ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ— БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Шушы елның 20 маенда Казан милли-мәдәни үзәгендә Татарстан язучыларының гомуми җыелышы—әдәби еч йомгаклары кысаларында «Балалар әдәбиятының торышы һәм үсеш перспективалары» дигән темага фәнни-гамәли конференция—булып узды. Анда Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе И Ибраһимов һәм Р. Зәйдулла, Л. Газизова, Г.Гыйльманов, Р.Рахмани. Л.Минһаҗева, Р.Корбан докладлары тыңланды.
Фикер ачышуда Татарстан Мәдәният министры А.М.Сибагату.гчин, Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Җ. Н. Мотыйгуллин һәм язучылар Р.Бәшәр. Н Орешина. 3.Хөснияр. Б.Вайнер, Н.Сафта, Й.Миңнуллина һ.б катнашты
Журнал укучыларыбызга әлеге конференциядә яңгыраган докладларны бераз кыскартып тәкъдим итәбез.
Илфак ИБРАҺИМОВ,
Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе:
Хөрмәтле каләмдәшләр!
2010 елда үткәрелгән гомуми җыелыштан сон нәкъ бер ел вакыт узып китте. Бу чорда Язучылар берлеге идарәсенең башкарган эшләре айдан-айга матбугат битләрендә даими рәвештә яктыртып киленде. Шуна күрә аларнын һәрберсе турында бүген кабат бәйнә-бәйнә сөйләп торунын хаҗәте юктыр Узган әдәби елыбызның төп нәтиҗәләре хакында, ягъни әдәби процессның, әдәби хәрәкәтнең торышы турында. Язучылар берлегенең әдәби киңәшчеләре—каләмдәшләребез Ркаил Зәйдулла һәм Лилия Газизоваларнын чыгышлары тәкъдим ителгәнлектән, һәм шулай ук бүгенге фәнни-гамәли конференциянең докладлары да әдәби ел йомгаклары белән бәйле рәвештә тәкъдим ителгәнлектән, мин үз чыгышымны Язучылар берлегенең XVI съездында күтәрелгән берничә мөһим мәсьәләгә багышларга уйлыйм.
Иҗат берлекләренен, һәр каләм иясенең иҗтимагый тормыштагы активлыгы, ил- көндә. җәмгыятьтә бара торган вакыйгаларга мөнәсәбәтендә чагыла. Узган әдәбият елында андый вакыйгалар бик күп булды. Халкыбызның Бөек Ватан сугышында җиңүенә 65 ел тулу, ил күләмендә үткәрелгән җан исәбе алу. Бөек Тукаебызның тууына 125 ел тулуга әзерлек һәм үткәрү мәсьәләләре һәр идарә утырышында анализлап барылды.
Бөек Жинүнең 65 еллыгына багышланган чараларның барысына тукталып тормастан, сугышта һәлак булган каләмдәшләребезне барлау максатында, 34 яугир язучынын биографиясе һәм иҗат үрнәкләрен туплаган «Каһарман каләме* исемле җыентыкны Татарстан китап нәшриятында бастырып чыгаруыбыз бик тә иҗтимагый
130
әһәмияткә ия чара булды дип уйлыйбыз.
Ил күләмендә жан исәп алуга мөнәсәбәтле рәвештә барлык татар халкына Татарстан Язучыларынын мөрәжәгатен кабул итү идеясе дә идарәдә туды Анын текстын әзерләүдә әдипләребез Туфан Миннуллин. Разил Вәлиев. Равил Фәйзуллин. Рәфикъ Юныс. Зиннур Мансуров. Искәндәр Гыйләжев. Гәрәй Рәхим. Равил Рахмани. Вакыйф Нуриев актив катнаштылар.
Жан исәбен алуга багышлап Россиянен 46 төбәгендә оештырылган очрашуларда Язучылар берлеге идарәсе тулы составында һәм барлыгы 64 язучыбыз катнашты Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуын билгеләп үтү турында Республика Президентының Указы кабул ителүгә үк, бу мәсьәлә идарә утырышында тикшерелде. Идарә тарафыннан Республикабызның чаралар планына кертү өчен 19 мөһим мәсьәләне эченә алган тәкъдимнәр әзерләнде Республика хөкүмәтенең 2010 елнын 13 сентябрендә кабул иткән чаралар планында безнен тәкъдимнәрнең күбесе кертелде, һәм аларнын күбесе, төрле кыенлыклар булуга карамастан, бүген тормышка ашырылып килә.
Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлап Казаныбызда юбилей чараларының ничек узуына без барыбыз да шаһитлар. Анын колачлыгы, халыкара ижтимагый әһәмияте уңаеннан ул жәмәгатьчелек тарафыннан шагыйрьнең тууына 100 ел тулуга багышланган дәрәжәдә үтте дип бәяләнде. Бигрәк тә халыкара фәнни- гамәли конференция. Габдулла Тукайнын әдәби мирасынын бик күп телләргә яна тәржемәләрен бастырып чыгару. Рәсәйнен башкаласы Мәскәүдә Г Тукайга һәйказ ачылу, быелгы Сабантуйлар программасының Г Тукай юбилеена багышлануы—болар барысы да безнен милли мәдәниятебез һәм әдәбиятыбызның тантанасы
Габдулла Тукайнын юбилеена багышланган чаралар Мәскәү һәм Петербургта. Марий Эл, Удмуртия. Владимир, Самара. Оренбург өлкәләрендә. Башкортостанда. Төркиядә. Азәрбайҗанда. Казакъстанда. Украинада. Польшада һәм башка төбәкләрдә үткәрелде һәм үткәреләчәк
Шулай ук Татарстан Язучылар берлеге бинасын янарту. Габдулла Тукайнын каберлегендәге таш һәйкәленә реконструкция үткәрү. Тукайнын биографиясенә бәйле урыннарда истәлек такталары кую. шагыйрьнең туган ягы Арча районында. Яна Кырлайда. Кушлавычтагы истәлекле урыннарында төзү-төзекләндерү эшләре дәвам иттерелә.
Шагыйрьнең олуг юбилее мөнәсәбәте илә үткәрелгән чаралар, әлбәттә, мактауга лаек Әмма Г Тукай мирасын өйрәнү. Г Тукайнын әманәте васыяте булган Ана телебезне саклау. Ана телебезнең төп яшәү формасы һәм рәвеше булган милли әдәбиятыбызны үстерү буенча рәсми план-программаларга кертеп тә. кертмичә дә без барысын да эшләдек дип әйтә алабызмы'*
«Г Тукайнын юбилеена 10 пьеса. 16 роман. 14 киносценарий. 20 поэма. 100 шигырь язарга* дигән йокләмә-план кабул итеп булмый, әлбәттә Әмма олуг юбилей мөнәсәбәте илә безнен ижат берлеге. Г Тукайнын милли Әдәби каһарман буларак образын тудыруда җитлеккәнлек күрсәтте дип әйтә алмыйбыз әле
Шөкер—романы да, киносценариесе дә. пьесасы да язылды Мин әдипләребез Р.Батулла. 3 Мансуров. Р Зәйдулла һ б авторларга бүген Тукайнын әдәби обрапарын тудырудагы ижади эшчәнлекләре өчен идарә исеменнән рәхмәтемне житкерәм Әдәби ижат—ирекле хезмәт Хәзерге демократия шартларында хәтта дәүләт заказлары да бик-бик сирәк кулланыла Ә менә иҗатка Тукайча олы әәзыйфа^огссия буларак карау ул күп еллар буена тәрбияләнәдер Өлкән буын әдипләребезләп: имли җавапчылыкны урта һәм яшь буын язучыларга йоктыру буенча уйлыйсыбыз
^УзГан ел яшьләребезнең иҗатына багышланган әдәбият елы йомгаклары җыенында без бу мәсьәләне күтәреп яшьләребезне иҗатка кыю азынырга ондәгән щек гә бит Әйе Язучылар берлегенә кабул ителгән яшь иҗатчыларыбыз ү ьзәренен киләчәген ӘДӘбИЯТ^СМ^ бӘЛӨН^ биК^К^^*^ТПӘмСМ8ИМИЛЛИ^^^ГШЧ һ^шс им“а”улу7-Рул анын Миссиясе. Вазыйфасы Тукайнын иҗади үрнәге, әманәт, васыяте шул иде бит1
131
ӘДӘБИ ЕЛ Й01
КЛАРЫ
Бүгенге әдәби-гамәли конференциябезнең балалар әдәбиятына багышлануы да очраклы түгел... Чор-дәверләр алышынганда язучы-шагыйрьләр буыны гына түгел, ә китап укучылар буыны да алышына. Һәр яна китап укучы буынын язучыларның яна буыны тудыра, яна буыны тәрбияләп үстерә.
Без укучыларның яна буынын үзебезнең меньеллык әдәбиятыбыз үрнәгендә, милли әдәбиятыбызның күркәм ижади традицияләре үрнәгендә тәрбияләргә тиешбез.
Бүген ижади багланышлар, әдәби тәржемәләр мәсьәләсенең әһәмияте турында бер-беребезне үгетләп торунын хажәте юк. Г.Тукай юбилее унаеннан жәелдерергән әдәби тәржемә эше, Мәскәү тәржемәчеләре белән татар шигърияте антологиясен бастыру, Г.Тукайнын өр-яна 45 шигырен русчага тәржемә итү һәм Идел буе халыклары телләренә тәржемә кылуны оештыру—безнен бу өлкәдә олы мөмкинлекләргә ия булуыбызны һәм киләчәктә билгеле бер стратегик план белән эшләвебезне таләп итә.
Мин, идарә рәисе буларак, 2009, 2010, 2011 нче ел бюджетлары каралганда Хөкүмәтебез һәм Дәүләт Советына «Дәүләт телләрен үстерү» программасы буенча акча бүлеп бирүләрен сорап хатлар белән мөрәжәгать итеп, чыгышлар ясап та бу максатка ирешә алмадык. Балалар әдәбиятын үстерү мәсьәләсен күтәргән бүгенге форумда әдәби тәржемәнен зарурлыгын хөкүмәтебез җитәкчеләренең дә. Мәдәният, мәгариф, яшьләр белән эшләү министрлыкларынын да игътибарына җиткерәсебез килә.
Алдагы елларда безнен ижат берлеге рәссамнар берлеге һәм мультипликаторлар белән бергәләп балаларыбыз өчен чын сәнгать әсәрләре тудыра алыр идек. Бу максатта мәгариф министрлыгының дәүләт заказларын үти алыр идек
2010 елда Язучылар берлеге, беренче тапкыр буларак, Хөкүмәтебезнең кече яшьтәге балалар өчен татарча, русча, инглизчә Г.Тукай шигыре буенча «Сөткә төшкән тычкан» исемендәге мультфильм эшләү өчен грант откан иде. Без алдагы елларда да Грантларны балалар әдәбияты, әдәби тәржемәләр һәм яшьләр иҗатын стимуллаштыруга файдалана алыр идек.
Мөхтәрәм каләмдәшләр!
Ижат берлекләре, ижат хезмәткәрләре турында Бөтенроссия күләмендә безне канәгатьләндерә торган законнар әлегәчә кабул ителмәде.
Бөтен ил күләмендә әдәби ижатка каләм хакы түләүнең бердәм тариф үрнәге дә юк. Ижатка түләү—тулысынча базар кануннары ихтыярына күчә бара.
Мондый кырыс базар шартларының милли әдәбиятчылар өчен һәлакәткә тин булуын без күрше республикаларыбыз мисалында гына түгел, үзебездә дә тоя башлаячакбыз!
Язучылар берлеге идарәсенең тәкъдиме белән, Язучылар берлеге рәисе тарафыннан республикабыз Президентына язучыларның китапларын бастырып тарату, язучыларның Әдәби басмаларда басылган әдәби әсәрләре өчен гонорарлар түләүдә Республикабызда яна стандартларны эшләү, гонорарларның күләмен күтәрү буенча хат әзерләнде. Республикабыз Президенты мине 2011 елнын 11 ноябрендә кабул итте һәм бу мәсьәләне һичшиксез унай якка хәл кылачагын белдерде
Ноябрь-апрель айлары дәвамында Мәдәният министрлыгы. Финанс министрлыгы һәм «Татмедиа» оешмалары белән барган катлаулы бәхәсләрдән сон, ниһаять, Габдулла Тукайның юбилей көннәрендә без Хөкүмәтебезнең яна карары басылып чыгар дип өметләнгән идек. Ул карарнын проектын әзерләгәндә үзебезгә дә фикерләребезне әйтү мөмкинлеге тудырылды бит Мәгълүм булганча, Тукаебыз юбилеен гонорарсыз гына каршыладык Әмма «Тукаебыз елы» әле үзенен экваторына гына житеп килә. Президентыбызның үз сүзеннән кайта торган гадәте юк.
Инде ишеткәнегезчә. Президентыбыз, Язучылар берлегенең Мөштәри урамындагы бинасын төзекләндерү, анда язучыларның Г.Тукай исемендәге клубын төзеп бирүне дә август аена төгәлләүне үз контроленә алачагына ышандырды. Дөрес, Г.Тукай исемендәге клубны планнан төшереп калдырырга тырышучылар да бар. Әмма, без барыбыз да татарнын : «Әйткән сүз—аткан ук» дигән мәкален, урысның «Уговор дороже денег» дигән әйтеме җиңеп чыгар! дигән ышанычлы
132
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ—БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ
өметтә калабыз!
Язучыларыбыз ижатына хәерхаһлы булганы өчен, әйдәгез. Президентыбызга үзебезнең рәхмәтләребезне һәм ихтирамыбызны житкерик' Күпмилләтле республикабызның киләчәген, халыкларыбызнын мәдәни алгарышын без ин беренче чиратта Анын исеме белән бәялибез! Ана авыр һәм җаваплы хезмәтендә уңышлар, саулык, иминлек телик!
Узган әдәбият елында язучыларыбызнын социаль көнкүрешенә ярдәм итү буенча да берникадәр эш алып бара алдык. Монын өчен Россия әдәби фонды белән элемтәләр урнаштыру кирәк иде. Россия әдәби фонды. Халыкара әдәби фонднын барлык милкен үзенә күчергәч, безгә дә әдәби фонднын структурасына керү котылгысыз булып килеп басты. Бу мәсьәләне идарәдә тикшергәннән сон без Россия әдәби фондына керергә дигән бердәнбер дөрес карарга килдек. Шулай итмәсәк. ягъни 70 ел буе тупланган, әлегәчә таланып бетмәгән әдәби фонд мөмкинлекләреннән баш тартсак, бу акыллылык булмас иде
В течение года Правлением. совместно с Литфондом РТ и России проводнлись меры социальной поддержки наших писателей, особенно. инвалидов. неработаюших пенсионеров.
