Логотип Казан Утлары
Хикәя

СОҢ ТҮГЕЛМЕ ИКӘН?

 

Хикәя яза аласызмы?

 

Төн уртасы булгач, шәһәр автобуслары йөрми иде инде. Юл читендә берүзе басып торган кеше янына номерсыз машина килеп туктады...

Алиянең уч төбе кадәрле генә йөрәге менә чыгам, менә чыгам диеп тибә башлады. Яшь кызларны урлап чит илләргә сатулар турында күп ишеткәне бар иде аның. Тик машинадан ниндидер җинаятьче түгел, ә зәвык белән киенгән сөйкемле генә ир-ат күренде. Бай кеше, ахры. Әнә бит машинасы да нинди кыйммәтле.

—  Мондый караңгыда ялгызың нишләп торасын? Куркыныч түгелме?

—  Куркыныч, бик куркыныч, ләкин башка чарам юк. Иртәгә имтихан, шуңа әзерләнергә дус кызыма барган идем. Вакыт турында онытып җибәргәнбез.

—  Нишләп дус кызында гына кунмадың? Батырланып, язмышыңны сынап йөрисеңме?

Юк. сынамый ул. Язмыш күптән инде анын үзен сыный. Их. бик тә дус кызында гына кунар иде дә, кайтырга кирәк аңа, кайтырга. Тагын ниләр көтә аны анда?!! Буш өйдән тагын нәрсәне алып чыгып китте икән Айзәмәт?

Беренче тапкыр Алия Айзәмәтне университетта күрде. Зәвык белән киенгән кара чәчле, зәнгәр күзле егет аны тиз арада җәлеп итте Бер бүлектә, бер группада укыячакларын белгәч, ул бик тә шатланды. Алия дә төшеп калганнардан түгел, горурлыгы, чибәрлеге бар. Айзәмәт анын белән үзе килеп танышты, алай гынамы, кинога чакырды Әлбәттә, гашыйк йөрәк каршы килмәде Шулай алар бик якынлашып киттеләр. Бер-берсенә үлеп гашыйк бу ике йөрәкне берни дә аера алмас сыман иде дә бит, тик....

—Әйдә илтәм, кайда сиңа?

Алия билгесезлеккә чумган күзләре белән әлеге ир-атка төбәлде. Бик тә таныш кебек бу кашлар, елмаю, иреннәр, күзләр. Тик ул белгән күзләр сөю белән балкый иде, ә бу ир-атныкы—дәрәҗә белән. Ни булса да булыр дип ул тиз генә машинага кереп утырды. Салонда яңгыраган көй агымына ияреп, машина салмак кына кузгалып китте.

—Мине «Нур»кибете янында төшерерсез,—диде Алия сагаеп кына.

—Ярый, төшерермен. Мина да шунда. Курыкма, алып китмәм!—диеп шаян гына елмаеп куйды ир-ат.

Беренче очрашуда ук Айзәмәт бар тормышын сөйләп бирде. Сигез яшендә рактан әнисе үлә. Әтисе бик бай бизнесмен икән. Көне-төне эштә булу сәбәпле, хатынының чирләгәнен дә сизмәгән, юкса коткара алган булыр иде. Их, авыр була әнисез үсүләре. Әтисеннән киңәш, ярдәм сорап килсә, бүген түгел, хәзер вакыт юк, дигән җавап кына ишетә. Ә Айзәмәт үпкәли, елый башласа, әтисе аңа, мин синен киләчәген өчен тырышам бит. дип җавап кайтара.

