ЯШӘҮГӘ ГИМН
ПОЭМА-РАПСОДИЯ
Композитор, СССРның халык
артисты Рөстәм Яхин истәлегенә
Ачык тәрәзә
Суконныйда күп ул киң урамнар...
Өченче тау. Урам исеме.
Урам тикле урам чатларында
Тылсым хәлләр булмас дисеңме!
Ходай-Затның гына биләмәсе –
Җирдән алып күккә кадәрле:
һәр яралтмыш йолдызлары Аңа,
Кешеләре - газиз, кадерле.
Ә малайның биләмәсе әнә –
Печәнлек һәм урам чатлары.
Чирәмлектә биеп-уйнап чаба
Хыялының чаптар атлары!
Ишетелә: тупыл очындагы
Каргаларның канат сипләве.
Ишетелә - нәни йөрәгенең
Күкрәгендә тып-тын типкәне.
«Чагам ...» - дия дия үчекләшеп
Мөлдерәмә карый кычыткан.
Әсәрләнеп, алма бакчасында
Чикерткәләр җырын кем откан?
Шушы тиклем ап-ак йомырканы
Чуар тавык ничек салгандыр...
Әбәт җиткән. Өстәл өсләрендә
Гөҗли әнә көмеш самавыр.
Тып-тын урам. Йөрми машиналар,
Көн кичлеккә инде авышкан.
Гаҗәпләнеп колак сала малай
Хәтта... утын ярган тавышка.
Чү! Монысы ни могҗиза тагын –
Ак пәрдәләр, ачык тәрәзә.
Пәрдәләргә тияр-тимәс булып
Моң агыла, талгын моң йөзә...
Нинди көй бу? Кинәт очынудан
Катырак тибә йөрәк, түз генә, -
Кемдер әнә, тигез-тигез басып,
Гармун уйный, шундый өздерә!
Түрбакчалы агач йортның күге
Кысан түгел, түгел тәбәнәк.
...Телсез кала малай, күз яшьләре
Изүенә төшә тәгәрәп.
Күктән иңә мәләк-фәрештәләр:
«Син онытма, - диеп, - без барын»,
Өрфиядәй канатлары белән
Сөртеп ала керфек очларын...
Тәү кат күрә ачык тәрәзәне –
Гармунлы ул, җырлы тылсымлы.
Үзе өчен нәни тәрәз ачты,
Юксыначак алда гел шуны.
Кичке шәфәкъ. Алсу офыкларга
Кызыл таулар төште ишелеп.
Композитор туган мизгелләр бу,
Син шаһит бул моңа, кешелек!
Ә колакта бер моң тибри:
«Тәрәзәң булсын, тәрәзәң –
Ачар булсаң әгәр дә.
Ачык тәрәзә чакыра
Озын-озак сәфәргә...»
Ак болыт
Без барыбыз да - балачак иленнән.
Сент Экзюпери
Балачак - гомерлек бәйрәм ул,
Хыялга бай булсаң син әгәр.
Зәңгәрсу гөрләвек суында
Тирбәлә ак кәгазь көймәләр.
Табигать агышы гел шулай:
Фасыллар фасылга ялгана.
Җәйләрнең вәгъдәсе бихисап.
Яшел җәй, син безне алдама!
Һавада аккошлар авазы,
Барасы юллары кай таба?
Ә җирдә - үләннәр бәйрәме,
Шау чәчәк юкәдән бал тама.
Йомырка карагы саескан
Коймадан коймага очына.
Ә күрше малае... түбәдән
Ак кәгазь самолет очыра!
Кабанкүл. Комлыкта – кап-кайнар,
Таллыкта - җиләслек, күләгә.
Балыклар кабасы кармакка
Кайчакны
Хыялда... йолдызлар эләгә!
Зәңгәрсу күк йөзе. Болытлар –
Әлеге җәй өчен бик таман.
Тын гына агылган ак болыт
Үзенә тарта соң ник һаман?
Юк иде, юк иде - бар булды:
Төшкәндер кайлардан убылып...
Малайның күңелен яулады
Рояльгә охшаган бу болыт.
Өч аяк... Өчпочмак гәүдәсе –
Күренә һәммәсе ап-ачык.
Ачылам-ябылам дип тора
Кояшны терәгән капкачы!
Күктәге ялгызак бу болыт
Моң белән, ахрысы, тукылган.
Күр әнә, алтынсу нурлары
Кояшка кадәрле сузылган.
Тетрәде малайның йөрәге!
Гөнаһсыз бер малай, югыйсә.
...Офыкта, куерып, болытлар
Һаман да зурая һәм үсә.
