НОМЕРЫҢ КЕМ?
Казансу өстендә тибрәлгән куе рәшә күзгә күренеп таралды. Ул да булмады, шул рәшә эчендә изрәгән саргылт нурлар кызгылт төскә керде һәм моңарчы үзенең җиләс-җылымса нурларында
оеган кояш кинәт күтәрелгәндәй булды. Биеккәрәк менгән саен ул усалрак күренде. Күк йөзе кинәт аязды. Еракта—офыкта йоннары бүселгән зур мендәрне хәтерләтеп кабарган кара-кучкыл болытлар пәйда булды. Жәй челләсенең гадәти көне башланды.
Даң-доң! Чонк-чыңк! Казансу буендагы төзелеш мәйданында субай кага башладылар. Тимернең тимергә бәрелүеннән колаклар тона, җаннар өши. Даң-дон, чынк-чынк! Бу дәһшәтле авазлар тынып торган арада, машиналарның гүләгәне ишетелә.
Казаннын үзәгенә таба агылган ташкыннан бер төркем аерылып, көндәгечә, алагаем зур хәрефләр белән «Керү тыела» дигән тимер капкадан эчкә уза. Аягына күнитек кигән, биленә кара резина таяк аскан сакчы егет, дәшми генә, шик белән кызыксыну бергә укмашкан карашын керүченең түшенә ташлый:
—Номер?!
Ботинка үкчәсенең таш асфальтны тырт-тырт кыйнавыннан әлегә кадәр йокымсырап атлаган кеше дертләп китә. Аннан ашыга-ашыга түшен ача. —Алтмыш сигез,—ди ул мескен тавыш белән.
Сакчы анын муенына калын жеп бау белән асылган катыргы кәгазьдәге санга күз сала да кирпеч, таш плитәләр һәм арматуралар өелеп торган якка таба ымлый. «Кер, рөхсәт»,—янәсе.
Ул да булмый, сакчының бурзае менә өстенә сикерәм, менә ботарлап, өзгәләп ташлыйм дип, һау-һауларга тотына. Катыргылы кәгазь асканнын муенын җилкәсенә сеңдереп бөрешкәнен күргәч, сакчы башын артка ташлап, ләззәтләнеп көлә:
—Атла әйдә, алтмыш сигез! Әлегә бәйдә ул! Рәхмәт әйт, Сталин концлагерында этләрне сиптән ычкындырганнар да! Сез санлы сансызларны бер талатып алу ярап куяр иде...
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН (1987)-язучы; «Гипнозчы малай» исемле китап авторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Казанда яши.
122
Тегесе артына борыла-карый, тиз-тиз адымнар белән эчкә элдертә
Ниһаять, эш киемнәре киелеп бетә, сонга калучыларда, тирләп-мышнап, зур әйләнә хасил итеп тезелешкән куе рәтләр артына баса. Уртада—ак каска кигән, әле утыз яше дә тулмаган, сабый карашына һич тә килешмәгән сирәк озын сакал-мыеклы Мәхмүт. Анын тирәли шулай ук «аклар* көяхтәнеп баскан. Аларнын мәгърур карашлары әфлисунны урталайга ярып, шуларны башларына каплап чыккандай күренгән ирләр рәте өстеннән туктаусыз йөреп тора. Мәхмүт монда хуҗа, алай гына да түгел, ул шушы төзелеш өчен җаваплы оешманың генераль директорына якын туган тиешле дә ате. Төзелеш фирмасы—төрекләрнеке, шунлыктан бригадирларның да күбесе төрек милләтеннән. Татар белән урыслар икешәр генә
