Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

ГӨРЛӘП УЗДЫ САБАН ТУЙЛАРЫ
Халкыбызның иң төп бәйрәме—Сабан
туе бәйрәме елдан-ел, географик яктан
киңәеп, дөньякүләм танылу ала бара Быел ул.
Татарстаннан тыш. Россиянен 55 төбәгендә
һәм 23 чит илдә үткәрелде. Шуларнын
берничәсе турында кыскача мәгълүмат биреп
узабыз.
25 июнь. Казан. Татарстан Сабан туеның
төп мәйданы быел Идел буе районындагы
каенлыкта узды. Бәйрәмдә Россия
Президенты Д. Медведев та катнашты. Анын
белән янәшә Татарстан Президенты Р
Миннеханов. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе
Ф.Мөхәммәтшин һәм башка бик күп рәсми
кешеләр бар иде.
Башта алар Татарстан халыкларының
традицион көнкүреше, мәдәнияте һәм
кухнясын чагылдырган йортлар белән
танышты, йортларның берсендә Россия
җитәкчесе милли түбәтәйне киеп карады һәм
чәкчәктән авыз итте. Тимерчелек йортында
ул кулына чүкеч алды һәм чүкеп дага ясады
Аннары даганы һәм чүкеп ясалган Россия
гербын аңа сувенир итеп тапшырдылар.
Россия Президенты Сабан туенда катна-
шучыларны бәйрәм белән котлады. «Сабан
туе—борынгы бәйрәм, тикшеренүчеләр
фикеренә караганда, анын 1000 елдан артык
тарихы бар Шул ук вакьпта Сабан туе һәрчак
яшь бәйрәм. Сабан туе өлкәннәрне дә.
яшьләрне дә үзенә җәлеп итә. Анда һәркем
үзенен ин яхшы сыйфатларын күрсәтергә
тырыша Бүген һәркайсыгызның күңеле
күтәренке булуын телим. Сабан туе биргән
энергия запасы, тарихи рәвештә татар мәдә-
ниятен. ә бүген инде тулаем зур илебезнең
мәдәниятен туендырган энергия сезгә ел
дәвамында яшәргә ярдәм итсен»,—диде Д.
Медведев. Россия Президенты чыгышын
татарча -рәхмәт» дип тәмамлады.
Быелгы Сабан туе. ныклы әзерлек белән
оештырылганга күрә, күпменле тамашачылар
күңелендә кабатланмас бәйрәм булып
хәтердә калырлык булды.
2 июль. Екатеринбург. Россиянен төрле
төбәкләрендә уздырыла торган федераль
Сабантуйларның—бу унберенчесе.
Бөтенроссия статусы алган бу бәйрәмдә
Татарстан Президенты Р Миннеханов.
Башкортстан Президенты Р. Хәмитов.
Свердловск өлкәсе губернаторы А. Миша-
рин катнашты.
Екатеринбургта Сабантуй мәрәкәсе бер
көн элек башланды. Свердловск өлкәсенең
дәүләт академия театрында бөек шагыйрь
Габдулла Тукайның 125 еллыгына һәм феде-
раль Сабантуйның ачылышына багышланган
тантаналы кичә булды. Анатолий Шу- тиков
җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт уен
кораллары оркестры. Свердловск өлкәсе һәм
Татарстанның җыр һәм бию ансамбльләре,
танылган җырчылар сәхнә тотты. Габдулла
Тукай шигыренә язылган җырлар янгырады.
Узган ел -Түгәрәк уен» халыкара татар
фольклор фестивалендә катнашып,
халкыбызның милли аһәннәрен тынлап «аһ»
иткән Свердловск өлкәсе губернаторы бу
юлы да соклануын яшермәде «Өлкәдә
барлыгы 142 милләт вәкиле яши Татарлар
руслардан кала сан ягыннан икенче урында
тора. Мин даими уздырылып килүче -Урал
халыклары көне» бәйрәмендә бик теләп
катнашам Татарлар эштә дә. үзләренең милли
традицияләрен саклауда да һәрвакыт
беренчеләр рәтендә булдылар»,—диде ул.
