Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР СӘХНӘСЕ ДАҺИЕ

 

Халкыбызның талантлы трагик артисты Мохтар Мутин турында чын дөреслекне, гадел сүзне күптән язасым килә иде. Аның милләтебез, театрыбыз сәнгатендә кем икәнлеген, бүгенге күзлектән карап, кулымнан килгәнчә аңлатасым килә. Сез әйтерсез, син бит аның замандашы түгел, ничек аның турында язарга алындың, дип. Була шундый шәхесләр, без аларга вакыт узгач кына, дөрес, гадел бәя бирә алабыз. Әлеге бөек артистның язмышы мине тетрәндерде, чөнки татар театрында мондый фаҗигале язмышлар бик сирәк.

1937 елда аны халык дошманы дип кулга алалар һәм ул төрмәдә һәлак була. Шуңа күрә совет власте елларында аның исемен телгә алу мөмкин түгел иде, ләкин бернинди гаебе булмавы ачыклангач та ул милләтебез күгендә, татар театры тарихында үзенең лаеклы урынын ала алмады. Әгәр бүтән милләттә андый шәхес, бөек артист булса, аның турында кинолар төшерерләр, һәйкәлләр куярлар, урам исемнәре бирерләр, китаплар язарлар иде. Моның нигә шулай икәнлеген мин сезгә хәзер аңлатырга тырышырмын. Кадерле милләттәшләрем, татар театрын бит урыс дәүләте төзеп бирмәгән, Мәскәү, Петербургтагы кебек император театры да түгел ул. Әти-әнисенен. туганнарының, кан-кардәшләренең каргышларыннан да курыкмыйча, ашарга-ашы, кияргә-киеме, торырга урыны булмаган, ачлы-туклы язмышка, үзләренен иң матур, иң гүзәл яшьлек елларын шундый газаплы театр тормышына багышлаган фидакарь җаннар кемнәр соң алар? Халкыбыз арасында андыйлар табыла, без бит урыслардан бер дә ким түгел, безнең үз театрыбыз, үз милли сәнгатебез, үз музыкабыз булырга тиеш дип, Рәсәйдәге бөтен укымышлы татар яшьләре бердәм күтәреләләр. Патша хөкүмәте, дин әһелләре теш-тырнаклары белән каршы торганда милләтебезнең татар театрын тудыруын халкыбызның сәнгати үсештә бер баскычка күтәрелүе дип саныйм. Милли аңны уятуны, милләтне берләштерүне сәнгатьтән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Әлбәттә, дин әһелләре халык мәчеткә йөрмәс, театрга йөри башлар дип бик нык борчылганнар, театр диннең тамырына балта чабар дип уйлаганнар. Театрның үз урыны, диннең үз урыны икәнлекне әле алар аңламаганнар. Яшәү белән үлем бар икән, динне бернинди театр да, бернәрсә дә алыштыра алмаячак. Чөнки дин-адәмнәргә яшәү өчен Ходай Тәгалә тарафыннан иңдерелгән. Изге Канун! Ул заманда 16-17 яшьлек кыз баланың сәхнәгә менүен мин бүгенге көндә илеңнең, халкыңның азатлыгы өчен шәһит китүгә тиңләр идем. Ул заманда үз-үзенне сәнгать өчен корбан итәргә никадәр илаһи көч кирәк. Чынында без бүген горурланып әйтә алабыз, театрыбызны халык үзе тудырган!

Ә күзләре...

Күзләрендә аның ниндидер гамь,

Ниндидер үч һәм зар иде.

Арысланның ярсу йөрәгенә,

 Әйтерсең лә сәхнә тар идее.