Войдя в состав Российского Литфонда мы не оказались и. надеюсь. не окажсмся в какой-то жесткой вертикальной подчиненности Мы ишем и находим новые формы сотрудничества. Благодаря руковолству Литфонда России и исполкома Межрегионального сообшества писательских союзов. нам улалось повысить статус Державинского фестиваля поэзии. 14 июля 2011 года мы во второй раз собсремся в Лаишево для проведения Всероссийского фестиваля поэзии им Г Р.Державина Будушее этого фестиваля очень большое
Из средств Литфонда России оказана финансовая полдержка в сумме 90 тысяч рублей. в том числе материальная помошь в виде пролуктовых пакетов инвалилам. участникам ВОВ и ветеранам тыла. ко Дню Велнкой победы (9 чел). а такжс инвалидам I группы в связи с декалой инвалидов (12 чел )-26 600 рублей;
—в НКЦ «Казаны* был провелсн вечер отдыха с чаепитием ко Дню пожилых людей (130 чел.)—36 000 тысяч рублей;
-проведена подписка на журнал -Казан утлары» для неработаюших пенсионеров (55 чел)—27 400 тысяч рублей.
Оказана материальная помошь из Фонда поддержки развития кулыуры при Президенте РТ в сумме 55 тыс. руб II писателям. Министерством культуры РТ в сумме 209 тыс. руб.
В прошлом году. благодаря действенной помоши Министерства культуры был и расширены возможности санаторного лечения членов творческих союзов Республики В лыотных условиях 52 писателя РТ укрепили свое злоровье в санаториях .Ливадия., -Жемчужииа., .Ижшикш». -Ьакирово.. -Васильсво.
Хөрмәтле каләмдәшләр! Әдәбиятыбызны пропагандалау Язучылар берлеге
идарәсенең төп юнәлеше булды һәм шулай булып кала да Язу ......................... ларыбызнын
юбилей кичәләрен үткәрү лә. телевидение аша даими тапшырулар, радио әнгамитәр. Республикабыз районнары һәм Россия төбәкләрендә татар әдәбияты көннәрен үткәрү—болар барысы да Идарә тарафыннан расланган план буенча тормышка
ЯП1ЫПК1 плм
Узган әдәби ел инде тарихка » тәэсирле, йогынтылы булды ул—;
133
ӘДӘБИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ
тапшырылган ижатыбыз—әдәби журналларыбыз, газеталарыбызда һәм Татарстан китап нәшрияты. «Рухият» фонды бастырып чыгарган китапларда. Алар бигрәк тә республикабызнын китапханәләре аша укучыларыбызга барып иреште, сәхнәләрдә, экраннарда жанланды. Без бүген нәшриятларга. «Казан утлары». «Идел». «Мәйдан». «Сөембикә». -Аргамак». «Мәдәни жомга» газета-журнал коллективларына. Республика китапханәләре коллективларына олы рәхмәтебезне житкерәбез.
Алда—2012 ел. Ул безнен өчен олы сынау елы. иҗат берлегебезнең чираттагы XVII съездын үткәрү елы булачак!
Галимҗан ГЫЙАЬМАНОВ,
Татарстан республикасы Министрлар Советы аппаратының мәдәният һәм Татарстан республикасы халыклары телләрен үстерү бүлегенең баш белгече:
Балалар әдәбиятының торышы һәм язмышы хакында тагын бер мәртәбә сөйләшергә вакыт житте. Шулай булырга тиеш иде. чөнки тагын бер яшь буын аякка басты. Елдан-ел, көннән-көн катлаулана барган яна заман күзлегеннән карап, бу яна буынга әлеге катлаулы тормышның гамен, яшәүнең мәгънәсен аңлатырга, күрсәтергә кирәк.
Бүгенге яшь буын узган гасырнын 80- 90 елларында, хәтта XXI гасыр башында формалашкан буыннан нык кына аерыла. Анын тормышы-яшәеше генә түгел, фикерләве башка, ул башка хыяллар белән хыяллана, башка максатлар белән яши Ул хөрлек, ирек хакында хыялланмый, ул инде ирекле, хөр рухлы, анын яшәеш офыгы гына түгел, күңел офыклары киңәйгән, ул озын-озак уйларны, фикерләрне, әсәрләрне яратмый, анын өчен тиз булсын, төгәл булсын, аңлаешлы булсын, күз алдында булсын. . Күз алдында—димәк, экранда, мониторда. Интернетта, социаль сайтларда...
Яңа буын баласын аңлау, аның яшәешенә, күңел даирәсенә үтеп керү буенча кызыклы гына эзләнүләр бара. Бер төрле юнәлешне күбрәк шәһәр балаларына адресланган «Ялкын» журналы һәм республика күләмендә елдан-ел көч ала барган, янача. заманча фикерләүгә һәм ижатка корылган «Сәләт» ижтимагый хәрәкәте белән бәйләп карасак, икенчесен, үткәндәге традицияләргә тугры калган юнәлешне. «Иделем акчарлагы». «Дулкыннар» кебек традицион семинар-бәйгеләр, ТАТНЕФТЬнен «Рухият» фонды тарафыннан оештырыла торган традицион «Сайрар сандугач иле» конкурс-фестивале, -Салават күпере», «Сабантуй», «Көмеш кыңгырау» кебек матбугат органнары белән бәйләп карарга мөмкиндер.
Балалар әдәбияты, балалар матбугаты хакында сөйләшү өчен вакыт җитүе турында беренче булып журналистлар чан сукты. Март-апрель айларында «Татмедиа» агентлыгы, аннары -Татарстан—«Яна Гасыр» телевидениесе балалар ижаты хакында «түгәрәк өстәл»ләр. әнгәмәләр, «ток-шоу»лар оештырды.Агентлыкның 2010 елның декабрь аеннан 2011 елнын мартына кадәр эшләгән «Яшь журналист мәктәбе» дә игътибарга лаек. Ниһаять, язучыларга чират житте...
Ин элек шул мәгълүм булды: баланы, яшүсмерне компьютер мониторыннан аерып алу өчен, әсәр тукымасында искиткеч дәрәҗәдә әдәби интрига тудырырга кирәк. Ягъни—СЕР. Шушы сер, интрига җәлеп итәргә тиеш яшь күңелне, аны монитордан аерып, китаплы, хыялый дөньяга, әдәби образлар яшәешенә, бу образ-геройларның бәхетле дә. сагышлы да язмышына кушарга, шул рәвешле кичерешләргә, хис- тойгыларга дучар итәргә, димәк ки. анын күңелен сыгылмалы, тоемчан, кешелекле, миһербанлы итеп тәрбияләргә тиеш...
Икенчедән, яңа буынга яңа образлар кирәк. Яна геройлар, каһарманнар. Аларнын күбесен рухи мирасыбыздан табып кайтарырга кирәк булачак. Милли рухият, милли тойгы, милли идея—бүген дә әдәбият өчен төп максат булып кала ласа. Моңа милли патриотизмны да өстәргә кирәк. Балаларыбызга бүген үк милли каһарманнарыбыз
134
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ - ВАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ
хакында яна әсәрләр, әдәби цикллар бирә алмасак. аларнын язмышы аша милли рух. милли тойгы индермәсәк. тагын бер яисә ике буыннан космополит һәм Интернет буыны алачакбыз.
Өченчедән, синтетик фикер, синтетик юкат, синтетик әдәбият чорында яшәвебезне онытмыйк. Бөтен дөнья әдәбияты һәм сәнгате хәзер синтетик ижат формалары белән эш итә. Хәзерге ижатта еш кына әдәби төрнен, жанрнын саф. төгәл булуы мөһим түгел, ул бары тик үтемле булсын, укылсын, каратсын, тәэсир итсен, тетрәндерсен, шул гына! Безгә дә шушы әдәби принцип белән яши башларга вакыт житге. ахры Матбугатта берәр гадәттән тыш. стандарт булмаган әсәр басылып чыкса, кайбер каләмдәшләрем «Бу бит реализм да. хыялый әдәбият та түгел, дөресме сон бу?»—дип аптырашалар, конкрет әдәби төр. жанр, ижат методы билгеләмәсенә яраштыра алмагач, еш кына тәнкыйтьләргә, кире кагарга тотыналар Эш бит бу образга салынган хыялый мотивта, легенда-мифта яисә чынбарлыкта, реаль фактта түгел, эш монда чын. ихлас һәм. ин мөһиме, серле язмыш тудыруда. Яшәеш интригасында... Әдәби, образлы сернен ничек бер үк вакытта мәгьнале һәм талантлы итеп ачылуында.
Тагын шул: компьютер артында утырган баланы без язма әдәбиятта, китаби әдәбиятта информатизация казанышларын, заманча технология алымнарын органик кулланып та әдәбиятка жәлеп итә алачакбыз.
Бүгенге бала, яшүсмер бик акыллы, яналыкка сизгер, анын каравы ул—хис - тойгыга тыйнаграк, хыялга конкрет, максатка үтә дә сак. сәясәткә, киләчәккә, хәтта язмышка ирония белән караучан Менә шушы укучыга йөз белән борылырга тиешбез. Әдәби ижатыбызны шушы яна буын мәнфәгатьләренә тәнгәл итеп оештырырга тиешбез.
Язучы жәмгыятьтән аерым яши алмаган кебек, әдәби, ижадн процесс та хакимият ихтыярыннан һәм сәяси вәзгыятьтән башка үсә-үзгәрә алмый Һәр чорнын үз жәмгыяви казанышлары һәм югалтулары була Бүгенге чор жәмгыятебезнен дә үз үсеш юлы бар Максатым—бүгенге жәмгыятькә. хакимият алып барган бүгенге сәясәткә бәя бирү түгел, бу сәясәтнен конкрет балалар әдәбиятына һәм балалар матбугатына мөнәсәбәте, йогынтысы Һәркем аклыйдыр бу йогынтының мәгънәсе—балалар әдәбияты үсешенә тиешле шартларнын тудырылган яисә тудырылмаган булуында Шул ноктадан карап, бүген республикабызда балалар һәм яшүсмерләр рухияте. иҗаты өчен башкарылган кайбер дәүләти һәм иҗтимагый эшләргә игътибарыгызны юнәлтмәкче булам
Мәгълүм булганча, дәүләт сәясәте.гадәттә, тулысыңча финансланган Дәүләт программалары нигезендә алып барыла Балалар һәм яшүсмерләр тормышына, аларнын рухи үсешенә кагылышлы, ләүләт карарлары белән кабул ителгән берничә гуманитар программаны телгә алып үтик
1 Ин элек .2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы, хакында берничә сүз. Мәгълүм булганча, бу программа телләр хакында гына түгел Газиз телебез, рухи мнрасыбы). укү-укыту торышы мәдәни, фәнни, ижтимагый мәнфәгатьләр хакында да күп кайгырта бу документ Балалар рухияте. балалар ижаты һәм балалармын, яшыәрнен рухи үсеше өчен кирәк булган чаралар һәм шартлар хакында да дистәләгән пункт бар бу программада.
Мәсәлән Прогрлмманын 3 нче бүлегендәге V пунш турыдан туры балалар иҗатын стимуллаштыруны максат итен КУЯ -Яп» -«ттыл.р к„нкурссе«.».ры үткәр,лә ярдәм итәрга. диелгән анла Тиешле акча та билгеләнгән һәрберебетгэ мәгълүм .Иделем акчарлагы* конкурсы үт тшчәнлегеилә нэп, менә шушы пункт нигезендә гамәлгә куелды да инде
Шул ук бүтекнен 18 нче нуиктынла .Республика телепатларында «инуче проектларны тормышка ашырып, балалар әче» татар телештә кыек, метр.».,ы иплеофильмнарпын. телефнльми.рпып ип яхшы сиеи.рияларып. ел саен аоп.урс
135
ӘДӘБИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ
үткәрергә» диелгән. Бу эш тә даими рәвештә гамәлгә ашырыла;шушы унайдан әлеге катлаулы эшкә алынган талантлы дустыбыз Нурания Жамалиевага олы рәхмәтебезне
белдерәбез.
2.5 нче бүлекчәдәге 23 пунктта акка кара белән: «Балалар һәм яшүсмерләр өчен фәнни танып белү, ижат һәм әхлак-этнка радиопрограммаларм челтәрен киңәйтергә. Балалар өчен «Мин татарча сөйләшәм», «Мин татарча ижат итәм* тапшырулар циклы оештырырга. Программалар эшләүгә грантлар булдырырга.» «Татмедиа* агентлыгына нисбәт ителгән бу эш-гамәл берникадәр тормышка ашырылып килә. Әмма бу юнәлештә активлашасы бар әле. Бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр өчен ижат программаларына яна грантлар булдыру бүгенге көнгә кадәр зарур эшләрнең берсе булып кала.
Телләр программасының «Мәгьлүмати чаралар» дигән бүлекчәсендә да балалар, яшүсмерләр әдәбиятын, ижатын стимуллаштыруга корылган пунктлар бар. Аларда яна сайтлар ачу, электрон версияләрдә әдәби һәм ижади потенциалны барлау буенча шактый кин мөмкинлекләр хакында сүз бара. Барыбызга да мәгълүм «Татар электрон китапханәсе»нен гамәлгә куелуында «Телләр программасы»нын ярдәме хәлиткеч булды Инде балалар, яшүсмерләр, яшьләр өчен махсус әдәби һәм ижади сайтлар ачу вакыты да килеп җиткәндер. Жин сызганып бу эшкә алынучылар гына кирәк
Телләр программасының тагын бер файдалы эше булды. Нәшриятларның бик авыр вакытларында бу программа балалар, яшүсмерләр өчен билгеләнгән хәтсез китапларны, ярдәмлек-дәреслекләрне, матур әдәбият жыеитыкларын турыдан-туры да финанслады. Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының телләр секторы карамагындагы әлеге программа бүген дә дәүләт нәшриятларын үз ярдәменнән ташламый.
