БӘЛӘКӘЙ ГАТАШ
Яшьтәш малайлар белән
Безнен авьш астрономик затлы, югары, матур Марс исемен йөрткән кебек (күрше Сәет авылы малайлары безне нигәдер Максимнар ди иде. Колхоз исеменнәндер—нәни Марс авылы М.Горький колхозына керә), малай-кызларынын исеме дә бик заманча яңгырый иде: Илмир, Вилмир, Илфир, Фрикс, Ревинер, Вадим, Рифель һ. б: ә кызлар—гел Рима да Клара, Тамара. Фина, Рикана (алар авылда берничә! Реганадан алынмады микән9), Лия, Вилия, Лилия... тагын бер гажәеп исем: Лифә.. 1928 елда гына урман аланына күрше Гомәрдән күчеп утырган яна авыл ул Марс, шуна кеше исемнәре дә яңача кушылырга тиеш булгандыр дип уйлап йөрдем мин Үземә килгәндә, Ходай саклап, Закирә апа (Хәтми абыемның хатыны): «Рәдиф дигән исем бик матур, шуны кушыгыз», дигән Мин март азагында туганмын, ә үз уллары сентябрьдә туып, аңа Вилмир исеме эләгә. Рәдифнең чып-чын шигърияткә бәйле икәнен белгәч (рифмадан сон кабатланып килүче сүз яки сүзтезмә), Закирә апага рәхмәтләр укыдым, билләһи! Ә миннән өч яшькә өлкән булган игезәк абыйларыма гади генә Рәшит һәм Рәфит исемнәре эләккән (хәер, Рәфит дигән исем дә безнен якта— Башкортстанда гына бугай .).
Шул Әлегә үсәбез, әтиләре сугышта үлгән сугыш чоры балалары, ятимнәр без. Әнкәй әйткәнчә, «кызыл әрмис балалары. » Авыр чор, ачлык, авырулардан балалар күпләп кырылган чор бу. Абыйлар капка шакып хәер сорашкан саилчеләргә (теләнчене бездә шулай диләр!): «Бездә эпи юк, умачи гына бар»,—диләр икән. Мин үземне белгәндә ул «умачи» да күп түгел иде. Хәтердә шуңа күнелгә ашау уе белән бәйле, ризык көткән көннәргә баглы истәлекләр килә (Салтыков-Щедринның утрауга илтеп ташланган ике генералы да шулай бит! Иске газета табып, ни укысалар да—ашау, банкетлар турында килеп чыга... Берсе ачлыктан, дустынын орденын алып, йотып җибәрә... Шаярма, ачлык бу).
Шул, үз-үземне белгәндә бу мәсьәлә кабыргасы белән алга баскан, тирә-юнь, табигать тә тик ашарга яраклы әйберләре белән күнелгә кергән иде. Җиләккә барулар, кузгалак, кымызлык, какы җыю, балтырган ашы. Әмма кычытканны (бездә «кечерткән» диләр!) ашамыйм, «чага, чага», дип елыйм икән (юләр!). Ә менә дусларым—туганым Вилмир, күрше Илмар, тагын Илфир дуслар, яшьтәшләр— әтиле, димәк, әпиле. Бигрәк тә Илмар юмарт иде. Еш керә, кесәсенә нәрсәдер салган була. Ипи инде!
Рәшит белән Рәфит рәсем ясарга оста. Кәгазь кисәгенә бик матур этюдлар ясап биреп, Илмарга «рәхмәтләрен белдерәләр» Мин исә кеше башы, ниндидер абстракт, хыялый адәм сурәтләре ясарга яратам. Сүзунаеннан, шул «ижат»ка беренче укытучым «бишле» куя иде. Хәзер оялып, кызарам... Яшьтән хәтерем әйбәт иде, ахры: җыр дәресләрендә дә гел башлап җырлыйм, ул чордан барлык популяр җырларның («Бөдрә тал», «Щорс турында җыр» һ.б.) сүзләрен әйтеп бирәм. Укытучым янә «бишле» куя, көем-моным булмаса да Менә ул сүз кадере! Рәхмәт укытучыма!
