Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЮМОР ҺӘМ САТИРА

 

 

Әгәр син баем булсаң

 

Мин сиңа кояш булырмын,

Син минем аем булсаң.

Эт кебек тугры булырмын,

 Олигарх, баем булсаң.

 

Син яңгыр булсаң,

Мин карың булам.

Син ялгыз булсаң,

Мин парың булам.

 

Мин синең казың булырмын,

 Әгәр син үрдәк булсаң.

Кесәңдәге акчаларың

 Кешедән күбрәк булса.

 

Син ашым булсаң,

Мин тозы булам.

Син сөю булсаң,

Мин назы булам.

 

Мин сиңа агач булырмын,

 Әгәр син яфрак булсаң.

 Гомер буе яратырмын

Кешедән баерак булсаң.

 

Син сабыр булсаң,

Мин түзем булам.

Син үзең булсаң,

Мин үзем булам.

 

Ир зары

(Илдар Юзеевка ияреп)

Син мине иң элек

Дөньяга тудырдың.

Аннан соң елмаеп

Күңелне аздырдың.

 

 Әйе шул, аздырдың,

 Ыштансыз калдырдың.

Ачудан кибеттән

Аракы алдырдың.

 

Чәчләрне койдырдың,

Тешсез дә калдырдың.

Син мине картайттың,

 Күзләрне акайттың,

 

Колакны тырпайттың,

Аякны аксаттың,

Кулларны каердың,

Кәкрәйтеп аердың,

 

Борынны ямьшәйттең.

Әйт әле, нишләттең?

Ат кебек кешнәттең,

 Ишәктәй эшләттең.

 

 Танымыйм үземне.

Син мине нишләттең?

Акчаны үзгәртеп

Байлыгым урладың.

 

Син миңа беркайчан

 Рәхимле булмадың.

Хәтерсез калдырдың,

Канымны кыздырдың.
 

Көт, яхшы булыр, дип

 Гомерне уздырдың.

 Дивана иттең син,

Өметне өздердең.

 

Имәскә тырышкан

 Башымны идердең.

 Аяклар тыңламый,

 Хәле юк атларга.

 Өзелеп сөйгәнне

Калдырдың ятларга.

 

 Картайттың кинәттән,

 Күкләрдән төшерттең.

Танымыйм үземне—

Хөкүмәт, нишләттең?