КОЛАК
САТИРИК КЫЙССА
Мартның 15 числосында Казан каласында гаҗәеп бер вакыйга булды. Оешма директоры Әсгать утлы Форсат Исрафиловның колагы югалды.
Иртән уянса—колак юк. Берсе генә түгел—икесе дә. Бик каты кычыткач, аның яткан килеш кенә чәнчә бармагы белән колак эчен кашып ала торган гадәте бар иде. Тик бу юлы аны берни дә борчымады, колак эчләре дә кычыттырып интектермәде. Форсат шундук көзгегә ябышты. Колак шәрифләре биләп торган урын боз шугалыгы сыман ялтырап, жәйрәп ята, анда, бик теләсәң, рәхәтләнеп тимераякта шуарга була. Шуар өчен искиткеч җайлы урын—җил йөрерлек тә тишек калмаган. Иң аянычы: абзыйның колагына шалкан үскән, ул дөм сангырау калган иде. Йокысыннан уянгач, ул һәркөн «Хәерле иртә» тапшыруын карый. Ул бүген дә телевизорын кушты: сурәтен күрде, әмма тавышын ишетмәде. Гаҗилә (хатыны дип уйлыйк!) гырлап йоклап ята. Ала рәхәт, аның эшкә барасы юк. Ул лаеклы ялда. Ни эшләргә дә белмәгәч, ул балкон ишеген ачты. Йорт яныннан гына трасса үтә, машиналар да уянганнар: тыз-быз килеп, дөньяны яуларга өлгергәннәр. Урам шау-шуын ишетмәс өчен ул балконга пластик тәрәзәләр куйдыртты, астын юкә тактасы белән тышлатты. Ул ашыгып тәрәзәне ачты. Аның хәзер өзелеп машина гөрелтесен, гавам тавышын ишетәсе килде. Юк инде! Ул берни дә ишетмәде. Гаҗәп бит, әй! Тугыз катлы йортның бетон плитәсе ярыкларына кереп оялаган чыпчык чырылдавына хәтле ишеткән Форсат бүген чиркәүдә чан каккан тавышны да сизмәде. «Вәт бит, әй!»—Форсатның аптыраганда әйтә торган сүзе иде бу. Һич уйламаганда нинди гаҗәеп, мөһим органнан-колагыннан колак какты бит ул. Ә нинди колак, нинди искиткеч колакка ия иде бит ул! Андый колак, иманым камил (моны автор үзе дә дәлилли ала!), беркемдә дә юк. Ул әрекмән яфрагы сыман артык дәү дә, көрәшчеләрнеке кебек кечкенә, ябышкак та түгел. Юк! Миллион тапкыр юк! Ул балта остасы ясаган кәрниз сыры кебек дугалы, яңа тормышка аяк баскан кияү һәм кәләш балдагы сыман бормалы, ул гомумән, сынлы сәнгать үрнәгенә тиң гүзәл әсәр иде. Кызарып пешкән, өзелеп төшәргә торган алма-чия диярсең! Хәләл җефете яшьрәк чакларда анын колак йомшагын үбәргә ярата иде. «Дәртләнеп китеп, хатын өзеп ташламаган микән!?»—дигән уй килде аның башына. Ләкин Гаҗиләсе белән инде ярты елдан артык якын мөнәсәбәттә булмаганы исенә төшкәч, Форсат бу гөнаһлы уеннан да кире кайтты.
Форсат көзге каршыннан китмәде. Ул чал чәчле чигәләре астында кабат үзенең газиз колакларын күрергә өметләнде. Ләкин ничек кенә караса да, аларны үз урыннарында күрмәде. Әйтерсең лә алар хуҗасына үпкәләп, каядыр чыгып качканнар. Ә чырай матур. Чырае чынлап та матур иде аның! Чәчләренә чал төшсә дә, күз төпләре ямьсезләнсә дә, ул әле һаман да күркәмлеген, үткенлеген югалтмаган. Күпләр, бик күпләр (хатын-кызлар, билгеле!) аңа яшертен генә гашыйк булып, төннәрен мендәр читләрен чылатмыйча калмаганнардыр. шәт. Көненә жиде тапкыр шалтыратып, бот күтәреп яткан хатыны да: «Матурымны сагындым әле!»—дип иренен эш урынына килеп чыга торган иде. Форсат матур гына елмаеп, аны тиз генә өйгә озатып җибәрә. Инде хәзер эшкә килү түгел, өйгә дә кертмәс! Колаксыз ир кемгә кирәк!? Әнә ул—рәхәткә чыккан: пеф-пеф килеп, тәмле төшләр күреп, йомшак посадка ясаган тимер очкыч сыман, кин агач караватта тыныч кына черем итеп ята. Ләкин каравыл кычкырып, холыксыз хатынын йокысыннан уятмады, файдасыннан бигрәк зыяны күбрәк булган «Ашыгыч ярдәм» машинасын да чакыртмады. Ул башына сөлге бөркәнеп, кәнәфигә сөялде. Кичәге көнен, узган гомерен искә төшерергә ниятләде
Колаклар... Кая китеп олакты алар? Тик торганнан гына кая китеп олагырга мөмкин соң алар!?