Ә хәзергә без уйныйбыз, Илмар ниндидер бер тимер табып, алып кергән дә, шуны
170
ихатада җирдән йөртә, уйната... Вакыт-вакыт серле итеп әйтеп куя: «Здичь!»—ди «Здесь» дигәне булган, мөгаен.. Без лә кабатлыйбыз Аннан тагын ипи телеме чыга Каян күрде, ничек белде икән ул шулай үзе уйлап чыгарган миноискатель белән яшереп куелган әйберләрне табып булганын0 Илмар яшьтәшне мин (романтик жан!) үсә төшкәч. Александр Матросовнын Уфа яшүсмерләр колониясендә укыганын белгәч, авылдан качып, шундый колониягә китәргә, «кеше булырга» өндәгән идем Башта ризалашкан кебек булса да. кемдер колониянең ни икәнен сөйләп аңлаткан, ахры!—соныннан кире уйлады. Кызык, нәрсәнедер теләмәсә. ул аска карап аягын жиргә ышкый, суккалап тора иде. Ә кышын чаңгысын карга батырып, тидереп, икеләнүен шулай баса иле
Унбиш яшьләрдә Илмар Үзбәкстандагы туганнарына—Сорхандәрья өлкәсенә китте Бер биш елдан артык яшәп кайтты Мине сагынып язган хатында «эшли башлап, беренче получкадан сина узбекский финка. Алла бирсә!» дип язган иде Бәхеткә күрә ул «бүләк» вәгъдә булып кына калды, безнен якларга кайтмады.
Шул: Илмар дуенын әтисе гел атлы эштә, йә бригадир, йә «лесник*. йә ферма мөдире. Атны тугаргач, илтү, тышаулау—Илмар өстендә. Ул мине дә үз артына атландыра, йөгәнсез атны тышау белән куалый. Кечкенә таудан төшеп, инеш аша сикереп чыкканда егылып калулар истә. Ә тауга менү—бу юлы үзем генә!—җилне тоеп, ат ялына ябышып, каядыр башка дөньяга ашу кебек хәтердә калган. Рәхмәт Илмарга! Тагын бер истәлек: без чыбыркы очына дип тышауланган атларнын койрыгыннан кыл йолкып ала идек. Әле дә ярый тибә торган тайларга ябышмадык, кылын йолыкканны да сабыр гына кабул иткән карт бияләргә бу рәхмәтебез булсын! Әлеге дә баягы: «Эздичь!»
Быел кышын район мәктәбеннән Марска, «шагыйрь эзләрен* күрергә укучылар килгән алар, авылда сорашырга туктаткан беренче кеше Илмар булган. Хатирәләрне ул ничек яктырткандыр, әмма Марстан кунаклар бик канәгать булып киткән
Беренче сәяхәтләр
Үскәндә минем кушаматым «җен* иде Нигә шулай булгандыр, анламыйм Әмма холык кызу иде, дуслар белән еш талашып, сугышып, гел бозылышып тора идем Шуна күрә. ахры, күрше Сәет авылыннан безнен Марска килгән малайлар белән дә таныштым (алар медпунктка киләләр. Трахомага каршы профилактик чаралар ясала, «күзне кыралар*—малайларны елаталар иде) Шуннан килгән Шамил. Вадик. Вилмир, Вил исемле малайлар истә Шамил дигәне кесәсенә урманнан торна кузагы тутырып килә, безне сыйлый иде Туганым Вилмир белән без дә Вадикны авылларына барып күрдек Килгәндә җиләк җыеп киләбез (күчтәнәч1), аннан бергә уйныйбыз, сугышып китәбез. Сәетләр усал, елгыр, булдыклы малайлар. Дүртенче класска без укырга Сәеткә барачакбыз—анда җидееллык мәктәп. Карл Либкнехт исемендә. Сугыш чорында мәктәп ябылып торган, хәзер бәләкәйләрдән алып армиягә китәсе «күсәк*ләргә кадәр шул мәктәптә укып йөри, зур авырлык белән булса да тәрбия алалар иде. Без, Марслар да шул мәктәпкә сабакка йөрдек Мәктәптән кайтуга, янә чабабыз: Сәеттә клубта йә кино, йә уен була (олылар йә укытучылар спектакль куя!), үзебез дә концерт оештырабыз Сәет юлында бу кичәләргә без әлеге туганым Вилмир белән йөрдек.
