдырмаганнар, төзү идарәсендә дә сездән йөз чөермәгәннәр: эшкә алганнар, аванс язганнар. —Ораторның ачуы сүрелә төште, тавышы йомшарды. —Сезнең үтенечегез нидән гыйбарәт? Суд нәрсәне искә алырга тиеш? Тәүбә, үз гаебеңне эчкерсез тану, иректә булу теләге—туларнымы? Кайсын?
Гаепләнүченең мин-минлеге кузгалды бугай—бөтенесен шаккатырды —Теләгем: чыкканда акчам булырлык итеп төрмәдә эшләргә.
Егетнең бу сүзләрен ишеткәч, зал бермәл аптырашта калды, аннары гөҗләп алды. Мондый җавапны берсе дә көтмәгән иде, күрәсен, өстәл башындагылар да бер-беренә карашып алдылар. Судья залны тынычландырырга мәҗбүр булды. Аннары хөкем шаһитлардан сорау алуга күчте.
Тегенең белән бер бүлмәдә яшәүче озын буйлы, ябык гәүдәле, яшь егет торып басты.
Бүлмәдәш егетләрнең тагын берсе җавап тоткач, чират Габделнурга җитте.
—Получка алдык,—дип сүзен башлады ул торып баскач. —Ял көнне бер иптәш белән шәһәргә чыктык. Бу колхоз базарында тора. Кыяфәте бик кызганыч. Үзебез белән иярттек, ашаттык. Безнең бүлмәдә төн кунды, чөнки бер карават буш иде ул кичне. Аннары, икенче көнне, үзем эшли торган идарәгә алып киттем, кадрлар бүлегенә кертеп калдырдым. Шулай итеп, ул эшкә урнашты...
Тулай торакта политрук булып эшләүче юантык бәләкәй гәүдәле ир кеше, сөйли башлаганчы, сул кулы белән күзлеген төзәтеп куйды.
—Бер атнадан соң, бүлмәләрне карап йөргәндә, санитария кагыйдәләренең үтәлешен тикшергәндә, шифоньер артыннан аның пиджагы килеп чыкты... Аны буфетта әллә ничә мәртәбә бушлай ашаттылар, егетләр акча түләделәр...
Трестның кадрлар бүлеге башлыгы чыгыш ясады, аны тулай торак коменданты алыштырды.
Прокурор үзенең гаепләү нотыгын артык озынга сузмады, аның таләбе каты һәм конкрет иде.
—Ул РСФСР җинаять һәм гражданлык кодексының йөз дә кырык дүртенче маддәсенең икенче кисәге нигезендә җавапка тартылырга тиеш...
Анардан сон мәхкәмәче адвокатка сүз бирде.
—Урлашу—хәзерге вакытта сирәк күренеш,—дип башлады нотыгын адвокат һәм аны озакка сузды.—Бу—гадәттән тыш вакыйга..
Габделнурның хөкем процессында тәүге мәртәбә катнашуы иде. Шуна күрә мондагы һәр нәрсә анарда кызыксыну уятты, ул һәр чыгышны игътибар белән тынлады. Ләкин яклаучының сүзләре аңа аеруча нык тәэсир итте. Чыгышы озынга сузылды сузылуын, авыл картлары әйтмешли, дилбегә буе булды, күрәсен, шулай кирәктер. Чөнки ул мәсьәләне тирәнтен аңлап, белеп сөйли һәм җай белән генә бу байгышны ничек тә акларга тырыша, бу бәладән (яңадан утыртылу, төрмәгә озатылу ихтималыннан) йолып калырга омтылуы сизелә. Шулар һәм үз-үзен тотышы да Габделнурда соклану тойгысы уятты, һичнәрсә аның игътибарыннан читтә калмады. Бер уйлаганда, кем инде ул гаепләнүче урындыгында утыручы егет өлкән яшьтәге адвокат өчен? Беркеме дә түгел. Кемгәдер ялыктыргыч тоелган нотыгын кыскарак тотса да аны гаеп итә алмаслар иде. Ләкин, әле утызы да тулмаган, ә шулай да күпне күргән, дөньянын әчесен-төчесен шактый татыган, сәламәтлеге нык какшаган кешене күрәләтә кабат тормыш упкынына ыргытмаска тырышу, җәлләү, аны туры юлга бастырырга омтылу, язмышы өчен борчылу—яклаучыга өстән-өстән генә сөйләмәскә, залдагы егетләр кебек җиңел генә түгел, ә төптәнрәк уйлап, мәсьәләнең асылына төшенергә тырышу ниятен уяткандыр. Адвокат, вазифасы буенча жинаятьчене якларга, дөресрәге, җәзаны киметергә тырышса да (кануннарга таянып, билгеле), аның гаебен дә инкарь итми. Ләкин, аның күңелен үсендерергә теләп, ана төзәлү мөмкинлеген дә калдырырга тырыша.
—Яшьләр үзләренчә аңа тәэсир итәргә телиләр. Бу аңлашыла... Хөкем уртача чаралар күрергә тиеш. Ул инде өченче тапкыр прокурор һәм адвокат речьләрен тыңлый. Бертөрле җинаять. Аны куркыныч җинаятьчеләр белән бертигез күреп булмый, ул рецидивист түгел. Ана йөз дә кырык дүртенче маддәнең икенче кисәге буенча иң югары җәза билгеләмәвегезне сорыйм, сәламәтлеге начар икәнне дә искә алуыгызны үтенәм. Аңарда гражданлык намусы уянды, дип саныйм, үзенең дәшмәве белән ул, моннан ары андый эшкә бармам, андый юлга басмам, дип әйтергә тели.
Яклаучының ахыргы сүзләре генә түгел, гомумән, бөтен чыгышы ниндидер күтәренке пафоска корылган иде. Кирәк чакта, урындыкта бөкрәеп, йөткеренгәләп утырган гаепләнүчегә бармагы белән төртеп күрсәтеп, кайчагында, эмоциональ рәвештә башын чөеп, залга мөрәжәгать итеп, хөкем рәисеннән, каты җәза билгеләмәвегезне үтенәм дигәндә, аның күзләренә керердәй булып, туры карап сөйләве Габделнурның күңелен нечкәртте. Хәер, бер аныкын гына микән.
Баштарак, бик исе китмичә, юньле кешеләрдән читкә тибелгән ачы язмышына битараф булып, үзенең бүгенге хәле белән килешкән сыманрак. тырпуланыбрак утырган егет тора-бара ничектер тагын да кечерәеп, мескенләнеп калды, күптән тарак күрмәгән, киезләнеп беткән җитү чәчле башы салынып төште. Судья тарафыннан үзенә соңгы сүз бирелгәч, ул беренче мәртәбә кылган гамәленә чын күңелдән үкенде бугай. Һәрхәлдә, Габделнурга шулай тоелды.
—Миңа карата шундый карашыгыздан мин күп нәрсәне анладым... Мине иректә калдырыгыз... Киләчәктә төзәлермен...
Ялынып-ялварып сорамаса да аның бу сүзләренең ихлас икәнлегенә, чын йөрәктән әйтелүенә кызыл почмактагы халык та, күпне күргән һәм байтак җинаятьчеләрне төрле срокларга зинданга озаткан судья да ышанды бугай...
...Залдан чыкканда Габделнур әйберләре урланган егетләр алдында үзен гаепле ксбегрәк сизде. Дөрес, аңа беркем дә бармак белән төртеп күрсәтмәде, кырын күз белән карамады, авыр сүз әйтмәде. Шуңа да карамастан, аңа кыен иде. Чөнки бу күренексез бәндәне—Захарны ул ияртеп кайтты бит, эшкә алып барды, янәсе, игелек кыла... Менә нәтиҗәсе: ит—яхшылык, көт—явызлык. Һәм аңа бу эссе, бөркү залдан киләчәккә сабак булырдай ниндидер авыр тойгы ияреп чыкты сыман тоелды.
Ай-Һай, бу хөкем процессы гына аңа сабак булыр микән? Аа карап кына, үз файдасын күзәтмәстән, кешеләргә яхшылык кылырга, кемгәдер булышырга омтылу гадәтен ташлый алыр микән?! Чөнки ул сыйфатлар малай чагыннан ук аның канына сеңгән, бала-чага һәм карт-корыга илтифатлы булу, ятимнәргә һәм фәкыйрь-фокраларга мәрхәмәтле, ярдәмчел булу оеткысы күңеленә салынган иде бит. Хәтерендә, ул бәләкәй чакта алар авылына еш кына саилчеләр килгәли иде: сәләмә киемле, иң аркылы аскан киндер букчалы, чачакланып торган иске чабаталы, олыларга ияргән бала-чага чебиләп беткән ялан аяклы. Әйе, алар үзләре мескен, киемнәре эт талагандай (юкка гына, эт талаган хәерче кебек, димиләр бит) теткәләнеп беткән, әмма, шундый ямьсез кыяфәттә, ач булсалар да алар урлашмыйлар, кеше әйберсенә тимиләр иде. Шуңадыр, әнисе Гөлзифа түти бу кызганыч Алла бәндәләрен беркайчан да буш кул белән чыгарып җибәрми иде. Арада күрше-тирә авыллардан да, ерак җирләрдән дә килүчеләр бар. Аларның милләте дә төрлечә була иде. Берчакны, Габделнурнын анасы әйткән сүз малаеның хәтеренә уелып калды: «И Ходаем, үзен урыс бул, үзен хәерче бул...» Ә бервакыт, чегәннәр кергәч, әбисе, аларны бик өнәмичә (ул корырак холыклы иде), барыгыз, бар. йөрмәгез, үзебезгә дә ашарга юк, диде. Чегән хатыны аңа карап кына баскан җиреннән кузгалмады һәм әйтте: «Бабушка, ты скоро умирал» Гомерендә бер авыз сүз урысча сөйләшмәгән әбисе (һәрхәлдә, Габделнурның ишеткәне булмады): «Чуртым знаешь»,—диде дә, комганын тотып, мунча янына таба китте. Каенанасы күздән югалуга, Гөлзифа түти аяксыздан-к...сез ике кара малай җитәкләгән чегән хатынына ярты шишара ипи чыгарып бирде...
Әтисе Галләм абзый да юлда очраган берәүне дә калдырып китми, кул күтәрсәләр дә, күтәрмәсәләр дә машинасын туктата торган иде. Габделнурның исенә төште: бер салкын көздә, олы юлдан читтәге шактый ерак авылга китүчегә әтисе үзенен бишмәтен биреп җибәргән иде. «Абый, мин моны сиңа ничек кайтарыйм соң?»—дип сорады аптыраган адәм. «Шуфирыгызга бир, ул мине белә. Мамадышта автошколда бергә укыдык,—дигән иде. Галләм абзый шул чакта.—Юлда очрашмый калмабыз».
XXIII
Көне нинди бит: язгы нурларын мул сипкән кояшлы, җылы, шатлык- сөенечләр вәгъдә итә торган. Һәм ул Габделнур өчен дә шулай булып чыкты да.
Көндез эшкә барып кайтты. Кайтышлый, китап кибетенә сугылып, берничә китап сатып алды.
Тулай торакта абыйсы Гатуф көтеп тора иде. Озак юанмыйча, киенеп, шәһәргә чыгып киттеләр. Бераз тамак чылатып, ашап-эчеп дигәндәй, ял иттеләр.
Абыйсы:
—Сессия вакыты бит, сынауга әзерләнәсе бар,—дип китеп барды.
Ул авыл хуҗалыгы институтының механика бүлегендә читтән торып укый иде. Армиядән кайткач, энесе Газиздә институтка кергән иде. Ләкин педагог булырга теләмәде, ахры, ярты елдан укуын ташлады һәм үзенең яраткан һөнәре буенча эшли башлады.
Габделнур тулай торакка юл алды. Троллейбустан төшкәч, җәяүләп, Восстание урамы буйлап түбән таба төшеп китте.
Ул әкрен генә кайта иде. Арттан бер кыз куып җитте. Тигезләште.
Бертигез кайта башладылар. Кыз сул яктагы өйнен диварына бик якын, кирпечләргә тиеп диярлек атлый.
Габделнур түзмәде.
—Акка ышкыласыз бит.
Кыз гади генә әйтте.
—Юк, ул буялмый.
Егет сүзен сүз итте.
—Барыбер. Уртадан кайтыгыз, күкрәк киереп. Мин тешләмим
Кыз көлеп җибәрде. Ләкин һаман шулай кайтуын дәвам итте. Габделнур исә теленә салынуында булды.
—Төрле кешеләр бар: берәүләр, мин кем, диеп, тротуарның уртасыннан йөри, икенчеләр—кырыйдан. . Тормышта да шулай: кемдер вакыйгаларның эчендә, үзәгендә кайнарга ярата, кайсылары—читтән генә карап, күзәтеп тора...
Ниһаять, кызның да теле ачылды.
—Кемнең нинди гадәт инде.
Егет элеп алып китте.
—Гадәт—икенче холык, диләр.
Кыз да җавапсыз калмады.
—Кешенең табигате—характер формалаштыра...
Шулай сөйләшә-сөйләшә кайтып та җиткәннәр икән Баксан, күршеләр булып чыктылар: йортлары янәшә генә, аларның да биш катлы кирпеч йорт, урамга буйлай салынган. Тукталдылар. Кызның да керәсе килми, ахры. Шуны тоеп, Габделнур дилбегәне үз кулына алды.
—Әзрәк йөреп килик.
Кыз, башын күтәреп, күк йөзенә карады.
—Мин өйгә кереп кенә чыгыйм.
Ни өчен икәнен әйтмәде. Хәер, егет төпченмәде. Саубуллашмагач, чыгаргадыр исәбе, дип кенә фараз кылды.
Кыз йөгереп кереп китте дә бер минуттан әйләнеп тә чыкты. Бая аның аягында туфли иде, бу юлы—кыска кунычлы боты.
Егетнең моңа игътибар итүен сизеп, кыз:
Чөнки күк йөзе болытлы, вак яңгыр сибәли башлаган иде. Җил дә исә. Дымсу юеш һава. Ләкин яңгыр утырып яумады, бераздан туктады.
Урамнан бая кайткан юл белән кире киттеләр. Ибраһимов проспектына чыгып, уңга борылдылар. Кыз һаман йортлар яныннанрак бара. Сөйләшү һава, яз турында иде.
—Тизрәк агачлар яфрак ярсын иде инде,—диде кыз күкрәктән чыккан ягымлы тавыш белән —Болай—шыксыз. Җәй көне рәхәт. Кыш бик озын, көз—ямансу. Табигатьнең кешегә тәэсире бик көчле.
—Анысы—дөрес,—диде егет килешеп.