Язмышлары да беркадәр охшаш булгач, Алия Айзәмәтне иң кадерле кешесе, гомерлек юлдашы булыр диеп хыяллана иде. Бәхетле генә яшәп тә киттеләр алар. Тик бер көнне Айзәмәт бик сәер халәттә кайтып керде. Матур зәңгәр күзләре эчкә баткан, хәлсез, бар нәрсәгә битараф. Көннәр үткәч кенә аңлады. Алия, Айзәмәт наркотиклар куллана башлаган икән. Тик—нигә? Нәрсә җитмәгән аңа? Алия аның белән сөйләшеп тә карады, табибларга барырга өндәде. Ә ул, мин наркоман түгел, бу бары тик витаминнар гына,акча безгә бүтән нәрсәгә кирәк, дия иле. Алия яңадан гына белде, Айзәмәтне эшендә ниндидер сәер кеше әфьюн белән сыйлаган, ә хәзер ул ана үзе доза артыннан йөри икән.

Алиянең бик тә егетенең әтисен табасы,аннан ярдәм сорыйсы килде. Тик Айзәмәт әтисе турында ишетергә теләмәде, хәтта адресын да бирмәде. Их, сөйгәнеңә ничек ярдәм итәргә соң? Үлә бит Айзәмәт, үлә,сула!!! Өйдәге бар нәрсәне сатып бетерде инде. Каршы торырга куркыныч, җитмәсә, Алия авырлы да әле. Ләкин нинди генә авырлыклар булмасын, анда беркайчан да сөйгәнен ташлау теләге тумады. Сөя бит ул аны, бөтен җаны-тәне белән сөя. Колакка радиодан яшь жырчы Илнар Әкрамовның тавышы керә:

Синең хакка мин каләмле,

Синең хакка мин хисле!

Киртәләр дә берни түгел,

Мин синнән табам көчне

Шушы моңсу җырны тыңлап, «Нур» кибете янына җиткәннәрен дә сизми калганнар.

—Минән ничә сум?—диде Алия.

—Акча кирәкми. Миңа ярдәмегез генә кирәк.

—Нинди?

—Улымны эзлим мин. Айзәмәт аның исеме Кечкенә чагыннан ук авыр бала булып үсте ул, әнисе юктандыр инде. Менә күптән түгел генә эшлекле сәфәрдән кайттым. Улымны җыям, «недоступен» диләр. Иптәшләренә бардым. Алар миңа улымның университетта сирәк күренүен, ниндидер яшь кыз белән торуын, җитмәсә, әфьюн белән бәйләнгәнен әйттеләр. Кайдадыр монда торырга тиеш алар. Сез белмисезме?

Алиягә кайнар су сиптеләрмени! Йа, Раббым, бу таныш күзләр, иреннәр Айзәмәтнен әтисенеке икән ич. Алия нишләргә белмәде Дөресен сөйләсенме, улы янына алып барсынмы? 19 ел бирмәгән назны бирерме ул аңа? Ә Айзәмәт ни дияр?

Алия, соңгы көч тамчыларын табып, үзе сорау бирде.

—Соңармадыгыз микән соң?

Ир-ат бу сорауны көтмәгән иде бугай. Ул кабаланып сөйли башлады:

—Юк, мин ышанам, аны коткарып була әле Минем байлыгым аны дәваларга гына җитә. Мин бит аның өчен, аның хакына, ул бәхетле булсын диеп яшим,- диде.

Алиянең түземлеге беткән иде инде

—Мин, мин дисез. Беләсезме, байлык сезнен аңыгызны томалаган. Бәхетле яшәр өчен тормышта дәрәҗә, байлык кына кирәкми, ә әти-әни, балалар назы, дуслар терәге, мәхәббәт кирәк. Мин сезне кызганам, -диде ул, машинаның ишеген ябып.

Машинадагы жырнын дәвамы һаман яңгырый иде сыман.

Сиңа гына гыйшык тотам,

Сине генә сөямен!

Син бит минем өчен туган,

Шуны аңла, диярмен

Әлеге сүзләрне суыктан зәңгәрләнгән иреннәре белән яшь аралаш пышылдап, ул сөйгәне янына йөгерде.

Ранилә ГЫЙЛЬМАНОВА

Әгерҗе—Алабуга