Безнең календарь
Мәхмүт Галәүнең тууына 125 ел
Мәхмүт Галәү (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани)—XX гасыр татар реалистик прозасының күренекле вәкиле, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, драматург, журналист, нашир, публицист, тәрҗемәче.
Язучы 1886 елның 8 сентябрендә хәзерге Татарстанның Арча районы Ташкичү авылында мөгаллим-хәлфә гаиләсендә туа. Нәсел шәҗәрәсе белән ул татарның бөек мәгърифәтчесе, дин һәм тарих галиме Шиһабетдин Мәрҗанигә якын кардәш тия. Әдипнең бабасы—Мәрҗанинең бертуган энесе.
Башлангыч белемне әтисеннән алгач, ул Казандагы «Мәрҗания» мәдрәсәсен тәмамлый. 1903 елда Әстерхан татар мәктәбенә мөгаллим булып урнаша. 1907 елда Әстерханда дөнья күрә башлаган рәсемле көлке журналы «Туп»ны оештыручылардан берсе була. Милли-мәдәни җәмгыятьләр һәм сул юнәлештәге яшерен оешмалар белән элемтәдә торуда гаепләнеп, ул охранка тарафыннан эзәрлекләнә башлый. 1907 елда Мәхмүт Галәүне мөгаллимлек эшеннән чыгаралар. Шул елны ул Оренбургкка күчә һәм «Кәримов—Хөсәеновлар» ширкәтенең типографиясенә хәреф жыючы һәм корректор булып эшкә керә. 1914 елда «Белек» исемендә кечкенә генә үз нәшриятын ачып, 1918 елга кадәр аның эшенә җитәкчелек итә. 1911 елда Мәхмүт Галәү беренче сыйныф балалары өчен «Төрки уку китабы» исеме белән табигать, тәрбия, хезмәт, төрле һөнәрләр турындагы хикәяләрдән төзелгән ике кисәкле хрестоматия китабы бастыра.
Октябрь инкыйлабы Мәхмүт Галәүнен тормышын кискен үзгәртә. 1919 елда ул—Башкортстан Халык Мәгарифенең кантон бүлегендә мәктәпләр секторы мөдире,1920 елда—Оренбург губернасының мәгариф бүлегендә нәшрият эшләрен җитәкли. 1921 елда эшсез калгач, хосусый нәшриятларда хезмәт итә. Алар таратылгач, Мәскәүдәге Мәркәз нәшриятында эшли. 1930 елда югары даирәләргә язган бер шикаять хатында ул: «1926 елдан бирле мин тагын эшсез. Ничек кирәк алай, ярым ач хәлдә көн кичерәмен»,—дип билгеләп үтә. Иң гаҗәбе шунда: М. Галәүнең матур әдәбият өлкәсендәге нәтиҗәле иҗат эше нәкъ менә шул елларга туры килә. Әсәрләрдә яңа кеше проблемасы, искелек белән яңалык көрәше, шәһәр белән авыл мөнәсәбәте кебек әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелә («Каяу», «Күкеле сәгать», «Күпнең берсе», «Төеннәр», «Искедән калган мирас» һ.б. хикәяләр).
