Логотип Казан Утлары
Хикәя

ДАНӘГӨЛ


Чиксез диңгез уртасындагы күпсанлы вак утрауларның берсе иде
бу. Унбиш-егерме метрлар өскә күтәрелгәч, текә тау битендә—
штольня. Ишектән кергәч үк, як-якка берничә коридор китә. Штольня эчендәге электр лампалары бик тонык, коридор түрендә күрешле түгел. Тар гына рельсларны, кечерәк кенә вагонеткаларны шәйләде Таһир. Әмма бу мәгарәдән тышка тик шушы ике якка ачылышлы тимер ишек аша гына чыгарга мөмкин. Кыскасы, бу зинданнан качу турында уйлыйсы да, хәтта башыңа китерәсе дә юк. Бар икән әле күрәселәре егетнең... Әмма башына резин таяк белән сугуга ук сыгылып төшмәде ул. Соңгы чигенә кадәр көрәшергә булды. Ачлык игълан итте. Биргән ризыкларын ашамады, алдына куйган суларын эчмәде.
Ләкин ун көн ризык капмау аңа берни бирмәде. Синең шул рәвешчә протест белдерүеңне хупларлык халык юк монда. Хуҗаларның исләре китә, бик тә! Ун көн эчендә ул нык ябыкты, хәлсезләнде. Утырган җиреннән галлюцинацияләр кичерә, саташа башлады: үзен һәрчак карабта хис итте. Йә үзләре баталар, йә давыл-шторм, йә батучыларны коткаралар. Вакыт- вакыт үзе дә сизмәстән, кычкырып елап та ала.
Аны бу зинданга ябучыларның күзләре җете, тәҗрибәләре дә җитәрлек. Таһир аларнын беренче коллары гына түгел. Аның ачлык игълан итүенә бик тыныч карадылар. Бу бичара шулай саташып утырып, бөтенләй акылдан шашмагае, дип тә борчылучы булмады.
Бер көнне, кичке якта, Таһир ачлык игълан иткән бүлмәгә ике кеше килеп, аңа ашарга ризык, кайнар чәй, сигаретлар калдырып киттеләр. Мөгамәләләре иптәшләрчә, хәтта аталарча яхшы, йомшак булды. Егет төшенде: болар да—әсирләр, зиндан тоткыннары...
Таһирның хәленә кереп, теләктәш булуларын сиздерделәр. «Дускай, ашарга кирәк, юкса, син бөтенләй бетәсең,—диделәр.—Безнең хужа күтәрәмгә калганнарны яратмый. Андыйларны төпсез коега гына тондырта,—диделәр. Башка хәлләр турында сүз кузгатмадылар. Гәрчә йөзләре ачык булса да, иркенләп сөйләшеп китәргә мөмкин дә түгел, яннарында резин таягын тотып Горилла тора бит.
Ул кадәресен Таһир соңыннан белде. Гаиләләре, якыннары, җан сөйгән ярлары өчен хәбәрсез-нисез югалучылар бу зинданда егермедән артык иде. Бирегә шулай ук урлап китерелгән геолог француз Пьер җитәкчелегендә, әлеге бичаралар, штольняның аргы башында ниндидер руда казыйлар. Комга охшаш, сибелүчән токым. Анын составында ниндидер бик
Ахыры. Башы узган санда.
кыйммәтле металл булса кирәк. Чөнки чагыштырма авырлыгы гаять зур. Бер чиләген ике кеше күтәрешле түгел. Бу тау токымы гаять кыйммәтле стратегик чимал икән.
—Бу металл атом бомбалары ясаганда ин төп компонентларның берсе.— диде Пьер.—Анын тоннасы түгел, мыскалы меннәрчә долларлар тора булыр. Ә биредә без аны хуҗаларга бушлай чабабыз. Балеар архипелагындагы бихисап күп утраулар арасында шундый рудник барын бик ахтар гына белә булыр
Таһир һәм анын иптәшләре үзләре коллыкка төшкән бу утраунын кайсы тарафларда, кайсы географик киңлекләрдә булуын да аларнын берсе дә чамалый алмый. Чөнки аларнын барысын да бирегә эчертеп, исертеп, йоклатып алып килгәннәр. Тыштан, диңгез киңлекләреннән караганда, бу коры җир кисәге кайчандыр вулкан атудан калыккан, кеше яшәргә яраксыз, хәтта очар кошлар да утырмый торган шыксыз, ямьсез тау - кыяны хәтерләтә булыр. Андый утрауларның архипелагта чугы юк Ә менә ниндидер җинаятьчел оешманың, төркемнең сизгер капшагычлары биредәге стратегик әһәмияткә ия чималны капшаганнар.
—Без—егерменче гасыр уртасы каторжаннары. Барча гамәлләре баштан алып ахыргача җинаятькә корылган мафияне без баетабыз.—ди геолог Пьер Ул бик укымышлы кеше. Аның әсирлеккә төшүенә инде биш еллап узган.
Әлеге, бер карасан—кызгылт, икенче караганда соры-зәңгәрсу төстәге, җемелдәп торган тау токымын әсирләр вагонеткаларга төяп, кое авызына китерәләр. Биредә барысы да бик төгәл автоматикага корылган Вагонетка келәткә керү белән астагы тирән коеның авызы ачыла, электромотор вагонетканы ян-ягына аудара. Әсирләр чапкан тау токымы аста чайкалган паром өстенә коела. Чимал коелып бетү белән кое авызы ябыла. Барысы да план белән алдан уйлап, инженерларча төгәл исәп-хисап белән эшләнгән
Бу бичаралар мен ел ятса да. аларны моннан беркем дә эзләп табачак түгел. Кичләрен йокы блогына җыйналгач, бу турыда алар төннәр буена сөйләшеп чыгалар. Адәм баласы күңелендә барыбер өмет чаткысы сүнми икән. Өмет ул—озын гомерле бит!
Шкипер, мәлгунь, дөрес әйткән: аларны монда яхшы ашаталар. Эштән сон һәр кичне—кайнар душ Атнасына бер саф. чиста урын-җир кертеп торалар. Әмма алар—мәңгелек әсирләр, каторжаннар, куллары-аяклары богаулы коллар. Алар кәйлә белән руда чапканда, материктагы иреклеләр рестораннарда утыралар, кино-театрларга йөриләр, сөяләр-сөешәләр. бала үстереп, аларны үчти-үчти өскә чөяләр булыр. Кайчакларны чиксез иркен дөньяны да тарсынып талашалар, хәтта сугышып та китәләр булыр Ә Таһирлар шушыларнын барысыннан мәхрүм Биредән шул үлеп котылсалар гына... Башка килгән уй-фикергә богау сата алмыйсын Ара-тирә күнелләрен өметсез уйлар да баса.
Геолог Пьерны егетләр аеруча ихтирам итәләр Шырпы кебек ябык, чат чәчле француз ул. иптәшләренә карата эче тулы—рәхимлелек, ихтирам Бик әдәпле, тыйнак холыклы адәм. Гаиләсен өзелеп сагыну кайчакларны аны тәмам чыгырыннан чыгара. Чәчен йолкый-йолкыи елап ата. -бетсәм бетим инде»—дип. аңын югалтканчы эчеп куя. Депрессиягә бирелә Псих авыруга әйләнеп бара.
—Франциянен Алжирга экономик ярдәм йөзеннән җибәргән илле кешелек махсус Геологик Экспедициясенә мин җитәкчелек иттем Нибары ике ел эчендә без бу илнең Геологик картасын төзеп өлгерттек Бер очтан бирелә бик бай нефть, ташкүмер, руда ятматарын да ачтык.—дип сөйләгәне бар Ул бик бай кеше булса кирәк Тулон каласында бик зур җир биләмәм бар. йөзем үстерәм. үз обсерваториям, өч катлы йортым бар. ди
-Гаиләмә, ике кызым һәм улым Шарльгә исәнлегемне генә белгертү
45
АЛЬБЕРТ ХЭСӘНОВ
өчен дә, жанымны бирер идем!—дип, вакыт-вакыт холыксызланып- гасабиланып та ала.
Эчәргә теләүчеләргә, шулай ук, ни теләсән, шул бар. Хужалар анысын кызганмыйлар. Беләләр, эчкәч кеше күндәм була. Син ана эчәргә генә бир, чатнаган чагында аның башын гына төзәттер. Ул синен бар кушканыңны карусыз-нисез башкарачак. Аларга ай саен медицина тикшерүләре уздырып торалар. Тешен-мазар бозыла башласа да. бавыр-бөерен кайларда гомер итүләрен сиздерсәләр дә, шундук дәвалау билгелиләр. Фәлсәфәсе бик гади—хуҗаларга сау-сәламәт коллар кирәк.
Таһир беренче күрүдә ук «Горилла» дип атаган ямьсез адәмне, як-якка тырпаеп торган шыксыз мыеклары өчен Соры Күсе дип йөртәләр икән. Кулыннан резин таягын беркайчан төшерми, мәлгунь. Аны теләсә кайчан синен җилкәңдә уйнатырга гына тора. Зиндан тоткыннары кулында да бик үткен кәйләләр бар, югыйсә. Бу хайванны алай кыландырмаска булыр иде. Әмма анын артыннан җанлы шәүлә булып, икесе дә дөм чукрак жан сакчылары йөри. Алары әллә акылга да бераз сыеграклармы? Бигрәк кансызлар. Өстергәнне генә көтеп торалар.
Менә шундый хәлдә Таһир. Күз алдында Данәгөле, колагында анын тавышы. Исеннән дә чыкмый, күз алдыннан да китми. Таһир үзен портка китергән машинадан төшеп, Шөһрәт ага белән саубуллашып, катерга утырырга җыена. Бу катер аны крейсерына илтәчәк. Анын күзләре хәтта шушы пирстан да бераз төсмерләнгән. Данәгөл аны озатып калган кыяга төбәлгән. Данәгөл шуннан Таһир бүләк иткән бескозырканы изи, бер кулы күкрәгендә, күзләре тулы яшь. Таһир аны ап-ачык итеп күрде.
Ә йөгерек җилләр Данәгөлнең:
—Таһир! Таһир! Син минем бергенәм!—дигән сүзләрен ишеттерделәр. Ә башка өзелеп-өзелеп әйткән сөю сүзләрен диңгез киңлекләренә алып киттеләр ахры.
Вәгъдәсенә тугры калып, Данәгөл һәр иртәне аны шулай көтә булыр. Сонгы сулышына кадәр. Шулай вәгъдәләштеләр бит. Тик менә Таһир гына аны бүтән күрә, кочакларына алып, иркәләп тирбәтә алмас микәнни? Монысы анын башына сыймый. Тәнендә җаны барындамы? Беләк юанлыгы чылбырларны да ул теше белән чәйнәп өзәчәк! Данәгөлгә булган мәхәббәте хакына!
Хөрмәтле укучым, әсәр барышында, дөньяда кешеләр, тере жаннар арасында була торган ин бөек хискә, яратуга, мәхәббәткә һәр адымында жанын фида кылырга әзер торган Таһирны, тумас борын йонын кыркыткан бер ангыра бәрәнгә саный булырсыз. Юкса сон? Диңгезләр, давыллар кичкән моряк, үзен шушы зинданга ябып кол иткән мәлгунь шкипернын ичмаса бер сугып, ярты «взвод» тешен дә коймады дип, аны орышасыздыр. Коймаган кая! Татар егете Таһир Туктамышевнын. тимер юл рельсларын ныгытканда тимер чөй кага торган авыр кувалдадай йодрыкларының «кадерле» генә сыйпап алуын бер тапкыр, әмма бик берәгәйле татыды жирән сакал. Берчак ул штольняга ниндидер эш белән бик ашыгып-әтәләнеп килеп чыкты. Гориллага да җикеренеп алды. Ике биленә таянып. Таһир янына килде Мыскыллап күз кыса, күптәнге танышымы? Йә, ничек, дускай, минем белән кайнар грог эчкән чакларың исеңдәме, имеш...
—Хәтердә булмыйча! Бик хәтердә!—дип, Таһир ана кулын сузды. Күрешмәкче булды, янәсе. Шунда ана, җан ачуы белән: «Бетсен, яшәмәсен бу хәшәрәт!»—дип берне китереп сылады. Бу ударга бокс буенча дөнья чемпионы Мөхәммәт Али дә ауган булыр иде. Жирән сакал да җиргә сузылды. Аны ансыз хәлдә өстерәп алып киттеләр.
Таһирнын үз өстенә очынып килгәннәре булды. Ләкин ул бармак белән дә чирттермәде. Кагылып карасыннар, анын кулында—тимер ыргак!
46
ДАНӘГӨЛ
Ятчыларның атарга, утлы корал кулланырга хаклары юк. Чөнки Таһир аларга иң кирәкле колларның берсе, шартлатучы. Таһирдан башка алар кыл да кыймылдата алмыйлар Шурфларга зарядны бит математик төгапек белән хисаплап салырга кирәк.
Шул очрактан сон Таһир шкиперны протез тешләр белән күрде
Штректа шартлаткыч патроннар тутыру өчен шпурлар, шурфлар тишкәндә, кин күкрәкле, алыптай гәүдәле төрек егете Мостафа белән дуслашты Таһир. Бу зинданга эләгүенә анын бишенче ел киткән ШУШЫ вакыт эчендә, тәүлекләргә әйләндерсәң-1825 тәүлек, түз генә! Ул берәү белән дә якынаймаган, дуслашмаган. Беркемгә ачылмас, сөйләшмәс, елмаймас, үтә дә кырыс йөзле егет Мостафа. Күзләрендә генә беркайчан сүнмәс ут дөрли. Алардан буйсынмау, тез чүкмәү, бу коллыктан ничек тә котылу өчен теләсә нинди, хәтта башка сыймаслык тәвәккә.гтекләргә барырга әзер ут чаткылары чәчри сыман.
Шушы теләген тормышка ашыру юлында, каичакларны башка сыимастай хаталар да эшләп куюдан үзен-үзе тыеп, Мостафа борын эченнән гел бер озын көй көйли. Бу көй аны ин кызган чакларында: «Мостафа, ашыкма, ашыгып, ахмаклыкларга юлыкма, сәгатен сукканны көт!»—дип, кисәтеп килә иде бугай...
Вәләкин Мостафа белән Таһир, бер-берсенә күптән дустанә караса да. күнел ишекләрен төбенәчә ачып куярга гына ашыкмадылар Аңлашыла да, зинданда яшәү шартлары шулай куша бит! Һәр адымда. «Сак бул!*—дип кисәтеп тори.
Таһирнын бирегә эләгүенә өченче ел китте. Ятак башындагы фанера кисәгенә 760нчы сызыкны сызды
—Сыз, әйдә, сыза бир. Монда акбур кисәкләре җитәрлек. Сызар тактан тулгач, ташларсың,—дип мыскыллы елмая Соры Күсе. Геолог Пьер. бик нечкә күңелле француз, гаиләсен, инде житеп килгән кызлары Мэри белән Жаннаны, улы Шарльне өзелеп сагынудан бетештәй эчүгә сабышты «Кайда булуымны, ни эш башкаруымны беркемгә дә әйтмәм. Зинһар мине берәр атнага гына җибәрегез. Балаларымны күрим. Аннары тагын килеп алырсыз. Мин сезгә чын француз сүзе бирәм!»—дип, ялкынланып-ялкынланып ялвара бичаракай
Кытай Ли сукырайды. Атлет гәүдәле грек егете Астакидис рудалы кәржин белән коега ташланды. Ә хуҗалар руда чыгаруны киметергә җыенмыйлар. Ике яңа бичараны—Джек белән Томны тотып китерделәр Икесе дә Шопандия моряклары, алар да нык салган, төшергән баштан эләккәннәр. Ярады әле. зиндандагылар алар аша дөнья якалыкларын белештеләр. Юкса, алар монда үтергеч изоляция шартларында яшиләр. Радио юк, газета бирмиләр Дингез уртасындагы әлеге исемсез кечкенә утрауда яшерен шахта-штольня барын, аларнын монда стратегик чимал чыгарып ятуларын берәү дә белми шул. Аларны кол иткән яшерен синдикатның эшләре көше булса кирәк Кемнәр икән соң алар? Сенатларда сенатор булып, парламентларда депутатлар булып, ак күлмәкләрдән, кара фраклардан утыра булырлар әле Ялларын Атлантик океан ярларында. Ямайка атауларында эре комда кызынып уздыралардыр. Бу зинданнан котыласы да. алар койган бомбаларның ин көчле эквивалентлысын менә аларнын штаб-квартираларына ташлыйсы иде дә бит!
Бу араларда җирән сакатлы шкипер штольняга нигәдер еш килә башлады Иш янына куш булыр дипме, бу юлы. кабырга сөякләре төртеп торган, көне чебештәй ябык, чем-кара негр егетен эләктергән Хуҗаларның нияте—руда чыгаруның күләмен тагын да арттыру
Хәрби флотта да минер булып хезмәт иткәнлектән, шартлаг> эшләрен Таһир үз җаваплыгына алды Шартлаткычлар белән бик сак һәм төгәл эш итәргә кирәк. Рассчетларны төгәл ясамасан. чаманы белмәсән. штрекның үз өстенә ишелүе дә ихтимал. Соры күсе шартлаткыч патроннарны
АЛЬБЬРТ хэсэнов
Таһирга үзенчә бик төгәл исәп белән бирә. Әлеге стратегик әһәмияткә ия тау токымын кәйлә белән чабарга керешкәнче, ишәсе стенада метр-метр ярымнар эчкә шурф тишәләр. Таһир шул шуфрларга һәркайсы бишәр йөз граммлы, эчләре ак дары белән тутырылган гильзалар салып чыга, юнәлеш биреп шартлата. Тоткыннарга руда чабу җинеләя. Хезмәт житештерүчәнлеге үсә, хужалар мона бик канәгать.
Соры Күсе Таһирга күпме аммонал шашка бирүен махсус кенәгәгә теркәп бара. Әмма дә ике-өч шашканы шурфка салмыйча, яшереп калдыру Таһирга берни тормый. Анын ничә шурф бораулатуын, аларга ничә данә шашка салуын санап тормый бит ул. Тора да алмый. Өстенә штрек ишелүеннән курка. Андый хәтәр эшләрдән ерак булырга тырыша. Шартлату алдыннан еракка качып, будкасына кереп бикләнә.
Шашкаларны яшереп алып калып була. Ләкин алар белән биредә ни- нәрсә генә кыла аласың? Әгәр шуларнын берсен генә булса да Соры Күсенең йомшак урындыгы астына куеп булса икән! Менә ул чын мәгънәсендә тулы фейерверк булыр иде. Куярсың, бар! Анын тән сакчылары, сукыр күп күрер, аксак күп йөрер, ди, дөм чукраклар булсалар да, үзеннән болайрак сизгерләр. Соры Күсенен янына якын да җибәрмиләр.
Әмма көннәрнең берсендә Таһир шуны сизде: ул яшереп алып калган шашкалар яшергән җирдән берәмләп югала башладылар. Таһир моны тиз абайлап алды. Әмма сизмәгәнгә салышты. Белергә кирәк, кем эше бу? Шашкалар үзләреннән-үзләре генә аякланмыйлар бит инде. Аннан башка араларында минер, шартлату һөнәрен белүче дә юк шикелле
Узган атнаны ана шашкаларны бер тартма итеп бирделәр. Тартмада бишәр рәт белән, илле данә. Хуҗаларның, Шотландия егетләре Джек һәм Том, әлеге чем-кара негр егете хисабына, руда чыгаруны тагын да арттырасылары килә. Нәфес бит ул баеган саен үсә. Ә боларныкы—чүпрә салгандай күперә булыр.