Мәхмүт әнә шул минутларны—иртә белән һәммәсен бергә жыеп, төрле эшләргә билгеләүне үлеп ярата. Ул. әйтерсен. эш белән шөгыльләнми, ә тантана итә. Кулында—кешеләр, төгәлрәге, «саннар* исемлеге, ул шаян кара күзенә җитдилек чыгарырга тырышып, үз телендә туктаусыз сөйләнә. Ин элек, кулындагы кәгазьдән күзен аермыйча, бүген нинди эшләр булачагын укып чыга Аннары, бик әһәмиятле эш башкаргандай, рәт арасыннан «саннарны»ны бармак белән изәп чакыра. Ләкин Мәхмүткә ярап булмый: берсенең буен ошатмый, икенчесенең—озак мыштырдавын Күнеленә ятмаган бу күренештән анын ялтырап торган тулы битләрендә җыерчыклар барлыкка килә һәм ул түзми, тагын нәрсә кыландыра инде, сакаллы сабый, дип рәт арасыннан аерылып чыккан урыс-татар агайларына чын күңеленнән ачуланып, җилкәләренә саллы гына итеп төртеп ала яисә: «Әйди-әйди!»—дип ашыктырып, үзе теләгән урынга китереп бастыра. Мәхмүтнең уенына янындагылар да теләп кушыла: алар да бармаклары белән рәтләрдәге ир-егетләрнең әле берсенә, әле икенчесенә төртеп, ана ярдәм итәргә тырышалар
Ниһаять, рәтләрдәге кешеләр кечкенә төркемнәргә бүленеп бетә һәм Мәхмүт шатлыгыннан чырыйлап кычкырып җибәрә «Әйди-әйди!*. Бригадирлар да. аннан калышмыйк дигәндәй, үзләренен төркемнәрен туктаусыз әйдәкләп, төзелеш мәйданының төрле почмакларына таралыша. Иртәнге матавыктан котылган төркемнәр җанлана: анда—монда көлешкән авазлар ишетелә башлый, тәмам салынган җилкәләр бераз турая, адымнар җинеләя.
Монда тиздән Казаннын ин матур һәм затлы йорты калкып чыгачак Казан үзәгендәге. Казансу буендагы бу йортнын өч подъездында инде эшләр тәмамлануга бара. Соңгысында—анысына бик ныклап әзерләнәләр, җитәкчелек көне-төне шунда мәш килә —эш башлана гына әле. субай каккан тавышлар да шуннан килә
_ Би ик зур түрәнеке!—дип пышылдаша ярым ачык иреннәр ул подъезд
турысыннан үткәндә —Нәселен кайгырта
Бу сүхпәрдән башлар тагын да иелә, керфекләр түбән салынып, курку йөгергән күзләрне капларга тырыша
Тиздән башка подъездлардагы һәр фатирнын хуҗасы кем икәнлеге мәгълүм булды. Йорты бик зур булса да. фатирлар бик аз-һәммәсе дә. һич арттырусыз, ике команда туп тибәрлек мәйдан алып тора Бу зәбәр кайсыдыр төрек бригадиры авызыннан ишетелеп, бер колактан икенчесенә күчеп төзелештәге һәркемгә житкерелде Иннәренә отын армату ра салып ташыган, кирпеч өеме күтәреп барган, измә болгаткан татар. УРЫС.чу.ш, һәм башкалар ишеткән аналыкларыннан бер башка үсеп киткәндәй булды: менә нинди кешеләргә якын тора алар.
ш
РӨСТӘМ ГАЛИУЛЛИН
Төзелештә кемнәр генә, нинди генә милләт юк. Төрек—боерык бирә, идарә итүчеләр арасына кереп бетә алмаганнары, үз телләрендәге моңлы җырларны сузып, ашыкмый гына фиргавеннәр йортын затлы мәрмәр белән тышлый. Татар, урыс һәм чуашы аларга мәрмәр плитәләр ташып, күтәреп тора, кирпеч сала. Куе кара чәчле, саргылт эре тешле, каракучкыл тәнле көрдләр нигез эшләре белән мәш килә.