Мин тыныч урамнарда йөрергә яратам. Узган ел Мәскәүдә булдым. Ерак туганнар шунда тора. Анда кеше күп, машиналар исәпсез, тавыш МГУ да булдым, бик биек, үзе матур, сокланып туя алмадым.
—Минем дә анда булганым бар. Әйе, сез хаклы—бик матур,—дип кенә әйтте егет үзе юньләп белмәгән башкала турында бик җәелеп китмичә...
—Тагын җыенам. Ленинградка барасы килә. Анда әнинең бертуган сеңлесе яши. әле быел гына тора башлады, кияүгә чыкты, икенче иргә.
Габделнур, үзенә таныш шәһәр телгә алынуга шатланып, кызга Ленинград турында үзе белгән-күргәннәрне сөйли башлады. Үзе яннан кызга карый иде.
Кыз уртача буйлы, ябыграк йөзле, борыны да озынчарак, ун яңагында
мине бар. Конгырт чәчле, чәче алда мангаена, ике яктан күз тирәсенә төшебрәк тора, башында яулык, өстендә яз-көз кия торган юка пальто. Ул егеткә сирәк карый, ә Габделнур—еш. Аннары сүз спорт темасына күчте. Сүз моннан чыкты, кыз, тиздән Соцгород паркы ачыла, анда күңелле, диде.
—Еш барасызмы?—дип сорады егет.
—Юк. Әллә нигә бер.
—Үзәк паркка барасыздыр?
—Юк. Ял итәргә бармыйм. Мин анда тренировкага йөрим.
—Нәрсә белән шөгыльләнәсез?
—Җиңел атлетика.
Шуннан инде сүз спортка күчте. Егет Игорь Тер-Ованесян турында, аның берничә төрдән мастер нормасын үтәвен әйтте.
—Төп шөгыле—озынлыкка сикерү. Ләкин биеклеккә сикерүдә дә, йөз метрга йөгерүдә дә—СССРнын спорт мастеры. Ә сез цирк артисты Вальтер Запашныйны беләсезме? Менә ул гимнастика, акробатика һәм штанга күтәрү буенча спорт мастеры. Фәкать көчле булуы аркасында гына исән кала.
—Ничек?
—Аренада ул юлбарыс авызына башын тыга торган була. Бервакыт, юлбарыс авызын яба. Циркач, моның яңакларын каерып, көчкә башын чыгара. Индиядән кайтарылган бу хайван кешеләргә һөҗүм иткән, бер адәмне ашаган да булган. Ерткыч җанвар, әгәр бер мәртәбә кеше итен татып караса, түзә алмый икән... Юлбарысны сатучылар аның нинди икәнен әйтмәгәннәр...
Бу сүзләрне ишеткәч, кызның тәне калтыранып киткәндәй булды. Шуңа күрә ул теманы үзгәртте.
Мин фигуралы шууны яратам. Ева һәм Павел Романовлар профессионалга иртә чыктылар.
—Бу елларда күпләр китте, чехлар гына түгел, безнең Белоусова белән Протопопов та...
Аннары сүз хоккей, гимнастика турында барды. Икесе дә спорт белән шөгыльләнгәч, аны яраткач, уртаклык, сөйләшер нәрсә күп иде. Кыз еш кына сүз арасында табигать матурлыгына соклануын да белдерергә җай таба.
Нинди матур яңгыр ява иде, туктады. Ә яңгыр кирәк, юып төшерергә...
Шәһәр җирендә дә табигать уяну чорына аяк баскан: яз исе килә, яшел үлән баш төртә. Юеш асфальт читендәге куакларда эленеп калган янгыр тамчылары бу кичкә сихри ямь өстәп җем-җем итә. Каршыга очраган, әкрен генә атлаучы парлылар, сәлам биргәндәй елмаеп, бер-беренә юл саба, ялгызаклар карашында да мәрхәмәтлелек сизелә.
Габделнурның искәргәне бар: бәйрәм, олуг тантана көннәрендә халык, гомумән, бер-беренә ягымлырак, җылы карашлы, юл куючанрак һәм теләктәшлек белдерүчәнрәк була. Кайбер кешеләр табигатендәге усаллык, явызлык кебек тискәре күренешләр дә күпмедер вакытка читләшеп тора, аларнын да тупасланган күңелләре нечкәрә, хискә тартыла.
Тимер юлга күтәрелеп, бераз киткәч, уңга борылдылар һәм озакламый Соцгородка барып җиттеләр.
—Цирк турында искә төште: украиннарныкын караган идем, клоуннары ошамады, ә мәскәүлеләр—яхшырак,—диде кыз афишалар яныннан узганда.—Кобзон киләсе икән.
Бакчага керделәр. Анда кеше-кара юк. Шәрә агачлар арасындагы салкынча һава постаментларга мендерелгән спортчыларның гипстан ясалган
ак сыннарын да капшап йөри. Бераздан юд өзелде: канау казылып, алар бара торган сукмакны кырт кискән, уңга барып, урап кына юлга чыгарга була. Егет кызның кулын алды һәм ул яннан, балчык өеме өстендәге сукмактан бара башлады. Аннан, юлга чыккач та, Габделнур кызның кулын җибәрмәде, җиңелчә генә кысып тотты, кыз—карышмады Кайту уңаена чыктылар, трампарк каршындагы сквердан уздылар.
—Элек кешеләр ничектер хисле булган,—диде кыз бераз дәшми-тынмый атлагач.—Дөньяны таный белү, анлау һәм кабул итү дәрәҗәсе икенчерәк дип әйтимме, тәрбия һәм әйләнә-тирә мохите дә үзгәрәк. Ижат әһелләре, югары катлау...
—Эшче дә табигатьне аңларга мөмкин, иҗат кешеләре генә түгел.
—Билгеле,—диде кыз һәм, күрәсең, аңа яз үзенең сулышы белән сихер өргән иде, әйтеп куйды —Минем Парижга барасым килә. Дуврны. Эйфель башнясын күрергә хыялланам... Яз көне...
—Ә Пушкин көзне яраткан,—дип сүз кыстырды егет. —Ул көз көне бик актив иҗат иткән.
—Аның җаны шагыйранә, лирик. «Онегин»да бик күп урыннар шул хакта сөйли. Чөнки үзе шундый булган. Ә Есенин яз көне язган. Менә тыңлагыз:
Проплясал, проплакал дождь весенний.
Замерла гроза...
Аннары кыз уйчан гына әйтеп куйды.
—Хәер, ул көз турында күбрәк тә язган бугай әле.
Закружилась листва золотая
В розовой воде на пруду.
Словно бабочек легкая стая
С замираньем летит на звезду...
—Бик матур юллар,—дип килеште егет.
—Аның Пушкинга багышланган шигыре дә бар. Ул ана сокланган, аны хөрмәт иткән һәм ахырын болай тәмамлаган: «Чтоб и мое степное пенье Сумело бронзой прозвенеть».
—Ә минем тальян гармун турындагы шигырьләрен укыганым бар,—диде Габделнур әңгәмәне дәвам итеп. —Үзе уйнаганмы, юкмы—анысын әйтә алмыйм...
Шулай сөйләшә-сөйләшә киткән юлдан кире әйләнеп кайттылар. Алар китеп барганда бер фатирның ачык форточкасыннан җыр авазы ишетелә иде. Һаман да утыралар булса кирәк.
—Туй яисә туган көндер,—диде кыз башын кыңгыр салып, өске каттагы бер якты тәрәзәгә карап —Элек туйдан сон бер ай сәяхәт иткәннәр, хәзер булмый... Минем иртәгә иртәрәк торасым бар, занятиегә.
—Ә безнең—ял. Кайда укыйсыз?
—Җиңел промышленность техникумында. Ә сез?
Егет әйтте.
Бездә дә тарих махсус предмет,—диде кыз.
Аннары сүз эш, уку турында булды. Бер эскәмиягә утырдылар. Җиләс, салкынча булганга бераздан торып киттеләр.
—Ә сезнең техникум кайсы төштә? Ишеткәнем юк.
Кабан күле буенда Кыш көне без анда чаңгы шуабыз. Җәй көне бик матур. Ул бит—серле, борынгы...
—Ә сез беләсезме Болак күперләренең исемнәрен?
—Юк. Аларның исеме дә бармыни?
—Әйе,—диде егет һәм санап күрсәтте. —Кабан күле белән ике арадагысы, үзәктәгесе—Булачный, аннары менә болай: Батуринский, Деггяревский, Романовский, Лебедевский. Ложкинский, Жарковский...
—Кызык,—диде кыз.—Белмәгән идем.
—Туймыйсыңмы?—дип сорады егет подъезд каршында туктагач.
Кыз дәшмәде. Габделнур уң кулын җиңелчә генә аның җилкәсенә салды һәм кысып тотты. Кыз бер сүз дә әйтмәде. Тәне каты, куллары да; ул егетне бик якын җибәрмәде. Үзе дәшми. Егет аңа карап елмайды, кыз да җавап кайтарды. Икесе дә елмаеп беркавым торгач, кыз кузгалды.
Очрашырга сөйләштеләр. Габделнур сагызланмады.
—Өйгә дә керергә була, әти-әни усал түгел,—диде кыз, аннан уйчан гына өстәде.—Әле бу көннәрдә аралары бозылып тора... Хәер...
Егет төпченмәкче иде, ләкин кыз, өендәге «чүп»не тышка чыгарып селкергә ярамаганын истә тотып булса кирәк, кисәк кенә әйтте.
—Хәер, бусы сезгә кирәк түгел...—Аннары сүзне икенчегә борды. —Үскән саен кыенрак икән. Элек спорт белән даими шөгыльләнә идем. Хәзер алай түгел. Кичләрен чыгасы килә. Әни чыгара. Ләкин әйтеп, әлбәттә, озак тормаска куша.
—Озак... Бу төшенчәне төрлечә аңлап була.
—Уникеләргә хәтле.
—Сиңа ничә яшь?
—Унсигез. Җәй көне унтугыз була.
Кыз читкә карады, ишеккә кагылгалады. Аны ачкач, сузып кына:
—Хәерле төн,—диде.
—Сиңа да,—диде егет. Һәм үзенең исемен әйтте.
—Ә мин—Тамара,—диде кыз кереп барышлый.
Тулай торак бүлмәсе. Дүрт карават. Берсе—буш. Өчесендә егетләр йоклый. Габделнур шыпырт кына йөрде. Аннары, китап-дәфтәрләрен алып, кухняга чыгып утырды. Ул диаматтан кыш көне котылган иде, хәзер тарихи материализмны тапшырасы бар. Фәнни атеизм нигезләрен «кимерергә» кирәк.
XXIV
Биш катлы йорт көндезләрен бушап калса, кичләрен ыгы-зыгы белән тула. Ә получка-аванс көннәрендә тагын да җанлана төшә: тамак чылату аркасында еш кына шау-шу куба, ызгыш-низаг чыга, тукмашу-тунау китә. Акыл утырткан өлкәнрәкләр тавыш-тынсыз гына салып, әңгәмә корып утырса, яшь-җилкенчәк тәмамысы тугарыла—азына-тузына кәеф-сафа сөрә.
Габделнур һәм тагын ике егет бүлмәдә өчесенә бер яртыны «сындырып», гәпләшеп утыралар иде. Кинәт ишек ачылды һәм күрше егете атылып килеп керде: күзе-башы тонган, күлмәге умырылган, чәче тузгыган.
—Абыйлар, коткарыгыз!—дип сөрән салды да сорап-нитеп тормастан кергән уңайга түргә үк узды.
Егетләр, ярдәм сорап ялваручыга карап, бу ни хәл дип уйларга өлгермәделәр, аның артыннан ук икенче яшь егет кереп җитте. Анысының борыны канаган, ә кулында пәке.
—Суям!—дип акырды ул һәм урындык өстенә үк менеп баскан теге бичарага таба омтылды.
Ләкин Габделнур җитезрәк булып чыкты—аяк чалып өлгерде. Егет исенә килгәләгәнче, юлбарыс җитезлеге белән сикереп, өстенә менеп тә атланды. Бүлмәдәшләре дә сикерешеп тордылар һәм, исерекнең бармакларын каерып, кулыннан пәкесен тартып алдылар.
Ул сүгенә-сүгенә торды да бөтен ачуын әүвәл кергән егеткә төбәп:
—Мин сиңа күрмәгәнеңне күрсәтермен әле!—дип җикеренде.—Барыбер чыгарсың.
Чыннан да, кеше бүлмәсендә озак кала алмый бит инде, бераздан теге яшүсмер дә чыгып китте.
—Ну яшьләр!—дип баш чайкады бүлмәдәшләре прораб Шәмсун.
Кирәк бит, егетләр өстәл яныннан кузгалуга бу бүлмәдә дүртенче кеше булып яшәүче яшь егет кайтып керде. Ул да салмыш иде. Ишек катында ботинкаларын калдырды да, чишенеп тә тормыйча койкасына ауды. Бүлмәгә тирләгән аяк исе таралды.
Габделнур аңа:
—Ваня, киемеңне салып ят,—диде.—Анарчы оекбашларыңны юып куй. Юкса, скунска әйләнерсең.
Әле былтыр гына урта мәктәп бетереп килгән шапшак егет аның сүзенә колак салмады. Шуннан Габделнурның җен ачуы кузгалды.
—Мин сиңа ике тапкыр әйттем бит инде: оекбашларыңны көн саен юа торган бул дип Ә син өченче мәртәбә әйттерәсең. Без синең сасынны иснәргә тиешмени?
Йөзтүбән капланып яткан егет, башын да күтәрмичә, бәйләнмәде дигәндәй кул гына селтәде.
—Ах ананны... Әле син шулаймы?!
Габделнур укый торган китабын атып бәрде дә сикереп торды һәм Ваняны, кай җире туры килде шуннан эләктереп, күгәреп идәнгә томырды.
—Ы-ы,—дип ыңгырашкан аваз гына чыгара алды егетең.
—Бар ычкын! Юып кер!—дип кабатлады Габделнур ярсуын баса алмыйча, аның куллары дерелди иде.
Бүлмәдәшләре, аның болай кискен эш итүен җөпләп, баш кагып куйдылар.
Озынча ябык гәүдәле яшүсмергә, көчкә сынын җыеп, торып коридорга юнәлүдән башка чара калмады.
—Аңа мин дә әйткәнием инде,—диде өстәл җыештырып маташучы Миргаяз.—Санга сукмагач, үзенә үпкәләсен.
