Логотип Казан Утлары
Публицистика

Татар энциклопедиясе» битләреннән

 

МӘҮЛА КОЛЫЙ (Меллагол, Бәирәмгали Колыев, Бимкә суфый) (1630 нчы еллар, Чита а , бүтән мәгълүматларга караганда, Казан өязе, Казан, губ. Колай а —18 йөз башы, Иске Иштирәк а. диеп тәгаенлана, хәзерге Лениногорск райо­ны), суфый шагыйрь, дин эшлеклесе. Казан арты мәдрәсәләренең берсендә бе­лем ала 1670 нче елларда Болгар шәһәре тирәсендә яши, дини-агарту эшләре б-н шөгыльләнә. Шуның өчен рәсми хаки­мият тарафыннан эзәрлекләнә. 1699 да гаиләсе б-н Иске Иштирәк авылына күчә һәм, кайбер мәгълүматларга караганда, шунда үлгәнче яши.

М.к —төрки суфый шагыйрьләре Ә.Ясәви һәм С.Бакыргани традицияләре­нең дәвамчысы. М.К.ның бөтен иҗаты аларның идеяләре б-н сугарылган. 20 йөз ахырында табылган «Береккәннәр сыйфаты» һәм «Хәләл нәфкьә эстәгәнләр сыйфаты» («Хәләл ризык эстәүчеләр») поэмаларының авторы. Әсәрләрнең икесе дә безнең көннәргә хәтле гулаем рәвештә килеп җитмәгән: беренчесенең берничә бите юк, икенчесенең баш өлеше генә сакланган.

М К. ның 100дән артык шигыре мәгълүм (3800 юлга якын). Алар биш күчермәсе сакланган «Хикмәгләр» исемле кулъязма җыентыкка кертелгән. (1669-70, бүтән мәгълүматларга караганда 1678- 79). Җыентыкны 1925 тә фольклорчы Ф.Туйкин таба һәм бу хәбәрне «Кызыл Татарстан» (1926 елның 26 октябре) г- тасында бастыра. Күчермәләрне өйрәнгән әдәбият галиме Г.Сәгъди шигырьләрнең бер өлешен (400 строфа чамасы) «Вестник Научного обшества татаровсденин» (1928, №7) җ-лында бастырып чыгара 1950-60 нчы елларда кайбер шигырьләре татар һәм рус телләрендә дөнья күрә. Тулырак басмалар К С.Дәүләтшин һәм М В Гайнуллин тарафыннан әзерләнеп бастырыла

М К. шигырьләрен тирә-як һәм анда яшәгән кеше, яшәү һәм үлем турындагы уйланулар тәшкил итә. Шагыйрь фикер­ләвенчә, дөньяда һәр нәрсәнең башында Аллаһ тора. Дөньяны ул тирән мәгънәгә ия булган китап рәвешендә күзаллый. Кешенең максаты—шул китапны өйрәнү «Күр ислямны, ни гаҗәп. Мәгънә тулу бер китап, Бак галәмгә кыл хисап. Гыйб­рәт тулуг галәми». М.К. кешенең әхлакый йөзен ислам нигехләреннән чыгып бәяли һәм ана зур әһәмият бирә Аныңча иң мөһим сыйфатлар арасында—ата-анага хөрмәт, балаларны кайгырту, мескеннәр­гә карата мәрхәмәтле булу һәм, билгеле, яшәү чыганагы—хезмәт. Җәннәткә керү өчен Аллаһның хуплавына лаеклы эш— игенчелек дип фаразлана.

Игенчелек—галәмада изге аты,

Нигъмәт йийләр мөэмин, кяфир—юк­тыр каты.

Игенчене көйдермәгәй тәмуг уты.

Игенчелек—гали эшдер—кыйлыр булсаң.

Авторның игелекләр турында уйла­нулары суфыйлар турындагы фикер­ләр белән аваздаш М.К уйлавынча, суфый—югары әхлаклы, тирән уйлый торган, белемгә ия булган идеаль кеше. Күңел бушлыгын суфый битлеге белән каплаучы, икейөзле, үэ-үзен генә яра­лучыларны шагыйрь тәнкыйтьли. Дөньяга дан җырлап, игелекле тормышка өндәп, ул тормыш-яшәешнең «мәңгелек дөнья­га» таба юлда кыска гына бер тукталыш икәнен, фани икәнтегсн дә онытмый

