НӘҖИП ҖИҺАНОВ ҺӘМ ТАТАР МУЗЫКА СӘНГАТЕ
Татарстанда Наҗип Гаяз улы Җиһановтан башка олуг композитор һәм киң музыкаль- җәмәгать эшлеклесе булып танылган, үзенә аеруча тирән игътибар җәлеп иткән кешене табу кыен. Аңа багышлап уздырылган юбилей тамашалары, бәйгеләр, конференцияләр музыкаль сәнгатьне яраткан халыкны үзенә тартуы турында сөйли. Быел аның 100 еллык юбилее киң билгеләп үтелде. Вакытлар узган саен бу бөек шәхеснең музыка сәнгатенә бирелгән чын пәрвәрлеге ачыла бара.
Композиторның балалык һәм яшүсмер елларындагы язмышы җиңел булмый. Ул Уральскида туа, бик яшьли ятим кала һәм абыйсы Җәләл (Җәләл Садриҗиһанов) белән бергә ятимнәр йортында тәрбияләнә. 1928 елда Казанга килә һәм Көнчыгыш музыка техникумына укырга керә. Әмма бу уку йортын үзгәртеп оештырган вакытта ул Мәскәү музыка училищесын тәмамлап Мәскәү дәүләт консерваториясенең өченче курсына кабул ителә. Аның композиторлык иҗатының үсешендә, башка татар композиторларының да беренче буыны өчен остаз булган укытучы Генрих Ильич Литинский мөһим роль уйный.
Нәҗип Гаяз улы Җиһанов композитор буларак узган гасырның 30 нчы-40 нчы елларында өлгереп җитә. Әле Мәскәү консерваториясендә үк ул татар композиторларыннан беренче булып музыкаль сәнгатьнең прелюдия, сонатина, квартет һәм симфония кебек жанрларына мөрәҗәгать итә. 1936 елда Әхмәт Фәйзи либреттосы буенча композитор үзенең диплом эше итеп -Качкын- операсын яза.
1938 елда Татар дәүләт филармониясе төзелә һәм әлеге вакыйга Н.Җиһановның Беренче симфониясе белән билгеләп үтелә. 1939 нчы елда Казанда Татар опера һәм балет театры ачыла һәм бу көнне аның «Качкын» операсы куела. Шушы ук елда ул Татарстан композиторлар берлеген оештырып, аның җитәкчесе булып сайлана 1945 елда композиторның тырышлыгы аркасында Казан дәүләт консервоториясе ачыла һәм ул аны гомере буена җитәкли.
Нәҗип Җиһановның 1940-50 еллардагы иҗаты күп яклары белән уңышлы. Бу чорда композиторның төп әсәрләре-биш операсы языла. Алар арасында -Алтынчәч». «Түләк», «Җәлил», программ әсәрләрдән «Кырлай» симфоник поэмасы, татар халык темаларына язылган Сюита, «Нәфисә» увертюрасы, һ.б. әсәрләре бар
1960 нчы еллар ахырыннан 1988 елларга кадәр сузылган чоры симфония һәм камера-инструменталь жанрны үзләштерүгә багышлана. Сәяси җылылык башлану сәнгать кешеләренең тормышка һәм иҗатка карата мөнәсәбәтләрендә билгеле бер үзгәрешләр китереп чыгара. Яңа фикерләр, яңа шәкелләр туу вакыты җитә. Философик мәсьәләләргә мөрәҗәгать итү, инструменталь формаларга таба омтылу, вакыт үзгәрешләренә карата бик сизгер булган композитор Нәҗип Җиһановка да кагыла.
Башка иҗатташлары арасында Нәҗип Җиһанов әсәрләренең аерылып торуын билгеләүче нигезнамәләр нинди, дөнья күренеше нидән гыйбарәт?