2. Барыбызга да мәгълүм: соңгы вакытта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы белән бик мөһим программалар кабул ителде.
«Киләчәк—Будущее» дип аталган. 2010-2015 елларны үз эченә алган программа, нигездә, гомуми белем бирү мәктәпләренә кагыла. Бу документның XXI гасыр башында уку-укыту процессына никадәр әһәмиятле булуы хакында сүз куертып тормастан, бүгенге сөйләшүнең темасы булган балалар әдәбияты, балалар матбугаты, балалар рухияте хакындагы программ пунктларны эзлибез.
«Балаларның фәнпи-техник ижатын үстерү» бүлеге бар. Шулай ук балаларны электрон технологияләргә тарту хакында да күп әйтелә Ә менә ижади процесс, ижади фикерләү, рухи үсеш, янарыш хакында берни дә юк... Әһә, бар икән. Анысы да заманча технологияләргә бәйләп кенә бирелә: «Яңа технологияләр аша туган тел* дигән бүлек ул. Максаты: «Бала өчен туган тел һәм мәдәният өлкәсендә гармоник үсеш һәм базовый белем тәэмин итәрдәй унайлы (комфортлы) уку-укыту мохите булдыру*.
Укучы балада ижади фикер тәрбияләү буенча ни дә булса бардыр дип, тагын эзләнәм. Программаның ин ахыргы бүлегенә игътибар итәм: «Сәләтле балалар өчен үзәкләр» Сәләтле балаларны эзләп табу механизмнары хакында сүз бара монда. Ләкин бу ахыргы бүлектә дә әдәби ижат, мәдәни һәм сәнгати ижат хакында конкрет юнәлешләр һәм чаралар билгеләнмәгән булып чыкты.
Быел Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы рамкаларында тагын бер программа эшләнде һәм кабул ителде. «Бәләкәч—Малыш» дип аталган бу программа мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә йөз тотып башкарылган һәм гамәлгә куелган Балаларда кечкенәдән ижади, әдәби фикер тәрбияләү буенча нинди ниятләр билгеләнгән сон бу архимөһим документта? Берни дә билгеләнмәгән. Бу программа да тулаем балаларның матди мәнфәгатьләренә генә кагыла һәм аларнын рухи, әдәби, хыялый тормышыннан читләштерелә. Кирәкле күләмдә балалар бакчалары булдырып, аларны тиешле дәрәжәдә жиһаз һәм ризык белән канәгатьләндереп кенә дә яшь буынның гармоник үсешен тәэмин итеп була, дип фикер йөрткән авторлар «ижат иткән» бу документны.
Шулай да, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында балаларның ижади фикер үсешенә унай йогынты ясардай кайбер эшләр эшләнә Мин монда ин элек «Электрон балалар бакчасы» дигән концепция проекты хакында әйтмәкче
136
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ—БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ _______________________________
булам. Дөнья илләрендә мондыйрак типтагы программалар күптән гаматдә инде Бу проектның ин кызык жяре шунда: ул тәрбиячеләргә һәм администраторларга гына түгел, бәлки балаларнын үзләренә дә турыдан-туры адресланган Бигрәк тә балаларнын Интернет системасына керә алулары, электрон медиатека белән турылан- туры эш итүләре унай күренеш. Ә бу инде әдәби, мәдәни, мултиресурсларга чыгу, әдәби тоемны, ижади фикерләүне үстерә торган виртуаль дәресләргә, интерактив уеннарга катнашу дигән сүз.
Ин мөһиме. «Электрон балалар бакчасы» проект булып кына калмыйча, тиз арада көндәлек эш процессына әверелсен иде
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы шулай ук үзенен быелгы 657 номерлы 5 нче март приказы белән татар телен һәм мәдәниятен укытуны яна заман мультимсдиа ресурсларына нигезләнеп гамәлгә куярга тиешле ижат группасы төзеде Анда яна заман татар балалар әдәбияты әсәрләре—төп чыганакларның берсе булачак
Шулай ук быел. 15 мартта. Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре «Татармультфильм» җитәкчеләре белән берлектә эшлекле кмнәшмә уздырдылар, шунда ук «Мультсадик* проектын тәкъдир итү булды
Тагын бер яхшы хәбәр: Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы белән, яна уку-укыту технологияләре нигезендә, моңа кадәр дөнья күргән мультипликанион фильмнарны, аудио-видеоматериалларны файдаланып, балалар өчен «Әкият илендә* дигән зур телевизион проект гамәлгә куелу алдында тора
3. Республика җитәкчелеге, бигрәк тә Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән гамәлгә куелган, татар балалар әдәбиятын стимуллаштырырга тиешле тагын берматур проект хакында әйтергә кирәктер Татарстанда, ниһаять. «Татармультфильм* берләшмәсе эшли башлады. 27 тәжрибәле профессионалдан торган бу коллектив бүген Татарстанда мультимедиа өлкәсендә чын лидер булып җитеште Уйлап карагыз: 2010 ел эчендә генә дә «Татармультфильм» студиясендә 17 аннимацион проект гамәлгә ашырылган.Алар арасында күпчелеге Г Тукай әсәрләре буенча эшләнгән «Туган тел», «Бала белән күбәләк». «Эш беткәч уйнарга ярый»
• Гали белән кәжә». «Янгыр илә Кояш». «Шаян песи». «Ялкау маэмай». «Кырлай* һәм башка фильмнар бар Аларга татар, рус. инглиз телләрендә башкарыла тор|ан «Кисекбаш» аннимацион мюзиклын да өстәргә мөмкин
Бүгенге көндә «Татармультфильм» берләшмәсе балалар әдәбиятында актив эшләүче татар әдипләре белән уртак ижади проектларга чыгарга тели
Аерым алганда, бу оешманын агымдагы еллар планында тулы метражлы милли аннимацион фильмнар төшерү нияте бар
Алдарак әйтелеп үтелгәнчә, соңгы вакытта әлеге ижади берләшмә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән актив сөйләшүләр алып бара Мәгълүм булганча, бу сөйләшүләр татар телен һәм әдәбиятын Татарстан мәктәпләрендә интерактив мультимедиа ысуллары ярдаме белән өйрәтүне ™„ максат итен ауа. Ьу очракта .Татармультфильм* студиясенә татар әдипләре, бигрәк тә балалар өчен язучы драматурглар, сценаристлар, шулай ук шагыйрьләр, азучылар «.«өнәшлек илә алыр иде Үз чиратында әлеге эш-гамал тагар балалар драматург иясенә, гомумән татап балалар әдәбиятына яна сулыш өрер иде
4 Сонгы елларнын ин мөһим казанышы 2007 елда Татарстан китап нәшрияшнла балалар һәм яшүсмерләр редакцн-сенсн каба, оешуы, шунын нгпмавсендә «тар балалар китабының күзгә күренерлек үсеш-үтгареш кичерүе.
Беренчедән, китапларнын саны һәм тиражы артты. 2008 елда 110 исемдәге китапның 20се бала,ар өчен булса. 2010 елда 156 исемдәге «ташмын 32с. башларга
кмГкүзгә күренеп, китапларны» сыйфаты яхшырды бизәлештә яклы һәмГГТос', әрне куллану, яхшы кәгазь, урымын ита^н «ым та^ь тышлык, профессиональ рәссамнарга мәрәжәтать игү. ин мөһиме, гчтәгеььә.
беррәггәи тагар Ыгчар кигәбы гармхы.ьы мшьшч,. оченчелж.әдәоик Ц|11..~Н1,а.1СКЛәрсн исәпкә алып төзелгән, вакыйга булырдай күрелмәгән, балаларны V очен «Нәниләргә бүләк- «Минем беренче
өр-яна серияләр осиггырылды Инкечкен әр
ӘДӘБИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ
китабым». «Рәсемнәрне үзен буя». «Рәсемле дөнья» Һ.6.. балалар бакчалары өчен «Имәнме, мәктәп!». «Син мәктәпкә әзерме?». «Санарга өйрәнәбез» һ.б.. мәктәп балалары өчен «Табигатькә сәяхәт». «Шәхесләр». «Туган якны өйрәнү». • Спорт». «Рәсем ясарга өйрәнәбез» һ.б. серияләр бүген дәүләт нәшриятының йөзен билгели.
Дүртенчедән, энциклопедик характердагы заманча проектлар ла гамәлгә ашырыла башлады. Аларга «Балачак энциклопедиясе». «Матур булырга теләсән». «Тәмле сүз. Итагатьле булу серләре». «Татар халык ижаты» һ.б. китаплар һәм серияләр керә
Бишенчедән, ике (татар һәм рус), өч (татар, рус һәм инглиз) телдәге китаплар басыла башлады.
Алтынчыдан, СД-китаплар басылды. Мәсәлән. Резеда Вәлиеванын «Мактанчык Кот-кот» китабында авторның әкиятләре тәкъдим ителә, балалар андагы рәсемнәрне буйый да, СД-диектан әкиятләрне авторнын үзе башкаруында тынлый да алалар.
Җиденчедән, сирәк кенә булса да картон, җыелма (раскладушка) китаплар да басыла башлады. Нәшрият аларны каты катыргы белән дә чыгару теләге бар. ләкин республикада әлегә бастыру технологияләре юк.
Ин мөһиме, бүген Татарстанда дәүләт нәшриятларында басыла торган барлык балалар, яшүсмерләр китаплары да һәр елны «Татмедна» агентлыгы тарафыннан төзелгән һәм Татарстан Хөкүмәтенен махсус карары белән расланган «Социаль әһәмияткә ия китаплар исемлеге»нә кертелә һәм дәүләт тарафыннан тулысынча финанслана.
Китаплар хакында сүз чыккач, республикабыздагы гонорарлар һәм китап тарату сәясәте хакында әйтеп китү кирәктер. Татарстан Язучылар берлеге бу мәсьәләләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алдына узган елнын ноябрендә куйган иде. Әле менә шушы көннәрдә генә. Президент кушуы буенча. Татарстан Министрлар Кабинетында республикабыз язучыларынын гонорарларын арттыру һәм басылган китапларны зарури рәвештә китапханәләргә тарату хакында махсус карар проекты әзерләнде. Ул тиз арада кабул ителер дип уйлыйбыз
КЫСКАСЫ, республикабызда татар балалар әдәбияты, татар балалар китабы үсү өчен дәүләт һәм аның махсус программалары, профильле нәшриятлары, редакцияләре, остаханәләре, медиа-ресурслары һәм электрон матбугат чаралары, иҗади берләшмәләре, теле һәм радиостудияләре, әдәби һәм интерактив проектлары— барысы да үз эшен эшли, билгеле бер мохит һәм вәзгыять тудыра. Боларга Хөкүмәт тырышлыгы белән җайга салынган «Яшь ТНВ» программасының гамәлдә булуы, курчак театрларының, балалар, яшүсмерләр драматургиясенең һәм сәхнә сәнгатенең елдан-ел көчәя, активлаша баруы. «Балалар Дөньясы» дигән глобаль проект- учреждениенен төзелеп бетеп, якын арада сафка басачагын да өстәргә кирәктер Ин мөһиме. Язучылар берлеге бар. Берлекнең балалар әдәбияты секциясе гөрләп эшли, анын төп максаты булып бүген дә талантлы яшь буын тәрбияләү кала.
Әлбәттә, проблемалар да җитәрлек: язучыларны ничек актив ижатка тартырга, аларны ничек итеп яңа буын балалар психологиясенә алып керергә? Дәреслекләрне ничек итеп заман таләпләре буенча, яна буын әдипләре әсәрләре нигезендә төзи башларга? Ничек итеп хөкүмәт заказы буенча басылган балалар китапларын махсус нормативлар нигезендә барлык мәктәпләргә, китапханәләргә алдыруны тәэмин итәргә? Балаларның иҗат йортлары системасын ничек кире кайтарырга? Ничек итеп балалар матбугатын стимуллаштыруның, анын тиражларын арттыруның яңа принципларын һәм чараларын эшләргә һәм гамәлгә куярга?Ничек итеп балалар иҗатын һәм балаларга юнәлдерелгән әдәбиятны бала укырлык һәм үзе дә ижади процесста катнашырлык итеп электрон ресурсларга урнаштырырга? Ниһаять, ничек итеп татар баласының милли йөзен, милли рухын, образлы фикерләвен. ижади омтылышларын, әдәби тоемын саклап калырга?
Бу сорауларның барысына да җавап бер генә:
Балалар әдәбиятын, балалар китабын һәм балалар матбугатын үстерү концепциясен эшләргә һәм аны хөкүмәтнен бюджеттан финанслауны күз унында тоткан махсус карары һәм программасы рәвешендә игълан итәргә.
Алдагы елларда татар әдәби җәмәгатьчелегенең төп максаты шул булырга тиеш!
138
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ-БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА,
Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты
Бер дәүләт эшлеклесенен «процесс пошел» дигән канатлы гыйбарәсен күнләр хәтерлидер әле Нинди процесс ул. нигә кузгалган9—без аны берничә ел үткәч кенә—кодрәтле зур империя таркалып, мәнге бетмәс сыман тоелган партия юкка чыкканнан сон гына аңладык Сәясәттән әдәбиятка күчсәк, бүген без әдәбиятыбызны бар итәбезме, әллә барны юк итәбезме, булганны үстерәбезме, ахтә корытабызмы—беркем дә төгәл генә кистереп жавап бирмәс Шунысы гына ачык процесс бар—әдәби процесс диюем;—ул хәрәкәттә
Бер караганда, яшәү белән үлем мәсьәләсен кабыргасы белән кую. йә алай булыр, йә болай булыр дип нәтижәләр ясарга чакыру бөтенләй урынсыз кебек Әдәбиятыбыз үсә, каләм тибрәтүчеләр саны арта, уңышларыбыз күз алдында дип—ә алар чыннан да бар.—куанырга ла булыр иде Әдәби процессны шуннан да күреп була: бездә остаханәләр (аларнын саны алтау) гадәттә тәкъдим итү максатыннан җыела Йә без кемне дә булса Язучылар берлегенә әгъзалыкка, йә ел да бирелә торган берәр әдәби премиягә тәкъдим итәбез. Мин бу сүзләрне һич тә ирония белән әйтмим. Бездә Язучылар берлегенә керергә теләүче кешеләр һаман да күп—димәк, алар ни дә булса яза. яисә элек язган, яисә язарга җыена Бу—гажәп бер күренеш' Язучылык һөнәренең дәрәҗәсе төште, әсәр өчен тиеннәр генә түләнә, йә бөтенләй түләнми, дип зарлана-зарлана язалар. Икенче яктан бу күренешне бик жинел аңлатып була: һәвәскәрләр, графоманнарга язган өчен түләү кирәкми, бары тик профессионаллар гына гонорар өчен яза Чөнки гонорар алар өчен—хезмәт хакы, ансыз алар тормыш итә алмый Гадәттә мондый авторлар язудан башка бүтән һөнәр башкарырга сәләтсез дә була.