Вилмир матур җырлый, соныннан гармун уйнарга да өйрәнде Мин шигырь (декламация) сөйлим, спектакльләрдә катнашабыз Бергә җырлыйбыз да Ә бию— юк. бездән биюче чыкмады Яшьтән үк мәктәпнен оста гармунчысы булган Флүр классташым:
—Бәй, бии дә белмәгәч, нишләп Сәеткә кадәр килеп, уенга катнашып йөрисез әле?—ди Йә. нәрсә әйтеп була инде мона° Ә Сәет тарта. Көненә өч мәртәбә килгән чаклар булды, һич аллаусыз менә'
Бездән ерак түгел Гомәр. Ташкүпер, аннан Илек авылына да махсус күрер, малайлары белән танышыр өчен бардык Әле кызлар дигәнне уйга да азган юк! Ислан дигән авылга да поход ясадык, аны туганнары шунда яши торган Илфир дустыбыз оештырды Балык тоттык, яна дуслар таптык, авылга да инде киләчәктә үтебез укыячак урта мәктәбе булган Тазбазы аша кайттык Ин матур сәяхәтләр иде бу'
171
Марс мәктәбендә. Баз капкачы...
Беренче укытучым—яңа гына сугыштан кайткан лейтенант, аксап (безнеңчә, титаклап) йөргән, «үкчәсез летчик» дип без яратып кына кушамат биргән ягымлы гына абый иде. Без, бәләкәчләр, анын күзенә карап, артны кысып кына утырганда, кемдер сыната... Абыебыз, сугыш терминнарын онытмаган әле:
—Газ җибәрдегез,—дип куя.
Миңа мөнәсәбәте әйбәт иде. Велосипед алып, шуңа атланып йөри башлагач, безне яна утыртылган нарат үсентеләрен чистартып, йомшартырга алып барганда, багажнигына утыртканы булды (мин каударланып сикереп менгәндә «спис»кә яланаякны сыдырттым, әле дә истә!). Эштә дә шаярабыз. Артык ачуланмый, әмма күзгә карап: «Обезьян мәллә син?»—ди. Кайтканда җырлап кайтабыз. Дәрестә дә,
Кызыл мәйданда мавзолей Утыра ямансулап Ленин ята мавзолейда Йокыга талган кебек.
Сонгы сүз «сымак» булырга тиеш дип әйтеп карыйм (рифма, ритмны аңлый башлауның башы булганмы бу?), килешергә теләмиләр. Шуна үч итептер:
Ленин бабай маңгай чәчен Ак ефәк белән үргән.
Ун яшендә закон төзеп.
Илле яшендә үлгән.
дип җырлап җибәрдем. Әмма «нәни хулиганлык» ясадым: «маңгай чәчен ак б.клар белән үргән» дип җырладым (ямьсез сүз өчен гафу итә күрегез!). Бу заман—Павлик Морозов культы чоры иде. Әләкләшү бик табигый булган заман. 10-15 укучы йөгереп кереп, шунда ук укытучы абыйга җиткерделәр. Мине кертеп кара такта янына бастырдылар. Абыйнын агарганчы кызганын күрдек; мине җилтерәтеп тиргәде, орышты да идән асты капкачын күтәрә башлады. «Беттем, базга сала икән» дим. Ә баз тулы күселәр (бездәгечә— «комак»лар)! Күрше авылда бер тәртипсез малайны базга салып, онытканнар, ә иртән карасалар, сөякләре генә ята ди. Шуны уйлап, кычкырып елап җибәрдем Абый бераз күтәреп торды да, бу юлы базга салмады. Ә бездә бер кызык хәл булган иде инде Шундыйрак диюем. Бер «тәртип бозган» малайны шулай, базны ачып, инде төшерергә җыенганда гына медкомиссия белән ак халатлы апалар килеп кермәсенме! Укол салыргадыр инде... Ачык базга карап:— Нәрсә булды?—дип, бик гаҗәпләнделәр. Абый да югалып калмады:
—Каләм (безнең якта карандашны шулай атыйлар) төшкән иде...—диде ул. Без дә берни дә дәшмәдек. Теге «тәртипсез» малай да. Ә ул елларда каләм, кәгазь бик дефицит, малайларның үзара:
—Оныттыңмы, узган ел яшел каләм очы биргән идем сина. Кайчан кайтарырсың?—кебек сүзләре була иде. Әйе, «яшел каләм очы». . Матур сүз бит?! Шулай, «каләм төшкән иде» шул. Абыйнын урыны җәннәттә булсын!
Безнең «Тарзанлык». «Дамалар»...
Укыган беренче китабым «Ал чәчәк» әкияте булды. Аксаков повестеннан. Шуннан китте: китаплы гомер, бәхетле балачак, хыял, аннары—шигырь юлы. Башы—«Ал чәчәк»тән. «Урман җанвары. Диңгез пәрие» образы миңа, «Жен»гә бик якын бит инде Азак шаһзадә була ул. Гомер буе яраттым мин бу әкиятне. Соңыннан аның татар халык әкиятләреннән алынганын да чамаладым. Ә җиде класс тәмамлап, өйдә узган «ижади» бер елымда бу әкияттән пьеса әвәләдем. Үз авылыбызда куйдык. Режиссеры—үз туганым Вилия апа. Рольләрдә дә авылдаш
дә җыр.