Чын мәгънәсендәге интернациональ
бәйрәмнең программасы гаять бай булды Зур
мәйдан янында күргәзмә рәвешендә
оештырылган милли йортлар тезелгән иде
«Татар өе»ндә кунакларны тальян моны
каршы алды. Биредә татарныкын гына түгел,
башкорт, казах, мари, удмурт, рус. хәтта
немецларның да милли йортларын күрергә
мөмкин иде.
2 июль. Мәскәү. Быел бәйрәм яңа мәй-
данда үтте Шуңа да карамастан. «Коло-
менское» дәүләт музей-тыюлыгында алма
төшәрлек тә урын калмаган. Халык шау-гөр
килеп күңел ачты. Татарстанның рәсми
делегациясе составында Премьер-министр
Илдар Халиков, Татарстанның (Россиядәге
тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин.
Россия Дәүләт Думасы Рәисенең беренче
урынбасары Олег Морозов. Чаллы мэры
Васил Шәйхразиев бар иде. Чаллылылар
Мәскәү халкына бүләк тә әзерләп барган
Бәйрәм мәйданында автошәһәрнең «Горзе-
ленхоз» эшчеләре әзерләгән «татар авылы,
эшләде Аны бер атна эчендә салып бетер-
гәннәр Авылда хәтта бәрән, кәжә, үрдәк,
казлар да йөгереп йөри иде Чәчәк бәйләм-
нәреннән исә «КамАЗ» йөк машинасы һәм
Эйфель манарасы ясаганнар.
ТР Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков
мәйданга җыелучыларга Татарстан Прези-
денты Рөстәм Миннехановнын котлавын
җиткерде. Ул быел Мөскәүнен мәдәни
тормышында булган зур вакыйга—Габдулла
Тукайга һәйкәл ачу чарасын да искә алды.
Премьер-министр әлеге эштә
катнашучыларның кайберләренә Рәхмәт
хатлары тапшырды. Төи мәйданда кызу көрәш
барса, жыр-бию яратучылар концерт
мәйданчыкларында күңел ачты.Сәхнәдә
Татарстан һәм Башкортстан артистлары
чыгыш ясады
ТӨРКИЯДӘ ТУКАЙ БӘЙРӘМЕ
Инде хәбәр ителгәнчә, ТР Дәүләт Советы
Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә
Татарстанның рәсми делегациясе Теркиндә
булып кайтты Кардәш илгә сәфәр кылучылар
арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе
урынбасары Римма Ратникова. мәдәният
министры Айрат Сибагатуллин, Дәүләт
Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли
мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев,
Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов.
башка рәсми затлар һәм республикабызның
мәдәният хезмәткәрләре бар иде
Югары дәрәҗәдәге беренче очрашу
Төркия дәүләте башлыгының Анкарадагы
резиденциясендә булды. Анда ил Президенты
Абдуллаһ Гөл Татарстан Дәүләт Советы Рәисе
Фәрит Мөхәммәтшин һәм республикабыз
делегациясе әгъзалары белән очрашты.
Сөйләшү барышында республика арасындагы
икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлеккә
кагылышлы күп кенә мәсьәләләр тикшерелде.