Барыннан да бигрәк Н.Җиһановның катлаулы тарихка һәм хәзерге героик темаларга игътибар баглавын күрсәтергә кирәк. Алгы сафка халыклар бәрелеше, туган ил язмышы хәл ителә торган кискен вакыйгалар һәм глобаль конфликтлар куела. Халык көнкүреше, эчке иҗтимагый проблемаларны гәүдәләндерүгә игътибар юнәлткән композитор Салих Сәйдәшевтән аермалы буларак, Нәжип Җиһанов татар халкының чит ил яулап алучыларына каршы көрәшен сурәтли. Ул тарихта өйрәнелмәгән, музыкаль сәнгатьтә генә түгел, әдәби әсәрләрдә дә чагылыш тапмаган
фактларга игътибар бирә. Мәсәлән, 1941 елла Муса Җәлил либреттосы буенча язылган «Алтынчәч» операсында, 1945 елда язылган Нәкый Исәнбәт либреттосы буенча иҗат ителгән «Түләк» операсында болгарларның XIII гасырда монгол басып алучыларына каршы көрәше сурәтләнә. Моның белән беррәттән, тарихи вакыйгалар эченә халык легендаларын да кертеп жибәрү-композиторнын яңа алымы.
Нәҗип Җиһановның хәзерге темаларга язылган операларында да зур ижтимагыи вакыйгалар чишелеше күз алдына бастырыла. Мәсәлән, 1917 елдагы инкыйлаб «Ирек» операсының нигезенә салына. Бөек Ватан сугышы вакыйгасы, шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгы, сугыштан соңгы җимереклекне бетерү өчен көрәш аның 1942 елда М.Җәлил либреттосына язылган «Илдар», 1950 елда Ә.Исхак либреттосы буенча язылган «Намус» 1957 елда Әхмәт Фәйзи либреттосы буенча язылган «Җәлил» операсында чагыла.
Нәҗип Җиһанов татар музыка өлкәсендә драматик образларны барлыкка китерде. Аның геройлары фаҗигале язмышлы горур титаннар. Бер-берсенә каршы торучы халыкларның үзәк образлары белән беррәттән аның әсәрләрендә йөрәк кичерешләре, бер-берсен сөя торган яшь геройларның лирик-психологик халәте гәүдәләндерелә. Социаль низаглар, шәхси драмалар халыкның көнкүреше, табигать, бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр, йолалар фонында үсеш ала. Драматургиядә күп планлылык-Нәҗип Җиһановның опера эстетикасына хас булган үзенчәлекләрнең берсе.
Аның операларында инструменталь чалымнар әһәмиятле роле уйный, һәрбер персонаж үзенең лейтмотивы белән сурәтләнә «Алтынчәч», «Түләк», «Җәлил» операларында вокаль һәм инструменталь партияләр бертигез дәрәҗәдә. Бу- композиторның тагын бер казанышы.
Нәҗип Җиһанов әсәрләре опера формаларының үсешендә үзенә бер яңа чор. Элекке вакытларда музыкаль драма һәм опера үзәгендә соло-ялгыз җыр торса, Н.Җиһанов барлык опера формаларын бертигез дәрәҗәдә куллана.Фольклор рухлы традицион хор, катнаш, күмәк биюләр белән беррәттән, дан, мактау җырлары, пастораль җырлар, героик марш-җырлар, елау, зар-сагыш җырлары үсеш ала. Аның операларында ариозо, речитатив, ансамбль һәм хорлар бер-берсе белән үтә сыгылмалы чиратлашкан күләмле күренешләр өстенлек ала, аерым инструменталь эпизодлар зур роль үти.
