ТӨНГЕ КҮКТӘН БАГА... АТ КҮЗЛӘРЕ
Язмыш белән язу бер тамырдан— Кайчак бер сүз елга тормалы... Язуым да язмыш кебек шуңа Әле киртләч, әле бормалы.
Язуымда хата күп түгелдер, Язмышымда шактый хаталар. Барыр юлны бикләп, ташлар кебек Тәгәрәшеп алар яталар.
Язудагы хата кебек түгел, Үлчәнмиләр алар сан белән. Үлчәнәләр тик каләмнән саркып, Шигырьләргә күчкән кан белән.
Ә шулай да үзгәртәсе килми Күкләр язган шушы язмышны— һәрбер хатам туганымдай газиз, Балам кебек һәрбер ялгышым.
Язмыш белән язу бер тамырдан...
Кылган моңы
Мин—бер кылган...
Җанда дала моңы—
Чал гасырлар бирә тавышын. Алпамшалар анда иген игә,
Ярсу атлар үтә чабышып.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ (1975) - шагыйрь, галим; •Соңгы шцрэле* исемле китап авторы. Уфада яши.
80
Мин—бер кылган...
Багам чиксез Күккә—
Ашкыналар болыт-җайдаклар.
Төрки каһан, гүя, гаскәр әйди.
Юртак каны чыга кайнаплар.
Бу вакытлар, белмим, кайда калган? Төрки даны кая югалган?
Халкым рухын нинди чоңгыл йоткан? Алпамшалар кая юл алган?
Мин—бер кылган...
Үткәннәрдә яшим.
Зарым сөйлим, җанны актарып.
Күз яшьләре кебек чык тамчысы, Сагышлардан күңел сап-сары.
Мин—бер кылган...
Инде мең ел торам—
Чал Тарихның телсез шаһиты. Оранымны Аждаһалар йотты— Төркиләрнең телсез вакыты.
Мин—бер кылган...
Җанны кайгы сарган,
Күзләремә яшьләр төелгән.
Халкым мескенлеген күрмәс өчен, Горур башым аска иелгән.
Мин—бер кылган...
Гасырлардан калган Күңелемдә күпме байлык бар! ...Җанны таптап, өсләремнән бүген Көтү-көтү үтә сарыклар.
Мин—бер кылган...
Атлар
Авылымда атлар юкка чыкты— Кар туздырып узмый чаналар. Тимер «ат»лар тимер җыр үкереп, Асфальт юлдан тыз-быз чабалар.
Ат җаннары күптән Күккә ашкан, Дага төшеп калган Ай булып... ..Атлар көткән тугайлыкны эзләп, Бер ялгызым йөрим каңгырып.
Авылымның чирәмнәре кайда?
Эз калдырган кайда чаналар?
.„Ташка сеңгән тояк тавышлары Йөрәгемне килеп кагалар...
Бу тавышта уклар сызгыруы,
Бу тавышта кылыч чыңлавы,
Бу тавышта чал кылганнар моңы— Бу тавышны рәхәт тыңлавы...
...Далаларны сары сагыш сарган: Атлар күрми кибә далалар.
...Төнге Күктән гүя йолдыз түгел,
Ат күзләре миңа багалар...
Аклык
Ак биләүдә килдем бу дөньяга:
Ак нурларын Кояш юллады,
Ак теләкләр теләп, иркәләде Әниемнең ап-ак куллары.
Балачагым ак шикәрдәй эреде, Татытмады кара борычын. Яшьлегемнең ак таңнары атты. Тормыш куйды яңа бурычын...
Ак калага озатканда әни Ак ипекәй бирде кулыма.
Ак яулыгы белән яшен сөртеп,
Ак юл теләп калды улына.
Ак күгәрчен кебек хыялларым Йолдызларга мине илттеләр.
Ак сөюем язган ак шигырьне Ак кәгазьгә теркәп киттеләр.
Күңел һаман да ак...
Уйларым да...
Бүтән төскә миндә урын юк.
Ап-ак күңелләрне каралтырлык Сүзләремдә минем корым юк.
Киләчәк—ак томан...
Ә артымда
Дөрләп яна еллар учагы.
...Кара җиргә тапшырыйм дип, көтеп Ак кәфенлек ачкан кочагын...