Рәсми сәфәр кысаларында Татарстан
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин
Анкарада Төркия Бөек Милли Җыены
(парламенты) тышкы элемтәләр комиссиясе
рәисе Морат Мәржан. Төркия мәдәният һәм
туристлык министрының беренче урынбасары
Вазыйфаларын башкаручы Ниһат Гөл. Анкара
губернаторы урынбасары Хәйретдин
Балдтыоглу белән очрашып сөйләште
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит
Мөхәммәтшин һәм республикабыз
делегациясе әгъзалары Анкара үзәгендәге
«Аныткабср» мемориаль комплексында булды
Почетлы каравыл озатуында Фәрит
Мөхәммәтшин Торкиянен күренекле дәүләт
эшлеклесе Мостафа Кәмал Ататөрк җирләнгән
урынга узды, анын төрбәсенә чәчәкләр салды
Биредә кунакларга Азатлык сугышы
музеен да күрсәттеләр Шушы ук көнне
республикабыз делегациясе әгъзалары
«Казан» татар җәмгыятендә үткәрелгән
очрашуда да катнашты Төркия башкаласы
үзәгендә Габдулла Тукай бюстын ачу
тантанасын ТЮРКСОЙ халыкара оешмасы
ярдәме белән шәһәр мэриясе оештырган иде
Һәйкәл ачу мәрәсимеңдә Татарстан Дәүләт
Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Анкара
мэры Мелнх Гекчек. ТЮРКСОЙ генераль
директоры Дүсен Касеинов. Төркия мәдәният
һәм туристлык министрынын беренче
урынбасары вазифаларын башкаручы Ниһат
Гөл. Россиянен Төркиядәге Гадәттән тыш һәм
тулы вәкаләтле илчесе Владимир Иванов-
ский. Татарстан делегациясе әгъзалары, башка
рәсми затлар катнашты Тантанада ясаган
чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин һәйкәлне
куярга булышлык күрсәтүчеләрнең һәммәсенә
лә республикабыз халкы исеменнән ихлас
рәхмәт белдерде Габдулла Тукайның бронза
скульптурасы авторы Асия Минну.ллина.
архитекторы—Александр Лопаткин
Архитектура-төзслеш эшләре, бюстны кую.
анын тирәсен тәртипкә китерү чыгымнарын
исә тулаем Анкара мэриясе күтәргән
Аннары Габдулла Тукайның 125 еллы-
гына багышланган бәйрәм Татарстан сәнгать
осталары концерты белән Анкара опера һәм
балет театры бинасында дәвам итте Татарстан
делегациясе Истанбул шәһәрендә Г Тукай
исемендәге паркны ачу тантанасында да
катнашты «Габдулла Тукайнын 125 еллыгына
багышланган чараларның берсе шәһәребезнең
гүзәл урынында үтүе белән мин чиксез
горурланам».—диде Истанбул мэры Кадир
Топбаш
Тантана ахырында Татарстан Дәүләт
Советы Рәисе һәм Истанбул мэры парк алдына
таш куюда катнашты Анда мондый мәгълүмат
язылган «Бу парк Истанбул мэриясе карары
белән бөек татар шагыйре Габдулла Тукай
исемен йөртә Биредә шагыйрьгә һәйкәл
куелачак»
Истанбул шәһәренең тарихи үзәгендә.
Солтанәхмәт мәйданы янында Габдулла
Тукайнын тууына 125 ел тулуга һәм Сабан туе
бәйрәменә багышланган тантаналы чаралар
үткәрелде Анла Татарстан Дәүләт Советы
Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Истанбул мэры
Кадир Топбаш. Россиянен Истанбулдагы
генераль консулы Алексей Ерхов. ТЮРКСОЙ
генераль директоры Дүсен Касеинов сәламләү
сүхләрен ирештерде Бәйрәмдә Татарстан
дәүләт жыр һәм бию ансамбле, республикабыз
сәнгать осталары чыгыш ясады
ИЗГЕ БОЛГАР ҖЫЕНЫ
18 июньдә Болгарда Ислам дине рәсми
рәвештә кабу л ителгән көнгә багышланган
бәйрәм чаралары узды Бирегә Татарстан -
189
нын төрле районнарыннан. Россия төбәк-
ләреннән һәм чит илләрдән кунаклар җы-
елды. тантанада сәясәтчеләр, дин әһелләре
катнашты. Татарстан Президенты Рөстәм
Миннеханов җыелган халыкны сәламләп,
бәйрәм белән котлаганнан сон. Болгарны
торгызу эшләрен башлап җибәрүче Мин-
тимер Шаймиевкә олы рәхмәтен белдерде
һәм Болгар тарихи музей-тыюлыгына ике
микроавтобус бүләк итте.