«Сез—язучылар, ә без бит җитәкчеләр!»—дияр иде бер танышым Форсат Әсгать улы Исрафилов та җитәкче кеше иде. Әллә кем түгел, билгеле, югары даирәдәге үк җитәкче түгел. Ул—тармак җитәкчесе иде. Аның нинди тармак икәнен, һәм кулланучыга нинди товар җитештергәнен укучыга сөйләп, аңлатып торунын кирәге юктыр, мөгаен. Чөнки безнен илдә бер генә тармак та табыш, файда китерми—фәкать акча суырып, дәүләт җилкәсен генә кимереп ята.
Форсат Әсгать улынын бер күркәм сыйфаты бар ул тәртип ярата. Ишек төбендә генә дәү күзлекле сәркатип кыз утыра. Аңа барсын да теркәп барырга кушылган. Кем кайчан килгән һәм кайчан киткән!? Иртән эшкә килгән һәрбер хезмәткәр сәркатип бүлмәсендә яткан калын журналга кул куеп керә һәм кичен кул куеп кайтып китә. Куймасаң акчаңны кисәләр. Хезмәт хакын, әйтик, 5 мең сум икән, ай ахырында шунын яртысын гына аласың. Форсат Әсгать улы да, мәйдан кырында секундомер белән басып торган хөкемдар сыман, минут саен сәгатенә карап тора. Шуңа күрә сонга калудан курыккан хезмәткәрләр, гаеткә җыелган мөэмин мөселманнар кебек, рәт-рәт басып, иртән эшкә җыелалар, ә эш сәгате беткәч, кыр казларыдай тезелешеп, өйләренә таралышалар. Бер караганда, моның бер һәҗәте дә юк идее. Оекбашны кая да бәйләргә була. Мондый тәртип эш өчен түгел, җитәкченең үзе өчен кирәк иде. Хезмәткәрләр, баш төртеп, өстәл янында урын алгач, борынгы озын коридор бер мәлгә тынып калгач, Форсат Әсгать улы, акрын гына атлап, бүлмәләрне тикшереп йөри. Гайбәт оясына колак салу дип атала бу. Мәче сыман салмак вә йомшак адымнар белән атлап йөрергә өйрәнгән хуҗаның аяк тавышын гына түгел, хәтга тын алганын да ишетмәссең. Шуңа күрә аңа «кәгазь башмак» дигән кушамат та такканнар иде. Аңа коридор башыннан бер мәртәбә әйләнеп узу да җитә кемнең ни белән шөгыльләнгәне шундук ачыклана. Әгәр дә инде берәр кыек гамәл табылса, ягъни берәрсе вакытсыз чәй эчсә, йә оекбаш бәйләсә, яисә ләчтит сатып, башкаларның вакытын алса, һәм иң яманы-җитәкчелеккә тел тидерсә, андый кешегә шундук катгый чара күрелә. Эштән колак кагучылар да күп булды. Житәкченең мондый яман гадәтен белеп алган хезмәткәрләр саклану чараларын күрделәр. Яңа гына эшкә урнашкан Салих атлы бер егетне сакка куйдылар. Кәгазь башмак күренүгә үк, ул челтәрле телефоннан арадашчыга хәбәр ясый. Тегесе шундук бу хәбәрне башкаларга житкерә. Бүлмәдәгеләр шым булалар. Афәт тавыш-тынсыз гына үтеп китә, барсы да тантана итә. Ләкин бу бәхет тә озакка бармады. Кызлар яраткан буйдак егет, үзе дә сизмәстән, тозакка килеп эләкте. Ада исемле яврәй кызы харап итте аны. Искитәрлек чибәр дә түгел үзе: чырае нурсыз, борыны озын. Тик ниндидер сөйкемле сөяге бар, күрәсең. Ада үзе генә утыра. Хуҗа аны тикшерми. Салих гел шунын бүлмәсенә кереп югала торган иде. Форсат аларнын өсләренә үк килеп керде. Каян белгән?! Кемдер тишкән, димәк. Биш минуттан яврәй кызы директор кабинетында күрсәтмәләр биреп утыра иде...
—Нишләдегез сез анда?—дип сорады анардан шеф.
—Берни дә эшләмәдек...
—Ничек инде!? Өстегезгә килеп кердем бит!
Яшереп торуның мәгънәсе юк иде. Эшсез калудан курыккан кыз барсын да Салихка аударды.
—Ул үзе бәйләнде...
—Ничек итеп?
—Кыса...
—Ничек?
—Ну, ничек кысалар соң инде?!
Кызга оят иде. Аның хәтта колак артларына хәтле кызарды. Шундук шаһит та табылды. Шаһит дигәннәре дә, сөйләве буенча, корбан булып чыкты. Кабинетка Аданың иптәш кызы килеп керде. Анысы да шимбәләр токымыннан иде. Күрәсең, ул дустына теләктәшлек белдерергә теләгән.
—Ул миңа да бәйләнде!
—Ничек итеп?
—Кыса...
Директорның үзенә дә кызык булып китте. Чөнки шаһидә дә шуннан ләззәт табып чишелә иде.
—Ничек кыса соң ул!?
—Акырта, прәме!!!