Күкрәде күкләрнең түбәсе!
Ярылды болытлар урталай.
Яңгырга тотынып уралып,
Йөгерә, әй, чаба бер малай...
Исендә калдырсын су шавын –
Туктачы син, яңгыр, бер мәлгә.
Ул синең моңга да таянсын
Тормышка атылып кергәндә.
...Аналар сабыен тирбәтә,
Сәүдәгәр әтиләр - мал таба.
Исән-сау калырмы матурлык,
Заманнар авыша кай таба?
Ә колакта бер моң тибри:
«Матурлыкка күз кирәктер,
Дөреслеккә сүз кирәк.
Шатлык арты хәсрәт килсә,
Шартлый күрмә, түз, йөрәк!...»
Тузгыта җил...
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап...
Дәрдемәнд
Кайчан гына әле Хаҗи агай
Приказчик булган электә.
Азнятча аяк киемнәрен
Чыгарырлар,
Шаулатырлар иде кибеттә.
Эшләп җыйган байлыкларның әнә
Коты качты, бетте хикмәте,
Тарих чүплегенә авып төште
Мусиннарның хәләл ширкәте...
Ил өсләтеп, канлы байрак тотып
Узды-китте кызыл инкыйлаб.
Бара шулай, әле дә бара бугай
Туры түгел, кыек юл буйлап.
...Ил өстендә тагын нәгьрә яшьни:
«Конфисковать!»Бетте вәссәлам!
«Бушатыгыз йортны!» дия-дия
Мылтык белән арттан бәрсәләр?..
Ил өсләтеп сәяси җил уйный,
Кемдер, имеш - нэпман, сәүдәгәр.
Үз-үзенә түбә корырга да
Хокук бирелмәгән бәндәгә!
Табигатьне давыл, җил тузгыта,
Язмышларны кемнәр тузгыта?
Байларга һәм ярлыларга бүлеп
Ни кылана совет, ни ота?
Советларга «кадерлерәк» икән
Хәерче йә ярлы баласы.
...Алкитәләр йолкып - Яхиннарның
Ак кәҗәсен, кышлык танасын.
Бу хөкүмәт калды микәнни соң
Аяклы мал - сыңар танага?
Илнең йөрәк тамырыннан бүген
Күз яшьләре катыш кан ага.
Байлар йортын совет - «особист»ка
Яки ярлысына өләшә.
Биш кыйтганы чәйнәп йотар иде -
Әгәр фирка шуны теләсә...
Арсеналда - кылыч һәм винтовка,
Чыбыркыга алмаш - перәннек.
Яхин токымнары - бүген инде
«Хокуксызлар», сыйнфый берәмлек.
Малайга да килде бәхетсезлек:
Алсу төсләр качты битеннән.
Үсәселәр алда иде дә бит,
Аердылар кәҗә сөтеннән!
Подвал, сарай - читлек ише нәрсә,
Идәннәрен бик еш су баса.
Ярый әле үзенә сыендырган
Якыннары, туган-тумача.
Акчасызлык белән җитәкләшеп,
Җил сугыла ятим ишеккә.
Ә малайга хәзер үзен-үзе
Югалтмаска кирәк ничек тә!
Ә колакта бер моң тибри:
«Кыек юлдан барган илне
Кая таба дәшәргә?
Бернигә дә карамыйча
Яшәргә дә яшәргә!..»
И мөкатдәс, моңлы сазым!
Г.Тукай
«Фортепианода уйнау егет эше түгел»
(Әтисенең сүзләре)
«Киләчәккә сәфәр буламени?» -
Дия-дия кайбер юләрләр,
Бу сүзләрдән мантыйк-фәлән эзләп,
Бармак төртеп, бәлки, көләрләр.
«Була!» - диеп мин кистереп әйтәм,
Һәм ясамыйм сүзгә ташлама.
Киләчәккә сәфәр - бала чактан,
Үсмер чаклардан ук башлана!
Мең сигез йөз сиксән алтынчы ел...
Сез алмагыз моны ялганга,-
Кушлавычта...
Татар бистәсендә...
Ике сабый аваз салганнар!
***
...Төпчек улын сөеп баккан Ана,
«Бисмилла»дан башлап һәр эшен.
...Улы инде музыка мәктәбендә
Үзләштерә нота хәрефен.
Ә син, егет, Тукай эзләреннән,
Печән урамыннан бар шулай.
Солфеджио белән янәшәдә
Минор, мажор сине каршылар.
Тукайлардан калган бу урамның
Үзгәртәләр җисми мәгънәсен:
Париж Коммунасы... Шулай булсын –
Бәйләлминәл булсын, янәсе.
