ХӘТЕР ТӨПЛӘРЕНДӘ УТЛЫ КҮМЕР
КӨНДӘЛЕКЛӘР
1984
1 гыйнвар. Яна елны Нурсөя белән икәү генә каршыладык Коймак белән чәй эчтек. «Голубой огонек» карадык. Төнге сәгать икегә чаклы карарга түземлек җитте Аннан яттык, ләкин күрше-тирәләрдән радио-телевизор гөрләп ишетелеп торгач, йокы алдырып булмады. 4 ләрдән сон бер «Тазепам» эчтем Анынчы да бер таблетка эчкән идем. Бишләр тирәсендә йоклап кителгән. Иртән Юнчы яртыда тордык
Яңа елны каршылап утырганда Равил Шәрәфиев шалтыратты Как раз «Яңа ел утлары»н карап бетереп (ә ул тапшыруны Р Шәрәфиев белән Р Мотыйгуллина алып барды) шунын турында сөйләшеп утыра идек Равил Шәрәфиев белән минем «Автомобиль»не уйнаган чордан ук яхшы таныш булсак та өйләргә шалтыратышкан юк иде. Шалтыратышу болай башланды.
Бервакыт шулай кемдер Мәскәүдән шалтырата «Бу Равил Шәрәфиевлар квартирасымы?»—ди. «Юк.—мин әйтәм — Ялгыш җыйгансыз Яңадан шалтыратып карагыз»,—дим «Менә шушы номер белән Р Шәрәфиевка шалтыратмассыз микән0»—дип мина Р.Шәрәфиевнын телефон номерын бирде «Мин нишләптер аңа эләгә алмыйм»,—ди Шуннан мин ул биргән номер белән Р Шәрәфиевка шалтыраттым Шул чакта гына анын артист Равил икәне искә төште Менә шуннан сон без аның белән шалтыратышкалый башладык
2 гыйнвар. Кичә кич Әхмәт белән Мәдинә килделәр. Малайлары Искәндәрне дә иярткәннәр иде. Әхмәтнең Мәскәүдә «Млечный путь» дигән шигырьләр җыентыгы чыккан Ә Мәдинәсенең «Детская литература»да коллектив җыентыкта • Возмужание»се Китапларын алып килгәннәр- Көнләшеп куйдым. 25 ел язып Мәскәүдә шигырь китабы (үзебездә дә юк икән) чыгарган юк әле «Современник»ка подстрочниклар җибәрдек иңде, бәлки, 2-3 елдан чыгар Менә бу Мәдиназәр чыккан коллектив җыентыкка минем дә балалар өчен язган бер повесть керергә тиеш иде биг. Г.Ахуновка илттердем Нурсөядән Ул каядыр өстәл тартмасына салып куйды да онытты. Гариф Ахуновны кешеләр мактаса да. мина бер яхшылык та эшләмәде ул. Ул Союз председателе чагында СССР Югары Советына сайлаулар булды Союз председательләрен һәрвакыт депутат итеп сайлыйлар Гариф абый да СССР Югары Совет депутаты булды. Власть зур, СССР язучылар Союзында секретарь Китаплары чыгу белән русчага тәрҗемә ителә Хәтта «Хәзинә»се буенча кинофильм төшерелде Ул властьта йөргән чагында Нурсөя анын янына барып «Гариф абый, безнен фатирга телефон керттерә алмассызмы0 Ул Фәнис өчен аяк булыр иде»,—дигәч. Г.Ахунов: «Мине Чистай округы сайлады. Язучылар союзы түгел»,—дип Нурсөяне елатып кайтарды Шуңа күрә мин Мәскәүдә китап чыгару турында сүз кузгатмадым Кем генә председатель булса да.
Дмамы. Башы 1ние санда
17»
ФӘНИС ЯРУЛЛИН
ә теге «онытылган повесть» турында янадан сүз булмады. Бу повестьның ул җыентыкка керми калуына үземнән бигрәк Нурсөя уфтанды. «Тагын бер әйберен тәржемә ителәдер иде»,—ди. Тәрҗемә иттерү кирәген кирәк инде. Рус укучылары килә. Чирек гасыр язып, укучыга күрсәтерлек шигырен булмагач, атар ни уйлый инде Рәтле язучы булса күптән русчага тәржемә ителер иде дип уйлый, әлбәттә. Тәржемә ителүнең язуга караганда да катлаулырак икәнен һәр кешегә аңлатып йөреп булмый бит.