Бәхетсез егетне кудылар. Мескен хезмәткәрләр кабат үз иркендә калдылар. Форсат Әсгать улы шымчылык итү гадәтен ташламады. Ләкин бер көнне, гайбәт оясына кабат колак салып йөргәндә, каты жилдән ачылып киткән ишек янагы анын чак кына борынын җимереп атмады. Бик күп кан акты. Җитәкче кешегә гайбәт-хәбәрләр тынлап йөрү бигүк килешеп бетми иде, билгеле. «Бакма һич адәм хәтеренә, милләтнең дәрденә бак, бәддога, явыз догая һәр заман асма колак»—дигән шагыйрь. Хәер, ул аны үзе дә бик яхшы анлый. Ләкин ул—чир, ә андый чирдән тиз генә арынам димә. Аның бөтен тормышы, карьерасы астыртын шымчылык итүгә, төрле интригалар коруга җайлашкан иде. Шулай да абзыйның акылы җитте: ул шымчылык гамәлен икенче бер кешегә йөкләде. Гомере буе «нәчәлстве» каршында койрык болгаган, һәм шул рәвешле пенсия яшенә хәтле бүлек мөдире булып утыра алган. Барабанов атлы бер адәм иде ул. Тәбәнәк буйлы, йомры гәүдәле, чәчсез, чырайсыз абзый җитәкчесенең мондый яшертен тәкъдименә бик теләп риза булды. Риза булмыйча да ярамый, алда бит яшисе дә бар. Партия кая кушса, шунда йөгергән, данлыклы КГБ мәктәбен үткән Барабанов тиз арада оешмада үзенең эшчәнлеген җәелдереп җибәрде. Яшертен рәвештә, билгеле, Форсат Әсгать улы коридорда күренми башлагач, халык бер мәлгә тынычланып калды, һәм шул рәвешле сизгерлеген югалтты. Сүгеп кенә калмады халык директорны, чәйнәде! Тик боларның барсы да директорның үзенә барып ирешкәч, халык тәмам аптырашта калды. Каян белгән ул? Кем җиткергән аңа!? Аптыраш! Барабанов җиткерә дип уйламый да халык. Чөнки ул үзе дә гел директорны сүгә. Тегеләр дә, куанышып, шуңа кушылып китәләр. Беркатлылар! Барабановны директор кешеседер дип уйламый да шул алар.
Форсат Әсгать улының эшләре уңайга тәгәрәде. Узган җомгада аңа бер изге хәбәр килеп иреште. Югарыдан шалтыраттылар «Әзерлән,—диделәр аңа.—Тиздән сине югарыга, Совминга алачаклар!» Мондый сөенечле хәбәрдән сон, ул кош тоткандай очып йөрде. Хыял диңгезендә йөзде. Янәмәсе, өметсез оешмадан китәр, югарыга күтәрелер, иске, ватык «Волга»сыннан, сарымсак исе анкып торган ахмак шоферыннан котылыр, зәңгәрсу томан төсендәге яна «Лексус»та гына утырып йөрер, дөнья буйлап сәяхәт кылыр, затлы рестораннарда гына ашар, кыскасы, бар да шәп булыр! Булды, анасын корт чаккыры! Колаксыз кемгә кирәк ул хәзер!
3
Форсат телевизорны кушты. Беренче каналда «Хайваннар дөньясы» бара иде. Бер аңа маймыл баласының колак артыннан бет чүпләп утыра. Шул бәхетле маймылдан көнләшеп үлә язды ул. Бетле булса да, колагы бар маймылның!
Болай тик ятып булмый, нәрсәдә булса кыларга кирәк. Ул телевизорны сүндереп, тавыш-тынсыз гына өй алдына чыкты. Утны кабызды. Эләдән алып, өстенә кара күн курткасын, башына мех бүреген киде. Бүрекнең колакчыннарын төшереп кигәч, «шугалак» күренмәс булды. Ишекне әкрен генә ябып, коридорга чыкты. Лифтка да утырмады. Баскычтан, тәпи-тәпи атлап, җәяү генә төште.
Урамда көз. Шыксыз кара көз. Кар да яумый, ичмаса! Әзрәк жанга рәхәт булып китәр иде. Автобуска утырмады, метрога төште. «Тукай» станциясеннән Бауман урамына чыкты. Җир асты юлында берәмләп сигарет сатып алды. Тартуны бер башлый, бер ташлый торган иде ул. Билләһи! Бүген тартмаган җиреннән тартырсың!
