Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИМӘННЕҢ ДӘ ИМӘНЕ ИДЕ...


ИБРАҺИМ САЛАХОВНЫҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ
Ибраһим Салахов—татар әдәбияты тарихында тормыш һәм ижат юлы катлаулы, драматик хәлләргә бай булуы белән аерылып торган әдипләрнең берсе. Казан педагогия институтында белем алган елларында ук әсәрләре белән танылып килгән һәм 1937 елда гаепсезгә кулга атынган әдип күпчелек әсәрләрен үз биографиясенә таянып ижат итә Шул сәбәпле, И.Салахов ижатын дөрес аңлау һәм бәяләү өчен аның тормыш юлын да яхшы белергә кирәк. Үзен «халык традицияләренең—кайгы, горурлык һәм куркаклык, кешелеклелек һәм вөҗдансызлык картинатарының тере шаһите» дип атаган язучыбызга быел 100 яшь тулган булыр иде Әмма әдип 1998 елның 7 июлендә вафат булды.
И.Салахов 1911 елның 30 августында Казакъстаннын Күкчәтау шәһәрендә эшче гаиләсендә дөньяга килә. Башта Күкчәтау шәһәрендәге Мортаза мулла мәдрәсәсендә, аннары мәдрәсә ябылгач җидееллык татар мәктәбендә белем ала. И Салаховнын 70 еллыгына багышланган мәкаләсендә анын сабакташы, олугъ шагыйрь Нури Арсланов, көз көне укулар башлангач, татар мәктәбенең шәһәр халкы өчен мәдәният йортына әйләнүе һәм И Салаховнын төрле кичәләрне оештыруда, мәктәп стена газетасын чыгаруда актив катнашуы турында язган иде. Әдипнең беренче әсәрләре дә әлеге стена газетасында дөнья күрә Иҗат эшенә алынуын И Салахов үзе «Еллар сәхифәсе» дигән истәлегендә Г Ибраһимов исеме белән бәйли. Эш шунда: кечкенәдән әдәбият белән кызыксынып китеп, «Ак юл», «Сөембикә», «Ан» журналлары белән бергә, Г Ибраһимовнын «Татар хатыны ниләр күрми», «Казакъ кызы», «Безнең көннәр», «Кызыл чәчәкләр», «Алмачуар» кебек әсәрләрен дә ул кызыксынып укый. Шулар тәэсирендә аңарда да язу теләге туа.
Күкчәтау җидееллык мәктәбеннән сон, 1928—1931 елларда И Салахов Казан педагогия техникумында белем ала, шул елларда шигырь, әдәби парчалары белән матбугатта еш катнаша. Техникумнан сон «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Кызыл яшьләр» газеталары редакцияләрендә эшли Ул шулай ук—«Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналын нигезләүчеләрнең берсе
Армиядән сон, 1935—1937 елларда, язучы Казан дәүләт педагогия институтында укый. Истәлекләрдән күренгәнчә, И.Салахов иң алдынгы студентлардан саналган. Үз вакытында педагогия институтының тел-әдәбият факультеты деканы, профессор, күренекле тәнкыйтьче, бик күп татар зыялылары кебек үк шәхес культы корбаны булган Галимҗан Нигьмәти, мәсәлән, «яхшы укыйлар, ижат эше белән шөгыльләнәләр» дип, Хатип Госман белән И.Салаховка институтның тулай торагыннан санаулы гына ике кешелек бүлмәнең берсен бирә.
Институтның III курсында укыганда, Октябрь революциясенең 20 еллыгына институт колоннасын бәйрәм демонстрациясенә алып чыгу И.Салаховка тапшырыла. Әмма бәйрәм алдыннан гына ул, гаепләнеп, кулга алына, һәм анын ун елдан артык гомере «халык дошманы» булып төрмәдә, лагерьларда үтә. «Минем исемсез улыма хат» шигырендә И.Салахов үзе әлеге еллары турында түбәндәгечә язды:
Минем тормыш кояш төсле якты,
Май аедай матур башланды.
Ләкин...