Шигырьләренең күбесе 4 юллык стро­фа б-н язылган. Гадәттә, алар аааб. вввб схемасы буенча рифмалаштырылалар кайвакытта һәр строфаның сонгы юлы кабатлана. Сурәтләү чараларыннан М.К антитезаны, риторик мөрәҗәгатьне, сим­волларны яратып куллана. Әсәрләренең теле гади, аңлаешлы М.К.ның тормышын һәм иҗатын Ф.К.Туйкин, Г. Г Сәгъди, К С.Дәүләтшин, Ш.Ш.Абилов. Х.Й.Миңнегулов, М.И.Әхмәтҗанов һ.б өйрәнде

Әс : Хикмәгләр К , 2001

Әд Среднсвековая тагарская лите- ратура VIII-XVIII вв К . 1999; Клдирова Э Х Язык хикметов татарского поэта XVII в М Кулыя К . 2003. Татар әдә­бияты тарихы К . 1984 Т I. Дәүләтшин К Борынгы гатар әдәби мирасы Мәүлә Колый хикмәтләре.Эстерлегамак, 2002 X.И.Миңнегулов

МӘҮЛАНА ИСХАК (Хуҗа Исхак. Мәүлана Исхак Чәрәзми) (14 Йөз). Алтын Урда чоры төрки шагыйре «Харәзми» тәхаллүсенә караганда чыгышы б-н. Харәземнән булса кирәк.,«Китабе Гөли стан бит-төрки» жыентыгына кергән ике газәл һәм Алтын Урда шагыйрьләре әсәрләре тупланмасы булган «Ядкярнамә»гә кер­гән бер фәрд авторы буларак билгеле. Ике газәле дә мәхәббәткә багышланган: лирик герой сөйгәнен сагына, анын б-н очрашырга омтыла; икесендә дә төрки- мөселман мифологиясенең танылган персонажлары бар: Искәндәр, Нух, Хозыр. Газәленең берсенә Сәйф Сарай назыйрә язган Фәрдендә М И. яшәү һәм үлем турында уйлана: «Жәһан сәүгән кешенең күзләрен канәгать тулдырыр, үлсә—тупрак». Әсәрләре образлы, бай тел б-н язылган.

Әд.: Миннегулов Х.Й. Сәйф Сарай: Тормышы һәм ижаты. К., 1976; Сәйф Сарай. Гөлестан. Лирика. Дастан. К , 1999.

X. Й.Миннегулов.

МӘХМҮДИ Заһид Борис улы (псевд. Заһид Мәхмүди) (4.7.1960. Кукмара р-ны Кукмара пос туа), язучы Казан мәдәният ин-тын тәмамлый (1982). 1989-2005 ел­ларда (бүленеп) «Татарстан» ДТРКсында: «Агыла да болыт агыла» . «Нурлы Казан», балалар өчен фәнни-популяр «һәр тараф­та сер яши» дигән радиотапшыруларның мөхәррире һәм алып баручысы. 1991-97 дә «Шәһри Казан», «Мәдәни жомга», «Әдәби жомга» г-таларында, «Татарстан» ж-лында әдәби хезмәткәр булып эшли. 2006 дан «Мәгърифәт» г-тасында. Бала­лар өчен «Профессор Мияугөл» (1991), «Тәмуг чәчәге» (1996). «Ак болыт» (1999) дигән фантастик һәм мажаралы повесть һәм хикәяләр, «Әче балан» (2002) исем­ле детектив хикәяләр жыентыклары, «Һәркемнең үз юлы» (2005) романы, «Ахырзаман шаукымы» (2006) повесте авторы. Әсәрләре үзенчәлекле стиль-ма- нерада булулары, милли рухта язылулары белән аерылып торалар. М. шулай ук радиоспектакльләргә сценарийлар язучы һәм аларнын режиссеры буларак та бил­геле: «Калканлы Идел» (2000). «Сары каеш—сары сагыш» (2001), «Бүре» (2002) тапшырулары.

Әд Әдипләребез: Бнобиблиографик белешмәлек. К., 2009. Т.2.