Кич белән Габделнур, урынга яткач, күрше караватта тыныч кына йоклаучы Ваняны жәлләп тә куйды. Хәер, имгәнгән-сынган төше юк иде шикелле. Аннары, бу сансыз малай аркасында үзенең дә ярамаган эш эшләп ташлавын искәрде. Яшь чагын, Алабугага укырга килгәч, тулай торакта бер өлкән егетнең үзен карават астына тотып атуын хәтерендә яңартты. Теге сары кашлы юлына басты түгелме сон үзе дә? Дөрес, анда сүз чираттан тыш тагын идән юдырту турында бара иде. Ә монда. Шулай да булсын ди. «Ә синең ни хакын бар тиктомалга кеше баласына кул күгәрергә?—Менә шунысы бәгырен кимерә иде.—Әйт идең тагы бер кат Егетләр дә әйтсен иде. Сиңа гына бөтенесеннән күбрәк кирәк...» Икенчеләй уйлаганда, Ваняга бу хәтеренә сеңешлерәк, озакка җитәрлек, гомерлек сабак булыр: тәнеңне, киеменне чиста-пөхтә йөрт, тирәндәгеләр белән санлаш, олылар сүзен аяк астына салып таптама. Әле алда гомерен булса, күпне күрерсең
Тамара Габделнур белән берничә мәртәбә очрашты.
Аның тормышында бу арада тетрәндергеч вакыйга булды: әтисе белән әнисе аерылыштылар, өч бүлмәле зур фатирларын икегә бүлделәр, Тамара әнисе белән яна урынга күчте. Әтисез калгач (ә ул үзен шулай ярым
ятим хис итте, ничектер юашланды, боекты, ятим бала уйчан булыр, дип белми әйтмәгәннәр), ул бу егеткә тагы да ныграк тартыла төште. Ул аны хәтта үзенең таянычы кебек тоя башлады. Аның көчле, яклаучы булырдай кеше икәнлегенә бер вакыйгадан соң кыз тәмамысы инанды, аңа булган ышанычы, өмете бермә-бер артты. Дөрес, бу хәл әле Тамаралар яңа урынга күчкәнче үк булган иде.
...Ял көне.
Габделнур кызны өй янында көтеп алды да алар, җитәкләшеп, урам буйлап киттеләр. Проспектта уңга борылдылар һәм Тамараның яраткан урынына—бакчага таба атладылар. Байтак вакыт, юк-бар сөйләшеп, аллеяларда йөрделәр, ял итәргә килүчеләрне күзәттеләр, стадионда, футбол кырының читенә басып, спортчы егетләрнең туп типкәнен карап тордылар.
—Менә боларның эше шәп,—диде Габделнур елмаеп. —Аларның берсе безнең төзү идарәсендә дә исәпләнә, ай саен килеп акчасын гына алып китә.
—Бездә профессионаллар юк дигән булалар тагы.
—Әйе,—диде егет килешеп.
Аннары алар, кулга-кул тотынышып, кайту ягына борылдылар. Ләкин Воровский күпере тирәсенә җиткәч, Габделнур тәкъдим ясады.
—Әйдә, өскә менәбез дә, тимер юл белән китәбез.
—Кая? Мәскәүгә хәтлеме?—диде Тамара көлеп.
—Анда бүген барып җитеп булмас... Левченко поселогына таба бераз барырбыз да кире борылырбыз.
—Әйдә.
Һәм шулай иттеләр дә: шпалларны санап дигәндәй, батып баручы кояшка карап, алга таба киттеләр. Монда тыныч. Сул якта йортлар бар-барын, ләкин алар юлдан ерак, ә унда сәнәгать предприятиеләре: трампарк, тимер- бетон әйберләре һәм силикат кирпече заводлары, машиналар хуҗалыгы, җылылык электр станциясе; аларның корпуслары, эстакадалары, краннары һәм башка җиһазлары күренә, ә электр станциясенең төтенләп утыручы юан торбалары исә әллә кайларга күккә ашкан.
Бераздан кире борылдылар. Габделнур, алга карагач, эчке сизгерлек белән сагая калды: сулда, тимер юл салынган үрдән түбәндә, биш-алты егет сөйләшеп тора. Бая алар юк иде. Каян килеп чыкканнар? Нинди уй, нинди максат белән йөриләр? Якын-тирәдә бүтән жан иясе күренми. Каршыга яисә арттан товар-йөк поездлары да килми. Ул, кесәсенә кулын тыгып, һәрвакыт үзе белән йөртә торган пәкесен чыгарды, аны ачып, кире кесәсенә тыкты.
Тамара, моны күреп, гаҗәпләнде.
—Ни булды? Нәрсәгә ул?
Егет алга ымлады. Кыз да тегеләрне күреп алды.
—Әйдә йөгерәбез,—диде ул Габделнурның кулын кысып тотып.
Үзенә һәм Тамарага нык ышанса да, хәзерге ситуациядә аларны җитез аяклары да коткара алмас иде. Бердән, шпаллар өстеннән йөгерү бик җайсыз, икенчедән, астагы төркемгә куркуыңны күрсәтү булыр иде. Аннары, ерткыч җанварларга беркайчан да аркаңны күрсәтергә ярамаганын егетнен кайдадыр укыганы бар иде.
—Юк, өлгермибез. Каушама. Үзенне тыныч тот.
Ул моны юкка гына әйтмәде, чөнки бер егет, өердән аерылып, әкрен генә өскә күтәрелеп килә иде. Ул ике рельс арасына, шпалга басты. Аякларын аерып куйган. Кулында әйбер-кара күренми. Габделнур сулга күз салды. Иптәшләре нишли? Әлегә тик торалар, ләкин барысының да күз карашы бу якка югарыга төбәлгән. «Күрәсең, тегеңәрдән сигнал гына көтәләр булыр, хәзер менеп җитәрләр»,— дип фараз кылды ул.
Егет белән кыз тегенең каршына килеп туктадылар. Тамара чытырдатып Габделнурнын сул беләгенә ябышты. Ә аның ун кулы кесәсендәге пәкене сабыннан тоткан иде.
—Тартырга бармы?—дип сорады уртача буйлы егет
—Юк, тартмыйм,—диде Габделнур коры гына, ә үзе тегенең кулларына янә күз төшерде: алар—буш.
Кыска чәчле, борын асты каралыбрак торган (әле яңа гына мыек чыккан) яшь егет кабат сүз катты.
—Шырпы юкмы?
—Юк
Габделнурның тавышы бу юлы да үз-үзенә нык ышанган кешенекедәй тыныч иде. Берничә секундка пауза барлыкка килде. Егет каш астыннан сөзеп, сынап карый, Габделнур да аа төбәлгән.
—Ну, беттеме сораулар?
Егет дәшмәде.
Габделнур кызына таба борылды.
—Әйдә киттек.
Алар, янәшә атлап, тегене әйләнеп үттеләр. Кыз адымын кызулатмакчы иде, юлдашы сул кулын кисәк тартты һәм аны тыеп барды. Үзе арка тамырлары, умырткасы белән тоярга теләп, арттагы тынлыкка колак салырга тырыша иде. Юк, әлегә ул-бу сизелми. Иптәшләре дә күтәрелми, тик торалар. Ләкин монысының арт яктан кастет-фәлән белән чәпәве бик ихтимал иде. Габделнур колагын шомрайтты.
Бөтен тәне калтырый башлаган Тамара, ун адым чамасы киткәч, өзгәләнеп:
—Йөгерик!—дип ялынды.
—Юк!—диде егет шактый кырыс тавыш белән.—Тыныч кына бар.
Бераздан Габделнур артка борылып карады һәм күрде: астагылар баскан җирләрендә торалар, ә теге үрдән төшеп бара. «Узды шикелле, котылдык»,— дип уйлады ул. Әйе, хәзер аргган китереп бәрү куркынычы янамый. Дөресен генә әйткәндә, Габделнур үзе өчен түгел, ә сөйгәне өчен курыккан иде. Әгәр аны пычак белән кадапмы яки башына сугыпмы һуштан яздырсалар, кыз аларга каршы тора алмаячак. Шик юк, Тамара спорт белән шөгыльләнгән, алай тиз генә бирешмәс. Ләкин тегеләр күбәү, ә ул—берүзе.
Күпергә җиткәч, икесенең дә эченә җылы керде. Кыз туктады, башын Габделнурнын күкрәгенә куюга авызы ыржаеп китте һәм елап җибәрде. Аның йөрәге дөп-дөп типкәнне Габделнур тәне белән генә тоймыйча, колагы белән дә ишетә иде.
— Йә, йә, бетте, тынычлан.
Бушангач, күз яшьләрен сөртеп, Тамара аны кочаклады һәм иреннәренә үрелде...
Кызнын егеткә булган уңай карашы тагын да ныгый төште. Ул аңа элек тә ошый иде. Хәзер бу егетнең үзенә терәк булырдай кеше икәненә ул тәмам инанды.
...Тамара әтисенең алардан аерылып китүен бик авыр кичерде. Әтисен бик ярата иде кыз. Кечкенәдән үк аларнын «серләре беректе»,ул мәктәптә булган бөтен яңалыкны әүвәл ана сөйли иде: бәләкәй чакта—тезенә утырып, үсә төшкәч—сыенып кына.. Әтисе дә кызын бик ярата, ләкин үзенчә, аны сынап, тикшереп тора, ни-нәрсәгә сәләтле икәнен дә чамаларга тырыша иде Спорт белән шөгыльләнә башлагач (әтисе аны җиңел атлетика секциясенә яздырды), аларның уртак «серләре» тагы да күбәйде. Чөнки әнисе спорттан ерак кеше, эшләве—бер заводта ОТК контролеры.
Баштарак әти-әнисе ярыйсы гына тату яшәделәр шикелле, һәрхәлдә, Тамарага шулай тоелды. Ләкин соңгы елларда араларыннан кара мәче узды, ир белән хатын тыныша алмый башладылар.
Тамара берөзлексез диярлек әтисе турында уйлана. Ничек итеп үзен кечкенәдән спортка тартуы... Шуңа бәйле рәвештә, әтисенең кем булуы, кайда эшләве, ничек яшәве хакында да...
Аның әтисе фехтование буенча тренер. Еш кына команда белән ярышларга, чит шәһәрләргә китә иде. Ул югында әнисе эштән соңга калгалап кайта торган булды, авызыннан аракы исе дә килгәли иде. Кыз элек боларга игътибар итмәде, уку белән спортны бергә бәйләгәч, вакыты да юк иде: иртә—китә, кич—кайтып ава...
. . .Әтисенең алардан китүе кызның бәгырен сыкратты. Ата белән яшәгәндә Тамара ардаклы бала иде—кадерле, газиз. Ә хәзер? Баштарак бу хәл бөтен фаҗигасе белән аңына барып җитә алмады, аның мие томаланды. Беренче көннәрне үзәге өзгәләнде. Әтисенә үпкәләгән минутлары да булды кызның. Ул аптырауга төште. «Нигә китте? Ни өчен?» Һәм әтисе белән әнисе арасында булган низаглар, җәнҗаллар, шул чакларда ишетелгән өзек-өзек сүзләр хәтеренә килде. «Күрәсең, бу бер бүген генә килеп чыккан хәлнең нәтиҗәсе түгелдер,—дип уйлады кыз. —Әкертен генә кеше организмын эчтән кимергән авыру бер көн килеп тышка бәреп чыккан кебек, алар арасындагы мөнәсәбәт тә, айлар-еллар узгач, гаиләнең җимерелүе белән төгәлләнде».
Никадәр генә сер сынатмаска тырышмасын, анасы да пошаманга төште. Кызын бу тиклем кайгырыр дип уйламаган иде. Хәер, үзе дә еш уйлана башлады ана кеше: кайда, кайчан ялгышты соң ул? Уйларынын очына чыга алмаган, аптыраган-йөдәгән мәлләре күп булды. Ләкин сон иде инде... Үз-үзен тыя, мәҗбүр итәрдәй ихтыяр көче таба алмады шул, кеше сүзенә ышанды...
Ире ярышларга киткәч, ул әүвәлге елларны аны бик сагынды, юксынды, аннары көнли башлады, кайткач, җәнҗал куптарды. Чөнки ярышта—кызлар, ә ире аларга хуҗа—тренер. «Базар хәбәрләре» дә килеп җиткәләде. Кем белә, бәлки юри ишеттергәннәрдер яшь хатынга. Аларның мул тормышларына, тату яшәүләреннән көнләшеп, хөсетләнеп әйткәннәрдер. Бөтен нәрсәгә җитмәүчелек заманда ире чит шәһәрләрдән (бигрәк тә союздаш республикалар башкалаларыннан) чүпрәк-чапрак та, затлы ризыклар да алып кайтты, шунлыктан кием-салымга, азык-төлеккә кытлык кичермәделәр. Дөрес, ул аларны потлап-капчыклап ташымады, кирәк кадәренчә генә, ләкин гаиләне киендерергә, ашау-эчүгә җитәрлек күләмдә иде.
Ә хатынның хезмәттәшләре, ахирәтләре моны күреп-белеп тордылар, үзенен дә теле сөяксез—авызында сүз тормый, холкында бераз һавалану галәмәте дә бар иде. Билгеле инде теге усал телләрне көнчелек корты кимергәндер... Ә ул, кеше сүзе—кеше үтерә, дигән әйтемнең асылына төшенә алмады. Аннан, бер дә бер көнне үз-үзенә сорау бирде: «Нигә мин яшь гомеремне әрәм итәм?» Һәм хатын бер яшь «нәрсә» тапты. Бозык хатыннын ишек төбе җәнҗалсыз булмый, дип белми әйтмәгәннәр. Хәзер хатын, үзенең йөргәнен сиздермәс өчен, ире кайтып керү белән ана бәйләнә, тавыш чыгара торган булды, көнләшә, янәсе. Вакыт-вакыт «сулга каеру»дан туктап та карады, әмма, ире киткәч, тагы иске сукмакка баса иде, күрәсең, күңел азуы чиргә, «аш төрләндерүе» гадәткә әйләнгәндер.
Билгеле, андый ямьсез хәбәр, соңлап булса да, гәрчә халыкта, бөтен урамда бер ире генә белми, дип әйтелсә дә, иренә дә килеп иреште. Ул хатыны белән төрлечә сөйләшеп карады, тәмле тел белән дә, каты кул белән дә. Әмма файдасы тимәде, кара тун юу белән агармаган кебек, хатын игә килмәде. Ире сонга калды, ахрысы, ертыкны алданрак күреп, вакытында
ямау салып өлгермәде.
