Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әдәби эстафета Мамадыш районы Кече Кирмән мәктәбендә

Өнемдәге—төшемдә


Кибеткә барам, имеш.
Ямьле кояшлы бер көн.
Як-ягыма каранам,
Урамда юк һичберкем.
Кибеткә кердем менә.
Бу тагы ни могҗиза?
Кибетче урынында
Су анасы утыра.
Куркуымнан тиз генә
Чыгып киттем урамга.
Казанга барырга дип
Эзләп йөрим машина.
Ни күзем белән күрим—
Машиналар юк икән.
Машиналар урнына
Пар атлар тезелеп киткән.
Утырдым да мин шунда.
Әйттем сәер кучерга:
«Әйдә, Казанга барыйк.
Тиз бар,—дим,—туктап торма.»
Чаптырып китеп бардык.
Туп-туры алга карап.
Кучер дигәне—Шүрәле.
Утыра койрык болгап!
Борды да ул атларны.
Урманга алып барды.
Кергәч иң куе җиргә,
Мине төшереп калдырды.
Йөрим шулай адашып
Берьялгызым урманда.
Хәзер кая барырга?
Дөм караңгы бит монда.
Аптырап йөри торгач.
Күренде ут шәүләсе.
Шунда барырга булдым—
Коткармасмы берәрсе?
Баргач, мин күрдем анда
Кәҗә белән Сарыкны.
Тәмләп ботка ашыйлар,
Бөкләп куеп аякны.
Нинди көн бу? Уянып,
Календарьга күз аттым.
Тукай iyr.ni көн икән,
Шуны күреп шаккаттым.


Диләрә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
6 нчы сыйныф



Тукай телен яклап


Тукан теле өчен көрәшүче
Булыр микән килер заманда?
Туган телне оныта баралар
Еллар үткән саен һаман да.
Хәтта сөйләшергә кимсенәләр
Чиста ата-ана телендә.
Тукай телен белми яши алар
Ата-бабалары җирендә.
Татар малай «моя мама» дия,
«Әнкәй, хәлен, ничек?»—димичә
Депутатлар өстә чыгыш ясый.
Татар сүзен бер дә әйтмичә.
Туган телне һич тә онытмагыз!
Тел капкасын, зинһар, япмагыз!
Ерак бабайлардан мирас булган
Бөек Тукай телен саклагыз!


Алсу ИСРАФИЛОВА.
5нче сыйныф


Тукайга


Шигыреңне укыйм яратып,
Алам рухи тәрбия.
Синең белән горурланып
Җырлый халкың мәдхия.
Өйрәтәсең һәммәбезне
Эш беткәчтен уйнарга.
Таракны алып чапканчы
Бик яхшылап уйларга.
«Су анасы» әкиятеннән
Күп нәсыйхәт аңладым.
Бик тырышсам да, малайга
Ярдәм итә алмадым.
«Туган тел»не, «Бишек җырын»
Әнием кичен көйли.
Аркамнан сөеп, әбием
«Шүрәле»ңне гел сөйли.
Быел Кәҗә белән Сарык
Хәлендә калды халык:
Капчык асып чыгып китте:
Булмасмы печән табып?
Җиктереп пар ат Казанга
Киткәндә басты сагыш.
Ияреп моңлы азанга,
Ни уйлый нәни Апуш?


Зөлфәт ХАҖИЕВ.

7 нче сыйныф