Г.М. Габделхакова

МӘХМҮД БОЛГАРИ (Мәхмүд бине Гали бине Гомәр әл-Болгари әс-Сараи) (якынча 1297—22.3.1360. Алтын Урда. Сарай әл-Жәдит), язучы, дин белгече Гомеренең күп өлешен Сарай әл-Жә- дидтә уздыра Шәригать белгече, Коръән шәрехләүчесе булып танылган. Татар әдәбиятының проза жанры үсешенә көчле йогынты ясаган, «Нәһжел-фәра- дис» (1358, басыла Казанда. 2002) дини дидактик әсәр авторы. Әсәр 40 фасылга бүленгән дүрт бүлектән (бабтан) тора. Беренче ике бүлектә Мөхәммәд пәйгам­бәр, беренче хазифләр (Әбү Бәкр, Гомәр, Госман. Гази), ислам таразган беренче гасырларның күренекле мөселман эшлек- леләре турында хикәяләнә. 3 нче бүлектә Аллаһка якынайткан фарызлар (намаз, ураза, хаҗ, ата-анага ихтирам, түземлек һ.б.) тасвирлана, ахыр бүлектә кешене Аллаһтан ерагайтучы эшләр (уйнаш кылу, ялган, үч саклау һ.б.) турында бәян ителә. Ясаган нәтиҗәләрен дәлилләп, автор Коръәнгә сылтама ясый, танылган мөсел­ман әһелләренең сүзләрен китерә.

Әс.; Нәһҗел-фәрадис. К., 2002.

Әд Абилов Ш Нахдж ал-фарадис // Средневековая татарская литература (УШ-ХУШ вв.) К., 1999: МиннегуловX. Урта гасыр һәм XIX йөз татар әдәбияты К., 1998.

X. Й. Миннегулов.

МӘХМҮД КАШГАРИ (Мәхмүд бине әл-Хөсәен бине Мөхәммәд) (1028. Каш- гар ш. тирәсендәге Азык а.—1126, Опал ш ), Урта Азия галиме, филолог. Барсхан ш. әмире Хөсәен ибн Мөхәммәд улы, караханид хөкемдары Мавераннахр Богра хан оныгынын улы. Белемен Багдад һәм Кашгар мәдрәсәләрендә алган дип фаразлана. Күп сәяхәт иткән, легенда­лар, риваятьләр, тарихи хикәяләр язып алган, төрки кавемнәренең телләрен һәм диалектларын өйрәнгән. Эзләнүләренең нәтиҗәсе—гарәп телендә язылган, бо­рынгы язма истәлекләрне туплаган «Диване лөгатет-төрк» (1072-74). 9 меңнән артык сүз һәм сүзтезмә туплаган бу хезмәттә төрки телләргә фонетика һәм морфология сыйфатларыннан чыгып классификация бирелгән. Урта Азия, Көнчыгыш Төркестан, Идел һәм Урал буе төрки кабиләләр һәм халыклары турында лингвистик, тарихи-мәдәни һәм этнографик мәгълүматлар тупланган һәм гомум ил әштерелгән. Римнан алып Кытайга кадәр таралган төрки кабиләләр исемнәре бирелгән, М.К. төзегән дөнья картасында азарнын урнашкан географик урыннары күрсәтелгән. Сүзлеккә йола һәм лирик жырлар, төрки мөселман­нарның будда уйгурларына каршы алып барылган сугыш турындагы героик эпос­тан өзекләр, А.Македонскийның яулары турындагы тарихи риваятьләр һәм сугыш турындагы легендалар, 400 йөздән артык әйтем һәм мәкальләр кертелгән.

М .К.нең мирасын өйрәнүгә илебез һәм чит илләр тюркологлары зур өлеш кертте (С.Е.Малов, А.Н.Кононов, Җ. Вәлиди, С.Ахаллы, А.Курышжанов,Һ.Мәхмүдов, К.Броккельман, Ә -З.Валиди-Тоган һ.б ). В Аталай сүзлекне төрек теленә (3 томда, Анкара, 1939-41), С.М.Муталибов үзбәк теленә «Туркий сузлар девони» (3 томда, Таш., 1960-63) тәрҗемә иттеләр.

Әд.: Валидов Дж. О словаре турецких наречий Махмуда Кашгарского // Вестн науч об-ва татароведения. 1927. №7; Малов С Е Памятники лревнетюркской письменности. М.-Л . 1951; Кононов А.Н. Махмуд Кашгарский и его «Дивану лугат ат-тюрк» // Советская тюркология 1985 № 4, Мәхмүтов Х.Ш.Кашгарыйның «Дивани лөгатит төрк» әсәре һәм борын­гы төрки фольклор // Борынгы татар фольклоры мәсьәләләре К.. 1984

В.Х.Хаков.