Бүген дә төшке ашка чакыру яңгырауга, олпат ирләр дә, вакытлыча эшләп йөргән студентлар да бер булып, этешә-төртешә ашханә ролен үтәгән подвалга җыелды. Яшь-жилкенчәк тиз-тиз ашап, шушы бер сәгать ял вакытында өстәмә акча эшлим дип цемент бушатырга киткәч, күптәнге дуслар—төрек Хәлил; көрдләр арасында урысча аз-маз сукалый белгән ике кешенең берсе— Дилдар; Казан арты татары, инде илленең өске ягына чыккан, кыска камыт аякларына һич килешмәгән озын гәүдәле, чәчләренә бәс кунган Камил белән аның яшьтәше, озын буен бөкрәйтеп йөргән, күк төсендәге зәңгәр күзләренең карашын еракка төбәп, әңгәмәгә сирәк кушылган шәһәр урысы Иван, ягъни Ваня күләгәле урынны сайлап, чирәмгә сузылып яттылар.
—Ник шушы төрек малайларына бил бөгеп ятабыз сон без үз җиребездә, Ваня, ә?!—Авызына капкан үләнен чәйни-чәйни, Камил һәр көнне әйтә торган сүзен кабатлады.
—Үзем дә аңламыйм —Ваня карашын Казансудан аермый гына, тәмәкесен ләззәтләнеп суырды.
—Ә мин беләм!—Инде кырыкка якынлашса да, кыяфәте, төс-бите нәкъ егерме яшьлек егетләрнеке сыман Хәлил торып утырды. Әгәр вакытсыз агарган көмешсыман чәченә игътибар итмәсән, Хәлилне, һичшиксез, өйләнмәгән егет дип уйларлык.—Чөнки менә бу йортнын,—ул имән бармагын мәрмәр диварга төртте,—хуҗаларына безнең белән эш итү файдалы. Безнен фирма салым түләми. Акча кесәдән-кесәгә генә күчә. Өстәвенә йорт күзгә күренеп калка.
—Бик калка инде...
—Әле дә эш бара. Безнең директор көн саен казинода миллион сум оттырып кайта. Шоферы сөйләп торган: миллион сумны чыгарып салганда мыегы да селкенми ди...
—Бардак инде, бардак!—Камил гадәтенчә төкеренеп алды.—Менә быелгы җәйне чыгам да, авылыма кайтып китәм. Монда бит мине исемем белән дә атамыйлар! «Җитмеш җиде, кил, җитмеш җиде, тегене эшлә, җитмеш җиде, моны күтәр!» Коллар да мондый мәсхәрәне күрмәгән! Ә авылда мине җылы өем, хатыным, аның тәмле ризыклары, яраткан тракторым, комбайным көтә. Мин бит урып-җыю вакытларында республикада алдынгылыкны бирмәгән кеше! Казанда эшләп карыйм әле дигән булып килгән җирдән йөрим һаман да...
—Мин дә китәм!—диде Ваня, аны бүлдереп. —Боларга мескен булып бил бөккәнче, үзем эшләгән төзелеш оешмасына кире кайтам да, элеккечә кирпеч тезәм. Акча дигән булып алдандым, монда да артыгын түлим дип тормыйлар...
—Быелдан мин дә калмыйм!—Дилдар Хәлилгә күз кырые белән генә карап алды да, урысчасын вата-җимерә сөйләп китте.—Мин бит Анталиядә, дингез буенда яшим. Үз йортым белән. Казан күрим дип кенә килгән җирдән тоткарлану...
—Әгәр сездә Наташалар булмасамы,—Хәлил аның сүзен бүлеп, гадәтенчә сикереп торды,—билләһи газыйм, шулар гына тота мине монда. Истанбулда, Босфор буенда сөйгәнем белән караблар киткәнен күзәтеп кенә утырасы кеше мин. Шунда ук безнен гаиләнен офисы урнашкан. Саф дингез җиле, шау-шулы Истанбул!—Ул беркавым күзләрен йомган килеш тын торды.
124
НОМЕРЫН КЕМ?
—Марҗалар итәген капшап йөреп чир эләктерәсен инде, малай актыгы!— Камил аны күктән җиргә төшерде.
—Ә мин кичә Ләйлә исемле татар кызы белән таныштым!—Хәлилнең күзләре ялт-йолт яна башлады.
