Кеше исемендәге чәчәк
Ни хикмәт, обсерваториядә диплом эшемне башкарган чагымда
; ук гади күз белән дә күзәтерлек ике комета күк йөзендә пәйда булды. Берсе, аны беренче булып күзәткән ике астрономнын исемнәре белән Аренд-Роланд кометасы дип аталганы, шундый
зур һәм якты иде ки, шаклар катып, сокланып карап торуларымны һич онытасым юк. Кайчагында, торышына бәйле буларак, анын искиткеч озын койрыгы ярты күк аша зенит яныннан алып горизонт кырыена тиклем сузыла иде Икенчесе. Мркос кометасы, андый ук якты булмады, әмма барыбер аны күктә гади күз белән күреп була иде. Диплом эшемнән читкә тайпылып аларны күзәтүдә катнашу мөмкин түгел иде. әмма соңыннан, дипломлы белгеч сыйфатында эшли башлагач, остазым төшереп алган фотоларны бик җентекләп тикшереп, аларнын күк сферасы буенча хәрәкәт траекториясен билгеләүче координатларын исәпләп чыгардым Шулай итеп, тәүге фәнни мәкаләләрем вузда укуымны тәмамлаган елда ук дөнья күрде Хәер, үзем аларны эпизодик эшләр генә дип санадым, чөнки төп темам Ай динамикасын өйрәнүга багышланган иде.
Шуна карамастан, бик мавыгып башкардым бу «очраклы» эшемне. Чөнки профессор Дубяго сөйләгән Галлей кометасын өйрәнү тарихы һәрчак исемдә булды. Үлчәү приборы артында бөкрәеп утырулар да. арифмометрда эчпошыргыч хисаплаулар да арытмый иде.
Гринвич астрономы Эдмунд Галлей дүрт гасыр дәвамында күзәтелгән кометаларның егерме дүртен сайлап ала. Ньютон тәкъдим иткән ысулны кулланып, аларнын орбиталарын исәпләп чыгара. Ул өч кометаның орбиталары бер-берсенә бик охшаганлыгын күрә һәм бу очракта Кояш тирәсендә эллиптик орбита буенча йөри торган. 75 яисә 76 ел саен Кояшка якынаючы бер генә периодик комета күзәтелә дип фараз кыла. Чираттагы визит 1758 елда булачагын әйтә.
Галлей күрсәткән ел якынлашуга бу мәсьәлә -көн кадагы»на әверелә. И.Ньютонның ачышларыннан сон кометага зур планеталар Юпитер белән Сатурннын тарту көче тәэсир итәчәге һәм кометаның орбитасы, шул унайдан периодының да шактый үзгәрәчәге дә көн кебек ачык була. Франциянең даһи математигы Алексие Клод Клерога. астрономнар Галлей кометасын алдан әзерләнеп, «коралланып» каршы алсын өчен, бик катлаулы һәм бик күп вакыт таләп иткән хисаплау эшләрен башкарырга туры килә. Көнен төнгә ялгап, ашарга туктаганда гына бераз ял итеп эшләгән галимгә талантлы математик, күренекле сәнгать остасының хатыны мадам Гортензия Лепот булыша. Зур планеталарның тәэсире комета йөрешенең периодын арттырганы ачыклана. Орбитасының перигелий дип атала торган Кояшка ин якын ноктасын комета 1759 елнын март аенда уза. Күзәтүләр 1758 ел ахырында башланып, чираттагы елнын июнь аена кадәрле дәвам итә.
Шулай итеп, И Ньютон ачыклаган бөтендөнья тартылыш законы тагын бер кат ныклап исбатлана.
Бу тикшеренүләр өчен галимнең ярдәмчесенә бик үзенчәлекле бүләк «биргәннәр» Ерак илләрдән кайтарылган, анарчы Франциядә билгеле булмаган, матур чәчәкләр белән бизәлә торган куакларга мадам Лепотнын исемен биргәннәр. Шулай итеп, мөхтәрәм укучыларыбыз, белегез һәм онытмагыз: гортензия чәчәге астрономия, механика һәм математика белән тарихи багланышта тора.