Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘТЕР ТӨПЛӘРЕНДӘ УТЛЫ КҮМЕР

КӨНДӘЛЕКЛӘР

1984

19 февраль. Кичә Сафуан абый килгән иде, 10 гр мумиё биреп китте. Менә шуны эчсәң, бөтен чирләрең кырып алган кебек юкка чыгар, ди. Мин андый чүп-чарларга ышанмыйм дип карадым. Аптырагач, алып калдым. 18еннән эчә башладым. Иртән ашаганчы бер борчак хәтлерәк итеп кабып куям. Чын мумиедырмы, ялгандырмы— ансын әйтеп булмый. Болай үзе авызда тиз эри. Тәме әчкелтем. Көйгәнрәк ис килә. Кайнаткан сумала сыманрак.

Бүген «Социалистик Татарстан»да минем шигырьләр чыкты. Алты шигырь. «Аврора»ның 1983 ел 11 санында Е. Вечтомова тәрҗемәсендә берничә шигырь басылган. Аларның басылганын да ишетмәгән идек. Әмир Мәхмүдов шалтыратып әйтте. Ул Ленинградка барган булган, шунда күреп кайткан. «Аврора» журналында элек тә берничә шигырь чыккан иде. Бу санда Вечтомованың сүз башы белән бирелгән. Хәзер бу журнал кечерәк формат белән калынрак итеп чыга башлаган икән. Болай матуррак төсле.

Яңактагы яра төзәлеп житмәде әле. Перевязка ясыйбыз. Әни 21ендә кайтып китә, билет алдык. Бу арада көннәр җылынып тора. Көндезләрен 4-6лар тирәсе, ләкин иртәнге якта томан була.

20 февральдә берни язмаганга ай. Бөтенләй үк тик кенә торылмады инде ул үзе. Журнал, газеталар укыла.. 1985 елга китап әзерләп биргән идем. Әле бер, әле икенче хикәя хакында телефон аша булса да редактор белән киңәшләшергә туры килә.

24 февраль. Резеда Вәлиева килде. «Туган көн бүләге»н редакцияләп, техредактор кулына тапшырган. Күп кенә юмористик хикәяләр китапка керми калды, күләм сыйдырмады. 16 табак биргән булсалар, рәхәтләнеп яңа хикәяләрдән генә әйбәт китап чыгарып була иде.

Кичә Фәрваз Миңнуллин белән Әхмәт Гадел Совет Армиясе көне белән котлап киттеләр. «Шигырь китапханәсе»ндә супер тышлык белән сайланма әсәрләрне чыгаруны сорап директорга язган хатны Фәрвазга биргәннәр. Идарә моннан ун ел элек үк исемлек төзеп куйды, ди. 87нче елда Р.Мингалимовныкы чыгарга тиеш икән. Минем китап нәрсә белән бетәр. Тагын бер сөйләшеп, бу нәрсәгә ачыклык кертергә кирәк булыр.

Ташкент өлкәсеннән Данияләрдән посылка килде. Үзләренә соңгы вакытта хат та язган юк иде. Кыен булып китте. Алар бит безгә беркем дә түгел. Бары тик минем иҗатны яратучылар гына.

«Дружба народов» журналының 1984, 1 санында «Первая борозда»га статья чыккан. Мөхәммәдъяров дигән кеше язган, сүз күбрәк тәрҗемә турында бара. Ә, гомумән, ул минем иҗатны белгән кешегә ошый.

Яңактагы яра төзәлеп житми әле. Хәзер башка хирург—Дилүза Арджановна дигән кеше килеп йөри. Хәлил Галимович үзе авырып киткән. Беркөн өеннән шалтыраткан иде, минем китапларны бик ошаткан. Минем өстәл китапларына әйләнде алар, ди.

Иҗатымны халык ярату ягыннан алсак бик бәхетле язучы инде мин. Газета- журналда басылган әсәрләргә дә хатлар килә. «Совет мәктәбе» журналын укучылар укымыйдыр дигән идем, аны да укыйлар икән. 2 санда берничә шигырь чыккан иде, Әлмәт укучыларыннан хат килеп төште. Әле журналнын чыкканына да кайчан гына.

Миңа килгән хатлар хәзер инде меңгә җитәдер. Катыргы тартмаларга тутырып гаражга чыгарып куйдык әле. Рус кызларыннан да хат килүе гаҗәп. «Старшина- сержант», «Дружба народов», «Литературная газета», аеруча «Комсомольская правда» кебек газета-журналларда чыккан шигырь-хикәяләрдән сон хатлар күп килә. «Байкал» журналында басылган һәм «Советская женщина» журналында чыккан хикәяләрдән сон хатлар күп килде. Хатлар гына түгел. Ленинград, Астрахань, Семипалатинский шәһәрләреннән рус кызлары килә башлады.