Тукай эзләреннән бара егет,
Эзләп бара алсу таңнарын.
Белми әле фани бу дөньяда
Көрәш барын, тартыш, дан барын.
«Тәфтиләү»не тыңлап баккан саен
Тетри йөрәк, килә күздән яшь...
Киләчәктә аның җыр моңнары
Шагыйрь белән булыр аваздаш.
Гаепмени: атлап барулары,
Йөзе-кыяфәте яшь кана.
Ни әйтсәң дә киләчәккә сәфәр
Печән урамыннан башлана!
Кай җирләргә генә илтми юллар
Җырлы-моңлы татар баласын.
Язмыш аңа тәгаенләп куйган
Мәскәүләргә китеп барасын...
Ә колакта бер өн тибри:
«Тапкан һәм баккан әнкәсе
Тукай яшьтәше ласа.
Ни кылырсың, яннарыңда
Газиз әнкәң булмаса...»
Казан - Мәскәү поезды
Кәмәребез моңлы Ә «моң и нәрсә?
Тәрҗемәләп булмый «моң» сүзен.
Р.Фәйзуллин
Казан белән Мәскәүләрнең арасы –
Бер тәүлектә тибрәп кенә барасы.
Юллар дәшә. Кемнәр кемне сагынган?
Салмак кына чайкалыша вагоннар.
Рельсларга чәчрәп төшә ай нуры,
Тама күктән ак йолдызлар яңгыры.
Шпалларга суга тимер рельслар,
Ә син, поезд, эшеңне бел - дөрес бар...
Хыянәттән сакла инсан күзләрен,
Хәсрәт берлән коендырма йөзләрен.
Тимер белән тимер кинәт бәрелсә,
Килеп туа өр-яңа җыр-хадисә.
Искәртеп хәят барлыгын, хут барын,
Чагылып кала тәрәз, фонарь утлары.
...Тик берәүне йокы алмый. Уйда ул.
Җаны тулы - хатирәләр, уй-давыл.
Уйладымы Мәскәү чоры яшьлеген,
Күз алдына килә-баса яшь егет:
Студент ул... Монда җыр-моң дәрьясы –
Гөрли Мәскәү консерваториясе.
Дүрт-биш елга сузылды бу гыйлемлек,
Истәлекләр, дус-ишләре - гомерлек!
Хачатурян, Пахмутова, Эшпайлар –
һәммәсе дә сөйкемле һәм ыспайлар.
Еллар кыстап караса да: «Кал, әйдә!»..
Юк, Казанын алыштырмас Мәскәүгә!
Ничә тапкыр хәбәр салды кыр казы:
«Анда анаң, баккан анаң - ялгызы...»
Сөеп кайтты сиңа углың, и Казан!
Диде: «Илне, сине данлап җыр язам».
...Кинәт сугыш ялмап алды дөньяны!
Ил өстендә ут-кылычлар уйнады.
Өстә шинель. Иңдә солдат биштәре.
«Тревогага баткан Мәскәү кичләре.
Туплар аткан чакта муза нишләсен?
Ядрә тишеп узмак җырлар көлтәсен!..
Актарылып набат килә ерактан, -
Утлы-бозлы, канлы Ленинградтан:
Муза йортын янгын ялмый күрмәсен, -
Шостакович... саклый йортлар түбәсен.
Яхнн саклый Мәскәү күген төнката.
«Зенитка»лар таңны ертып уята.
Яруллин7 да мылтык тотып Дугада,
Сөйгәненә һәм кызына хат яза.
Муза да бит әнә шулай көрәште,
Дау барганда җыр һәм мылтык берләште.
Түнде фашист. Тынды сугыш. Килде яз.
Моабитны җимереп чыкты кайтаваз:
Тарихларда батырлыкка дәлил бар,
Моңлы бер җыр булып кайтты Җәлилләр!
Моабиттан исән кайткан җырларны
Яңгырата Сәйдәш, Яхин моңнары.
***
...Пассажирлар талган төнге йокыга.
Вагоннарның тәрәзәсен җил кага.
Рельс буйлап йөгерешә ай нуры,
Озата бара ак йолдызлар яңгыры.
Казан - Мәскәү... Шушы ике арадан
Язмыш һаман юл йөретә, фаразан.
Анда концерт, монда концерт - аншлаг!
Кулны кысып котлый яңа танышлар.
Кысан аңа, кысан кайчак Казанда,
Пахмутова кебек затлар аз анда.
Мәскәү тарта... Илгә кирәк язганың.