МӘХМҮДОВ Әмир Гобәй улы (28.6.1947, БАССРнын Әлшәй р-ны Әбдрәшит а), шагыйрь, әдәбият галиме, җәмәгать эшлеклесе, филол фәннәре д-ры (1999). 1969 да Бөре пед. ин-тын тәмамлый. 1974-81 елларда СССРФАнен Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих ин-тында, 1981-92 елларда Казан пед ин-тында, 1998-2002 елларда ТР ФА нең Тел, әдәбият һәм сәнгать ин-тында эшли «Суверенитет» г-тасында баш мөхәррир (1991-95), бер үк вакытта ТРның «Суве­ренитет» комитеты координацион советы рәисе. «Эстетический идеал в творчестве Мусы Джалиля» (1980) исемле хезмәт, «Матурлык тантанасы» (1983), «Мәңгелек музыка» (1987) шигырьләр китаплары авторы.

Әд.: Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. К., 2009. 2 томда.

МӘХМҮДОВ Гали (1855, Чистай ш,—?), шагыйрь. 1870 тән Казанда. 1890 нчы елларда Павлодар ш. яши «Кыйс- саи ике игез бала», «Кыйссаи Сәмруг», «Кыйссаи Адәм», «Кыйссаи Бәхтияр», «Кыйссаи Робинзон» исемле матбугат­ка чыкмаган дини-мифологик, фоль­клор сюжетларына нигезләнеп язылган шигъри әсәрләр авторы. Кулъязмалары ТР ФА нең Тел, әдәбият һәм сәнгать ин- ты фондында саклана.

МӘХМҮТ КОЛЫЙ (псевд. Фраги) (якынча 1730—1780 нче еллар), төркмән шагыйре, төркмән әдәбиятының реалис­тик юнәлешенә нигез салучы. Танылган төркмән шагыйре һәм дини фикер иясе. Дәүләт-Мәмәд-Әзади улы (1700-60) Шир­гази (Хиваш ) мәдрәсәсендә белем ала. Күп тапкырлар сәяхәт кыла, иранлыларда әсир­лектә була. Сакланган әдәби мирасы 10 мең бәйт чамасы Мның лирикасы күбесенчә гошма строфик формасында язылган (дүрт унбер иҗекле юлдан тора) Иҗатында М. яшәешнең төп мәсьәләләренә мөрәҗәгать итә: яшьлек һәм картлык, гомернең гиз үтүе һәм ыгы-зыгылыгы, яхшызык һәм яманлык, гаделлек һәм әхлаки камилләшү. Ил язмышы турында уйлана, төрки ка­биләләрен берләшергә чакыра. М поэзиясе халык иҗаты б-н нык бәйле Ул төркмән поэтик телен халык теленә якынайта. Әсәрләре кулъязма рәвешендә Идел буенда киң таралган була, күп тапкыр татар теле­нә тәрҗемә ителә. Татар ж-лларында һәм шигъри җыентыкларда (Ф Тохтамышев. Ә.Исхак тәрҗемәләрендә) 1917 елдан соң күренә башлый.

Әс.. Избранное М.. 1960

Әд.; Махтумкули (Юбилейный сбор- ник. посвяшенный 225-летию со дня рождения великого туркменского поэта). Аш.. 1961: Кор-Оглы X. Туркменская литература. М., 1972.

Р.К.Ганиева.

МЕЛУЗНИКОВ Анатолий Алексан­дрович (2 4.1909, хәзерге Иванов өлкә­сенең Кинешма ш— 5.1 1 1958. Казан), язучы. 1932 лән Казанда яши 1933 тән «Красная Татария» («Кызыл Татария») г-тасы редациясендә, 1947 дән башка г-таларда, «Чаян» ж-лында эшли. Балалар өчен язылган «Без шулай яшибез» («Так мы живем», 1952), «Пазкай белән Васька» («Полкан и Васька», 1952). «Кошлар, хай­ваннар һәм җәнлекләр хакында» («Про птиц, животных и зверей». 1959) исемле шигъри җыентыклар. «Өч әкият» (»Три сказки», 1957), «Мәсәлләр һәм фельетон­нар» («Басни и фельетоны», 1958) исемле китаплар авторы. Рус теленә К.Нәҗми, Г.Кутуй, Ә.Исхак, С.Баттал, Б Рәхмәт, Җ.Тәрҗеманов,  3.Нури, Н.Арсланов һ.б шигырьләрен тәрҗемә итә. Бөек Ватан сугышында катнаша.

Әд.: Гиниятуллина А. Писатели Со- ветского Татарсгана Биобиблиогр справ К, 1970