Бер-берсеннән читләшү, гайрәт чигү шул чиккә барып җитте ки, ниһаять, ул мона нокта куярга булды. Ләкин кызын искә төшергән саен, аа караган саен бу уеннан кайтып торырга мәжбҗүр булып, ул көнне тарта-суза кичектерде. Кызына никадәр авыр буласын да, ата-ананың аерылышуы бала күнеленә җәрәхәт саласын һәм психикасына сугасын да, тормышмын матди ягын да, башкасын да уйлады. Тамара өчен атасыз калу—каладан салага калу белән бәрабәр икәнен ул яхшы анлый иде. Ә иң мөһиме—ул кызын бик ярата иде. Тик, күпме генә сузылмасын, тартылган кыл бер өзелергә, утка куелган тулы савыт кайнап ташырга тиеш иде. Менә, быел тәвәккәлләде. «Инде үсеп җитте, үз көнен үзе күрерлек булды»,—дип уйлады ата кеше.
XXV
Кызганычка каршы, күрше йортта да (моторлар төзү заводы тулай торагында) ашханә эшләми икән. Габделнур «Фукерман»га юл алды. (Кызыл Байрак һәм Гагарин урамнары чатындагы ашханәне шулай атап йөртәләр иде.)
Ашап кайтканнан соң, урамдагы автоматтан Тамарага шалтыратты. Трубканы кыз үзе алды.
—Сәлам.
—Исәнме.
—Хәлләр ничек?
—Әйбәт,—диде кыз йомшак, ягымлы тавышы белән һәм. бер тын дәшми торганнан соң, үпкәләбрәк сорады. —Нигә шалтыратмадың?
Габделнур бер генә секундка пауза ясады, трубканын авыз каршындагы башын ун кулы белән каплап, тамак кырып алды да, тавышына көрлек галәмәте чыгарып, җавап кайтарды.
— Мин шалтыраттым. Җавап бирүче булмады.
Тамара, кайчан, сәгать ничәдә, дип төпченеп тормады. Трубкада яңадан баягы йомшак, ягымлы аваз ишетелде.
—Ярар, ачуланмыйм.
Габделнур, булдыклы кыяфәтен көзгедә күргәндәй, будка пыяласына карап, үзенә-үзе баш селкеде, канәгатьлектән күңеле ташып, сул күзен кысты һәм, инициативаны үз кулына алды. Чөнки бу мәлдә акланып тору— егетлек түгел, ә сүзне читкәрәк, бүтән юнәлешкәрәк алып китү кулайрак.
—Әле нишлисең?
—Телевизор карыйм. Кино.
—Үзең генәме?
—Әйе.
—Килимме?
—Кил.
Егет җиңел сулап куйды: «Үтте, ахры, җил-давыл купмады». Автобуска утырып, «Телевышка» тукталышына хәтле барды. Төште. Кичке һава, җил булмаганлыктан, бик бөркү, җылы. Өйләре янына килде. Ун минут чамасы көтте. Кыз чыкты
Өйгә керделәр. Тамара ишекне бикләде. Габделнур, туфлиен салып, бүлмәгә узды. Анда тонык кына ут яңа—бәләкәй лампочка борылган. Өйләрендә үрнәк тәртип, бөтен нәрсә «ялт» итеп тора.
Телевизордан чыннан да кино күрсәтәләр икән. Тамара диванга утырды.
—Кил,—дип үз яныннан егеткә урын тәкъдим итте.
Кыз алдына тәлинкә куйды һәм сары төстәге төче чия капты.
—Аша.
Габделнур бу җимешнең ни икәнен белми иде, сорарга кыюлыгы
җитмәде, горурлыгы да рөхсәт итмәс иде. Шулай да ят ризыкны алды. «Төше дә бар, чиягә тартым нәрсә икән»,—дип нәтиҗә ясады. Экранга карады: кино үтереш турында, шуны тикшерү.
—Нигә шалтыратмадын?
Габделнур баягынак бик җиңел генә котылса да, монда да бу сорауны көткән иде. Чөнки хатын-кыз, уена килгән әйберне энәсеннән җебенәчә төпченмичә, ир-атның җелегенә төшмичә калмый. Биредә акылның катнашы юк, бу—аларның табигате, шуның сөреше. Тамара гына аерым балчык- камырдан әвәләнмәгән бит! Шуңа күрә егет кызга телефоннан шалтыратканчы ук бу турыда уйланган һәм җавабын да әзерләп куйган иде.
—Сишәмбе, чәршәмбе һәм бүген шалтыраттым, җавап бирмәделәр,—диде егет һәм кулын кызның җилкәсенә куйды.
Нәкъ шулвакыт түрдәге телевизор начар күрсәтә башлады. Хуҗа туташ, торып, аны боргычлап азапланды.
—Син кергәч, бозылды,—диде ул, артына борылып, елмаеп.
—Сездә дә яхшы күрсәтмәгәч инде, телевышка каршыда гына бит.
—Шәмнең яктысы астына төшми.
Бермәл Габделнур, әллә көйләп бирим микән, дип тә талпынган иде, ләкин ул уеннан кире кайтты: «Кеше әйберсе... бәладән баш-аяк».
Урыныннан кымшанмыйча калуынын икенче сәбәбе—кызның читтәрәк торуында да иде. Чөнки Тамараны бу хәлендә күргән егет-жилән ана сокланмыйча булдыра алмас, гәүдәсенең сылулыгына битараф калмас иде. Бигрәк тә аулакта, икәүдән-икәү генә калган шушындый бәхетле мизгелдә. Габделнурның да, торып, аны арттан кочаклап аласы, куенына сеңдерәсе килде. Ләкин ул сабырлыгын җуймады.
Телевизорны көйләгәч, кыз диванга утырды. Егет сул кулы белән аны кочаклады, уң кулын калку күкрәгенә куйды. Аның кайнар тәненә кагылуга кино кайгысы бетте егеттә.
—Кино карыйк инде,—диде Тамара йомшак кына.
Ләкин Габделнур моңа игътибар итмәде, кызның башын үзенә якынрак китереп, берәм-берәм күзләреннән үбә башлады, аннан битен һәм, ниһаять, иреннәрен...
—Син чәнечкеле,—диде кыз пышылдап, әмма үзе дә егетне муеныннан кочты.
Габделнур ун кулы белән аны биленнән алды. Ләкин шул мизгелдә тагын экрандагы сурәтләр бозылды. Кыз, моны күреп, торды, барып көйләде дә, кабат элекке урынына утырды.
—Укуларың ничек?—дип сорады Габделнур.
—Әйбәт. Төгәлләп киләм. Ә синең?
—Минем дә бара. Бүген иртән университетта булдым.
Егет аны янә коча, үбә башлагач, Тамара торып китте һәм телевизор янына барып басты.
Габделнур да торды. Өй эченә карады. Аның бу фатирга әле беренче керүе иде. Залда җиһазлар байтак: телевизор куелган тумбочкадан тыш бер як диварда савыт-саба белән тулы сервант, икенче якта өстәл, идәнгә зур гына чәчәкле-бизәкле йомшак палас җәелгән, түшәмдә биш чатлы люстра асылынып тора.
—Сезнең ничә бүлмә?
—Ике.
—Ничә кеше торасыз?
—Әни белән икәү генә.
—Ул кайда?
—Кинода. Иптәш хатыны белән китте.
Егет ачык ишектән күрше бүлмәгә күз салды—койкалар бар. Кыз янына килеп, башын кочты, аннары күтәреп алырга теләде. Телевизор өстендәге антенна идәнгә төшеп китте. Кыз көлеп җибәрде, антеннаны рәтләп куйды.
Габделнур Тамараны кисәк кенә күтәрде дә йокы бүлмәсенә алып кермәкче булды. Ләкин кыз каршы килде, тыпырчына башлады.
—Кирәкми!
Егет, кире уйлап, аны диванга алып барып салды. Тәне—ут, халаты ачылып киткәч, кояшта янган ялангач аяклары күренде. Габделнур Тамараны берөзлексез коча, үбә башлады, кыз үзе дә аны кайнар куллары белән урап алды. Ләкин ботына кагылгач.
—Кирәкми!—диде.—Хәзер әниләр кайтыр.
—Өлгерербез әле.
—Юк, юк,—диде кыз, үзе дә еш-еш сулап, күрәсең, анын да сабыры төкәнеп килә иде инде, шулай да ул ихтыяр көчен югалтмады —Иртәгә. Мин сиңа әйттем бит, алар җидегә киткән иде, кайтып җитәрләр Иртәгә ул Ульяновскига китә.
Егет ирексезләмәде, суынды
Кыз, аны кочаклаган хәлдә, көлеп (каян шәһәр баласынын теленә килгәндер):
—Синең йөрәгең чабыш атныкы кебек тибә,—диде.
Габделнур, Тамараны алдына утыртып, янә иркәли-назлый, үбә, тырпаеп торган тыгыз түшләрен кыса, умачлый башлады.
Ә телевизорда фильм дәвам итә. Полиция комиссары бүлмәсе, аны атарга йөриләр, ахрысы, берәү ишек шакый бу репортер белән утырганда
Күзе экранда булса да хәзер Габделнур өчен киноның кызыгы бетте. Кыз да дивардагы сәгатькә карап алды.
—Хәзер кайтырлар инде,—диде ул йомшак тавыш белән. —Сине күрмәсеннәр.
Егет торды. Алгы бүлмәгә чыкты. Аягына киде.
Тамара аңа сыенды, күзләренә карады.
—Иртәгә минем туган көн.
—Ярый. Хуш.
Кочаклашып, озак итеп үбештеләр.
—Иртәгә кайчан шалтыратасың?—дип сорады кыз.
—Биштән соң.
—Ярар. Сау бул.
Ул ишекне ачты. Өске каттан бер ир белән хатын төшеп киләләр иде Габделнур чыгып ычкынды. Тамара тегеләр белән исәнләшеп калды.
Габделнур тулай торакка кайтты. Берүзе. Радио тыңлады: спорт хәбәрләре, виолончель концерты.
...Икенче көнне дә җылы, кояшлы иде. Егет университетка занятиеләргә барып кайтты «Россиядә профсоюз хәрәкәте» дигән темага махсус семинардан зачет «эләктерде». Тагын бер сынау (СССР тарихы) бирәсе калды. Анысы—июнь ахырында.
Кичен, егетләр белән бергәләп, туйга киттеләр. Куллары буш түгел: чәчәкләр, бүләкләр.
XXVI
Туйдан иртән генә таралдылар. Габделнур, трамвайга утырып, тулай торакка кайтырга чыкты. Ул үзе генә калды егетләр кайсы-кая кыазар озата киттеләр. Калтырча шикелле шалтыр-шолтыр булса да. трамвай үзенекен иткән—егет йокыга талган һәм үз тукталышын узып киткән иде.
Трамвайдан төшеп, бер квартал түбән таба атлагач, ул Кызыл Байрак урамына борылды. Егет у яктан бара иде. Ә сул якта янәшә ике тулай торак бинасы, икесе дә кызларныкы... Кирәк бит: аскы катта бер тәрәзә ачык һәм анда бер чибәр кыз елмаеп басып тора икән. Ник елмаймасын ул, бик елмая, чөнки үзе—чибәр, көне—матур, кояш инде күптән чыккан, каршыдан карамаса да җылысы һәм нурлары күрше йорт түбәләренә һәм агач башларына таралган, ә алардан—кызнын ягымлы йөзенә нур бөркелә. Урамның каршы ягыннан, тротуардан, озын буйлы, матур гына егет тә атлый, тик бу якка гына карамый. Әһә, әнә сизде...
Габделнур, үзендә кемнеңдер күз карашын тоеп, шып туктады. Сулга карады. Күрде, һәм үзе дә ирексездән әлеге кызга елмайды. Аларнынң күз карашлары очрашты. Бу шулкадәр табигый булды ки, Габделнур, урам аркылы йөгереп тә чыкты, бер сикерүдә тәрәзә аша бүлмәгә очып кына дигәндәй килеп тә төште. Гүяки шаһзадә... ак аты гына юк...
Мондый тәвәккәллекне һәм җитезлекне көтмәгән кыз башта куркып калды, аннары, риясыз елмаеп торган егеткә карап:
—Болай ярамый бит инде,—диде.
Габделнур тәрәзә тупсасына артын терәде дә бүлмә уртасына күчкән кызга:
—Курыкма,—диде.—Мин әле айнып җитмәгән. Туйдан кайтам. Хәзер чыгып китәм.
Кызның өстендә кыска җиңле җәйге күлмәк, чәчләре бөдрәләнеп тора, җилкәсенә таралган, алсу иреннәре менә-менә көлеп җибәрер төсле, конгырт-кара күзләре мөлаем, үзе—яшь, карашы—самими.
—Нинди туйдан?—дип телгә килде ул, ниһаять, егетнең угры түгеллегендә шиге калмагач.
—Иптәш егеткә камыт кидердек.
—Өйләнү—начар эш түгел инде. Мәҗбүри өйләндермәгәннәрдер бит? Әллә кызы ябышып чыктымы?
—Юк та. Ни әйтсәң дә, үз иркең белән камыт кию инде ул. Әле иртәрәк иде, без—икебез бер елгы. Ат алсаң, арба кирәк, хатын алсаң, бар да кирәк. Торыр җирләре дә юк... Без тулай торакта яшибез. Восстаниедә...
Шулчак бүлмә ишеге ачылды һәм утыз-утыз биш яшьләрдәге бер хатын- кыз керде. Ул иске генә халаттан, тапочкадан, чәчен баш түбәсенә өеп куйган, кулында агач саплы таба, аның өстенә кәстрүл капкачы каплаган. Бүлмәгә кыздырылган бәрәңге исе таралды. Габделнурны күргәч, чак кына кулыннан табасы төшеп китмәде. Ул чәрелдәвек тавыш белән кычкырып җибәрде.
—Сез кем? Нишлисез монда?
—Гафу итегез, менә сеңелкәш янына кергән идем.
—Тәрәзәдәнме?—Теге зәһәрле күз карашын яшь кызга текәде —Кемең ул?
Аның төксе чыраен күреп, коелып төшкән бичаракай алдаша алмады.
—Беркемем дә түгел. Беренче күрүем.
Тегенең карашы егеткә юнәлде, тавышы—боерулы.
—Барыгыз, чыгыгыз!
—Хәзер,—диде Габделнур карышмыйча, ләкин үзе яшь кызга сокланып каравында булды, урыныннан кузгалмады.
Аны мондый усал чырай белән генә өркетеп булмый иде. Теге, мөгаен, шуны аңлап, табасын өстәлдәге шакмаклы такта кисәгенә шапылдатып куйды да җәлт кенә чыгып та китте.
Бераздан, куркуы сүрелә төшкәч, кызый телгә килде.
—Карт кыз ул. Үзе дә йөрми, безнең янга егетләр килгәнне дә өнәми.
—Алар халкы шулай инде,—дигән булды Габделнур белдекле кыяфәт белән һәм теманы үзгәртте —Ә синең егетен бармы?Минем шикелле «чибәр»ме?
—Әйе,—диде кыз көлеп, аннан ул да сүзне икенчегә борды. —Туй шәп булдымы соң?