Бәйрәм чаралары кысаларында
сәхәбаләр җирләнгән урынга мемориаль
истәлек билгесе куелды Җыелган халык өчен
вәгазьләр һәм Коръән укылды, мөнәҗәтләр,
борынгы татар җырлары башкарылды Шулай
ук осталар шәһәрчегендә һөнәрчеләр
эшләнмәләре һәм сувенирлар сату оешты-
рылды. хәләл ризыклар, мөселманнар өчен
кирәк-яраклар тәкъдим ителде
Болгар җирендәге бу бәйрәм 1995 елдан
бирле уздырыла. Халык аны Изге Болгар
җыены дип атап йөртә. Ел саен бу чарага
килүчеләр артканнан-арта Мәсәлән, былтыр
бу көнне Болгарга 26 меннән артык кеше
җыелган булган Тарихи һәм мәдәни
ядкарьләрне торгызучы «Яңарыш» фонды
рәисе Минтимер Шәймиев сүзләренә
караганда. Изге Болгар җыенын алдагы елга
тагын да дәрәҗәлерәк итеп оештыру күздә
тотыла. Шулай ук киләсе елга биредә Болгар
мәчете һәм мәдрәсә ачарга ниятлиләр.
«СӘЛӘТ» ЮГАРЫГА ҮРЛИ
Татарстанда сәләтле укучыларны үзенә
җыйган бик шәп лагерь бар, ул—«Сәләт»
Иҗтимагый башлангычтан юл алып, зур
нәтиҗәләргә ирешкән, кин масштабта
таралган мондый лагерь дөньяда башка юк.
Анын оештыручысы Җәүдәт Сөләй-
мановнын башкарган эшләре ни дәрәҗәдә
кирәкле булуы вакытлар узу белән тагын да
ныграк аңлашылыр. «Сәләт»не лагерь гына
дип атап булмый, ул—татар яшьләрен бер-
ләштерүче. милли рух сагында торган көчле
агым ТР Президенты Рөстәм Миннеха-
новнын да «Сәләт»кә игътибар күрсәтеп.
Биләрдә узган быелгы фестивальгә килүе
тикмәгә түгел
Биләргә килгәч. Рөстәм Миннеханов ин
беренче итеп Изге чишмәгә барды, аннары
укучылар яшәгән палатка шәһәрчеген карады
Шулай ук ана Лаешта урнашкан «Йолдызлы»
(«Звездный») сәламәтләндерү лагерен,
«Фәнсар» яшьләр академик шәһәрчеге һәм
«Иске Казан» укыту-сәламәтлән- дерү.
тарихи-һөнәрчелек комплексының
презентанияләрен дә күрсәттеләр «Фән»
чатырында Президентыбыз студентлар белән
экология, энергия сакланышы, атом
энергетикасы хакында сөйләште. «Кинәш»
чатырында «Сәләт» хәрәкәте активистлары
ТР Президентына үзләрен борчыган
сорауларны турыдан-туры бирә алдылар
2013 елгы Универсиада, беренче Татарстан
космонавты турында һәм «Сәләт* хәрәкәте
бинасын янартуга кагылышлы сораулар
яңгырады
«Сәләт» фестиваленең үзәк мәйданында
катнашучылар әзерләгән сәламләү тантанасы
күрсәтелде ТР Президенты Рөстәм
Миннеханов: «Мин сезне бу фестивальдә
күрүемә чын күнелдән куанам Респуб-
ликабызда алдынгы карашлы һәм сәләтле
яшьләр барлыгын күрү сөендерә Нәкъ менә
шушындый яшьләр Татарстанны алга
әйди»,—дип. «Сәләт»кә килгән укучыларны
сәламләде һәм ике компьютер сыйныфы
бүләк итте.
Быел «Сәлөт»кә республиканың барлык
район һәм шәһәрләреннән бООдән артык
укучы килгән. Ә 1998 елдан бирле «Сәләт»
фестивалендә ун меннән артык укучы,
студент һәм аларнын ата-аналары катнашкан.
МӨСЕЛМАН ЯШЬЛӘРЕ ҖЫЕНЫ
Татарстанда мөселман яшьләре фес-
тивале башланды Фестиваль, традициягә
тугрылыклы калып. Кол Шәриф мәчетендә
ачылды.