Хәсән Туфанның Мохтар Мутинга багышланган шигыреннән өзек бу. Мохтар Мутин-1886 елның 2 гыйнварында хәзерге Актаныш районы, Такталачык авылында Исхак абый белән Мәрьям апа гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе бик усал, көчле, беркемнән дә курыкмый, беркемгә дә буйсынмый, теләгәнен эшли торган кеше була. Хәтта авыл мулласының өенә кереп, әйберләрен талап алып, ярлы авылдашларына өләшә. Тавышы авылның бер башыннан икенче башына ишетелеп тора, шуңа күрә бөтен халык Исхак абыйдан куркып өйләренә кереп бикләнә торган була. Әнисе Мәрьям апа иренең мондый холкына чыдый алмыйча, аерылып, туганнарына. Бәләбәйгә кайтып китәргә мәҗбүр була. Ул вакытта Мохтарга дүрт яшьләр чамасы булгандыр дип сөйләделәр. Әнисе аны Бәләбәйдә гимназиягә укырга бирә, ул вакытта бу мәктәп заманасы өчен иң көчлеләрдән санала. Шушы мәктәптә ул урысча укырга өйрәнә. Мәктәпне тәмамлагач, Уфага килеп Линия нәзарәтендә бухгалтер булып эшли башлый. Шунда эшләгән вакытта Уфага татар театры килә. Әлбәттә, театр уйнарга рөхсәт бирмиләр. Артистларга әйтәләр. Линия нәзарәтендә бер егет эшли, ул театрны бик ярата, ярдәм итсә, ул гына ярдәм итәр, аның янына барыгыз, диләр. Мохтар мөфтидән театр куйдырырга рөхсәт ала. «Бу спектакльнең дингә бернинди каршылыгы юк»,-дип мөфтине ышандыра Мохтар Мутинның театр белән кызыксынуы урыс артистларының уйнаганын күреп сокланудан башлана. Бервакытны ул шулар белән гастрольгә чыгып китә. Алар Чиләбе, Пермь, Екатеринбург, Петропавел, Семипалат, Омск, Томск, Иркутскийда булалар. Хәтта ул урыс артистлары белән ярышып урысча «монологлар» да укый («Сумашедший», «Из тьмы- һ.б.) Менә шунда ул үзенен артист буласына ышана. Аннары үзе труппа оештырып, Сәгыйть Рәмиевнең «Яшә Зөбәйдә-яшим мин», «Низамлы мәдрәсә» әсәрлә­рен сәхнәгә куеп, үзе төп рольләрне (Садыйк, Сөләйман) башкара. Аның геройлары искелеккә каршы көрәшүче алдынгы карашлы яшьләр булла. Ул беренче мәртәбә сәхнәдән татар шагыйрьләре Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиевнең шигырьләрен халыкка укый. Менә шуннан соң ул беренчеләрдән булып татар сәхнәсенә сүз остасы булып күтәрелә. Яшьтән үк гаделлеккә омтылган егет, шул заманнын алдынгы карашлы, бөек идеяләр белән яшәүче Уфа революционерлары белән аралашып, аларның уйларын, фикерләрен, теләкләрен чын күңелдән кабул итә, эшләрендә актив катнаша башлый. 1912 елны Казанга театрга эшләргә дип килгәч, аны Казанга кертмиләр, кире Уфага җибәрәләр, чөнки ул жандармнар күзәтүе астында булла. Хәзер инде ул гастрольләр оештырып эшли башлый.

1915 елларда Мутин «Ширкәт»,  «Нур» труппасында эшли. 1917 елгы Октябрь революциясен чын күңеле белән шатланып, рухланып каршы ала. Беренче мәртәбә урыс империясендә кол булып яшәүче халыкларга ирек, азатлык үз республикаларын төзү вәгъдә ителә. Урыс империясе кул астындагы халыклар революция өчен җаннарын да кызганмыйлар, теләсә нинди утка керәләр бигрәк тә татар-башкорт бригадалары Колчакны, Деникинны тар-мар итәргә үзләреннән зур өлеш кертәләр Дутов гаскәрен тулысынча татар бригадасы тар-мар итә. Шушы чорда «Россия-тюрьма народов» җимерелеп, республикалар төзелә. Бигрәк тә патша Россиясенең изелгән милләтләре коллык богауларын салып тормыш төзергә ашкынып, дәртләнеп тотыналар Мохтар Мутин 1920 елда Казанга килеп, Татарстан Республикасында театр бүлегендә махсус бина булдыру өчен бөтен көчен биреп эшләргә керешә. 1922 елда татар театрынын яңа бинасы төзелеп бетә. Артистлар беренче мәртәбә хезмәт хакы ала башлыйлар. Сезонлы эшләү бетерелеп, ел буе, урыс театрларындагы кебек хезмәт итәргә мөмкинлек бирелә. Театрның сәхнә эшчеләре, реквизит, костюмершалар булдырыла яшәргә, торырга урын-җир әзерләнә.