5 март. Кичә кичкә кадәр коточкыч температура күтәрелде. 39.4. Врачларга шалтыратып торганда гына Айтуган абыйлар килде. «Табыну» чыгып житкән. Шуның авторский нөсхәсен алып килде. Бу китапны да исән-сау килеш күрдек, шөкер.

Врач озак көттермәде, бер ярты сәгатьтән килеп житге. Тагын шул Агупова дигән врачның дежур чагы иде. Сестра булып Зифа килгән иде. Ике укол кададылар. Берсе температураны төшерер өчен. Ансының исеме—реопирин. Бу уколдан соң бик каты тирләрсең дигәннәр иде, чыт иткән тир дә чыкмады. Йөрәккә җиңеллек өчен сульфокамфокаин кадады. Ләкин ул укол миңа бик килешми. Яңадан кадатмаска кирәктер аны. Ахры, аның составында димедрол бардыр. Ә миңа димедрол, анальгин ише нәрсәләр ярамый. Яңактагы яра яңа төзәлеп килә.

Кичә бер шигырь язган идем, сәгать ярым вакыт эчендә. Эш ярамый башлады, ахры. Айтуган абыйлар белән яңа чыккан китапның шатлыгын билгеләп үтәргә дә туры килмәде. Мин чирле булгач кыенсынып кына утырдылар.

Кичә сайлау көн иде. Минем урынга да Нурсөя сайлап кайтты.

1 май. Быел 1 майга агачлар яфрак яра алмады. Яз соңарып килде. Кышын кар да күп түгел иде инде. Әле бер тапкыр урамга чыгып караган юк. Ике айга якын, ягъни 5 марттан 23 апрельгә кадәр больницада ятып чыктык. Аннан чыккач, Нурсөя чирләде. Бик арый инде ул. Йә мине борып яткырырга, йә яраларны бәйләргә, йә редакцияләргә минем хикәя-шигырьләрне илтергә кирәк. Шуның өстенә ашарга пешерергә. Тәрәзәләрне юарга, өйләрне җыештырырга, керләр юарга һәм тагын миллион эш көтеп тора аны. Стеллаж куйгач өр-яңадан дөнья купты, больницадан чыккач капитально бер җыештырган иде инде. Йокы бүлмәсенә ишек артына китаплар куярга бик әйбәт стеллаж булды. Урынны күп алмый, китапны күп сыйдыра. Юкса журналларга урын житми башлаган иде. Соңгы вакытларда язган юк. Больницада чакта «Бай әти»не Туфаннан укыттым, яңадан эшләп чыккан идем. Машинкага биргәнче тагын бер карап чыгасы булыр әле. Больницада бер-ике шигырь язылды, алары да бик искитәрлек түгел. Хәзер җәй көне эшләп булмас инде. Әле укыйсы журналлар өелеп тора, алар өстенә яңалары килә. Нурсөя чирләгәч, кулдан эш төшеп тора. Кайбер шигырьләрне машинкада бастырып газета-журналларга жибәрәсе бар. Үземнең дә кәеф шәптән түгел, бик язасы килеп омтылып-омтылып куям да сүреләм.

5 май. Ниһаять, көннәр җылына башлады. Бүген 16-18 градус. Агачлар яшәреп маташа. Урамга чыккан юк әле. Бүген Нурсөя Фәридә белән бакчага китте. Быел беренче баруы. Яңгырлар яумый. Язга чыкканнан бирле яңгыр яуганы юк. Бер шәп кенә яңгыр булса агачлар шундук яшәреп китәрләр иде. Тузанга батып утыралар

2 майда Мәдинәләр килде. Мәдинә икенче романын язып бетергән инде. Сыпыра Зур жанрда эшләгән язучыларның эшләре шәбрәк. Китаплары
өзгәләнеп-таланып чыкмый. Әсәрләре йомшак кына булса да, этләшеп йөри торгач барыбер дөньяга чыгаралар. Ә бер китап булып чыккач, мактаучысы да табыла. Шулай итеп ул телгә керә. Аннары аны русчага тәрҗемә итәләр. Мәскәүдә чыгаралар. Ә Мәскәүдә китабы чыккан авторны ин яхшы язучыга исәпли башлыйлар.

21 майда безнең съезд ачыла. Председатель булырга теләүчеләр бик күп диләр. Ике Ренат, Разил, Туфан булыр дип тә сөйләнәләр. Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, кемне куйсалар да отказать итмәс, урыны бик шәп бит. Анда утыру белән үзләренең томнарын чыгару турында кайгырта башлыйлар. Барлык әсәрләрен Мәскәүдә чыгаралар. Ә язучыга шуннан да зур бәхет бармыни?

Минем быел чыккан «Табыну» кибетләрдә беткән. Бик тиз. Үзебез бер пачка гына алып калдык.