Теләгән кешенне очратасын килсә, Бауман урамына чык диләр Һәм ни гаҗәп! Форсат ике адым җир атларга да өлгермәде, каршысына Риглан килеп чыкты. Чәчен төбенә хәтле кырган ир-егетнең йомры башы кояш сыман ялтырап тора. Риглан—ветеринар, безненчә әйтсәк, ат духтыры Ходай ана бәхетне өеп биргән, унган үзе, булган. Нинди генә эшкә алынса да, аны уңышлы башкарып чыга. Ни белән генә мәшгуль булмады ул. Ерак Себердә, этләр жигеп, Чукотка начальнигы булып йөрде, биек Кавказ тауларында, кара чикмән киеп, сарык көтүе көтте, Казан вокзалында «нокта» ачып, Кытай люстралары сатты, үзәк моргта мәет ярды, һәм хәтта ике-өч сезон татар театрында да буталып алды. Труппа мөдире булып Бер очтан «Драматург Укмаси иҗатында Алаша карт образы» дигән гажәеп кин масштаблы фәнни хезмәтен төгәлләп, театр дөньясында зур шау-шу куптарды. Шулай да ул үзенең сәнгать кешесе түгеллеген, ә коеп куйган аг духтыры икәнлеген яхшы анлый иде Форсат Әсгать улынын нинди читен хәлдә калганын бик тиз аңлап алды ул. Гадәттә күкрәк киереп, вәкарь белән сөйләшергә яраткан директор бу юлы, мескенләнеп кенә бүрек колакчыннарын күтәрде. Колаклар урыннарында юк иде Үз гомерендә күп нәрсә күрде Риглан. әмма дә ләкин мондый могжизаны беренче генә күрүе иде. Гажәп бит, әй! Кешенен колаклары югалган! Әйе, гажәп! Сенсация
бит бу! _
Ул аны шундук үзенә алып китте Анын клиникасы «Болгар номерлары.нык подвалында урнашкан иде. Бинасын иштеләр, ә подвалы калды Дүрт аяклы дусларын эт һәм мәче соючелар шушы клиникага ташыйлар Шунда дәвалыйлар, кирәксә шунда йоклаталар
да—мәнгегә. „
Риглан Форсатны үз бүлмәсенә алып кереп китте Керүгә үк ул аны эт
111
күкәе капшый торган махсус кәнәфигә утыртты. Ак халат алып киде. Абзый баш түбәсенә берегеп каткан бүреген салды. Духтыр анын чигәсен, муен асларын капшады. Ул духтырнын кулларын яратмый: анардан гел дару исе килә. Абзый чак кына космады...
«Да—а—а!»—Духтыр, ниндидер мөһим сүз әйтергә теләгәндәй, башын чайкап алды. Әйтмәде Чөнки пациент барыбер ишетми иде. Ул инструментлар яткан өстәл тартмасыннан кечкенә генә бер әйбер тартып чыгарды. Бу колак аппараты иде. Мондый аппаратларны иртә саңгырауланган карт этләргә кигезәләр икән. Бер уйласаң, эткә ниемә инде ул? Эт ишетсә ни дә ишетмәсә ни!? Анын гайбәт тыңлыйсы юк. Шулай да. Әлеге аппаратны колак оясына тыгып куйгач, абзый бераз ишетә дә башлады кебек. Ләкин начар. Колак эче, начар радио сыман, шытыр-пытыр килеп, шаулап тора. Духтыр аппаратны, антенна сыман, тегендә-монда боргалап, тавышны рәтләде...
— Ишетәм, и-ишетәм!— дип кычкырды абзый. Сөенече чиксез иде мескеннең.
—Ишеткәч, сина колак ниемә инде?!—диде ана Риглан.
—Ничек инде!?—дип каршы төште Форсат. Анын теле ачылды. Ул үзен кабат кеше итеп сизде. Мескенлектән тәкәбберлеккә бер адым диләрме әле?!—Ничек шуңа телең бара!? Беләсен бит минем кем икәнемне! Мине хәтта вице-премьер белә. Тиздән мине югарыга алалар. Анда зур- зур киңәшмәләр, симпозиумнар булачак. Син нәрсә, мина анда шушы сыбызгыңны сызгыртып утырырга, йә кеше күрмәсен дип, бүрек киеп йөрергә кушасынмы!? Беләсен син... Салаватка кунакка йөрим мин.. Айга бер. Нәби Дәүли миңа багышлап җыр язды. Ел саен шагыйрьнең каберенә барам. Шул жыр тиздән минем юбилеемда яңгыраячак, аңлыйсынмы!?
—Аңлыйм,—диде духтыр, абзыйны тынычландырырга теләп.—Тик шуны анламыйм. кая китеп олакты соң синен колакларын?
—Үзем дә аңламыйм. Иртән уянсам—колак юк. Причум... икесе дә... Берсе генә калса да ни була бит...
—Карале, абзый!—дип кисәк кенә бүлде аны духтыр.—Әллә мәйтәм, протез ясыйкмы?
—Нинди протез?
—Колагыңа...
—Нәрсәдән ясыйлар сон аны?
—Балчыктан.
—Син нәрсә, скульптор мәллә!?
—Ә нәрсә!?—Риглан күкрәген киерде. Мактанырга ана куш инде!— Сәйдәш һәйкәле...
—Синен әсәрме?
—Пачти...
—Ну, егет, талант та бар икән үзендә. Хәер, атан да бик сәләтле кеше иде синен. Алма алмагачыннан ерак төшми диләр. Дөрес икән!
—Игъланнардан күргәнсеңдер,—диде Риглан,—татар театры, ниһаять, «Гамлет»ны куйды. Мин дә уйныйм анда...
—Карадым мин аны. Тик сине күрмәдем. Кемне уйныйсын син анда?— дип кызыксынды Форсат.
—Ә син уйла...
—Шулай да?
—Тень отца Гамлета.
—Ба! Син идеңмени ул! Гафу ит, танымадым! Шәп! Шәп уйнадын, маладис! Нинди талантын булып...