Гомумән  артистның Совет власте өчен никадәр кирәкле икәнен ул җитәкчеләр алдында исбат итә.  Татар халкы үзенең 6ернинди халыктан да ким түгеллеген беренче тапкыр театрда ишетә. Яшәсен Татарстан Республикасы, аның театры дип ул залга, тамашачыларга эндәшә. Театрда яңа репертуар төзелә. Яңа пьесаларга заказлар бирелә, рус һәм чит ил әсәрләрен күпләп тәрҗемә итү башлана, шушы вакыт эчендә генә 75 пьеса тәрҗемә ителә һәм сәхнәгә куела. Мохтар Мутин көне-төне яңа образлар иҗат итә башлый. Гафур Коләхмәтовның «Ике фикер»ендә, Давыт, Кара фикер, Кызыл фикер, Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр»ендә-Батырхан, Нәкый Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылуы«нда-Гофрай, әзәрбайҗан драматургы Нариман Наримановның «Надир шаһ@ында-Надир шаһ, А.Островскийның “Яшенле яңгыр”ында-Дикой, Н.Гогольнең «Ревизор»ында-Городничий, Мольерның “Тартюф”ында-Тартюф, М.Горькийның “Дошманнар”ында-Захар Бардин, «Тормыш төбендә»—Барон, В.Ивановның “Бронепоезд 14-69»ында-Вершинин, А.Афиногеновның “Салют Испания”сендә-Франко. Саный китсәң, алар бик күп 1926 елда татар театрының 20 еллык юбилей бәйрәме уңае белән алты артистка Татарстанның атказанган артисты исемен бирәләр, алар арасында Мохтар Мутин да бар.

Мохтар Мутанга бөек трагик артист исемен Шиллер, Шекспир, Ибсен, Гауптман,  Генрих Гейне әсәрләрендә төп рольләрне башкару китерә. Әлбәттә, мондый рольләрне һәрбер артист уйнарга хыяллана, ләкин күбесенең хыяллары тормышка ашмый. Мохтар Мутин бу әсәрләрне үзе тәрҗемә итә, үзе куя, үзе уйный. Элек артистларны бу комик, бу трагик, бу карчык, бу карт, ә монысы яшь егет, яшь кызны уйнаучы артист дип амплуага бүлеп чыкканнар. Ягъни һәрбер артистның үз амплуасы булган. Әмма трагик рольләрне уйнаучы артистлар бик сирәк туа, хәер, трагедия язучы драматургларны да бармак белән генә санарлык. Эсхил, Софокл, Еврипид. Ничә йөз еллардан соң безгә таныш булган Шекспир, Шиллер. Бездә трагедия жанрын беренче мәртәбә Һади Такташ «Җир уллары трагедиясе» әсәрендә сынап карый.

Күрәсең, трагедияләр язу өчен адәм баласында үз халкыңны гына түгел, бөтен дөнья халыкларын тетрәндерерлек илаһи көч булырга тиеш. Чыннан да, бүген татар халкының трагедиясен ачкан әсәрләр бармы соң? Үз халкың турында трагедия язу милләтеңне бер баскычка күтәрү дигән сүз ул. Чөнки татар халкы үзенең бәхетсезлеген аңламаса. әкрен-әкрен генә юкка чыкканын көт тә тор. Әйт­кәнемчә, моның өчен бөек талант туарга тиеш. Күрәсең, әле безнең милләт моңа әзер түгел.