7 май. Бу ике көндә көннәр җылы торды. 20 градуслардан артык булгандыр. Өйләр бик кызу. Һаман ягалар. Янып үләрлек. Көне буе өйдә эреп ага язып ятам. Йөрәк турысына кружка белән су утыртсаң, кайнап чыгар иде.

Агачлар яфрак яра башлады. Яңгырлар юк. Бөтен дөнья тузан. Минем урамга чыккан юк әле. Бу ике көндә бер-ике шигырь яздым. Журналлар укыдым. Кичә Флера килде, малае белән. Малае бик тере күренә.

9 май. Көн шундый матур, җылы. 28 градуслар була диде. Нурсөя Фәридә белән бакчага китте. Быел өченче тапкыр баруы. Тазалыгы бер дә шәп түгел. Машинаны да кабызып карамаган әле. Минем урамга чыккан юк. Өйләр бик эссе һаман ягалар. Тышта 25 тән артык торганда нигә ягалардыр. Көн дә суытыр, ягудан да туктарлар әле.

Бүген «Иностранная литература» журналын укырга булыр. Язасы килми. Редакцияләрдә әйберләр ята. «Татарстан яшьләре»ндә ике хикәя «тозланды» инде. Әйбәт диләр дә чыгармый яткыралар.

15 май. Бүген «Жиңү көне» дигән бер шигырь язып куйдым. Минем иҗатта әти образы аз чагылыш тапкан икән. Бусы менә икенче шигырь. Берәр цикл әзерләп булса, Жиңүнең 40 еллыгына әйбәт булыр иде. Ижатка да яна агым килеп керер иде. Шагыйрь нәрсә генә язса да үз биографиясеннән әллә ни ерак китми инде. Хәтта көн кадагына сугылган публицистик шигырьләрдә дә үз кичерешләрең чагыла. Кыскасы, тагын биографияң килеп керә. Мин бигрәк тә дөреслектән читкә китәргә яратмыйм. Билгеле, туган авылым фәлән дип 20-30 авыл турында жыр язган шагыйрьләр дә бар. Минемчә, алар шагыйрь түгел инде. Шагыйрьнең лирик герое авторның уй-хыяллары, узган юлы, куйган максаты, шул максатка бару үзенчәлекләре белән тәңгәл килергә тиеш. Тикмәгә генә: «Һәр язучы бер генә китап язып калдыра»,—димиләрдер. Ул бит бер китап кына язганнан әйтелмәгән. Ничә китап язса да үзе турында яза дигәннән әйтелгән.

17 май. Өченче көн Гөлзадә Сафиуллина дигән артистка шалтыратты. Риф Гатауллинның «Үлемсез ил моңы» дигән исемдә концерты була икән, Тынычлык фондына, шунда чакырды. Минем дә өч жыр башкарылачак диде. Бүген шунда барырга торабыз. Соцгородта. Ленин исемендәге культура сараенда. Машина белән үзебез килеп алабыз, китереп куябыз дигәч, барырга вәгъдә бирдем. Утырып бетереп булса.

Ә 21 ендә язучыларның X съезды ачыла. Анда да барасы килә иде. Озак утыра алмау бик начар. Югыйсә жылы вакыт Кешеләр белән аралашып, иҗат турында бәхәсләр тыңлап кайтыр идем. Беркая чыкмыйча өй тавыгына әйләнеп бетәсең. Стеналар кыса башлый. Кешегә тикмәгә генә иркенлек, башкалар белән аралашу кирәкми шул. Минем әле 20 елдан артык язып бер съездда да катнашкан юк. Хәтта Островскийга куйган кебек рация дә куймыйлар. Хәзерге заман техникасы белән аны гына эшләп булыр иде югыйсә. Теләк юк.

18 май. Кичә Риф Гатауллин һәм Гөлзадә Сафиуллина концертына бардык. Концерт бик әйбәт булды. Өч сәгатьтән артык дәвам итте. Концерттан соң сәхнә артына кереп аларны котлап, бәйрәм ясап утырдык. Төнге беренче 20
минутларда гына кайттык 5 сәгать утырырга туры килде. Ике кеше бер зал халыкны өч сәгать буе авызларына каратып тордылар. Концерт программалары бик зур иде, концерттан кергән акча. Тынычлык фондына күчереләчәк. Бик күп шигырьләр дә укыдылар. Шагыйрьләрдән Ф.Сафин, М.Әгъләмов, Р.Миңнуллин, Э.Шәрифуллина, Ф.Гыйззәтуллиналар бар иде. Композиторлардан Риф үзе һәм Ф.Әхмәтов кына иде. Залдагы шагыйрьләрне дә сәхнәгә чакырып берничә сүз әйттерделәр. Бу нәрсә концертны төрләндереп җибәрергә әйбәт булды. Молодцы! Болар турында берәр мәкалә язып чыксаң да ярар иде. Минем дә өч җыр яңгырады.

