Логотип Казан Утлары
Шигърият

РИВАЯТЬЛӘРГӘ БЕЗ—ЯҢА ИСЕМ...


Мәсих
(шврех)
әзер булыгыз.
чонки Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә килер.
Матфсй тагъбир нтк.ж Изге Инжил, 24 44
1. ЯХЪЯ
Вәсвәсәле еллар өеренең Әнчекләре һәр пот каршында Иман алыштыра. Рия ысы Сеңгән җаны исән калсынга.
Гөнаһларын кемнең икърар итмәс Бу замана, кемне кичермәс,— Учларыннан канлы бер дәверне Төче сулар юып төшергәч.
Алларына егылып яңа потның, «Дога» пышылдаучы иреннәр Дарга күтәрергә әзер янә Бер токымны, аерып күгеннән.
Тәүбәсеннән бары дәгъва исе Аңкып торган кавем, котырып, Гыйбадәткә килә. Изгеләрен Кабер бугазына томырып.
Вәгазь юраулармы шикләндерә— Күзләрендә шомлы шәүлә бар. Касәләрдән, кайнап, тәүбә суы Күтәрелә... Яңа пәйгамбәр
Луиза ЯНСУАР шагыйрә; лКузен ача умырзая». * Балан кызы*. *Без җан оргән учак» Һ.6. китаплар авторы. Казанда яши.
37
Иңүенә инанулы кемдер Таныганда насыйп ул көнне...
...Гамьсез күзләрендә бер гүзәлнең Биер аның кыргый үлеме...
2. ИУДА
Сатлык аркадашлар намусыннан Берни калмас—хәкарәттән башка. Карашларда дар агачы булып Чайкалыр тик үлем—шаша-шаша. Сытылыр бер исем—иреннәрнең Куырылып кипкән чәрдәгеннән. Кургаш тамчы булып, кемнәрнеңдер Бәддогасы чәчрәр бәбәгенә.
Янчык авырлыгы кадәр генә Булмас каһәр, эремәс ком-җирдә.— Ярлыкачы! Ярлыкачы, зинһар!— Ялваруын бөтереп, туң җилләр Илгә чөяр... Дарга эленгәндәй, Бәргәләнер телдә яман аты.
Дөнья—шул ук.
Безнең хисапларны
Рабби, өмет өзеп, күптән япты.
3. ҖӘЗА
Мәйданнарда ирек даулар алар, Өер-өер яңартырлар иман.
Күзләреңдә янган утны гына Танымаслар—
Онытылган сыман.
Кабатланыр мизгел,
Актарылып,
Иңәр кабат зарлы хәтереңә.
Сиңа әзерләнгән таҗны болгап. Ыргылырлар...
Затсыз әмеренә
Буйсынырга әзер һәр йолкышның Бу акылдан язган дөнья...
Талган
Учларыңны учка алам—
Анда Җәза эзе
Җөйләнмәгән һаман.
...Мәйданнардан хөкем укыр алар, Өер-өер кабартырлар иман.
...Җанны коткарырлык утны гына Табалмаслар—
Убылганда җиһан...
4. ХАЧТАН КУПТАРЫЛУ Хачтан купканда да җаның тырнап. Җиргә тартып торыр шул бер сорау— Адәмнәрнең асылында ни бар?— Кыйблаларны алыштырып уйнау.
РИВАЯТЬЛӘРГӘ ВЕЗ-ЯҢА ИСЕМ
Бер көнлекме, әллә мәңгелекме Син торгызган храмның диварлары?— Әле җиһан бу көнгәчә юрый Мәсихме ул, диеп, диванамы...
—Мәсихме?
—Кем?!
Булса, терелер дә,
Янә туар иде—бүгенгедә...
Куптарыл да шунда, сабыр җуеп,
Дога урынына... сүген генә!
Хачың үпкәндә дә... шиккә калып, Ваемлыйлар: чын син, әллә ялган. ...Үрсәләнеп көйли ак күгәрчен Канатларын—җиргә чылбырланган...
5. МЛГДАЛИНА Чәчләреннән хуш үләннәр исе Аңкып торган берәү, әсәренеп,
Дәшәр сине... һәм күтәрер җилләр Талгын гына җиңел җәсәдеңне.
Җөйләнмәгән яра сулык-сулык Сызлар шул мәл, ертып уч сүрүең... Кыйбласыннан кайтмаганнар өчен Мөмкин—өр-яңадан терелүең.
Мөмкин—карашында шәүләң күреп, Укталуың бары бер мизгелгә.
Кемнәр өчен—вәгазь, кемгә—иман Синең сүзләр... Соңы бер гозергә
Сыеп бетәр куш уч дөньялыкның Котылуы чынга ашмас ул көн,
Сүзсез генә озатыр сине берәү. Күзләреңнән укып күкнең төсен...
6. ИЯРЧЕННӘР
Ятьмәләрдә чәбәләнгән хакыйкатьне Эзләүчеләр антлар эчәр, диңгез кичәр. Тик артыңнан хачка менмәс берәве дә, Кулыңдагы бау-богауны бары чишәр.
Аннан, хакың хаклаучылар булып, җирдә Калдырырлар язылмаган канун—синнән. Дөнья таныр көтеп алган пәйгамбәрен, Тик... айнымас монафикълык дигән чирдән.
Юк, син үткән юлны сайлап, берәве дә Үз иблисе белән калмас кара каршы. Хакыйкатьнең кулларында богау һаман. Календарьда—чиген көткән гасыр башы.
39
ЛУИЗА ЯНСУАР
Здесь. похиже. идет война за любовъ.
Светлана Сурганова
Сүзләреңә табынганнар, ятьмә чөеп,
Көтә сине, аулый чатлар ышыгында.
Мин ишелгән күкне алам иңнәремә, Күләгәләр сеңә җиргә мыштым гына.
Ә узгыннар, урамнарга шом таратып, Әверелә тораташ төн сурәтенә.
Алар белми кай мизгелдә күченгәнен Канатлының канатсызлар өммәтенә.
Тәрәзләрдән ага төтен—алка-алка... Сабырлыкның сынар мәле... шундый якын— Атылырга әзер соңгы ядрә булып Чигәләргә терәлгән дә... сорый хакын.
Үткелләрнең үтемсезен кичкәнче үк Бу уенның кануннарын алсак җиңә...
Кем дә безне гаепләмәс, бар кыйммәте Түләнелгән. Һәм ябылган исәп—җирдә.
2
Мин сине җуямын... Төзәлер-төзәлмәс Яралар—иске дә, яңа да.
Шәһәрнең мең япьле буталчык юллары Кемнедер уздыра арага.
Очарга кыймыйча, иңгәрәк елыша Бу язда талчыккан канатлар.
Күзләрең нәфрәтле. Аларның түрендә Эзләп тә табылмас җавап бар.
Кем кемнән ирекле, кем кемгә: «Бигайбә!», Кем әзер өр-яңа камауга...
...Чигәдә чатнаган уйлардан сискәнеп,
Бәбәген киергән таңнарда
Мин сиңа елышам. Мизгелме? Мәңгегә... Искерә сораулар, җаваплар. ...Төзәлер-төзәлмәс җөй эзе беләктә,—
Тик таныш ырымны кабатлау...