—Чукынып китсен туйлары, бер тамагым туймады, дип әйткән ди берәү. Чәй эчертмисеңме?
—Юк. Үзем инде әллә кайчан эчтем.
—Саран икәнсең. Юри генә әйткән идем, ышанды. Кайткач, үзем самавыр куярмын.
—Тулай торактамы? Анда нинди самавыр булсын?! Алдакчы...
Габделнур, чыгарга кирәген дә онытып, уен-көлке белән шаяртып гәп коруын дәвам итте. Юк-бар сөйләшү, егетләр белән кызлар арасында була торган гадәти тел чарлау иде бу. Аннары ул ишек катына килде һәм, ишеккә арты белән торган хәлдә, борчуы өчен кыздан кат-кат гафу үтенеп, чыгарга җыенды. Ләкин шулчак аның артында ишек ачылды һәм, ул борылып өлгергәнче, җилкәсенә саллы гына ир-ат кулы кагылды.
—Гражданин..
Габделнур борылып караса—милиция сержанты тора: озын буйлы, калынча гәүдәле.
— Исәнмесез,—дип әйткәнен сизми дә калды егет һәм кисәк айнып китте
—Әйдәгез минем белән!—диде сержант коры гына. —Нишләп тәртип бозасыз?
—Гафу итегез, менә таныш кызлар янына кергән идем.
—Тәрәзәдәнме?—дип сүз кыстырды карт кыз.—Без аны бөтенләй белмибез, иптәш милиционер. Беренче күрүебез.
—Ачыкларбыз,—диде дә, ишекне каерып ачып, тәртип сакчысы «хулиган»ны үз алдыннан үткәреп җибәрде.
Урамга чыккач, Габделнур янәшә барган сержантка җайлап кына кичә бер дустын өйләндерүләрен, әле иртән генә туйдан кайтуын, югары уку йортында читтән торып укуын, үзенең дә өч ел армия хезмәтендә булуын, хәзерге вакытта төзелештә эшләвен һәм кызлар янына явыз ният белән кермәвен искәртте. Ничек итсә итте, әмма сүзе үтте. Үзе дә әле күптән түгел солдаттан кайтып, милициягә эшкә кергән сержант, аңа үз тинедәй карапмы, артык каты бәрелмәде.
—Кайда, кем булып хезмәт иттең?—дип сорап куйды.
Габделнур бәйнә-бәйнә, мөмкин хәтле тәэсирле итеп, тәфсилләбрәк юл буе сөйләнде. Дусты Ирекне дә телгә алды, фамилиясен дә әйтте. Сержант андый милиционерны хәтеренә төшерә алмады. «Монысын юкка гына әйттем,—дип уйлады «тәртип бозучы».—Мескенләнү генә булды»
Ул әле сержантның аны кая алып барганын белми иде. Кай тарафка юл тотуларын белмәсә дә, йортлар арасыннан «Комсомолец» клубы яныннан үтеп, бер-ике минут баргач, Габделнур кая килеп чыгуларын аңлады һәм шул мәлдә үк үзенең әле коммунист икәнен дә исенә төшерде. Чөнки алар айныткыч ишеге төбендә тукталдылар. Моны Габделнур дивардагы язулы элмә тактадан укып белде. Егетнең моңарчы, шөкер, бу учреждениегә эләккәне юк, аның кайда икәнен дә белми иде. Баксаң, янәшәдә генә икән. Һәм егет вәсвәсәгә төште.
Сержант, кулы белән ишарә ясап:
—Уз,—диде.
Подвалга төшәсе икән.
Габделнур (соңыннан андый уйның ничек күнеленә китүенә сөенеп бетә
алмады), башын юләргә салып, әйтте.
—Юк инде, иптәш сержант, сез алдан узыгыз. Мин армиядә ефрейтор гына идем. Сез—өлкәнрәк. Безне анда беренче көннән үк югары чиннарны ихтирам итәргә өйрәттеләр.
Һәм... кызыл погонына аркылы өч сары тасма таккан беркатлы адәм баласы аның такылдавыннан эреп киткән иде, ахрысы, үзе алга чыгып, баскычтан түбән төшә башлады. Габделнурга шул гына кирәк тә: ул, сулга таба каерып, бөтен көченә торып йөгерде. Артына борылып карамады да, чөнки йөз метрга йөгерүдә частьта иң осталарның берсе санала иде бит. Әле дә аякларының җитезлеге кимемәгән. Ике атлап, бер сикерүдә дигәндәй, Ибраһимов проспектын аркылы үтте һәм, Восстание урамына чыкмыйча, биш катлы йортлар арасыннан гына үзенен тулай торагына томырылды. Вахтер янында гына адымын акрынайтып, дүртенче катка да очып кына менде...
XXVII
Габделнур бүлмәне ачып керде, ишек бикле, егетләр өйдә юк иде. Ул бераз хәл алды. Аннары, бил тиңентен чишенеп, юынып-кырынып керде, чиста кием киенеп, кызның туган көненә дип алган бүләген кесәсенә салып, Киров районына китте. Кичә, телефоннан шалтыратып, ана бүген киләсен әйткән иде.
Сәгать сигезләр тирәсендә Тамара яшәгән өч катлы кирпеч йортка килеп тә җитте. Подъездга керде. Алар фатирының кыңгырау төймәсенә басты. Җавап бирүче, ишек ачучы юк. «Йоклый торгандыр»,—дип уйлады егет һәм урамга чыкты. Берничә минут өйтүр бакчасы янында басып торды.
Көн җылы, иртәдән үк кояш кыздырырга ниятли. Җил-фәлән юк—өрәнге яфраклары селкенми. Җан-тәненә ниндидер рәхәтлек вәгъдә итә торган җәйге тылсымлы көн.
Бераздан кыз да чыкты. Габделнур дөрес фаразламаган—Тамара йокламый икән. Йөз-кыяфәте бер дә әле яңа гына җылы урын-җирдән күтәрелгән кешегә охшамаган: йөреш-хәрәкәте салмак, ләкин таркау түгел, кызгылт иреннәре күпереп ымсындырып тора, кыйгач кашлары астында озын керфекле конгырт күзләре нур сибә; өстендә җиңсез күлмәк, аягында туфли, матур итеп, уртадан юл ярып таралган чәче, күкрәкләрен каплап, алдына ишелеп төшкән, йомры иңбашларын күрсәтеп тора.
Егетнең янына ук килеп исәнләште.
—Иртә бит әле,—диде ул Габделнурның күзләренә яратып карап. —Бездә кеше бар. Хәзер бераз сабыр ит, күршеләр чыксын инде. Алар гел шулай шалтыратырга керәләр.
—Ярар.
—Ачуланма, яме,—дип, үз итеп елмайгач. Тамара подъездга кереп югалды.
Каккан казык кебек бер урында басып тормас өчен Габделнур йорт буйлап китте. Аргы башына барып җиткәч, туктап калды. Урамның теге ягында, тыкрыкта, икешәр катлы сары йортлар, очлары киселгән юан агачлар тезелеп киткән. Егет сулга борылды. Автобус тукталышын үтеп, чатка барып җитте Каршыда өйләр юк, шактый җир бетон койма белән әйләндереп алынган, сулда, ул беткән төштә, тимер юл рельслары күренә.
Ә арырак—яшеллек. Бу инде Казанның бер чите. Урман эченнән узучы олы юл белән бераз барсан. данлыклы Аккош күленә тап буласын, фәлән йөз чакрымнар ары китсәң ерак шәһәрләргә барып чыгасын: Горькийга, Мәскәүгә...
Чаттан борылып, кыз өенә таба килгәндә егет телевышка турысында
туктап калды. Беренче күргәндәй, башын күтәрде. Алар авылы тирәсендәге һәм ул армиягә киткәнче эшләгән төбәктәге нефть вышкаларыннан дүрт- биш мәртәбә биек иде төрле юанлыктагы торбалардан корылган һәм әллә кая биеккә ашкан манара. Кем әйтмешли, очына карасан, бүрегең төшеп китәр. Аның аскы өлеше һәм шактый мәйдан койма белән әйләндереп алынган, капка да бар. «Күрәсен, моны саклыйлардыр әле,—дип уйлады элекке гаскәри —Стратегик объектлар исәбендәдер».
Беркавым торгач, ул кабат таныш йортка әйләнеп кайтты. Баягынак килгәндә өй каршындагы бакчада эскәмияләр буш иде, хәзер берсенә олы яшьтәге ак чәчле апа чыгып утырган. Ул моңарчы бу тирәдә күзгә чалынмаган озын буйлы ыспай егеткә карап алды. «Син кем? Изге ният белән йөрисеңме?»—дигән сыманрак шикләнеп, сынап караган төслерәк тоелды аның карашы. Подъезд ишекләре ачыла-ябыла башлады: кешеләр уянып чыгалар һәм кайсы тиз-тиз, кайберләре әкрен генә китеп баралар. Күрәсен, кемдер эшкә ашыга, икенче берәүләр—кибеткә. Хәер, бу дөньяда һәркемнең ниндидер эш-шөгыле, йомышы-вазифасы бар... «Менә миндә та тишегеннән чабып килдем бит,—дип үзалдына елмаеп куйды егет.— Мине яшьлек дәрте йөртә».
Күп тә үтмәде Тамара чыгып аны өенә чакырды.
—Кер әйдә.
Кыз ишекне эчтән бикләгәч, алгы бүлмәдә тукталдылар.
—Туган көнең белән!—диде Габделнур һәм бүләген бирде.
—Рәхмәт,—диде кыз күңеле булып һәм, ачып карагач, сөенеченнән кычкырып җибәрде. —Ой! Нинди матур!
Әллә ни кыйбат булмаган муенсаны да шулай кабул иткәч, егеткә дә рәхәт булып китте.
—Кая барабыз?—дип сорады Тамара Габделнурның каршына басып — Пляжгамы?
Егет иңнәрен сикертеп куйды.
—Белмим. Әйдә.
—Иртә бит әле,—диде кыз ана туры карамыйча гына.
—Соңрак алайса,—диде егет аның белән килешеп.
Кыз үзе бергә-бер калырга курка, ахры. Егет аның акрын һәм калтырабрак чыккан тавышыннан, шикләнебрәк караган күзләреннән шуны абайлады.
Кыз күлмәкчән. Юка күлмәгенең итәге тезләрен чак кына каплый. Коңгырт төстәге йомшак чәчләреннән хуш ис килә. Чиста йөзенә иннек- кершән якмаган. Бит очлары алсуланып тора. Ул анык кына бер карарга килә алмый, икеләнә, ахры. Уйчан күзләре, бөтен торышы шул хакта сөйли иде.
Берникадәр вакыт дәшми торгач, ниһаять. Тамара:
—Әйдә, уз,—диде.
Бүлмәгә керделәр. Габделнур бизәкле келәм эленгән диварга терәп куелган киң диванга утырды. Аның гәүдәсе астында пружиналар шыгырдады. Егетнең үлеп йокысы килә, хәле юк. Ләкин үз-үзен җиңеп, күзләрен йоммаска тырышты.
Кыз да, кыяр-кыймас кына, диванның читенә генә, анын янына утырды. Ул аякларын бер якка авыштырыбрак, йомры тез башларын бер-берсенә нык терәп утыра. Егеткә бик якын килмичә, кулларын тез өстенә куеп, карашын каядыр читкә тобәп уйчан гына утыруыннан Габделнур аның киеренке халәттә икәнен аңлады.
Кыз әкрен генә сүз башлады; тавышы боек, чырае карангы иде аның бу минутта.
—Кайда булдың?
—Абыйлар белән төне буе апаларда салып утырдык,—дип ялганлады егет, чөнки ул туйга барасын әйтмәгән иде.
Кыз тагын үзалдына йомылды. Башта турсаебрак торды. Чөнки кичә ул аны бик зарыгып көтте... Булдыра алганча мул итеп табын әзерләде, душ астында коенып чыккач, чәчләрен тарап, бик аз гына «Прелесть» лагы сиптерде, битенә чак кына поляк кремы сөртте, бизәнеп-ясанып үзен рәткә китергәч, яна матур күлмәген киде. Чамасын белеп кенә кулланган француз ислемаеннан бүлмәгә хуш ис таралды... Менә килер, менә килер, дип өзлексез дивар сәгатенә карады. Телевизорны тоташтырса да андагы вакыйга-хәлләр кызны ныклап җәлеп итә алмадылар. Чөнки ул аны көтте. Ул килмәде. Кыз аңа бик нык үпкәләде.. Ләкин бүген, үзен күргәч, ачуы кайтты. Тыштан күрсәтәсе килмәсә дә, асылда ул ана озаклап үпкәли дә алмый. Егет анын бөтен вөжүден биләп алган иде инде: кая гына барса да, ни генә эшләсә дә... Ул аның күз алдында, Ул аның уенда... Һәм бераздан Тамара Габделнурга яратып, ягымлы һәм җылы итеп, якты нур чәчеп торган күз карашы белән карады. Үзенең ачулана, үпкәли алмавына көрсенсә дә, болар аның көченнән килә торган гамәл түгеллегенә хурланса да, чынлыкта ул берни дә эшли алмый, йөрәк тибешенә буйсынудан гайре чарасы юк, монда мәсьәләне акыл хәл итми, бу авыр халәттән котылу юлы да юк иде инде.
Кызның хәлен бер күрүдә үк чамалаган егет бу үзгәрешне сизеп алды. Үзенчә, башта каты торса да, ахыры йомшак булачак, дип дөрес фаразлаган икән. Шуңа күрә ул килеп керү белән ана кагылмавын, кирәк-кирәкмәс чакта иркәләү-назлау белән мавыкмавын, үзенең хисләре хакында сүз катмавын дөрес булган гамәл дип санады. Менә «көн» ачылып китте, «болытлар» таралды. Хәзер... ярый.
Габделнур, торып, кыз каршына килде, иелә төшеп анын башын кочты, йомшак чәчләрен сыйпады.
—Сагындым.
Алкасы бар икән.
—Колагымны авырттырма,—диде кыз чак кына ишетелерлек итеп.
Егет аны җиңел генә күтәреп алды. Күзләрен, иреннәрен үбәргә кереште. Аннары колагына назлы сүзләр пышылдый башлады. Кызның тәкате бетте, буыннары сыекланды, моннан ары да каршы тора алмаячагын анлады, зиһене томаланды. Дөресен әйткәндә, аның каршылык күрсәтерлек, сөйгәненең теләгенә карышырлык хәле дә, уе да юк иде инде. Ул Габделнурның муенын кайнар куллары белән кочып алды. Үзе дә, күзләрен йомып, анын иреннәрен эзләде... Егет аны җайлап кына күтәреп диванга салмакчы булды.
