Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКУЧЫ СҮЗЕ

«Казан Утлар»ы журналында басылган бер әсәр (шактый вакыт узса да, һич онытылмый) игътибарымны аеруча җәлеп итте Ул да булса, хөрмәтле язучыбыз Зәки Зәйнуллин язган «Лотфулла солдат» бәяне (повесте) (2010, 11-12 саннар). Мөмкинлектән файдаланып, бу әсәрнең авторына һәм аның журнал вариантын җиренә җиткереп бастырып чыгаруда катнашкан редакция хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсем килә Автор бу яңа әсәрен яшүсмерләргә килешле итеп язган. Шуна карамастан, мин. олы кеше, үземә күп кенә яналыклар таптым анын эчтәлегеннән Рәхәтләнеп укьщым әсәрегезне, Зәки әфәнде!
Сүз унаеннан әйтим әле, әсәрне укып чыккач, авторга соравым туды Соравымнын асылы «Бәлки, автор, бәянен яза башлаганда, анын хәзерге көндә җәмгыятебез өчен куркынычлы афәткә кагылышлы булуын үзе дә уйламагандыр?». Бу афәт—хәзерге Рәсәй армиясендәге «дедовщина» проблемасы. Сонгы елларда гына «дедовщина» аркасында Татарстаннан хәрби хезмәткә алынган күпме яшь егетләребез армиядан йә үлеп, йә инвалид булып кайттылар. Минемчә, югарыда әйтелгән афәтнең очы яшьләр армия хезмәтенә психологик яктан әзер булмаганлыкка барып чыга. Яна коллективта, бигрәк тә ирләрдән генә торган хәрби коллективта, яшь кешегә үз- үзен куя белү бик кирәк нәрсә Инде Лотфулла мисалына килсәк, ул хезмәт иткән чорда (1905-1906 еллар) патша армиясендә яшь солдатны беренче көннән үк хәрби хезмәткә кыйнап өйрәтү таралган булган: «рукоприкладство» алымы Бу алым белән солдатны өйрәтүне офицерлар, фельдфебельләр башкарган, һәм анын шулай булуы «Лотфулла солдат» бәянендә берничә мисалда күрсәтелгән
Китап сөючеләргә кинәшем шул: бу әсәрне укыгыз, анда яшьләребезгә файдалы, гыйбрәтле маҗаралар бәян ителгән Героебыз Лотфулла үзе хезмәт иткән ротада югарыда әйтелгән «рукоприкладство» алымына каршы чыга һәм бу көрәштә җиңүгә ирешә.
Зәки Зәйнуллинга кинәш итеп шуны әйтәсем килә: әсәрегезне аерым китап итеп бастырып чыгарганда, эчтәлегенә кагылышлы итеп, тышлыгын һәм китап битләрен 5-6 рәсем белән бизәсәгез иде. Рәсемле китапны укыганда арылмый Гомумән, рәсемнәр белән бизәлгән яна китапны кулга алу һәм аны уку үзе бер бәйрәм бит ул.
Мансур ҖӘЛӘЛИЕВ
Казан