Хәер, без милләт буларак яңа гына формалашып килә идек, милли аңыбыз күтәрелеп килгән чагында гына аның тамырына чабалар. Ул гына да түгел, без үзебез дә дәүләт төзергә әзер түгел идек! Мохтар Мутин 1917 елгы революциянең бөтен мөмкинлекләреннән тулысынча файдаланган. Кайберәүләр, әйдәгез, татар театрында татар әсәрләрен генә күрсәтик, икенчеләре исә татар халкы чит ил классикасын да карарга тиеш, дигән тәкъдим белән чыгалар. Без генә түгел, хәтта урыс артистлары да чит ил әсәрләрен куялар, аларда бит драматурглар бездәге ише генә түгел, бик күп мәртәбә көчлерәк, иң мөһиме, талантлырак. Ул заманда Мохтар Мутинга трагик артист буларак бөтен мөмкинлекләр тудырылган булган. Әдәбият, сәнгать өлкәсендә искиткеч зур күтәрелеш чоры башлана, артистның таланты бары тик трагедияләрдә уйнап кына ачылырга мөмкин дип уйлыйлар.

Чыннан да, Мутинга татар драматургиясе генә җитми, аның талантын ачарга бөтен дөньяга билгеле трагедияләрне уйнарга кирәк була. Миңа үз гомеремдә берничә трагик артистның уенын күрергә насыйп булды: ул-грузин Харова, осетин Тхафсаев. башкорт халкының бөек артисты Арслан агай Мөбарәков. Тагын Остежев, Папозян турында ишеткәнем бар. Күрәсез, бармак белән генә санарлык. Трагик артист булу өчен искиткеч көчле тавыш. Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән чын темперамент, тышкы кыяфәтең тамашачыны җәлеп итәрлек булсын. Иң мөһиме, сәхнәдә уйлый белергә тиешсең, фаҗигале язмышны тамашачыга шул хәтле якынайтып, үзеңнең уенын белән күңелендә, җанында гомергә онытылмаслык эз калдыра алсаң гына трагик артист дип аталып була. Андый артистның уенын карап, тамашачылар тетрәнгәннәр. Мондый артистлар-милләтнең кабатланмас шәхесләре.

Трагик артист туар өчен заман да туры килергә тиеш. Революция еллары трагедияләр уйнар өчен уңай вакыт, чөнки тормыштагы яңалык сәхнәгә менә. Мутин Шиллерның «Юлбасарлар- трагедиясен сәхнәгә үзе куя. үзе баш рольне-Карл Моорны уйный. Анын герое законсызлыкка. гаделсезлеккә, тираннарга каршы баш күтәрә, халыкны алдап, урлап, талап, ришвәт алып жыйган байлыкларын халыкның үзенә кире кайтара. Әлбәттә, революция елларында мондый геройны тамашачы бөтен күнеле белән кабул итә. Бигрәк тә Мутиннын көчле темпераменты, җаннарны тетрәндерә торган тавышы, гаделлек өчен үзен корбан итәргә әзер булган геройның фикерләрен, артист шундый югарылыкта башкара, әсәрне тамашачы тәржемә әсәре итеп түгел, үзенеке итеп кабул итә.

1921 елнын 15 апрелендә В.Шекспирның «Отелло» әсәрен сәхнәгә куялар. Отелло ролендә Мохтар Мутин «Отелло»ның эчтәлеге гади генә әйткәндә менә шундый: Кара гарәп генералы ак тәнле итальян кызына гашыйк була һәм өйләнә. Аның белән бергә хезмәт иткән ак тәнле иптәшләре, аның бәхетле тормышыннан көнләшеп. Отелланы һәм аның яраткан хатыны Дездемонаны һәлак итәләр. Иң аянычлысы шул: кара гарәп яраткан хатынын үз куллары белән буып үтер». Соңыннан, хатасын аңлагач, үзен-үзе үтерергә мәҗбүр була. Ничек соң бу әсәр белән Мутин тамашачыны шулхәтле тетрәндерә алган? Минемчә, беренче мәртәбә сәхнәдән адәм балалары барысы да бертигез, акмы, карамы, урысмы-татармы дигән фикер бөтен тирәнлеге белән янгыраш ала, әле кайчан гына бакчаларга «собак и татар не пускать!»-дип язылган була. Гомумән, Казан каласында татар халкына карата кимсетүле сүзләр ишетелгәләп торган.