—Юк, кирәкми,—диде кыз пышылдап.
—Теге яккамы? Койкагамы?
Кыз башын селкеде, дәшмәде.
Габделнур аны йокы бүлмәсенә алып керде. Анда ике карават бар иде, берсе—җыелмаган. «Димәк...»—дип тиз генә үзенчә фикер йөртте егет. Шунда илтеп салды.
—Күлмәкне бөгәрлисең.
—Сал.
—Юк.
Егет аны янә кулына алды, аягүрә бастырды, күлмәген салдырды. Күзләре йомык Тамара лифчик белән трусиктан гына калды. Тәне ут кебек кайнар, көйдереп ала торган. Егет аны кабат койкага салды. Үзе дә исерек кеше хәлендә иде, башына кан йөгерде. Тиз-тиз генә чишенеп атты. Кыз күзләрен ачмыйча гына пышылдады.
—Карама.
Егет аның күкрәкчәсен дә салдырды, берөзлексез үбә, коча башлады. Габделнурның кулы аягына тигәч, калтырап китте кыз.
—Кирәкми! Кирәкми!
Ләкин егет аңа карамады, ай-ваена куймыйча, үз эшен эшләде: карышкан кулын алып, икенчесе белән бергә үзенен сул кулына тотты, уны буш иде. Тамара тыпырчына, йөзен егетнең башы астына, муенына яшерә. Габделнур берөзлексез үбә, назлый торгач, кызның түзәр әмәле калмады: егетне кочаклап алды һәм кычкырып җибәрде.
—А-а-а.
Урамда тавыш ишетелде, һавада очкыч гүләве булса кирәк. Беренче тапкыр ир-ат кочагында беркаян бернинди ярдәм көтә алмаслык хәлдә ялгыз калган һәм ул ярдәмне кирәксенмәгән дә саф кызның кычкыру авазы самолет гөрелтесенә күмелде.
Кыз үзе елый, үзе сөйләнә.
—Син—беренче. Мин сине кичә көттем. Бер ярты кызыл шәраб алган идем, яртысын эчтем!..
Габделнур аны юатты, чәчләрен сыйпады, үпте. Беразга гына тынып торды да кыз тагын елый башлады.
—Әнигә ни әйтермен!..
Аннары ул, торып, егеткә карарга кыймыйча, бүлмәдән чыгып китте.
Габделнур кузгалды. Җәймәдәге кызыл тапны күрде. Шулай да шикләнде. Шифоньер өстендәге шешәне, яртылаш кына калган кызыл шәрабны, кулына алып, бөкесен ачты да чак кына җәймәгә тамызды: аерма бар иде. Шәраб шешәсен урынына кунаклатты. «Димәк, алдамый»,—дип фикер йөртте.
Тамара (ул халаттан иде) кереп, җәймәне алып чыгып китте. Габделнур аның артыннан ваннага керде. Кыз сулкылдый-сулкылдый елый иде. Үзе берөзлексез кабатлый.
—Әнигә ни әйтермен? Нишләдем мин?!
Егет аны кочаклады, булдыра алганча юатты, назлы сүзләрен җәлләмәде.
Сәгать уникеләрдә комлыкка киттеләр. Көнозын кызындылар. Кайтырга чыктылар.
—Кинога барыйк,—диде кыз.
—Ярый, керик.
Алар, «Звездочка» кинотеатрына кереп, «Ловко устроился» дигән фильм карадылар. Америкада төшерелгән әлеге комедияне караганда Тамара тәмам тынычланды, бөтен тәне белән егеткә сыенып утырды, аның беләген, кулын бер генә секундка да кулыннан ычкындырмады. Егет тә аны кочагында (алар иң арттагы рәттә утырганнар иде) тотты.
Кайтып киттеләр. Тамаралар йорты белән янәшәдәге азык-төлек кибетеннән ашарга ипи, сыр һәм башка ризык алдылар.
Өйгә керешли Тамара почта тартмасын карады. Анда телеграмма ята икән.
—Ульяновскидан әни җибәргән, —диде кыз һәм алгы бүлмәдә үк укый башлады. —«Кадерле кызым! Сине туган көнең белән тәбрик итем! Сина бәхет телим!»
Котлауны укыгач, ул янә балавыз сыгып алды.
—Кичә әтидән килгән иде. Ул да Казанда түгел.
—Ярышка киткәннәрмени?
—Әйе.
Кыз ашарга пешергән арада Габделнур черем итеп алмакчы булды. Баягы караватка ятты. Бүлмә эченә күз салды... Шүрлектә китаплар. Өстәлдә көзге Тәрәзә төбендә чәч... Күзләре йомылды...
Күпмедер вакыт үткәч, Тамара аны сак кына уятты. Капкалап алдылар. Бераз телевизор карагач, йокы бүлмәсенә керделәр. Яттылар.
—Кирәкми, авырта,—дип ялынды кыз.
—Бер генә...
—Түз инде зинһар...
Ләкин егетнең сабырлыгы җитмәде, барыбер үзенекен итте: ташы кызган иде. Кыз тагын күз яше түкте. Бераздан кемдер шалтыратты: коридордагы кыңгырау аваз салды. Тамара, торып, өстенә халат киеп, ишек янына барды, сорады.
—Кем бар анда?
Тыштан җавап бирделәр. Кыз ишектән тайпылды.
— Кем ул?—дип шыпырт кына сорады торып аның янына чыккан Габделнур.
Кыз да, сул кулының имән бармагын иреннәренә куеп, тавышын күтәрмичә генә, егеткә карап:
—Күрше абый,—диде.—Тагын телефон кирәк булган.
Ул әле һаман елый, сулкылдап тора иде.
—Ачма,—диде егет һәм тиз-тиз киенә башлады.—Хәзергә, сау бул. Шалтыратырмын. Ярар, мин киттем.
Ул, кызның кочагыннан арынгач, кухняга чыгып, тәрәзәсен ачты һәм йортның арт ягындагы бакчага сикереп төште. (Бәхете, Тамаралар фатиры беренче катта гына иде.) Артына да борылып карамыйча бу өй тирәсеннән гаип булды. Ул кухня тәрәзәсен ябып азапланучы Тамараның аңа кул изәгәнен дә күрмәде.
XXVIII
Октябрь ахыры.
Күк йөзе аксыл, салкын, җил.
Кичә кичтә яңгыр яуган иде. Бүген төнлә көчле салкын булган һәм агачларга боз ябышып каткан. Алар, тук башакларын күтәрә алмыйча иелгән арыш сабаклары кебек, көчле җилдә дә селкенмичә моңсу гына утыралар.
Кояш чыккан.
Җир өсте ап-ак. Үләннәр, әрем, сарут сабаклары, куаклар һәм агачлар көмеш сыман ялтырый башладылар.
Әнә шул хозурлыкка хәйран кала-кала Габделнур участокка бара. Ул иртән электр цехына кереп чыкты, Митрохинны, рәссамны күрде, йомышларын төгәлләгәч, җәяүләп эш урынына китте.
Агачлар, бозга төренгәч, бик тиз сыналар икән: бер нечкә ботакны сындырып карады да бүтән кагылмады—җәлләде. Басуда тар сукмактан барганда тагын шуны күрде: кыл нечкәлеге үләннәр дә, бәс катып, агачның нәзегрәк ботаклары кебек юанайганнар, алар аякка-тезгә килеп бәреләләр, шыбыр-шыбыр, чылтыр-чылтыр, шылтыр-шылтыр килеп төрле авазлар чыгаралар. Әйтерсең лә пыяла торбалар арасыннан барасын һәм аларнын бер-берсенә бәрелеп ниндидер көй чыгаруын тыңлыйсың...
...Эштән бушаган араларда Габделнур төзелеш объектларына карап торырга ярата. Биналарның күпчелеге тимер-бетон плитә-панель- блоклардан җыела, кайберләрен кирпечтән күтәрәләр.
Бүген дә ул, участокны әйләнеп, хуҗалыгын барлап чыккач.
ташчыларның кирпеч тезгәнен карап торды. Яңа корпусның икенче каты биеклегенә күтәрелгәннәр, әмма аларнын ничек эшләгәне аермачык күренә: җитез, көчле кул белән кирпечне үрелеп алулары, як-ягына измә сылаулары, тезгәннәре янына җайлап кына яткырулары, калай кельма белән шак-шок бәргәләүләре, артык измәне тышкы дивардан сыпырып алулары... Измә салып җәяләр дә янә кирпечкә үреләләр... Көнозын шулай... Кайберәүләр шулхәтле җитез эшли, бер үк хәрәкәтләрне өзлексез кабатлый—автомат диярсең. Хәер, озак еллар эшләгәч кул да, күз дә ияләнәдер шул инде. Ярдәмче эшче хатыннар измә белән кирпечне җиткереп кенә өлгерсен...
Әйе, матур эшлиләр, кем әйтмешли, хезмәт җимешләренә дә, үзләренә дә сокланып туя алмассың. Әмма, ни кызганыч, шул осталарның кайберләре өйдә җәнҗал кубара; аларның гаиләдә үз-үзләрен ничек тотуларын ишетү— сискәндереп җибәрә.
—Төш турында ташчылар бригадасында җыелыш,—диде мастер будкадан башын тыгып.—Син дә кереп утыр. Син коммунист бит.
—Кем икәнемне син искәртмәсән дә беләм,—диде Габделнур салкын гына.—Керермен.
Үзе партиясез булгангамы (заманында трест парткомында кандидатурасы узмаган диләр) бу мастер җае чыкканда гел шулай төрттерергә, чеметеп алырга ярата иде. Югыйсә Габделнур ул әйтмәсә дә участокта үтә торган чараларның берсеннән дә читтә калмый...
Аш—ашка, урыны—башка, дигәндәй, эш һәм укудан тыш тагын мөһим бер шөгыль—мәхәббәт маҗаралары да аны биләп алган иде бит.
Габделнур Тамараларга әле тагын бик күп мәртәбәләр—ике ай буе килгәләде. әлбәттә, ата-аналар кунакка—яшьләр җыела аулакка, дигәндәй, кызның әнисе югында гына. Ә күпчелек вакыт ул Тамараны егетләр булмаганда үз бүлмәсенә алып кайтты. Кыз аңа карусыз бирелә иде. Чөнки ул инде егеткә тәмамысы ияләнеп җиткән һәм язмышын шуның белән бәйләргә әзер.
Беркөнне, Габделнур аны озата килгәч, ул егеткә сарылып, ихлас ярату белән күзләренә карап, әйтеп куйды.
—Әйдә, керик тә, әнигә әйтик.
—Нәрсәне?
Бу араларда татлы уйларга йотылып йөргән кыз әле үзенең күңелендә генә саклаган эч серен әйтеп бирде.
— Безнең өйләнешергә җыенуыбызны.
Шул хәлләрдән чыгып фикер йөрткәндә аның Габделнур белән чәч бәйләргә теләве үзеннән-үзе аңлашылса кирәк.
Сөйгән егетенең тыныч холык-фигыле дә, кылтаймыйча җитди һәм урыны белән юмор кушып сөйләшә белүе дә, сүзләренең үтемле һәм төпле булуы да, тәмәке тартмавы һәм хәмер белән мавыкмавы да, эше белән укуының бергә үрелеп баруы һәм алда ниндидер перспективага, үсешкә өмет тотуы да—барысы да кызның ихтирамын бермә-бер арттыра иде. Аларның һәрчак уртак темалары да табылып тора. Тормыш сукмагыннан янәшә, кулга-кул тотынышып атлаганда бу да мөһимдер кебек тоела кызга.
Иптәш кызлары белән аралашудан, сер бүлешүдән ул шундый нәтиҗә дә ясады: бу егет ир-ат буларак аны тулысынча канәгатьләндерә. Ир хатыны булгач, монысы да бик мөһим икән. Юкка гынамы аа жәҗнлек- анварлар иң гайрәтле иркәккә өстенлек бирәләр, үзләренә пар итеп иң көчлене, алар өчен орышта җиңгәнне сайлыйлар! Егет бу яктан да сынауны уңышлы үтте. Шулай булгач, инде вакыт җитте кебек. Дөрес, Тамара үзендә бернинди дә үзгәреш сизми әлегә. Ләкин еш очрашуларның, бернинди дә саклык чаралары күрелмәвенең ахыры ни-нәрсә белән бетәчәген ул аз-маз чамалый.
Тик менә егет—Габделнур—әле гаилә корыр вакыт җитте, дип уйламый, үпкән-кочкан—җилгә очкан, дип тагын бераз йөрергә ниятли иде. Бердән, аңа әле егерме алты гына, яшьлегенең кадерен белеп, ни кыланса—шул килешә өйләнмәгән егеткә, дип типтереп калу форсатын кулдан ычкындырасы килми. Ут—утыннан, күз караудан туймас, диләр бит. Бигрәк тә шәһәр җирендә, чат саен чибәр кызлар очрап, куеныңа керергә әзер торганда кулыңны бәйләү—юләрлек булыр иде.. «Яшь гомерләр ике килми, сулар үргә акса да»,—дип юкка гына җырлаганнармы?! Икенчедән,— монысы иң мөһиме—аның бу авыр йөк-вазифаны әле шушы араларда гына җилкәсенә саласы килми иде. Әйе, ул тормыш коруны, кечкенәдән үк, авыр вазифа, дип уйларга күнекте. Чөнки гаилә өчен һәрчак аның башлыгы—ир заты җавап бирә. «Ир—баш, хатын—муен»,—дигән әйтем канына сеңгән. Хәлбуки, кайбер хатын-кыз: « Муен кая борылса...»—дип тә җибәрә. Ләкин баш уйламаса, муен да борылмаячагын егет яхшы аңлый. (Хәер, моны укучы балалар да белә.) Үз-үзен хөрмәт иткән ир мөстәкыйльлеген югалтмаска, һәрдаим үзен гаилә башлыгы итеп тоярга һәм тотарга тиеш. Хатын-кыз сүзен тыңларга, әмма аның кубызына биемәскә. Моның өчен
исә Һәр яклап әзер булырга тиеш ир заты. Шуңа күрә, арбаны дегет тота, хатынны егет тота, дип тә әйтәләр бит. Әйе, авыл малае буларак, ул шулай тәрбияләнгән, йорт-җир һәм каралты-кура торгызу, акча һәм азык-төлек табу, мал-туар асрау, өс-баш һәм кирәк-ярак юнәтү—барысы да үз-үзенә ихтирамы булган ир-егетнен төп һәм изге бурычы. Бу—борынгыда...
...Ләкин аның, киләчәген уйлап, татлы уйларга йотылган бу гүзәлнең кәефен кырасы килмәде һәм ул күңелендәген кызга әйтмәде.