Форсат каты итеп анын кулын кысты. Ялгышты, билгеле. Ригланны
112
САТИРИК ӘСӘРЛӘР КОНКУРСЫ
мактарга ярамый. Тәнкыйтькә дә. сүгүгә дә түзә ул. әмма дә ләкин мактауга түзә алмый иде. Холкы йөз сиксән градуска борыла да куя!
—Дөрес, абзый, дөрес!—дип каударланды артист —Күпме жәфаларга була ул мәчеләрне, этләрне! Полет җитми, абзый, полет! Минем хәзер айгыр егып, айгыр печәр вакытым җитте! Менә кая ул бөеклек, менә кая ул масштаб! Кая ул айгыр!? Бирегез мина ул айгырны! Би-и-регез!!!
Әллә хисләре чуалды, әллә ниндидер яшертен өянәге кузгалды. Риглан пациентны, якасыннан тотып, йолкый башлады. Чак кына буып ташламады. (Мәче буарга өйрәнгән теге!) Абзый куркудан агарынып калды
—Карету! Дайте мне кар-рр-рету!!!
«Карета», ягъни такси абзыйны кабат Бауман чатына илтеп ташлады. Бүтән ул клиникага аяк басмаска сүз биреп. Форсат Әсгать улы. иренеп кенә, Болак ягына атлады. Яратмый иде ул Болакны. Сасы авызлы марҗа хатыны кебек ул, ниндидер тынчу ис бөркеп тора үзеннән. «Ин мөһиме—темпоритмны югалтмаска кирәк, темпоритм югалса театр да юк, тормыш та юк!» Кинәт кенә духтырнын әнә шул сүзләре искә килеп төште. Машинага утырып йөрергә өйрәнгән директор, чалыш-полыш атлап, адымнарын тизләтте. Бераздан ул «Сәламәтлек комбинаты» каршына килеп чыкты. Бер мәртәбә кереп, мунча юынып чыккан иде ул монда. Бер сәер мужик тиктомалдан гына анын аркасын мунчала белән ышкый башлагач, бүтән монда аяк басканы булмады. Бауманны аркылыга узып. Профсоюзлар тыкрыгына күтәрелде. Анда чыгар өчен, «Мясной удар» каршыннан узарга кирәк. Нәкъ шулвакыт ресторан янына зәнгәрсу томан төсендәге «Лексус» автомобиле килеп туктады Чиста һәм пөхтә киенгән шофер, машинадан төшеп, арткы ишекләрне ачты Арткы яктан ике яшь егет атылып чыкты. Ул аларны башта игезәкләргә охшатты Алар шул тиклем бер-берсенә охшаганнар ки—аерырлык та түгел иде. Икесе дә ялтырап торган күксел кәчтүм-чалбар кигән, икесе дә чәчләрен бер үк төрле итеп алдырткан. Аерма шунда гына, анын берсе зәнгәр. ә икенчесе кызыл төстәге галстук таккан. Икесе дә чибәр, икесе дә төз. Ба! Тукта! Әллә күзенә генә күренә инде! Болар бит анын колаклары. Форсат Әсгать улының газиз колаклары!!! Әнә берсенен ( кызыл галстук кигәненең!) битендә кара миңе дә бар Шундый ук мин Форсагнын сун колагыңда бар иде. Хәтта мин очында ике-өч кара ионы да тырмаеп тора. Шул' Шулар бит болар! Нишлиләр алар монда? Ничек аякланганнар? Туктале! Болар абзыйның хыялын тормышка ашырып йөриләр түгелме соң! Әнә алар абзый хыялланган затлы чит ил машинасында җилдерәләр, кыйммәтле рестораннарда тукланалар. Юк, ул ялгышмый Әнә алар, көлешә-көлешә. дәррәү килеп, «Мясной удар»га атылдылар Швейцар, ашыга-ашыга, аларга ишек ачты. Форсат (олы йөрәкле ата!) «балалары» артыннан йөгерде. Ләкин өлгерә алмый калды, алар, күз ачып йомганчы, \У1Р-залга кереп югалдылар. Андый заллар гадәттә һәрбер ресторанда бар, һәм анда күп очракта дәрәҗәле кунаклар гына туклана Хәер. Форсат Әсгать улы да төшеп калганнардан түгел, кечкенә булса да. үзенә күрә җитәкче кеше Күрәсең, монда кемнен кем икәнлеген күзгә карап ук сизәләр, һәм аны да. берсүзсез. \Ү1Р-залга уздырып җибәрделәр Абзый кергәндә тегеләр мул өстәл артында «Оливье* салаты ашап утыралар иде. Зәвык белән киенгән, тырнакларын якты лак белән ялтыраткан официант кыз бәллүр бокалларга газлы су салып тора, ә тегеләр, кызып, нәрсә турындадыр бик каты бәхәсләшәләр иде Шу на күрә алар абзыйның кергәнен сизми дә калдылар.
-Сезгә оят түгелме!?—Левитанныкы сыман калын, көчле тавыш яңгырады. Тегеләр башта берни дә акламадылар Икесе дә: «Ә нәрсәсе оят
113
сон аның?»—дигән акыллы кыяфәт ясап, капылт кына абзыйга төбәлделәр. Сүз ашау-эчү турында бара дип уйладылар, күрәсен.
