Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИШЕК ШЫГЫРДАВЫ


Тагын ишек шыгырдады. Тукта, аяк тавышы аның ишек төбендә туктады түгелме соң?
Әй. көтеп ятудан да начар эш юк,—дип уйлап та бетерә алмады, өметен сындырып лифт ишеге ачылды. Төнге кунак өске катка менеп китте. Тагын юк, ул түгел икән.
Борчылып сәгатькә бакты. Унбер тулып килә икән.
Кайда йөрер бу бала,—дип үз-үзенә сөйләнә-сөйләнә, Галия торып ук утырды.
Янәдән ишек шыгырдады. Бу шыгырдау аны күпмегәдер тын торырга мәҗбүр итте.
Юк, монысы да булмады.—Галия үз эченнән догаларын укый-укый, җылы юрганы астыннан башта уң аягын, аннан сул аягын чыгарып идәнгә басты. Акрын гына адымнар белән тәрәзәгә юнәлде. Төннең соклангыч матурлыгына күз тидерүдән куркып, як-ягына төкеренеп алды. Урамда көз,алтың көз икән ләбаса.матур,бик матур иде. Үзалдына елмаеп,эченнән генә үзен-үзе орышып та алды:
—Их, шушындый төнне буй җиткән егетне дүрт стена эчендә тотып кара син,—диде.
Әнә, уйнап-көлешеп, икәү кайтып киләләр. Егетләр арасында улын танымады.
—Юк, монда да юк,—дип көрсенеп куйды. Булса, таныр иде бит инде. Подъезд төбендә озак кына гәпләшеп торганнан соң, егетләрнең берсе ишеккә юнәлде. Ишек тә аның кулын танып, оялчан кызлар кыланмышын чыгарып шыгырдап куйды.
Урамда тынлык. Агач яфраклары гына,соңгы минутларының җитүен сизеп, үзара сөйләшәләр. Гәпләшеп кенә калмыйлар, җил искән саен берсен-берсе ашыктырып.җир хозурыннан урын алырга ашыгалар кебек.
Галиянең игътибарын ерактан ишетелгән аяк тавышы бүлде. Ул бөтен игътибарын килүчегә юнәлтте.
Юк,улы түгел шул. Озын буй,килеш-килбәтен китереп атлап кайта берәү. Кемнеңдер улы,бердәнбере бит инде,—дип уйлап та бетерә алмады,бу төнге кунак та алар йорты ишегенә табан атлады. Чит кеше кулын сизгәндәй,ишекнең шыгырдавында Галия үзгәреш сизде.
Ана үз-үзенә сөйләнеп юаныч тапты.
—Син дә кеше көтеп үткәрәсеңншек. Кемнәр генә синең келәңне килеп тартмаган да,кемнәр генә төрле уй-теләк белән сине ачып кермәгән. Шатлыгын да,бәхетен дә,кайгысын да күргәнсеңдер син үз гомереңдә. Ләкин һаман шул ук шыгырдау. Ачып керүчеләр кебек дуамал да,холыксыз да түгел син,ишек. Син гел бер. Ләкин, дикъкатьләбрәк тыңласаң, төрле кешегә төрлечә шыгырдыйсың түгелме соң?
Әнә, җирдәге яфракларны саный-саный тагын берәү кайтып килә. Ишеккә килеп җиткәнче, әллә аягы таеп китеп, әллә инде хәле мөшкел булып, ишеккә килеп үк бәрелде. Ләкин ишеккә нәрсә,үз вазифасын җиренә жңткереп башкара. Бу юлы ул керүчегә каерылып ук ачылды. Галия ишекнең шыгырдавында хәтта сөенү чаткыларын да сизде.
Күз күремендә тагын яшьләр пәйда булды. Галия алар арасында таныш йөрү чалымнарын эзләде. Берәү бар,уң кулын сулына караганда ныгытыбрак селкеп атлаучысы улыдыр, мөгаен. Әйе, шул!.. Яшьләр таралышырга ашыкмадылар, подъезд төбендә гәпләшү дәвам итте.
Улын күреп тынычланган Галия йокы бүлмәсенә юл тотты. Кичке көзге урам серлелегеннән соң үзенә йокы чакыра алмый ятканда ул таныш шыгырдауны ишетте. Улының исән-сау кайтуын белдереп, Галиягә ишеттерерлек итеп, шатланыплар шыгырдады ишек!