3 гыйнвар. Эч пошып тора. Соңгы вакытта бер әйбер дә язган юк. Бүген «Тозлы тамчы»ны нәшриятка илттердем. Кичә Ш.Галиев белән сөйләшкән идем, 1986 ел планына кермәс диебрәк торды. «Шигырь китапханәсе»ндә без елына бер генә китап чыгарабыз, берәү керде инде, ди. Аннары ул союз аша үтәргә тиешле икән әле. Правлениегә хат язарга кирәктер инде.
Кичә Нурсөя «Гурзуф»ка путевка алып кайтты. 11гыйнвардан 23 енә чаклы. Бу былтыр «Ялкын»да конкурста җиңгән өчен бирелгән бүләк инде. Бушлай булырга тиеш иде. 30% түләттеләр, җитмәсә әле путевкасына «35 яшьтән өлкәнрәкләрне салмыйбыз» дп язганнар икән. Гурзуфтан коры барып буш кайтсаң, ник беренче урынны алдым икән, диярсең. Юсына самолетка билет беткән, поездга алырга кала инде. Симферопольга чаклы ике тәүлек тыркылдасаң, аннары борып кайтарып җибәрсәләр, Нурсөягә ял була инде бу. Ялдан анын бер дә бәхете юк. Бер елны Ленинградка җибәргән идем, баруга чирләгән. Өстәвенә барасы кеше (Вечтомова) өйдә булмаган. Берәүгә квартирага кереп, атна торып, эттәй арып кайтып керде.
Икенче бервакыт Үзбәкстанга җибәргән идем, Зөлфия апа мамык җыярга йөртеп җанын атган. Өченче ел Васильево ял йортына 2 путевка алып бирдем тулы бәясе белән. Гел яңгырлы вакыт булды. Шушында исән-имин барып кайтса, янадан беркая да җибәрмәскә кирәк лучше. Икәү тыныч кына яшәгәндә ни пычагыма кирәк бу ял йортлары. Бу Гурзуфы әле ял йорты да булып чыкмады. Халыкара яшьләр лагере. Спорт киемнәре алып килергә кушканнар. «Син анда гел беренче булырсың инде, монда минем өчен төрле җиргә чабып, спортчы булып бетген инде»,—дип шаяртып алдым
Кичә Сафуан абый Муллагалиев кергән иде. Рәшит Әхмәтжановнын квартирасын ремонтлап биргән. Тегесе анын шигырьләрен бераз редакцияләгән бугай. «Бу китап артыннан йөреп, машина алырлык акча бетердем инде»,—ди Сафуан абый. Нәрсәгә кирәктер ана шул китап. Тыныч кына үз эшен эшләп йөрсә ярамаганмы. Дүрт елдан артты инде йөри башлаганына, әле китабының эзе-юлы юк. Кулында бер дигән һөнәре бар Гомумән, бу ижат дигән нәрсә кызык инде. Кеше шуна бирелсә бөтен дөньясын оныта.
10 гыйнвар. Кичә Нурсөя Кырымга китте. «Ялкын» үткәргән конкурста жингән өчен «Спутник» дип аталган халыкара лагерьга путевка бирделәр. Путевкасы 12 көнлек. Нурсөя чирләп тә тора иде, җитмәсә поезд белән барырга әле. Самолетка билет булмады. Ике тәүлек тырык-тырык барырга инде мескенкәйгә. Чирләгәндә юлда йөрүләре бер дә рәхәт түгел бит.
Нурсөя чыгып киткәч шундый күнелсез булып калды. Йөрәк әллә нишләп китте, әйтерсең бөтенләйгә киткән. Гел бергә торып шул хәтле күнеккәнмен инде мин ана. Аннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм.