Бу шашкалар—биш тапкыр шартлату өчен. Аларны хәзер кем чәлдерсә дә. ин уңай момент. Ике-өч патронның юкка чыгуын сизми калырга да мөмкин. Таһир аларны берәмләп санап тормас ич инде. Чөнки монда, җиде кат җир астында, алар кемгә хаҗәт? Шартлаткычларны саклый торган шкафын Таһир юри ачык калдыра башлады. Урлаучыга жинелрәк булсын Сәер, бик сәер. Аларны кем чәлдерә, нинди максат белән?
Бер кичне Таһир, шкафын ачып куйды да, үзе анын артына посты Байтак көтте. Ишетә, инде төн җиткәч, штольняда утларны сүндергәч, кемдер, кыштыр-кыштыр атлап, анын алачыгына таба килә. Аяк очларына гына басып эчкә керде. Шкаф алдына килде. Капшана. Таһир аны күрмәсә дә, барын сизеп тора. Мышный бит. Тын алуын ишетә. Угры, шылт иткән аваз чыгармый, патроннар салган тартманы алды. Шунда Таһир кинәт кенә кесә фонарен кабызды. Кабызса, күзләренә ышанмый торды. Мостафа ич бу! Ул да Таһирны күреп алды. Куеныннан шундук пычак чыгарып, Таһир өстенә ташланды. Шунда Таһир каушап калсамы? Мостафа аны чебеш урынына чалып ташлаган булыр иде. Югыйсә икесе дә мөселманнар. Күп сүзләре дә уртак. Штольнядагы әсирләр, вата-сыта булса да французча геолог Пьер телендә аралашсалар, Таһир белән Мостафа исә берсе татарча дәшеп, икенчесе төрекчә жавап биреп аралаштылар...
Көч-хәл белән Мостафанын кулыннан хәнҗәрен каерды Таһир, үзен стенага терәде. Биш-алты катлы итеп сүгенәсе дә, ярамый. Стеналарның да колагы бар. Соры Күсенен ишетүе бар. Икесе дә мыш-мыш киләләр. Бар булмыш көче белән төрек егетен стенага бик нык терәде. Гырылдый бичара. «Дилбегә»не бераз бушата төште. Бармагын ирененә куеп
—Тысс, кызма! Патроннарны кирәгенчә ал! Бу турыда берәүгә дә әйтмә!
ДАНӘГӨЛ
Тысс! дип пышылдады.—Тысс! Юкса, кых үзенне!
Биредәге егетләрнең качарга җыенуларын, шул турыда план коруларын Таһир күптән белә иде. Ләкин, аларны электрон-радно аппаратура белән саклыйлар. Башына да китермә, качырсын моннан, бар! Әлеге җинаятьчел синдикатны мәми авыздыр, дип уйлау—тирән ялгышлык.
— Монда эләккәннәр—шушында үләргә дә тиешләр!— дигән принципка корылган системаны хуҗалар бар ягын камилләштереп корганнар
Бу төркем-группага кемнәр керә сон? Төркемнен башлыгы сумала төсле чем-кара чәчле, какча йөзле, куе кара кашлары астында тәвәккәллек хисләре уйнап торган, очлы күхле испан егете Жорес булмагае. Ин күңелсез минутларда да төшенкелеккә бирелгәнен күрмәссең. Кулына җиде кыллы гитарасын да алса, күңелеңне бөтенләй күтәреп җибәрә. Һәркемгә җылы сүзен кызганмаса да. кырыс сынаулы карашлы! Әгәр егетләр качарга җыена икән, алар бу эшкә Жорестан башка алынмаслар.
10
Яңа елга каршы кич дип тормады. Урта дингез актарылып-актарылып дуларга кереште. Анын ни дәржәдә котырынуын, холыксызлануын тоткыннар җир астыннан торып та сизәләр.
Үзара:
-Ай-яй. котырына, әллә утравыбызны ук урыныннан кузгатмак буламы? Ишеп үк ташламасын тагын —диделәр
—Ярап куяр иде ул! Бездә бу зинданнан котылыр, иреккә чыгар идек'— дип сөйләштеләр.
Мондый кичтә бар жан ияләре өчен күптән расланган бер теләк, сыеныр куышын булса, шунда сыен! Борынынны төрт, тынынны чыгарма
Берөзлексез гашиш-анаша суыра-суыра йөзе йомырка сарысыдай саргая барган Соры Күсе, әсирләргә: «ятыгыз шушында, черегез» дигән караш ташлап, аларны тышкы яктан өч йозакка бикләде дә. мулатка сөяркәсен алып, каядыр Яңа ел каршыларга китеп барды Монарчы да шулай бикләп киткән чаклары булды Нигә китмәскә0 Башкалар бәйрәм иткәндә, нигә аңа да иркенләп кәеф-сафа кормаска? Әллә мөмкинлеге юкмы0 Кочагында сөяркәсе Тоткыннарга аларга нәрсә булсын0 Тоз түгел—җебемиләр, боз түгел—эремиләр Нарасыйлар да түгел, имезлек каптырасы юк Соры Күсе бу юлы да бер дә шикләнми китеп барды Өч кат ишекне каерып карасыннар! Син аны танк белән дә аудара алмыйсын Әмма бу сәгатьне егетләр дә өзелеп көткәннәр иде шул' -Тәвәккәлләсәк, менә бүген! Мондый ипле очрак бүтән мәңге булмаячак'- дип җилтерәтте барысын да Жорес —Монда кол булып, юеш зинданда черегәнче. Урта дингезнен талымсыз балыкларына азык булуын мен өлеш артык'
Бар булган шартлаткыч аммонал шашкаларын тимер ишекләр астына куйдылар Металл һәм бетон баганаларны аудару өчен күпме заряд салырга икәнен исәпләп торыр чакмы? Икесенен берсе йә штольня белән һавага очачаклар, ә инде исән калсалар, коллыктан котылачаклар
Таһир—югары класслы минер Биредә дә байтак тәҗрибә туплады Аларнын болай кабалануы—ажгырып килгән поездга каршы чыгып, рельсларга башыңны салу белән бер Тәвәккәлләр акылсыз була Әллә аларнын акыллары гамәлләреннән алдарак чабамы0 «О. безумствс храбрых песню мы поем!»—дип юкка гына җырламыйлардыр ул
Бәген утрауны дер селкетеп, хәтта бера» чайкалдырып, гөрс итеп шартлау яңгырады Егетләр ин ышанычлы штрекка кереп яшеренгәннәр иде-йөгерешеп чыктылар Карасалар, заряд штольняның ишекләрен тупсалары-ниләре белән диңгезгә үк каерып ташлаган Бушлыктан ачы жнл
АЛЬБЕРТ ХЭСЭНОВ
ерә. Юл ачык! Әмма егетләр бер мәлгә тораташ булып катып калдылар. Күзләре күргәнгә ышанмадылар. Бу минутлар монарчы аларнын татлы хыялларында гына яшәде бит.
Диңгездән искән салкын җил, битләреннән сыйпап, аларны тораташ хәленнән тиз чыгарды. Жорес белән Мостафа руда коя торган улактан аска шудылар. Алардан күреп, Таһир да аска сикерде. Аста—ят күзләрдән бик оста яшереп ясалган ангар. Алар өстән койган руданы алырга килгән катер менә шушы ангар ышыгында ышыклана торган булгандыр. Ә бер читтәрәк тиз йөрешле, җилкәнле көймә тора. Аңа сикерештеләр. Ун-унике кеше сыешлы бер дигән моторлы баркас. Йөз литрлы канистрда запас бензин да бар. Күтәрәм дисәң, ике җилкәне әзер. Соры Күсенең дингезгә чыгып кәеф-сафа кора торган көймәсе булса кирәк. Пакетларда ризыклар, хәтта берничә шешә ром да бар.
—Беркемне дә калдырмыйбыз! Сыешырбыз!—диде Жорес.
—Ниһаять!—дип, Мостафа ике кулын күккә күтәрде —Гомерем буе—кара бәхетем, карбыз алгач кына кызыл булып чыкты!
Качаклар, баркасның көчле моторын кабызып, дингезгә ыргылдылар. Бу кичтә чыгырыннан чыгып дулаган дингез аларны куркытмый. Таһир, Мостафа, Джек белән Том да диңгезләрне күп кичкән егетләр.
Тагын бер киңәшкәч, бик ерак булса да, Алжирга таба китәргә булдылар. Бу курс белән барганда, юлда берәр сәүдә карабына юлыгу мөмкинлеге дә зур. Юлга чыксан, юлдашларың синнән уңганрак булсын, ди бит. Сары чәчле, зур зәңгәр күзле инглиз егете Джек та үз гомерендә күпне күргән диңгез бүресе булып чыкты.
—Марсельдән Алжирга, бик ачык хәтерлим, алты йөз илле мильләр чамасы. Ә Балеар архипелагыннан Алжирга байтак якынрак. Шулай да биш йөз мильләр булыр,—дип саргылт йон баскан юан бармакларын бөгеп, бик тиз исәпләп чыгарды ул.—Бензин җитмәс. Анысы зур кайгы түгел. Кайда җилкән куеп, кайда дрейфка ятып, без анда ун-унике көннәрдә барып җитәрбез. Курсны Алжирга алабыз. Башкасына түзәргә булыр, безгә суны сакларга кирәк. Бүгеннән, шушы минуттан һәркемгә—көненә өч тапкыр өчәр кашык. Түзәрбез. Аны саклауны үз өстемә алам,—дип, су канистрасын үз янына куйды.
Джек, чыннан да, ун көн буена суны иптәшләренә марляга манып, иреннәрен чылатырга гына бирде.
—Курыкмагыз! Берегез дә авыз кипкәннән үлмәс. Мондый ситуацияләргә эләккән булды инде,—дип, суны күбрәк, һич югында ярты стакан сораучыларны тынычландырып барды.
Тиз йөрешле, суны җиңел ярып баручы баркасны юлдаш жил Алжир ярларына таба куды. Давыл да басылды. Көндезләрен чалт иткән кояш астында, төннәрен салкынча диңгездә, кысынкы баркаста йөзү берсенә дә жинел бирелмәде. Егетләр үзләре турында түгел, геолог Пьер турында күбрәк кайгырттылар, аны сакладылар. Хәтта Джек та ана суны башкаларга караганда бермә-бер күбрәк бирде. Чөнки Пьерны Тулон каласында хатыны, ике кызы һәм улы Шарль сигезенче елын көтә булырлар. Гаиләсе кочагына ул исән-имин кайтып керергә тиеш!
Алжир дәүләте территориясенә килеп җиткәч, коллыктан котылдык, менә-менә материк җиренә аяк басабыз дигәндә генә, аларны артларыннан тиз йөрешле, биш җилкәнле шхуна куып җитте. Туктарга, кире борылырга кушып, ут ачты. Беттек, бәхетебез тагын көпчәккә чорналамы, дип торганда гына. Ярый әле шулчак тиз йөрешле өч катер белән Алжир яр буе чик сакчылары килеп чыктылар, качакларны үз канатлары астына алдылар. Эре калибрлы пулеметлардан ут ачып, әлеге шхунаны диңгез эченә чигенергә мәжбүр иттеләр.
50
длнәгел
11
Алжир ярларына аяк басу белән, качакларны резервациягә урнаштырдылар Геолог Пьернын гына хәле үтә начар иде Аны хәрби госпитальгә салдылар Качакларның, бичараларның, кемнәр булуы йөхтәреннән. аяк атлау ларыннан күренеп тора. Ничек әле оеша, шушы хәлдә кача алганнар?
Резервациядә ашау-эчү шартлары түзәрлек, мохтаҗларга медицина ярдәме дә күрсәтәләр. Атна-ун көннәр узгач. Алжирнын контрразведка органнары, берәм-берәмләп кенә аларнын кемнен-кем. каян булуларын ачыклый башладылар. Аларга сизгерлекләрен бер генә минутка да югалтырга ярамый Алжир озак еллар Франциянең колониясе булып торганлыктан, ике дәүләт арасында киеренке дипломатик мөнәсәбәтләр бүген дә сизелә, туып тора. Алжирнын патриотлары, икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, азатлык яулап. Франциянең элекке колониясен Алжир халык демократик республикасы, дип игълан иттеләр. Франциянең җитәкче даирәләре «итле*, «симез калжалы* колонияләрен кулдан ычкындыруларын бүген дә оныта алмыйлар. Жае чыкса, чеметеп алырга, умырып тешләргә, провокация ясарга гына торалар. Шунлыктан. Алжир контрразведкасы әлеге качакларга да бик шикләнеп карады Бу актнын бик оста сюжетка корылган, әмма чеп- чи легенда булуы да бик мөмкин Бер дә харап качканнар икән" Аларнын ата бандитлар, битлек кигән террористлар булулары да бик ихтимал лабаса... Геолог Пьер белән мәсьәлә тиз ачыкланды Анын исеме хәтта Алжирнын үзенә дә күпләргә мәгълүм булып чыкты Чөнки ул Франция хөкүмәтенең кушуы буенча Алжир территориясендәге җир асты казылма байлыкларын тикшергән, запасларын билгеләгән экспедициядә катнашкан Шушы мәсьәләгә кагылышлы күп документларга кул куйган Ул эшләгән департаментка хәбәр салу белән, анын бүгенге хуҗалары геолог Пьернын исән булуына чиксез шат булуларын әйттеләр Тиз арада Париждан махсус
самолет белән килеп, аны алып та киттеләр
Алжир контрразведкасы берәр ай чамасы качакларның һәркайсыннан аерым-аерым сораулар алганнан сон, бу бәхетсезләрнең чыннан да әлеге хәлгә юлыккан, мафия кулында иза чиккән бичаралар икәнлегенә ышанды бугай Бугай гына. Контрразведканың бернигә, бернәрсәгә дә. хәтта кулындагы саф алтын бөртегенә дә—бу саф алтын бөртеге, дип. алдына утыртып сөйгән бердәнбер улына да. бу минем улым, дип ышанырга хакы юк Ул шундый орган Анын җилкәсендә илнен. дәүләтнен куркынычсызлыгы, халыкнын иминлеге Ул бернәрсәгә дә ышанмаска, бар нәрсәдән шикләнә белергә, һәрчак уяу булырга тиеш.
Бик вак күзәнәкле «иләк» аша уздыргач. Мостафаны төрекләргә бирделәр Таһирны Алжирдагы совет илчелегеннән кара «Джип* белән килгән егеткә утыртып җибәрделәр «Ниһаять, котылдым бугай!».—дип Таһир башта бик сөенде. Әмма монарчы күрмәгәннәре әле алда булган икән Илчелектә ике атна тотканнан сон. тагын нәрсәләрнедер кат-кат ачыклагач, аны самолет белән Мәскәүгә озаттылар Бу самолетта Джельфа-Атжир нефтьүткәргечен салуда кайсы бер ел. кайсылары ярты гына ел катнашкан шат күнелле совет тракторчылары, бульдозеристлары. электриклары кайттылар Таһирнын алар белән рәхәтләнеп бер сөйләшеп кайтасы килгән иде Озата кайтучы егет анын авызын да ачтырмады Чөнки аларнын икссенен кулында ла богау Йозакнын бер биге Таһирнын сул кулында, икенчесе-алеге егетнен ун кулында Алар белән кайтучы пассажирлар богауларга игътибар итмәсеннәр, гомумән, күрмәсеннәр өчен, әлеге егет аларнын ике ку лы арасына бик оста итеп соры җиләнен салган. Самолетка да ин сонгы пассажирлар булып кереп ин арттагы ике урындыкка утырдылар Таһир күнелендә әллә нинди каршылыклы уйлар уйнаклый Ни генә булса да. ул туган илгә кайта Бу
51
АЛЬБЕРТ хэсанов
богауны ни дип кидерделәр сон инде анын кулына? Кая да булса качу планы анын башына да килгәне юк. Ни булса, шул булыр инде... Туган иле. Ватаны үз баласының башын уйламый-нитми, сораштырмый гына чапмас әле. Әйе Кылган гөнаһысы да җинаять дип санарлык микән әле? Әйе, законсыз, рөхсәтсез СССР чикләрен бозды. Рәхмәт әйтешле гамәл түгел. Алай да? Шуннан кемгә зыян? Күрәсен үзе күрде...
Самолеттан төшә торган трап төбендә аны кап-кара костюмнар, ап-ак күлмәкләренә буй-буй галстуклар таккан, озын буйлы, кырыс йөзле ике егет каршы алдылар. Аэропорт бинасына кереп тә тормыйча, самолет канаты астында ук торган кара «Волга»га утырттылар. «Волга»ның бар тәрәзәләре дә—тонык-карадан... Таһир—Мәскәүдә беренче тапкыр. Башкала урамнарын карап барасы килгән иде дә, әмма тәрәзә аша алар бик тонык күренәләр.
—Егетләр, сез мине кая алып барасыз?—дип сорады ул әлеге егетләрнең анын белән янәшә утырганыннан. Һәрхәлдә, башкаланың ин атаклы ресторан нарыннан берәрсенә—«Берлин», «Пекин», «Останкино»га, иртәнге чәйгә, йә берәр тантаналы очрашуга түгел инде. Анысын үзе дә сизә. Әлеге егет, бер сүз белән генә:
—Баргач, күрерсез...—диде.
Юлда беркая да туктап тормыйча, Таһирны, күп очракта сәяси тоткыннарны, хәрби җинаятьчеләрне яба торган «Матросская тишина» төрмәсенә китереп яптылар. Аны каршы алган егетләр—профессионал чекистлар иде булса кирәк.
Икенче көнне үк күрше камерадан аңа «тук»-«тук» итеп шакый башладылар. Өч елдан артык диңгез флотында хезмәт итсен дә, Таһир Морзе әлифбасын ничек белмәсен инде? Яхшы ишетелсен өчен, стенага тимер кружкасын терәде, колагын куйды. «Син кем? Каян? Нәрсә өчен эләктең? Кайсы статьялар белән гаеплиләр? Нык тор! Бирешмә!»—дип «так»-«ток» шакыды күршесе. Таһир, юкса, анын барча сорауларын да аңлады. Шайтаның белсенме, провокатор- мазар түгелме? Махсус провокация булмагае, дип шиккә калды. Бу шакуга җавап бирми дә, берни ишетмәгәнгә салышып та булмый. Таһир Морзе әлифбасын бөтенләй белмәүче сыман, күрше як стенага мәгънәсез «шак»- «шок» сугу белән генә чикләнде. Итәгеңне җыеп йөрү бер дә зыян итмәс...
Надзиратель агай беркөнне камера ишеген кин итеп ачты.
—Принимай гостя, молодой человек!—диде. Ишектә кин җилкәле, күзлекле, ярым пләш башлы, күрер күзгә килбәтле генә йөзле, кырыклар тирәсендәге ир уртасы күренде. Кулында—бераз таушала төшкән калын папка. Өстендә граждански кием булса да, хәрби икәне сизелә. Таһирны күптән белгәндәй:
— Гражданин Туктамышев, ничек, камера шартларына бераз күнектегезме?—диде —Безнең монда тыныч, рәхәт. Иртәнге якта майлы ботка, кайнар чәй. Төшкә кәбестә ашы. Икенчегә ит белән бәрәңге, компот. Курортның үзе! Шайтан алгыры, чираттагы ялымны алып, әллә үземә дә берәр ай утырып чыгасы инде? Диссертациямне тәки тәмамлый гына алмыйм бит. Эш тә эш! Очы-кырые юк.
Бу кешенең кем, анын янына нинди максатлар белән керүен белмәсә дә. Таһир:
—Ә нигә икеләнеп торасыз? Керәсез дә утырасыз!—дип түргә чакырды.
Ир, ике кулын кесәләренә тыккан хәлдә, әле үкчәләренә, әле аяк очларына күчеп, тирбәлеп, берара сүзсез торды.
—Булмый шул,—диде ул.—Мина сезнең «дело»ны алып баруны йөкләделәр. «Волэнс—нолэнс» була латинча, теләсәң дә, теләмәсән дә
52
ДАНӘГӘЛ
алынырга туры килде.