—Алай кисәк белдерү ярап бетмәс,—диде ул ягымлы гына һәм Тамараны кочагына алды. —Башта загста белешик, гариза бирик. Әниеңне дә бераз гына әзерләргә кирәк. Алай бик капыл гына килеп чыкмасын. Аннары әйтсәк тә була. Без аның белән таныш та түгел бит әле.
—Ул сине белә, каршы килмәс.
—Шулай да... Бүген түгел. Өстә дә гадәти генә кием. Әйтәләр бит: киемеңә карап каршы алалар, акылыа карап озаталар. Минем анынң күзенә
юньлерәк кыяфәттә күренәсем килә. «Кыз катына барган чакта бүркең камалы булсын!» дигән безнең бабайлар. Бәлки... иртәгә әйтербез?
—Ярар,—диде кыз юаш кына.
Яратуы, егеткә булган ышанычы шултиклем көчле иде ки, үз сүзендә торырга батырчылыгы җитмәде. «Иртәгә дә көн бар бит... Ул ничек әйтсә, шулай булыр»,—дип өметләнә иде. Шуңа күрә күңелен боектырмады, кешеләргә явызлык эсти белмәгән гөнаһсыз җан Габделнурга чын күңеленнән ышанды. Соравын яңадан кабатларга, катгый рәвештә таләп итәргә базмады, үтенеченең аяк астында калмаячагына өметләнде.
Дөресен генә әйткәндә, бик җиңел генә үз теләгенә ирешү дә егетне бераз шиккә салды, итәгемме, җиңемме, шушы минем тиңемме, дигән кебек, сагайта калды. Ул бит артык каршылык күрмәде. Әлбәттә, кызның аны яратуы, аңа ышануы монда зур роль уйнагандыр. Ләкин, барыбер ул болай тиз бирелүе белән егетнең күңеле суынуга, күңеле кайтуга үзе сәбәпче иде түгелме соң? Пакь кием кадер арттырыр, диләрме әле? Мондый эшләр фәкать туй узгач кына эшләнергә тиеш түгелме соң? Шуңа күрә дә кызлар ул көнне (дөресрәге, төнне) курка-өркә, шик-шөбһә тулы уйлар белән көтеп алалар. Никадәр генә яратмасыннар, егет куенына вакытыннан алда кермәскә, буй бирмәскә тырышалар... Ә монда намус пәрдәсе бик җиңел ачылды...
Дөрес, бу урында шаять, җаена сала белсәң, энә дә суда батмый, дигәндәй, Габделнурның «булдыклы»лыгын, сүзен сүз итә, эшен эш итә белүен дә, кызның көенә генә торуын, бөтен ихтыяр көчен, мөмкинлекләрен аны яулап алуга туплавын да онытырга ярамастыр. Аның кылган һәр гамәле исәпле, һәр сүзе уйланылган, бөтен омтылышы бер ноктага юнәлгән иде. Көнен килеп җиткәнне сабыр гына көтү—үзе егетлек.
Саф кыз... Кырыкта булса да кыз булсын, дигәнгә, кыз дип кызыкма, бер көн хатын булыр, дип тә әйтәләр әйтүен. Ләкин., әйе, тормышның әнә шундый «ләкин»нәре дә бар бит әле аның. Ул соңыннан сиңа—парына, аккош кебек тугрылык саклармы? Бу сыйфатлар аңа ана сөте белән кергәнме? Ефәк тузып, югычка да ярамаслык хәлгә килмәсме? Хатын-кызның башын әйләндерердәй тасма телле, зиһенен чуалтырдай төс-кыяфәтле берәүнең тезенә җиңел генә утырмасмы? Икене, өчне ияртә торган кәҗәгә әйләнмәсме?
Пионер, комсомол, партия сафларында чын атеист булып тәрбияләнсә- чыныкса да Габделнурга аны авылга алып кайтырга, әти-әнисенә, әбиләренә, менә сезгә килен алып кайттым, дип тәкъдим итәсе дә бар бит әле. Аларны үзләренә кунакка дәшәсе булыр. Нәрсә белән сыйлар, нинди ризык пешерер килен балакай каенана белән каенатайга? Кода-кодагыйларның кунак- кунак «уйный» торган гадәте дә бар бит. Алар иркенләп гәп корып утыра алырлармы? Саный китсәң, шактыйга җыела икән телдән әйтелмәсә дә күңел түренә сеңгән, табу урынына йөри торган ул «ләкин»нәр...
Шуларны уйлагач, Габделнур ирексездән көлеп куйды. Егет кызның әти-әнисенә кем дип эндәшергә тиеш булыр иде икән?.. Ул үзләренең өендәге хәлләрне, үзара мөгамәләне күз алдына китерде: апасы Гөлсылуның ире Насиф Галләм абзыйга, бабай, ди. ә Гөлзифа түтигә, әби, дип эндәшә. Өлкәннәр дә Насифны яраталар, кияү, дип өтәләнеп торалар. Кыскасы, борынгыдан килгән гореф-гадәт саклана, дәвам итә. Ә Габделнур Тамараның ата-анасына, дедушка, бабушка, дип әйтә алмый бит инде. Алар әле яшьләр,—дөрес аңламаслар, аннары бу Габделнур белән (кияү булган сурәттә) алар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне—туганлашуны да дөрес чагылдырмаячак. Ә бала тугач нишләргә? Кем дип исем кушарга? Һәр ике
як та тезгенне үзенә таба тартырга маташачак. Димәк...
Әнисенең бер сүзе гелән генә Габделнурның колак төбендә ишетелеп тора сыман.
Ялга кайткач, алар өйдә икәве генә чагында, Гөлзифа түти ачуланмый- сүкми, тавышын күтәрми, әмма кистереп дигәндәй әйтеп куйган иде.
—Улым, йөргән кызларыңны бер дә безгә белгертмисең. Алай да, килен буласы кешегә тарысаң, кода-кодагыйлар белән иркенләп чөкердәшеп сөйләшеп утырырлык булсын, яме.
Анасының сүзләрен малае уенга борып, көлеп кенә куйды.
—Ярар, әни, юк өчен борчылма.
Әмма ананың фикер сөреше улына барып җитте, күңел түренә кереп оялады.
Матур хатын—ир күрке, диләр. Сүз дә юк, Тамара ярамаслык түгел: коеп куйгандай буй-сыны дисеңме, егет-җилән күзе төшәрдәй төс-бите дисенме, аек акыллы холык-фигыле дисеңме—барысына да һич шикләнми кул куярлык. Әмма... Егет, чабышта үз-үзен тыярга мәҗбүр булган юртак аргамак кебек, ашыкмаска, сулу алырга тырышты. «Чапаланма,—диде ул катгый итеп —Сабыр бул. Ахырдан үзеннен дөя түгеллегеңне исбат итә алмассың! Әйтергә таба түгел, кыз—шәп! Ниндидер сөйкемле сөяге дә бар шикелле. Ләкин... Һава хәленә, карына карап мазь сайлаган чаңгычы кебек, кат-кат тикшер, төрле вариантлар булуын онытма. Тормыш атлы чангын көйле барырлык булсын...»
Егетнең күңеленә шик төшергән тагын бер нәрсә бар иде. Тамара бөтен нечкәлекләрен әйтеп бетермәсә дә, егет аның әнисенең әтисе өстеннән йөргәнен, салу мәсьәләсендә дә нәфесен тыя алмаучы хатын икәнен аңлады. Димәк, анасына карап, кызын кочарга кирәк. Авылда картлардан ишеткәне бар иде Габделнурның: «Сыер алсаң, тоягына кара, хатын алсаң, ыруына кара». Әйе, әйтүе җиңел. Ә чынлыкта? Хәер, авыл җирендә нәсел-нәсәбен тикшерү кыен түгел, чөнки анда борын-борыннан халык бер-берсен җиде буынына кадәр белә. Әйтик, фәләннекеләр бер кардәш-ыруны тәшкил итә, төгәннекеләр—икенчене. Хәтта зиратта да һәр агай-эне, туган-тумачанын үз урыннары бар. Шуңа күрә кемгә кем кулайрак туры килә, кемне килен итеп төшерергә, кемне кияү итеп түр башына утыртырга—болар әллә ни катлаулы, чишә алмаслык мәсьәлә түгел. Авыл шартларында таләпләр егеткә дә, кызга да бердәй куела: тормыш алып баруы, эш рәтен белүе, кул осталыгы, тәртип ягы, уңган-җитез булуы, бер-беренә тугрылык саклавы, гаиләдә әхлак-тәрбия мәсьәләләренә караш—барысы исәпкә алына, һәркайсы күз уңында тотыла. Дөрес, сала җирендә дә кагыйдәдән чыгармалар булгалый, яшь-жилбәзәк бөтенесен уйлап җиткерми, иш-ишкә куш килү-килмәвен бөртекләп тормый бер егеткә ошаган кыз фәлән нәселнеке булса ни дә, төгән ыругныкы булса ни—ошаган—өйләнә Ник син аның башында тукмак тукымыйсын. Әле күрше-тирә авыллар да бар бит. Әйе, дөнья булгач, авылда да төрле хәлләр килеп чыга.
Ә менә шәһәр җирендә мәсьәлә бүтәнчәрәк тора. Кала—зур, яшәү— аерым, кешеләрне бик белеп бетермисең (еллар буе күрше-күлән белән дә аралашмаучылар бар), читләтеп кенә сораштырырга, өзек-өзек сүзләрдән үзенә чамаларга, нәтиҗә чыгарырга кала. Габделнур яшь булса да, уйламыйча булдыра алмады. Тамара, әнисе. Димәк, ирне ир дип хөрмәтләү, олылау ул хатында җитәрлек микъдарда булды микән? Әллә, әүвәл—Алла, икенче—патша, өченче—ир, дигән төшенчә аңа ят микән?
Әлбәттә, кызын яраткач, анасы турындагы ямьсез уйларны, керләнмәс ак булмас, дип читкәрәк куып җибәрергә дә мөмкин. Бәлки шулай дөресрәктер дә әле. Даһи юлбашчы әйтмешли, балалар ата-аналары өчен җавап бирми
шикелле. Әмма монда кешенең нәсел-нәсәбе, дәвамы һәм, ниһаять, егетнең үз язмышы хакында сүз бара бит. Шуңа күрә Габделнур үзенең киләчәген күз уңында тотты.
Менә шул шик-шөбһәләр, башына килгән төрле уйлар да аны бимазалады.
Әлбәттә, егет болар хакында даими рәвештә уйланып йөрми, кем әйтмешли, башы яшь, алар төнге күк йөзендә сирәк-мирәк атылган йолдызлар кебек хәтер чоңгылында кабынып-кабынып кына китәләр һәм аны кирәк-кирәкмәс адым ясаудан тыеп калалар... әлегә. Ә алдагысын Алла белсен, дигәндәй, киләчәген тормыш үзе күрсәтер. Һәрхәлдә, ул моның шулай булачагына өмет тота. Ул белә: әгәр нигезе дөрес корылган булса, өй нык тора, ишелми-жимерелми озакка чыдый... Монысы—бәхет эше. Ә бәхет бөтен кешегә дә бертигез тәтеми. Борынгыларның, хатыннан уңсаң—казна, уңмасаң—каза, дигәне дә бар бит әле.
Бу кичне дә әрәмгә җибәрәсе килми иде егетнең. Кыз бик теләмәсә дә, нәфесен тыеп тора алмады: өйләреннән читтәрәк, агачка сөяп кенә дәртен басты, күнелен хушландырды. Аннары, йорт янына якын ук бармыйча туктады һәм кыз белән мөмкин хәтле ягымлы кыланды: юка гәүдәсен сак кына назлады, чәчләрен иркәләп сыйпады, иреннәрен суырып-суырып үпте, төпләре сөрмәләнеп уелган (ни өчен икәнен егет үзе генә белә) күзләренә озак-озак итеп, сокланып карап торды. Кыз, билгеле, бу назлау-иркәләүгә эреп төште: бөтен барлыгы, кайнарлыгы, дәрте белән ана сарылды, янадан баягы сүзне кузгатмады.
—Мин сине яратам!—диде ул пышылдап.
—Мин дә.
—Бик яратам!
—Ярый, мин киттем,—диде Габделнур, ә үзе кызны назлавын дәвам итте.—Сау бул.
Егетнең китешли, башлап күргәндәгедәй озак карап торуларьь сыйпаштырулары бу гүзәл затның төс-бите хәтерендә уелып калсын, озаграк саклансын өчен генә тырышудан гыйбарәт иде.
...Һәм ул аны хәтерендә генә калдырды, икенче көнне дә, өченче, дүртенче... кичне дә Тамара янына бармады, бәладән баш-аяк дип, шәүләсен дә күрсәтмәде, ул тарафка эзен суытты: бер кат ташлаган чабатаны кайтадан кимәскә булды.
Бу араларда ул, бер тишеккә генә ышанмаган акыллы тычкан кебек, еш кына күршедәге таныш егетләр янында озаклап утыра (гомер булмаганны кәрт суга, домино уйнап вакыт уздыра), бигрәк тә кызның тулай торакка килү ихтималы булган көннәрдә, бара-тора җепнең очы табылудан шикләнеп, үзләреннән чыгып сыза торган иде. «Нихәтле читтәрәк торсам, шулхәтле үзеңә яхшырак булыр, күзенә чалынмам»,—дип гөман итә.
— Бүлмәсендә юк,—дип төшеп әйтәләр иде кызга аны чакыра менүчеләр.
Бүлмәдәш дуслары да һичкайчан аны сатмадылар, «пролетар теләктәшлек» күрсәттеләр. Аларның җаваплары төрлечә булса да, мәгънәсе бер, асылы шуңа кайтып кала—аны яклау.
—Ул эштә.
—Ул укуда.
—Ул авылына кайтып китте...
Алар, кызның читкә кагылудан кимсетелгән, хәсрәт пәрдәсенә өртелгән йөзенә туры карап, күз дә йоммыйча алдыйлар, янәсе, үзләреннән мөннәт төшерәләр иде.
Әйе, алар, туган йортларыннан читкә китеп, ата-ананың, әби-бабайның
күз-колак булуыннан «котылган», тулай торак «тәрбиясе» алган егетләр, һичкайчан кыз баланың кәефен кырудан тайчанмадылар. Байтак гомерләрен горбәттә үткәреп, гөнаһ-мазардан куркудан узган, азау ярган бу зимагурлар әллә ни вөҗдан газабы кичермәделәр, ахрысы. Чөнки Тамара аларның кадерле апасы да, сөекле сенлесе дә түгел... Үзләренең гаделсезгә рәнҗетелгән кыз туганнарының шулай тилмереп йөргәнен, аларның мөлдерәмә яшь тулы әрнү-сагышлы күзләрен күрсәләр, боек күңелләрен андый алсалар, бәлки егетләр икенче төрлерәк җавап биргән булырлар иде.