Бүген башлаган хикәяне дәвам итәрмен дип уйлаган идем, рәт юк, язып булмады. Көчкә-көчкә генә бер-ике хат язып куйдым. Хәтта көндәлеккә дә тотынасы килми
Эшлисе эшләр күп. Р.Вәлиева беркөнне хикәяләрне бик ошаттым дип шалтыраткан иде, хәзер инде әллә ничәсен алыштырырга иде. дип маташа. Юмористик әйберләрне бик ошатмаган. Югыйсә анда ярамаслык әйберләр юк иде инде.
5 гыйнвар көнне әнине Баян җизни китерә килде. Аннары җизни кичә үк Арчага Хәлидә янына киткән иде, чирләп кайткан. Температурасы 38,5. Чирле көйгә Баулыга кайтып китте. Бырыбызны да кырып салырга дип, җиң сызганып килгән быел безгә грипп Бер көз көне чирләгән идек бит инде без. Күрәсең, килгәндә дә, киткәндә дә безгә керми китмәскәдер исәбе. Кайбер кешеләр бик үз итеп бетермәсә дә чир ярата безне
180
13 гыйнвар. Борын һаман юеш. «Әпчехи* дип ятам.
Кичә кичке 1 Онарда Нурсөядән телеграмма килде. Әйбәт кенә килеп життем дигән. Ул да чирләп чыгып киткән иде, терелгәндерме, әйтмәгән.
Ьу ике көндә «Бәрелеш»не яздым Тәмамладым инде. Кабат карап чыксам, берәр җиргә җибәрергә булыр
Кичә 115 мәктәп директоры Нина Ивановна шалтыратты. Туган ил турында русчага тәрҗемә ителгән шигырьләрен юкмы, безнен бер укытучы сезнен ижат турында доклад язарга җыена иде, ди. Карап куярмын, ике атнадан шалтыратырсыз, дидем.
38 мәктәптән ике кыз килде. Каникул вакытында бөтен класслары белән Мәскәүгә барганнар. Островский музеенда булганнар. Укытучыларына кофе алып кайтырга кушкан идем, бер банка кофе алып кайтканнар Күбрәк алып кайтсак акчасын әллә бирә, әллә юк дип уйлаганнармы?! Кешедән бушлай әйбер алган юк иде ансы.
15 гыйнвар. Кичә «Бәрелеш»не янабаштан карап чыктым. Бераз шигырьне машинкада бастым. «Социалистик Татарстан»га һәм радиога әзерләдем Бүген менә үзебезнең озын эшләрдән сон шуларны конвертладым һәм тагын ике хат яздым. Кичә Нурсөя шалтыратты, ләкин ярты сүзен ишетеп булмады Шулай да шалтыратуына бик сөендем. 26сында кайтырга тиеш Ансыз бик күңелсез Вакыт тизрәк үтсен өчен үземне эш белән күмәргә тырышам. Иртәгә бер иске хикәяне эзләп табып, шуңа яна концовка уйлый башларга кирәк
Быел кыш җылы. 2-4 градуслардан артмый диярлек. Бүген бераз буранлап тора
Кичә Баян җизни шалтыратты Теге көнне самолеты 3 сәгатькә сонарып очкан. Чирле килеш өч сәгать көтүе рәхәт булмагандыр.
Рәшит Әхмәтжанов кергән иде. Китапка сүз башы язмассын микән ди Язармын, дидем Шигырьләрен кертсә, хәзер шактый вакыт аның өстендә утырасы булыр. 85 нче елда биш табаклык китабы чыгарга тиеш икән
16 гыйнвар. «Узган еллар кайтавазы* дигән хикәянең азагын икенче төрлерәк итеп яздым. Машинкада басып куясы бар. Нурсөядән хат килде. Бүлмәләрдә икешәр катлы нарылар, салкын, дигән. Ял не везет анарга. Солдат казармасы кебек җирдә нинди ял булсын инде. Бөтенләй салкын тидереп кайтмаса ярый Үзе минем ту рыда кайгыртып ята әле, әллә чирләдеңме, әллә нинди төшләр күрдем, дигән Мине үләр дип кайгыра башласа, мин ана һәрвакыт: «Шейникларны атом бомбасы да ала алмый»,—дип шаяртам. Муен позвоночнигы сынганнарны врачлар «шейник», аркалары сынганны «спинальник» дип йөртәләр.