Бернигә дә алыштырмас Казаның!
Ә күңелдә бер моң тибри:
«Моңлы булып яшәүләре.
Нидән татлы, ник ачы?
Ходай җырдан аермасын,
Кашки, шулай булсачы!..»
Аклы - каралы
Рояльнең клавишларында
Ике төс оар аклы-каралы.
Тукай сазы сыман моңлы алар,
Җәлил җыры кебек яралы.
Сандугачлар серенада суза,
Каен яфраклары җыр яза...
Композитор гына ишетерлек
Авазлар бар фани дөньяда.
Керфекләре белән кагылдымы,
Моң-дәрьяга килеп «абына».
Күңелендә йолдыз чаткылары –
Иҗтиһат һәм илһам кабына!
Ефәк җилнең тынып калган мәлен,
Яки чәчрәп яшен уйнавын, -
Күкләр генә белгән сөйләм белән
Әйтеп бирә ала кем тагын?
Гап-гади бер кеше булып, әйе,
Утырырга мөмкин табында.
Күкләр белән сөбхәтләшеп алу
Әһле затның ләкин канында.
Нида, нәгърә булу мөмкин җырда,
Була алмый мәкер, үчегү.
Талантларны иле яклый белми,
Саклый белми икән –
Гафу ителмәслек кичегү.
О-о, илаһи очыш! Бу очышта
Җыр-музыка - мәңге үлемсез.
Яши-яши дулкын өсләрендә
Ярты җаның белән түлисең.
Фарватердан бара Маэстро,
Ул - һәрвакыт дулкын өстендә.
Мең авазлы тормыш дәрьясында
Урын була алмый мескенгә.
Яңгыр шавы, чишмә чылтыравында
Юк, урын юк - фальш, ялганга.
Нота тамчылары бер-берсенә
Дисбе-дисбе килеп ялгана.
Тамчыларда кояш чагылган күк,
Ноталарда... галәм чагылсын.
Таң чыгыдай керсез кеше генә
Муза кылларына кагылсын.
Энҗелисең вакыт диварларын,
Тормыш юкса - авыш, катмарлы.
Яңа төсләр белән бизисе бар
Ак-карадан торган катламны.
Камыш сыман нәфис клавишларда
Ике төс бар: аклы-каралы...
Тукай сазы сыман моңлы алар,
Җәлил җыры кебек яралы.
Тормышта да андый мәгыйшәтләр:
Яшәеш ул - актан, карадан.
Шушы ике төсләр уртасында
Язмыш-карчык уйнап караган!
Ак төсләре - саф күңелләр өчен,
Ә карасы йоккан иблискә.
Икейөзле гамьсез җаннар гына
Сатылганнар алтын-көмешкә...
Их, зурлыйсы һәм мактыйсы иде
Җәннәтләрдән матур тормышны!
Сорнай җырын, киек казлар моңын,
Ак каеннар шавын, яз-кышны.
Юк, көл түгел, гөл калдыру өчен
Туа кеше, яши дөньяда.
Сабыйларның керсез елмаюы
Әлмисактан бирле - өр-яңа!
Бу тормышны төзек тотар өчен
Музыка да кирәк, җыр кирәк!
Инсаннарның кылган гамәленә
Киңәшче бул , Раббым, бул терәк...
Кирәк түгел төшенкелек җыры,
Киләчәккә юллар ярганда.
Сабыйларга кирәк бишек җыры –
Яңа көнгә кереп барганда.
Ә колакта бер өн тибри:
«Дус-ишләрдән киңәш ява,
Син опера яз, диләр.
Лирик талант бирелгәнен
Белмиләр шул, белмиләр...»
Дивар
(композитор монологы)
Газиз әнкәм сөйли торган иде:
Сигез аем тулыр-тулмаста,
Ишеккә мин япь-яшь маңгай белән
Килеп бәрелгәнмен иң башта...
Ишекләрен каерып ачты дөнья, -
Мин тормышка кердем атылып.
Канатлы чак! Чатлы юллар саен
Таш коймалар калды ватылып.
Чәчәк балын татып карадым мин,
Ачы тәмен - кыргый әремнең.
«Шып!» туктатты тормыш берзаманны
Таш диварга килеп бәрелдем!
Гашыйк булдым, юләр, җир кызына,
Күккә ашты керсез йөрәгем...
Йөрәгемне чакты хыянәте –
Мин диварга килеп терәлдем.
Ерак-ерактагы янартаудан.
Алга дәшеп, утлар бөркелде...
Төн карасын ертып барган чакта
Мин диварга барып төртелдем.
