Логотип Казан Утлары
Шигърият

АРТЫНА... ЯҢА ЗАМАН КИЛГӘН


Яшьтәш,
Иртәгәгә кабат яңгыр диделәр,
Кабат җилле, кабат давыл ди.
Бүген менә дөнья рәхәт булса, Иртәгәгә кабат авыр ди.
Яшьтәш,
Бүлмәдәге соңгы икмәкне дә Яшердем мин, ул тәмлерәк булыр. Күз яшендә җебетербез аны?
Бераз гына күңеллерәк булыр,
Бераз гына җиңелрәк булыр.
Яшьтәш,
Ишек өстендәге шәмаилне Мин түргәрәк кертеп элеп куйдым. Шайтан керсә үзем каршы алам, Коръән тотып антны биреп куйдым.
Ә син намазлыктан торма, яшьтәш, Аллаһыдан үтенеп ярдәм сора...
Өй артына яңа заман килгән,
Яман җилләр бусагада тора...
Кулларыңны күкләргә күтәр
Һәр югалган көннең матурлыгын Биләүләргә төреп тибрәткәндә, Бирәчәккә алынган бәхетең Китәм-китмим диеп тибрәлгәндә.
Әллә каян күкрәү арасыннан Фәрештәләр тав(ы)шы сузылгач, һәм томанлы көннең һавасыннан Аңны җуеп, тының буылгач.
Булат ИБРАҺИМ (1990) - яшь шагыйрь: КЛФУ студенты. Казанда
БУЛАТ ИБРАҺИМ
Кулларыңны күкләргә күтәр дә Ярлыка, дип сора Ходайдан: Зинһар өчен мине гафу ит Син, Туры юлга басам бу айдан.
Туры юлга басам бу айдан мин... Һәм ярдәмен сора Аңардан,
Ә төтенгә баткан заманада Караңгы таң ата яңадан.
Караңгы таң ата калтыранып, Мәче кебек ялт-йолт каранып, һәм кирәкми: әнкәй белән, диеп, Икмәк тотып, юкка каргану, Гөнаһ салып, болай да гөнаһлы Бу Җир шарын төреп карага... Кулларыңны күкләргә күтәр дә. Сәҗдәгә төш, зинһар, Аңарга.
Бу ялгызлык түгел,
Бу хисләрнең җаннан китеп Далаларга сибелгән чагы.
Күңеле тулган чакта.
Сулагандыр шагыйрь балачагы.
Сәер халәт...
Җиргә ятып күз яшьләрен Коткарасы иде бу күзләрдән.
Җитми калган язгы халәт матурлыгын Кайтарасы иде сөрген-көзләрдән.
Туйдырды бу түшәмле күк, һаман су үткәрә,
Тамчы күңелләрне юешләтте.
Әҗәткә алынган иртәгәләр. Чынбарлыкны ватты, бүгенне үзгәртте.
Җир астында яткан, үлмәс күзәнәктән Ахырзаман үсә, тамыр җибәргән. Бакчадагы ауган алмагачны Яшен суккан,
Мин күрмәдем аны,
Җил күргән дә сөйләгән.
Түшәмнәргә сыланган күкләрдән, Болытлар агыла, киеп кара күлмәкләрен. Берәр якын кешеләре үлгән ахры, Җирдән күрәм өзгәләнгән йөрәкләрен.
Сәер халәт,
Бу ялгызлык түгел,
Бу—каргалган көннәр язмышы.
Сәер халәт,
Бу—каралган җанның Чираттагы моңсу сагышы...
84
ей АРТЫНА... ЯНА ЗАМАН КИЛГӘН
«Ахырзаман»
Көнбатыштан кояш чыгып килә, Ахырзаман?
Бу заманның ахры?
Юл читендә калган ятим Елый акрып.
Заман хәзер шундый тупас, ахры. Егылган ир кылычына сузылырга Уңай вакыт эзли.
Җирне ертып, ватып,
Җәсәденә кергән җаннар Күктән яктылыгын эзли.
Күктән.
Ахырзаман.
Исрафил хан
Сур өрәме Каф тавыннан?
Ә вәзире—Җәбраиле,
Соңгы тамчы ышанычка Коръән төреп,
Күккә менеп бара...
Җәннәт белән Тәмугъ арасында Вәхшәт бара.
Вәхшәт,
Мәхшәр бара.
Газазил ут яга,
Шәһәр ватыклары Кабер ташы кебек Салкын...
Ләкин якын...
Салкын, салкын, салкын.
Җир ананы үзен Баскан ялкын,
Ләкин салкын...
Күктән кара болыт Җан авазы белән:
—Качыгыз бу җирдән,
Яшен яңгыр белән кочаклашып, Чистартырга килә Җир ананы Яман чирдән...
Телсез заман
Курка-курка бүген ике телсез Куллар болгый болгый дөньясына, Каһәр төшкән диләр әллә шунда, Әллә инде тәгәрәгән шунда дөньясы да.
Калтыранып кына җилне коча күптән. Зинданнарда атмый калган таңнар. Ярсып-ярсып канаган күңелне, Белмим инде хәзер кемнәр аңлар.
Кайтаваз да хәзер өзек-өзек, Сызык-сызык булып сибелә.
Телсез заман яңа дәүләт төзи,
Миңа никтер шулай сизелә.
Телсез заман яңа дәүләт төзи, Диварларны ватып җимереп.
Үз яманын ямаулыкка төреп, Манарадан аска төкереп,
Телсез заман яңа дәүләт төзи Артык теллеләрен үтереп.
Әнә анда минем яшьти ауный, Караңгыдан туеп, исереп.
Алар анда яңа дәүләт төзи,
Яңа кояш элеп буш күккә.
Без үзебез акылдан шашканнар, һәм шашканнар никтер бик күпкә.
Нинди дәва язар безгә язлар,
Бу ясалма чирдән ни бирер.
Ике телсез куллар болгый-болгый Үз ишләрен эзләп йөгерер.
Йөгерер дә алар сикерерләр, Диңгез диеп чиксез упкынга... Телсез дөнья илсез дәүләт төзи, Кәгазь дәүләт—яңа буынга.