Инде бу кызны кабат күрмәм, дип уйлаган Габделнур ялгыша иде. Чөнки тау белән тау гына очрашмый бит...
XXIX
Төн уртасы.
Габделнур иң соңгы кеше булып урынга ятты, күзләрен йомды.
Егетләр, тыныч сулап, изрәп йоклыйлар. Бүлмәдә дә биш катлы кирпеч йортта да тынлык хөкем сөрә: караватлар да шыгырдамый, коридорда аяк тавышлары да һәм күрше бүлмәләрдән кеше авазлары да ишетелми, гүя әйләнә-тирә вә бөтен гавам тирән йокыга талган. Ә юк, әнә кемнәр өчендер тормыш-көнкүрешнен борчу-мәшәкатьләре төн ката да тукталмый икән. Чөнки урамнан гөҗләгән аваз инде—узып баручы ялгыз машина тавышы ишетелде...
Күпмедер вакыт чалкан яткач, Габделнур уңга борылды, кулын баш астына куйды. Тик нигәдер йокы алмый. Көн буе уйланып йөргән башы, йөгереп тау төшкәндә кисәк кенә туктый алмаган малай кебек, тиз генә халәтен үзгәртә алмыйча җәфалана, ахры. Егет янә чалкан ятты. Шулай уңайрак: бөтен тәне, сөяк-санаклары тарала, ял итә. Ә менә ми күзәнәкләре... алар әле тиз генә тынычлана алмый, лотерея уйната торган пыяла барабандагы шарлар сыман бөтереләләр, куышалар, уйнаклыйлар, кыскасы, алар—өзлексез хәрәкәттә, тик үзләре күренмиләр генә Әйе, тәне иркенләп, таралып, кыймылдамый ятса да, уйлары тынгы тапмый иза чигә...
Кайчагында ул үзен ике төрле тормыш белән яшәгән кебегрәк хис итә. Кайсыдыр журналдамы, әллә гәзитгәме параллель дөньялар турында мәкалә күзенә чалынган иде (Әйе, атаклы галим Никола Теслага багышланган иде бугай ул. Аның: «Мин җир шарын урталай яра алам, ләкин теләмим»,—дигән үтә кыю һәм шик-шөбһә уята торган гаҗәеп сүзләре дә исендә калган.) Әйтик, без—кешеләр тормышы һәм янәшә генә тагын кемнәрнеңдер (алар, кеше, дип аталамы яки бүтәнчәме—анысы мөһим түгел) бердәй яшәеше бар икән. Егет үзен шулайрак хис итге Менә бар бер дөнья—шау-шулы зур төзелеш ыгы-зыгысы—трест, идарә эчендәге вакыйгалар; бар икенчесе—аның үз тормышы, фәкать аңа гына кагыла торган яшәү рәвеше, уй-хисләре, хәл-әхвәле. Ләкин соңгысы кечерәк, таррак һәм масштаблы төзелеш кебек бөтен республикага, илгә шауламый Алар өчен аның кирәге дә юк сыман. Әмма егетнең шәхси тормышы өчен һәр вакыйга әһәмиятле, үзенчәлекле-бүтән һичберкемнең яшәешен кабатламый торган. Менә аның өчен, гади бер электрик Габделнур өчен кайсы мөһимрәк? Әлбәттә, тегесе. Юкка гынамы шагыйрь. Үзең турында уйлама, илең турында уйла, илең турында уйласаң, гомерең озын була», дип язмаган. Чөнки һәр кеше үзенең эшләре белән ил язмышын хәл итә.
Нигә дип андый уйлар килә икән? Җырдагыча: «Ник моңая безнең баш? Ник моңаймасын безнең баш, үзе ялгыз, үзе яшь», булгангамы? Ләкин егет андый «юләр» уйларны күп уйламаска тырыша, сирәк-мирәк килгәләгән чакларында да аларны куып җибәрү ягын чамалый. Чөнки ул үзен әнә шул зур төзелешнең бер әгъзасы итеп тоя. Ничек тә аннан аерылмаска (аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, диләр бит), иптәшләре, дуслары, хезмәттәшләре белән бер сафта атларга тырыша. Шулаен шулай, әмма шәхси тормыш—ул һәркемнеке аерым, һәр кешенең үзенчә сыйфатларга ия, үзенә генә хас төсмерләр белән бизәлгән. Урман аланы кебек: анда җиләге дә, чәчкәләре дә, чүп үләннәре дә бар. Күрәсең, бу шулай булырга тиештер дә. Гәрчә, Габделнур кебек гомуми торакта яшәүчеләргә андагы шартлар борынгы община строен-җәмгыятен хәтерләтсә дә—барысы да бөтенесенең күз алдында шикелле. Әмма тулай торактан чыгып киткәч һәркем үзенчә яши, гамәл кыла. Хәер, шәһәрдә генә түгел, һәркайда шулай. Ил, республика, район, авыл тормышы белән багланып яшәгән сала кешеләренең дә үз өйләре, үз тормыш- көнкүрешләре, яшәү рәвешләре.
Кызык, ә Африкадагы, дөньяда иң кыска буйлы пигмей кабиләләре (ир-атларның да буе йөз илле сантиметрдан артмый, диде этнография укытучысы) ничек яши икән? Аларның Габделнур яшендәге егетләре ни төрлерәк фикер йөртә икән? (Сүз уңаенда әйтик, анда, вакыты җиткәч, үсмерләрне җиргә сузып салалар да пычак белән тешләрен игиләр һәм шуннан соң гына алар «жегет кеше» саналалар икән.) Анда зур төзелешләр юк, алар шәһәрнең дә ни икәнен белмиләр. Ул гына да түгел, аларда хәтта кабилә башлыгы-юлбашчы, канун төшенчәләре дә юк. Аларны чолгап алган мохит—джунгли дип аталган, кыргый җәнлекләр мыжгып торган калын урманнар гына... Ә барыбер... үзләренчә гаилә коралар, балалар үстерәләр... Кызык... «Ярар, егет, алар инде күптән куышларында йокы симертәдер, иртәгә ауга чыгасылары бар. Сиңа да эшкә, йокла,—диде Габделнур үз-үзенә.—Күзеңә йокы кермәсә, сана: бер, ике... утыз., кырык...»
Кермәсә керми икән йокысы да! Һаман баягы уйлар тынгы бирми. Чүлмәк ташка бәрелсә дә, чүлмәккә вай, таш чүлмәккә бәрелсә дә, чүлмәккә вай, дигәндәй, инде башы шаулый башлады.
Менә ул, Габделнур, һәм тагын бик күпләр, буй җитмәстәй зур хыяллар белән, тормышны күпмедер дәрәҗәдә идеаллаштырып, Каверинның «Ике капитан» романындагы герой әйткәнчә, көрәшеп һәм эзләп, табып һәм бирешмичә яшиләр. Аларга илнең, төбәкнең, үзләре хезмәт куйган оешманың һәр уңышы—сөенеч. Ә бар шундыйлар... Әнә Каравай бистәсендә үз йорты белән торучы, монтажчылар бригадасында эретеп ябыштыручы булып эшләүче, юантык, тәбәнәк, симез гәүдәле абзый. Ул үз вазифасын биш бармагы кебек белә, әлбәттә, ярата, ләкин аннан да бигрәк... акча ярата—һәр минуты исәптә. Эштән соң калырга, ял көне чыгарга дисәләр, иң беренче сүзе—тияре күпме? Кемдер аны кызартырга теләсә, жавабы да әзер: «Циркта клоун бушка елмаймый да». Бәлки ул хаклыдыр: үз йортында яши, хужалыгы бар, хатыны өйдә ишле бала белән утыра. Абзый беркайчан да, бернинди дә жәмәгать эшләренә катнашмый, үзе әйтмешли, бушка койрык чәнчеп йөгерми, хәтта дружиначылар белән дә кичен чыкканы юк. Ул турыда ишетүгә үк кашы-күзе коела. Аны дөнья хәлләре дә кызыксындырмый.
Кичә Габделнур алар янына барган иде. Тәмәке тартырга, хәл җыярга
тукталган чаклары булды. Шунда халыкара хәлләр белән кызыксынучы монтажчы егет:
—Менә Гандураста хәлләр мөшкел икән әле,—диде.
Күбесе сораштыра башлады.
—Нәрсә булган?
—Кайчан?
Әлеге абзый исә:
—Ә син кашыма,—дип әйтеп салмасынмы.
—Нәрсәне?—дип сорады теге беркатлы егет.
—Кычытмаган җиреңне. Җаның тыныч булыр.
Бериш бригадирларны да белә Габделнур: алар—кулларына инструмент тотып карамыйлар, ярты көннәре прорабскида үтә. Ә бригадирларның күпчелеге—хезмәттәшләре белән янәшә торып, бердәй тир түгә.
«Кайсылары дөрес эшли? Кем дөрес яши?..»—дип уйлады Габделнур акрын гына йокыга китеп барышлый .
Инде генә йоклап киттем дигәндә тагын уяна: айный башлаган исерек кебек. Янә башында фикерләр кузгала..
Әйе, баягы уйлары хезмәт урыны, эш белән бәйләнгән. Әле бар бит фәкать шәхси тормышка гына кагылышлы яклар. Монда да чагыштырып карарлык, фикер жебенне чуалтырлык нәрсәләр әз түгел.
Ул бит үзе ике төрле тормыш алып бара икән: яхшы һәм яман. (Бик примитив күзаллау, билгеле.) Дәлилләрме? Әйдә бераз фәлсәфәгә бирелик әле. Күрәсең, табигать тарафыннан адәм баласына туганда бөтен сыйфатлар да салына һәм, нинди мохиттә, ничек тәрбияләнүенә, яшәү шартларына карап, алар үсеш ала. Кемдер, гади генә итеп әйткәндә, үрнәк кеше булып үсә, ә икенче берәүдә тискәре сыйфатлар өстенлек итә. Югыйсә һәр сабыйның дөньяга аваз салуы бертөрле кебек: берсе дә мин—бандит яки мин—идеал булам, дип кычкырмый, фәкать яшәүгә лаек шәхес икәнен белгертеп кенә сөрән сала.
Менә ул үзе, Габделнур, кем? Бер яктан уйлап караганда, тел-теш тидермәслек чын асыл зат үрнәк иптәш сыман эшли, укый, хезмәттәшләре һәм бүлмәдәшләре белән тату яши—үзара мөнәсәбәте әйбәт, ата-ананы хөрмәтли, туганнары белән аралаша, олыны—олы, кечене—кече итә белә, кеше малына кул сузмый—хөкем астында булганы юк... Кыскасы, бүген үк (хәзер соң инде, иртәгә иртүк) тот та Казанның иң биек җиренә (Кремль калкулыгы ук булмаса, Әмәт тавы да ярап тора) ак мәрмәрдән һәйкәл корып куй. Ә юк, бик кәпәренмә әле син, ашыкма, егет. Һәйкәлнең мәрмәрен түгел, юлга түши торган гади таштан куелганын да күпсенүчеләр булыр әле.. Ни өченме? Син бит, бер бөек язучы әйтмешли, әйбәт начар кеше. Ничек инде ул алай? Әйдә, уйлап кара һәм хәзер яшертен генә (син аларын чит-ятларга бик белгертмисен бит) икенче яклап күз салыйк синең хәл-әхвәленә. Кара, бу бит бер дә пьедесталда басып торырлык ихтирамга лаек кеше түгел икән. Энҗене ике ел өметләндереп йөртте дә ташлап китте, Тамараны тилмертте.
Җилсез яфрак селкенмәгән кебек, һәр нәрсәгә нидер сәбәпче була. Моны да истән чыгармыйк, агай-эне. Аны да бит гел генә көиләп-җайлап, иркәләп-назлап кына тормыйлар, тормышның ачы кырыс җилләре һәрдаим диярлек чәчләрен тузгыта, кемнәрнеңдер этлеге бәгырен телгәли.
Әйе, алдау-йолдауга юлыга, иң изге тойгы-хисләре җиргә салып таптала, кагыл ган-сугылган чаклар дисенме—барысы да була бит... Боларын кая куясың? Шулар аркасында ул да, Нерон кебек үк булмаса да, усаллана (аның урынында һәркем шул халәткә керер иде), тупаслана... Ыһы, болай уйласаң, ямаулыкка сүтек эзләсәң, һәр нәрсәне аклап була икән. Бәлки фикер сөрешен каршы якка юнәлтергә, йөз сиксән градуска борырга кирәктер һәм... Моңа чик куяргадыр? Әйтик, гел уңай сыйфатларны гына үзләштерергә һәм калку итеп үстерергә?! Ә тормышта алай булыр микән соң? Уң яңагына суккан саен сулын куеп торсаң сине бөтенләй жиргә үк мәтәлдермәсләр дип кем гарантия бирә. Шул-шул менә. Кайда монда хакыйкать мизаны? Әйе, син рәнҗеткән кешеләр җәл. Ә синең үзеңне кем кызганыр? Әгәр кемдер кыерсытканда үз-үзенне яклый алмасаң, үзенә җайлысын-кулаен сайлап тормышыңны көйли алмасан, соңыннан үзен үк үкенәчәксең бит. «Менә шулай, дускай гынам,—дип егет уй йөртә һәм нәтижә чыгара —Әйе, һәр әйбер, һәр кылынган гамәл ике яклы: pro һәм kontra.
Ә сәгать уклары туктауны белмичә әкрен генә әйләнеш ясый: бер, ике...
Ниһаять, йокыга куера баруын тойган егетнең күз кабаклары авырая. Баш миңгерәткеч уйлары каядыр еракка-еракка, караңгы бушлыкка таба агылалар һәм бераздан бөтенләй таралышып юкка чыгалар...
Кыш көне узган отчет-сайлау профсоюз җыелышында, Митрохин тәкъдиме белән, Габделнурны бертавыштан төзелеш комитеты әгъзасы итеп сайладылар. Дивар гәзите мөхәррире вазифасын ул булачак журналист егеткә тапшырды. Ә үзе баш-аягы белән яңа җәмәгать эшенә чумды.
Профкомда аны торак-көнкүреш комиссиясенә керттеләр. Аларның бурычы эштән буш вакытларда—кичке якта яки ял көннәрендә— төзүчеләрнең өйләренә барып, торак шартларын тикшереп, акт төзүдән гыйбарәт иде.
Әнә шундый кичләрнең берсендә, бакча аша кайтып барганда, ярдәм сорап кычкырган бер кызны коткарырга дип, агач арасына ташлангач, Габделнурның башына күсәк белән тондырдылар.