Бу спектакльдә беренче мәртәбә кара гарәпнен кеше буларак, ак тәнле Европа кешеләреннән бик күпкә өстен, гадел, кешелекле, кешеләргә чын күңелдән ышанучы, хөрмәт белән караучы көчле шәхесне күрәбез. Ул ак тәнле иптәшләренең явызлыгын, кабахәтлеген, кешелексезлеген башына да китерми, чөнки үзе андый кеше түгел. Ул намусны, вөҗданны, гаделлекне беренче урынга куя. Ә инде сәхнәдәге шундый көчле мәхәббәтнең фаҗига белән тәмамлануын тамашачы чын күңелдән кабул итә. Сүз дә юк, мондый кимәлдәге фаҗигаләрне безнен тамашачының әле күргәне булмый! Мохтар Мутиннын Отеллосына тамашачы шулхәтле ышана ки, аны үз итеп, татар кешесе итеп кабул итә, спектакль вакытында һуштан язган ханымнар шактый була. Спектакль тәмамлангач, тамашачы нишләргә белмичә тетрәнеп кала.

Мохтар абый Мутинның Отелло ролен ничек уйнаганы турында мина бик күп ишетергә туры килде. Нинди генә мактау сүзләре ишетмәдем Чыннан да, Мохтар Мутин Отеллоны уйнар өчен туган булган күрәсең. 1937 елла кулга алынгач, Мутин турынла язылган мәкаләләрне, рәсемнәрне, хатларны, газеталарны юкка чыгаралар. Шуңа курә Татарстан газеталарында нәрсәләр язганны без белмибез. Әмма Уфада Башкортстакдагы гастрольләре турында шактый магьлумат бар Отелло ролен уйнап М.Мутин узенен зур талантка лаек артист икәнлеген театрның беренче трагик артисты икәнлеген исбат итте”,-дип язып чыкты Башкортстан газеталары. Мохтар Мутин кебек оста уйнаучыларны Башкортстан сәхнәсе күргәне юк идее. Ул шундый көчле трагик рольләрдә бердәнбер яхшы артистыбыз (X.Кәрим, “Башкортстан 1923 ел 76 сан ) Мохтар Мутин сәхнә дөньябызда үзенең бөек талант һәм остаз икәнлегенә, азрак мәдәни зәвык иясе булган кешеләргә дә мең да беренче мәртәбә раслады (Кара сакал (Н Исәнбәт). Башкортстан1923 ел.,154 сан.) Мондый өзекләрне тагын да китерергә мөмкин.

1922 елда Мохтар Мутин В.Шекспирның “Гамлет”ында Гамлет ролен башкара. Бу әсәрдә вакыйга Даниядә бара. Корольнең энесе абыйсын үтереп король була, аның хатынына өйләнә. Гамлет әтисен үтереп, әнисенә өйләнгән кешедән үч алырга тиеш була. Бу әсәр нәкъ шул революция елларына туры килә, чөнки яңа гына патша Россиясе җимерелә. Әсәрдәге вакыйгалар шул хәтле көчле яңгырыйлар, әйтерсең лә автор бүгенге хәлләр турында язган. Патша самодержавиесен әшәкелек, кабахәтлек, икейөзлелек, вөждансызлык. хакимлек өчен жанын, рухын саткан кешеләр урап алган, шуларга каршы көрәшү- һәр кешенең намус эше! Гамлет үз илен иң әшәке зиндан-төрмә дип атый. В. Ленин да, Россия-халыклар төрмәсе, ул җимерелергә, яңа дәүләт төзергә тиешбез, -ди. Гамлет шушы зиндан- төрмәне җимерү, гаделлекне тергезү, илен тираннан коткару, азатлык өчен һәлак була. Әлбәттә, ул елларда бу әсәр чын заманча яңгырый. Кабатлап әйтәм. халык гаделлекне, азатлыкны таләп итә. Шушы спектакльдә Мохтар Мутинның Гамлет ролендә уйнавы турында менә нәрсәләр язалар: Мохтар Мутин Гамлет ролен тамашачыларны хәйран калдыру дәрәҗәсендә башкарды. Ул үзенә бик зур мәхәббәт һәм өмет баглатып калдырды”. «Товариш Мутин несомненно великий актер, большая величина в истории татарской сцены. Его игра искренно. полно внутреннего огня и лишена нарочного пафоса», (Известия”, 1921 ел.) “Татар башкорт дөньясында җиһан типларын уйный алучы бердәнбер артист Мохтар Мутин, Мутин кебек көчле талантлар тудырган милләт яши, яшәячәк. М.Мутин турында Мәҗит Гафури, Гадел Кутуй, Нәкый Исәнбәт, театр тәнкыйтьчеләре Г.Кәрам, Г.Рәхим шулхәтле аның талантын хөрмәтләп, олылап язалар ки, мин аларны кабатлап тормыйм. Шуны гына әйтәсем килә, миңа үз гомеремдә татар артистын шундый югарылыкта күтәреп язган мәкаләләр укырга туры килмәде, сөйләгәннәрен дә ишетмәдем, чөнки ул артист буларак театр дөньясында милләтебезнең җиңелмәс символына әверелгән була. Минем өчен иң кызыгы шул: ничек ул мондый зур уңышларга ирешкән икән?!