Быел фестиваль Казан янындагы Пет-
ровский бистәсендә урнашкан «Регина»
кунакханәсендә дәвам итте. Ә берничә ел
дәвамында әлеге чараны уздыру урыны итеп
Болгар сайланган иде
Быел фестивальне ТР Яшьләр эшләре.
спорт һәм туристлык министрлыгы,
татарларның федераль милли-мәдәни мох-
тарияте. ТР мөселманнары Диния нәзарәте.
Россия Ислам университеты. «Идел» яшьләр
үзәге ТР Президенты каршындагы Дини
берләшмәләр белән эшләү идарәсе ярдәмендә
оештырды.
Фестиваль мөселман яшьләрен
берләштерү һәм җәмгыять эчендәге
проблемаларны хәл итәр өчен, мөселман
яшьләре арасында хезмәттәшлекне җайга
салуны максат итеп куя
Яшьләр җыенында Россия төбәклә-
реннән. Татарстан районнарыннан 150
делегат катнашты.
КҮҢЕЛЛЕ ХӘБӘР
Казан Россия буйлап сәяхәт итү өчен ин
яхшы туристлар шәһәре унлыгына кергән.
Баштагы өчлеккә Мәскәү. Петербург һәм
Сочи керсә, дүртенче урынны Екатеринбург
били. Исемлекне Краснодар. Калининград.
Новосибирск. Владивосток дәвам итә. Казан
исә тугызынчы урында. Рейтингның
азагында—Новгород
БЕЗНЕКЕЛӘР АКШ ҖИРЕНДӘ
24-26 июнь көннәрендә Бөтендөнья
Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе.
Татарстанның Дәүләт Советы де-
190
-ИҖТИМАГЫЙ МӘДӘНИ Т0РМҺ1ШЫБЫЗД/
путаты Ринат Закиров. Татарстан Дәүләт
Советының мәдәният һәм фән мәгариф, милли
мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм
Татарстанның сәнгать осталары Рөстәм Асаев.
Ринат Вәлиев һәм Гөлшат Имамиева Америка
Кушма Штатларында булып кайтты 24 июнь
көнне Нью-Йоркта шул җирлектәге
милләттәшләребез катнашында конференция
узды һәм анда Америка континенты татарлары
ассамблеясе төзү турында килешенде
МӘДӘНИ ДУСЛАРЫБЫЗ АРТА
23 июньдә Казан мэры Илсур Мет- шин
Пермь өлкәсенен Хөкүмәт йортында
Татарстанның «Мәдәни альянс* проектына
керүе хакындагы килешүне имзалады. Былтыр
Пермь һәм Санкт-Петербург
хезмәттәшлегеннән башланып киткән әлеге
чарага быел Казаннан башка. Тверь. Самара.
Тольятти. Уфа. Екатеринбург. Түбән
Новгород. Киров һәм Ульяновск шәһәрләре
килеп кушылды Киләчәктә килешү әгъзалары
уртак мәдәни проектларны тормышка
ашырыр, дип көтелә Аларнын ин
мәртәбәлесе—Россиянең ин яхшы
шагыйрьләре, музыкантлары, артистлары
катнашындагысы 2013 елла «Мәдәни
Универсиада* кысаларында Татарстан
башкаласында узачак.
ШӘРӘФЛЕЛӘР РӘТЕ ИШӘЯ
Быел дүрт шәхескә «Казан шәһәренең
Мактаулы гражданины» исеме бирелү
турында карар кабул ителде Анын билгеләре
һәм. шушы исем бирелү турындагы таныклык
һәм акчалата бүләк 30 август - Республика һәм
Шәһәр көнендә тапшырылачак.
Әлеге мәсьәлә Казан шәһәр Думасының
VI сессиясендә каралды Анын буенча тәкъдим
чыгышы белән мэр Илсур Мет- шин чыкты
Казан шәһәренең ин югары бүләкләренең
берсе булган мактаулы исемгә композитор
Софья Гобәйдуллина. 131 нче лицейның
элеккеге директоры Иван Савельев. Россия
Фәннәр академиясенең Казан физика-техника
институты директоры Кев Салихов.