Мин шуннан чыгып әйтәм: бүген безнен әдәбиятны һәвәскәрләр, үзешчәннәр әдәбияты дип кыенсынмыйча әйтеп буладыр Һәм әдәби премияләргә дә без каләмдәшләребезне шушы хакыйкатьне онытмыйча тәкъдим итәбез.
Һәвәскәрләрнеке дип әдәбиятны хурларга да. зурларга да ярамый Һәвәскәр дип кемне күздә тотасын бит Күп кенә чит илләрдә дә һәвәскәрләр әдәбиятның умырткасын хасил итә. Мәсәлән, шигырь язып, бер генә илдә дә тамак туйдырып булмыйдыр. Шагыйрьләр анда да. гадәттә, яшәү чыганагын бүтән өлкәләрдә: укытуда, нәшрият эшендә, журналистикада һәм әдәби тормышка якын башка һөнәрләрдә таба Ләкин поэзия бүгенге дөньяда бер генә әдәбиятнын да кнматен белдерми Кимәлне проза билгели. Ә шигърият ул әдәбиятнын дәрәҗәсен күрсәтә
Узган елнын ахырында проза остаханәсендә кызыклы сөйләшү булган иде Анда Л.Хәмидуллин. Т Галиуллин. Р Кәрами кебек өлкәннәр дә урта буын язучылар да катнашты. Яшьләр юк иде Безнен яшьләр, гомумән, җыелышларга йөрергә яратмый Югыйсә үзара аралашу, фикер алышу, бәхәсләшү язучы өчен һава кебек кирәк. Мондый очрашулар—әдәби процессның бер өлеше. Менә шушынлагы әнгәмәнс башлаганда остаханә җитәкчесе Камил Көримов болай диде «Безнен проза хәзер ин түбән ноктада, дип әйтергә була Соңгы ун елла даими иҗат белән шөгыльләнүче тугыз-ун прозаик бар Болар—өлкән яшьтәге кешеләр Алар ла язудан туктаса. «Казан утлары» журналын чыгару ла проблемага әйләнергә мөмкин Кайбер прозаиклар, телевизорда ссриаллар караганнан сон. язарга утыра дигән тәэсир кала Алай лисән. телевизорда гел детектив ләкин бездә ул ла юк Киң колачлы эпик әсәрләр турында мин әйтмим дә инде Социаль юмор да юк Инде журналда конкурс игълан иттек, шуна алланып яна әсәрләр тумасмы Прозада ниндидер хәрәкәт булсын өчен нишләргә9»
К Кәримовнын җаны әрнеп биргән соравына жавап табуы жинел дә авыр ла Прозада ниндидер хәрәкәт булсын өчен язарга кирәк' Жавапнын бу ин жинслс Әгәр дә инде прозабыз, димәк әдәбиятыбыз нигә мондый хәлгә төште, дип сәбәпләрен эзли башласак, шактый вакыт сарыф итәргә туры килер иде Мин шунысын гына беләм әсәр ижат итәр өчен язучыга үэенсн кирәклеген тоеп яшәргә ү. укучылары барлыгына ышанырга кирәк Укучылар күәстән төшми шедеврлар гына язып итсан
ЭДЭВИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ
да аларны тапмаска мөмкин. Татар әдәбияты актуаль булсын өчен потенциаль укучыны мәктәптә үк татарча укыту, милли рухта тәрбияләү зарур. Укучылар гына түгел, булачак язучылар да шул мохитта гына үсеп чыга ала. Без бүген берничә яшь кешенен әдәби уңышларына сөенәбез икән, аларнын пәйда булуы туксанынчы елларда булган җанланышка, татар теленең статусы күтәрелүгә бәйле.
Ә хәзер без сәяси сәхнәдә нәрсә күзәтәбез? 2000 елдан сон без татар тормышында реакция хөкем сөргәнен күрәбез. Бу ни өчен мөмкин булды? Чөнки татар тарихынын ин хәлиткеч чорларындагыча, «яңа морзалар» үз рәхәтлекләрен милләт язмышыннан өстен куйды, меркантиль мәнфәгатьләр жинеп чыкты. Мондый шартларда татар әдәбиятының киләчәге турында сөйләү бик авыр. Һәркемгә мәгълүм, аның киләчәге милләтнең киләчәгенә тәңгәл.
Татар халкының холык-фигылен ачып бирә торган дүртьюллык бар:
Усал булсаң, асарлар Юаш булсаң, басарлар Урталыкны тота белсәң.
Ил агасы ясарлар.
Минемчә, сонгы ике юл үз-үзебезне аклау, юату өчен әйтелгән. Нәрсә ул урталык? Эндәшми калумы, тел тешләп торумы? Кемдер һөҗүм иткәндә, кемдер качканда читкә китеп басумы? Татар XVII гасырдан бирле гел урталыкны сайларга тырыша, ләкин аны һич тә ил агасы ясамыйлар. Урталык юк—йә өстә буласын, йә аста! Безнең тамырларны берәм-берәм кисә баралар, без һаман тел тешләп торабыз. Инде ике университеттагы татар факультетларын берләштереп бер бүлеккә калдыралар, татар мәктәпләрен күпләп ябалар, бездән тавыш-тын чыкмый. Телне артык озак тешләп торсаң, ул бөтенләй өзелергә мөмкин. Хәер, өзелмәгән микән инде...
Хәлбуки халкыбызда, дөресрәге аның татар булып калган өлешендә, милли рухнын көчле булуын туксанынчы еллар күрсәтте. Без аларнын ышанычын аклый алмадык. Дөресен әйткәндә, татар университеты ачылмау да. латин әлифбасына вакытында күчә алмау да һәм башка реаль ниятләр дә Татарстан җитәкчелегенең үз вакытында ихтыяры җитмәүдән тормышка ашмады.
Киләчәккә дә өмет белән карарлык түгел. Урыс күршеләр җитәкчелектә татарларның абсолют күпчелек булуыннан зарлана. Ләкин бу җитәкче татарларның шактый өлеше татарча укымаган, татар мәдәниятен белми торган, белмәү генә түгел, ана түбәнсетеп карый торган кешеләрдән тора. Һәркемгә мәгълүм, милләтне этник чыгыш түгел, ә мәдәният билгели. Мәдәниятләр дуслыгы, культуралар диалогы дип күпме генә сөйләнсәк тә. кешелек тарихы мәдәниятләрнең көрәшеннән гыйбарәт. Әлеге көрәш яшәешнең һәр өлкәсендә дә бара, һәм ил агасы булам дип. аннан читләшү һич тә мөмкин түгел. Син икенең берен сайларга тиеш. Ин аянычлысы шул—татар халкы хәзер ике милләткә бүленде.
Мин җитәкчелек турында юкка гына сүз кузгатмадым. Ун ел тирәсе типкедә йөргәннән сон Нурислам Хәсәновнын «Золым» романы «Казан утлары»нда дөнья күрде. Анын дөньяга чыкмый торуы әдәби әсәрнең бөтенләй үк буш сүз түгеллегенә бер ишарә. Югыйсә, вакыйгалар авыл җирендәге бер район масштабында гына бара. Әдәби яктан хилафлыклар булуга карамастан, әсәр тормышны дөрес тасвирлау ягыннан үзенә җәлеп итә. Тормыштагы гадәтигә әйләнгән сөмсез, ертлач хакимият ияләрен, чиновникларны әсәрдә күреп, иске танышларны очраткандай, чын күнелдән сөенәсең. Бу әсәрне автобиографик роман дип тә атап буладыр, чөнки автор үзгәртеп кору елларында үз районына кайтып газета редакторы булып эшләгән иде Ни генә дисән дә. язучыга яна тәэсирләр, яна мохит кирәк шул.
К.Кәримовнын «Игезәкләр йолдызлыгы *нда исә тарих сәхнәсенә яна Олуг Мөхәммәт үзе чыга. Биредә масштаблар, гомумиләштерүләр колачлырак. Ә кырыс реализм сюрреалистик картиналар белән сипләнә.
Фистҗеральдның «Яшь бай» дигән хикәясендә «Бай кешеләр сезнең белән безгә охшамаган», дигән җөмлә бар. Шул җөмлә аркасында һеменгуэй үзенең якын дусты Фистжеральд белән арасын өзә. Алда телгә алган әсәрләрне укыганда шул җөмлә
140
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ—ВАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ
искә төште Чынлыкта кешеләр бер-берсена бик тә охшаш Тәкъдир аларны нинли шартларга куя—хикмәт шунда гына.
Өлкәнрәк яшьтәге каләмдәшләр хәтерлидер—мәрхүм Диас Вәлиев үзен «татар язучысы» дип раслатыр өчен заманында буза куптарып Йөргән иде Әйтерсен. нинди язучы, кем язучысы икәнеңне ниндидер оешмалар, аерым шәхесләр билгели ала. Татар кешесе татар тормышы турында урыс телендә яза икән—ул кайсы халык язучысы? Әгәр дә әсәрләрендә татар тематикасы юк икән, этник тамырларын татар булган өчен генә, син татар язучысы дип санала аласынмы'’ Мондый проблечга безлә генә түгел Бүген мөстәкыйльлек алган Казакъстан. Украина, хәтта Грузияләрдә дә бу хакта вакыт-вакыт бәхәсләшеп торалар. Мин бу бәхәскә керергә теләмим Шуны гына искә төшерәсем килә: урта гасырларда шигърият теле фарсы теле санатган һәм түрк шагыйрьләренең күбесе фарсыча язган. Хәзер аларнын мирасы өчен төрки халыклар белән фарсылар арасында ызгыш бара. Ләкин түрк телен фарсыга көндәш югарылыгына күтәрә алган Нәваине без шагыйрьләр шаһы дип саныйбыз.
Шунысы гыйбрәтле: татар язучылары урыс теленә тәржемә ителеп шөһрәт казанырга өметләнсә, урыс телендә язучы татар кардәшләребез ата-баба телендә дөнья күрергә омтыла. «Казан утлары» журналында аларнын әсәрләре әледән-але безне куандырып тора.
Бүтән телләрдә язылган кайбер әсәрләрне татар теленә тәржемә игкән хәлдә (бу эш сонгы елларда бөтенләй туктады диярлек), безгә төрле заманнарда язылган ин яхшы татар әсәрләрен чит телләргә, ин әүвәл. әлбәттә, урыс теленә тәржемә итүне системалы рәвештә гамәлгә куярга кирәк. Ана сарыф ителәсе акча мәдәният миристрлыгы бюджетының бер пунктын хасил итәргә тиеш. Спорт командалары Татарстанны дөньяга танытуда роль уйный, билгеле Ләкин ин башта илне дә. милләтне дә дөньяга үзенчәлекле мәдәнияте таныта Мөстәкыйль илләрдә үз мәдәниятләрен чит илләрдә таныту белән, мәдәният министрлыгыннан гайре, тышкы эшләр министрлыгы, илчелекләр шөгыльләнә Безгә дә. әлбәттә, үз мөмкинлекләребездән чыгып бу эш белән шөгыльләнергә кирәк Аннары безнен бит әле татар әдәбияты белән кызыксынган, әмма татарча укый алмаган кан кардәшләребез дә житәрлек. Минемчә, бу мәсьәлә белән Мәдәният министрлыгы каршында аерым комиссия шөгыльләнсә яхшы булыр иде Һәм алар тәржемә итәр өчен башка халыклар алдында йөз кызармаслык әсәрләрне сайлап алырга тиеш
«Дружба народов* журналында (№ 5) Алексей Соломатиннын Татарстан поэзиясе турында уйланулары мәкалә рәвешендә басылып чыкты Ул анда моннан өч ел элек дөнья күргән рус телендәге антологиягә таянып, татар поэзиясе тчрындагы фикерләре белән лә уртаклаша. Урыс телле поэзиядән аермалы буларак, ди ул. татар шигъриятенә консерватизм хас. форма жәһәгеннән эзләнүләр анда юк диярлек, татар фольклоры образларына мөрәжәгать итмәгән хәлдә, татар шагыйрьләренең әсәрләрен тулаем бер фольклор дип атарга була. Автор татар шигъриятенең провинциальлегенә дә ишарә ясый Ә Татарстанның урыс поэзиясе яна эзләнүләре белән гомумрәсәй агымына кушылырга омтыла икән Минемчә, автор төшенчәләрне буташтыра Татар поэзиясе мөстәкыйль, ул читтәге бернинди агымга да кушылырга омтылмый Татар шагыйрьләренең башкаласы—Казан. Ә урысча язучылар, кайсы ачыктан ачык, кайсы эчтән генә. Мәскәүнсн тануына, анда нәшер ителүгә өмет тәнә Алар өчен әдәби башкала— Мәскәү! Провинциализм ин беренче нәу1эәгтә икенчеллекне аңлата. _ ,
Кайбер тәнкыйтьчеләр бездә шәрекъ аһәннәрс яңгырый башлавын да мөстәкыйльлегебезгә янау дип кабул итә «Көйчеләр даирәсендә көнчыгыш аһәңнәренә турылатып «милли» җыр тәпәләгән сыман, көнчыгышның суфичыл шигъриятенә тәкълид көчәнүләр очраштыра башлады Тукай үзе ялгышмасам. татарлыктан тайпылып, ятларга авышып катәйләнүләрне вәзенле акыл сап тарны яратмаган..—дип яза Рөстәм Зарям». Ялгышасын, кем. гражданин Рөстәм Уйлап карыйк ак Тукай үзс кем ул’ Ул. хәзерге татар поэзиясе кебек үк. талык авыз иҗаты белән шәрекъ шигърияте синтезеннан үсеп чыккан шәхес ГукаПнын шигъриятенә якадан игътибар итегез! Ул НИНДИ формалардан файдалана? Ту таемы белән шәрекътән килгән шәкел түгелме сон
141
ӘДӘБИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ
Буген робагыйларның. газәлләрнең артуына сөенергә генә кирәк. Безгә бер якка авышудан куркасы юк. Мәсәлән. «Казан утлары» журналынын соңгы санында Ренат Хариснын искиткеч сонетлары дөнья күрде. Татар шигъриятенең кимәле югары, төбе тирән. Әлбәттә, ана тәржемә антология укып кына бәя биреп булмый.