Кара болыт басты аның күген
Аякларга богау ташланды
Газаплы сөргеннән исән калып туган ягына кайткач та, ана туган шәһәре
160
Күкчәтауда торырга рөхсәт ителми. Ул комендатура урнашкан Кызыл Яр авылына җибәрелә, анда һәр көнне хакимият әһелләренә барып, качып кнтмәгәнлеген расларга тиеш була. Шундый шартларда да әдип язуын ташламый, кечкенә хикәяләр, истәлекләр, очерклар яза. 1956 елда исә СССР Югары судынын хәрби коллегиясе. И.Салахов эшен янадан карап, 1937 елгы хөкем карарын юкка чыгара
И.Салахов үзенең «Йөрәктәге яралар» мәкаләсендә «Казан—минем рухи бишегем, йортым. Мин анда язучы буларак тудым һәм «үлдем»,—дип язган иде. Чыннан да, Казан педагогия институтында укыганда кулына ныклап каләм алган Ибраһим, баштарак шигырьләр яза, аннары ижат көчен пьеса, повесть жанрларында сынап карый Утызынчы еллар әдәби процессында актив катнашу язучынын тормыш һәм ижат тәжрибәсе артуга, каләменең дә шомара баруына булыша. Нәтижәлә автормын бер-бер артлы «Ярату» (1936) пьесасы, «Дуэль» (1937). «Мәхәббәт һәм өмет» (1937) повестьлары, «Постта» (1937) шигырьләр жыентыгы бер-бер артлы дөнья күрә И.Салахов ижатынын беренче чорын тәшкил иткән утызынчы еллар анын ижади эзләнүләренә, әлбәттә, тирән эз сала. Ягъни ул тудырган әдәби дөнья, геройларнын тирәлеге, тормыш материалы да илдә хакимлек иткән идеологиягә яраклаштырып күрсәтелә, геройлары да шул заман идеалларына хезмәт итәргә омтыла.
1937—1956 еллар аралыгында ун елга ирегеннән һәм биш елга гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителгән И.Салахов ижат эшеннән аерылып тора. Ул бары 1956 елдан, ягъни акланганнан сон гына кабат ныклап ижат эшенә керешә һәм тиз арада күп кенә лирик шигырьләр ижат итә. Тиздән аның «Дала дулкыннары» (1957), «Күкчәтау жырлары» (1961) дигән шигырь җыентыклары, «Төн кызы* (1971) исеше хикәяләр, очерклар, легендалар жыентыгы. «Мәхәббәт картаямы?» (1980) повесте, «Күкчәтау далаларында» (1965), «Имәннәр тамыр жәйгәндә*(1985) романнары. Фәхретдин бине Мифтахетдин, Г Ибраһимов, С.Атнагулов, Г.Гали, Г.Нигьмәти һ.б. күренекле шәхесләр турында истәлекләре, әдәбият тарихына караган материаллары, баталар өчен хикәяләре дөнья күрә. Анын «Күкчәтау татарлары» исемле публицистик хезмәте исә Казакъстан татарларының формалашу тарихын ачыклауда, гомумән, чит җирләрдә яшәүче татарлар тормышын өйрәнүдә әһәмиятле чыганак һәм башлангыч булып тора.
Утызынчы еллар башында ук кулына каләм алган булса да, И Салахов иҗаты озак вакытлар әдәби-фәнни җәмәгатьчелекнең игътибарыннан читгәрәк кала бирле Бары тик «Казан утлары» журналында «Тайгак кичү» роман-хроникасы дөнья күргәч кенә әдипнең иҗаты белән ныклап кызыксыну башланды. Роман мона кадәр татар әдәбиятында объектив чагыла алмаган чорга—Сталиннын шәхес культы елларына, тоталитар системаның асылын ачуга—багышланган иде
Мәкалә-истәлекләрдән күренгәнчә, «Тайгак кичү» («Колыма хикәяләре») язылып беткәч тә әле байтак еллар тимер сандыкта, алмагач төбендә күмелеп яга. Бу вакытларны автор сонрак: «бәлки тоелгандыр төбенә кулъязмамны күмгәч, алмагач ачы алмалар бирә башлады кебек Язларын бакча шау чәчәккә төренгәндә, алмагачым миңа хәсрәттән чәче агарган кеше булып күренде»,—дип искә алды «Колыма хикәяләре» романы җәмәгатьчелек тарафыннан әдипнең шәхес культы чорына караган беренче әсәре дип кабул ителде Әмма болай дип карау һәм бәяләү хакыйкатькә хилафлык булыр иде. чөнки әдипнең «Күкчәтау далаларында* һәм «Казыма хикәяләре» әсәрләре тема ягыннан байтак дәрәҗәдә аваздаш. Соңгы романында яктыртылган мәсьәләләрне ул инде 1965 елда басылып чыккан «Күкчәтау далаларыңда* ук башлый һәм һәр ике очракта да үзенең шәхси биографиясенә таяна.