Язучы үзенең каләмен драматургиядә дә сынап карый: «Саламторханнар». «Курчак туе», «Пугач явы» исемле пьесалар иҗат итә. Мәхмүт Галәү үзенең күнеле түрендә йөрткән күптәнге иҗади хыялын—тагар халкының зур бер чор эчендәге тарихи тормышын иңләп алган эпопея язу турындагы ниятен эшкә ашырырга керешә. Гомуми исеме «Канлы тамгалар» дип алынган бу эпопея дүрт китаптан торырга тиеш була. Беренче китапта XIX гасыр татар авылының, авыл һәм шәһәр халкынын 1877 елгы ачлык фаҗигасен кичерү вакыйгалары, икенче китапта 1897 елгы халык исәбен алу, шуңа бәйле рәвештә авыл халкының фетнә күтәрүе һәм Төркиягә күчеп китүе, өченче китапта рус-япон сугышы һәм 1905 елгы беренче инкыйлаб чоры һәм, ниһаять, «Өермәләр» дип исемләнгән дүртенче томда большевиклар инкыйлабы елларындагы давыллы вакыйгаларны гәүдәләндерү күздә тотылган була. «Болганчык еллар», «Мөһаҗирләр» романнары безгә 1930-34 елларда Мәскәүдә русча чыккан басмалары һәм шуларнын татарчага тәрҗемәләре аша билгеле. Өченче һәм дүртенче кисәкләре, каралама хәлендә әзер булсалар да, әдипнең кулъязма архивы белән бергә юкка чыгалар
Замандашларының истәлекләренә караганда, Мәхмүт Галәүне Мәскәүдәге фатирында кулга алып, хөкем итәр өчен Казанга китерәләр. Махсус коллегия утырышы 1937 елның 4 ноябрендә була. НКВД биргән белешмә кәгазе буенча әдипнең вафаты (атып үтерелүе) 1938 елнын 12 ноябрендә дип фараз кылына.
Хәниф Хәйруллинның тууына 80 ел
Хәниф Гыйздулла улы Хәйруллин 1931елның 12 сентябрендә Татарстанның Сарман районы Сарман авылында туа. 1950 елда авылындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, бер ел шул ук районный Азалак авылында укыта. 1951 — 1956 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аннары утыз елга якын район газеталарында (Сарманда—«Югары уңыш өчен», «Ленинчы», Буада—«Байрак») хатлар бүлеге мөдире, мөхәррир һәм җаваплы сәркәтип вазифаларын башкара.
Хәниф Хәйруллин—әдәбиятка журналистикадан килгән язучы. Аның беренче очерклары, колхоз авылы тормышының төрле мәсьәләләренә багышланган публицистик мәкаләләре көндәлек матбугатта илленче елларда күренә башлый. Озак вакытлар авыл мохитендә яшәү һәм газета редакциясендә эшләү аңа колхоз тормышы, хезмәт кешеләре, аларнын эш-гамәлләре. борчу-шатлыклары, уй- хыяллары белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә. Бер үк вакытта ул туган төбәгенең революцион үткәнен. Гражданнар сугышы һәм колхозлашу чорында анда барган социаль үзгәрешләрне, катлаулы вакыйгаларны җентекләп өйрәнә. Тормыш материалы нигезендә X. Хәйруллин алтмышынчы еллар дәвамында документаль бәянгә (повесть) тартым «Бакыр базының серләре», «Алмаз ихтыяр», «Канлы еллар, авыр еллар», «Хуҗида үскән батыр» кебек очеркларын һәм балалар өчен «Тылсымлы таяк табышы» исемле маҗаралы бәянен иҗат итә
Шулай да X. Хәйруллинны язучы итеп таныткан әсәр—«Канатлар талмасын» бәяне. 1971 елда язылып, башта «Казан утлары»нда (1973 ел. 1. 2 саннар), соңыннан аерым китап булып чыккан бу әсәрне укучылар да, әдәби тәнкыйть тә авторның җитди уңышы итеп кабул итәләр. Әсәрдә автор алтмышынчы еллар колхоз тормышында барган үзгәрешләр, яңалыклар җирлегендә хуҗалык белән идарә итү, җитәкче кешенең (колхоз председателенең) хезмәтне яңача оештырудагы роле кебек актуаль мәсьәләләрне күтәрә, уңышлы яклар белән бергә, кимчелекле якларны да күрсәтә һәм шул заманга хас булган каршылыкларны ача. X. Хәйруллин шулай ук авыл тормышына багышланган һәм кешенең холык-фигылен әхлак нормалары күзлегеннән, фәлсәфи-психологик планда ачарга тырышкан «Картлык кемгә шатлык?» исемле бәян авторы буларак та укучыларга билгеле
Язучы 1998 елның 25 июнендә вафат була.