Әлеге ир уртасы өстәлгә бер кап сигарет чыгарып куйды.
—Тартасызмы? Силь ву плэ! Рәхим итеп. Көйрәтеп җибәрегез.
Таһир башын чайкады:
—Тартмыйм.
—Кызык! Бик кызык. Хәтта сәер. Шул кадәр күпне күреп, күп илләрдә булып, тартмыйсыз. Ә менә үзем көненә бер капны «ашыйм» ла куям Сезнен характерны ачуда—тартмавыгыз минем өчен бик әһәмиятле деталь!
Таһир чамалады, анын янына камерага кергән бу кеше, анын эше буенча тикшерүче, ягъни, следователь булырга тиеш. Таһир алай да:
—Ә мин сезне кем дип белим?—диде
— Мин... э-э-э, КГБнын өлкән тикшерүчесе, майор Туктаров. Зуфар Хакимович. Сезнен эшне мина йөкләделәр. Бөтенләй очраклы рәвештә Чөнки безнең тәҗрибәле күп следовательләребез икенче бер бик җитди процесста муеннан эштә.—Туктаров коллегаларының муеннан чумып эштә булуларын бармагы белән муенына сызып күрсәтте. Хәтта берникадәр көлке дә чыкты. Таһир авыз чите белән елмаеп алды.
—Әйе, әйе, мин татар,—дип дәвам итте ул.—Мин—Курган татары. Уртта мәктәпне алтын медальгә тәмамладым. МГУнын юридик факультетына имтихан тоттым. Аны Кызыл диплом белән тәмамлагач, мине Дәүләт куркынычсыхтыгы органнарына дәштеләр. Бу өлкәдә уналтынчы елымны эшлим Бик кызык язмышлы контингент белән очрашырга туры килә. Менә сезнен дә тормыш юлыгыз—ой-ей-ей! Ләкин алдан ук шуны кисәтеп куям, татар милләтеннән булуым биредә бернинди дә роль уйнамый. Моны сез дә исегездә тотыгыз!
Аннары ул кинәттән генә:
—Гражданин Туктамышев, РСФСР Җинаятьләр Кодексынын «64 «а»* маддәсе сезгә таныштыр?—дип сорап куйды
Бу зрә дә укымышлы тикшерүче алдында Таһирның да дөм-томана булып күренәсе килмәде. Ул әлләни исе китмәгәндәй.
—Әллә инде...—дип кенә уздырды.
—Әле монда, сезнен камерага кергәнче,—дип сөйләп китте тикшерүче Туктаров,—сезнең биографиягезне, тормыш юлыгызны ачыклау буенча мин колоссаль эш башкардым. Алар барысы да шушы папкада.
Салкын Алан авылында урта мәктәпне тәмамлагансыз. Авылда алдынгы комбайнер булгансыз. Комсомол путевкасы белән Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагансыз, һәрчак уку алдынгысы булып, аннан техник- механик дипломы алып чыккансыз.
Следователь Туктаров, кесәсеннән мамык чыгарып, аны шырпы очына чорнап озак кына сул колагын казып торды. Бу нәрсә? Тоткынга психологик тәэсир итү алымымы?
—Сезне, физик һәм рухи яктан тап-таза татар егетен, хәрби хеэмәткә Кара диңгез флотына алганнар Флотнын флагман карабына—«Сергей Киров» крейсерына эләккәнсез. Бөтендөнья кин җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә торган дуслык визиты белән, «Тимер Чаршау» пәрдәсен ертып, Франциянең иң көчле хәрби порты Марсельгә баргансыз Бу кадәресе мина аңлашыла. Ә менә шуннан соңгылары томан эчендә
-Нәрсәсе томан эчендә?-дип кисәктән бүлдерде аны Гаһир.-Әле илчелектә язган аңлатмамда ук мин бар булганны, бер детальне дә гошереп калдырмый яздым.
—Шулаймы-ы?—ДИП сузды следователь нык гаҗәпкә калган сыман
Аяк очларыннан үкчәсенә күчеп тирбәнеп алды —Ул чакта бе з конкрет эшкә күчик. Шохрәг Нугайбәк әфәнде кайсы илнен. кайсы развелканын агенты ’ Анын кызы Данәгәл кем.>-дип. бармакларын бөгеп, сорауларын тезә башлады
АЛЬБЕРТ ХЭСЭНОВ
—Данәгөл—минем никахлы хатыным. Менә хәзер дә, нәкъ менә шушы минутларда да, аны өзелеп сагынам. Канатларым булса, хәзер очар идем!— дип бүлдерде аны Таһир.
—Аңлыйм, аңлыйм! О-о, мәхәббәт—дөньяда ин бөек хисләрнең берсе! Монысы бәхәссез! Ләкин безне менә нәрсә шикләндерә, гражданин Туктамышев, бу вакыйгалар чылбыры алдан ук ныклап уйланылган, расланган сценарий буенча бармыймы?
—Нугайбәк ага әхлакый яктан энже бөртегедәй саф кеше. Минем бабам, ягъни өзелеп сөйгән хатыным Данәгөлнен әтисе. Марсель Сәүдә портынын тирән ихтирамга лаек, ун-унике телдә сөйләшә белгән, бирегә кергән барча чит ил карабы капитаннарының якын дусты, тәржемәчеләре! Әлеге портка кереп якорь салган караб капитаннары беренче эшләре итеп ана мөрәжәгать итәләр. Аны эзләп тапсалар, эшләре уңачак, йөкләре тиз бушатылачак.
Тикшерүче Туктаров шап итеп учын учка сугып алды.
—Беренче класслы агент булу өчен иң ипле эш урыны инде бу! Моннан да яхшы конспирациянең булуы да мөмкин түгел. Ә күп телләр белүе! Әгәр мина берәр агентымны берәр илгә внедрять итәргә туры килсә, мин шулай күп тел белүчене һәм шундый ипле урын сайлаган булыр идем,—дип куйды.—Сезнен биографиягездә ак таплар нәкъ менә шушы моментлардан соң башлана. Бу турыда без үзебезнең коллегалар белән байтак баш ваггык. Шөһрәт Нугайбәк әфәнде сезне ничек эзләп тапты? 1нче ранг капитаны Соболь, юкса, бик җитди кеше, сезне кунакка ничек җибәрде? Үз өстенә нинди җаваплылык алуын анлап бетермәгән булса кирәк. Юкса, нинди авторитетлы капитан.
—Беренчедән, без Марсельгә дуслык визиты белән килдек. Безнен крейсерда көн саен уннарча делегацияләр, аерым французлар булып торды. Икенчедән. Нугайбәк аганың гаиләсе, әти-әниләре 1921 елны Идел буе халкын кырган ачлыктан качып, Финляндиягә киткәннәр. Ачлык- хәерчелекне балачактан ук татып, ахырда Марсельгә килеп төпләнгән. Үз халкын, үз телен сагыну һәркем өчен бик табигый хәл. Франция газеталары безнен дуслык визиты белән киләчәгебез турында яза башлагач, анын башына: СССРдан, бөек Россиядән килгән хәрби карабта бер генә татар егете бардыр әле, дигән уй килгән. Ул егет менә мин булып чыктым. Анын кызы Данәгөл туташка бер күрүдә күзем төште. Без башларыбызны бер мендәргә салдык. Никах укыттык.
—Гражданин Туктамышев, болар барысы да дөреслеккә шул кадәр якын...—диде Туктаров аны бүлдереп —Сезне бит калырга кыстаганнар.. Безгә барысы да билгеле...
—Данәгөлнен әтисе Ногайбәк ага ничек кенә кыстады әле!
—Ник калмадыгыз?
—Ничек калыйм? Илемә, халкыма биргән антыма-присягама хыянәт итә алмадым.
—Слишком высокопарные слова, гражданин Туктамышев. Я не верю ни одному вашему слову! «Караганда» теплоходыннан качып, өч еллар кайда югалып тордыгыз? Монысына нинди анлатма бирәсез? Менә шушы соравыма бик дәлилле җавап көтәм мин сездән. Ә сез аны әйтергә, ягъни тирән серне чишәргә теләмисез. Бу килеш сезне җаваплылыктан да азат итеп булмый. Иреккә җибәрә алмыйбыз. Алай гынамы?! «64 «а»» маддәсе—бик коры статья ул. Ә мин сезне нәкъ шул статья белән гаепләргә җыенам.
—Сез үзегезнең күп сорауларыгызга җавапны минем капитаным Роман Сергеевич Собольдан сорап таба алыр идегез. Франция ярларыннан кайткач, ана контр-адмирал дәрәҗәсе бирделәр.
—Хәзер инде тулы дәрәҗәле адмирал Соболь бүген Ангола. Вьетнам
54
ДАНӘГӨЛ
ярларында халыкара тынычлыкны ныгытуга юнәлдерелгән бик жаваплы эшләр башкара. Без аны мондый вак мәсьәләләр белән борчырга жөрьәт итмәдек. Кирәксә, борчырбыз да. Хокуклар—безнен кулда!
Бераздан Туктаров үзе дә, янә бер сигаретын суырып бетереп, берни булмагандай:
—Чирәм җирләргә «Сергей Киров»тан ике йөз егерме егет килгәнсез,— дип сүзен дәвам итте —Аларнын ике йөздән күбрәге «Коммунизм*га совхозында гаиләләр корып, өчәр-дүртәр бала үстереп, мәңгегә төпләнеп калганнар. Ә сезнен үз-үзегезне тотышыгыз сәер Нинди чибәр ханымны ташлап, Архангельскига чыгып киткәнсез Франциядә сезне вербовайт иткән хуҗаларыгыз кушуы буенчамы? Анда профессионал рецидивист Владимир Шубин белән дә дуслашкансыз. Шулай ук сәер һәм серле. Нинди максат белән? Кара диңгез хәрби флоты матросы, мичман дәрәҗәсе алган Таһир Туктамышев өчен анын дәрәҗәсен, тормышта тоткан урынын нәкъ бер башка күтәрә торган, ачуым да бер килмәгәе, пар инде сезгә Владимир Шубин, ачуым да килмәгәе! Бигрәк тә безнен органнар өчен Җитмәсә. Шубинны сез Бомбейда калдыргансыз. Махсус задание беләнме? Без. орган кешеләре, шулай уйлыйбыз. Ярга чыгып эзләп йөргән булып та кылангансыз бит әле. Боларына акланырдай нинди аргументларыгыз бар9
— Володя Шубинмы? Ул эчкерсез, әмма бераз хыялыйрак егетне мин бертуган энем кебек яраттым. Бомбейда мин аны тапсаммы? Тапсам, казагын борып, теплоходыбызга алып кайтырмын дип чыктым.—диде Таһир, сезгә соң сөйләден ни дә, сөйләмәдең ни, дип кулын гына селекте
—Минем папкада үзебезнен разведка органнары офицеры, ул чакта «Сергей Киров*та хезмәт иткән өченче ранг капитаны Штанько рапорты бар. Сез аны яхшы беләсез. Капитан Штанько сезне эзләп Казакъстанга, «Коммунизмга» совхозына килеп чыккан. Ул бит сезгә үзе үк әзерләгән бер дигән легенда буенча, шул ук Марсель портына безнен разведка резиденты булып барырга тәкъдим иткән. Ә сез баш тарткансыз Бүген подполковник дәрәҗәсен йөрткән разведчик офицерга ишеккә ымлагансыз. Башка сыймаслык гамәл! Бу кирелегегезне, дуамаллыгыгызны коллегиябезнең махсус утырышында берничек тә анлый алмадык. Кулыннан килгәндәме!? Кычкырып торган мөмкинлекләр булганда, иленнсн. Ватаныннын шундый дәрәҗәле заданиесен үтәүдән ничек баш тартырга мөмкин? Монын өчен кем булырга кирәк? Антипатриот, кара эчле дошманмы9 Таһир тикшерүчегә туп-туры карап
—Өзелеп сөйгән ярын иленә, сөйгәнен каршына, ул яшәгән илнен кара
дошманы булып бару—минемчә, чын егет башына аннан да түбән мәсхәрә нәрсә юк дөньяда! Анын өчен ин җирәнгеч хәшәрәт булырга кирәк!—диде Пычрак эштән җирәнгәндәй йөзен җыерды
—Ә без мәсьәләгә башкарак аспектта карадык. Чөнки бу периодка сез инде дошман разведкасы капкынына ычкына алмаслык булып кабарга өлгергәнсез. Алай да-а,—дип сузды майор Туктаров - Миндә сезнең өчен шактый информация бар Күңелегезгә авыр алмагыз, әниегез моннан өч ел элек мәрхүмә. Сенлегезне Кемерово шахталарында күмер чабучы бер егетегез кайтып алып киткән. Хәзер ике кыз үстерәләр Өегезнең тәрәзәләренә такта кадаклаганнар. Күрәсез, сезне югалттык, дип без тик ятмадык Сезнен өчен, между прочим, шатлыклы хәбәрләрем дә бар,—дип дәвам итте КГБ тикшерүчесе.—Моннан ике ел элек, сезне эзләп, Франциядән хатыныгыз мадам Данәгөл Ногайбәк-Туктамышева килгән иде Биш-алты яшьләр тирәсендәге улын ияртеп Улыгызнын исеме Жан Әлбәттә, белә булырсыз Белмәскә сон?
Боларны ишетеп, Таһир чак авып китмәде Тынлаган җиреннән торып
55
I ЬВЕРТ ХЭСЭНОВ
басты. Колакларына ышанмый торды.
Каян белсен? Марсель портында аерылышкан сәгатьтән бирле, ни алар турында ишетмәде, ни үзе турында хәбәр сала алмады. Туктаровның бу сүзләрен ишетүгә башы әйләнеп киткәндәй булды. Шунда кинәттән генә анын тәненә, бөтен әгъзаларына ниндидер көч, энергия кереп тулгандай булды. Димәк, анын улы үсә! Жан исемле ди бит. Ә Данәгөл, жан яраткан, сөйгән кошы, аны эзләп «Коммунизмга» совхозына чаклы килгән Шушы матур хәбәрләр өчен генә дә дөньяда яшәвеңнең максаты бар!
—Мадам Данәгөл Ногайбәк-Туктамышева чыннан да бик чибәр ханым. Бик үткен дә булса кирәк,—дип сүзен дәвам итте майор.—Биш көнгә килгән визасын, безгә билгесез каналлар аша бер айга озынайтып, «Коммунизмга* совхозына да барып чыкты. Ул килүгә, без аның койрыгына үзебезнең яшь кенә оперативнигыбызны утырткан идек. Ул аны сизеп алып, позор белән куган. Нишлисен, безнен эштә дә проваллар була,—дип көрсенеп куйды Туктаров.—Совхозда сезнең андагы хатыныгыз Оксана белән күрешеп, озак кына сөйләшкәннән сон:
«Минем Таһирым Марсельдә! Анда ул! Минем янга дип киткән!»—ди дә, визасын өзеп, беренче самолет белән Парижга оча. Кыскасы-ы,— дип сузды майор Туктаров.—Бик борынгы философларның берсе Аристотель: «Амикус Плато, сэд мачис амика эст вэритас»—«Платон минем дустым, әмма миңа хакыйкать кадерлерәк»,—дип әйтергә яраткан. Син дә, гражданин Туктамышев, болай карап торырга чибәр генә егет. Җитмәсә, без кардәшләр, икебез дә татарлар. Ләкин мин сезне бик житди ике статья белән жавапка тартам. Беренчесе—законсыз рәвештә чикне бозу. Монысы бәхәссез расланган факт. СССР чикләрен законсыз бозуыгызны үзегез дә инкарь итмисездер. Бу җинаять өчен биш елдан—сигез елга төрмә каралган. Икенчесе, ягъни РСФСР Җинаятьләр Кодексының «64а» маддәсе—чит ил разведкасы белән бәйләнеп, алар файдасына шпионажны күздә тота Монысына хөкем егерме елдан алып, үлем җәзасына, расстрелга чаклы. Дөрес, бу җинаятегезне без әлегә бернинди документлар белән дә раслый алмадык. Чөнки сез—бик тирән конспирацияләнгән агент. «Өч елга якын мафия кулында әсирлектә булдым»,—дип сөйләгән легендагыз балаларны гына ышандыра. Аклану өчен суд кабул итәрдәй дәлил түгел бу!
Законсыз рәвештә СССР чикләрен бозган һәм чит ил разведкасы белән бәйләнештә торган Таһир Туктамышев эшен караган Ябык Суд Утырышы нәкъ өлкән тикшерүче Зөфәр Туктаров әйткәнчә барды. Дәүләт тарафыннан гаепләүче. Юстиция Министрлыгынын беренче класслы кинәшчесе подполковник Суворов гаепләнүче Туктамышевка беренче җинаяте өчен биш ел сорады. Суд дүрт ел раслады. Шпионаж өчен егерме ел сораган иде. Шпионлык өчен бернинди дәлилләр китермәгәч, суд сигез ел гына калдырды. Әлеге статьялар белән гаепләнүчене кырыс режимдагы төрмәгә унике елга ябарга хөкем иттеләр.
Шунысы гажәп, суд барышында Таһир үзен искитмәле тыныч тотты. Ана хәзер дингез тубыктан. Анын Данәгөле исән. Улы Жан үсә. «Будет день, будет и пиша!»—дияргә ярата иде анын «Академик Белов» та бергә йөзгән старпомы Рюкзак. Әйе, нәкъ шулай, «Будет день, будет и пиша!»
Суд залыннан алып чыкканда, Таһир ишек катында майор Туктаровны күрде «Очень жаль, очень жаль!»—дигән сыман иңбашларын жыерды Аннары үзен аклагандай: «Дура лэкс, сэд лэкс!», «закон суров,—но это закон!»—диде.
—Кырыс булуы хак. .—диде Таһир. Унике елга каты режимлы төрмәгә хөкем иткәнгә рәхмәт әйтеп тормас ич инде.
56
длнәгел
12
«Хәсрәт—хәсрәткә ошамый, баш хәсрәттән бушамый*.—дигән әлеге мәкаль, йомры акыл, шаян тел белән матур гына олыгаеп барган Шөһрәт агайның ара-тирә булса да әйтеп куя торган, хәтта яраткан әйтеме. Хәер, төбендә шундый тирән фикер, саф алтын гыйбрәтләр яткан әйтемнәрне, мәкальләрне, борынгы җырлар, бәетләрне ул хәттин күп белә. Табигать аны ошбу җиһанга тумыштан ук үткен зиһенле, бәс кунмас, тутыкмас хәтерле, төрчә жан итеп яраткан. Күп телләр белүе дә шуннан «Баш хәсрәттән бушамый», дигәндә ул, көндәлек тормыш үзе тудырып торган бетмәс - текәнмәс мәшәкатьләрне, вак-төяк борчуларны күз алдында тота. Бер карасан. искитмәле бит! Туган иленнән, туган теленнән бик яшьли аерылса да, Тәнре ана һәрчак мәрхәмәтле булды. Кайларда. кемнәр арасында яшәсә дә. татар өммәтеннән булуын тутыктырмый саклады Арасын, җаен табып, букинистлар салонында казыну—анын күптәннән ин яраткан шөгыле. Франция калаларында алар искитмәле бай. Бер керсән. тиз генә чыгышлы түгел. Йомышы төшеп, чит калаларда булганда да. ул беренче эше итеп, букинистлар кибетен эзләп таба. Алардан. башы күккә тиярлек шатлык- сөенечләр кичереп, ана яхшы таныш гарәп һәм латин имляларында татарча дини һәм дөньяви китаплар табып куя
1917 нче елгы революциядән качып, ул елларда Германиягә. Франциягә. Төркиягә. Кытайга. Япониягә китеп. Казаннын үзеннән. Сембердән, Әстерхан. Нижгар калаларыннан, хәтта Мәскәү. Петербургтан бик күп татар гаиләләре ризык тапкан. Алар, әлбәттә, аякларына юкә чабата кигән татарлар булмаганнар. Чабата өстерәп әллә кая бара алмассын. Анысы рас. дип уйлап куя Ногайбәк ага. Эмиграциягә киткән татар аягына читек- кәвеш кигән, ә вакытны, күкрәк кесәләреннән алтын-көмеш чылбырлары асылынып торган Швейцария сәгатьләренә карап билгеләүче затлардан булган. Телләрне дә яхшы белгәннәрдер. Чит-ят җирләргә аяк баскач та югалып калмаганнар. Табышлы, файда китерешле үз эшләрен башлап җибәргәннәр. Германиягә килеп төпләнгән «Бертуган Гәрәйләр* фасонлы матур, фетр эшләпәләр белән Германияне генә түгел, ә бөтен Европаны тәэмин итеп торганнар.