172
АК ҖИЛКӘН
кпнпрп втоРнь' Әйткәндә халык бик сәерсенде Сөенде димәс илем. Соңыннан рт куйдык Вилмир белән бергә «Кодама» җырын башкарганда, ике гавышка 3 2 ’тукгаллык -Бродяга» киносы бик модада иле, мин дә Рәшит Беибутовтан
откан « вара я» дигән жырны (ничек оялмаганмын?!) «башкардым» Пьеса драма «ерак киттер Галбазыга, сигезенче класска баргач та, игътибар булды. Ә Сәеттән (үзем мәкт ен тәмамлаган кадерле авыл!) укучылар пьесаны (дәфтәремне!) соратып алдылар. Рольләрне бүлеп, өйрәнә дә башлаганнар, тик мәктәптән кемдер «цензор» булып, рөхсәт итмәгән Шулай итеп, драматурглык тәжрибәсе дә тәмам булды— башкача пьеса язмадым инде, ә «Ал чәчәк» һаман күңелдә якты бер сагыш, мон. беренче мәхәббәт кебек яши бирә. 4ЯЁ
Шуннан—«Тарзан» киносы килеп керде безнең авылга. Әллә дүрт серия булды инде? Колхоз гаражында күрсәтәләр. Ә без, малайлар, җир астыннан юл казып, билетсыз кердек. Әмма арабыздан берәү сатты:
—Абый, абый! Әнә теге почмактан, юл салып, астан керәләр!—дип әләкләде ул киномеханикка Ахырдан ул юлны күмделәр. Шуннан сон без гараж ишеге астыннан (кино башлангач!) шуышып керә башладык Ничек сыйганбыз диген?! Ә «Тарзан» киносын карарга бөтен авыллар чаба иде. Тәэсире шундый зур булды: болай да агачлы, урманлы авыл Тарзан тавышы белән янгырый башлады. Күрше апалар әнкәйгә зарланып, «Рәдифегез бигрәк ачы кычкыра, куркып китәм», диләр икән. Ә агач ботаклары, каен «лианалары»на күчеп йөрү, агачтан агачка сикерүләр? Агач башыннан гына «юешләү»ләр дә
булгалады, бусы Тарзаннан да арттырып җибәрү иде булса кирәк
Бу хәлләргә 60 еллар чамасы узгач, мин бу иске фильм дискларын кулга төшереп, берүзем угырып карадым... Әүвәлгечә, яратып, табигать белән берегеп, хыялларыма кайтып яратып карадым. Әмма атаклы «Тарзанча кычкыру» онытылган иде. Хәер, әйләнә-тирәдәгеләр дә аңламаслар иде инде
Ул чакта без «Яшь гвардия* белән дә шашкан идек. Китабы белән дә, киносын карап та. Авылда үзебез дә шундый бер «гвардия» оештырырга тырышып каралык. Әлеге Вилмир белән икәү ул—Сережа Тюленин, мин—Олег Кошевой Стахович роленә кеше табалмадык. Илмарны «кыстап» карыйм, «стахановчы»дан алынган ул фамилия» дип шыттырам Ышанмый, аягын жиргә ышкып юра да тора, ризалашмыйча. Ахырдан Вилмир белән кәгазьдән кисеп, буяп, бер кызыл флаг әзерләдек тә, безнең каршыдагы йорт—Фәрху әбиләрнең өй түбәсенә катарга булдык. Барып чыкмады: без түбәгә үрмәли башлауга, өйдән: «Кем йөри анда? Каяле»—дигән ачы тавышлар ишетелгәч, флагны калдырып, качып китәргә туры килде Гвардия дә төзелми калды. Ин кызыгы: анда безнен яшьтәш кызларны чакырып карасак та. алар безне малайсытып, риза булмадылар. Кызларның иртә өлгергәнен, атарнын күнеле бездән зуррак, рәтле егетләрдә булганын без үсә төшкәч кенә аңладык. Ә бездә—«кызыл» уен дәрте генә иде әле
Күпме китаплар укып, хыялый бер дәрт-романтика белән янып, үземне шигъри дөньяда тойсам да, реать дөнья кешеләре, бигрәк тә кызлар минем өчен кул җитмәс, серле, мин аңламаган дөнья булды. Әле башлангычта ук алар күпне белгән, аңлаган, ахры Миннән алда утырган кызның артка борылып, мине ирештереп сөйләшкәне исемдә «Син. Рәдиф, олылар халкынын бер-берсе белән серле, төнге мөнәсәбәтен күз алдына китерә аласынмы'* Мин үлсәм дә моны күз алдыма китермәс идем
173
нинди оят бит, әйеме?»—дигән иде ул. Мин дә, котым очып: «Әйе, әйе! Мин дә үләр идем оялудан!»—дип, олыларны гаеп итеп сөйләдем. Үзем: «Ә үскәч, өйләнгәч, ничек оялмыйча шул эшләргә барырмын икән9 Нинди газап көтә мине алда. Ходаем» дип, куркыныч уйларга бирелә идем. Ә бу классташ кыз үсә төшкәч тә мине үртәүдән тәм таба иде Мин инде гашыйк күзләре белән, үземчә бик эффектлы итеп карап, текәлеп тора башласам:
—Күрмәс күзләрен белән алай карап торма мина. Прошу!—дигәне истә. Югыйсә, күз ягы рәтсез булса ла, матурлыкка карарга, сокланырга ярый бит—шагыйрь буласы кешегә.