Ул рольләргә бик ныклап әзерләнә, тарихны, әдәбиятны тирәнтен өйрәнә, сәхнәдә дөрес мантыйк эзли. Әйткәнемчә, заманында иң укымышлы артистларның берсе була. Иң гаҗәбе шул-анын рольләре һәрвакыт үсештә, гел яхшы якка үзгәреп, камилләшә баралар.

Спектакль көнне беркем белән сөйләшми, аралашмый, шул хәтле әзерләнә, бөтен кеше аңардан куркып, коты очып тора, янына якын килмәскә тырышалар. Ул уйнаганда бөтен артист сәхнә артыннан аның уенын күзәтә-бүген спектакль ничек бетәр? Н.Исәнбәтнең Миркәй белән Айсылу әсәрен уйнаган вакытта. Айсылуның әтисе Гофрай картны Мохтар Мутин уйный. Айсылуны-Галия Булатова. Менә сәхнәдә Айсылу үлеп ята. Ялгыш Галия апаның күзе Мохтар Мутинга төшә, ул аның уеныннан үзе дә сизмәстән елап җибәрә. Шундый хәлдә кала ки, хәтта баш ияргә чыга алмый, шулхәтле тетрәнгән була.

Кайвакыт Мутинның сәхнәдә ычкынып китә торган гадәте була. Хәким абый Сәлимҗанов «Отелло» спектаклендә Яго ролен уйный. Иң көчле сәхнә күренешләренең берсендә Мутин Отелло ролендә, мине күтәреп бәрәм дигәндә генә, чак үлемнән котылып калдым”,-дип бик кызык итеп безгә сөйли иде Хәким ага. Фатыйма апа Камалова Отелло спектаклендә Отеллоның хатыны Лездемона ролендә. Бервакытны ул мине чак кына буып үтермәде, пәрдәне яптылар, мине аның кулыннан тартып алдылар. Минем урынга икенче артистканы салдылар, спектакльне дәвам иттеләр, мине больницага алып киттеләр, дип сөйләде. Дездемонаны уйнаганда Фатыйма апа Ильская, Галимә апа Ибраһимова сәхнәгә чыгарга куркып, нишләргә белмичә, ничек кенә булса да бу бәндәдән котылу юлларын эзлиләр. Ул Галимә апага, кара аны. ирен белән йоклама, югыйсә минем белән мәхәббәт сәхнәсен уйный алмассың, дип һәрвакыт кисәтеп тора торган була. Бергә эшләгән иптәшләре моны әшәке кешенең уены итеп кенә кабул итәләр, шуңа күрә аңа хөрмәтләре кими, болай да әтисе Исхак абыйдан калган кырыслык, таләпчәнлек, усаллык, беркемнең дә хәтерен саклап тормыйча турыдан-туры әйтүе, иптәшләренә каты күңелле кеше булып тоелгандыр. Минемчә, болар сәхнәне, театрны, сәнгатьне артык нык яратудан килеп чыккан әйберләр. Әгәр ул алай уйнамаса. тамашачы ышанмас дип, уйлаудан килеп чыккан бәхетсезлекләр. Аның бөтен теләге үзенең уены белән тамашачыны тетрәндерү була. Шуны тирәнтен аңлаган иптәшләре аны кеше буларак кабул иткәннәр, аңламаганнары берничек тә гафу итмәгәннәр, гомер буе яратмаганнар. Шуңа да аның турында иптәшләре арасында гел каршылыклы фикерләр, бәхәсләр булып тора. Заманында аны матбугатта бөек артист дип күккә күтәрәләр. Кайбер иптәшләре исә, явыз, усал, ул уйнаса сәхнәдә уйныйсы килми дип рольләреннән баш тарталар.