Кеше булып яшәү җиңел түгел
Бу зольмәтле, авыш дөньяда.
Кан-сагышка баткан чакларымда
Ярый әле күңелем җыр яза!
Җилләр генә ансат узып китә
Шул тәкәббер... дивар... өстеннән.
Кеше түгел, җилләр булсам иде,
Җил булудан бер дә кимсенмәм.
Туып, бәлки, дөрес эшләгәнмен,
Яшәү ләкин - усал бер җәза...
Тик шулай да нәләтле бу дөнья
Укый алмас миңа җеназа!
Мин ялгызым, ахры, җирдә дисәм,
Күктә - Кояш! Түзик, баш кынам...
Кояш белән дуслашырга теләп,
Мин күкләргә, нурга ашкынам.
Караңгыны куа, җиңә кояш –
Күк капусы кинәт ачыла!
Кояш нурын эчеп исердемме,
Нәләт-хәсрәтләрем басыла.
Мин китәмен...
Якты бер Ил күрәм:
Анда шатлык, анда нур тама.
Сәгадәткә таба юл сабамын,
Күңелемдә - давыл, тантана!
Барам - кайда юктыр хәрам,
Мин иректә анда яшәрмен.
Кырмыскалар, үлән, чәчәкләргә
«Туганым...» дип бары дәшәрмен.
Ә кышларда кайнар чишмә булып
Күмелермен карлар астына.
Карлар киткәч, тагын актарылып,
Мин чыгармын язлар каршына.
Күз яшьләрем, әйе, кипте инде...
Күңел дөрли, канат кагына.
Мин асылда кире кайтып барам
Гомеремнең бала чагына!
...Музыканың ефәк дилбегәсен
Бюрократлар тота кулында.
Кирәк түгел диктат һәм борынчык
Нәфисәи сәнгать юлында.
Җырның кайда, ничек яралганын,
Их, әйтәсе килә, белмәсә:
Иң-иң якын дигән затларына
Талант ягын - Ходай өләшә.
Матурлыкка аяк чалучылар
Юк дисәң дә тора табылып.
Күңел күзең сукыр булса әгәр,
Тигез җирдә мөмкин абыну.
Тормыш кайчак - амбразура сыман,
Яшертенләп ата укларын.
Тик беләмен: кеше йөрәгендә
Сүнмәс ялкын, бетмәс ут барын.
Яшәү гөлен бозлар капламасын,
һәм тормасын җанны өшетеп.
Моңлы җырлар, романслар язам.
Салкын йөрәкләргә үч итеп!
Казыктагы чылбырларын чәйнәп,
Кемне сагына дивар этләре?
Кеше җаны өчен зур дау бара,
Көрәш әле, көрәш бетмәде.
Ә күңелдә бер моң тибри:
«Сандугачны сайратмыйлар
Ябып куеп читлеккә.
Милли энҗе-мәрҗәннәрне
Югалтмаска ничек тә...»
Сискәнү
Хәзер миндә, малай, ике «мин».
Һ.Такташ
Энҗеләргә төрә-төрә
Бизәклисең хисеңне.
Данга, малга кызыкмыйча
Яшәү ансат дисеңме?
Малы мулдан таммаса да,
Даны килгәләп тора.
Чын-ихласый мактасалар,
Күңел күге яктыра!
Тәнкыйть кирәкле шәй, диләр,
Ләкин ул конфет түгел.
Саксыз сүзләр әйтелдеме,
Сискәнеп куя күңел...
Салкын караш, мөнәсәбәт
Җилдәй килеп кагылса,
«Татарский Яхманинов»
Дигән ярлык тагылса, -
Күрәләтә гаделсезлек,
Көнчелек бу ләбаса!
Ник опера, балет язмый
«Беспартийный» бу талант?
«Буйдак» дигән исемен дә
Чәйниләр кабат-кабат.
Милли темага опера,
Әйдә язып карасын, -
Цензураның җәтмәсенә
Куып кына кертәчәкләр
Сыйнфый «дошман» баласын...
Кырын уйда йөргәннәргә .
Ил буйлатып ау бара.
Диссидент булып кара син
Коммунистик корыч мораль
Сугып кына аудара...
Кочаклашып йөргән чакта
Диктат белән әшнәлек, -
Кемнәргәдер туры килә
Йотарга күз яшьләрен.
Көйсез илне көйлисе бар. –
Үзәген, почмакларын,
Җырларга кирәк халыкның
Данлы, парлак чакларын!
Кайда син, мәхәббәт?
(икенче монолог)
Күпме җырлар, романслар яздым
Сөю хәлләренә багышлап...