Татарстан китап нәшриятынын әдәби мираска мөнәсәбәте сөендерә. Сонгы бер-ике елда X Туфаннын 5 томлыгы. Һ.Такташның 3 томлыгы. Г.Камалнын 3 томлыгы. Н.Исәнбәтнең 3 томлык «Татар халык мәкальләре». М.Гафуринын «Сайланма әсәрләре» дөнья күрде. Г.Тукайның 6 томлыгыннан 2 томы кулга килеп иреште. Сугышта һәлак булган язучыларның әсәрләре «Каһарман каләме* дип аталган китапта нәшер ителде (Төз. В.Нуриев). Бай мирасыбызның кайбер өлеше янәдән халкыбызга кайтуы сөенеч, билгеле. Бу сөенечкә күләгә төшерәсе дә килми. Ләкин әйтмичә дә ярамый: бу басмалар.—X.Туфаннын томлыютарыннан кала, ә алардагы кимчелекләр турында мәрхүм Р.Мостафин язып чыккан иде.—инде күптән башкарылган гамәлләрнең нәтижәсе. Бүген безнен Тукайны янача шәрехләрлек белгечләребез дә юк хәтта. Әдәбият институтында берничә текстолог утыра. Алар нәрсәгә генә өлгерсен? Шул ук вакытта бездә эшкә яраксыз дистәләгән фән кандидаты бар.
Балалар өчен китаплар нәшер итү эшендә дә жанлану сизелә. Бүген бу хакта сүз булыр Шулай да бер теләк әйтәсем килә: коллектив җыентыклар белән бергә аерым авторларның китапларын да күбрәк нәшер итәсе иде. Чөнки һәр авторнын үз йөзе, үз сүзе, үз энергетикасы. Кайберләре туры килмәгәндә баланын психикасына зыян да салынырга мөмкин.
Рүзәл Мөхәммәтшинның «Каралама» һәм Лилия Гыйбадуллинанын «Тынлык кайтавазы» җыентыкларын, юка гына булуларына карамастан (бәлки шуна күрәдер дә әле), мин татар шигъриятендә ике зур вакыйга дип кабул иттем. Башка яшьләрнең дә беренче җыентыкларын (мәсәлән Йолдызның. Эльвира һадинын) якын киләчәктә дөньяга чыгарырга иде.
Сүземне Истанбул язучысы Сәет Фаикнын бер нәсере белән тәмамламакчы
булам:
«Җирдә әле тормыш яралып кына килә торган заман иде. Кешеләр ауга чыга, ут эзли. Ә мин учак янында утырам, борын эченнән мыгырдап, акчарлак үлеме турында җыр чыгарам. «Бу тагын күпме эшсез утырыр, күпме хыялланырга була?—дип шаулашты бар кабилә.—Үле акчарлакка карап безгә әкият сөйләүдән туктарга вакыт ана!» Алар шулай диде көндез, кояш өстә балкыганда. Һәм менә карангы төште, учакларда чыбык-чабык кул чәбәкләп янды, еракта диңгез шаулады һәм акчарлаклар ачыргаланып кычкырды. Мин янә җыр башладым, үле акчарлак турында җыр. Сагыш биләгән кешеләр бер-берсенә сыенды.
Шуннан сон берничә көн мин җәтмәләр тегеп маташтым, балык тоттым. Кичкә мин шулкадәр арый идем, әле сагышка, әле шатлыкка өртелгән җырларымны җырлый алмадым, һәм бер иртәдә, ауга киткәндә, кешеләр мине уятмаска булды».
Учак тирәсендә татарча аклаучы берәү генә калганда да без үзебезнең үлгән акчарлагыбыз турындагы җырны җырлаудан туктамабыз. Чөнки ул акчарлак кына түгел, ерак гасырлардан күчкән безнен хыялыбыз да.
Равил РАХМАНИ,
Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыньщ бүлек җитәкчесе: Үзгәртеп кору, суверен республикага әверелү кебек гаять зур. мөһим вакыйгалардан соң, безнен милли әдәбиятта да гасырлар буена көтеп алынган кардиналь үзгәрешләр булыр кебек иде. Кызганыч, тарихи язмыш биргән бу иркен шартларда, чирек гасыр вакыт үтеп китсә дә. вакыйга булырлык әлләни эшләр майтарганыбыз күренмәде «Рубин» белән «Ак барс». «Зенит». «Динамо». «Уникс»нын чемпион булуын исәпкә
142
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ-БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ
алмаганда, билгеле Безнен чор балалар әдәбиятын Сталин диктатурасы да юк итә алмаган 20-50 еллар әдәбияты яисә «җепшеклек чоры» дип аталган 60-70 еллар әдәбияты фонына куеп карасак та. чагыштыру һич кенә дә соңгы еллар әдәбияты файдасына түгел. Дөрес, әдәбиятыбызда бу чорда нык үсеше күзәтелгән бер жанр булды булуын, ул—публицистика. Монда М Юныс. Ф Бәирәмова. Ф Багтат. А.Хәлим. З.Зәйнуллин. Р.Зәйдулла кебек бер плеяда авторларынын милли фаҗигане искәрткән заман авазы янгырады. Ишетүчесе булгандырмы, юкмы, әмма бу—сонгы еллар милли әдәби хәрәкәтенең, һичшиксез, горурлыгы. Әлеге үсешнен килеп чыгуы, безгә калса, бик табигый. Шундый зур потенциал мөмкинлеге булып та. шундаен тар. кысынкы, кысаларга куып кертелгән шартларда яшәүче, шундый зур өмет- хыялга бирелеп тә. кабат ярык тагарак янында торып катучы башка милләт жир йөзендә тагын да бармы икән?!. Ә башка жанрларда хәл нәкъ киресе—без үзебезнен мокытлык традицияләрен укышлы дәвам иттек. Бататар әдәбиятын атсак, биредә дә йоклатылган милләт рухына тугры катлык, әдәби-сәнгать ягыннан, һичшиксез, тагын да арткарак чигендек. Бу чорда Тукай. Алиш дәрәҗәсендәге әсәрләрне табармын димә. Балалар әдәбияты ул—жәмгыятьнен лакмус кәгазе кебек, аны конфет биреп кенә алдап булмый Милләт сулышынын һәр тирбәлешен—анын демократик яки коллык казанышларын, рухи күтәрелеш-төшүләрен ул. үтә сизгер сейсмограф кебек, бик төгәл чагылдыра.
Бу чорда балалар шигъриятендә һәм психологик яктан, һәм шигърият ягыннан Р.Миннуллиннын шактый зур уңышларга ирешүен әйтеп үтәргә кирәк Әмма бу казанышлар да үзгәртеп кору китергән күтәрелештән бигрәк, гомуми психологик һәм эстетик ракурста табылган унышлар булуы белән характерлы Балалар прозасында һәм драматургиясендә исә без андый югарылыкны да бөтенләй күрмәдек шикелле.
Туксанынчы елларда А.Хәлимнен «Өч аяклы ат» кебек чынбарлыкка кыю үтеп кергән югары дәрәҗәле чәчмә әсәрләре күренә башласа да. алар, ни өчендер, дәвамлы булмады. Балалар прозасы кабаттан үзенен ашыкмас, кабаланмас, билгеле кысадагы канәгать, урта кул бер үсеш эзенә килеп төште Юк түгел, бар ул балалар прозасы. Әмма, нигездә—ел йомгаклары өчен бар. Ә 25 еллык—тулы бер үсеш зтабы ераклыгыннан караганда, унышлар. кызганычка каршы, күзгә күренеп кечерәя
Шулай да мин. сөйләшү предметлы дәвам итсен өчен, һич булмаса. диегә еллык яна гасыр әдәби продукциясенең үземә укырга насыйп булган кайбер үрнәкләренә тукталып үтәргә кирәк табам. Үсмерләр әдәбиятына кереп тормастан. сүземне икс төрле яшь үзенчәлегенә караган әсәрләргә юналтергә уйлыйм
Беренчесе—нәниләр әдәбияты Тормыш материалын мәктәпкәчә яшьтәге бала хасиятләре таләбенә түры китереп югары сәнгать әсәре тудыра алу-гаять авыр җаваплы эштер дип беләм Монда белем һәм коры теләк кенә булу аз. автор үзенен натурасы белән үк шул сабыйлык стихиясендә яшәргә тиештер Мин Риф,» Рахманнын -Онытырмын, димә - (2010) китабына кергән шундый биш хикәясе белән танышып чыктым. Сорап алып. Нәҗибә Сафинанын беркайда басылмаган 4 хикәясен укыдым һәр ике авторнын да нәни бала күнелен чагылдыру осталы, ын сәнгатьчә эшләнеш ятыннан да кызыклы тына әкият-хикәяләре барлыгы күренде Эмма, мина калса, авторлар 3,4.5 яшьлек бала деньясы 6с ,ән әле оарыоер бербшен булып кушылып бетә алмаганнар Хәер, аларкын максатлары ла бер... икенчерәк Рифолә бу тема үзенен сабый чагын искә төшерү рәвешендә. Нәҗибәдә-әби бәби мөнәсәбәте аша яктыртыла, ягъни һәр икесен» чиста нәниләр әләбииты гүлыру “аксат итеп куелмаган Бәлки, ш,надыр да. 6> әсәрләрдә литрларны..-артык акыллы ар.ык күн белүләре комачаулап тора Ә бу жанрда ..... процентлы Абдулла Алишлык таләп ителә Шигърияттә, билгеле бер поэтик
иткәндә аларнын бу яшь өчен дә унышлы яза алуларын беләм. ә чәчмәдә-күшы ДОНЫ.Н тоташ бер кичереш булып кәгазьгә агылганда. сабыИга әверелеп бегүс ифрат кыендыр курәссн һәрхәлдә, «V урында Белинскни әйткән .балалар язучысы булып туарга кирәк, дигән фикернен хаклыгына тагын бер ^
очен ЯЗУЫ Тукайга җиңел. Алишка жинел. чөнки алары бу үзенчәлекле лоньяга К^торасышка^ тумыпшш-сакшглы сабый, даими шушы самими,ектә
____________________________________________________ ЭДЭВИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ
Кулыма Айгөл Әхмәтгалиеванын «Болытта җиләк үсә» (2008) дигән бәләкәй китабы килеп керле. Монда, киресенчә дияр идем мин, авторнын әле язучылык каләме тиешле тәҗрибә алып бетермәгән, әмма үз герое халәтенә кушылу ягыннан ул бернинди шик-шөбһә уятмый. Китапка кергән тугыз хикәясеннән алтысы әйбәт - уртача, берсе табылып җитмәгән, «Болытта җиләк үсә», «Әби. Илнур һәм шигырь» исемле ике хикәясе тәмам өлгереп җиткән чын нәниләр һәм балалар хикәясе буларак кабул ителә. Айгөлнең әлегә классик хикәясе юк, әмма ул аны язарга инде әзер Ул үзенен жанрын, үз героенын яшен тапкан, инде бөтен эшен ташлап дигәндәй, иҗатына җитди карап, аңлы төстә, эзләнүчән-максатчан берничә дистә ел шушы өлкәдә утырырга, профессиональ иҗатка күчеп тир түгәргә кирәк.
Яшь язучыбыз Рөстәм Галиуллиннын «Гипнозчы малай» (2008) китабын кызыксынып укып чыктым. Баштагы унлап хикәясе беркаптырмалы. беркатлы, йомшак хикәяләр. Инде автордан күнел суынып, китапны ташлар вакыт җиткәндә генә, сонгы 4-5 хикәясе җанны азрак җылытты... Димәк, язу мөмкинлеге бар Әлбәттә, баштагы хикәяләрне бөтенләй чыгармаганда, автор отасы гына иде. Яшь әдип атынасы биеклеге, үзенә ябышачак талантлылык дәрәҗәсе, милләте алдындагы максатлары турында күз карасыдай кайгыртырга тиеш, минемчә. Кая ашыгырга? Сан түгел, сыйфат турында кайгыртып, дөнья коткысына бирелмичә, иң башта өлгерү чорын үтү хәерлерәк түгелме сон?!.
Гөлназ Вәлиеванын әкиятләр жанрында ясаган кызыклы тәҗрибәләре оригиналь булулары белән күнелне җәлеп итә. Уңышлары да күз алдында: «Тылсым» китабы, журналлардагы әкиятләре. Авторнын 5-6 телне камил белүе безнен өчен аеруча кыйммәтле. Шушы жанрдагы эзләнүләрен туктатмый дәвам итсә, ана тәрҗемә эшләрен дә кушса, милли әдәбиятыбызны баету һәм пропагандалауда яшел юл үзе ачылып тора сыман Күңелендәге «милләткә хезмәт итү» дигән изге ният кенә саегып калмасын иде.
Инде урта яшьтәге мәктәп балаларына багышланган кайбер китап һәм авторларга тукталып китик.
Ин элек игътибарыгызны Рәшит Бәшәр иҗатына юнәлтер идем. Поэзиядә дә, чәчмәдә дә ул актив эшли. Үз геройларының яшен дә, эш-шөгылен, фикерләү үзенчәлеген дә, үз жанрын, үз хикәяләү стилен дә инде тапкан чын балалар әдибе А. Алиш премиясенә лаек булуы да шул хакта сөйли. Авторнын «Ачык капка» (2004) китабына кергән—әле теге гасыр азагында ук язылган дүрт повестен кызыксынып укып чыктым. Әйбәт әсәрләр. Мина калса, аларнын бердәнбер кимчелеге—ул да булса, классик дәрәҗәгә күтәрелә алмауларында. Мөгаен, үзебезнең каршылыклы замана җиле җитеп бетмидер Бу хакта, әлбәттә, иң беренче чиратта, автор үзе кайгыртырга тиеш. Китапның башында 2003 елда язылган «Адашкан кош тавышы» хикәясе дә урнаштырылган. Ул менә нәкъ бүгенге көн проблемаларын үзәккә куюы белән отышлы. Әсәр авторнын үткен каләмле заман язучысы була алуына тәмам ышандыра.