Туган-үскән илләреннән мәнгегә. кем белә, бәлкем вакытлыча гына аерылган бу төр татарлар югалып калмаганнар «Оча торган кошкайнын да канаты каерылган. Бер без генә түгел бит ул иленнән аерылган*.—дип җырлый-җырлый, күңел төшенкелегенә бирелми, ныклы тормыш корып яшәп киткәннәр.
Монын нәкъ шулай булуына Ногайбәк ага күп тапкырлар үз күзе белән күреп ышанды Кай тарафларга таба кузгалсалар да. әлеге гаиләләр, чиста тастымалга төреп. Коръән-Кәримне һәм татар китапларын алганнар Китап-Гал и җәнап алдында безнен татар бик борынгы заманнардан ук тез чүгеп, баш игән. «Бар гыйлем китапта*—дигән төшенчәне татар үзенен баласына әвәл-әвәлтеннән бишектә, күкрәк сөте имеп яткан чагында ук сендерә килгән Ногайбәк ага үзе дә. «китап сүзе*, «китап әйтә», «китап сүзе хак булыр», «башындагы сорауларга акыллы җавапларны китаптан эзлә!»—дигән сүзләрне Финляндиядә малай чакларында күп ишетте Ишетеп кенә калмады. Китап белән һәрчак янәшә булу, аны куенында йөрт> анын яшәү рәвешенә әверелде.
Яшеллеккә, кәстәнә, йөзем куакларына күмелгән бик матур һәм төзек Буживаль каласы Парижга терәлеп кенә тора Ул чорларда әле Петербургта Эчке эшләр Министрлыгында дәрәжәле чиновник булып торган танылган «зучы Иван Сергеевич Тургенев дәүлет йомышлары белән Франциягә еш килеп йөргән Шулай бер килүендә Франциянен
АЛЬБЕРТ ХЭСЭНОВ
танылган жырчысы меццо-сопрано П Виардо белән таныша. Аңа гашыйк була. Ике арадагы мөнәсәбәтләр озак еллар буена хат язышу белән генә төгәлләнми. И.С.Тургенев ахырда Франциягә бөтенләйгә күченеп килә. Буживаль каласында зур утар сатып ала. Соныннан, 1883 елда, шушында мәрхүм дә була. Русның бөек язучысы торган йортны соңыннан музей итәләр. Аны карарга Ногайбәк ага кызы Данәгөл белән килгән иде. Ул чакны йөзенә философ Сократ уйчанлыгы чыгарып: «Кызым, мәхәббәт дигән нәрсә өермә, цунами, әнә нинди көч-кодрәткә ия! Нинди кешене, яшәгән жиреннән тамырлары белән каерып алып, кая китереп куйган бит!»—диде. Бу минутта ул, әлбәттә, кызы Данәгөлнен татар егете Таһирга сүнмәс, шиңмәс, тутыкмас мәхәббәтен күз алдында тотты. Әтисе аны аңлаганга мен-мен рәхмәтен белдереп, Данәгөл анарак сыенды, үрелеп, сүзсез генә әп итеп алды. Заманында, хужасы исән чакта, язучы, артист, композитор, рәссам халкы өзелмәгән утар бүген бераз ташландык хәлдә. Аны чүкеч сугып сатмакчы да булганнар, алучы табылмаган. Язучынын үзеннән калган архивы исемлегендә Ногайбәк ага «Сак-Сок» бәете барлыгын да күреп исе китте. Тургеневның ерак бабалары татар булуын укып белә иде ул. Бу турыда аның музейда эленгән биографиясендә дә язылган. Андый чакта Ногайбәк ага югалып калмый инде. Үзенең кем булуы турындагы таныклыгын күрсәтеп, сораучы, кызыксынучы булса, кайтарып бирергә сүз биреп, музейны карап торучы ханымнан «Сак-Сок» китабын шактый кыйбат бәягә сатып та алды.
Ногайбәк ага, калтыранган куллары белән, жылысын сизгәндәй, сыпырып торды.
—Оныгым Галимҗанга бүләк!—диде.—Бөтен Китапханәм ана булачак!—дип өстәде аның бу гамәлен чак кына елмаеп, әмма хуплап торган кызына.
Күп телләрдәге китаплардан, гомер буена дисәң дә ялгыш булмас, Ногайбәк ага бик бай китапханә туплады.
Данәгөл «түтәлдәге кәбестәләр арасыннан» улы Жанны алып кайткач, ата белән кызының аралары сөйләп бирә алмастай тагын да якынайды. Оныгы тугач, Шөһрәт агай үзен бу дөньяда бер хәсрәте дә калмагандай хис итте. Маңгай тире белән җыйган мал-мөлкәтен васыять итәргә варисы бар. Үзе ун елларга яшәреп киткәндәй булды. Галстугын гына түгел, костюмын да көн аралаш алыштыра. Иртән эшкә киткәндә, аяк очларына гына басып, оныгы йоклаган бүлмәгә керә. Аны аркасыннан сөеп, дога да укып чыга. Эштә дә бер минут та артык тоткарланмаска тырыша. Хатыны Фәйрүзә апа да:
—Һәй-й-й, кызым! Әтиебезгә йомры бәхетле булу өчен шушы малай, йомры башыбыз гына җитмәгән икән!—дип бот чабып туймый.
Ногайбәк ага үзе дә сизә, әйе, ул бөтенләй башка Ногайбәк. Холкы үзгәрде, каз мамыгыдай йомшакланды. Ә уенчыкларны ташый гына. Алар белән бөтен ишегаллары тулып килә.
—Минем өчен бик татлы оныгым Галимҗан, зур үскәч, кем булырга теләсә, шул булсын. Әмма нәкъ үзем төсле эш сөюче, нигә алынса, шуны очлап чыгарлык, кулыннан эш килешле уңган-булган егет булып үссен!—дип шушы сүзләрен мен-мен тапкырлар кабатлый-кабатлый, аны үзе белән күп төрле һөнәрләргә өйрәтергә тырышты.
Марсель порты администрациясе махсус килешүләр нигезендә даими сәүдә, алыш-биреш алып барган эре фирмалар, йә концерннар белән дебитлар-кредитка бик үк туры килеп бетмичә, аңлашылмаучылыклар килеп чыкканда, Ногайбәк аганы чит шәһәрләргә, хәтта чит илләргә командировкаларга да җибәрә. Күп телләр белгәнлектән, ул мондый
58
ДАНӘГӨЛ
мәсьәләләрне бик жинел, унай хәл итеп кайта.
Бер елны аны балачагы, егетлек чоры кичергән Суоми иленә, ягъни Финляндиягә жибәрделәр. Андагы кан-кардәшләр арасында да урам себерүчеләр юк. Барысы да укымышлылар, зыялылар Ана теленнән башка тагын дүрт-биш тел беләләр. Бай-мул тормышта яшиләр. Телләрен дә, милли гореф-гадәтләрен дә бик кадерләп саклыйлар. Ногайбәк ага аннан күтәрә алганча татар җырлары язылган тәлинкәләр, китаплар алып кайтты. Бирәм дисәме колына?..
Берсендәме?! Кым-кырыс эш арасында аңа, әле яна гына суга төшерелгән караб—контейнерлар ташучы япон теплоходы капитаны мөрәҗәгать итте. Күп булса, утыз биш-кырык тирәләрендәге, җыйнак, какча гәүдәле, бик чибәр егет. Йөзенә йомшак елмаю кунган. Өстендә кыска җиңле ак күлмәк. Башында фуражкасы. Кулында сәгать.
—Сай-фут-дин!— дип, башта ике кулын күкрәк өстенә куеп торып, аннары гына сузды ул кулын Ногайбәк агага. Нәкъ японча чыкты инде. Кошлар да шулай бит: әйтик, кыр казлары, торналар, челәннәр, үрдәкләр, хәтта сыерчыклар да җылы якларга киткәндә аларнын көтүләре Марсель өстеннән дә узалар. Кошкайларнын монсу гына «кыйгак-кыйгак»—дип саубуллашуларын Ногайбәк ага күзендәге яшьләрен сөртә-сөртә озата. Язын кайтуларын күрү үзенә бер шатлык. Әллә кайдагы Африка. Австралия җирләрендә кышлаган төбәкләреннән, туган-үскән илләренә, балалар чыгарган ватаннарына, меннәрчә чакрым араларны узып, бернинди ориентирсыз-нисез кайталар бит бичаракайлар. Җанашларым, димәссеңме?! Юлда күп газаплар, югалтулар кичереп...
Галимнәр: кошлар алар юлда йолдызларны ориентирлары итеп кайталар, диләр. Галим булгач, нидер әйтергә кирәктер инде. Ярый да һәр кичне йолдызлар калкып торса. Күк йөзен болытлар баскан кичләр дә күп була бит
Әлеге чибәр егет, япон карабы капитаны, йөзендә елмаю саклап:
-Сай-Фут-Дин!—дип кабатлады. Аннары саф татар телендә:
—Ногай-бәк ага! Сезне күрүемә бик шатмын,—диде. Япон теплоходы капитаны саф татар егете булып чыкты.
—Атакаебыз Арифулланын, анакаебыз Зөһрәнең алты улы булып үстек,— дип сөйләп китте ул —Атакайларыбыз-анакайларыбыз вафат Ә без, аларнын балакайлары—барыбыз да исән. Агаларыбызнын дүртесе—сәүдәгәрләр. Токионың үзендә зур кибетләр тоталар. Кече туганыбыз Айнетдин—теш докторы. Үзенең клиникасы бар.
Татар да, берсен-берсе, әллә нинди шартларга эләксә дә, әлеге очар кошлар төсле, беркемгә билгесез ориентирлар, сыйфатлар буенча бик тиз эзләп таба.
—Мин узган килүемдә үк сезгә сүз катарга теләдем. Ләкин базмадым,— дип, ап-ак тешләре, юка иреннәре аша сүзләрен сайлап кына чыгарып, әмма кан-кардәш якынлыгын раслап сөйли күрер күзгә дә бик мөлаем егет Сәйфетдин. Агайны үз теплоходы бортына менәргә, япон чәе эчәргә кунакка дәште. Ногайбәк ага, әлбәттә, бик теләп риза бумы Өстәлдәге татлы ризыклар белән сыйланып, шапырма тиргәтешеп чәй эчкәннән соң, Сәйфетдин Куба портында «Муса Жәлил» исемле совет теплоходының икенче штурманы Рафаэль атлы шаян холыклы бер татар егете белән танышуын да сөйләп алды. Аннары каютасындагы электрон бикле сейфны ачты, бик кадерләп кенә, ак тастымалга ураган бер төргәк чыгарды. Аны кунагына сузды. Ногайбәк ага тастымалны үзенә бер тирән дулкынлану хисе белән сүтеп, анын эчендәге әйберне күргәч, чүт кенә һушын җуймады. Тастымал эчендәме!? Япониянең башкаласы Токионың үзендә, әле 1908 нче елда ук нәшер ителгән Габдулла Тукаебызның «Халкыбызның тел
59
АЛЬБЕРТ ХЭСЭНОВ
гәүһәрләре»1 дип исемләнгән калын гына китабын күрде. 1908 нче елда ук нәшер ителгән бит!
—Бу чакта сөйгән шагыйребез әле исән. Ул бит 1913 нче елда мәрхүм була,—диде Ногайбәк ага кулындагы чын реликвия китапнын битләрен саклык белән генә ача-ача.
—1908 нче елда ана әле нибары егерме ике генә яшь.
—Иҗатының чәчрәп чәчәк аткан еллары булса кирәк!—дип куәтләде анын сүзләрен Сәйфетдин.
Ногайбәк ага япон татары Сәйфетдин бүләк иткән китапнын беренче битен ачты. Анда ана балачагыннан ук таныш—«Туган тел».
— Безнен Казаныбыздан егерме мең чакрымнар ерактагы японнар башкаласына Тукаебызның бу әсәрләре ничек барып чыкты икән?—дип гаҗәпкә калды.—Мөгаен, ул чакларда ук ике арада сәүдә бәйләнешләре нык булгандыр.
— Кызыктырырлык товарын булганда, сәүдә өчен чикләр юк,—дип җөпләде аны Сәйфетдин —Ногайбәк ага. мин сезне үз каютама менә шушы бүләгемне бирү өчен чакырдым. Узган килүемдә үк сезнең укымышлы адәм булуыгызны күреп киттем. Бик теләп бүләк итәм. Без, Токиода яшәгән япон татарлары, балаларыбызны мәчетләребезгә йөртеп, телебезне үрәтәбез. Алар Тукайны да яхшы беләләр. Күңелдән ятлыйлар.
— Куш йодрык хәтле алтын кисәге бирсәң, белмим, алган булыр идемме әле, улым?—диде, үзе дә сизмәстән «улым» дип куйды Ногайбәк ага.—Ә бу зур бүләгеңне үзенә мен-мен рәхмәтләр укып алам. Җилкәннәренә һәрчак шәфкатьле җилләр генә өреп торсын. Амин!
—Амин! Амин!—дип җөпләде аны капитан Сәйфетдин.
«Хәсрәт хәсрәткә ошамый»ны Данәгөл дә әйткәли шул. Кирәк бит. диген. Үткән атнаны гына Жан велосипедтан егылып сул янбашын тайдырды. Сөякне урынына наркоз астында утырттылар. Олы яшьләрдәге, тәҗрибәле хирург калын итеп гипс салды. Бу көннәрдә тиктормас Галимҗанның әнисе дә, әби-бабасы да ут йоттылар.
—Улым, балакаем, менә шушы көннәрдә кинәттән генә әтиебез килеп чыкса!? Ник минем улымны карамагансыз, ни кисәткәнием, дияр. Ә мин ни диеп җавап бирермен?—дип сөйде улын әнисе бу көннәрдә —Кичә дә, иртәнге якта, монарчы синен белән барып йөргән Көтү, Сагыну, Өмет Кыясына басып, гаваньга кергән карабларны карап тордым. Корпуслары ап- ак итеп буялган океан лайнерлары да, теплоходлар да, җилкәнле караблар да Марсель портына күп керделәр. Менә шуларнын берсендә әтиебез барыбер килеп чыгачак. Барыбер!
Данәгөл ханымга бәлкем өзелеп сагыну хисе шундый иҗат дәрте бирәдер? Шушы арада гына ул тагын бер картинасын тәмамлады. Дөрес, үзе дә сизде, бу әсәрен ул елдан артыкка сузып, моңа чаклы мыскал да татымаган иҗади газаплар кичереп, әмма дә әлеге газаплардан үзенә бер татлы канәгатьләнү, күнел күтәренкелеге хисләре татып иҗат итте. Чын иҗат, талант иясе
1 Әлеге китапның бер данәсен бу юлларның авторы үзе дә күрде. Ул Дәүләт Куркынычсызлыгы Комитетының Татарстан бүлеге китапханәсендә саклана иде Аны шушы юлларның авторы күз алдында. Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач. Токиога барып урнашып, анда, япон контрразведкасының борын төбендә совет разведкасы резиденты булып унөч ел яшәгән Шамил аганың тормыш иптәше Ирина апа тапшырды Мөрхүмнен үләр алдыннан әйткән васыятен үтәп Чөнки Шамил ага - чыгышы белән Буа мишәре Ирина апа әлеге китапны Шамил аганың чекистлык таныклыгы һәм табельле пистолеты белән бергә тапшырды. Кызыксынучыларга 2002 елда Татарстан китап нәшриятында басылган «Кан үче» исемле китабымда легендар совет разведчигы Шамил ага Хәмзиннын Токиода эшчәнлеге турында язылган «Кабаланмый чара юк» дигән повестемны укырга тәкъдим итәм.
60
ДАНӘГӨЛ
кешеләрендә була торган халәттер инде ул. Карл Брюллов, рәссамнар башкаласы Римгә укырга, профессионат осталыгын үстерергә килә. Байтак вакытлар, тегендә сугылып, монда буталып, үзен-үзе таба атмый йөри. Рим аны кабул итми сыман тоела ана. Аннары үзен Олимп тавынын ин биек баскычларына кугәргән «Помпейнын сонгы көнен» нибары унбер ай эчендә язып куя. Айлар буена беркая чыкмыйча баш күтәрми эшләп. Әлбәттә, әсәрне язарга керешкәнче, кулына мольберт, пумалалар азганчы, ике еллар чамасы бик көчле әзерлек алып бара, материат туплый.
Опост Ренуа премиясенә лаек рәссамга, башкача булуы да мөмкин түгел дипме, Данәгөл үзенә планканы тагын да югарырак куйдымы? «Шомлы бәхет»не ул, еш кына бер урында таптаныбрак, мольбертындагы буяуларның кайсын кая салырга урын тапмыйча, хәтта бераз каушау хисе дә кичереп язды. Күрер күзгә, чиертсән, уалып, кочакка салсаң, эреп китәрдәй җыйнак гәүдәле мадам Данәгөл Ногайбәк-Туктамышева көчле рухлы затлардан иде. Аны аяк чалып кына аударырмын, егармын, димә. Үзе сайлаган юлдан да—шулай ук! Әлеге картинасын язганда туган каршылыкларны да, болар барысы да вак хәсрәт, вакыты җиткәч, бар буяулар да полотнода үз урыннарын табарлар, дип кенә карады. Хәер, ул шунысын да яхшы белә, олы сәнгатьтә бер генә әсәрдә, булсын Виктор Погонын «Парижнын Богоматерь соборы» романы, вальслар гение Иоһан Штрауснын «Вена урманы әкиятләре», Карл Брюлловның «Помпейнын сонгы көне» картинасы, Илья Репинның «Иделдә бурлаклар»ы да, авторлары тарафыннан тик үзләре генә татыган иҗат газаплары кичерми кат-кат яна вариантлар эзләп, искеләрен ертып ташламый гына язылмый, һичшиксез шулай!
Әйе, Данәгөл ханым әлеге әсәрен «Шомлы бәхет* дип атады, һич икеләнүсез. Бәхетнең кайсы да, олысы да, хәтта кечкенәсе дә, аны татучы күңелендә борчу, шом тудыра. Бәхеткә юлыккан һәр зат, «бу татлы алманы», язмыш хәзрәтләренең миңа усал ният белән бирүе түгелме, монын ахыры начар булмасмы, дип куркып, шикләнеп, шом белән кабул итә.
Автор һаман да импрессионизм, иҗатына баш игән остазы Ренуар таләпләренә тугры калып, полотносында кечерәк кенә урман яланы бирде Кулына пумаласын алса, Данәгөлнен исенә остазы әйткән сүхтәр төшә. Огюст Ренуар тәмам олы яшьләргә җиткәнче яшәгән. Житмеш яшьләрендә анын бармакларын раматиз сара. Аларны берсе өстенә берсе атланган тавык тәпиләре хәленә китерә. Ренуар хәтта шул хәлдә дә кулына һәр көн мольберт ала. Сул кулы белән ун кулына ярдәм итә.
