Әдип Маликовның тууына 90 ел
1921 елнын 16 августында Башкортстаннын Янавыл районы Югары Чат
авылында мөгаллим гаиләсендә туган Әдип Маликов сигез сыйныфны тәмамлагач
үзе дә мөгаллимлек һөнәре алырга ниятләп Пермь шәһәрендәге Татар педагогия
училищесына укырга керә.
1939 елда училищедан сон Пермь өлкәсенең Барда районы Солтанай авылы
мәктәбендә укытучы булып эшли башлый, әмма солдатка каралу вакыты килеп житү
сәбәпле—армиягә алына. Ул армиядә хезмәт иткән вакытта Бөек Ватан сугышы
башланып, анын гаскәри хезмәт вакыты жиде елга сузыла. 1945 елнын августында
разведка төркеме командиры сыйфатында Сахалин утравының көньяк өлешен
японнардан азат итү сугышларында катнашып ул «Батырлык өчен» медаленә лаек
була.
Әдип Маликовның каләм тибрәтүе әле үсмер чагында ук башлана, сугышка кадәр
Татарстан, Башкортстанда чыга торган газеталарда шигырьләре басыла Шәхес һәм
шагыйрь буларак формалашуга тормышта күргән-кичергәннәре дә ярдәм иткәндер
Анын сугыш афәтләрен чагылдырып ижат иткән «Атаудагы хисләр* поэмасы шунын
ачык мисалы.
Сугыштан сон Әдип Маликов Казанга килә, Татарстан радиосында әдәби-
драматик тапшырулар мөхәррире булып эшли. 1949 елда ул Татарстан Язучылар
берлеге юлламасы белән Мәскәүнен М.Горький исемендәге әдәбият институтына
укырга китә.
Әдип Маликов тормышындагы тагын бер мөһим чор—Әлмәт чоры иҗатында зур урын
алып тора. Әлмәтгә яши башлавынын беренче елларында ул биредә әдәби ижат берләшмәсе
оештыра. 1963 елда әлеге ижат берләшмәсе нигезендә Әлмәт Язучылар оешмасы барлыкка
килә. 1965-1967 һәм 1971-1981 елларда Әдип Маликов әлеге оешманың җаваплы сәркатибе
булып эшли. Ә Маликовның нефтьчеләр тормышын яктырткан «Тамчы» (1956), «Фәрдәнә»
(1958), «Гайшә апа* (1959) һ.б поэмалары дөнья күрә. Әдип Маликов зур төзелешләр, яна
калалар, аларнын фидакарь кешеләре турында шигырь-поэмапар гына ижат итеп калмыйча,
чәчмә әсәрләр дә яза. «Сахалин язмалары» (1948), «Кайнар эзләр» (1956), «Гашыйклар юлы* һ б
Әлеге әсәрләр барсы да аерым бер җыентыкларда урын алып («Без кояшны юлда
каршылыйбыз: сәяхәт язмалары»—1964). («Шигырьләр һәм поэмалар*—1971), «Гомер
мизгелләре»—2001) һ.б. татар әдәбиятында лаеклы урын алалар. Анын әсәрләренең төп
геройлары—хезмәт кешеләре Татар шигъриятендә нефтьчеләр
образын беренчеләрдән булып Ә Маликов сурәтли
Бөтен гомерен әдәбиятка багышлаган, аны яна тема, яна образлар белән баетуда үзеннән
зур өлеш керткән Ә Маликов 1979 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре»
исеменә лаек була. 1959 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге
әгъзасы.
Мөхтәрәм язучы 2009 елнын 23 апрелендә Әлмәт шәһәрендә вафат була һәм
шунда җирләнә.