Композиторның симфонияләрендә образларның беркадәр башкача урнаштырылуы күзгә ташлана. Ул барлыгы 17 симфония язган. Болар арасыннан Икенче «Сабантуй» симфониясе 1970 елда СССРның Дәүләт премиясенә лаек була. Монда беренче планга халыкның тарихи язмышы турында фәлсәфи уйланулар чыгарыла. Яшьлек сиземлекләре, халык бәйрәмнәре, табигать матурлыгын күзәтүләрдән туган оптимистик кәеф күренешләрен көтмәгәндә көрәш-сугыш һәм кайгы-моң күренешләре алмаштыра. Үткәннең фаҗигаләре яңадан тантана һәм шатлык күренешләре белән чиратлаша
Н.Җиһановның иң ачык казанышларыннан берсе-симфонияләрдә дә, операларда да полифоник техникадан гаять оста файдалану. Аның әсәрләрендә полифония, элек күрелмәгәнчә, үсешенең иң әһәмиятле принципларына әйләнә. Ул чорда оркестрны максатка ярашлы төзи белү бик аз композиторларга гына хас булган Җиһанов бу эштә дә зур осталык күрсәтә. Ул консерваториядә үзе оркестровка дәресләрен алып бара, аны язу осталыгын гамәлдә куллана, тембр мөмкинлекләрен яхшы белә.
Аның эш стилендәге үзенчәлекләре белән бергә композиторның шәхси холкы турында да әйтми булмый. Кайсы яктан карасаң да, Нәҗип Җиһанов үз әсәрләрендәге геройлары кебек үк, гадәти шәхес кенә түгел. Ул трибун, табигате, характеры буенча юлбашчы, җитәкче, 28 яшендә үк Татарстан композиторлар берлеге рәисе,34 яшендә консерватория ректоры. Берничә тапкыр ТАССР һәм СССРның Дәүләт премиясе лауреаты, Социалистик хезмәт герое, СССРның халык артисты, Ленин премияләре буенча комиссия әгъзасы Консерватория ректоры буларак, ул Казанга атаклы профессорлар Т.И.Литинский, А.С.Деман, Г.М.Коган, Э.А.Монасэон, И.С.Дубининаны чакырып китерә. Студентларны танып белә, консерватория тәмамлаганнан соң да аларның тормышы белән кызыксынып тора, диплом эшләре, мөгаллимнәрнең диссертацияләре белән танышып бара, музыка өлкәсендәге яңалыклардан хәбәрдар, китапханәсе дә гаять бай була. Музыка сәнгатенең барлык өлкәләре белән дә даими элемтәдә тору гомеренең соңгы көннәренә кадәр дәвам итә.
Н.Җиһановның гомере эш вакытында өзелә. 1988 елда Уфада татар сәнгате декадасы көннәрендә анын «Җәлил» операсы гаять зур соклану белән кабул ителә. Аны унөч тапкыр сәхнәгә чакыралар. Нәтиҗәдә дулкынланган композиторның йөрәге бу шатлыкны күтәрә алмый.
Н.Җ иһанов һәрвакыт эш өстендә конференция, пленум, съезд һ.б. шундый чараларны үзе оештырып йөри. Шундый вакытта иҗат белән шөгыльләнергә вакыт табуы-гаҗәеп! Татарстан җөмһүрияте симфоник оркестрының һәр концерт сезоны Жиһановның чираттагы симфониясе белән ачыла. Шул ук вакытта ул гаять таләпчән, һәрвакыт башкалардан аерылып тора торган фикере бар, алар үзенчәлекле һәм тормышчан. Аның сүзләреннән ни эшләргә кирәклеген төгәл, ачык аңлавы, тирән фикерләве аңлашылып тора. Барлык максаты, омтылышы үз халкының мәдәниятен үстерүгә, аны алга этәрүгә юнәлтелгән иде. Ул перспективалы яшьләр-студентларны, осталыклары ачылган иҗатташларын аерым күзәтеп бара, аларга ярдәм итә. Техник үзгәрешне белеп тора, вакытның яңа музыкаль юнәлешләрен үзләштерә.