О күрше кереп утырды. Әниләрен үлгән абыйларының хатынында тоталар Монда шуның исеме белән ничә кешегә квартира алып бирделәр дә, хәзер әниләренең кирәге бетте. Кызларына сыймаган әби ире үлгән киленгә бик тансык түгелдер. Авыл җирендә бит әле анын туалеты да тышта Ваннасына кайнар су да агып тормый. Мунчага күтәреп алып барырга кирәк. Киләсе килмәгән очракта да алар аны үзләренә алып килергә бурычлы югыйсә Н ике бүлмәле квартирада бер кызы белән генә. Болар өч бүлмәле квартирада өчәү Үсеп, кеше булгач, әниләр артык йөккә әйләнә шул.
17 гыйнвар. Төшемдә песи баласы иркәләгән идем Нурсөя шалтыратырга булган Ул шалтыраткач күңел күтәрелеп китте Бер хикәя башлап куйдым Әлегә исемен шартлы рәвештә «Кайту* дип куйдым. Рәтле исем тапсам алыштырырга булыр
Нурсөя барында төшемә песи баласы керсә, берәр кыз килә яки берәр кыздан хат ала илем.
18 гыйнвар. Хикәямне дәвам иттем. Ун як яңакка әллә нинди биз чыккан, бармак башы хәтле. Муеннан өстәрәк, борылырга да комачаулый Кннәтрәк борылсаң, икенче ягына «әйләнә» дә авырта башлый Күчеп йөри торган нәрсә
20 гыйнвар. Хикәямне тәмамлап куйдым «Хужа» дигән исем куштым Ярыйсы чыкты шикелле Ләкин үземнең рәт бик шәптән түгел, теге биз һаман бетми Шешкә әйләнеп бара Бу ике төндә йокы бик начар булды 18е көнне кич Йоклап китәр алдыннан гына Баян җизни килде. Ул монда обкомга йомыш белән килгән. Килгәндә машиналары ватылып җәфаланганнар Соңгарганнар
181
ФӘНИС ЯРУЛЛИН
Кичә тагын йоклап китүгә ишек шакыйлар дип сискәнеп уяндым. Әллә җизни китә алмыйча кире кайтты микән, дип уйладым. Шаку ишектә түгел икән. Әллә өстә, әллә аста шакыйлар иде. Сәгатькә карадым. 1нче 15 минут.
Бүген Нурсөяне төшемдә күрдем. Икәү ниндидер стена өйдек. Кирпечтән Цементлар изеп. Нурсөя юлга да кирпечләр түшәп маташты. «Аста бушлык калмыймы, машина баскач кирпечләр ватылырлык булмасын»,—дип мин өйрәткәләп тә маташтым әле. Нәрсә генә керми инде төшкә. Язып куярга ярамаганнары да керә. Фәйзи жизни: «Мин бөтен күргән төшләремне язып барам,—ди — Оятлыларын да»,—ди.
22 гыйнвар. 20 се көнне кичкә таба бик каты чирләп киттем. Температура 39,4 булды. Нурсөя әйтә иде: «Син һәрвакыт жомга көн кич белән чирлисен»,—дип, бу юлы да шулай булды. Төнлә йоклап булмады. Әнидән кура җиләге кайнаттырдым Төнлә бер литрлы термосны бушаттым. Ә икенче көнне иртән температура 38,2 булды, һаман температура төшмәгәч, врач чакырттым. Ул кичке 5ләрдә генә килде Картрак кына бер апа. Фамилиясен Агупова диде бугай. Килеп кергәч, бераз аптырап утырды. Яңактагы биз ару гына шешкән иде. Үзе тышкы яктан кызармады да. «Нигә кичә чакыртмадыгыз врачны, шундый югары температура белән разве врач чакыртмыйлар?»—ди.