Роман жанрындагы беренче тәжрибәсе булган «Күкчәтау далаларында» әсәрендә, әсирлектәге елларында сак эш итәргә, алдын-артын карап фикер йөртергә өйрәнгән әдип, хикәяләүне ике планда алып бара беренче планда рәсми идеатогия рухына туры килгән чирәм җирләрне үзләштерүне яктырта һәм бу әсәр эчталегенен күзгә бәрелеп торган өске катламын тәшкил итә Шул ук вакытта, шушы рәсми идеатогия битлеге астында автор, үзенең шәхес культы елларында күргән-кичергәннәренә нигезләнеп, совсг системасынын гаделсез якларына да игътибар юнәлтә һәм бу хакта хикәяләү әсәр эчталегенен икенче катламын хасил итә. Әлбәтгө. язучынын үзенә менә шушы икенчесе якынрак һәм мөһимрәк. Романның вакыт сынавын үтә ала торган кыйммәте дә шушы катлам белән бәйләнгән Бу яктан «Күкчәтау далаларыңда* алтмышынчы еллардан татар прозасында чагылыш таба башлаган яна бер тенденциягә килеп кушыла.
6. .к у . л» а
161
ЛӘЙЛӘ МИНЬАҖЕВА
Сүз тоталитар системаны безнең әдәбиятта да теге яки бу формада яктырта башлау турында бара. Боларга мисал итеп Э.Касыймовнын «Гомер ике килми». Г. Ахуновнын «Идел кызы». М Хәсәновнын «Язгы ажаган» романнарын китерергә мөмкин.
И Салаховнын үзе әйтергә теләгән төп фикерне, сталинизм чорынын җинаятьчел сәясәтен кин җәмәгатьчелеккә җиткерү өчен Күкчәтау далаларында бара торган үзгәрешләргә мөрәҗәгать итүе очраклы хәл түгел. Чөнки дөньяга карашлары шактый тирәнәйгән һәм җитлеккән И.Салахов алтмышынчы еллардан ижат эшенә тагын да җитдирәк төстә алына. Дөньяга карашларның җитлегүе анарда, тормышны тагын да кинрәк колачлап, масштаблырак итеп сурәтләү, тормышка тарихи яссылыкта карау омтылышын көчәйтә. Ә бу яктан, күп вакытлар чирәм җирләрне үзләштерү тарихи әһәмиятле акт итеп каралды. Һәм анын шундый әһәмиятен дә калкурак күрсәтергә омтылып, әдип мәсьәләгә тарихи яссылыкта якын килә, ягъни бүгенгене үткән белән бәйләп һәм чагыштырып күрсәтергә омтыла.
«Колыма хикәяләре»ндә исә шәхес культы чорынын бөтен мәкерлелеге, социализм идеяләренең гарипләнүе, Сталин һәм аның тарафдарлары тудырган системаның совет кешесен кол дәрәҗәсенә төшерүләре авторның аянычлы язмышы аша ачылган. Төп герой Ибраһим Салахов белән бергә, вакыт, динамика, вакыйгалар—автор фикеренең үзәгендә тора. Һәм алар шул чорның панорамасын тудыралар
Геройнын үсеш юлы гади түгел, һәм бу ышандыра да Чөнки әсәрдә шул чор сулышы нык сизелеп тора. Үзе дә сизмәстән чорнын юкка чыгару сферасында калган, Сталин режимы корбаны булган И.Салахов озак вакытлар Сталинга тугры булып кала. Кулга алынгач та әле студент егет, язылачак әсәренә сюжет уйлап, балаларча болай дип фикер йөртә: «Көтмәгәндә Ходай үзе төрмә капкаларын ачты бит әле. Тик менә төрмәгә кертмичә кайтарып жибәрмәсәләр генә ярар иде (бар план җимерелә бит), роман бетмичә ярты юлда калачак».