Җырда гына канатлыдыр сөю,
Җирдәгесе - сәер табышмак.
«Богема»лар чәчәк сузды миңа
Күз карашың төреп букетка.
Сөю килми, гыйшык алмый мине,
Тәкъдиремдә - һаман күп нокта...
Юктан гына күңел нечкәргәндә
Күбрәк эчтән елыйм, мин - яра.
Хатлар язам... Сәер ялгызлыктан
Шулар мине килеп коткара.
Кызыл юлдан башлый белмим хатны,
Артык кызыл булыр шикелле.
Синең ялкын,
Җан дускаем Сайра,
Еллар аша миңа сикерде!
Ераклардан нурың килеп җитә,
Син хыялда гына җандашым.
Чынга ашмас хыял эчләрендә
Исәр кебек йөрим адашып.
Йолдызларның төнге күчешендә
Синнән сәлам җиле бар сыман.
Мәхәббәткә дучар ителүдән
Нигә качам, нигә тарсынам?
Түрә кызын әгәр димләсәләр,
Син - ирексез, байлык корбаны.
Хәтәрдән дә хәтәр - хатын-кызның
Үзенә буйсындыра торганы.
Илдә-көндә закон булган кебек,
Йөрәктә дә бар бит кануннар.
Вөҗданыма,
Җырларыма бары буйсынамын,
Кичерегез мине... ханымнар!
Газиз анам! Өйдә - ялгыз анам...
Төпчек улың сине ташламас,
һәр иртәдә көнем догаң белән,
Синең исмең белән башлана.
Тапкан анам! Синең өчен яшим,
Ходай бирсен безгә бәрәкәт.
...Йөрәк, ахры, мәхәббәткә илтә,
Тик азагы аның - һәлакәт.
Ә колакта бер моң тибри:
«Тормыш үзе катлы-катлы.
Сөю генә беркатлы.
Күктә йолдыз ничә булса,
Бездә ялкын шулчаклы...»
Моң булып кырык биштән яшем утде.
Акмулла
Ни булды соң?
Сүнде ае, батты кояшы...
Күкләр төште сыман җимерелеп,
Челпәрәмә килде дөньясы!
«Анам үлде...» - диеп сыкрый күңел,
Күз яшьләре җитмәс - еласаң.
Ярты ятим, тома ялгыз булып
Яшәүләрең хәзер кемгә сан?
«Улым» диеп, «Бердәнберем» диеп
Киләчәктә аңа кем дәшер?
Моңнар, моңнар - җиңә алырмы соң
«Кара кайгы» дигән көндәшен?
Фәрештәләрдән дә уза-уза
Саклый белде аны кем тагын?
Үлмәс моң да алыштыра алмас
Ана хакын, ана тулгагын.
Тукта, рояль! Уйнамый тор бүген,
Канатларың җәеп очынма!
Нервы моңнар, кадакланган кебек,
Туктап калган бармак очында.
Ә диварда, әллә еламсырап,
Әллә көлеп шунда - күр әнә,
Шом таратып, тавыш тынсыз гына
Бии ватык сынык күләгә.
Кан тамыры типкән аваз гына
Ишетелә шушы тынлыкта.
Ни кыласы, ниләр майтарасы?
Язмышында - тагын күп нокта...
Ялгызлыктан, иман юраулардан
Аралый күр аны, и Раббым!
Иң якыным дигән әнкәсе бит
Хәзер инде аңа - ерак моң...
Дөнья усаллана барган чакта,
Телеп алган чакта бәгьреңне,-
Таш диварлар арасында хәзер
Кемнәр белер икән кадреңне?
Язмыш әнә пышылдаган сыман:
«Син саламга тотын, әй, кешем...»
Салам белән генә дәрья кичеп,
Ярга чыгып була, әйтерсең.
Чәчләреме? Юк, агарган түгел,
Көмеш бәсләр бары кагылган.
Тетрәүләрдән чыгып бара менә –
Чыгып барган кебек давылдан.
Килер көннең хәбәрчесе булып
Тәрәзәдән тагын төн бага.
Кан җылысы түгел, җан җылысы
Кыйммәтлерәк бүген дөньяда!
Әле дә булса йөрәк тамырында
Сулкып-сулкып тибә хушлашу.
Көтә аны йокы алмас төндә
Күкләр белән кабат очрашу!
Аяк асларында җир барында,
Күкләр тулы йолдыз барында,-
Ерып барыр сагыш кордоннарын,
Шәраб кына елар табында...
Ә колакта бер моң тибри:
«Ташлама син, романтика,
Ник куасың багыңнан?