Янактагы бизне тоткалап карады да: «Гаҗәп,—ди,—гадәттә йә тамак асты бизе, йә колак арты бизе шешенә иде. Мин сезгә ничек ярдәм итәргә дә белмим,—ди — Температураңны төшерергә «Ругавитат» дигән укол ясыйм. Тик сезнең кай җиргә кадарга, ул бит биш кубик»,—ди.
Уколын ясап кулга компресс ясады. Аннары янакка компресс куйды. «Тик мин моны бик шикләнеп кенә куям, борчыса алып ташларсың, ә иртәгә мин хирург җибәрермен»,—диде. Төнлә тагын шалтыратып хәлне белеште. «Температураң төштеме?!—ди. «Төште»,—дим. «Үлчәдеңме, болай үлчәмичә генә әйтәсеңме?»—ди. «Үлчәп тормадым. Тән алай кайнар түгел хәзер»,—дидем.
Сүзендә тора торган врач икән, хирург җибәргән. Якшәмбе көн булуга карамастан, хирург килде. Бу вакытта инде янактагы бизнең шеше кайта башлады. Хирург, элек килгән егет Мөнир Габделфәтович, көненә ике тапкыр ашаганнан сон яртышар таблетка аспирин эчәргә кушты. Ялкынсынуны бетерә ул, ди.
Бүген төшемдә Нурсөяне күрдем Яна төсле телевизор алган икән. Телевизоры әйбәт күрсәтә, экраны зур.
Төшемдә телевизор күргәнгәдер инде, Сафуан абый минем бәләкәй телевизорны сорап кергән. Йөз сумга сатып җибәрдем. Мин гел шулай, төшемдә ни күрсәм, өнемдә шул нәрсәгә бәйле берәр вакыйга белән очрашам.
Нурсөяне сагындым, шунарга чирләгәнмендер әле. Врачларга хатынымны сагындым, шуна бер дә рәтем юк, чиргә иммунитетым кимеде дип булмый бит инде.
Өемнең һәр почмагыннан Сагынуым карап тора «Күрешергә әле фәлән Көн бар»,—дип санап тора.
Теге врачның тагын бер кызык нәрсәсен язмаганмын икән. Укол ясагач ампуласын әнигә бирде дә. «Берәр җиргә куегыз, үзегезнең дәвалаучы врачыгызга күрсәтерсез»,—диде.
5 февраль. 22 гыйнварлардан сон янакнын шеше бик каты үсә башлады Сызлавына түзәр хат калмады. 25ендә Чуприна килде, ә 26сында хирург Хәлил Галимович шешне карап китте «Ярырга иртәрәк әле, дүшәмбегә хәтле түз»,—диде Бу пәнҗешәмбе иде. Дүшәмбене ничек җиткергәнне үзем генә беләм. Дүшәмбе кич хирург килде, бернинди инструментлары юк, ярмый китәргә маташа Температура 39,2. «Инструментларыгыз стерильный булмаса, кайнатыгыз»,—дип бик каты торгач, скальпелен спирт белән ышкып шешне ярып җибәрде. Бер тәлинкәгә якын (аш тәлинкәсе) үлек акты. Ярып бер сәгатьләп үтүгә температура 38гә калды Ул төнне
182
ХӘТЕР ТӨПЛӘРЕНДӘ УТЛЫ КҮМЕР
бераз йокладым, ләкин врачлар чыгып киткәч тә Нурсөя сәгать саен перевязканы алыштырып торды әле. Коточкыч әшәке исле улек акты. Хәзер шешне ярганга бер атна, улек агу бераз кимеде Шулай да тегеләр ясап киткән перевязкалар белән чыгышып булмый Хирург атна буена һәркон килеп ярасын актарып китте Хәзер янакнын тишегеннән тешләр күренеп тора. Кайчан ябылыр бу Яраны юдырырга дигән дарулары авыз эченә тула. Перевязкалары алар китүгә төшә. Нурсөя көненә 2-3 тапкыр бәйли яңакны
Союз тирәсеннән юри дә беркемнең килеп чыкканы юк. Югыйсә Нурсөя нәшриятка баргач минем чирләгәнне әйтеп кайткан бит инле Берәр өлкәнрәк агайнын теше сызласа да янына портфель күгәреп чабалар Ә мин үлем белән күпме тартыштым. Беләк мускуллары тагын 1 см га нечкәргәннәр Элек ун кулныкы 18. сул кулныкы 19 см иде. Беләкнең әйләнә озынлыгы Хәзер ун кулныкы 17 см. сул кулныкы 18 см. Нурсөянең бармагы җитә мускулны уратып алырга.