«Татэлектромонтаж» ААЖ генераль
директоры Юрий Солуянов лаек дип табылды
ДӨНЬЯ БЕЛСЕН ӨЧЕН
Билгеле булганча. «Татар ПЕН-үзәге»
ЮНЕСКО химаясендәге Халыкара язучылар
ассоциациясе «ПЕН-клуб*нын региональ
оешмасы «ПЕН-клуб» ел саен үткәрә торган
халыкара конференция делегатларына тарату
өчен инглиз телендә татар әдәбияты үрнәкләре
тупланган китаплар бастырып чыгара Шушы
максаттан язучыларыбыэ әсәрләреннән
тупланган
антология, әкиятләр һәм татар халык авыз
ижаты үрнәкләре җыентыклары, шулай ук
берничә язучыбызның аерым китаплары
инглиз телендә нәшер ителде Алар «ПЕН-
клуб.нын Мексикада. Шотландиядә.
Германиядә. Финляндиядә. Македониядә.
Норвегиядә. Словениядә һәм Австриядә
үткәрелгән халыкара конференцияләрендә
таратылды Гадәттә һәр конференциягә 140лап
илдән делегация килә, һәр илдән 4-6 делегат
катнаша Атарнын барысы да Татарстан
китаплары белән бик кызыксыналар һәм үз
илләренә алып китәләр Шулай итеп, ел саен
татар әдәбияты үрнәкләре тупланган меңгә
якын китап дөнья халыкларына таратыла.
Быелгы «Тукай елында «Татар ПЕН-
үзәге» татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм
үстерү буенча «Жыен» фонды белән бергәләп,
бөек шагыйренең өч әкиятен («Шүрәле».
«Кәҗә белән Сарык». «Печән базары, яхут яна
Кисекбаш») татар, рус. төрек һәм инглиз
телләрендә бастырып чыгарды Бу ике
иҗтимагый оешма әлеге «Өч әкият» китабын
Тукайнын тууына 125 ел тулган олуг
юбилейга багышлап нәшер итте Китап төсле
бизәлештә, яхшы кәгазьдә. югары сыйфатлы
итеп басылган
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР
БЕРЛЕГЕНДӘ
Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең
чираттагы утырышы булды Аны берлек рәисе
Илфак Ибраһимон алып барды Уты рышта
катнашучылар Мөштәри урамында урнашкан
Язучылар йортында ремонт эшләренен
барышы белән танышты Утырышта Гөлчәчәк
Галиева («Газзәбану» китабы өчен.
«Идел-Пресс» нәшрияты. 2010 ел). Әсгат
Сәлах («Балыкчы малайлар», Татарстан китап
нәшрияты. 2009. «Дорога берез». «Сүз»
нәшрияты. 2010. «Послед- ний вальс».
Татарстан китап нәшрияты. 2011) һәм Әлмәт
дәүләт нефть институты каршындагы әдәби
берләшмә - «Татнефть» ачык акционерлык
җәмгыяте һәм Татарстан Язучылар берлегенең
Саҗидә Сөләй- манова исемендәге әдәби
бүләгенә—язучы Айгөл Әхмәтгалиева. татар
язучыларынын проза әсәрләрен тәрҗемә итеп
төрек гелсн дә китап чыгарган Фатих Котлы,
шагыйрь, тәрҗемәче Наил Ишмөхәммәтов
Саҗидә Сөләйманова исемендәге
кызыксындыру премиясенә, югары уку
йортларында белем алучы яшь язучылар
Булат Ибраһимов. Айгөл Закирова. Илһам
Шәрипов. Алсу Мингалимова. Ләйсән
Фәтхетдинова Сажидә Сөләйманова
исемендәге стипендиягә тәкъдим ителде
• Глядя на Вас * («Идел-Пресс» нәш
риягы. 2009) дигән китабы өчен шагыйрә
Александра Кашина Гавриил Державин
исемендәге Бөтенроссия премиясенә тә-
гаенләнде
Утырышта катнашучылар юмор-сатнра
191
язучыларның ижатын активлаштыру мак-
сатында Актаныш муниципаль районы
хакимияте һәм Татарстан Язучылар берле-
генең Гамил Афзал исемендәге әдәби пре-
миясен булдыру турында килеште.