Икенче бер талантлы яшь балалар язучысы, моннан берничә ел элек Алиш бүләге алган Алмаз Гыймадиевнын «Хуш, Тамчыгөл!» исемле китабы 2000 елла ук басылып чыккан иде. Сонгы еллардагы ижаты белән дә танышырга теләп, үзенә мөрәҗәгать иттем. Әмма ул бүгенге сөйләшүгә материал бирмәскә булды. Мин монда фаҗига күрмим Яшь әдипнен әле тормышында күп төрле ижат этаплары булыр. Димәк, язучы үз-үзен эзли. Икенче китапнын беренчесеннән дә авыррак язылуы яхшы мәгълүм. Алмазга табигатьтән зур мөмкинлекләр бирелгән, икенче ижат чорына күчеп, безне әйбәт әсәрләре белән тагын да сөендерер дип ышаныйк.
Инде өченче А.Алиш премиясе лауреаты Вакыйф Нуриевнын 2007 елда басылып чыккан «Җиденче палата» китабы хакында берничә фикеремне әйтеп китим Китапны укыганда, ни өчендер, аны «Алтынчы палата» авторы белән дә гел янәшә куеп барасы килде. Юмористик хикәяләрендә, чынлап та. тормыш дөреслеген ачуда ниндидер охшашлык та бар сыман Дөрес. Вакыйфның геройлары—балалар, әсәрләрендә фаҗигале ноталар да азрак. Әмма хикәяләре мавыктыргыч, кызыклы Җитди әсәрләре дә эшләнешләре ягыннан көлкеле хикәяләреннән ким түгел Китапта өч повестьте урын алган. «Әбиемә—әфлисун* повестен мин соңгы елларда
144
ИГЪТИБАР
ӘДӘБИЯТЫ
балалар өчен язылган ин яхшы чәчмә әсәрләрнең берсе дияр илем Автор баланын әбисенә карата булган тирән, эчкерсез мәхәббәтен гаять тәэсирле, сәнгатьле, милли рухлы итеп тасвирлый Вакыйфнын классик әдәбиятка якынлашуында төп киртә булып, минемчә, анын билгеле бер кысаларда яшәп, шуннан чыга алмавы тора Әлеге кыса хәтта калган ике повесте сюжетына да килеп керә берсендә төрмәгә һәм кешеләр мөнәсәбәте тоткынлыгына эләккән Тимерхан тормышы, төп нәни геройнын рухи дөньясы да үзенен гомерен коткарып калган бу кешегә кылган игелеге Павлик Морозов дәрәжәсеннән узмый: икенче повестьта да нәкъ шул чикле кыса—больница палатасы, тормыш исә шунын эченә генә килеп керә сыман «Әбиемә—әфлисун» әсәрендә язмыш авторга бу кысаларны үтеп чыгу мөмкинлеге биргән. Нәни геройнын мәхәббәте дә ил күләме масштабындагы вакыйгалар эчендә тирән, саллы, детальле кичерешләр яссылыгында формалаша. Димәк, язучыга алга таба да иҗатында философиядә булсын, психологиядә булсын—әнә шундый кысаларны тарсынган, оригиналь чишелеш сораган тормыш материалы белән эшләү сораладыр.
Инде икенче жанрга—әдәби тәнкыйтькә күчсәк, өлкән буын әдәбият галиме Фатима Ибраһимованын XX йөз башында мәктәп-мәдрәсазәрдә укылган әдәби ядкарьләребезне бергә җыйнаган «Мирасыбызны туплау юлында» (2010) китабынын басылып чыгуын күрсәтергә кирәк
Яшь галимәбез Ләйлә Минһажсванын ла татар балалар әдәбиятын өйрәнүгә караган хезмәтләре басыла тора. Күптән түгел бу темага ул докторлык диссертациясен тәмамлады. Тәнкыйть остаханәсендә без аны Язучылар берлегенә дә тәкъдим иттек
Әдәби тәнкыйтькә кагылышлы төстә тагын Айлар Хәлимнен ике саллы китабын атап үтәсем килә. Аларнын «Сез беләмсез кая барганны9» дигәне 2005 елда. «Татар балалар шигърияте» һәм «Орчык малай Биктырыш» китабы 2010 елда дөнья күрде Беренчесендә автор «Безнсн заман герое» темасына ирекле уйлануларын, милли әдәбиятыбыз алдына дөнья классикасы югарылыгыннан торып куйган житди-кырыс таләпләрен бәян итә.
Китапның икенчесе турыдан-туры безнен бүгенге сөйләшү темасына карый Милли әдәбиятыбыз язмышын кайгыртып, изге геләк белән язылуы, мәсьәләгә шулай ук. мәдәни традициябез һәм дөнья әдәбияты үлчәмнәреннән чыгып якын килүе, иҗатыбызда таләпчәнлекне арттыруга юнәлтелгән бик күп үрнәк һәм гыйбрәтле мәгълүматның туплануы—хезмәтнен. һичшиксез, укышы саналырга тиеш
Шунын белән бергә, мин биредә китапнын уртак милли эшкә зыян салган якларын да. ягъни бер мичкә балга бер кашык дегет кушып бирелүен дә күрсәтеп китми булдыра алмыйм.
Әдәби тәнкыйть—әсәргә, автор ижатына анализ ясау объектив бәя бирү ул. Тәнкыйть мәкаләсе язу-әдәби процесска судья-хөкем чыгаручы булу дигән сүз Аның ип беренче бурычы-һичшиксез. гаделлек, үз мәнфәгатьләреңне тулысынча читкә куеп тору. Үз ижат кредоңны алга сөреп, анын белән башкаларнын ижят принцибын бәреп егарга маташу, автор фикеренең хаклы булу-булмавына да карамастан, тәнкыйтьче уставының ин беренче пунктыннан читләшү дигән сүз
«Без татарлар шундый инде » дип. шушы авыр жанрда әдәбиятның лидерына әверелгән шагыйрьләр ижатынын изүенә барып ябышуны мин дөрес гамәл дип санамыйм. Каш ясыйм дип күз чыгару-кемгә файдалы сон9 Үзара нәрсәдер бүлешүнең Тукай—Ибраһимовлар. Исхакый-Кәримиләр һ б мисалында мәгьнәсеэлеген без үз язмышыбызда бик яхшы аңладык түгелме сон инде Милләтнең эчке бүленүенә китергән мондый гамаг1әрне эшләмәү—уртак эшебезнең бисмилласы булырга тиеш иде. югыйсә Гүя. безнен алда башка көрәшер кара
көчләр калмаган диярсен ,
Сөйләгәннәрдән һәм логик нәтижазәрдән чыгып, мин җыелыш игътибарына түбәндәге биш тәкъдимемне җиткерәсем килә
I Үзгәртеп корудан соңгы 25 ел эчендә татар балалар әдәбиятының.тиешле дәрәҗәдә классик әсәрләр белән баетылмавы күңелдә җитди борчу тудыра Нәниләр
145
ӘДӘБИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ
әдәбияты үсешен үз агымына куюнын фаҗигале нәтиҗәләргә китерүе анын җитди дәүләт игътибарына алынырга тиешлеге хакында искәртә.
2. Әдәби ижат продукциясенең заман югарылыгында булмавы, классиканың да заман күзлегеннән чыгып бәяләнмәве, «тоташ савытлар» законы нигезендә, мәктәп укыту дәреслекләрендә дә чагылыш тапмый калмый. Бүген кичекмәстән татар балалар әдәбияты тарихын язу. башлангыч сыйныфлар өчен уку һәм әдәбияттан системалы нигезе булган өр-яна заман дәреслекләре төзү бурычы килеп баса.
3. Бүгенге көндә ин мөһим проблемаларның берсе— укучы баланын индивидуаль йөзен, аның шәхесен саклап калу. Глобальләштерү. компьютерлаштыру заманында исә аны халык массасының уй-фикерсез бер шөребе, робот итүгә бөтен шартлар тудырылган. Әлеге гомум агым-педагогик диктаттан коткару өчен, 20-25 укучылы зур класслар эчендә дә 5-6 баладан торган максатчан юнәлешле уку. ижат. шәхес төркемнәре оештыру отышлы булыр иде. Талантларның бик иртә—3-4 яшьтән үк—ачылуын һәм ачарга кирәклеген исәпкә алсак, монын әһәмияте тагын да арта Монда хикмәт укучы санында гына яисә укытучыларның, дәрескә кереп, әзер фикерләрне көчләп укучыга тагуда гына түгел, хикмәт уку-укыту процессының төп герое һәм әйдәп баручысы укучы баланын үзе булырга тиешлегендә. Шәрекьтә гомер бакый остазны шәкерт үзе сайлап алган. Уку юнәлеше, күләме шәкертнең мөмкинлеге һәм теләге белән бергә килештереп эшләнгән. Укунын нәтиҗәсе дә шуңа күпкә нәтиҗәлерәк булган Чит телләрне өйрәнгәндә, музыканын солфеджио. гармония кебек катлаулырак төрләрен үзләштергәндә, һәртөрле спорт секцияләрендә ул хәзер дә шулай.
Гомум укытуда да. бигрәк тә ярым иҗади әдәбият дәресләрендә методиканың болай координаль үзгәреше безнең милләт өчен аеруча отышлы булачак. Ул чагында класслар кечкенә дип кайгырырга түгел, киресенчә, бала белән эшләү мөмкинлеге артуга сөенергә генә кала. Мәскәүнең чираттагы уйлап бетерелмәгән закон-таләпләренә дә кечкенә мәктәпләрне кушмау белән түгел, ягъни оборона тотып түгел, әлеге шәрекъчә яна укыту принцибы белән үзебез-үзебезгә һөҗүм итеп каршы торырга кирәк.
4. Мәктәпләрне компьютерлаштырдык дип мактанган министрларның сөенечен уртаклашырга да мин бик ашыкмас идем. Урынлы-урынсыз куллануның, бигрәк тә бу эшкә башлангыч сыйныфларны, әдәбият, тел предметларын сөйрәп кертүнең файдасыннан зыяны күбрәк булуын исбатлап тору кирәк түгел дип беләм Башта шәхес, белгеч әзерләргә кирәк. Компьютерга өйрәнергә бер ай вакыт җитә, әмма компьютер белән бозылган баланы инде иҗади фикерләүгә түгел, гади җөмлә төзергә өйрәтергә дә, тулы бер гомер җитмәячәк. Анын саулыгы, максатчан яшәеше, үз телен, үз милли культурасын, кыйбласын табигый үзләштерелергә тиешлеге хакында әйтеп торасы да юк. Компьютердагы БДИ сораулары һәм җаваплары, инша текстлары, аларга укучынын үзлегеннән иҗади өстәргә тиеш булган, әмма инде күптән әзерләнеп куелган үрнәкләр Үз халкын зур педагогик кәмит-уенда катнаштырып, гомерлеккә бер калыпта яшәргә өйрәтеп калдыру—ил җитәкчелегенең төп куйган максаты шул дип уйларсын?!
5 Халкыбыз күңеленә табигатьтән жыр-моңга. шигърияткә эчке омтылыш дәрте салынган. Әмма бик еш очракта әлеге сәләтнең шул башлангыч һәвәскәрлек дәрәҗәсендә торып калуы да беркемгә дә сер түгел. Жыр-музыкада да. әдәби иҗатта да шулай. Бик күпләрнең балачак мавыгуы урта һәм югары үсеш этабына җиткәндә үк тукталып кала Югары уку йортлары булган Казанда да олы шагыйрьләребезнен үсмәве, монда килгәннәренен исә таралып-вакланып бетүе очраклы түгел. Казан— урыслашкан һәм чиновниклашкан башкала. Монда шагыйрьләр урыслаша һәм чиновниклаша ала. әмма аларның кабат татарлашканнарын да. чиновникларның кабат шагыйрьгә әверелгәннәрен дә әле күргән булмады. Шуна күрә милләтебезне, милли культурабызны, шигъриятебезне, балалар әдәбиятын саклап калыйк дисәк, безгә Казаннан читтә дә милли-ижади культура үзәкләрен саклау һәм оештыру мөһим Халык тормышында, хәер, ул шуна таба бара да инде. Мин биредә яна оешкан театрларны, әлегәчә үтеп килгән төрле иҗади форумнарны истә тотам Республикабызда без бүген, әйтик, кимендә бер-берсе белән ярышырлык җиде
146
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ—БАЛЛЛАР ЭДЭВИЯТЫ _________________________
әдәби-ижат үзәге оештырырга тиешбез дип беләм Казанда. Әлмэттә, Чаллыда бар инде. Бүген исемнәре телгә алынган авторлар да нәкъ шуны раслап тора. Боларга өстәп Арча төбәгендә, Буа төбәгендә һәм тагын ике төбәктә (бәлки. Актаныш- Мөслим-Минзәлә һәм Чистай-Нурлат-Аксубай яки Саба төбәгендә1) әдәби-ижат үзәкләре оештыру ижатнын урта этабын җанландыруга зур өлеш кертә алыр иде Ә инде аларны үзешчәнлектән чыгару өчен югары профессиональ координатор- белгеч белән тәэмин итү мөһим Һәрбер үлү. таркалу—идеянен юкка чыгуы белән бәйле. Без 25 ел элек хыялланган Казан әлегә үзен акламады Димәк, идеянен янасы кирәк, милли рух үсешенә тагын да көчлерәк яна дулкын кирәк
Бүген без даһи Тукаебызның юбилеен тантана итәбез. Әмма Тукай дөнья әдәбияты югарылыгына ялгыз чыкмаган. Без «20 йөз башы әдәбияты» дип йөрткән дистә ел татар культурасына уннарча классик әдибен, йөзләгән уникаль шәхесләрен биргән. Ә без бүген әдәби мирасыбызга, хәтта шау-шулы үзгәртеп корудан сон да. чирек гасыр дәвамында ничә генә классик әсәр өсти алдык икән™ Яна Тукайларны өмет итсәк, без башта, яна үсеш чорында, дистәләгән классик әдибебезне әзерләргә тиешбездер. Ә инде даһилыкка килгәндә—монысын бирү-бирмәүне бары тик бер Ходай үзе генә хәл итә!