Әмма илдә урын, дәрәҗә өчен, кешеләр язмышын хәл итүчеләр рәтендә булу өчен гади күзгә күренми торган көрәш барган бу чорда, иреккә чыгу жинел булмый. Жәзалар чиктән ашканда кеше характеры, холыклар арасында булган аерымлыклар югала, диләр. Шуна күрә В Гроссманнын бер герое, төрмәдә намуслы кешенен намуссыз кешедән аермасы—беренчесенең начар эшләрне теләмичәрәк кенә эшләвеннән аерыла, дигәнрәк фикер әйтә. Мөгаен ул үзенчә хаклыдыр. Чөнки тоткыннарның язмышлары бер-берсеннән аерылмый, аларнын язмышлары уртак.
Әгәр «Колыма хикәяләре» әсәрендәге образлар системасын төп ике лагерьга: Сталин һәм анын тарафдарлары белән тоткыннар лагерена бүлеп карасак, моның шулай булуы ачык күренә. Чөнки автор тоткыннарны сындырыр өчен эшләнгән басымнын төрле формаларын оста итеп сурәтләп бирә алган
Әсәрдә геройлар гаеп тануның берничә вариантын үтә. Кыйнаулар, ач тоту, кешелек горурлыгын таптау, көне буе бастырып тоту һ.б. алымнардан сон ярым анын җуйган тоткын тикшерүче язган кәгазьләргә кул куя. Һәм нәрсәгәдер өметләнеп судны көтә. Башкалар белән бергә И.Салахов та югары юридик орган безнең гаепсез булуыбызны анлар дип ышана Әлбәттә, арада кайберәүләр хөкемнең инде чыгарылган, суднын әзер карарга кул гына куячагына төшенәләр.
—Гаепләү кәгазен алдыгызмы?
—Мин халык дошманы түгел, бервакытта да...
—Молчать!
Чыннан да суд дигәннәре ... шушымы? Мин бит судта сорашырлар? Аз булса да сүзләремә колак салырлар? Хакыйкатьне ачарга тырышырлар дип өметләнгән идем ләбаса»
Әмма нәкъ менә шушы формада, «халык дошманнары»на суд һәм Ф Алмакаевнын ялган күрсәтмәләр бирүе нәтиҗәсендә, И.Салахов 58 статья нигезендә гаепләнә: 10 ел аерым режимдагы төрмәгә ябылу һәм төрмә срогын тутырганнан соң биш елга гражданлык хокукларыннан мәхрүм калдыруга хөкем ителә.
«Колыма хикәяләре»ндә әсәрнең буеннан-буена сузылган, җыелма, күзгә күренмәс, шартлы ике образ бар: көч куллану һәм курку. Курку—әсәр персонажларының хәрәкәтләре белән идарә итә. Курку, куркытып тору әсәрнең сюжет, композиция факторы буларак, тоткыннарның эчке дөньялары, хәтта әһәмиятсез вакыйгаларның да юнәлешен билгели.
162
ИМӘННЕҢ ДЭ ИМӘНЕ ИДЕ-
Көчләү—тоталитар системанын төп нигезе. Мәжбүрият җәмгыятьтә аерым бер курку атмосферасы гына тудырып катмый, бәлки атарны үзенен коратына. бер- берсенә әләк (донос) язу коралына әйләндерә. Бу фикеребезне дәлилләү йөзеннән, мисатга Бикчәнтәев образын китерү дә җитә.
Эчке, рухи дөньясы, тышкы кыяфәте белән дә ерткычларга охшаган бу шәхеснен бөтен вәхшилеген И Салахов әле әсәрендә ачып бетермәгән, бик кечкенә генә өлешен биргән икән. Чөнки шушы ук әдип белән бергә бу елларнын авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән Е.С. Гинзбург «Текә маршрут» («Крутой маршрут») әсәрендә әлеге образны түбәндәгечә бирә: «Бушка узган берничә сеанстан сон, Бикчәнтәев бик эшлекле кыяфәт белән, үзем гаебемне танымау сәбәпле, иртәгәдән минем гаебемне ачуны шаһитләр ярдәмендә башлап җибәрәчәген белдерде. «Күркә бәбкәсе»нен бу хәбәре көлке иде. Бу вакытта ул сарыкныкы кебек мыйкылдап, ангыратык чәчеп торган тупас танавы белән ялтырап, өч телефон аппараты торган өстәл артында бик эшлекле кыяфәт белән утыра иде».
