ХИКӘЯЛӘР
СНАРЯД КЫЙПЫЛЧЫГЫ ТОТЫП КАЙТКАН УЛ...
Алсу таң атып килә. Һәркем тирән йокыда. Чик сакчылары гына уяу. Тик көтмәгәндә аларның тынычлыгы бозыла. Өстән самолетлар очып үтә. җир өстендә бомбалар шартлый башлый,артиллерия, пулеметлар телгә килә. Чик сакчылары сугышка күтәреләләр. Бу 1941 елның 22 июнь иртәсе була.
Күзаллаулар, уйлар, җиргә сызылган буразналар сыман, бер-берсенә ялганалар. Минем алдымда 20 яшьтә сугышка кергән дәү әтиемнең истәлек язмалары.
«Безгә окоплар казырга куштылар. Күрәчәккә каршы, казып бетерә алмаган идем, шулвакыт бер снаряд шартлаганы ишетелде. Минем аяк белән кулны яндырып, итекне алып чыгып китте. Ул снарядтан биш кеше яраланган, өч кеше үзләре чыгарлык. Без—ике кешене, күтәреп яраларны бәйләгәч, агач төбендә калдырып киттеләр. Ачык кыр,бер түбәнтен урын. Төнлә яңгыр яуды, әле ярый минем плащ-палатка бар иде. Иртән күзәтәбез, бер җан иясе дә күренми. Шулай итеп, өченче тәүлеккә китте, безне алырга килүче дә, яннан узучы да булмады. Төнлә безнең часть чигенгән,башка часть алып чыккандыр дип безне эзләп маташмаганнар.
Теге өч төннең берсендә күккә карап ята торгач, үзебезнең авылның тау башындагы ике йолдызын күрдем. Берсе олы, бик якты, икенчесе кечерәк, сүрәнрәк иде. Шул йолдызларга карап еладым,чөнки мин үлем көтеп ятам,ә безнең әти-әниләр,туганнар моны белми. Их,хәбәрләшеп булсын иде!..
Танк астында калган танкка ата торган мылтыкны эзләгәндә безне табып алып, кыр госпиталенә озаттылар. Аяк сызлауга чыдап булмый. Төнлә операция ясап, уң аякны,тездән кисегез дип ялварсам да,боттан кистеләр».
1944 ел. Дәү әтием—типсә тимер өзәрдәй булып сугышка киткән егет—туган
176
АК ҖИЛКӘН
ягына кайту юлында. Бер аяксыз, кулында снаряд кыйпылчыгы. «Мине нинди киләчәк көтә? Исәплеләр.кайгы-хәсрәтлеләр вагон тулы минем янда»... Шундый тойгылар белән Казанга, аннан район үзәгенә кайтып җитә. Авылга хәбәр итәләр. Тик дәү әтиемне килеп алырлык ат табылмый авылда! Нинди гамьсезлек инде бу? Ватаны өчен көрәшкән, саулыгын югалткан кешегә аз гына җылы мөнәсәбәт тә җитә иде бит югыйсә.
Кайтканының икенче көнендә Миңңехан бабам (дәү әтиемнең әтисе) «уфалла» арбасы белән улын алырга килә. Тик дәү әтием әтисенә тарттырып кайтырга риза булмый. Протезларны арбага салып, куптык таяк белән кайтырга чыга. Бәхеткә каршы,ат очрый.
Ни хикмәт,I группа сугыш инвалиды булса да, кешеләр арасында авыртуны яшерә, авызлыклап тота алган әле дәү әтием. Милли бәйрәмебез—Сабан туенда аяк көрәштерү буенча аңа тиңнәр булмаган! Якташларына оста шахматчы, матур тавышлы җырчы буларак та билгеле ул. Бер генә мәҗлес тә аның җырлавыннан башка узмаган.
Күңел төшенкелегенә бирелмичә, Күгәрчен, Зәңгәр күл, Шомбыт, Балтачта (ул авылларга велосипед белән йөргән) хисапчы булып эшләгән ул. 1958 елдан 1989 елның мартына кадәр туган авылы Ямашта хисапчы ярдәмчесе вазифасын башкарган.
Аллага шөкер,эче тулы исәп-хәсрәт белән кайткан дәү әтиемә дөнья бәкасе, фәрештә җанлы кеше туры килгән. 1946 елның 8 маенда укытучы, Күгәрчен авылы кызы белән гаилә корганнар.
Дәү әтием белән дәү әнием бик матур яшәделәр. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр,өстәвенә,үлгән сеңелләренең ике баласын да кеше итәләр. Кызганычка каршы,дәү әтием хәзер вафат инде. Каберендәге биек ак мәрмәр ташы аның тормыштагы мәһабәтлеген хәтерләтеп тора.
ТИЕН МАЛАЕ ЧИК-ЧИК
Борын-борын заманда түгел,безнен заманда яшәгән ди,булган ди тиен малае Чик-чик. Ул эшләргә яратмаган,әнисен дә тыңламаган. Көне буе уйнаган,күңел ачкан. Бер көнне әнисе аңа:—Улым,эшләрем бик күп,өлгерә алмыйм.су алып кайтып бир әле,—дигән.
—Бик барыр идем дә,вакытым юк шул.мультик карыйсым бар,—дигән Чик- чик.Әнисе бик арыса да суга киткән. Икенче көнне әнисе:
—Улым,чикләвек җыярга булыш әле,—дигән.
—Иртәгә җыешырмын,мин хәзер иптәшләрем белән футбол уйныйм,—дигән ҺӘМ чыгып йөгергән тиен малае. Ә әнисе тырышып-тырышып чикләвек җыйган. Чик-чик кояш баегач кына арып-талып өенә кайткан. Аның бик тә ашыйсы килгән.
Әнием,тамагым бик ачты,чикләвек бир әле,—дигән ул.
—Вакытым юк,иртәгә бирермен,—дигән әнисе. Чик-чик ач калган.
Шулай ул,Чик-чик, эшләмәгән ашамый!
Рания ГАЯ ЮВА,
4нче сыйныф укучысы