...Сүзебезне дөнья әдәбиятында кин таралган әниләр турындагы әсәрләргә бәйләп башлыйк «Әни кирәк», «әни кирәк» дип җырлыйбыз, бу-һичкайчан искермәячәк тормыш кануны Һәр баланын һәр яшәеш көненә иңдерелергә тиешле сүзләр Әниләр турында шул кадәр күп язалар, без инде кемнең ничек язганлыгын аера алмас хәлгә килә башладык Әмма әдәбиятнын чаралары бер генә түгел биг' Ни өчен «әниләрен яратучылар» яна алымнар эзләмиләр0 Бер үк әйберне кабатлап тору ялыктыра бит' Ни өчен бу турыда матур итеп, янача. обрапар аша. хәтта шаккатгырырлык итеп әйтмәскә0 Эзләнәләрме бүген балалар өчен язучылар, әллә бер-берсен кабатлап кына утыралармы?
Ә бүген үрнәк булырлык әтиләр турында әсәрләр бармы0 Дөрес, бу темага онытылганда бер язып куючылар очрый Үз вакытында Ж Дәрзаман да башкалардан аерылыбрак, үрнәк ата образын бирергә омтылды Мисал итеп, анын «Тылсымлы чүкеч»ен китерегә мөмкин
Ләйлә МИНҺАҖЕВА,
ТДГГТУ доценты
Әти сукса, нык суга. Кадактан да ут чыга Каян кию мондый коч Тылсымлыдыр бу чүкеч
Ә Габдулла Тукаебыз0' образында үзен күрә Ул үз белгән
147
ӘДӘБИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ
«Су анасы»—бу урында яшь героебыз, әлбәттә, бераз ялгышты. Кызыкты бит кеше тарагына! Ни хәл итәсең, барыбыз да кызыгып яшибез. Актуаль мәсьәлә. Әмма нәтнжәсе бик әйбәт:
«Йә иясе юк дип, әйберләргә тими башладым». Ә бүген бөтенләй башка философия: «Йә иясе юк. чәлдереп калыйм», дип яшиләр, һәм болар балалар әдәбияты проблемасы гына түгел. Ә кисәтергә Тукаебыз юк!
Бу кыйбласыз заманда балалар әдәбияты гына бу жинаятьләр белән көрәшә алмый, әлбәттә. Гомумән, әдәбиятның мона көче җитми! Ә балалар әдәбиятына ни кала...?
Халык авыз ижатына игътибар кирәк. Бераз бар ул, әмма бездә әлегә бу тиешле дәрәжәдә түгел. Дөнья әдәбиятына мөрәжәгать итсәк, ил буйлатып беренче әсәрләр дә фольклорга таянып язылган. Ян Амос Коменский халык авыз ижатына таянып үлмәс «Мир в картинках»сын яза, дөньякүләм мәгълүм француз Шарль Перро, халык әкиятләрен эшкәртеп, барлык милләт балалары укуы өчен кызыклы итә. Геройлары эшчән, түзем, тапкыр, кин күңелле. Тормыш чынлыгы фантазия белән үрелеп, үзәктә тора. Әкиятләр нигезендә—халыкның үз балалары өчен ижат иткән әсәрләре, тормышның сәнгатьчә чагылышы.
Үзебездән бер мисал:
Баш бармак Бер Әткәйгә Әткәй—өйдә баш кеше Имән бармак. Монысы—
Әнкәемнең өлеше.
Урта бармак—өченче.
Бусы инде, билгеле.
Әбиемә тиешле.
«Әбкәем». дип кадерләп Эндәшәбез без аңа Йомшак урын әзерләп Утыртабыз уртага.
Чәнти-чәнти—чәнтикәй.
Ул да. мин дә бәләкәй!
Начармыни? Юк бит, нәкъ менә татар рухына жавап биргән кыйммәтләрне балалар фольклорыннан алып, үзәккә куя белә М Газизов!
Яисә, икенче мисал. Моннан өч ел элек, VI сыйныфта укучы кызым дәрескә кирәк дип, ятлау өчен миннән шигырь сорый. Үзе сайлап алсын дип, балалар әдәбияты әсәрләреннән төзелгән ике томлык хрестоматияне бирдем. 15-20 минуттан, кызым, «ятладым, сөйлимме?», дип яныма килде. Күңеленә хуш шигырьләрне бик тиз отып алуын белсәм дә, гажәпкә калдым. Ә сер гади генә икән! Лирик әсәр ике юлдан гына тора, «Минем шигырь түгәрәк, әнә бара тәгәрәп». Ни өчен нәкъ менә әлеге шигырьнең сайлануы, әлбәттә, табышмак түгел. Баланын игътибарын форма үзгәлеге үзенә тарткан. Алар бит гадәти шигырьгә ияләнгән. Ә биредә—түгәрәк шигырь. Бу баланы әдәбият белән кызыксындыруның бер алымы түгелмени? Аерым авторлар еш кына әсәрләрен укучы алдына сорау куеп тәмамлыйлар. Бу да үзенчәлекле күренеш, уңышлы куелган сораулар укуны кызыклы һәм шатлыклы итә, аңа бала чын күңелдән жавап табарга омтыла, канәгатьлек хисе кичерә.
Фольклорга таянып ижат ителгән, халыкчан әсәрләребез. Аллага мең шөкер бар, уңышларыбыз бар. Әмма күпчелек бит бер урында таптанырга ярата. Балалар пьесаларында Т.Миннуллин халык авыз ижатыннан килгән геройларны унышлы кулланып, үрнәк биргән иде. Сонгы елларда Ф Яруллин, Г.Гыйльманов. Р Корбан, Р Мингалим пьесаларында матур гына, кызыклы ачышлар белән очраштык Г Гыйльмановнын (үзе дә «Татар мифлары» китабы авторы) стенада көн күргән Бүкәй турындагы «Булат нигә яхшы укый?» әсәрләре мәктәп сәхнәсендә күп куелды.
148
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ - БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Безнен әдәбиятыбызда фәнни-фантастик. детектив, мажара жанрында эшләүчеләр бармак белән генә санарлык, унышларыбыз да аз Италияле Коллодинын (Карло Лорениини)—фәнни фантастика кысаларында язылган «Пиноккио мажаралары»н искә төшерик. Ул бездә А.Толстой эшкәртүендә «Алтын ачкыч яки Буратино мажаралары» буларак билгеле. Автор әсәрен башта Буратинонын асылу вакыйгасы белән төгәлләргә тели. Укучылар бик зур тавыш куптаргач кына автор әсәрен дәвам итәргә мәжбүр була. А.Конан Дойл да «Шерлок Холмс мажаралары »нда. төп героен карангылыкка. бушлыкка озатып, әсәренә нокта куярга уйлый. Әмма укучыларнын ризасыпыгы шул дәрәжәгә житә ки. язучы үзе ук курка кала, янадан героен тормышка кайтарырга мәжбүр була Ни өчен Г Кутуйнын «Рөстәм мажаралары* повесте уку өчен бүген дә кызыклы'1 Чөнки ул реаль тормыш та кебек, юк та кебек. Укымыйлар дип әйтмәгез, мондый кызыклы әсәрләрне балалар укый
Унышларыбыз да бар. Ул күбрәк прозада бала психологиясен тирәннән ачу белән бәйләнә. Сыйныфтан тыш укуларда балалар В.Нуриевнын хикәяләрен бер тында укып чыгалар, бәхәсләшәләр, көлешәләр Ф Яруллиннын тормыш проблемаларын бала кичерешләре аша ачуы үзе генә дә ни тора! А.Гыймадиев. ЛЛерон. Р Гаэнзов. Й.Миннуллина ижатлары кызыклы, балаларча, гади.
Гражданлык, патриотик тәрбия мәсьәләләрен яктырту балалар әдәбиятында күптәннән килә, әмма соңгы елларда әлеге тема беркадәр сүрелде. Дөрес, балалар көен көйләгән булып, балалар кебек кыланган булып, бүген күп шигырьләр языла Ерак эзләп йөрисе түгел. «Мәйдан» журналының сонгы битләрен актарыгыз Анда балаларны артык кечкенәгә санап, аларча «межелдәү* мисалларын күп күрерсез Ә балалар үсә. Бездән артыграк белеп үсәләр Һәм укыйлар
Әдәбият исә балаларга һаман да элекке юнәлештә тәэсир итәргә, тәрбияләргә
тырыша.
Бу турыда уйланучыларга мин «Большие мамочки: сын как отец» дигән Америка фильмын карарга тәкъдим итәр идем. Әтисе башта улына бер дә юл куймый, аны үзенчә гәрбияләмәкче була. Тегесе тыңламый Әмма икесе дә үлем куркынычы астында калгач, әти кешенен тормыш тәжрибәсе. кыюлыгы аркасында гына үлемнән котылуларын күреп, шуны аңлап, улы әтисенен ныклы таянычына әверелә Димәк, балалар өчен язам дисән. үзен күп бел. тормышны, аның кануннарын өйрән.
Аннары, балалар язучысы булсан. төрле өлкәләрдәге могҗизалардан хәбәрләр бул. Сәяхәт ит. Сәяхәт турында китаплар укы Жюль Верн кебек Чит илгә генә түгел, тере язучы күрергә тилмергән татар авылларына, балалар бакчаларына, мәктәпләргә йөр Язучы һәм мәктәп арасында бүген бәйләнеш нык түгел Әмма, ничек кенә булмасын, чор язучылары геройларының характерларын мәктәп хәлләре аша да сурәтләргә тиеш
Гаделлек тантанасы турында күп яз Дөрес, бүген дөньяда гаделсезлек өстенлек итә Бүген заман геройлары Мисырда. Туниста. Ливиядә гаделлек өчен көрәшә Безнен язучыларыбыз бу турыда берни белми, язмый дияргә була
Дими тәрбияне дә әдәбиятта куллан. Диннен риваятьләре, сүрәләре, аятьләре күп төрле әдәби образларга әйләнеп, яшьләрне тәрбияли ала М Фәизулшнанын «Гаилә әлифбасы» бар Ф.Яхиннын «Пәйгамбәрләр тарихы* бар. Аллаһы Тәгаләбезне зурлаган хикәяләре бар. Аның «Ак әбиләр догасы—исемс генә дәнитора Мона өстәп. Дүсем авылы ак әбиләренең зякер әйтеп. Коръән чьггоп А-^аһы Тәгаләдән янгыр сораулары, теләк кабул булып, могҗиза туу үзе үк сер. мөгжиза
^ХеТмэт тәрбиясе. Совет чорында бу тема әдәбиятта унышлы гына гәүлаләнә иде Бүген бөтенләй юк. Болай ярамый бит. торгызырга кирәк Үрнәк алырлык геройлар, батырлык үрнәге кирәк В^Сухс хезмәтләрендә баланын үз-үзен тәрбияли байгыш эчен“аш укиә 6 охшаган үрнәк герой кирәклегенә басым ясамый. Тормыш тәжрибәсе азс зур булмаган бала, җәмгыятьтә формалашу вчеи үрнәк ззлн
Балалар әдәбиятында мине борчыган мвсьалаләрнен бер элеше менә шул
140
ӘДӘБИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ
Рафис КОРБАН,
Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты остаханәсе җитәкчесе:
XXI гасырга аяк баскач без балалар өчен иҗат итүче яшьләребез арасыннан унлап кешене язучылар берлегенә кабул иттек. Тагын әле балалар өчен иҗат итә бу дип безне шатландырган 7-8 исем күренеп тора. Ун елда егермегә якын яна исем—бу бик күнелле күренеш! Ләкин бүген шушы залда утыручылардан: «кемнәр сон болар?» дип сорасак жавап бирә алыр идегез микән? Унай жавап ала алмавыбыз да бик мөмкин. Чөнки, ник дигәндә, бу егермегә якын яшь балалар язучыларынын өч-дүртеннән калганы барысы да—районнарда яшәүчеләр. Ә бит читтә булгач, уртак проблемаларны уртага салып сөйләшүләрдән дә читтә торасын дигән сүз; яна язылган әсәрләрне дөньяга чыгару да кыенрак; алар берлек үткәрә торган чаралардан да читтә торып калалар. Кыскасы, үз «шулпаларында» гына кайнашып яталар Мин Азнакай. Лениногорски. Түбән Кама. Алабуга. Сарман. Чистай. Аксубай кебек районнарның ерак авылларында яшәп ятучы язучыларыбызны күз алдында тотып әйтәм.
Әдәбият мәйданында беренче шигырьләре әле алтмышынчы елларда ук күренә башлап та. берлеккә бары тик 2003 елда гына кабул ителгән Вәсимә Хәйруллинанын шигърияттә жин сызганып эшли алырдай яшь гомере авыл мәктәбендә укытучы булып узган. Ул бары тик пенсия яшенә җиткәч кенә янадан кулына каләм атып, шигырьләр яза башлады һәм баталарга бер-бер артлы биш-атгы китап бүләк итте. Безнен балалар әдәбиятында пенсия яшенә житеп. балатар шигыренең классик үрнәкләрен ижат иткән Зәкия Туфайловабыз бар. Вәсимә Хәйруллинадан да шундый шигырьләр көтәргә хаклыбыз. Ләкин, кызганычка каршы, аның китапларында инде таныш, каядыр укылган образлар белән генә очрашырга туры килә.
Соңгы елларда берлеккә кабул ителгән Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллинанын да балалар әдәбиятында үз сүзен әйтерлек ижат мөмкинлекләре бар. 2009 елда «Мәгариф» нәшрияты аның татар халык әкиятенә нигезләнеп язган «Зөһрә» дигән шигъри әкиятен аерым китап итеп бастырып чыгарды. Мавыктыргыч, шигъри, матур тел белән язылган әкият.
Берлеккә шулай ук бер-ике ел гына элек кабул ителгән Зөләйха Минһажеванын да балалар өчен шигырь һәм әкиятләре шактый кызыклы, мавыктыргыч. Ул аларны күбесенчә «Мәйдан» журналы аша. нигездә Чаллы төбәге балалары өчен генә тәкъдим итә. Зөләйха нәни укучыларны дөнья белән, әйләнә-тирә табигать, хайваннар дөньясы белән таныштыра. Шул ук вакытта Зөләйханың шигырьләре җентекле редактор күзеннән үткәрүне дә таләп итә.