21 май. Бүген Татарстан язучыларынын 10 нчы съезды булды Нурсөя белән мин дә бардым.  18 ел Язучылар союзында член булып торып, беренче тапкыр съездда катнаштым. Такси белән килеп алдылар. Чаллыдан шагыйрь Хәниф Хөснуллин һәм Себердә яшәүче шагыйрь Булат Сөләймановлар килеп алдылар. Казанда яшәүче «дуслар» килеп вакланып тормадылар. Беренче тәнәфескә кадәр үк бик арыдым. Аннары Туфан Миңнуллиннар, Мәскәүдән Миргазиян Юныслар мине күтәреп балконга меңгереп куйдылар. Ярты зал чаклы балконда Нурсөя белән икәү генә утырдык. Дөресрәге, мин колясканың артын төшереп ятып тордым.

Г.Ахунов отчет докладында өч-дүрт тапкыр минем бик актив һәм нәтиҗәле эшләүне әйтеп китте. Проза буенча М.Мәһдиев доклад ясады. Поэзия буенча И Юзеев. Илдар да минем иҗатның тирәнәя баруын күрсәтеп үтте.

Өченче яртыда төшке ашка таралыштылар. Шунда без дә кайтып киттек. Күреп, сөйләшәсе кешеләр күп иде. Ләкин бик арыткач, тизрәк кайтып китү ягын карадык. Без барганда инде С.Хәким съездны ачып маташа иде. Урыным да сөйләшеп утырырдай кешеләр янына туры килмәде. М.Юныс минем янга килеп басуга безне сырып алдылар да анын белән дә рәтләп сөйләшеп булмады.

Съездның ахырына чаклы утыра алмасам да бару начар булмады. Тик температура 38ләр тирәсе күтәрелгән иде. Кәеф яхшы булса иртәгә дә барырга исәп

май. Иртәгесен барып булмады. Температура бик каты күтәрелде. 40.1 гә кадәр җитте. Болай ук югары күтәрелгәне юк иде бугай әле. 4 көн буе төшмәде Бераз хәл рәтләнгәч, бакчага киттек. Көннәр 32 градуска кадәр. Бераз яңгыр явып узды. Тын алырга җиңел булып китге. Бакчаның бөтен файдасы—саф һава һәм матурлык.

Съездның икенче көнендә Миргазиян Юныс килде. Аның белән озак кына сөйләшеп утырдык. Ике китабымны бирдем. Болай принципиаль егеткә ошаган үзе. Иҗатында кыю. «Юлла уйланулар»ы бик ошаган иде.

8 июнь. Биш көн бакчада торып кайттык. Көннәр кызу. 30 дан артык Яңгырлар юк. Әйберләргә көн саен су сибәргә кирәк. Алмагачларга, сливаларга әллә нинди корт төшкән. Калганы калыр әле дип агу сиптермибез.

3 июль. Кичә Нурсөя кайнар су колонкасын алып кайтты. Бүген газовик килергә тиеш. Ярый әле бакчада мунча кереп кайткан идек. Нурсөя юкә себеркесе белән бик каты чаба-чаба мунча керткәч, тәннен тирләп ятуы бераз кимеде. Ләкин эчләрнең авыртуы чамасыз.

7июль. «Казан утлары»ның 6 санын укып чыктым М.Мәһдиевнең  «Мәңгелек яз» романы ике санда килде. Искитәрлек түгел Теле шәп. Ләкин әсәрләрен бер сюжетка кора белми. Ахырыннан укысаң да барыбер. Сюжетсыз, конфликтсыз әсәр—әсәр түгел инде ул. Автор әйтерсең укучы күз алдында бер зур агачны тотып юна башлый. Ахырга таба ул агачтан йомычкадан башка берни дә калмый. Әсәр башындагы геройларын онытып, башка персонажларга күчә. Теленең җорлыгы, халыкчанлыгы укучыны тотып тора. Бәлки, сюжетсыз әсәрләр лә кирәктер. Халык укый бит. Әнә «Иностранная литература» журналында өтерсез, ноктасыз сюжетсыз эссе-романнар да чыга. Бу—жанрны төрләндерүнең бер ысулыдыр, бәлки...

Быел җәй дә, кыш та чирдән арынып булмый. Челләдә дә салкын тия бөерләргә. Шыбыртма тиргә батып ятам. Тирләтмәгәндә температура күтәрелә. Колонканы Самат Маннанов дигән газовик ясап китте. Ләкин барыбер әйбәт
булмады. Автоматически сүнми.

