Логотип Казан Утлары
Хикәя

БАШЛАНСА ЯҢАБАШТАН...

Йокыдан да уянып җнтмәстән Наилнең башына шундый бер уй килде...

Төшемдә беренче мәхәббәтем Ләйсәнне күрдем, үземнең дә егет чак икән. Әгәр дә яшьлегемә кире кайтып булса, ничек итеп яшәр идем микән? Шагыйрь Зиннур Мансуров язганчамы:

Аллаһ ирке белән яшәп ятса

янәшәдә тагын бер дөнья.

шунда кабат гомер кичәр идем,

ап-ак биттән башлап барын да.

Ярый, хуш, кинәт яшәреп, кайдадыр янәшәдәге дөньяга күчтен дә ди. Ә хәтер нишләр? Барысы да онытылыр микән? Әгәр шулай булса, димәк, мин бөтенләй башка кеше булачакмын дигән сүз инде бу. Ул вакытта аның миңа ни катнашы бар да, ни кызыгы була соң әле?

Әйтик, әгәр дә мәгәр хәтер саклана калса, ничек булыр иде микән? Ул вакытта анда мондагы гаиләдән, дуслардан, хезмәттәшләрдән, алай гынамы соң—туган-үскән җирләрдән аерылып, бөтенләй чит-ят тарафларда ничекләр итеп яшәп ятмак кирәк ди. Юк-юк, мондый тормыштан берүк Аллам үзе сакласын! Гаҗәеп рәхәт, әллә нинди фәрештәләрдәй чибәркәйләр белән бергә булсаң да, һаман да шул Ләйсәнне сагынып-юксынып, андагы тормышка ияләнеп-түзеп яшәп буламы соң?

Бу чынбарлыкка туры килми торган шигъри хыял гына икән.

Әгәренки яшьлеккә шушы тормышта яшәп яткан хәлдә кире кайта алсан ничек булыр иде микән? Ярый, тәнен яшәрде дә ди. Ул вакытта, атеге дә баягы, хәтер белән нишләргә? Барысын да онытыргамы? Юк, болай да барып чыкмый әле бу мине танырлар, ә таныш кешеләрне мин танымасам ничек була соң? Мондый тормышта да яшәп булмастыр, ахрысы.

Димәк, яшьлеккә кайта калсам, хәтерне җуймыйча яшәргә, әмма бик күп вак- төякне онытырга кирәк булачак икән. Бу очракта Зиннур Мансуровның

Әгәр мине яңа дөнья дәшсә,

кат-кат басмам бер ук тыриага—

дигән икенче төрле ният-теләге яна тормыш башлау өчен нигез була ала икән бит Дөреслектә, бу һич тә икенче түгел, яңа дөнья була ич!

Аның:

юлны башлар идеи, истә тотып

алган сабакларның барын да—

дигән сүзләрен дә хәтердә тотар идем.

—Димәк, болай булгач, һичбер икеләнү-шөбһәләнүсез яшьлеккә кайтырга кирәк,—дип нәтиҗә ясады. Наил һәм яңа көнне дәртләнеп, шактый ук яшәреп башлап җибәрде. Аны алда яшьлеге көтеп тора түгелме соң?

Бәдигъ