Узган гасырның туксанынчы еллары азакларында, япь-яшь килеш кабул ителергә өлгергән кызларыбыз Сөмбел Гаффарова белән Лиана Әмирхановаларнын әдәбияттан бөтенләй читләшүе дә гафу ителмәслек хәл. Ә бит аларга зур өметләр багланган иде. Шәхсән мин үзем Сөмбелдән талантлы, мавыктыргыч, шаккатып һәм сокланып укырлык әкиятләр көтеп калам Анын беренче китабы безгә шулай өметләнергә мөмкинлек биргән иде
Балатар өчен хикәяләр ижат итеп мәйданга чыккан яшьләребез турында да сүз әйтмичә кала алмыйм Шулар арасыннан мин Айгөл Әхмәтгалиева. Рөстәм Галиуллин, Айсылу Галиева. Айсылу Имамиева. Лилия Закирова исемнәрен канәгатьләнү белән санап үтәргә телим. Айгөл белән Рөстәмне без үз арабызга кабул иттек. Алар бүгенге көндә, берсе—Чаллыда, икенчесе—Казанда, безнен ин мәртәбәле журналларыбызда җиң сызганып үзләренең әдәби-ижтимагый эшчәнлекләрен алып баралар Аларнын Шәһит Әхмәдиев. Идрис Туктар. Габделхәй Сабитов. Габдулла Шәрәфи. Гариф Галиев, Ләбибә Ихсанова. Роза Хафизоваларны алыштырырдай әдипләр булып җитешүләрен көтеп калабыз.
Бу исемнәр янына мин тагын Илшат Сәйфуллин дигән егетебезне өстәгән булыр идем Ләкин, кызганычка каршы, балалар өчен матур гына хикәяләр язып. 2007 елда Татарстан китап нәшриятында «Җиденче дәрес» исемле китабын бастырып чыгарган егетебез, тормышында зур хата ясап. Чечня жирснә урыс тәртибе урнаштырырга 150
ИГЬТИВАР ҮЗӘГЕНДӘ - БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ
киткән җиреннән әйләнеп кайтмады, һәлак булды. Илшат нәниләр өчен кызыклы гына шигырьләр дә яза иде. Кызганыч...
Илшат белән бер үк вакытта, шулай ук талантлы гына хикәяләр китабын чыгарган Лилия Закирова ла каядыр югалды. Шәхсән мин белмич. берәр районга китеп берәр мәктәптә балаларга белем биреп ятамы, әллә кияүгә чыгып, бала үстерәме’ Бәлки киләчәктә бер табылыр, килеп чыгар әле
«Авылдан килгән мендәр» дигән шигырьләр китабы чыгарып, балалар шигъриятендә үз сүзен әйтә башлаган. Илдар абый Юзеев «балалар шагыйре булыр бу егет» дип, зур өметләр баглаган Ленар Шәех тә соңгы елларда балалар өчен язудан читләшебрәк тора. Ленардан, чыннан да. бик әйбәт балалар шагыйре чыккан булыр иде. Ләкин ул зурлар өчен иҗат итүне мәхкуль күрә булса кирәк
Соңгы ун елда берлеккә кабул ителгән яшьләр арасында, минем уйлавымча, балалар өчен иң талантлы һәм иҗатында кызыклы образлары, матур табышлары әйтер сүзе булган шагыйрә, мөгаен. Резидә Шәриповадыр Реэиләнен Чатлы гәзит-китап нәшриятында 2003 елда чыккан «Сандугач керсә күңелгә» дигән шигырьләр һәм шаян хикәяләр китабын укыганым бар иде Шул китабыннан ук күңелдә «әдәбиятка үз язу атымы, үз сүзе булган шагыйрә килә» дигән уй туган иде. Ә инде балалар өчен язган шигырьләрен укыгач, тагын бер сөендем Әдәбиятка Бари Рәхмәт. Әхмәт Фәйзи. Шәүкәт Галиев. Роберт Миннуллин кебек шагыйрьләребез традицияләрен дәвам итәрдәй талантлы автор килә Күптән түгел идарәдә Резидәне Язучылар берлегенә кабул иттек Инде Язучылар берлеге әгъзасы булгач Резиләгә үз иҗатына таләпчәнрәк карарга, ашыкмыйчарак тырышыбрак язарга кирәк.
Балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч әкиятләр китабы чыгарган Айсылу Имамиева. әдәбият сөючеләргә «Ялкын» журналында басылган повесгь-хикәяләре белән таныш. Әле әйтелгән исемнәргә өстәп Түбән Кама каласында яшәп ятучы «Кама таңнары» әдәби берләшмәсен яңадан торгызып, бу төбәктә бердән, әдәби хәрәкәтне җанландыру өчен тырышып йөрүче, икенчедән, баталар өчен кызыклы гына шигырь китаплары бастырып чыгарган Илзирә Вәлиуллина. Әлмәт нефтьчеләр каласында балаларга белем бирү белән бергә, матур-матур шигырьләр иҗаг итеп, инде дүрт китап (икесе Татарстан китап нәшриятында) бастырып чыгарырга өлгергән Резида Фәрхетдинова; шул ук Әлмәт районынын Катәй авылында укытучы булып эшләп, зурлар һәм балалар өчен шигъри әкиятләр китабы бастырып чыгарган Зинаида Захарова; әле мәктәптә укыган чагында ук Татарстан китап нәшриятында һәм «Мәгариф» нәшриятында инде дүрт китабын бастырып чыгарган, хәзерге вакытта Казан югары уку йортларының берсендә белем алучы Азнакай кызы Римма Шәехова исемнәрен дә атарга була.
Тагын бер мәсьәләгә тукталып үтәсем килә.
Быел мин өч яшьтән җиде-сигез яшькәчә булган нәниләр өчен журнал чыгара башладым һәм шуңа реклама ясыйм дип күп кенә районнарда, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында очрашуларда йөрергә туры килде Очрашуларга болай ла күп йөрим Быелгы очрашулар күңелдә бик авыр тәэсирләр калдырды Беренчедән. Казан мәктәпләрендә, гимназияләрдә, балалар бакчаларында, гәрчә татар мәктәпләре, тагар гимназияләре, татар бакчалары дип аталганнарында да. нигездә урыс те гендә
_____ с ___ ««.внитигиии 11 к ,• н ч,- I. )М КҮ'11
телне саклап калу өчен хезмәт I үз укучылары белән очраш кан на күп йөри. Бигрәк тә гәзит-журна саклау балалар язучыларынын кг
и ||1|гхп.чы" --- •
ашыоы гына бүлырга тиеш гүгел' Элек берлектә
1&1
ЯПӘБИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ
пропаганда бүлеге бар иде. Рәфкать Кәрами язучыларны укучылар белән, халык белән очрашуларга йөртә торган иде. Китап сөючеләр жәмгыяте бар иде. Шул жәмгыять укучылар, эшче-яшьләр белән төрле очрашулар уздыра торган иде Пропаганда бүлеген дә. китап сөючеләр жәмгыятен дә берлек каршында янадан оештырырга була бит. Үзебезнен китапларыбызны да, гәзит-журналларыбызны да пропагандап. рекламалап, сатып йөрергә бер дигән мөмкинлек! «Китап сатылмый, китап кибетләре юк» дип зарланабыз. Ә үзебез монын өчен бер нәрсә дә эшләргә җыенмыйбыз да. теләмибез дә. Әлбәттә, бу эшне кемдер оештырырга тиеш. Ә ул оештыручы безнең Язучылар берлеге булырга тиеш. Югыйсә нигә кирәк ул безнен берлегебез?! Сүземне түгәрәкләп, кабат балалар әдәбиятына әйләнеп кайтам һәм тормышларын язучылык хезмәтенең икенче пландарак торган, ләкин яна кеше тәрбияләүдә, ә безнен очракта туган телебезне, милләтебезне саклап калуда бәһаләп бетермәслек эш башкаручы балалар язучыларына тагын бер мәртәбә зур рәхмәт белдерәсем килә!
Фәнни-гамәди конференциянең резолюциясе
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге 2011 елнын 20 маенда әдәби ел йомгаклары кысаларында «Балалар әдәбиятының торышы һәм үсеш перспективалары» дигән темага фәнни-гамәли конференция үткәрделәр. Конференциядә катнашучылар бу чараның әдәбиятка яналык алып килү, анын үсешен, киләчәген кайгырту, каләм ияләренең, әдәбият галимнәренең, кин җәмәгатьчелекнең игътибарын балалар әдәбиятын үстерүгә юнәлдерү максатында әһәмиятле вакыйга буларак билгеләп үттеләр.
Докладлардан һәм чыгышлардан күренгәнчә, балалар өчен язылган әсәрләрдә—роман, повесть, хикәя, әкият, шигырь, поэма, пьесаларда—гуманизм идеяләрен, гомумкешелек кыйммәтләрен күздә тоткан күркәм традицияләр дәвам иттерелә.
Бүген балалар әдәбиятын пропагандалау, аны яшь буынга ирештерү, язучыларыбызнын әсәрләре аша балага әхлакый, милли тәрбия бирү, анын эстетик зәвыгын үстерү, аны әдәпкә өйрәтү глобальләшү. оптимальләштерү. ягъни татар мәктәпләренең азаюы, татар теле, татар әдәбияты дәресләренең кыскартылуы, мәктәптә уку-укыту программаларында төгәл фәннәргә, чит телләргә өстенлекле юнәлеш бирү шартларында бара. Әмма укыту-тәрбия процессындагы мондый шартлар әдәбиятның ролен киметергә тиеш түгел. Баланын интеллекты, фантазиясе, күңел сафлыгы ни дәрәҗәдә булуы әдәбиятка турыдан-туры бәйле Безнен балалар әдәбияты—зур традицияле, күренекле әдипләргә, рухи хәзинәбезгә кергән әсәрләргә бай әдәбият Ул бүген дә үз миссиясенә тугры. Шулай да вакыйга булырлык әсәрләр аз. Әсәрләрдә укучыга үрнәк һәм гыйбрәт булырлык күренешләр, детальләр табу, әйтәсе фикернең кыскалык-төгәллеге. образлылыгы. тасвирлау өслүбенең тыгызлыгы, мәгънә тирәнлеге, балалар психологиясенә сизгерлек җитенкерәми. Милли тәрәккыят өчен катлаулы, каршылыклы бу чорда балалар яратып укырлык, аларнын заманча таләпләренә җавап бирерлек әсәрләр иҗат итү әдипләребезнен бурычы, намус эше булуын, ә татар әдәбияты һәм татар теле дәреслекләрен хәзерге заман таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә камилләштерү кирәклеген искәртү зарур. Балалар әдәбияты әсәрләренең заман югарылыгында булмавы, булганына да әдәби тәнкыйтьнең игътибарсыз калуы, классиканың да заман күзлегеннән чыгып бәяләнмәве дәреслекләрнең сыйфатына тискәре йогынты ясый.
Әдәбият алдында үз телен һәм тарихын, халкыбызның гореф-гадәтләрен камил белгән, милли культурасын җуймаган балалар тәрбияләү бурычы тора.
Баланын күңеленә табигатьтән әдәби сүзгә, жыр-монга, шигърияткә омтылыш, сизгерлек һәм эчке тоемлау салынган. Аны күрә белү, үстерү зарур Мона ирешүнең ин үтемле чарасы—халык авыз иҗаты, бай фольклорыбызның
152
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ
шгур үрнәкләре белән сугарылган, югары сәнгать аәрәжәсенләге әсәрләр иҗат
итү.
Төп локладларны, чыгышларны пилар *„„„ уышканнан сон фюнпч-зччөш конференция түбәндәгеләрне 7әкьанч тә:
-тагар балалар әдәбиятын һэч интбутнгын үстерү буенча Дәүләт конненнннсе эшләү һәч бу юнәлештә Дәүләт нрограччасы төзүне республика җитәкчелегенә тәкъдим итү;
-гуманизмның якты идеяләрен, тормыш оптимизмын тирән чагылдырган, балаларны актив тормышка әзерләүдә, аларда милли хис, әхлакый ттрыклылш. зәвык, хезмәткә иҗади караш, җаваплылык тойгысын тәрбияләүдә зур роль УЙНЫЙ торган, югары сәнгать дәрәҗәсендәге әсәрләр иҗат игү;
—балалар әдәбиятына битараф мөнәсәбәткә чик кую. бу юнәлештә әдәби тәнкыйтьне үстерү, әсәрләргә үз вакытында һәм тиешле бәяне бирү:
—балалар өчен язылган әсәрләрдә халык авыз иҗаты, фольклор үрнәкләрен киңрәк файдалану;
—әдәби әсәрләр язганда дини тәрбия мәсьәләләренә. Коръән сүрәләре, аятьләр, хәдисләргә ешрак мөрәҗәгать итү;
—дәреслекләрне классик әдәбиятнын һәм бүгенге заман язучылары ижатынын ин матур үрнәкләре белән камилләштерү;
—язучыларның мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре белән бәйләнешләрен ныгыту;
—балалар өчен язылган әсәрләргә массакүләм мәгълүмат чараларында кинрәк урын бирү;
—«'Гатмедиа• республика агентлыгы кысаларында балалар әдәбиятын һәм балалар матбугатын үстерү буенча грантлар системасын булдыру;
—Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә балалар өчен әдәби сайтлар ачу һәм аны финанслауны дәүләт тарафыннан тәэмин итү;
—Татарстан китап нәшрияты тематик планында •Балалар әдипләре* дигән яна серия ачу һәм ел саен кимендә ике балалар язучысынын күләмле җыентыгын бастырып чыгару;
—меценатларның балалар әдәбиятын үстерүне кайгыртуын дәүләт .зәрәжасендә оештыруны тәкъдим итү;
—мәктәп яшендәге талантлы иҗатчылар өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең күренекле балалар әдибе Шәүкәт Гадиев исемендәге махсус премиясен булдыру;
—балалар язучыларынын активлыгын үстерү максатында я-зарнын иҗатларын стимуллаштыру, республика күләмендә әдәби конкурслар үткәрү, матди ягым дәүләт тарафыннан финанслау.