—Э-Э...ЮК, юк! Бер генә көнем дә эшсез узмаска тиеш!—ди ул үзенә-үзе.
Зур, танылган мастерның хәлен белергә анын мастерскоена кергән берәү:
—Кадерле маэстро, нигә сон шул кадәр үҗәтләнәсез? Сезне бөтен дөнья таный. Картиналарны да аз язмагансыз. Алар ин танылган музейларнын байлыгы, горурлыгы,—ди.
Чираттагы картинасын ясау белән мәшгуль маэстро:
—Кадерлем, минем өчен шушыннан да зур ләззәт юк бит!—дип җавап бирә. Бераздан:
—Аннары. Мин үземнең шушы халәтемне зур бурычымны үтәүгә охшатам,—дип өсти
Сиксән яшьләрен тутырып килгән маэстро әлеге сорауларны бирүчегә елмаеп текәлә.
—Кеше дигәнеңнең татырдай, кичерердәй ләззәте, кичекмичә түләргә тиешле бурычы да калмаса, ул чакта ни дип кенә яшәргә'*—ди
Рамга тарттырылган киндер тукыма битенә төшерелгән һәр тамчы буяу маэстро күңелендә канәгать калу, ләззәт хисе кичерү тудыра бит Монысы
61
АЛЬБЕРТ ХЭСЭНОВ
инде маэстро Ногайбәк-Туктамышеванын үз-үзенә таләбе. Ул ясаган урман яланы читендә—сихри тын күл. Алан читендә, куаклар арасында, һәр чыбыгын томшыгына ташып, хужасы тарафыннан бик хасиятләп ясалган оя. Оя читендә—хуҗалары дөньяга чыкканлыктан бушап калган йомырка кабыклары. Тамашачы аларны күрү белән санаячак. Алар сигезәү. Димәк, алардан сигез бәбкә чыккан.
Алгы планда—Ана үрдәк үзе. Анын шатлыгы, сөенече тышына чыккан. Ничек сөенмәсен! Көнен дә, төннәрен дә күз керфегенне какмый сигез бәбкә басып чыгар да, сөенмә, шатланма, имеш. Бу бәхет күпләргә татымый. Ул ике канатын як-якка җәйгән. Ана үрдәк, хәер-фатихасын биреп, балалары-бәбкәләре аларнын моннан сон даими, судан чыкмый яшәү, көн итү урыннары булачак мохиткә алып килгән. Бу минутларда Ана үрдәк кичергән хисләрне анлавы кыен түгел. Ана балаларына иминлек, бәхет тели. Ә балалар—кемдә дә балалар. Аларга шаянлык хас. Әнә бәбкәләрнең суга кергәннәре, әниләренең киңәшләрен тынлап та бетерми, уйнап-шаярып алмакчылар. Су бик рәхәт урын икән ул. Теләсән, йөз, теләсән, чумып кит. Ә икесе, Ана үрдәкнен төпчекләре, йомыркадан сонрак борнаганнары булса кирәк, монарчы аяк басмаган, бераз серлерәк тоелган су стихиясенә кереп китәргә базмыйчарак. бераз чытаеп торалар төсле.
Бер күз салу белән «Шомлы бәхет» күнелдә нечкә хисләр уята. Нәкъ импрессионистларча. Автор үзе сайлаган кыйблага тугры калган. Әмма бу мизгелләрдә эче тулы шатлык кичергән Ана үрдәк бәхетенен шомлы булмавы мөмкин түгел. Әнә аулак, тын урман яланы өстеннән ак эзләр калдырып, колак тондырган авазлар чыгарып, самолетлар, һава лайнерлары очып торалар. Аланнын аргы башына бер сунарчы инде килеп тә җиткән түгелме сон? Әйберләрен бушата. Агачка ау мылтыгын чыгарып сөягән. Хужасынын машина бушатып бетергәнен көтеп, үрдәк ауларга өйрәтелгән спаниель ятып тора...
Бер карасан, хөрмәтле авторнын бу картинасында алай искитәрлек берни дә юк. Әмма тимер-бетон-пыяладан бастырган шыксыз йортларда яшәп, бар төшенә асфальт түшәгән урамнарны, мәйданнарны таптарга күнеккән тамашачылар күңелендә шундук җылы хисләр уята. Су читенә баскан Ана үрдәкнең шомлы бәхетен тамашачы үзенеке дәрәҗәсендә кабул итә.
Мадам Данәгөл Ногайбәк-Туктамышева бу әсәрен Марсель рәссамнарының һәр елны була торган күргәзмәсенә куйды. Әлбәттә, мине дөрес акларлармы, дигән шикләнү хисе белән. Ул хисне аны бар ижат кешесе кичерә. Шунсыз иҗат юк. Шунсыз бер урында таптану, янәдән велосипед уйлап табу гына башлана...
Шушы, беренче карашка гап-гади сюжетка корылган картина алдына баскан һәр кеше. Ана үрдәк күңелен биләгән шөбхәле проблемалардан ераккарак атлап, үзенә шундый сорау куярга мәҗбүр. Үзебез дә шушы табигатьнең, шушы мохитнын балалары. Ә безне алда нәрсә көтә? Елдан-ел шәһәрләр үсә, кинәя. яна мәйданнарны билиләр. Кичә генә ал, кызыл, зәңгәр чәчәкләр үсеп утырган, берсеннән-берсе матур күбәләкләр очкан, бал кортлары бал җыйган болыннарда очы-кырые чиксез аэродромнар калка. «Монарчы кеше аяк басмаган» дип төртелгән тау сыртларын, төпсез сазлыкларны, кара урманнарны ерып юллар уза. Туган як кырларыбызны, урман-суларыбызны бизәгән кош-кортларыбызга, кыргый җанварларыбызга гына түгел, үзебезгә яшәргә, иркенләп бер сулыш алырга тын почмак каламы соң?
Марсель—илле миллионнан өстә халкы булган Франция дәүләтенең Париждан кала иң зур шәһәрләре. Анда дистәләрчә чиркәүләр, костеллар, мәчетләр, синагогалар бар. Урманнарны, скверларны истәлек һәйкәлләре бизи, чат саен музейлар, антиквар салоннары Бик югары дәрәҗәле уку йортлары күп. Марсель—Урта дингез бассейнында ин зур сәүдә порты
62
ДАНәгел
булганлыктан, алыш-биреш, ике як өчен дә отышлы сәүдә проблемаларын хәл итү белән мәшгуль дистәләрчә илләрнен консуллыклары белән тулы. Марсель портына көн аралаш кереп торган сәүдә карабларыннан тыш, бирегә—тулы мәгънәсендә зур культура үзәгенә, планетанын барча почмакларыннан сәяхәтчеләрне, дөнья гизүчеләрне, туристларны төягән океан лайнерлары да килеп торалар.
Марсель публикасы—бик нечкә зәвыклы публика. Зур сәнгатьтә шулай бит ул. Бәлкем син шедевр тудыргансыңдыр? Әмма ул тамашачының кабул итүе белән бәйле. Анысы инде публиканың зәвык дәрәжәсеннән тора. Көндәлек тормышта сәер хәлләр дә очрап куя. Соңыннан вальслар короле дәрәжәсе алган, бар музыкасы тормышны сөю, кешеләрне шатландыру ноталары белән тулы Иоһан Штраусның бүген исә ин-ин тантаналы кичәләрне бизәгән искиткеч әсәрләрен, Вена публикасы беренче чорларда танымаган, бөтенләй кабул итмәгән. Аның үлемсез «Вена урманы әкиятләрен», «Зәңгәр Дунай» вальсларын балаганнар, исерекләр тулы төнге таверналар, кабаклар өчен генә яраклы пүчтәк нәрсәләр, дип кенә санаганнар.
Марсель публикасы да шулай: операмы, симфонияме, яна романмы, яисә танылган рәссамның яна картинасымы, кабул итсә—итә, итмәсә—барынны да белми.
Данәгөл дә «Шомлы бәхет»не күргәзмәгә кыяр-кыймас, хәтта бераз шикләнү хисе белән тапшырган иде. Берәр атнадан күргәзмәгә керсә, фикер теркәү өчен куелган кызыл бәрхет тышлы альбом битләре «Шомлы бәхет» кә карата әйтелгән иң җылы хисләр белән тулы мин синайтим! Жюри әгъзалары да газеталарда аны күтәреп мактап язып чыктылар.
Шундый шатлыклы мизгелләр кичереп яшәп ятканда, Ногайбәк агаларга Париждан шалтыраттылар. Совет илчелегеннән. Телефонга мадам Данәгөлнен килүен сорадылар.
—Мадам Данәгөл, Сезме? Онытмаган булсагыз, Игорь Наумович бу. Ни хәлләрдә яшәп ятасыз?—диде тегесе һәр сүзгә җитди кешеләрчә генә хас басым ясап.
—Тавышыгызны ишетүемә бик шат, хөрмәтле Игорь Наумович!
— Башкалабыз Мәскәүдәге Третьяков галереясенен йөз еллыгы якынлаша. . Сезне шунда чакырабыз!
13
...Мордовиянең Зубово-Поляна районындагы шәһәр тибындагы Потьма поселогында Таһир Туктамышев «Политик тоткыннар төрмәсе*ндә инде бишенче елын утыра. Таһирны бирегә, бер вагонда, Габбас Чанышев исемле татар егете белән бергә китерделәр. Габбас—кырык-кырык бишләр тирәсендәге, озын буйлы, какча гәүдәле, сөйкемле йөзле ир уртасы Тормыш сукмакларында очрашкан кешеләренә Таһир бер карау белән тиешле бәясен бирергә өйрәнде. Габбас кайчакларны татарча матур итеп җырлап җибәргәли. Коммунист булган. Лубьян урман техникумын тәмамлаган. Чаллы районында өлкән механик булып эшләгән. Көр күнелле, тормыштан гел яхшылыкны гына көтеп яшәве белән дә Габбас искитмәле матур кеше.
—Габбас, дөресен генә әйт әле, син атаклы совет генералы Якуб ага Чанышевлар нәсел-нәсәбеннән түгелме сон? Үзен менә «Особо опасный государственный преступниклар» йөртүче поездның пассажиры иден —дип ике-өч сорады аннан Таһир
—Каян киле-е-егг .—дип суза Габбас жавабын.
«Дәүләтне аеруча зур күләмнәрдә урлашып, төп башына утырткан өчен* дигән статья белән ана «назлап-кадерләп» кенә, армый-талмый урман
вз
АЛЬБЕРТ ХЭСЭНОВ
кисәргә «путевка»ны ундүрт елга биргәннәр.
—Әле дә шуңа сөенәм, ундүрт ел гына бирделәр. Прокурор, комсыз баш, мине «экономик диверсия» маддәсе белән гаепләмәкче иде. Булдыра гына алмады. Ул маддә белән япсалар—егерме биш ел!—дип сөенеп сөйли Габбас.
Түбән Кама су саклагычы төзелә башлагач, су басасы җирләрдәге урманны кисү эшләрен производство алдынгысы, КПСС әгъзасы, коммунистик хезмәт ударнигы Габбас Чанышевка йөклиләр. Очлары белән күккә төбәлеп утырган калын урманны су төбендә калдырып булмый бит инде. Кисәргә кирәк.
—Һәркайсыннан җилкәнле караблар өчен бер дигән мачталар ясарлык чат чәерле, шәм кебек төз наратларны кистереп, малай, штабельләргә салдырам. Үзебез әлегә хатыннын әниләрендә, иске генә бер йортта яшәп этләнәбез. И-их, шушы «шәмнәр»дән тугыз метрга тугыз метрлы итеп, үземә дә бер бура буратасы иде!—дип әйткән чакларым күп булды. Толстойның Ясная Полянадагы йортыннан ким чыкмас иде ул. Намус саклыйм, сорамыйм. Сорасам да, бирмәсләр, дим. Ә Казаннан, тугыз-унбер метр озынлыктагы прицеплар тагып килгән «МАЗ»лар бу «мачталар»ны каядыр ташып кына торалар. Миңа өстән, үзебезнең Урман хуҗалыгы Министрлыгыннан, шулай куштылар. Синен эш—аларны тоткарламый озатып тору, диделәр. Карыйм, накладнойлары да болай дөрес төсле. Штамп-печатьләре дә сугылган. Җитмәсә, ашыктыралар. Су баса башлаганчы, булачак «дингез» урыны чип-чиста булырга тиеш, диделәр.
Чынында исә алар ялган бер оешмадан булганнар. Накладнойлары да фиктив икән. Кыңгыр эш кырык елдан да беленә, диме? Көннәрнен берендә боларнын эзләренә төшкәннәр. Эләктергәннәр. Накладнойларда—минем кул. Үз башына килмәсә, белмисең икән. Безнең суд системасында—бардак! Тикшерүләрнең дә очы-очка ялганмый. Барыбызны да бер тарак белән тарап, мине дә утыртып куйдылар,—дип өстәде Габбас.—Прокурорның да мина бигрәк комсызы, тук мәче төсле ваемсыз чырайлысы эләкте. Суд эскәмиясенә утыртучыларга «елларны» сибә генә. Үземә каламы сон дип тә уйламый. Сәдака өләшәм дип уйлыймы? Тыңкыш борын, муенын кыскан яна күлмәк якасын симез бармаклары белән бушайта-бушайта, мина егерме биш ел сорап маташты бит, бурсык. Ә өйдә—өч балам. Дүртенчесе—әнисе карынында. Үзебез кыз көткәниек тә, тагын малай алып кайткан. Ярар, бәхете белән туган бала булсын! Хат белән фотосын салганнар. Әнисе итәгендә түтәлдән генә казып алган шалкан кебек тәгәрәп ята. Таһир, син ничек уйлыйсын? Нүжәли мине монда ундүрт ел тотарлар икән? Нүжәли берәр ниндиерәк амнистия-мазар булмас икән? Минем бит, ныклап торып тикшереп карасан, мыскал да гаебем юк. Бүрәнә озаткан кешеләрнең берсен дә белмим. Алар белән аралашмадым. Йөзләрчә гектар мәйданда кистергән урманнан өемә бер генә чыбык та күтәреп кайтмадым. Ә Гөлнәзирәм ул дүрт малайны берүзе ничек аякка бастырыр?
Төрмә башлыклары Таһирлар барагыннан бер почмакны аерым бүлеп алдылар. Чаршаулар элеп, яна карават-өстәл, суыткыч куйдылар. Кемне китерәләр, бик важный персонадыр, мөгаен, дип көтсәләр, кулына җинелчә генә дипломат тотып, чал чәчле, авызы тулы алтын тешле бер агайны китерделәр. Үзенә тәкъдим ителгән почмакны килештереп:
— Нәрсә?! Притензиям юк. Монда яшәргә була. Алдан ук әйтәм, приговорда күрсәткәнчә, егерме ел түгел,—диде ул аны озата килгән прапорщикка. Мәскәүнен «Прага» ресторанының элекке директоры булып чыкты ул. Үзен. «Моисей Львович Ромм!»—дип таныштырды.
64
длнэгел
— Егетләр, таныш булыйк әле. сез барыгыз ла минем кебек: «Особо опасный государственный преступниклармы* сон? Мине, бөтенләй авторитетымны төшереп, вак-төяк кесә караклары, стоянкалардан машина урлап китүче малай-шалайлар арасына китереп тыкмадылармы'’—шул булды анын баракка кереп, караватына утыргач әйткән беренче сүзе.
—Болары тагын ниемә хажәт!—дип, аны башкалардан аерган чаршауларны да йолкып алды. Моисей Львовичнын да статьясы—«Совет дәүләтен аеруча зур күләмнәрдә урлашып төп башына утырту, илдә экономик хаос тудырырга тырышу» икән.
—Бот арасына утлы күмер сибәсе нәрсә, мине хөкем иткән судьянын күзендә мыскал миһербан әсәре юк. Юкса, күкрәгендә ике вуз бетергәнлеккә «поплавок»лар балкый. Андый юрист йөрәгендә миһербанлык хисе икеләтә артык булырга тиеш иде. Ә ул мина, алтмышын тутырып килгән агасына, совет сәүдәсе алдынгысына, күзен дә йоммый, егерме ел чәпәде дә куйды. Әйе, минем «Прага» рестораны, Мәскәүнен клиентлар ин күп йөри торган жәмәгать туклану объектларының берсе иде. Булмаска, клиентларыбызны да по высшему разряду каршы алдык, сыйладык. Конечно, үзебез дә сыйландык. Нәрсә ул кызыл, кара уылдыклар!? Политбюро әгьзаләре өчен генә мәллә?
Моисей Львович шаян телле, кыю фикерле, беркемнән куркып-нитеп тормыйча үз сүзен сөйләүче, дөньяны күп күргән агай булып чыкты. «Особо опасный җинаятьчеләр» утырган төрмәгә ул Мәскәүдәге сонгы яңалыкларны, яшәү дәрте, алдагы көннәргә тик өмет белән карау хисе алып килде.
—Совет хөкүмәте алдында мыскал да әҗәтемне катдырмыйм дисәм, мина бит сиксәнгә кадәр яшәргә туры киләчәк. Иртәрәк чыгу юлын карыйсы булыр,—дип сөйли ул, әле бер, әле икенче күзен хәйлә белән кысып алып.—Әле бит балаларымның назын татып, үзем исә оныкларымны иркәләп тә яшисе бар!
Аның килүенә атна-ун көннәр уздымы икән, лагерьдан йөз метрлар гына уйсу җиргә, пыр-пыр килеп, вертолет төшеп утырды. Иректә калган дуслары Моисей Львовичнын хәлен белергә килгәннәр икән. «Прага» ресторанының элекке директоры, зонадан читкә чыгып, дуслары янында чәй эчеп, кәеф- сафа корып, алты-җиде сәгатьләр булып керде. Аны озата йөргән прапоршик Ковтун, баракка бер зур кәржин белән бик тәмле пироглар, кызыл уылдык консервлары, кофе-чәй, кыйммәтле дарулар күтәреп кертте
Әлеге вертолет, Ромм агайның хәлен белергә, таш яуса да, аена бер утыра башлады.
Баракта төннәр ай-һай озын. Декабрьнең бер төне бер елга тиңдәй озын тоела. Тоткыннар арасында, «никадәр аз сөйләсәң, шул кадәр гомерле будырсын» дигән акыллы кисәтү яшәсә дә, йокысыз төннәрне телен үзеңдә сизмәстән ачыла. Баштан узган хәлләр, иректә калган сөйгән ярлар турында сөйләп кую ни дип гаепкә саналсын? Көтмәгәндә генә эченне бушатып куясын да, соңыннан сина гына түгел, сине тыңлаучыларга да рәхәт булып китә. Үзенен башыннан үткәннәрне Таһир да сөйләми калмады
Кем ни-нәрсә турында сөйли, искә төшерә башласа да. сүз бит чәнечкеле чыбыклар белән әйләндереп алынган зонанын тышында, иректә бара. Төннәрен ачылып сөйләп китүләр барысы өчен дә шул ягы белән кадерле.
Моисей Львович ничектер беренче көннәрдән үк Габбас Чанышевны якын күрде. Габбас үзе дә бик ипле, йомшак, саф күнелле, итәгатъле кеше Һәркемгә ярдәмчел. Габбас та ана үз биографиясен сөйләп бирде. Аны дикъкать белән тыңлаганнан сон, Моисей Львович кулындагы сигаретын сүндереп
—Э-э, сынок, с тобой жестоко поступили. Пусть сидят те, кто воровал А ты здесь причем? Справедливость должна восторжествовать Я на волю своим адвокатам передам, чтобы твое дело подняли. вновь пересмотрели
з. .к у . м
в&
АЛЬБЕРТ ХЭСЭНОВ
А сам, сынок, готовься, через месяц будешь дома!—диде. Габбас исә:
—Что вы говорите, дорогой Моисей Львович! Хоть бы срок малость сократили...—дип, үз колакларына ышанмады. Ул гына түгел. Барактагыларнын барысы да!