Мәсәлән, романтик юнәлешләр Фәрит Яруллин, Рөстәм Яхин иҗатында күренсә, яңа стильләр Алмаз Монасыйпов һәм аның укучылары иҗатында чагыла. Үзенең үсешен норматив кагыйдәләр белән дәвам иткән классик юнәлеш заман рухына туры килми иде инде. Татар музыкаль стилен һәм чараларын актив рәвештә янарту кирәклеге алга килеп баса. Моны композитор сизми калмады. Менә ни өчен аның иҗатында традицион классик закончалыклар белән беррәттән ниндидер башка стиль ориентирлар очрый башлый Жиһановның төп иҗат чорында импрессион һәм романтик тенденцияләр әледән-әле күзгә ташлана. «Алтынчәч» һәм «Түләк» операсында әкияти-легендар образлар. «Жәлил» операсы монологик поэма жанрында язылу, фортепиано өчен прелюдияләре һәм романслар-моның ачык мисалы.
Импрессионистик тенденцияләр 1980 елда чыккан җиде пьесадан торган «Матюшин эскизлары» дигән фортепиано циклында да бар. Ачык сурәтле, лирик-шигъри һәм бию жанрындагы образлары калкып күренеп тормый, ә бәлки эскиз рәвешендә бирелә. Тагын бер соңгы романтик күренеш тенденциясе 70 нче еллардагы «Нжери» (кызлар исеме) балетында да сизелә (Н.Җиһанов либреттосы). Сюжетның нигезендә җирне эсседән һәм корылыктан коткару хакына авылның иң матур кызын Аллага корбан итү турындагы африка халык легендасы ята. Әсәр ритуаль Африка фольклорын бүгенге көн аңлатылуында куллануы белән неофольклористик ысулның кайбер принципларын искә төшерә. Балетта классик һәм үзенчәлекле бию номерларын аерым традицион рәвештә бүлү, кире һәм уңай геройларны капма-каршы кую юк. Символик образлар, язмышның трагизмы, бер актлы күренеш, монотематик композиция-болар барысы да классик юнәлештән ерак торган билгеләр. Әсәр образларның экспрессив характеры, тирән психологизмы, саф инструменталь тематизмы симфоник үсешенең өзлексезлеге белән аерылып тора. Барлык бу яңа күренешләр Россия һәм Европа композиторларының 60-70 еллардагы бер актлы балетлары тәэсирендә барлыкка килгән.
Кыскасы, Нәҗип Гаяз улы Җиһановның иҗаты-татар музыкасында гаҗәеп зур колачлы, яңача һәм үзъяшәешле иҗат. Барыннан да бигрәк, ул-яңа этап ача. Композиторның иҗаты аерым иҗтимагый-сәяси шартларда яшәде һәм, һичшиксез, тарихи үсеш-үзгәрешләр белән бәйле булды. Иң мөһиме, Нәҗип Җиһанов яңа тема һәм жанрлар барлыкка китерде, милли музыкада классик опера һәм программлы симфонизмны тудырды, драматургиядә эпик-драматик типларны тәкъдим итте. Гармонияне, фактураны, оркестровка чараларын һәм тематик үсеш алымнарын бөтенләй башка биеклеккә күтәрде. Даими рәвештә яңалыкка омтылу нәтиҗәсендә аның ижаты туып торган һәм янәшәдә булган башка төр стиль юнәлешләренең тәэсирен дә үзенә сыйдырды. Татар музыкасы өлкәсендә жанрларның күптөрлелеге, темаларның масштаблылыгы, эзләнүләрнең киңлеге ягыннан да ана тиңнәр юк. Ә кайбер тенденцияләрнең каршылыклылыгы-композитор иҗат иткән вакытның- чорның каршылыклы булуы нәтиҗәсе.
Татар халык музыкасын яңа баскычка күтәрүче, аны үстерүгә бөтен гомерен багышлаган композитор Нәҗип Жиһановның исеме лаеклы рәвештә Казан дәүләт консерваториясенә бирелде. Ышанабыз ки, аның иҗаты әле озак вакытлар буе кызыксынучыларның игътибарын үзенә тартыр, яңа буыннар өчен үрнәк булып калыр.