Язлар каршысына чабыйм
Үксез бала чагымнан...»
(өченче монолог)
Җырланмаган җырым булып
Калдың күңел түрендә
Э.Шәрифуллина
Син кайларда, җырланмаган җырым,
Исән-саумы көмеш кылларың?
Өндә түгел, хыялымда сине
Әллә ничә кабат уйнадым.
Тыны белән күкләр михрабыннан
Тартып ала моңны виртуоз...
Чүпле урамнарның ташын ярып,
Газап белән яңа җыр туа.
Тасма телләр вәгъдә базарында
Уйнаш иткән авыш заманда, -
Күз яшьләре түгел, муза белән
Яраларны вакыт ямарга!
Киләчәккә илтеп ялгыйсы бар
Тукайлардан калган гамьнәрне.
Ярты юлда туктап калган җырым,
Дәвам итик моңлы сәфәрне!
Үз-үзенә һәйкәл салыр өчен
Ташны ярып чыга үләннәр.
Җырдан һәйкәл салу өчен диеп,
Күтәрелдек без дә түбәннән.
Ядрә очкан, туп шартлаган өннәр
Булмасын дип татар илендә, -
Каен шавын, киек казлар моңын
Көйләдем мин муза телендә.
Ишеткәнең бармы, замандашым,
Җырның ничек сулыш алганын?
И яхшы соң: халык бәгьренә
Җырың китә алса ялганып!..
Калмасын дип газиз Ватаныбыз
«Икенче сорт» Татарстанга, -
«А-зат-лык!» - дип
Йодрык чөя бүген фидаилар
Намуслары шулай кушканга.
Йөрәгемдә тагын утлар ягам,
Җырланмаган җырым, син кайда?
Сәгать суга! Кичеккәнем өчен
Мин ярлыкау сорыйм Ходайдан...
Ә колакта бер өн тибри:
«Нигә соң сырхау яшибез,
Җитми чөнки - азатлык.
Бир газаплы угланыңа
Бер генә учма шатлык...»
Җиденче кат
Шәмдәлләрдә генә утлар яна.
(халык жырыннан)
Еллар, еллар! Йолдыз тизлегендә
Гарепкәме шулай чабасыз?
Кояш табы күктә калтырана,
Болыт япса - ул да чарасыз.
Көз. Октябрь. Дөнья шәбәренгән...
Көзләр дә бит сула, картая.
Кургашындай күксел болытлары
Китеп бара икән кай таба?
Тәңкә-тәңкә сары яфрак итеп
Көзләр сала соңгы күлмәген.
Шәфәкъ - утлар яга... Кемнең әле
Күргәне бар утның үлгәнен?
Кайный шәһәр. Неон утлар дәшә –
Акчаң гына булсын кесәңдә.
Кем пышылдый шулай: «Дөнья бара
Яшәсәң дә, яшәмәсәң дә...»
Җиденче кат. Лифт тавышының
Гөжләгәне килә колакка.
Җиде катлы күкнең чатларыннан
Нинди көчләр дәшә еракка?
Сырхау җанның дөньясы да сырхау:
Тәрәзәләр боек, алҗыган.
Тыштан дөнья карап тора кебек
Балык күзе сыман тамчыдан.
Тән алҗыган. Тәрәзәдән кереп
Җилләр өзмәк була сулышны.
Тезеп-тезеп чыршы күркәләрен,
Каршылыйсы иде бу кышны...
***
805 авазы! һәм «Ашыгыч ярдәм»
Машинасы йортка туктала.
Композитор... шәфкать туташына
Ни әйтергә теләп уктала?
Аһ, зөбәрҗәт чытырманлык алда, -
Уртасыннан ап-ак юл бара...
...Кинәт кенә карлы буран чыгып,
Шәһәр түбәләрен кубара!
Ишетелә тояк зеңләгәне,
Еллар аша атлар пошкыра.
Үлем тырнагына кергән саен
Йөрәк: «Яшәү!» диеп кычкыра.
Шагыйрь хаклы: хәят кочагында
Мәңге туу, мәңге хәрәкәт.
Бу тормышта туктап калу мөмкин,
Җырда туктап калу - һәлакәт.
Тәкъдир шулай: дарчин туфрак безне
Кочагына тартып алачак.
Без һәммәбез беркөн үләчәкбез,
«Гөлҗамал»лар мәңге калачак!..
(Гөлҗамалдай кызлар беләгендә
Энҗе утлар барыбер яначак).
Ләхет тәрәзәсе ачылмаган,
Сәмави нур күктә таралган.