Таһир белән Габбас пилорамнан чыккан такталарны өеп маташалар иде. Моисей Львович белән теге сөйләшүдән сон ай ярымнар чамасы узган иде. Баш очларындагы репродуктор телгә килде:
—Габбас Чанышев, срочно с вешами на выход!—дип кабат әйттеләр. Чөнки бу мәсьәләдә зона-лагерьларда «тимер» закон яши. Төрмә администрациясенең ирекле кешене бер генә сәгать тә тоткарларга хакы юк. Монын өчен аерым статья каралган. Зонада Габбас барысы белән дә саубуллашып, баракларына таба атлады. Аннары:
—Моисей Львович, мин мәңге рәхмәтлемен. Менә бит. . Нинди мәрхәмәтле кеше булып чыктын. Мәнге исән-сау бул, мәңге яшә, хөрмәтле агай,—диде.
Габбас Чанышев Таһир белән аеруча җылы саубуллашты.
—Алла бирсәме, Таһир! Тормышнын бу үтә әче шулпаларын туйганчы, тәмам гарык булганчы татып карадык. Анын татлы шулпаларын да татырга хакыбыз бардыр бит!? Алдагы көннәрдә яшәп тә карарбыз әле, боерса. Менә күрерсең!—дип, ана өй адресын бирде, бернигә карамыйча, хат язышып торырга булдылар.
—«Туктамышев. с вешами немедленно на выход!»—дигән сүзләрне тиз көннәрдә сина да ишетергә язсын, әйбәт егет! Сина кулымны шундый теләкләр белән бирәм, Таһир,—диде янә Габбас —Менә иреккә чыгып, балаларымны күреп, бераз баш-күз генә алыйм. Синен эшенне янадан карату артыннан үзем йөри башлыйм. Гаделлек дигән нәрсә бар икән бит бу гөнаһка баткан дөньяда! Шулай булгач, нигә аны үзебез җин сызганып эзләмәскә, тапмаска?
Чанышевтан сон, Ромм агай үзе дә озак утырмады. Ул Бөек Ватан сугышы ветераникән. Орден-медальләре дә бар. Фронтта ике тапкыр контузия алган. Йөрәгендә аритмия. Яше дә олы. Кылган җинаяте дә «особо опасный государственный преступник» дәрәҗәсендә үк түгел икән. Әз-мәз урлаштырган, дус-ишләре белән кәеф-сафа корып яшәгән, иртәнге чәен дә, ак ипи өстенә кара уылдыкны башка совет кешеләренә караганда калынрак ягып, эчкән-ашаган. Ашаса инде, кулында булгач. Ул бит ресторан директоры!
Киткән чакта Таһирга да:
—Сынок, синең «Эш»еңдә дә ак җепләр белән теккән җирләр бик күп. Теге кичтә мин сине дикъкать белән, исем китеп тыңладым. Сине бит, улым, бөтенләй кылмаган җинаятьләрдә гаепләп утыртканнар. Алар кулында раслардай бер материал да юк. Үзеңне дә әйтер идем. Шуна риза бул ганс ы н, —диде.
—Шунын өчен дә бит судья, прокурор сораган егерме биш елны тулысы белән түгел, ә унике ел гына бирде,—диде Таһир, хәтта бераз елмая төшеп.
—Ә унике елы нәрсә өчен? Биш елыңны нәрсә өчен утырдың? Үзен болай кин кругозорлы, укымышлы гына егет. Һәрхәлдә, күнелдә шундый фикер тупланды. Суд хөкемен көтеп одиночный камерада биш ай утыргансың, обвинение кулында булган. Шунда соң, сине гаепләүче прокурорның бар сүзен юкка чыгарырлык чыгыш хәзерләгән булсан! Үзеңне үзен якламасан, бу кансыз дөньяда сине кем якласын!?—Моисей агай гайрәте чигеп, өметсезлеккә ымлап кулын селкеп куйды:
ДАНӘГӨЛ
—Без дә яшибез инде дөньяда! Бойняга куган сарык көтүеннән мыскал да аермабыз юк, шайтан алгыры! Озын сүзнен кыскасы шул, Таһир улым. Кешеләргә, иптәшләренә карата яхшы, йомшак мөгамәләдә булуын, әдәпле яшәү рәвешен белән кереп каласын Моисей аган күнеленә. Янында синдәй егетләр булу—үзе үк күңелдә якты өметләр уята. Без, фронтовикларнын. яраткан сүзе бар: «Синен белән дошман тылына разведкага, «тел» алырга икеләнми барырга була!»—дип бәялибез кешеләрне. Син ышанычлы егет, дустынны ин авыр хәлендә дә юлда ташламаячаксың. Безнен, фронтовикларнын, кешеләргә карата бирә торган ин югары бәясе бу. Син дә аны. миннән, ихтирамыңны саклап, кабул ит. Бер баракта яшәгән, озын төннәрне уздырган көннәребездә сина карата туган хисләремнең нәтижәсе шул: синен белән «тел» алырга барырга хәтта бүген дә икеләнми китәр идем!
Үзара мөнәсәбәтләрен никадәр якын булса да, төрмә шартларында ул кадәр «күнел йомшаклыгы», яисә күз яше күрсәтү юк. Бу—тыелган гамәл. Ә Моисей Львович:
—Кил, сынок, бер кочыйм үзенне!—дип колачын жәйде, Таһирны кочып та алды, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер бу мөлаем агайнын әлеге гамәлен аны озатырга чыккан тоткыннарның барысы да килештерделәр
—Эшеңне янадан карат. СССР Верховный Советына апелляция яз. Чыгыйм гына әле, бу эш белән үзем дә мәшгуль булырмын. Таһир, улым, бу дөньяда Моисей аган барын беркайчан онытма! Ул сине яратты, ихтирам итә... Иректә, бәхет чаткылары тулы йөз белән... Очрашырбыз әле!
14
—Кадерле Игорь Наумович, күңелгә якын тавышыгызны ишетүемә бик шатмын. Ничә тапкырлар шалтыратырга, хәлегезне белергә ниятләнеп тә, килешмәгән эш булмагае, дидем, ул уемны алга калдыра килдем,—дип, шатлыклы тембр белән Данәгөл сүз барышын үзе «иярләде*.—Без, Франция рәссамнары, агалы-энеле Павел һәм Сергей Третьяковлар нигез салган Мәскәү сәнгать Музее турында шактый тирәннән хәбәрдар Ленинградтагы «Эрмитаж»ны да яхшы беләбез. Третьяков залларын. Леонардо до Винчи, Рафаэль, Микеланджело, Тициан, Эль-Греко, Рембрандт кебек генийлар тудырган шедеврларның төп нөсхәләре белән бергә, бүгенге бик күп сәнгать осталарының әсәрләре дә бизи. Сездә, әле 1917 елда булган революциягә кадәр үк. анын тупланмаларында дүрт меннән артык рәсем сәнгате, скульптура, фарфор, бронза, керамика, икона төрләре тупланган була. Әле менә соңгы елларда гына Халыкара рәссамнәр ассоциациясе «Белешмә»сендә: «Третьяков галереясе» залларында илле биш меннән артык шедевр тупланган, дип күрсәтелә
Телефон трубкасында Игорь Наумовичнын:
-Мадам Данәгөл. алдыма куйган бурычымны үтәүне Сез бермә- бер жиңеләйттегез!—дигән тавышы ишетелде —Тасвирлау сәнгатенен Бөтендөнья күренекле осталары катнашы белән безнен илдә узачак тантанага Франциянең танылган жиде рәссамын чакырдык. Әлеге исемлеккә, үзегездән рөхсәт тә сорап тормыйча. Сезне дә теркәдем Каршы түгелсездер бит?
-Кадерле Игорь Наумович! Бик теләп, бик теләп! СССРда, анын башкаласы Мәскәүдә булу—минем күптәннән башымда булып та. тормышка ашыра алмый йөргән якты хыялым. Сезгә булган хөрмәтемне, мен-мен рәхмәтемне ирештерергә әлегә юлларын тапмыйм Минем Сезне кочып- кочып үбәсем килә, мәрхәмәтле Кеше'
-Мадам Ногайбәк-Туктамышева” Сездәй чибәр ханымнын кочагына эләгеп, мин шунда ук инфаркт алмаммы сон?—Игорь Наумовичнын
жинелчә генә көлүен ишетте Данәгөл.
—Хөрмәтле кунакларыбыз Мәскәүгә атна башында очачаклар,—дип дәвам итте СССРның Франция республикасындагы илчелегенең мәдәният- музыка-сәнгать бүлеге башлыгы И Н.Базилевский—Сезгә юлга җыенырга тагын өч көн кала. Шәт, өлгерерсез бит? Мин аңлыйм, срок зур түгел. Чөнки кайбер ханымнарга театрга җыену өчен дә—өч көн бик тар... Аннары ул күп мәгънәле итеп:
—Калганын безгә килгәч, күрешкәч сөйләшербез. Берүк соңара күрмәгез!—диде.
—Улым Жанны да алсам буламы?
—Теге чакта минем белән ирләрчә кул биреп күрешкән матур малайнымы? Ана хәзер ничә яшь?
—Җидене тутыра.
—Мөмкин. Бу киңәшне сезгә үзем дә бирмәкче идем. Ул чакта—безнен илчелектә күрешкәнгә кадәр—сау булыгыз!
Көтмәгәндә өстенә ишелгән бик сөенечле хәбәрдән Данәгөл шатлыгын тыя алмыйча: «Бик теләп! Бик теләп!»—дип ышандырса да, офисыннан өйләренә кайтса, җидене тутырып сигезенче яшенә чыгып барган улы Галимҗан «ут эчендә» ята. Дәү әнисе белән шәһәргә чыккан җирләреннән, иң тәмле ризыкларның әле тегесен, әле монысын татып йөреп, берьюлы өч туңдырма ашаган Оныгы ни сораса, бер карусыз шуны эшләргә әзер дәү әнисе кечкенәдән ук туңдырмалар яраткан Жанны тыя алмаган күрәсең
Хәзер менә тамагы ялкынсынган—«ут эчендә» ята. Мондый хәлдә кайсы ана шундый ерак сәфәргә чыга алсын? Данәгөл мең-мең кат гафу үтенеп, илчелеккә шалтыратты. Бу юлы анын белән, бераз карлыкканрак тавыш белән, әмма һәр сүзендә теләктәшлек интонациясе сиздереп, бер ханым сөйләште:
—Мадам Данәгөл, борчылмагыз. Барыбызда да була торган хәл. Игорь Наумович делегация белән Мәскәүгә очты. Документларыгыз менә алдымда. Барысы дә тәртиптә. Улыгыз терелгәч, килерсез. Чакыру үз көчендә кала,—диде.
Өч-дүрт көннән Жанның хәле рәтләнде. Дәү әтисе аңа җәя белән ук ясап биргән иде. Җәяне үз бакчаларындагы чия агачыннан ясады. Әйбәт чыкты, укны бик еракларга очыра. Ногайбәк ага, бер фанера кисәгенә акбур белән түгәрәкләр сызып, оныгына мишень ясап бирде. Әнә, бабалы-оныклы ике сабый ишек алдында шул мишеньга ук атып уйныйлар.
Данәгөл, Жанны да ияртеп, СССР илчелегенә бер атнага соңарып килде. Бәхетләреннән, бүген төштән соң, «Лиссабон-Париж-Берлин—Мәскәү» маршруты белән атнасына бер регуляр рейслар ясаучы Германиянең «Люфтвоффс» компаниясе очкычлары Мәскәүгә оча икән. Илчелекнең Курьер егете аларны Бурже халыкара аэропортына машина белән озатып куйды. Башына саламнан үргән сомбрерро—эшләпә кигән, өс-башын да нәкъ аларча киенгән Жан, үзен Америка индеецларының ин көчле кабиләсе-апачилар башлыгы итеп сизә. Аркасына дәү әтисе ясап биргән җәясен аскан. Кынында ике-өч угы да бар. Янына килеп, авыр сүз әйтмә! Кыныннан угын алып, җәясен шунда ук йөрәгеңә төбәр. Курьер егет Жанның бу килеш-килбәтен килештереп:
—Минем дә, нәкъ Жан яшендә булыр, кызым бар. Алсу исемле. Ул безнен курчаклар белән җенләнә. Бөтен квартирабызны курчаклар басты инде!—диде.
Моңа кадәр француз телендә сөйләшеп килгән җирләреннән кинәттән татарчага күчеп, Данәгөл ханым әлеге егеттән:
—Сез әллә татар егетеме?—дип сорады.
68
ДАНӘГӨЛ
— Мине илчелектә Самоэль дип йөртәләр. Чын исемем Исмәгыйль минехг Татар гына түгел, Татарстаннын башкаласы Казаннын үзеннән мин. Хәрби хезмәттә дингез флотына эләгеп, биш ел рәттән «Ленин* бозваткычында Котып диңгезендә йөздем. Бозваткычта вахтадан буш вакыт күп була. Үзлегемнән Виктор Гюго, Бомарше телен өйрәндем. Имтихан тоттым. «Бишкә» тапшырдым. Бозваткычның китапханәсе искиткеч бай. Тел өйрәнәм дигән матроска лингофон бүлмәләренә хәтле бар. Магнитофонга үзен өйрәнергә теләгән тел язылган кассетаны куй да, колакларына наушниклар киеп, рәхәтләнеп тынлап утыр. Сина берәү дә комачаулык итми. Безнең арада бер дигән итеп немец, испан, хәтта япон телләрен өйрәнүчеләр дә булды. «Ленин» атомоходында хезмәт срогым тулгач, комсомол путевкасы белән Тышкы Эшләр Министрлыгына юллама бирделәр. Французча яхшы белгәч, бирегә Курьер итеп билгеләделәр Әлегә дипКурьер булып йөрсәм дә, бу эш бик ошый миңа. МГИМОнын Дипломатия тарихы факультетында читтән торып дүртенче курста укыйм.
Курьер егет Исмәгыйль, тагын да ачыла төшеп, болай диде.
—Данәгөл ханым, канкардәш затлардан булгач, шуны да әйтәсем килә. Институт программасы буенча дипломатия тарихын без бик тирәннән өйрәнәбез. Мәскәү кнәзе Иван Грозный 1552нче елда Казан ханлыгын басып алгач, кызганычка каршы, безнен дәүләтчелегебез бетә.
—Әтиебез Ногайбәк ага бик укымышлы зат. Мин бу турыда берникадәр хәбәрдар,—диде Данәгөл ханым
—Рус чиркәве, хансыз, дәүләтчелексез калган халыкны көчләп, кыйнап, каравыл кычкыртып талап руслаштыру-чукындыру сәясәтен алып бара башлый. Хәтта бөтенләй юк итү чараларын да күрә
Әмма азатлык сөйгән халыкның кол булып яшисе килмәгән. Еш кына баш күтәргәннәр, дәүләтчелекне торгызырга тырышканнар. Менә шул хәлләр булмасын өчен, рус колонизаторлары ин эффектлы чараларны күргәннәр. Коралсыз, кылычсыз баш күтәрә алмыйсын. Халыкка һәр гаиләдә тимер затыннан нибары бер пычак кына тотарга рөхсәт ителгән Пычкы-балтаны үрәтниктән вакытлыча гына алып торганнар Чөнки алар баш күтәрүчеләр кулына эләксә, баш чабардай коралга әвереләләр. Сынык пычак белән яшәүне күз алдына китереп карагыз инде. Бу законнын тайпылышсыз үтәлүен көн саен диярлек тикшереп торганнар Бер гаиләдә ике пычак тапсалар, хужасын салып суктырганнар Ә яшәргә кирәк! Бер-берең белән аралашмый, кулдан килгәнчә үзара сәүдә итми дә яшәп булмый. Энә, тегәрҗеп, сәдәф-төймә, каптырма ише вак-төяк белән алыш- биреш, сәүдә итү, ягъни «кырык тартмачылык» белән кәсеп итүчеләр пәйда булган. Мин исә шушы кадәресен дә бик җитди китаплардан укып белдем. Мәскәү кенәзлеген ил итүдә күп гасырлар буе рәттән татар өммәтеннән булган илчеләр, бер дигән тылмачлар, зирәк акыллы дипломатлар гаять зур көч куйганнар. Безнең халыкның әвәл-әвәлтеннән килгән төп һөнәре тылмачлык, илчелек вә дипломатия булган
Курьер егет салмак кына сөйләп килгән җиреннән
—Ә менә боларына ни әйтерсез?—дип куйды —Ин эре филләрне, кобра еланнарын үз кубызларына биетүче факирлар иле Һинстанга рус сәяхәтчесе Афанасий Никитиннан ике гасыр алда татар сәүдәгәре Ибраһим Хәлфин барып чыккан. Әхмәдабад һәм Дәһли калаларында анын кибетләре булган.
—Бу кадәресе мина да яңалык,—диде Данәгөл
—Тарих битләрен җентекләп актарсаң, рус патшасының һиндстандагы. Әфганстандагы, Иран-Гыйрак. Торкия. Италия, Германия. Франция. Литва-Латвиядәге илчеләре татар булган. Болар—тарихи факт Кирәксә, бик күп исем-фамилияләрне санап чыга алам
АЛЬБЕРТ ХЭСЭНОВ
—Исмәгыйль, сездәй укымышлы замандашыбыз белән танышуыма мин бик шат,—диде Данәгөл ханым.—Франциядә эшләп, зур тәҗрибә туплап, укуыгызны да унышлы тәмамлап, Европанын берәр илендә Советлар Союзының Тулы вәкаләтле һәм Чираттан тыш илчесе булсагыз, без бик сөенер идек.
Исмәгыйль иңбашларын уйнатып алды.
—Безнен бозваткычта: «кайсы матрос адмирал булырга хыялланмый!»— дигән тапкыр әйтем бик популяр иде...—дип кенә куйды.
—Исмәгыйль, минем сезгә карата хөрмәтем икеләтә!—диде Данәгөл, йөзенә җитдилек алып.
—Ни өчен икеләтә?
—Беренчесе—шундый ачык күнелле, тирән укымышлы егет булган өчен.
—Икенчесе?—дип сузды Исмәгыйль.
—Анысы... матрос булганыгыз өчен!
Ул арада самолетка утырту башланды. Самолетка илтә торган микроавтобуска чыктылар. Исмәгыйль бер кулы белән Жанны җитәкләде, икенче кулында—Данәгөл ханымның юл сумкасы.
—Мәскәүгә миннән күп итеп сәлам әйтегез!—диде Исмәгыйль.—Арагыз калса, безнен Казанга да барып килегез. Поездда нибары унбер сәгать. Анда минем әти-әниләрем яши. Шәехисламовлар, дип сорасагыз, бик тиз табып күрсәтерләр.
—Кем белә, кем белә! Бәлки барып та чыгарбыз әле. Шулай бит улым, Галимҗан!?—дип саубуллашты Данәгөл ханым илчелек Курьеры мөлаем йөзле егет Исмәгыйль Шәехисламов белән.—Исән-сау булыгыз!
Игорь Наумович Базилевский Франция кунагы Данәгөл Ногайбәк- Туктамышеваны «Россия» кунакханәсенең Конференц-Залына каршы ял бүлмәсендә эзләп тапты. Тиктормас Жан сомбрерро эшләпәсен самолетта онытып калдырды. Мәскәү хәтле Мәскәүдә яланбаш йөрү килешми. Ул үзгә төр баш киеме кияргә теләмәде. «Военторг» кибетендәге кызыл йолдызлы пилотканы бик ошатты. Әнисе ана шул пилотканы алып киертте.
