Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ


Карабай
Карабай авылы Апае районында, район үзәге Апастан 12 чакрымда, жнрле үзидарә советы үзәге Иске Йомралыдан—1, Каратун тимер юл станциясеннән—21 Тәтеш пристаненнән 26 чакрым ераклыкта урнашкан
1908 елда Д.Корсаков бастырып чыгарган җыентыкта Карабай авылы икенче исеме белән Йомралы дип искә алына һәм анда 66 йомышлы, 18 чукындырылган татар яшәве күрсәтелә.
Карабай авылы халкы күршедәге Энәле. Иске Йомралы. Идрәс. Дүртиле авыллары халкы белән берләшеп июнь башында Шыкма җыенын бәйрәм иткән Авыл оешкан вакытта биредә калын урман булган, иген игү өчен урман төпләргә туры килгән. Халык телендә сакланган Беренче төптәге ышна. Икенче төптәге ышна. Өченче төптәге ышна атамалары басу-кырларнын урманнан чистартылганын күрсәтеп тора
Заманында авылнын югары өлеше көчләп чукындырылган Ләкин авыл кешеләре яна куелган рус исемнәрен, яна диннәрен бик тиз ташлаганнар Шулай да чукынган кешеләрне татар зиратына күммәгәннәр. Аларнын үз зираты булган Хәзер ул зират басу уртасында калган. Аннан бераз арырак иске татар зираты бар Хәзер бу зиратлар икесе дә караучысыз калган һәм мәйданнары елдан-ел кими бара
Авылдан бер чакрым ераклыкта гына Үләмә суы ага Үләмәгә Табалан суы килеп кушыла. Авыл халкы аны икенче төрле Инеш дип атап йөртә. Ул авылны икегә бүлә
Авыл янында Шомыртлы күл бар. Бүгенге көндә ул сахтыкка әйләнеп бара, хәзер анда су коенып булмый. Шулай ук күл буенда үсеп утырган шомырт агачлары да юк инде. Күлнен суы бары тик яз көннәрендә генә була Ә кыр үрдәкләре күл янына, бер ияләнгән җирләренә һаман киләләр әле
Элегрәк авыл уртасында да күл булган. Хәзер ул бөтенләй кибеп беткән, күл ис тәлеге булып урам исеме— Киби урамы калган Күл дә Киби дип аталган булган Карабай һәм Пүчинкә авыллары арасында Кызыл Яр дигән урын бар Бу—елга яры Авыл картлары сөйләве буенча, элек монда ниндидер бик каты сугыш булган бөтен җир үлекләр белән тулган, кан елга булып аккан Шу на бу урын Кызыл яр дип йөртелә, һәр елны әбиләр монда килеп дога укыйлар Казыган вакытта бу урыннан кеше сөякләре дә чыга икән
Карамалы
Карамалы авылы Әлки районында, район үзәге Базарлы Матак авылыннан 25 чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге Иске Камка авылыннан—7. тимер юл станциясе Нурлагтан—60, Болгар пристаненнан 93 чакрым ераклыкта урнашкан
Дмамы. Башы 2006 елның бнчы санында.
157
ФИРДӘВЕС ГАРИПОВА
Карамалы атамасы тарихи белешмәләрдә шактый искә алына.
XIII йөз мәгълүматларын эченә алган Д.А. Корсаков белешмәсендә авыл Исамбай. шулай ук Кармала дип ататган. анын Кармала суы буена утыруы искәртелә. Авылда 61 йомышлы. 2 керәшен татары яшәгәнлеге билгеләнә.