Китаплар укып, андагы гадәтләрне, сүзләрне кулланырга тырышу да унышка илтмәде. Төрле образлардан дулкынланып, мәктәп юлында (Сәет авылына) очып йөргән чагым. Мин үземне кызлар янында бер паж— Керубино санап, аларны бербер графиня дип тоеп, шулай эндәшәм:
—Рөхсәт итегез сезнен шлейфны (күлмәк итәгең дип тә аңлатам) күтәреп барырга, мәрхәмәтле дамалар?!—дим.
—Нинди «дома» ул? Без сиңа өймени?
—Күлмәк итәген (оятсыз!) күтәрүдән ни максатын?—дип, минем китаби «рыцарьлык»ны да тиз суыттылар. Беркатлы, бәхетле вакыйгалар! Мәктәп юлы, шул яшьтәш кызлар һаман да югарыда, биектә кул җитмәс саф йолдыз булып яна әле Шулар шагыйрь иткәндер мине, бәлки?
Аларга мең-мен рәхмәтем!
Беренче мәхәббәт мина әлеге үзебез йөреп укыган Сәеттә килде Китаплар укып, романтик хыял белән янган малайга илаһи кыз сурәте генә җитми иде. Һәм ул килде! Инде Сәеткә көненә өч бара башладык үзебезен яшьтәшләр белән Шунсы кызык без гашыйк булган кыз—барыбызныкы да бер иде. Әкияттәге кебек! Әмма кая бу турыда белдерү, хат язу, йә башка берәр «ысул»... Житмәсә, Сәет авылы малайлары бик усал, сугыш чукмары. Үзләре безнең авыл кызлары белән йөри менә, ә безне сөйләштермәсләр дә иде. Гаярь егетләр булып үсте, дәртле, уен-җырга, гармун уйнарга оста булды Сәетнекеләр. Башка авылга барып сугышу да берни түгел иде аларга. Менә шундый авылнын ин матур кызына гашыйк булып кара инде! Яшерен яну, хисләр дөрләве бу. Һичшиксез, шигырь язарга дә шушы беренче мәхәббәт этәрде. Шагыйрьнең ни икәнен әле аңлауда булмаган чакта. .
Мин кимәдем шушы яшькә җитеп.
Матур чалбар, матур күлмәкләр.
Әмма матур—җаным. . Шул җаннымы Матур кызлар әллә сөймәсләр?
«Шушы яшькә» дигәнем дә ун-унике яшьләр булгандыр. Нәкъ менә Мирсәй Әмирнен «Тун ачуы»ндагы кебек. Йә Том Сойернын беренче «гыйшкы»: Бекки Тэтчер өчен өзгәләнүләре... Аһ, ул Том Сойерга иярүләрем! Еллар үтеп, инде Талбазыга, урта мәктәпле авылга йөри башлагач, бу беренче хисләр турында идеал иясенә, җаен туры китереп, бер кызык хатирә итеп сөйләдем дә. Ул вакытта Талбазы авылы күгендәге йолдызларны саный идем инде. Ләкин тегесе дә, бусы да, шигърият дигән олы дөньяга этәреп, үзләре дә белмичә, мәнгегә мәҗнүн иттеләр... Йә, ни әйтәсең аларга?!