Композитор хак-каләме белән
Бара әнә сонды таранга...
Карый да ул үзенең үткәненә
Өченче тау биеклегеннән, -
Күрегезче: ул тудырган моңнар
Ватан байрагына
Яшәү гимны булып чигелгән!
Йомгаклау
Йөрәкләрдә бүген җыр тирбәлә
Яшә, сөеклебез Татарстан!
Кем син, Яхин?
Затлы маэстро.
Композитор. Данлы пианист.
Җирдән алып күккә кадәр тылсым –
Җырларыңа бар да сыйган ич.
Син йортларның тәрәзәсен ачтың,
Дан җырладың сөйгән халкыңа.
Бездә туып-үскән сандугачлар
Син калдырган көйгә талпына.
Синең җырлар илгә, Ватаныма
Йөрәк каның белән түләнгән.
Мәңгелек бер дастан түгелмени:
Кабереңдә - яшел үләннәр...
Сәясәткә кереп батмасаң да,
Исеңдәдер әле ул көннәр:
Мәйданнарга ташып чыкты халык –
Байрак тотып, төркем-төркемләп!
Ул мәгълүм ич: кемнәр балта чапкан,
Тәсбих җебен безнең кем өзгән...
Чакма чагып кысыла безнең йөрәк
«Ватан» дигән гади бер сүздән.
Сандал белән чүкеч арасында
Татарстан бик еш кыйнала. «
Берләшегез, татарларым!» - диеп
Кыйтгаларга чакыру, өн сала.
Таралганны җыяр вакыт безгә:
Идел - Урал! Яши хыялда...
Ватанымның байраклары бүген
Өч зөбәрҗәт төскә буялган.
Утызынчы август...
Байрак булып
Балкый Татарстан күгендә.
Легендага тиң булырлык көннәр
Истә һаман, истә - күңелдә.
Иртәләрдә таңгы җилләр безне
Дәшеп ала Кояш ягына.
Чү! Иртәнге серенада булып,
Яхин музыкасы агыла.
Композитор калдырган соң ни моң?
Үзе җавап бирә безгә бу Моң:
Яшәүгә гимн!
Тормышка гимн!!
ТАТАРСТАНга гимн!!!
2010
Аңлатмалар
Өченче тау - хәзерге Калинин урамы.
Хаҗи агай - композиторның әтисе,тулы исеме Мөхәммәтхаҗи (1880-1933).
Татар бистәсендә - композиторның әнисе Мәрьям (1886-1974)
Печән урамы - Сенная. 1938елда Париж коммунасы дип үзгәртелә.
...Саклый йортлар түбәсен - композитор Дмитрий Шостакович Ленинград блокадасы вакытында йорт түбәләрен янгыннан саклау эшләрендә дә катнашкан.
Мәскәү күген төнката - 1942-1945 елларда Рөстәм Яхин Мәскәү фронтының һава көчләренә каршы бер частенда укчы булып, соңрак хәрби ансамбльдә пианист-аккомпаниатор сыйфатында хезмәт итә.
Яруллин - композитор,беренче татар балеты «Шүрәле»нең авторы Фәрит Яруллин (1914- 1943).
«Татарский Яхманинов» - Рөстәм Яхинны заманында композитор Сергей Рахманинов көйләренә охшашлыкта «гаеп»ләргә тырышучылар табыла
Сайра - Сайра Сәләхетдинова (Вельшакова).Р.Яхин белән Мәскәү консерваториясендә бергә укыганнар (1930 еллар ахыры)
Җиденче кат – Р.Яхин гомеренең соңгы 12 елын Татарстан урамында (7 йорт, 133 фатир) җиденче катта яши.
Электрон почта да төпсез түгел
Редакциягә әсәрләр, мәкаләләрнең фәкать машинкада басылган яки компьютердан чыккан кулъязмалары гына кабул ителә. Бер биттә 30 юл (компьютер текстында да!), бер юлда (сүз араларын да исәпләп) 60 тамга булырга тиеш. Кәгазьнең бер ягы буш кала. Машинка текстынын беренче нөсхәсе генә кабул ителә. Компьютер текстының дискеты да булу кулай.
Хатлар исә, җиңел танылырлык итеп, кулдан да язылырга мөмкин.
Редакциянең электрон адресына фәкать кечкенә күләмдәге язмалар (хатлар, документлар, фикерләр һ.б.) гына кабул ителә.
Электрон адреска күләме 5 биттән арткан язмалар җибәрелгән очракта, почта аша аның оригиналын (кәгазьгә басылган вариантын) алгач кына әсәр кабул ителгән санала.