—Нишләп сез мине ташладыгыз?—диде Форсат, еларга җитешеп.—Сез бит минем балаларым!
Балалары ташлаган ата-ана гына шулай өзгәләнә ала. Тегеләр тагын берни дә аңламадылар. Абзый бүреген салып, колак урыннарына бармагы белән төртеп күрсәткәч кенә, егетләр нәрсәдер аңлагандай булдылар. Шуннан сон берсе (зәнгәр галстуклысы!) кәчтүм кесәсеннән йөз сумлык акча чыгарып, чирканчык чырай белән, шуны абзыйга сузды. Алар аны хәер сораучы сукбай дип уйладылар, ахры.
—Сез нәрсә!?—дип чинады ул, «барчуклар» сузган акчаны кире этеп. Ачуы чигенә чыккан иде аның.—Сез мине кем дип беләсез!? Мин, беләсезме, кем!? Мине вице-премьер белә. Мине Совминга эшкә алырга торалар. Мин Салаватта кунакта булам...атна саен...Нәби Дәүли...
—Параноя! Пароноя, диештеләр алар. Бу сүз ике авыздан берьюлы атылып чыкты. Алар аны дивана кеше дип аңладылар, һәм шулай килеп тә чыкты. Кызыл галстуклысы кәрәзле телефоныннан шалтыратуы булды, залга ике әзмәвер егет атылып керде. Икесе дә штатный формадан. Форсат барын да анлады. Ул чын-чынлап, күз яшьләре белән елады. Хәтта көтелмәгән кунакның чыгып китүен теләгән официант кызның да күзенә яшь бәреп чыкты, иреннәре дерелдәде. Бала бит әле, ул да авылда калган ата-анасын сагына торгандыр...
Егетләр Форсатны, ике яклап култыклап алып, залдан алып чыгып киттеләр. Юк. алар аны кыйнамадылар, суктырмадылар, башы белән җиргә дә атмадылар, бары тик, шудырып, баскычтан гына төшереп җибәрделәр. Авызларын кыегайтып елмайган әзмәверләр, көлешә-көлешә, ана кул болгап калдылар, ишек төбендә басып торган швейцарның исә кашы да селкенмәде.
—Күренәсе булма монда, па-па-ша!!!
4
Бер дә юкка кимсетелгән, рәнҗетелгән абзый ин элек кая барып бәреләргә дә белми йөрде. Анын эшкә дә барасы, өйгә кайтып хатынына да күренәсе килмәде. Хәер, анын бер таныш хатыны, ягъни жан җанашы бар иде. Чәчәк кебек матур үзе. бик тә ягымлы ханым. Юк, юк. сөяркәсе дип уйлый күрмәгез тагын. Форсат Әсгать улы андый бозык юлда йөрми. Ул аны алиһә урынына күрә иде. Бик сирәк кенә, күңел төшкәндә генә кеше күп йөрмәгән тын җирдә очрашып, серләшеп утыралар иде алар Шулай сөйләшә-сөйләшә алар әзрәк тормыш мәшәкәтьләрен, өйдәге хатыннарын, ирләрен онытып торалар иде. Очрашуга анын чәчәксез килгәне юк: ул аңа гел кызыл розалар бүләк итә. Чибәр ханымның кулыннан, йә бит очларыннан үбә. Күп очракта эш шуннан ары узмый. Ханым ана бик тә рәхмәтле—туган көннәрендә бүләксез калдырганы юк. Быел Исрафилов ана колак алкасы бүләк итте. Алтын. Чибәр ханым белән күрешеп алсан ярар иде дә бит, тик мондый хәлендә аңа ничек күренәсең. Ат духтыры ясап җибәргән көйсез аппарат белән генә әллә ни ерак китеп булмый. Сөйләшү барып чыкмаячак. «Милициягә жәвит итәргә кирәк!»—дигән уй йөгерде анын башында. Ләкин аңлар микән соң аны милиция? Теләсә кем янына бара да алмыйсың, белгән кеше кирәк. Шул тирәдә эшләүче бер дусты бар иде анын. Маузер атлы. Кызык бит, әй! Үзе милиционер, үзе Маузер. Хезмәт иткән урыны да әллә ни ерак җирдә түгел. Черек күл янында гына. «Эшен чыкса, кил, тартынма!»—дигән иде ул ана кайчандыр.
114
САТИРИК ӘСӘРЛӘР КОНКУРСЫ
«Сезгә эшен төшмәсен...*— дип шаярткан иде шуячакны Форсат. Юкка шаярткан икән!
Аны ишек буенда ук туктаттылар. «Маузер Саматович кирәк иде. үзендәме?»—дип сорагач, ниндидер анкета тутырттылар. Тутыра торгач анлады, бу халык санын алу буенча кирәк икән. Исемлеккә үзен һәм хатынын гына түгел, бу минутларда «Мясной удар» да кәеф-сафа корып яткан качкын балаларының да исем-фамилияләрен кертте. Берсен Нәсим, икенчесе Рәсим дип язды. Кайчандыр татарлыгыннан качып йөргән абзый, милли графага, баш хәрефләр белән: «Татармын...»— дип тамга куйды. Шуннан сон ул өске, икенче катка күтәрелде. Майор Маузер кабинетында бер яшь сержантны сүгеп тора иде
— Кем инде мондый протокол яза!?—Исрафилов кергәч, ул аны бүлмәсеннән куып ук чыгарды —Бар янадан язып кер. надан!