Игорь Наумович, Жанны пилотка кигән башыннан сыпырып, хәл-әхвәл сорашканнан соң:
—Данәгөл ханым, тормыш иптәшегез Таһир Туктамышев турында туплаган информация әлегә бик сай...—дип сөйләп китте.
—Франциягә дуслык визитыннан кайткач, ул демобилизацияләнгән. Бездә Казакъстан республикасында буш яткан чирәм җирләрне үзләштерү компаниясе булып алды. Үзе белән бергә флоттан киткән ике йөздән артык егет белән алар Казакъстанга, Павлодар өлкәсенең «Коммунизмга» совхозына чыгып китәләр. Кызганычка каршы, илне телефонлаштыру буенча әлегә күп илләрдән калышабыз. Ни тырышсак та, «Коммунизмга» совхозын ала алмадык. Ләкин күнелне төшермик. Казакъстан Коммунистлар партиясенең Үзәк комитетында бер дус иптәшем—Саттар Муканов эшли. Анын белән Мәскәүдә, КПСС Үзәк Комитеты Академиясендә бер курста, бер бүлмәдә торып укыдык. Мин анын белән бәйләнешкә кердем. Саттар дустым партиянен Павлодар өлкәсе секретарена шалтыраткан. Анын беренче секретаре Павлюченков Сергей Михайлович:
—Франциянең танылган рәссамымы? Килсен, килсен! «Коммунизмга» совхозына да алып барырбыз, бик зурлап кунак та итәрбез!—дигән.
—Данәгөл ханым, мин сезнен Советлар иленә визитыгызны тагын ун көнгә озайттым. Кирәксә, казакъ дусларым тагын озынайтырлар. Менә
70
длнэгел
сезнен кулыгызга бүген сәгать дүрттә Алма-Атага оча торган самолетка билет тоттырам. Анда каршы алырлар. Павлодарга оча торган самолетка утыртырлар Сезгә тик унышлар гына телим, кадерлем!—дип Игорь Наумович урыныннан күтәрелде.
15
Ерак Франциянең үзеннән килгән танылган рәссамны каршы алырга Павлодарга «Коммунизмга» совхозы башлыгы Кирилл Куприн белән сәнгать мәктәбе директоры Жәгъфәр Калканбаев килгән иде. Әлеге хәбәргә совхоз җитәкчеләренең башта әллә ни исләре китмәде. Монарчы шәп-шәрә дала булып яткан җирләрдә яна торак пунктлары, поселоклар калкып чыга башлагач, шул исәптән «Коммунизмга» совхозына да журналистлар, язучылар, рәссамнар, композиторлар Алма-Атадан. Мәскәү-Ленинградтан. хәтта чит илләрдән дә кунаклар еш килеп чыккаладылар. «Коммунизмга»да хәтта Мәскәү Консерваториясенең Симфоник оркестры да килеп, концерт куеп китте.
Совхоздан килгән егетләрне партиянен Павлодар Өлкә Комитетының Беренче секретаре Рыленко кабинетына дәштеләр.
—Мин Таһир Туктамышевнын никахлы тормыш иптәше булам.—дип күреште алар белән чәч-толымнарын каерып артка бәйләгән, өстенә моренго, ягъни юеш асфальт төсендәге затлы костюм кигән бу мөлаем йөзле ханым—мадам Данәгөл.
Исемен атаганны, таныштырганны да көтмичә, аннары атар белән җиде яшьләр тирәсендәге, бераз кысыграк күзле, әмма терекөмештәй бер малай килеп күреште:
— Галимҗан Туктамышев!
Тәгәрә дә кит. суйган да каплаган!—Әлеге тынкыш борынлы, кысык күз. Таһирның коеп куйган үзе бит бу! Күз карашы, сул ягына бераз гына янтаеп, аяк атлауларына кадәр. Бик үзсүзле, приниипиать холыклы егет булып үсәсе йөзеннән бүген үк чагыла Галимҗан шунда бик җитди кыяфәттә
—Мин Американын Кентуки штатында яшәгән Апачилар кабиләсе башлыгы!—диде. Аркасындагы жәягә, кулындагы укларга ымлады Егетләр дә. йөзләренә тагын да җитдирәк кыяфәт биреп —Ул чакта без сиңа. Галимҗан, икеләтә ихтирам белән карыйбыз!—дип
куйдылар.
Кирилл Куприн беркайчан да сүзгә кесәгә кермәде Әмма, гомерендә беренче тапкыр дигәндәй, бераз югалып калды. Мондый чакта әйтелергә тиешле бик кирәкле сүзләрне озаклабрак сайлаган кыяфәттә
— Бу очрашуны көткән булсак та. күргән күхпәребезгә һаман да ышанып бетәсе килми. Бу чынлап та сезме сон?—диде
— Мин булмыйча!—дип елмайды кунак ханым —Сезне исән-имин күрүебезгә без бик шат!
—Ничә еллардан сон!?—дип өстәде Жәгъфәр —Без бит сезне яхшы беләбез.
—Мине-е?—дип гаҗәпләнде Данәгөл —Ничек9 Каян Бу тарафларга минем гомеремдә беренче аяк басуым.
-Ничек белмик ди инде'-дип җөпләде Кирилл сүзен Жәгъфәр - Марсель портында сез безнен крейсер палубасына аяк басканда, ул көнне без карабнын кунакларны кабул итү. озату группасында идек.
— Шулай мени-и?—дип гаҗәпләнде Данәгөл ханым —Барысын да
хәтерлисез!? _ _
-Хәтерләмәскә1 Ул кеше әтиегез булгандыр, бик күркәм төс-кыяфәтле ир уртасы белән килдегез. Сезне ярдан китергән катердан палубага
71
АЛЬБЕРТ ХӘСӘНОВ
күтәрелгәндә, кулымны сузып ярдәм иттем. Ул көнне гаваньда жиңелчә бриз уйнады. Трап ярыйсы гына чайкалгалап торды .—дип дәвам итте Кирилл.
—Кирилл, синең: «Бу Франциядә туташлар бигрәк чибәрләр!»—дип әйткәнең хәтеремдә әле минем,—дип өстәде Жәгъфәр.
Беренче киеренкелекне жинеп, теле ачыла барган Кирилл:
—Ник? Әллә ялгышканмынмы? Чыннан да шулай бит. Данәгөл ханым, комплиментларымны ихлас күнелдән кабул итегез!—диде. Бераздан Данәгөл ханым, исен жыеп:
—Ә Таһир кая? Нигә үзе килмәде?—диде.
Кунакбикә ханымнын бу сүзләрен егетләрнең икесе дә өсләренә берәр чиләк кайнар су койгандай кабул иттеләр. Сүзсез калдылар. Бер-берләренә караштылар. Димәк, Кунакбикә ханым Таһирнын совхозда юклыгын, аннан күптән киткәнен белми? Каян белсен? «Россия» кунакханәсенең холлында очрашканда Игорь Наумович ана:
—Сезнен ирегез, Франциягә визиттан кайткач, хәрби флоттан демобилизацияләнгән ике йөздән артык иптәше белән, Казакъстанга чирәм җирләр үзләштерергә киткән. Аларны Павлодар өлкәсенә, Биш Караган районы «Коммунизмга» совхозына җибәргәннәр,—дигән иде. Данәгөл шул сүз белән, әлбәттә, Игорь Наумовичның Казакъстандагы дуслары ярдәмендә, Павлодарга ук килеп җитте. Таһирнын совхозда булмавын Данәгөл белми иде. Әмма күрде, бу соравы белән әлеге егетләрне уңайсыз хәлгә куйды. Сүзне тизрәк икенчегә борырга ашыкты.
—Аэропорттан Павлодарга төшкәндә, «Волга» тәрәзәсеннән карап бардым. Нинди киңлекләр, нинди тигезлек! Аяк төртер җире аз булган Көнбатыш Европадан килгән кешегә, бу тарафлар, бу иркенлекләр яна планетаны күз алдына китерә. Еракта горизонт читендә утлап йөргән ат, куй көтүләре күренеп китә. Машина иксез-чиксез бодай басуы буйлап килә дә, биеклеккә ике метрдан өстә булып үскән көнбагыш кырына килеп керә. Искитмәле матур пейзажлар. Ирексездән кулга мольберт аласы килә.
—Анысы инде үзебезгә, совхозга кайткач!—диде Жәгъфәр. Теманы Кирилл эләктереп алды:
—Безнен Жәгъфәр дә профессиональ рәссам. Ике ел элек Ленинградтагы Суриков исемендәге рәссамнәр академиясен тәмамлады. Үзебезнен совхозда балаларның сәнгать мәктәбен ачты. Хәзер шуның директоры.
Данәгөл ханымнын: «Таһир кая сон? Безне каршы алырга ник килмәде?»—дигән соравыннан шулай жинел котылуларына икесе дә шат иделәр. Анда, совхозга кайткач, күз күрер әле.
Жәгъфәр кадерле кунакларны бер генә минутка да ялгыз калдырмады. Икенче көнне үк үзе укыткан балалар сәнгать мәктәбенә, тау булып бодай көшелләре яткан ябулы ындыр табагына алып барды. Төзелеп килүче яна пекарняны карадылар. Аннары Жәгъфәр кунакбикә ханымны «Тозлы күл» буена этюдка алып чыкты. Павлодар өлкәсендәге барча күлләр дә тозлы. Монысына бу исемне җирле казакълар аеруча тозлы булганга биргәннәрдерме? Әмма бик матур күл. Шулай тозлы булса да, күл уртасында үрдәкләр йөзә. Ә яр буенда, озын сыйраклары белән адымнарын санап-санап кына басып, торналар, челәннәр йөри. Данәгөл дә, Галимжан да бик канәгать калып, илһамланып кайттылар. Галимҗанга барыннан да бигрәк Жәгъфәр абыйсынын куй итеннән ясаган шашлыгы, чат бал карбызлары ошады.
Бирегә килүләренең өченчеме-дүртенчеме кичендә кунакларның ишеген шакыдылар.
72
длнәгел
еРегез Керегез!—диюгә, ишектә сары чәчле, зәп-зәнгәр күзле, төз.
тур гәүдәле бер ханым күренде. Ул да үзе белән ун-унике яшьләрендәге, үзе ке ек сары чәчле бер кыз иярткән. Ханымнар бер-берсенә текәлделәр Беренче булып Данәгөл ханым:
—Түрдән узыгыз! Тыңлыйм сезне?—диде.
Ишектә күренгән ханым, Данәгөлне тагын бер кат баштанаяк күздән кичергәннән соң;
—Мин Оксана булам.—диде —Мин сезне. Чибәркәем, нәкъ шушылай итеп күз алдына китергәнием.
—Комплиментыгыз өчен рәхмәт. Шундый ук сүзләрне сезгә дә әйтәсем килә. Ә мине каян беләсез?
—Белмәскә сон!?—дип елмайды Оксана.—Беләсезме, кадерлеләрем? Зинһар баш тарта күрмәгез, сезне үзебезгә кунакка дәшәргә килдек
Шушы сүзләрдән сон. монарчы дәшми торган кызчык. Данәгөл апасы каршына килеп, книксен ясады:
—Без сезне ихлас күңелдән кунакка алырга килдек.
Данәгөл ханым ни әйтергә дә аптырап торганда, арага Галимжан килеп керде.
—Мин кунакка йөрергә яратам. Марсельдә дә без дәү әтием белән анын дусларына кунакка йөрибез. Мин барам кунакка!—диде
—Вот и умница! Акыллы егет икәнсен!—диде аларны кунакка дәшкән кыз.
Без моннан ике-өч адымнарда гына торабыз, рәхим итегез!—диде Оксана.
Данәгөл ханым, бу чибәр хатыннын аларны үзенә кунакка бернинди сәбәпсез дәшмәвен. Таһир турында нинди дә булса яңалык ишетәсен күнеле белән сизде. Оксаналар бер гаилә очен генә төзелгән аерым йортта торалар икән Ишегаллары тулы чәчәк. Чиста. Алар ишегалдына кергәч, амбар артыннан бер маэмай ореп чыкты.
—Белочка. үз кешеләребез, урынына кер!—дип Радмила аны кире амбар артына куды. Белочка карышмады
—Минем исемем сезгә берни дә сөйләми,—диде Оксана кунаклары белән өйгә кергәч. Матур итеп бизәлгән өстәл артына утыргач:
— Кызым Радмилага ике яшьләр булганда, беренче ирем белән аерылыштык. Ул чакта монда кечерәк кенә медпункт. Мин шунда фельдшер Совхозның оеша гына башлаган чорлары. Бер ж.әйне. уракка төшәр алдыннан, флоттан демобилизацияләнгән матрослар килеп төштеләр Китте өйләнешүләр, язылышулар, китте туйлар. Күп егетләр үзләренә парларны моннан таптылар. Күбесе, флотта хезмәт иткәндә хатлар язышып торган кызларын чакырттылар. Әнә. безнең директор Кирилл, ул чакны берүзенә дүрт йөргән кызын чакыртып китерде Жирәбә салып берсен үзенә алды Калганнарын башка егетләр эләктерделәр. Мин генә ялгыз Бер тапкыр кияүдә булган тол хатынны кем алсын? Җитмәсә, прицебым да бар
Әнисенең сүзен Радмила да ишетеп алды:
—Әнием, мин нишләп прицеп булыйм * Мин—Радмила! Мин сине прямо акылымны җуеп яратам!—диде ул.
—Рәхмәт, кызым!—диде дә. Оксана дәвам итте. Өенең ян тәрәзәсеннән каршыдагы ике катлы бинага күрсәтте — Бу—безнен Культура Сарае Шуныи түбәсен япканда Таһир кадакка баскан. Аягы шунда ук гөбе булып шешә башлаган. Мина китерделәр Яраны бик нык эшкәртергә, юарга кирәк Гангрена башлануы бар.
— Күз алдыма китерәм Таһирны,—дип куйды Данәгөл —Ничек сызлангандыр!?
АЛЬВЕРТ ХЭСЭНОВ
—Медпункта ике ятагыбыз бар иде. Шунда салдык. Авырунын хәле авыр. Температурасы төшми. Иртәсен дә, төшен дә, кичен дә авырунын хәлен Радмила белән белеп кенә торабыз. Таһир абыйсы бер күрүдә бик яратты аны. Радмила, Галимҗан белән китаплар карап утырган җиреннән:
—Таһир абыйны мин бүген дә бик яратам!—дип кычкырып куйды.—Ул мировой егет! Ул да мине бик ярата!
—Радмиланын туган көне иде,—дип янә сөйләп китте Оксана.—Таһир култык таягына таянып бераз йөри башлады. Шеше дә кайта төште. Радмила миннән сорамый-нитми аны туган көненә кунакка алып кайткан. Авыру кешене куып чыгара алмыйсын. Кич булгач та җибәрмәдек. «Мин Таһир абыйга гашыйк булдым. Аны кочаклап йоклыйсым килә!»,—дип аны җибәрмәде. Икәү кундылар. Таһир үзе дә балалар яратучы җан иде. Шулай итеп торып киттек. Миңа да бит тормышта терәк кирәк. Ә Таһир нык, ышанычлы терәк. Ике ел ярымнардан артык без ир белән хатын булып яшәдек. Бик тату тордык. Үзебез дә кунаклар кабул иттек, анын дусларына да кунакка йөрдек. Данәгөл ханым, сез мине нинди хисләр белән тыңлыйсыздыр... диде дә, Оксана берара сүзсез торды—Минем турында начар фикер тупларга ашыкмагыз, зинһар. Таһир—дөньяда сирәк очрый торган кешелекле, кин күңелле, гаять әдәпле җаннарның берсе. Аның кулыннан килмәгән эше юк.
Оксана берара сөйләвеннән бөтенләй туктап, өстәлгә җәйгән шакмаклы ашъяулыкның җөйләрен сыпырып-сыпырып торды.
—Хәзер сезгә әйтергә җыенган сүземне, белмим, ничек кабул итәрсез?— диде,—Үзегез күз алдына китерегез. Төннәрен, кочакларга теләп мина кулын сала. Ә бөтенләй икенче исемне кабатлый. «Данәгөлем! Данәгөлем!—ди. Минем тарафтан бәлкем зур мәгънәсезлек, кансызлык булгандыр. Бу турыда әйттем Таһирның үзенә. Ул яшермәде. Франциядә минем законлы хатыным калды. Мин аны өзелеп яратам. Бер генә минутка да күңелемнән чыкмый, диде. Хөрмәтле Данәгөл ханым, мине дөрес аңлый күрегез. Радмилага алты тулды, җиденче яше белән бара. Мин бит ирле хатын. Радмилага иптәшкә тагын бер бәбәй алып кайтасым килә. Бәбәй дә алып кайтсам, бала җанлы Таһир безнең гаиләгә бөтенләй берегәчәк. Ә бит ул Франциядәге Данәгөлен сөя. Төннәрен һаман да шул исемне кабатлый. Мин аннан, бик авыр булса да, безне калдыруын үтендем. Үземә дә бик авыр булды. Мин дә бит аңа гашыйк булып, аны бик нык яратырга өлгердем. Кайда гына йөрсә дә, кайда гына яшәсә дә, мин аны бүген дә өзелеп яратам. Бездән киткәч, ике-өч айлар безгә күрше генә булып яшәде. Радмила белән киноларга йөрделәр. Шул көннәрдә поселокка вербовшик килеп чыкты. Таһир шуның белән каядыр Архангельск якларына китеп барды. Радмила исеменә атап, шул яклардан бик зур суммаларда ике-өч тапкыр акча күчерде. Шуннан бирле бернинди хат-хәбәре юк...
Оксананы бүлдермичә, дикъкать белән тынлап утырган Данәгәл хуш исле кулъяулыгын күзләренә бик еш китерде. Данәгөл үз янына Радмиланы дәште. Рубин ташлы алкаларын салып, аның колагына киертте.
—Данәгөл апа, колагыма матур алкалар тагу минем күптәнге хыялым иде. Рәхмәт сезгә!—дип, Радмила аны кочып алды, ике як янагыннан үпте.
Данәгөл бармагындагы зур ак зөбәрҗәт кашлы алтын йөзеген салып, Оксана бармагына киертте.
—Язмыш безне туганнар иткән. Туганнар булып калыйк. Язмыш безне нинди генә сынаулар алдына куйса да, туганлыкны онытмыйк, берберебезне ташлашмыйк!—дип пышылдады ул, күзләренә янә кулъяулыгын китереп. Күңелләрдә туган киеренкелекне болай гына хәл итеп булмаслыгы икесенә дә көн кебек ачык. Бу ике ханым, үзләре дә сизмәстән, берсен-
74
ДАНӘГӨЛ
берсе кочып алып, рәхәтләнеп бер елаштылар.
Данәгөл, кунакханәгә кайткач, Галимҗанга:
—Улым, безгә кичекмичә илебезгә кайтырга кирәк. Әтиебез бәлкем күптән Марсельдәдер инде. Безне көтә булыр!—диде.
Иртәнге якта аларнын ишеген Радмила шакыды. Кулында кечкенә генә бик матур кәрҗин. Кәрҗин эчендә әле күзе ачылып кына килгән, шар кебек йомры көчек.
—Безнен Белочканын бик яраткан улы бу. Мин аны сезгә бүләккә алып килдем,—диде кызчык. Көчекне күргәч, Галимҗан да «аһ» итте Чөнки ул шундый матур. Йонлач, куе мамык йоннары арасыннан шомырт бөртеге хәтле генә ике күзе ялтырый.
—Ай-й, улым. Таможня аша алып чыга алмабыз шул...—диде Данәгөл.— Бүләге бик кыйммәтле дә.
Таможня узганда алар олы яшьләрдәге бер мөлаем генә ханым торган бүлеккә туры килделәр. Әлбәттә, тегесе кәрҗин эчендәге көчекне күреп алды.