Олылар сөйләвенә караганда, авыл урнашкан җирдә элек карама агачлары күп үскән Шуна авылга Карамалы исеме бирелгән. Авылны нигезләгән бабалар элек Иске йорт дигән урында торганнар. Хәзер анда яшәүче юк. Сабантуйлары шул урында үтә. Ул бик матур җир. төрле агачлар белән әйләндереп алынган. Анда чияләр, алмагачлар һәм шомыртлар үсә. Тирә-ягыннан су камап алган. Анда Төпсез күл һәм Кара күлләр җәелеп ята. Алар икесе бергә тоташып суларын Чирмешән елгасына коялар. Моннан башка авыл янында тагын Коры Әнҗерә, Шүрәле елгалары. Ак балчык сазы. Мүк сазы. Мулла чишмәсе. Якын чирәм. Куб һ.б. исемдәге географик берәмлекләр бар.
Авылда элек-электән мәчет эшләгән, ул хәзерге мәктәп бакчасы эчендә булган. Анын хәзер нигезе генә калган. Мәчетне колхозлашу чорында сүтеп, мәктәп төзегәннәр. Мәктәп йортында элек авылның бае яшәгән, анын өе әле дә саклана, ләкин бай йорты буларак түгел, ул хәзер мәктәп мастерское. Бай йорты янында 2 кое булган, алар хәзер дә бар. ләкин балалар төшеп китмәсен өчен алар каплап куелган һәм аннан су алмыйлар.
Авылда хуҗалыклар саны 100дән артык, аларда 140 ир-ат һәм 138 хатын-кыз яши.
Авылда бердәнбер чишмә бар. Ул чистартылган, өстенә өй дә салып куйганнар, кырыйларына койма тотканнар. Чишмәгә төшү юлларына нараттан баскычлар ясалган.
Кибәхуҗа авыллары
Исемнәрендә Кибәхуҗа берәмлеге булган авыллар Теләче районында урнашкан Олы Кибәхуҗа авылы район үзәге Теләчедән 9 чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге Кече Кибәхужадан—2. Арча тимер юл станциясеннән—27, Казаннан—103; Кече Кибәхуҗа авылы Теләчедән—7. тимер юл станциясе Арчадан—29. Казаннан—105; Югары Кибәхуҗа—җирле үзидарә советы үзәге, ул—Теләчедән 12. Арчадан 20. якындагы пристань исәпләнгән Балык Бистәсеннән 66 чакрым ераклыкта урнашкан.
Кибәхуҗа авыллары тарихи чыганакларда, халык авыз иҗаты әсәрләрендә еш телгә алына.
Олы Кибәхуҗа һәм Кече Кибәхуҗа авыллары Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле. Казан өязенең теркәү кенәгәсендә (1602-03 еллар) Кече Кибәхуҗа авылы искә алына, һ В Йосыпов Кибәхуҗа авылы зиратында XVI йөзгә, ә Югары Кибәхужаныкында XIV йөзгә мөнәсәбәтле кабер ташлары таба. 1766—1861 елгы мәгълүматларны эченә алган Генераль ызанлау документларында Олы Кибәхуҗа һәм Кече Кибәхуҗа (Макса һәм Түлешкә елгалары ярларына утырганнар) авыллары атамалары теркәлеп калган.
1867 ел 4 июль көне белән Кибәхуҗа авылы атамасы тагын бер тарихи чыганакта искә алына. Ислам диненә чыгарга теләгән керәшеннәр патша Александр Идән үтенеп рөхсәт сорыйлар.
Керәшен Кибәхужасы яки Олы Кибәхуҗа Макса ярында. Жөри сәүдә юлы өстендә урнашкан Авылдагы 122 йортта иске керәшеннәрдән 395 ир-ат һәм 397 хатын-кыз яшәгән һәм 1865 елда алар һәммәсе дә исламга чыкканнар. Кече Кибәхуҗа авылы халкы белән алар бер авыл җәмгыятендә торганнар. Христиан дине тоткан заманаларында алар үзләреннән җиде чакрым ераклыктагы Әче мәхәлләсендә исәпләнгәннәр. Авыл халкы татар хатын-кыз күлмәкләре тегеп тормыш алып барган. Шул максаттан, алар Казан. Оренбург. Уфа губерналары авылларына чыгып киткәннәр.