15 июль. Бүген бакчага китәбез. 4 көн кунып кайтырга исәп Күңел дә тыныч түгел. Узган атнада күрше подъездда ике квартирны басканнар. Нурсөя: «Гомер буе хыялланып тун алдым, урлап чыкмасалар ярый инде», —дип йөри. Кайчагында бик ашкынып тапкан нәрсә белән ни дә булса булып та куя. Алла сакласын. Әйбер күбәйгән саен тынычлык кими бара. Көннәр буе ишекне бикләмәгән чаклар бар Кеше килсә керә алмый китмәсен дип өйдә үзем генә калганда ишекне бикләтмим. Нурсөя: «Карак керсә?!»—ди. «»Сөйләшеп утырырбыз»,—дим. Д.Лондонның кайсыдыр хикәясендә шундый эпизод бар. Карак белән авыру хуҗа дуслашып китәләр.

26 июль. Бүген бакчага барабыз. Өч көн өйдә булдык. «Ялкын»га «Әти» дигән циклны әзерләп җибәрдек. Айдан артык инде берни дә язган юк. Алла бирсә көзгә җиңне сызганырга кирәк булыр.

Иҗат эшенең шунсы шәп: фәлән вакытка фәлән нәрсә язып бетер дип көчләмиләр. Юкса бу эссе җәйләрдә ничек эшләр идең.

«Социалистик Татарстан»ның 22 июль санында минем «Ил таңы» дигән җырны биргәннәр. Резеда Ахиярова музыкасы. Ул Резеда Ахиярованы моннан 10-12 еллар элек әнисе безгә җитәкләп килгән иде. Менә бу минем кыз, музыка училищесын бетерә, синең сүзләргә берничә җыр язды, консерваториягә керергә әзерләнә, дигән иде. Хәзер ул консерваторияне бетергән, 30-40 җыры бар. Танылып килә торган композитор. Беренче килгәндә ул миңа бнчы классларда укучы бала булып күренгән иде. «Бу бичара баланы пианино янында бәйләп тоталардыр инде»,—дип уйлаган идем...

Безнең илнең бөтен нәрсәсе табигатькә бәйле. Яңгыр яуса икмәк уңа, ләкин комбайннар басуга керә алмый. Хәтта безнең бакчага бару-бармау да кояш белән болытка бәйле.

29 июль. Бу көннәрдә бер-ике шигырь язылды. «Ялкын»нан Хәйдәр шалтыратты.Теге циклны бик ошаттык, шатланып шалтыратуым, ди. Тик исемен «Әти» дип кенә түгел, озынрак итеп куясы иде, ди. «Әткәм төсе—тыныч көннәрдә» дип куярмын, ахры.

4 август. Бүген өйдә торабыз. Мин хатлар яздым. Нурсөя алмадан как ясый. Алмалар күп коела. Бәлеш пешереп тә, как ясап та өлгермәде түгел. Шулай да тырышабыз инде, чыгарып ташламыйбыз. Ашау ягына килгәндә—бирешмибез.

6 август. Бүген бик каты боз яуды. Кичке сәгать 5 белән 6 лар арасында. Балконга төшкән бозлар виноград хәтле зурлыкта иде. Боз алдыннан һәм аннан соң озак итеп көчле янгыр яуды. Бу боз игеннәрне дә кырып салгандыр әле. Өйдә балконнан карап утырганда кызык тоелса да кырларда, басуларда бик кызык түгелдер.

16 август. 15ендә «Социалистик Татарстан»га шигырьләр жибәрдем. «Туры җавап»,  «Колхоз гаражында», «Күршеләр һәм без» һәм берәр куплетлы өч шигырь. Бар да юмористик әйберләр. Хәзер «Казан утлары» өчен берәр цикл әзерлисе бар. Шуннан соң уйланылган нәрсәләрне яза башларга, китап әзерләргә тотынырга вакыт җитәр. Көз җитә. Көз—трай тибүдән туктап, иҗатка тотыну чоры.

16 август. Көннең җылылыгы 16-17 градус булды. Бакчада укырга булыр дип Ләис Зөлкарнәевнең китабын алган идем, табигать үзе китап бит ул. Укылмады Гомумән тышта укый алмыйм икән мин. Болытларга, агачларга кунып сайраган кошларга, ничек кояш баеганын, бөтен дөньяның төсләр диңгезенә кереп чумганын карап яту кызыграк.

21 август. Бүген Хәниф Хөснуллинның «Алтын тояк»ын укып чыктым. 81 нче елны чыккан китап. Нишләп без алмаганбыздыр аны. Шигырьләре ошады. Үзе жибәрмәсә тәки укылмый калган булыр иде бу китап. Шигъри детальләре матур. Башкаларны кабатламый. Ихластан язылган шигырьләр.