—Әйдә, йоклыйк, дидеңме, бозык малай?—Камилнен тавышына кырыслык бәреп чыкты.
—Юк ла, ул үзе тәкъдим итте!—Хәлил тигез тешләрен елтыратып хәйләкәр елмайды.
—һай, мәлгунь, һай, кабахәт,—Камил Хәлилгә чын күңеленнән рәнҗеп, башын чайкады,—инде татар кызларына күчтенмени? Синен кай җиренә кызыкты икән инде ул татарнын бичара баласы?
—Кесәмдәге акчама!—Үз сүзеннән Хәлил кычкырып көлеп җибәрде. Камилнең йодрык янавыннан шүрләпме, ашыга-ашыга, аклана да башлады:
—Син, Камил бәй, ачуланма. Ул кызны мин бозмадым. Беләсен бит инде: без акча алган көнне барыбыз да Көньяк трассага юл тотабыз. Бу юлы кызы чибәр иде, шуна гына таныштым. Татар кызы икәнен каян белим, анын түшенә язып куелмаган бит? Ялгышмасам, аларны да номерлары белән атыйлар бугай —Һай, тел бистәсе!—Камил йомарланган йодрыкларын таратты Хәлил, тагын сикереп торып, куллары белән һавада Ләйләнен гәүдәсен сурәтли башлады:
—Аның күзе—ут! Аның чәчләре, кабарып торган түшләре, нечкә билләре, тыгыз ботлары...
—һай, Мәҗнүн дә үзен!—дип сукранды Камил.
—Әле мин аңа багышлап җыр да чыгардым. Хәлил төрек акценты белән татарча такмак көйли башлады:
Кызлар, кызлар, киләмен:
Иренегездән үбәмен!
Сез әнкәгез куенында—
Тилмерүдән үләм мин!..
—Ж,ыелырга! Тиз!—Хәлил, «әфлисун башлы»ларнын кычкыра-кычкыра тыз-быз йөгерешә башлауларын күреп, бүленергә мәҗбүр булды
—Әйди-әйди!—Мәхмүтнең күзләре яна, маңгаеннан тир бөртекләре тама. Ул иртән җыела торган урында ары-бире йөренә. __
_ Ни булды?—дип аптырашты төшке ялларыннан вакытсыз бүленгән
ирләр. ..
—Сөйләшмәскә!—бригадирлар берьюлы кычкырып җибәрде Мәхмүт урыс бригадирының берсенә тиз генә нидер аңлатты да, калганнарны ияртеп, ашыга-ашыга тимер капкага таба атлады.
Зур төркем алдында ялгызы калган урыс бригадиры авызыннан кырыс фәрман яңгырады:
—Минем арттан! _
Ул төзелеш эшләре ин артта сөйрәлгән подъездга кереп китте Шөбһәле, куркулы карашларын бер-берсенә күчерә-күчерә, ана муеннарына катыргылы кәгазьгә язылган санны таккан ирләр иярде. Бригадир ин сонгы катка кадәр күтәрелде дә:
-Барыгыз да шушы фатирга керегез!-дип боерды.
Йөздән артык ир тиздән зур гүрәнен назлы сөяркәсе ялгызы гына яшәячәк фатирга кереп тулды. Мондый күндәмлектән үзен унаисызрак кис иткән бригадир аңлатуны кирәк тапты: V
-Егетләр, йорт белән танышырга ин зур түрәбез үзе килгән. тулаем үзенеке булган подъездмын планы белән таныша, инем безнең төзелеш фирмасыннан бер дә канәгать түгел. .Икенче фирманы
125
РӨСТӘМ ГАЛИУЛЛИН
китертәм, мондагыларның бөтенесен дә куам»,—дип әйтә ди. Ул киткәнче көтегез. Тәрәзәдән карамаска! Штраф! Атабыз!
Ирләр бердәм ухылдап куйды. Шулчак бригадирның түш кесәсендәге рация аваз бирде.
—Алтынчы! Алтынчы! Бу мин—беренче! Ун секундтан икенче подъездда
бул!