—Сәлам,—диде Форсат, дустына кул биреп —Ни булды?
— Мокыт! Натуральный мокыт!—дип изаланды Маузер, тиз генә тынычлана алмыйча. — Авылдан килде. Туган тиешле. Алырга туры килде. Эш белән җибәргән идем. .
—Нинди?
—Татар бистәсендә бер хатынның казларын урлаганнар..
—Бистәдә каз үстерәләрмени?—дип сорады кунак.
—Каз гына түгел, сыер да асрыйлар анда!—диде майор —Жәмил күленә җибәргән казларын, и юк!!! Өч көн шунда ятты бу, тикшереп Белмим нишләп яткандыр ул анда!?
—Тапканмы соң казларны?
— Каян тапсын! Менә протокол алып кайткан. Адәм страмы. Укыйммы?
—Укы.
—Оят, прусты... Тәк... Пыртакул...» Гуси пашли к реке, наверны. уганули...» Ха. ха...ха...ха...ха...
Майор рәхәтләнеп көлде. Форсат бик көлмәде. Үз хәле хәл иде анын. Маузер (мент бит!) абзыйның начар кәефен тиз сизеп алды, һәм шунар күрә хәбәрдар булырга ашыкты
—Югалттым!—диде кунак.
—Нәрсә югалтгын?
—Колакларымны югалттым
—Югалтгын!?—Маузер артык шаккатмады. Әллә анлап җиткермәде, әллә аңгыраеп калды!? Ин мөһиме ул эшнен асылын анламады. Колак түгел, кеше югалган дип уйлады —Кая сон алар?
—«Мясной удар»да ашап утыралар
_7ә_әк! —Мент тиз генә телефонны жыйды. Икенче башта кемдер трубканы алды.—Ало! Давид! Мин бу! Маузер!—диде ул, тавышын калынайтып.-«Мясной удар» да ике клиент утыра. Тикшер әле шуларны! Нәрсә? Приметалары?—Ул кисәк кенә Форсатка карап алды һәм аңардан җавап көтте.
-Бар!—диде абзый -Берсе кызыл, икенчесе зәнгәр галстуктан \У1Р- залда утыралар...
Маузер Форсатның сүзләрен Давидка ирештерде Бер-ике минуттан тегесе кабат элемтәгә чыкты Майор дәшмәде, тынлап кына торды. Аннан телефонны өзде.
—Сәер типлар,—диде Маузер.-база буенча юк алар, исем-фамилияләре дә беркайда теркәлмәгән. Аферюгалар..
— Белмим инде, ни дип әйтергә дә
—Хәзер алар Ирек мәйданында.
115
—Ирек мәйданында!?
—Әйе. Халык җыйнап, митинг үткәреп яталар.
—Нинди митинг?
—7 ноябрь иртәгә... Бәйрәм...
—Инде нишләргә?
—Нишләргә!?—дип авыр сулап куйды майор.—Шунда барырга кирәк. Эшем күп, кәнишне! Ләкин дуслык хакына...
Ирек мәйданына бик тиз барып җиттеләр. Мәйдан ике төркемгә бүленгән иде. Бер якта коммунистлар, икенче якта демократлар булып чыкты. Коммунистларга теләктәшлек белдерүчеләр арасында әле дә элеккеге совет тормышын сагынып яшәүче олы яшьтәге әби-чәбиләр, карт абзыйлар, бүген тормыш арбасыннан төшеп калган үзсүзле зыялылар, әле һаман да комсомол хәрәкәтен яңартып җибәрергә хыялланган яшь җилкенчәкләр һәм әлегә тиклем Ленин—Сталин тәгълиматына тугры калып, матди һәм рухи мираска ия булырга өметләнгән функдионерлар һәм фәйләсуфлар да күзгә чалына иде. Эзтабарлар митингның кызган чагына туры килделәр. Тимер коронкалы авызын көч-хәл белән ачкан сирәк чәчле бер агай пенсионерларның авыр тормышы турында озак, ялыктыргыч нотык сөйләде. Аны сөйләүдән туктатып, мөнбәрдән тартып төшерделәр. Мөнбәргә Форсат Әсгать улынын колак шәрифләре—кызыл галстуклы адәми зат менеп басты. Ул лидер булса кирәк. Халык гөрләтеп кул чапты.
—Җәмәгать!—дип чәрелдәде ул.—Бу хәлгә күпме түзәргә була!? Гади халык инде күптән очын очка җиткерә алмыйча яши. Ташламалар бетте! ЖКХ елдан-ел бәяләрне арттыра! Пенсионерлар бүгенге көндә өеннән дә чыга алмый, каядыр ерак юлга, сәяхәткә бару турында уйларга да юк! Владимир Ильич Ленин әйткән...