Хәниф китабыннан соң Ләис Зөлкарнәевнең «Балачак күге»н укыдым. Бу егет тә әйбәт кенә яза. Зөлфәтнең яшь чагынарак ошатам мин аның иҗатын. Кайнарлык бар, дәрт бар.

«Татарстан яшьләре»нең бүгенге санында минем «Жайсыз бәхет» дигән
юмористик хикәя чыккан.

Кичә бакчадан кара миләш җыеп кайттык. Кайткан чагында бер бабай безнен машина астына керә язды. Әле дә шул күз алдыннан китми. 20-30 см гына эләкми калды. Машина белән йөрүнең куркыныч яклары бар шул.

Галимәгә «Табыну»ны җибәрдем Хәниф Хөснуллинга хат яздым. «Агыйдел»нен 7 санын укып ятам. Киләсе елга язылмыйм. Әдәбиятлары артыгын йомшак, берни дә бирми. Шулар союз күләмендә шаулап йөриләр, җитмәсә...

Әнигә акча салдык.

Кичә Үзәк телевидение 1нче программадан Туфан Миннуллинның «Моңлы бер җыр»ын күрсәтте. Әйбәт әсәр, акыллы язылган. Формасы яңа. Сәхнә өчен бәлки драматик киеренкелек җитмидер, ләкин телевидениедә әйбәт яңгырый. Безнең театр, безнең язучылар Үзәк телевидениегә чыга—әйбәт. Әле күптән түгел генә Марсель Сәлимҗановка СССРның халык артисты дигән исем бирделәр. Бу да күңелле күренеш.

28 август. Бүген өйдә торабыз. Нурсөя компотлар ясады.

Бүгенгесе көнгә 2000 км юл йөргәнбез. Май урталарында беренче тапкыр чыккан идек. Димәк, дүрт айдан артык вакытта шунын кадәр йөрелгән. Түгәрәкләп дүрт ай дип алсан, һәр айда 500 км юл була. Урын өстендә яткан кешегә ярыйсы инде бу.

2 сентябрь. Төштән соң тагын Фәниснең температурасы 40ка җитте. Скорый чакырттык. Уразова дигән врач килде, авызыннан сүзе чыкмый, һич ни сөйләгәнен анлап булмый. Но-шпа уколы бирде. Температурасы югары булгач, больницага дигән иде, бармады Фәнис, бармасан, кул куй. дип, подпись алып китте. Температурасы 39,7 иде, кабат градусникны куйдырды. Фәнис: «Әллә мин симулянтмы, больницага керергә тормыйм әле»,—диде

Бүген 28 сентябрь. Кичке сәгать 5тә Фәниснең температурасы кинәт күтәрелде 39,5 булды. 29 сентябрьдә иртән 38,2 иде, ә көндез 39,8 гә күтәрелде, кич 38.8 28ендә 1 порошок антигриппин эчкән иде кичтән, йөрәк кызыша дип төне буе йоклый алмыйча бәргәләнеп чыкты, кулларына урын тапмыйча җәфаланды Бу даруга димедрол кушыла икән, Фәнискә димедрол ярамый, йөрәге кызышып бик борчыла. Ә температураны төшермәде, реланиум (йокы даруы) эчсә дә төнлә күз дә йоммады. Гомумән, йокысы бик начар, температурасы булмаган вакытта да. Сидеге дә бик начар. Бенемицин эчә башлады. Ике капсула көнгә эчәргә, иртән һәм кич. Баш ярыла дип пенталгин да эчте. Күп дару да бирергә куркыта, кеп-кечкенә гәүдәгә ул дарулар күпме агу кертәдер

19 ноябрь. Күптән көндәлек язган юк. Әллә нәрсә белән көн үтә. Бүген «Яшь ленинчы»га җибәргән бер хикәянең ахырын янадан эшләп куйдым. Ахырын редактор ошатмаган. Күптән ята иде инде чират көтеп. Җитмәсә, машинка ватык. Мастер чакырткан идек, көне буе көттек—килмәде. Быел машинка ватыла да ватыла Дүртенче тапкыр ватылды инде. Өч тапкыр Габдрахман Алишевка алып барып төзәттергән идек, тагын алып барырга кирәк.

Киләсе елга чыгарга тиешле хикәяләр җыентыгының корректурасын бәйрәмгә кадәр үк укып җибәргән идем, һаман төшеп китә алмый икән әле, редактор шалтыратты. Бер хикәяне обллит уздырмаган

23 ноябрь. Кичке сәгать 5тән соң Фәниснен хәле авырайды Температурасы 39,9, кич 7дә промывка ясадым. Көндез һәм кич аш вакытларында I таблетка граммурин, кич 1 антигриппин, 1 но-шпа, кордиамин 20 тамчы. Йокларга 2 таблетка тазепам, 0,5 таблетка пенталгин эчте. Кич, хәле бик авыр вакытта спецклиниканын вакытлыча күчкән регистратурасын тапмадык. 03 чакыртсаң да файдасы шунын кадәр, йә алып китәбез дип баш әйләндерә, бармыйм дисә, отказга кул куйдырып китә. Көтеп күпме җәфаланып утырасың. Спецклиникадан чакыртсаң, дежур врач килә инде бер-ике-өч сәгатьтән. Укол ясый да китә, ичмасам, әз генә шул даруның тәэсирен дә көтеп тормыйлар Фәнис артыгын тыйнак, врачны да сирәк чакырта. Ходайның бирмеш көне айга ике тапкыр чирләргәдер инде. Температурасы 39,9. кичке сәгать унда 39,5.