ЛЕВ ГУМИЛЕВКА БАГЫШЛАНА
Санкт-Петербургта бөек галим, тарих-
чы-этнолог, тарих һәм география фәннәре
докторы, шагыйрьләр Анна Ахматова белән
Николай Гумилевнын улы Лев Гумилевка
багышланган «Лев Николаевич Гумилев» дип
аталган китапны тәкъдим итү булды.
Әлеге чара Лев Гумилевның музей-фа-
тирында оештырылды «Татарлар Ватанга
хезмәттә» дигән гомум баш астында нәшер
ителгән әлеге китапнын авторы—Татарстан
Республикасының Санкт-Петербург һәм
Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил
Әхмәтшин Биредә автор галимнең үтә лә
сикәлтәле тормыш юлын тасвирлый Китапта
Лев Гумилевнын әнисе белән хат язышуына
тулы бер бүлек багышланган. Басма
фоторәсемнәр белән бизәлгән. Китапны
тәкъдим итүдә Төркия Республикасының
Санкт-Петербургтагы генераль консулы
Мехмет Чинар да катнашты
РАДИО РАДИУСЫН КИҢӘЙТӘ
10 июльдән башлап «Яңа Гасыр» радио-
сын Татарстанның башкаладан ин еракта
урнашкан төбәкләрендә дә тыңлап була.
«Татарстан—Яна Гасыр* җөмһүрияте-
безне 100 процентка колачлау турында
биргән вәгъдәсен үтәде,—диде телерадио-
компаниянен генераль директоры урынба-
сары Тәлгат Сабитов —Кайбер районнар
«Яна Гасыр» радиосы картасында ак тап иде,
хәзер алар һәрвакыт безнен дулкында
булачак».
«Яңа Гасыр»ның радиусы кинәю радио-
га татар телен пропагандаларга зур мөм-
кинлек ача Бигрәк тә туган телен оныта
башлаган яшьләргә янәшәләрендә татарча
сөйләп, җырлап торган радио булышчы
булыр. Мәдәниятебез, тарихыбыз, динебез
турындагы тапшырулар исә хәбәрдарлык
мәйданын киңәйтер.
10 июльдән башлап, Татарстан тулы-
сынча «Яна Гасыр» карамагында. Әлмәт—
92,9 РМ. Буа—100,3 РМ, Чүпрәле-91,0 РМ,
Нурлат—105,7 РМ, Чирмешән—107,7 РМ
ЧӘЧЕЛСӘК ТӘ, БЕЗ БЕРГӘ
Быел жәй Колыма төбәге тормышында
ике мөһим вакыйга булды. 24-25 июнь көн-
нәрендә бу якларга Татарстаннан делегация
килде Татарстан Президенты каршындагы
дин эшләре идарәсе башлыгы Марат Гатин,
Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма
комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәри- пов.
танылган җырчы Рамил Миндияр бу көннәрне
Магадан шәһәрендә төзеләчәк беренче
мәчеткә нигез ташы салу тантанасында һәм
Сабан туе бәйрәмендә катнаштылар. Әлеге
эшләрдә әйдәп йөрүчеләр— «Аггын ай»
татар-башкорт оешмасы активистлары
Оешманың рәисе—Магадан шәһәр Думасы
депутаты, эшмәкәр Рафаэль Фатыйхов. Аның
сүзләренә караганда, милли оешманын 20
еллык тарихы бар, ул шәһәр үзәгендә аерым
бинага ия булып, уңайлы шартларда эшләп
килә.
Эстония татарлары Татарстанга килде.
Алар Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма
комитеты бинасында очрашуда булдылар.
Сигез кешедән торган делегация составында
Эстония татарларын берләштерүче
«Ида-Вирумаа» иҗтимагый оешмасы
вәкилләре иле Бу оешманын идарә әгъзасы
Светлана Мөхәммәтжанова Эстониядә
яшәүче татарларның тормышы хакында
сөйләде һәм тарихи ватаннары булган
Татарстанга килүдән алган тәэсирләре белән
уртаклашты
192