Үткәннәргә хат
Бәлки, Тукай яки синекедәй Шигырьләрдә юктыр осталык, Ләкин шушы кыска юлларымда, Һади, сиңа карыйм тукталып.
Сезгә шулай «син» дип эндәшкәнгә Берүк рәнҗемәсен күндегез,
Сез бит барча кеше йөрәгенә Якын бер зат булып кердегез.
Син дә алдан бөек булмагансың... Син дә сабыйларча уйнагансың... Бөеклекне сиңа, даһи Һади,
Кемнәр генә биреп калдырган соң?_
Киләчәккә җибәрелгән хатлар, Һади, безгә килеп җиттеләр.
Син язганнар инде безнең баштан Җилләр кебек, сыйпап үттеләр. Килмәде шул җиргә коммунизм: Байлар калды яшәп байларча, Ярлылары ярлы булып калды... Шулай дәвам итәр алгача.
Син теләгән якты ышанычлар,
Бик кызганыч, чынга ашмады. Язмыш безне кырык яктан алып, Кырык якка кире ташлады.
Үткәннәргә язган бу хатыма Син, әлбәттә, җавап язмассың.
Бар халкыңа сәлам юллагансың, Инде бурыч бездә калмасын.