26 ноябрь. Өч көн буе бик матур гына чирләп яттым. Температура 39лар. Шимбә, якшәмбе көннәр булгач, врач чакыртып тормадык. Кул астында булган дарулардан файдаландык. Гомумән, мине иң интектергән нәрсә—йоклап булмау. Йоклап булса бер җир авыртмас төсле. Иң көчле йокы дарулары да ала алмый.

Бүген инде температура юк, ләкин авызга тәм кермәгән әле.

Кичә Гариф Ахунов шалтыратты. «Социалистик Татарстан»га килгән шигырьләргә күзәтү ясаган идем. Шәп булган, мондый мәкаләләрне синнән генә яздырырга кирәк икән. ди. Үз иҗатына таләпчән караган кешенең тәнкыйть сүзе үтемле була ул. ди. Ярый, бирсен Ходай.

30 ноябрь. Бер атна хәлем бик начар булды. Бүген ярыйсы әле, тфү, тфү Мин чирләсәм кеше кебек кенә чирләмим, кырыкка җиткереп ятам Температура беткәч тә аппетит булмыйча җәфаланам.

Өченче көн Рәшит Әхмәтҗанов сидуксен һәм бер бик зур тавык боты керткән иде. Кичә шунын тавык ботыннан аш пешереп ашаган идек, шуннан сон аппетит ачылды. Рәшиткә тавыгын шифалы булды дип әйтергә кирәк әле, сөенсен.

Бүген телевизордан минем чыгыш. Ничегрәк төшкәнмендер инде.

Бу арада көннәр бик салкын тора. 27 градус әле. Ә өйдә 15-16 гына. Юрган астында җылы киемнәр киенеп ятмалы.

6 декабрьТелевизордан чыгышны ошаттылар бугай. Күп кенә танышлар шалтыратты. Ләкин язучылардан күп кеше карамаган, чөнки ул көнне Тукай клубында әдәби җомга иде.

Әле һаман бисиптол эчәм. Салкын тию бетми. Ютәл килеп чыга, борыннан ага.

Кичә 36 нчы мәктәптән 8 «А» класс укучылары килде. Укытучылары күптән инде бер очрашасы килә дип шалтырата иде. Рус балалары белән уртак тел табуы кыенрак Чөнки минем бит русча чыккан әйберләр бик әз. Алар шул «Упругие паруса»ны укыганнар инде. «Татар язучыларыннан кемнәрне укыганыгыз бар?»—дип сораган идем. Г.Әпсәләмовның «Орлята»сын укыганнар икән. Рус язучыларыннан кемнәрне яратасыз, дигәч, классикларны дип җавап бирделәр. Исемнәрен сорамадым инде, оялтасым килмәде. Гомумән, балалар әдәбиятны бик әз укый. Алар яшендә безнең укымаган китап булмагандыр. Минем янга ни өчен килгәннәрдер болар, укытучылары, фәлән язучы белән очрашырга дип, бәлки, «мероприятие» планлаштырган булгандыр.

Берсекөнгә безнең бәйрәм. Татарстан Язучылар союзының 50 еллык бәйрәме Опера театрында җыелышып тантаналы төстә билгеләп үтәчәкбез. Барасы килә, ләкин тазалык та шәп түгел. Язучылар съездына барып кайткач та 40 белән яттым. Әле ул җәй көне иде. Бусы кыш бит. Оештырсалар, бәлки, барырмын да дип торам.

9 декабрь. Кичә тантаналы җыелышка бардык. Камил Кәримов белән Госман Садәне күтәрешергә чакырган идек. Алар мине дә, колясканы да таксига чыгардылар. Үзебез такси чакыртып бардык. Союз мине альт баруны оештырмады Шулай да баруым ярады инде. Опера театрынын эчен күреп кайттым. Опера карар өчен барып булмас иде әле.