8 февраль. Хирург килеп (сестра белән) перевязка ясап китте. «Яран мин уйлаганга караганда тизрәк ябыла»,—ди. Үлеге юкмы икән дип, тишеген актарып, бизләрне баскалап карады. Үлек чыкмады. Юынырга ярыймы әле?—дип сораган идем, түзик инде беразга, яраңа су тимәве хәерлерәк, ди
Бүген М Маликова шалтыратып хәлне белеште Килергә җыенабыз, килеп булмый, ди.
Ярый инде, хәзер яра төзәлүгә таба кигкәч күнел күтәренке. Янда һәрвакыт кайгыртып торучы Нурсөя булгач, дуслар юклыгы сизелми. Врач үхтәре бәйләп киткән белән эшләр шулай уңайга китте дип уйлый. Ярадан үлек туктаусыз агып ятканда сәгать саен перевязкалар алыштырганны белми ул.
Бу атнада хирург көн аралаш килде. Тагын җомга чакыртырга кушты. Тәнгә яңадан бераз көч керерме—әлегә көндәлеккә берничә җөмлә язганда да куллар калтырый Үлемнең кырыена килеп җиткән идем. Ничектер: «Их, тагын бераз яшисе иде»,—дигән уй да тумады. Үлсәм дә, калсам да барыбер сыман иде
Хирург шешне яргач бер колба тутырып канлы үлекне алып китте Анализ ясарга Рак түгелме дип шикләнә Янак бизләре (шитовидная железа) бик куркыныч ул.
13 февраль. Беркөнне Бикә китапның корректурасы килгәнлеген әйтеп шалтыраткан иде, укырлык хәл юк. Редактор гына карап төшереп җибәрсен инде дидем Һаман хәл керми әле Яра да төзәлеп бетми Тагын бер ун көн барыр, ахры Хәзер хирург атнага ике килә. Хирургка үземнен ике китапны бүләк ил ем «Татарча укый беләсезме?»—дигән идем, «Яңалифтән башлап барысын да укыйм»,—ди Беркөн «Казан утлары»ннан Рашат Низамиев шалтыратты Жинүнен 40 еллыгына хикәягә конкурс үткәрәбез ди. Сезнен конкурсларда жинә торган гадәт бар иде. катнашыгыз әле, ди. Катнашсаң ярар иде дә, ютып язарга көч юк. Тизрәк җәйгә чыксак бәлки бераз җиңеләйтер сыман
Нурсөя дә соңгы вакытта бик ябыкты Ашказаны, бавыры авырта Өстәвенә кышка керде исә кычына башлый Аякларынын тиресен ертып бетерә Мин дә чирләгәч ана бигрәк тынгы юк
Перевязканы сонгы вакытта «Винилин», ягъни Шастоковский бальзамы белән ясыйбыз. Исе бик әйбәт булмаса да агып чыкмын, урынны, өс-башны пычратмый Төзәтү ягы гөлҗимеш маеннан бәлки бераз кайтышрактыр Ә бәлки кайтыш та түгелдер. Мондый яра бер айсыз төзәлми дигән иде бит врач та
Кичә, ягъни 13енә каршы төндә бик каты температура күтәрелеп китте 39.6 булды. Иртән 38,7гә төште. Кич 38ләр тирәсе иде. Узган төнне Нурсөяне кырык тапкыр торгызырга туры килде. Кура җиләгеннән компот кайнатып, аспирин эчеп
яттым.
Язып булмый, хәрефләр сикерә. Бу көннәрдә Нурсөя дә. мин дә, әни лә Кол Галинен «Кыйссаи Йосыф*ын укыдык Китап бик әйбәт чыккан Бу шундый бер уникаль басма булып калыр, ахры
Дәвамы киләсе саннарда