Кече Кибәхуҗа яки Түбән авыл дип аталганы шул ук елга буенда һәм шул ук сәүдә юлы өстендә булган. Андагы 47 хуҗалыкта ислам динендәге 134 ир-ат һәм 117 хатын-кыз көн күргән. Алар Олы Кибәхуҗа халкы белән бер авыл җәмгыятендә торганнар.
158
АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Югары Кибәхужадагы 92 хуҗалыкта иске керәшеннәрдән 282 ир-ат һәм 291 хатын-кыз яшәгән. 1895 елла алар барысы да исламга кире кайтканнар Югары Кибәхужа һәм Керәшен Кибәхужасы авыллары арасындагы борынгы зиратта ике кабер ташы табылган.
Кибәхужа авыллары халкы күршедәге Иске Мичән, Яна Мичән, Олы Шынар, Кече Шынар, Югары Симет, Түбән Симет, Тимершык, Мингәр, Сабай. Чулпыч, Түлешкә. Казаклар һәм Оет авыллары белән берләшеп, Шынар җыены яисә Симет жыены үткәргән
Тарихи чыганакларда көчләп чукындыру нәтиҗәсендә халыкнын бик күп жәфа чигүе күрсәтелә
Олы Кибәхужа авылының утырган урыны матур Чишмәләре, янында урманы, балыклы елгасы, уңдырышлы басу-кырлары бар Авылнын рәсми исеме—Олы Кибәхужа, халык телендә аны Яна авыл дип йөртәләр
Олылар сөйләвенә караганда, авылга нигез XII йөздә салынган Авылны нигезләүчеләрнең исеме Көббәхужа һәм Кадеркол була. Элек чишмәләр бәреп торган Мазар елгасы башында Көббәхужа нигез салган Кадеркол нигезләгән авыл Галдоргыл елгасы буена урнашкан Кадеркол авылы озакламый яшәүдән туктый, халкы Көббәхужа авылына килеп утыра. Көббәхужа авылы бик зурая
Казан ханлыгы яулап алынгач, Көббәхужа авылы халкы да чукындырыла Чукындырылганнан сон авыл Макса буйлап Мишәгә таба бер чакрым арырак күчеп утыртыла Авылнын исеме дә үзгәрә. Ул Кибәхужа дип атала башлый Халык чукындырылса да, ислам динен тотуын дәвам итә. Авылга Бикуш карт килә, ул яшерен рәвештә исламны ташламаска өндәү алып бара Бикуш карт фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Я.Г.Абдуллиннын бабасы була. Рәсми рәвештә исламга чыгарга теләүчеләр 80 тал чыбыгы белән суктыруны кабул итәргә тиеш булалар. Бикуш карт та 80 тал чыбыгы белән суктырыла, исән кала һәм ачыктан-ачык ислам дине тота башлый. Бу жәза ислам диненә күчкән һәрбер кешегә эләгә Күп кеше моны күгәрә алмый, үлә, теләмәгәннәр Себергә сөрелә Исламга кире кайту 1864 елдан 1880 елга кадәр дәвам итә. Шушы еллар эчендә авыл тулысы белән исламга күчеп бетә.
1905 елга хәтле авылда мәчет төзелми. 1905 елда авылга Арча бае мәчет һәм мәдрәсә салдыра Мәчет манарасы 1939—40 елларда киселә.
Элек авылда чишмәләр бик жүп булган. Авыл кырыена ук терәлеп наратлык үсеп утырган. Колхозлашу елларында бу наратлык утынлыкка киселгән, чишмәләре беткән Ул урында бары бер генә чишмә сакланып калган Ул—Изгеләр чишмәсе Чишмә тимер рәшәткә һәм агачлар белән әйләндереп алынган Авыл кешеләре дога кылу өчен мәчеткә һәм Изге чишмәгә йөриләр Авыл яныннан Макса елгасы һәм Чишмәле елгасы ага
Авыл янында Алып баба чабата каккан тау бар.
Дәвамы киләсе саннарда.