Докладлар вакытында утырып тордым, концерт башлангач, залда утны сүндергәч, колясканың артын төшереп, бераз ял итеп алдым. Нурсөянең бик алып барасы килгән иде инде. Көн салкын гына иде. 15-16лар булгандыр. Сразы машинага утыргач, бик өшетмәде инде. Опера театры мин көткәнгә караганда кечерәк тоелды. Болай матур бизәлгән үзе. Концерты ах итәрлек түгел иде. Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллина, Газинур Фарукшин, Вафирә Гыйззәтуллина, Ринат Ибраһимовлар җырлады. Иң әйбәт җырлаучысы X. Бигичев булды бугай.

Язучылардан Лев Ошанин, РСФСР литфонды директоры урынбасары. Мари язучылар союзы председателе (фамилиясе Рыбаков) чыгыш ясадылар Р Беляев, Т.Миннуллин докладлары булды, С.Хәким кызык кына чыгыш ясады. Хәтта аның өчен кыен чыгыш дияргә мөмкин. Без, ди, хәзер язучылар союзына член итеп вак- төякләрне ала башладык. Үзем дә гаепле, чөнки приемный комиссиядә утырам.

Алмас идем, төрле яктан кысалар. Курск дугасындагы кебек, ди.

Бик күп язучылар килеп күреште Н.Фәттах, Ф Хөсни, К.Миннебаев, Ш Галиев, Т.Миннуллин, Р.Харис, Р.Гатауллин, Р Вәлиев, Г.Зәйнашева, Р Батулла, Әдхәт Синугыл, Г.Рәхим, Р.Миңнуллин һ.б., һ.б.

Беркөнне очрашуга килгән укучылар: «Барлык язучыларны күреп беләсезме?»— дип сораганнар иде. «Күбесен беләм»,—дияргә була инде хәзер Быел съездга һәм монда барып шактый кеше күрдек.

14 декабрь. Һаман бисептол эчәм. Шулай ук каен бөресе настойкасы Берничә көн туктап торган идем, тагын кайдадыр салкын тигән, ахры.

Быел өйләр салкынча тора. 20ләр тирәсе. Көн суытса аннан да кими. Тәннең ите беткәнгәдер инде, күрәсен, әзгенә суык та ярамый.

16 декабрь. Бүгеннән мумиё эчә башладым әле. Сафуан абый бик мактый аны. Үлгән кешене дә терелтә дип сөйли. Мин андый нәрсәләргә ышануын ышанмыйм. Шулай да бер сынап карыйм дип булса да эчәсен инде.

Соңгы вакытларда тагын дару белән дә йоклап булмый башлады. Эч поша. Ныклы гына эшләгән эш юк. Сирәк-мирәк шигырьләр язгалыим Башны әллә нинди чүп-чар уйлар баса. Кирәкмәгән нәрсәләр уйлап көн үтә. Бу арада кичләрен телевизор да караган юк. Ремонтка илткән идек, әле тагын атна-ун көнсез төзәтмәсләр. Икенче бер кечкенәне алырбыз дигән идек, кибетләрдә юк икән.

Яңа язу машинкасы «Эрика» алган идек. 280 сумга. Татар хәрефләре куйдырырга дип бер алкашка биреп җибәрдек тә, хәзер шуңа эч поша инде. Азып киткәндә үк исерек иде. 13 е алып киткән иде, китерми әле. Володя атлы бәндә. Кемгә эш кушсаң, шул алкаш. Үзем дә дурак инде, өч йөз сумлык машинка өстенә 25 сум акча да биреп җибәрдем. Эчми нишләсен инде ул.

27 декабрь. Елның соңгы көннәре. Салкын. Иртән 28 градус иде. Мумиены бер генә көн эчтем дә, нишләптер туктаттым. Зәкия апалар килде. Кеше килсә дә режим бозыла бит.

Нурсөянең дә тазалыгы шәптән түгел, беркөнне аякларының сызлавына чыдый алмыйча елап чыкты. Кышка кердисә кычынуы башлана. Кичәдән тоз һәм ылыс ванналары чиратлашып ала башлады. Бүгеннән грамурин эчә. Аның да әзрәк йөреп керсә бөерләре кузгаламы шунда. Бандаж да киеп йөри инде. Гел күтәрергә туры килә, мине ваклап-ваклап күтәреп булмый бит. Әле телевизорны ремонтка күтәреп киткән иде, аны алып кайтасы бар

Язу машинкасын китерде Володя. Бик шәп эшләмәгән инде. Җитмәсә, өндәү билгесен югары регистрга куйган Бу машинканың ударлары бик көчсез. Немецлар да әштер-өштергә өйрәнә башладылар, ахры. Теге иске машинканын. моннан 25-30 ел элек ясалганының удары шундый шәп. Өстәвенә интервалын кирәгенчә көйләп булмый. Тагын берәр мастер чакыртырга туры килер инде.

Бүген Айтуган абый шалтыратты китапның сигнальный экземпляры чыккан.  Бер 15 көннәрдән бөтенләй дә чыгар инде.

Дәвамы киләсе саннарда.