—Ә барсикны каян алдыгыз: ветеринар врачның рөхсәте бармы? Булмаса. калдырырга туры киләчәк!—диде. Галимҗан күп уйлап тормады
—Ул чакта мин үзем дә калам!—диде
—Әниеңнән аерылыпмы?—дип елмайды таможня инспекторы —Бер ялгызын монда нишләрсен? Кая, күрсәт әле көчегеңне Бигрәк матур икән шул. Ярар, улым, мин бернәрсә дә күрмәдем. Көчегенне яшер. Самолетта да беркемгә күрсәтмә. Юкса, Париж аэропортында төшертмәүләре мөмкин Килештекме?
—Килештек! Рәхмәт сезгә!—дип, Галимҗан бу мөлаем йөзле апасына кулын сузды.
—Безгә алмашка шушындый егетләр үскәндә, дөньяда яшәве үзе зур бәхет!—дип, бераз каушау хәлендә торган Данәгөлгә дусларча күз кысты инспектор.
Шул ук «Люфтваффс» авикомпаниясе самолетында алар исән-имин Парижга кайтып җиттеләр. Шарль де-Голль аэропортына утырдылар Аркасында жәясе, бер кулындагы жинелчә кәржине булган «Апача кабиләсе башлыгы» Жан бу юлы да таможняны җинел узды.
Ә Таһир?! Ул кая? Нәкъ шушы вакытларда ул Урта дингез уртасында меңләгән вак утраулардан торган Балеар архипелагының бер исемсез утравында мафия кулында әсирлектә, зинданда ята, кәйлә белән тау токымнары чаба иде. Менә ничек бит язмыш дигәнен, адәм баласын сыныйм дисә, җаен чыгара инде. Түз генә.
16
... Лагерьга яна начальник итеп. Иркугск-Хабаровск якларында зур төрмәләр саклаган, подполковник дәрәҗәсе алган Дмитрий Горбунны куйдылар. Тоткыннарга чәйнәргә тагын сәбәп бар
-Ярый, ярый, безнен начальникның бер бөкресе бар икән инде, горбун, диләр Икенчесен, исән булсак, без бүләк итәрбез'— диючеләр табыл ы п кына тора Дөрес, яна себерке янача себерер инде Яна начальник килә-килешкә үк, зонаны әйләндереп алган чәнечкеле чыбыкларны яңаларга алыштыртты Каланча-вышкаларга көчле прожекторлар куйдырды «Тревога*, «сигнал» системасын янача көйләгге. Әмма Таһир күреп тора Качам дигән тоткынга зонадан читкә чыгу, качу хәзер берни тормый Мона кадәр күп еллардан килгән традиция буенча, МВД гаскәрләрендә, бигрәк гә төрмәләр, зона- лагерьлар саклау частьләрендә Төрекмәнстаннын караңгы кышлакларыннан хәрби хезмәткә алынган төрекмән егетләре хезмәт итәләр иде Русча—ләм-
75
АЛЬВЕРТ ХЭСЭНОВ
мим болар. Моңа кадәр кышлакларыннан бер адым читкә чыкмаган яшьләрнең аңнарына, әле өйләрендә чакта ук, бер нәрсәне сеңдергәннәр:
—Мәскәү кышы, балам, ай-яй, салкын! Ул суыкларга түзә торган түгел! Берүк, аягыңны өшетә күрмә!
Шуна күрә дә, бу егетләр аяк киемнәре өләшкәндә, моңарчы утыз алты- утыз җиденче размерлы чүәк итекләр генә кигән булсалар да, армиядә кырык өч-кырык дүртенче размерларны эләктерәләр. Анын каравы—җаны тыныч. Кат-кат һәм калын итеп аякчу чорнап кигәч, Мәскәү суыклары куркыныч түгел. Бушлатларны да өч-дүрт размерга зурракларны эләктерәләр. Эченнән җылы куфайка белән кияргә. Ул чамасыз зур кирзалар бер заманны чана табаны төсле кәкрәяләр. Жәй көне шуларны дөп-дөп өстерәп, абына- сөртенә йөриләр. Бер-берләренен итәкләренә тагылышып. Бер ялгызын йөрсән, бу бөтенләй ят-чит илдә кем белә нәрсә буласын? Әллә кемнәр кулына барып эләгүен бар...
Төрмәдә утыручылар алар өчен—коточкыч башкисәрләр, имансыз җинаятьчеләр. Алар белән каберен якын булмасын. Командирлары да шулай өйрәтә. Шунлыктан алар белән аралашмаска тырышалар. Әгәр инде зонада, лагерь биләмәләрендә, ул-бу хәл, шиклерәк нәрсә күрсәләр, автоматтан ут ачарга да күп уйлап тормыйлар. Совет җитәкчелегенә эш йөртү өчен унайлы, ипле контингент иде алар.
Бер араны Таһирны күнел төшенкелеге басты. Күпме түзәргә, үзеңне корыч рамнарда тотарга була? Ул ишетергә теләгән:«Туктамышев, с вещами на выход!»-ны аңа әле тагын җиде еллар көтәсе. Түзеп булырмы? Әллә чәнчелеп китсенме дөньясы, тотарга да качаргамы? Мөмкинлекләр бар Иреккә чыкса, хәзер белер иде ул бу дөньяда нишлисен! Әле Алжирдан кайтканда ук, иреккә җибәрсәләр, Франциягә визит алдыннан аларга француз теле укыткан Мәскәү кызлары Лузанна блән Сюзаннаны күреп чыгармын, дип җыенган иде. Таһирның французчасын менә хәзер тыңласалар, исләре китәрие. Бу игезәкләр хәзер дә Патрис Лумумба исемендәге «Халыклар дуслыгы» университетында укыта булырлар. Кирәгебез чыкса, безне шуннан бик жинел табарга була, дигәннәр иде бит. Алар янына бүген барып чыкса да, танымаган булып кыланмаслар. Андыйлардан түгел иделәр. Аннары Таһирга карата алар аеруча игътибарлы булдылар.
Таһир, шушы уйларыннан арынып, сискәнеп киткәндәй булды. Ул көннәрдән сон күпме сулар акты бит. Аннан сон флотта ярты ел хезмәт итте. Чирәм җирләрдә—«Коммунизмга» совхозында—өч елга якын. Оксана ни хәлдә яши икән? Радмила зур үскәндер инде. Архангельскида, «Озерное» поселогында Володя Шубин белән ике ел ярым урман кистеләр. Ярты ел да, өч ел. ике ел ярым—барысы алты ел буламы? Диңгездә биш еллар чамасы йөзде, бар дөньяны айкап чыкты Ни омтылып та Марсельгә генә эләгә алмады. Алты ел да плюс биш ел—була унбер ел. Мафия кулында әсирлектә өч ел ярым булды. Барчасы ундүрт ел. Хәзер менә Потьма Политик тоткыннар төрмәсендә биш ел. У-у, унтугыз еллар узган. Үзенә сон анын ничә яшь, кырыкларны тутырып килә түгелме сон? Бу вакыт эчендә Лузанна да, Сюзанна да инде күптән тормышка чыгып, уллар, кызлар үстерәләрдер. Үстерсәләр соң? Алар каршына хәер сорарга бармый Барса, сагынып, хәл белергә генә барыр. Бу ни хәл сон бу? Таһирда түзә алмастай сагышлы, кискен депрессиянең башлануымы әллә? Аның күңелен, көз көннәрендә туган як урман-кырларына һич ерып чыга алмаслык калын булып төшә торган куе томан төсле, төшенкелек басты. Инде хәзер нишләсе, кычкырсаң, кеше ишетәсе. Кеше ишетеп тә нишли?
Беркемне күрәсе—берни ишетәсе килмичә барагына кайтса, өстәлдә—аңа хат! Менә сөенеч! Габбас Чанышевтан.
76
длиэгөл
«Гражданин Туктамышев, с вешами на выход!*ны ишетергә бүгеннән әзер тор. Безнен эшләр на мази! Санаулы көннәр генә калып бара Дөресрәге, тагын бер авыр ташны урыныннан кузгатасы гына калды. Лев Моисевич. мировой егет. Анын дус-ише—ярты Мәскәү һәм ул бик зур эшчәнлек алып бара. Синен хакта аталарча кайгыртып ул чаба инде. Энергия дә, акыл-зиһен дә бар үзендә. Таһир, держись! Азат булу белән туп-туры үземә кайтасын Сиңа, моряк кешегә, бик яхшы эш урыны табып куйдым. Бездә бик зур су саклагыч бар. Шунда моторлы һәм җилкәнле көймәләрнен прокат пунктын ачтылар. Нәкъ синен урын инде. Шушы базанын начальнигы постын сина саклыйбыз. Дусларым белән тизрәк котылган көнеңне көтәбез!*—дип язган иде Габбас.
Шундый авыр көннәрендә мондый хат алгачмы? Берәү булса, күккә сикерер иде. Таһирнын да күнеле шундук күтәрелеп китте. Кояш та җиргә сөйкемлерәк карый төсле тоелды. Габбаска мен рәхмәт. «Сина эш урыны да таптык. Аны саклап торабыз»,—дигән бит. Әйтерсең, ул берәр атнадан кайтып җитәргә тиеш! Димәк, анын «эше* өстә карала. Шулай булмаса. эш урыны ук табып куймасые.
Шунда Таһирнын исенә, кылт итеп, следователь Туктаровнын. Франциядән, сине эзләп, хатынын белән улын килгән иде, дигән сүзләре төште Ул чакта ул ничек сөенде! Менә хәзер дә күнеле шатлык белән тулды. Улын да булгач, бирешмәскә, төшенкелектән мөмкин кадәр тизрәк котылырга кирәк. Чөнки бу дөньяда сине сөючеләр, эзләүчеләр бар! Ул үзе сон бәхет түгелмени!?
Нәкъ менә шулай шул. Каймакны менә сүнәм, менә бетәм. дип торган учакны дөрләтеп җибәрергә бер шырпы, бер очкын җитә Кеше хисләре дә шулай. Бер җылы сүздән канатлана. «Тагын бер ташны гына кузгатасы, юлдан читкә атасы калды. Шик юк, без аны алып ташларбыз»,—дигән бит Габбас Таһир өчен бик вакытлы килеп җиткән хатында. Ул аны кат-кат
укыды. Үзен кая куярга урын тапмый аптырады
Шушы җылы хаттан сон, күнел тынычлыгы алып, янәдән татлы өметләр дөньясында гизеп, ай ярымнар чамасы узганны Таһир сизмәде дә төсле. Төрмәнен яна начальнигы подполковник Дмитрий Горбун яна буын кешеләренә хас эшчән холыклы булып чыкты Әллә, чынлап торып, үзенен «икенче бөкресен» чыгарырга кереште? Административ бина белән янәшә генә икешәр катлы ике йорт салдырырга тотынды бу Берсе уналты фатирлы булачак. Офицерлар, прапорщиклар өчен Икенчесе-спорт залы бассейны, бильярд бүлмәсе һәм Потьма төрмәсенә эш белән килеп йөргән следовательләр өчен кунакханә Белмим, бәяләр көн саен күтәрелеп торганда тәвәккәлләп чыга алырмы" Яна начальник төрмә континенгенты белән дә уртак тел тапты, һәр тоткынга түләүле эш тәкъдим итте Төзелеш күзгә күренеп үсә. Дүрт «Камаз* тыз да быз йөреп, әле ком. әле измә, әле блоклар ташып тора. Төрмә начальнигы Таһирга прораблык итеп тору Вазыйфаларын тапшырды Таһир теләп алынды. Төзү бит. сүгү, җимерү түгел!
Төш вакыты нае. Төзүчеләр барысы да ашханәдә утыралар Шулчак администрация б“насы каршына ике „номарка килеп туктады Төрмә начальнигы үзе дә төзүчеләр белән бергә ашап утыра иде
-гТнпмрялчик,,ар килде бугай -дип урыныннан торып, фуражкасын киеп, аларны каршы алырга китте
—Б ы вш ттй1 за ключе н ьть! й^п*остлзт ье>?С»4а^ у гол ов н ого Көдекса Российской
77
АЛЬБЕРТ ХЭСЭНОВ
Федерации Таһир Туктамышев с вешами на выход!—дигән сүзләр яңгырады.
Таһир гына түгел, ашханәдә ашап утыручылар да сискәнеп киттеләр. Күбесенең кулларыннан идәнгә «зын» да «зын» кашыклары коелды... Бу хәбәрнен репродуктордан яна кабатланганын көттеләр.
—Гражданин Туктамышев, с вешами на выход!—Бер зинданнан котылып, икенчесенә унике елга хөкем ителгән зэкта нинди әйбер булсын? Көзгесе, кырыну, теш чистарту әсбаплары... Таһирнын өстендә эш киеме, зәңгәр комбинезон, башында капрон шлем. Ни дип дәшәләр аны? Ялгышып булмагае... Туп-турыдан, проходной аша чыгып, администрация бинасына керде. Ишек төбендә үк аны Лев Моисеевич һәм Габбас каршы алдылар. Алар исә, Таһирны аркасыннан этеп:
—Әйдә, әйдә, дорогой, түргә уз!—дип, читтән килгән кунаклар туктый торган махсус залга алып керделәр. Төрмә начальнигы подполковник Горбун да шушында. Таһир күзләренә ышанмады: каршы яктагы кәнәфидән, унжиде-унсигез яшьләрендә булыр—коеп куйган Таһир!—Бер егет күтәрелде.
Бөтен йөзенә елмаеп:
—Әти! Шушы сәгать, ниһаять, сукты! Без сине алырга килдек!—дип аны кочып алды —Шушы мизгелләрне минем ничек көткәнемне белсәң икән!
—Улы-ым!—диде дә, тыны кысылыпмы... Таһир... тынып калды. Күзләре белән Данәгөлне эзләде. Шулчак, өстенә зәңгәрсу җинел җилән, ә башына Кара диңгез хәрби флоты бескозыркасы кигән, урта яшьләрдәге ханымнарның бар матурлыгын, бар гүзәллеген бу минутларда үзенә җыйган бер ханым:
—Таһир! Күз алмам! Бу синме, кадерлем!—дип килеп сыенды аңа.
—Данәгөл!
Анын башында—Таһир истәлеккә биреп калдырган бескозырка! Данәгөл аны шул еллар саклаган.
Таһирны да аңларга кирәк. Шушы кадәр шатлык, шушы кадәр бәхет барысы берьюлы өстеңә ишелсен әле! Моны күтәрер өчен нинди нервылар, нинди йөрәк кирәк?
— Галимҗан, улым!—дип, аны шатырдатып кысты да, кочагына Данәгөлне алды.
—Бәгърем! Бер генәм! Сине кулыма алып тирбәтимме, әллә кочагыма алып эретимме? Зинһар, анлый күрегез, күргәнемә дә, ишеткәнемә дә ышанмыйм, гәрчә икегезнең дә йөрәк җылыгызны тоеп торсам да...
Шул рәвешчә бераз хәл алгач, Лев Моисеевич:
—Таһир, улым, менә ике җиренә печать сугылган бу Таныклык синен бүгеннән азат булуыңны раслый. Югалтма! Күз каран кебек сакла! Кирәге чыгуы бар,—диде. Аннары бераз елмаеп —Син миңа бераз бурычлы, егетем,—диде.—Шушы Таныклыкны алу өчен миңа Гаагага, «Халыкларның хокукларын яклый торган суд»ка барырга туры килде Әле дә ярый, картлыкны танымаган, бар җиргә тыгылып йөри торган карт еврей Лева бабагыз бар...—дип күкрәгенә сугып алды.
— Без Сезгә исәнлек-саулык, алда да бәхетле көннәр телибез!—диде Габбас.—Сез булмасагыз, без, надан татарлар, ни генә кыра алыр идек!? Торып-торып исем китә минем сезнең нинди унган-булган, һәркемгә ярдәмчел кеше булуыгызга. Таһир, беләсеңме? Гаага судынын сине азат итәргә дигән карарын алгач, Данәгөл белән Жанны да Франциядән чакыртты бит.
—Жан түгел, минем тулы исемем Галимҗан!—диде Таһирның улы.-
78
ДАНӘГӨЛ
Россия җирләренә минем инде өченче тапкыр аяк басуым. Менә шушы үзен күрмичә дә өзелеп яраткан әтиемне эхтәп! Туган сәгатемнән яратам мин сине!
Галимжан шунда кинәттән генә әтисенен беләк мускулларын капшады. Аннары күлмәк жинен күтәреп үзенекен карады.
—Минем мускулларга синеке дәрәҗәсенә җитәргә күп кирәк әле. Гәрчә, каноэда йөзү буенча Марсель чемпионы булсам да!—диде
—Анысын гына улым, җиткерербез!—диде әтисе.
—Бу яклар килгән саен мина күбрәк ошый. Азай да, әти, башта Марсельгә кайтыйк. Анда безне дәү әтием Шөһрәт бабабыз һәм дәү әнием Фәйрүзә әби көтә калдылар. Ә мин—Сорбонна университеты Халыкара мөнәсәбәтләр факультеты студенты. Деканыбыз дәресләрне күп калдыручыларны өнәми Исемлектән сызу ягында гына.
—Мәскәүгә кайтып, кайчандыр үзем директоры булган «Прага ресторанында бу бәхетле очрашуны тантаналы билгеләп үткәрмичә, мин сезне беркая да җибәрмим,—диде Лев Моисеевич —Үзем чакырып китердем, үзем озатырмын да! Ә «Прага»да мине һаман да ихтирам итәләр Өстапәрне төрек солтаннары көнләшерлек итеп әзерлиләр. Жәмәгать. менә нәрсә! Мин кешеләрне бер генә сыныйм. Таһир кебек олы жанлы. йомшак күнелле, булган, унган егеткә ярдәм итүем белән чиксез шатланам. Шул шатлыгымны бер кич минем белән бер өстәл артында уртаклашуыгызны үтенәм
—Ул чакта шулай итик, Мәскәүгә, «Прага* ресторанына кайтыйк!—диде Галимҗан.—Әнием син каршы түгелдер бит?
—Янымда әтиең булганда, мин вулкан кратерына сикерергә дә әзер! Тик безне аермасыннар гына. Таһир, сине өзелеп-өзелеп сагынуымны белсәң икән! Өченче килүебез бит Дөньялыкта күрешәчәгебезгә мин инде өметемне өзә башлаган да идем...
Таһир, бераздан зиһенен җыеп:
—Матурым, мин бу залны үзебезнең «Сергей Киров* крейсерындагы капитан Соболь каютасына охшатам. Хәтерлисенме, ул чакта да син каюта тирәсендәрәк утырып тордын Башта Ногайбәк ага белән таныштык Аннары синен белән күрештек. Бер күрүдә күнелемә кергән иден, ошаткан идем үзеңне...—диде.
—Нинди изге кешеләр—Лев Моисеевич, Габбас Чанышев ярдәме белән, күпме еллардан сон кавыштык!—дип куәтләде аны Данәгөл Аннары борылып -Зинһар минем тарафтан әдәпсезлек саный күрмәгез. Мин никахлы ирем белән озак еллар күрешмәдем —диде
Лев Моисеевич барысын да үзенә каратып
-Французларда борынгыдан килгән матур традиция бар Мондый чакны алар стрессны бер сүз белән җинәләр. Алар: «Ачы' Ачы!*—диләр Мин хуплыйм бу традицияне: «Ачы! Ачы!*—диде
—Очрашу, күрешү, сезне кавыштыру шатлыгыннан без бу турыда онытып та җибәрә язганбыз бит, әнием!—диде Галимҗан
Беренче булып, калын тавышы белән
—Ачы! Ачы!—диде.
Данәгөл Таһирны ике кулы белән кочып алып, анын иреннәренә сузылды. Бу бәхетле кич эчендә алар әлеге татлы, тылсымлы сүзне күп кабатладылар элс. Таһир аны кочагыннан чыгармады. Чыгарсам, тагын югалтмагаем, дигән шик белән.