Артына ут капкандай ашыгып, бригадир тыштан ишекне бикләде дә аска атылды.
—Без төрмәдә түгел бит?! Ник бикләдең?—Халык бераз шаулады да тынды.
Хәлил, Дилдар һәм Камил белән Ваня бер почмакта урын табып, чүгәләделәр.
Тынлыкны Камил бозды:
—Егетләр, эштән кумасыннар иде инде,—анын тавышы шундый зәгыйфь, беркайчан ишетелмәгәнчә нечкә иде,—эшләп ватыла торган булса да, ачтан үлмәслек акчасы килеп тора иде. —Ул башларын аска игән ирләргә күз йөгерткәннән соң, сүзен дәвам итте,—Безнен авылда колхоз таралды бит. Инвестор безне—тракторчы-комбайнчыларны типкәләп чыгарды. Хатын өйдә эшсез утыра. Пенсиягә ун ел чамасы бар әле—акча юк. Малай университетта түләүле бүлектә укый, кыз—мәктәптә. Бу эш ярап торадыр иде әле...
Ваня үзенең саллы кулын аның җилкәсенә салды.
—Син әйтәсеңме, Камил, минме? Мин эшләгән фирма да янды бит— банкротлыкка чыкты. Барыр жир күренеп тормый...
—Шулай...
Хәлил ишетелер-ишетелмәс кенә монлы төрек җырын көйли башлады.
—Мин дә Анталиядә яшәмим,—диде Дилдар, тынлыкны бүлеп.—Ничек анда яшим инде? Шәһәрен дә, диңгезен дә күргәнем юк минем! Без тауларда көн күрәбез. Анда электр да, кибетләр дә юк. Казанга сарык көтеп йөргән җиремнән урлап дигәндәй, алдап алып килделәр. Бераз акчасын җибәреп торгач, хатын да канәгать, балалар да ач ятмый иде Инде нишләрмен? Үзебезнең мөстәкыйль дәүләтебез дә юк ичмасам кайтып егылырга...
Хәлил башларын игән дусларына карап, көлеп җибәрде:
—Шайтан алгыры, миңа да дөресен сөйләргә туры килә бит Яраткан кызымны әтисе кияүгә бирмәде, калым өчен дип акча сорады. Мин ярлы малае, көне-төне бил бөксәм дә. мантый алмадым. Хәзер инде ул кияүдә, баласы бар. Йөрәк януларын басар өчен, дөньясына үч итеп чыгып киттем Казанга. Төркиягә кайтсам, тагын йокыдан калачакмын мин!
—Ә бу йортта түрә абзыкай үзе торыр микән сон?—Камил, җавап көтеп, иптәшләренә текәлде.
—Ахмак син!—диде ана Иван.—Авызыннан авыл бәрәңгесе күренеп тора. Нигә дип сасы, тынчу шәһәргә килсен ул? Хәзер шәһәргә урнашу турында синен кебек дураклар гына хыяллана. Әле күбегез бер бүлмәле фатир да алмыйча үлеп китә...
Гөжләп торган фатирда авыр тынлык урнашты. Һәркем катыргылы кәгазьгә язылган номерларына текәлеп, үз >ена чумды. Тынчу һавадан, уйларының авырлыгыннан уфтанып утырганда, кинәт йортның зур тимер капкасы ачылган тавыш ишетелде. Анын шыгырдавын сирена авазы күмеп китте. Түрә жансакчылары, иярченнәре белән Казан урамына атылды. Ул барасы юлның һәр чатына таралып урнашкан тәртип сакчылары, кайчаннан бирле светофорның яшел утына чыга алмый интеккән автомобиль хуҗаларына, күзләреннән усал чаткылар бөркеп, өстенлекле бер караш ташлап алдылар да түрә абзый кортежына иелә-бәгелә сәлам биреп калдылар...
126
НОМЕРЫН КЕМ?
... Шау-шу авазлары басылуга, ишек ачылды һәм «тоткыннар* этешә- төртешә урамга атылды.