Е.С.Гинзбург белән күзгә-күз китереп сорау алудан югалып катган Дьяковнын «белмим», «ишеткән идем* кебек сүзләрен Бикчәнтәев түбәндәгечә редакцияли: «Әйе, мин редакция каршысында яшерен контрреволюцион группа эшләп килгәнен раслыйм!». Китерелгән өзектән күренгәнчә, Е.С.Гинзбург һәм И.Салаховнын бу адәмгә биргән бәяләре туры килә
Әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан Сталин репрессияләре турында язылган китаплар арасында унышлы дип бәяләнгән «Тайгак кичү» («Колыма хикәяләре») фаҗига-хроникасы И.Салахов ижатынын ин югары ноктасы булды һәм 1990 елда ул Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек дип табылды.
И.Салаховнын игътибарга лаеклы күләмле әсәрләреннән тагын берсе—«Имәннәр тамыр җәйгәндә» (1986) романы. Әлеге әсәр XIX гасырнын сиксәненче елларыннан алып, XX гасырнын егерменче елларына кадәрге чорны колачлый. Тарихи мәгълүматларга таянып, автор шул вакытларда Казакъстанда яшәгән татар казакъларының революцион көрәшкә катнашып китүләрен, гражданнар сугышы елларында күрсәткән батырлыкларын ачуны максат итеп куя Әлеге идеяне яктыртуга тарихи яссылыкта килеп, башта татар казакъларының үткәндәге тормышын, хезмәт кешесенең физик һәм рухи яктан изелүен, көрәш тойгысының үсә баруын тормышчан күренешләрдә һәм җанлы, ин әһәмиятлесе, тарихи шәхес образларында чагылдыра
Гомумән алганда, И.Салаховнын дәвамлы һәм нәтиҗәле иҗат юлы татар әдәбиятының, бигрәк тә анын прозасының үзенчәлекле сәхифәсен тәшкил итә. Ул, совет дәверендә зур кыенлыкларга һәм гаделсезлекләргә очравына карамастан, әдәбиятта үз йөзен саклап калды, илдәге катлаулы хәлләр турында гадел сүзне әйтә алды
И.Салаховны язмыш төрле яклап сынады аңа газабын да, шатлыкларын да мул итеп бирде. 1998 елнын 8 апрелендә Казакъстаннын яна башкаласы Астанада (Акмолада) аның тормышында тагын зур вакыйга булды Вафатына берничә генә ай кала ул, Казакъстан президенты Нурсолтан Абиш улы Назарбаев сүзләре белән әйтсәк, «Казакъстан халкы өчен зур хезмәт, татар, казакъ һәм рус әдәбиятлары арасында ныклы күпер салудагы эшчәнлеге өчен» «Парасат» сүзе («Алтын дуслык») ордены белән бүләкләнде «Парасат* казакъчадан «тирән фикер», «яналык». «ачыш* мәгънәсендә тәрҗемә ителә И Салахов бу бүләккә чын мәгънәсендә лаек иде Әдипнен үлеме уңаеннан магбугатга басылган некролог түбәндәге юллар белән тәмамланган иде “Явыз үлем, күп һөҗүмнәр итсә дә, жинә алмаган батырны, ниһаять, арабыздан йолып алды Себернен рәхимсез усал җилләре, Колыманың тимер режимнары тез чүктерә алмаган татар әдәбиятының имәндәй нык каһарман әдибе Ибраһим Салахов хәтердә мәнге сакланыр*
—Яхшылык эшлә дә, суга сал, халык белмәсә. балык белер,—ди халык әйтеме. Ибраһим Салахов дигән олы затнын якты истәлегенә багышланган бу мәкаләне лә нәкъ менә әлеге сүзләр белән төгәллисе килә