Кайвакыт Г.Кариев белән Мутинны бер-берсенә каршы куялар, янәсе Кариев милли репертуар торгызды. Мутин исә татар театрына чит ил классикасын алып килде. Ул:—Миңа татар сәхнәсе тар, ир белән хатын талашы, гаилә ызгышын уйнау мине канәгатьләндерми, миңа каһарманнар дөньясы кирәк!—дип әйтә торган булла. Минемчә, Г.Кариев та, М.Мутин да татар театрының ике канаты, шунын берсе генә сынса да татар театры югарыга күтәрелә алмый. Мутин һәрвакыт озын чәчле, күзлекле, беркемгә дә дәшми-карамый. кешеләрдән читтәрәк йөри, гел уйга чумган булыр. Үзенә килешеп торган бу сыйфатлар аңа горурлык, күркәмлек, мәһабәтлек өсти. Әгәр аның характерында бу сыйфатлар булмаса, бәлкем, Мутин мондый шөһрәткә ирешмәгән дә булыр иде. Ул үзенең ижаты белән дә, холкы белән дә гаять үзенчәлекле, башкалардан бик нык аерылып тора торган шәхес! Чын укымышлы, урыс, Европа театрларының тарихын, әдәбиятын яхшы белә, урыс артистларының уен алымнарын, иҗатларын бик нык өйрәнгән, хәтере искиткеч, чит ил классик әсәрләрен яттан белә, чөнки һәрбер рольне артистларга ничек уйнарга кирәклеген өйрәтә, тели икән татарча, тели икән урысча. Кулында һәрвакыт Шекспир була. Үз өстендә өзлексез эшли, белемен күтәрә, гел яңалыкка омтыла. Шул кадәр таләпчән, эшләгән эшеннән бер дә канәгать булмый, иптәшләреннән дә шуны таләп итә. Гомерләр узгач, өлкән артистлар татар театры сәхнәсендә Мохтар Мутин кебек трагик артистлар башкача булмады, дип искә алалар иде. Мутин кебек бөек артистның татар сәхнәсендә булмавы, аның юлын дәвам итәрлек сәләтле артистларны үстер­мәвебез бик кызганыч!

Татар театрына нигез салучыларның берсе Мохтар Мутинның сәхнә эшчәнлеге олы хөрмәткә лаек. Меңләгән тамашачыны рухи яхшылыкка, яктылыкка, хакыйкатькә тугры калырга, ничек Кеше булып үләргә юл күрсәткән бөек артист Совет власте тарафыннан халык дошманы дип гаепләнеп, 1937 елда кулга алына. Колымада ачлыктан шешенеп, интегеп, этләрдән талатып, җәфалап үтерелә. Моның шаһиты Ибраһим Салахов аны ничек мыскыллап үтерүләре турында язып калдырды.

Кадерле милләттәшләрем, Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Мохтар Мутин кебек талантлар татар театры сәхнәсеннән киткәч, татар театры нинди хәлдә калганын күз алдына китерегез. Юк, мондый бөек шәхесләрнең, әгәр фаҗигале төстә һәлак булмасалар, татар театры өчен тагын да онытылмаслык эшләре булыр иде. Кәрим ага Тинчурин. фаҗигале үлеменнән соң, татар театрында үз урынын алды. Бу безнең барыбыз өчен дә зур сөенеч! Фәтхи Бурнаш белән Мохтар Мутин гына күләгәдә кала бирәләр. Татарнын бөек трагик артисты Мохтар Мутинның милләтебез өчен кем булуын аңлата алган булсам, күңелем тынычланыр иде.