—Әйди-әйди. эшкә!—дип кычкырды Мәхмүт туктаусыз. Анын кинәт кырысланган күзләрендә кабат шаян чаткылар кабынган.
«Санлы»лар арасында, түрә үзенен булачак подъездын ошаткан, дигән хәбәр таралды. Бу иясез яңалыктан ирләрнен маңгайларына бөрчек- бөрчек салкын тир бәреп чыкты. Шулай да алар кичерешләрен тышка чыгармыйча, үхләренә көлемсерәп караган кояшка күз ташлап, сүзсез генә эш урыннарына таба атладылар.
—Шайтан алгыры!—тынлыкны Хәлилнен яңгыравык тавышы бозды.—Түрә абзыкайнын хушбуй исе борынны ярып керә. Ничә йөз мендектер бу, ә?
—Мин дә шуны уйлап тора идем әле. Ат бәясе генә түгелдер!—Дилдар ватандашы әңгәмәсенә кушылды. —Безнең эшне ошатачагы билгеле иде инде. Хан сарае төзибез бит!
— Молодец ул безнең,—Ваня да уйлаганын дусларына житкерергә тырышты. —Бөтенебезгә дә якты чырай күрсәтә менә. Киләчәктә дә шулай булсын иде...
—Булыр, булыр, Ходай аны ярдәменнән генә ташламасын'—Камил милләттәше белән горурланып калырга ашыкты. Авылына кайткач, зур түрә белән күрешүе турында сөйләп, күрше-тирә халкын шаккатырачак әле ул!— Ул шулкадәр яхшы кеше. Барысы белән дә үз итеп сөйләшә. Гади булмаса безгә килер идемени? Үзебезнеке шул ул! Шәп хуҗа'
—Шулай-шулай...
Түрәнең кыйммәтле хушбуй исе эленеп калган һаваны эчләренә йотып, барысы да тынсыз калдылар.
Бу вакытта юл йөрү кагыйдәләрен чүпкә дә санамый куган чит ил машиналары кортежында кукраеп барган түрәнең дә күңеле төзелеш мәйданында иде. Үзе тирәли маймыл сыман сикеренеп йөгерешүләрен ул гадәттәгечә, бик ошатты. Бигрәк тә карасоякләр—кара эшчеләр белән очраштырмаска башлары җиткәнгә куанды. Монда барыбер телевидениегә төшермиләр, гәҗит-журналларның беренче бите өчен мәкалә язарга журналистлар да юк Алар өчен ул иртәгә—дәүләтнең төзелеш планы үтәлмәвенең сәбәпләрен ачыклаячак киңәшмәдә борчылып, кемнәрнедер сүгеп утлы табага бастырачак, боерган булса! Анын җөмләләре тагын канатлы сүзләргә әйләнер, ялагайлар, куштаннары чыгышларын шул сүзләр белән башлап жибәрер! И-их! Маңгаена төзелеш мәйданыннан кунып калган тузан бөртеген сыпырып төшерде дә. эре тешләрен балкытып, кин итеп елмайды. Бүгенге сәфәр ошады ана' Ул үз-үзеннән канәгать булып, тәмләп киерелде Шулчак күкрәгенә каты әйбер төртелгән сыман булды. Түрәнең күз аллары караңгыланып китте, ашыга- ашыга кармаланып, күлмәк кесәсеннән көмеш металлга уеп язылган номерын тартып чыгарды. Шулчак түш кесәләрендә алтын номер йөртүчеләрнең чырае күз алдында пәйда булып, ул калтырана башлады
—Бәхетле мәхлуклар!—дип мыгырданды ул челләдә тирләп-пешеп йорт төзегән катыргы кәгазьлеләрне күз алдына китереп.
Түрәнең калтыравы көчәйгәннән-көчәйде
—Их, шулар урынында булып, алтын номер йөртүчеләрнен чыраен мәңге күрмәсәнче икән'-ул көмеш номерын тирләгән бармаклары белән туктаусыз сыпырып, һичьюгы бер генә мизгелгә булса да түшенә катыргы кәгазьгә сугылган сан тагу турында хыяллана башлады