В.И.Лениннын нәрсә әйткәне Исрафилов өчен кызык түгел иде, һәм ул, ирексездән, икенче төркемгә кушылды. Анда исә коммунистларны сөймәгән, элеккеге совет режимына кайтырга теләмәгән (әле анда кайтырга торучы да юк!), яңа тормышка ярашып өлгергән демократия тарафдарлары җыйналган иде. Ә ораторы. . Ораторы кызыл галстуклы коммунистның иптәше, ягъни төстәше иде. Хәзер инде ул анын оппоненты, яки идеологик дошманы булып чыга түгелме сон? Ничек болай сон әле бу? Берсе Зюганов, икенчесе «Бердәм Россия» яклы. Шуннан барып җитте моңа: Форсат Фаршат улынын үзендә дә ике кеше яши иде. Берсе коммунист, икенчесе демократ. Үзгәртеп кору дигән афәт килеп чыкмаган булса, ул шулай коммунист булып калган да булыр иде. Шул гына бутады карталарны. Нәкъ Такташтагыча инде бу: «Элек чакта мин бер кеше идем, хәзер, малай, миндә ике «мин», берсе менә анын коммун яклы, икенчесе каршы, суккин сын!». Әле дә ярый кеше өч колаклы түгел. Өченчесе кем булыр иде икән? Ансы үз милләтен яраткан диндар кеше булырга да мөмкин. Абзый үзе биш тапкыр намаз укымаса да, мәчеткә кереп, сәдакалар биреп чыга торган иде. Корбан ашларыннан да калмады. Теләк белән түгел, билгеле, кирәк өчен. Хәрәм эчемлекләрдән, хәрәм ризыктан баш тарткан, «Хәләл...»—дип авыз суы корыткан яна төр җитәкчеләр янында аның да ала карга буласы килми иде.
Ике якта буталган арада, майор каядыр китеп югалды. Форсат кая барып, кая китеп олагырга да белмәде. Кинәт кенә салкынча җил исеп куйды. Колак аппараты, эчпошыргыч тавышлар чыгарып, яшь бала кебек акырырга тотынды. Бозлы янгыр сибәләде. Салкын үзәккә үтте. Форсат чатта такси тотты. Ул өенә кайтырга булды. Гаҗиләгә әйтергәме, юкмы? Ул шул турыда юлы буе уйлап кайтты. Бәхетенә күрә, хатыны өйдә юк иде. Базарга киткән. Ул аннан ярты көнсез кайтмаячак. Димәк, уйларга 116
САТИРИК ӘСӘРЛӘР КОНКУРСЫ
вакыт бар. Форсат, өске киемен дә салмыйча, кәнәфигә барып ауды, бармагы белән колак аппаратына чиртеп алды. Файдасыз. Аппаратнын батареясе утырган иде. Юк, җәмәгать, бодай яшәп булмый! Колаксыз—ул бетәчәк. Колагын Чечня сугышында югалтса бер хәл, тәккә югалтты бит, бер тиенсезгә исраф итте! Нишләп болай булды соң әле бу? Әллә аны сихерләгәннәр микән? Теге кафеда очрашып йөргән чибәр ханымнын эше түгел микән бу? Тик анын ана нинди үче бар сон? Әллә сонгы мәртәбә бүләк иткән колак алкасын ошатмадымы'.' Бу юлы бүләкнен арзанырагын алды шул. нигәдер акчасын кызганды. Юк. чибәр ханым андыйга бармас. Бәлкем, берәр ярамаган ризык капкандыр? Сонгы тапкыр эштә ул торт ашаган иде. күнеле бик укшыды. Әллә шул тортнын зыяны тидеме? Бүлек мөдире Барабанов алып кергән иде аны. Ышан ана. ул агуларга да мөмкин' Ул инде күптәннән Исрафилов урынына утырырга хыяллана. Кем белә, кем белә? Сораулар күп, ә жавап юк Бер генә юл каза: мордар китү Ә ничек китәргә? Анын андый тәҗрибәсе дә юк. Хәтәр уйлар чоңгылында бәргәләнгән хуҗа, авырлык белән, кәнәфидән күтәрелде Кинәт анын колак аппараты эшләп китте, һәм ул ишектәге кыңгырау тавышын ишетте. Ачса, анда майор Маузер басып тора.
—Ярты сәгать ишек төбендә басып торам!—дип зарланды майор — Нишлисен син!?
—Уз, әйдә!
—Узып тормыйм, вакыт юк. Сина сөенечле хәбәр алып килдем
—Нинди?
—Колакларыңны таптым.
—Кит аннан!!!—Абзый сөенеченнән телсез калды
—Ничек таптың дип сорарга телисенме!?—диде майор —Шактый кызык хәлдә: аларны аэропортта тоттылар. Чит илгә чыкмакчы булганнар. Берсе Дубайга, икенчесе Дунайга.
—Дубайга!?—Дубай—Форсатның хыялы Шунда юллама сатып алыр өчен, ул яна гына акча жыя башлаган иде.
—Декларация тутырганда, икесен дә милиция хезмәткәрләре тоткарлаган Банкка бурычлары булган. Яка закон буенча, бурычлары булган гражданнарны чит илгә чыгармыйлар.
—«Хоум—Кредит» камы!?
—Каян беләсең?
Форсат дәшмәде. Анын шул банкка өч айлык бурычы бар иде. Түләргә акчасы да бар, ләкин банк эшчәнлегендә кайбер кимчелекләр тапкач.
Исрафилов түләүне туктатып торган иде.
—Ә кая сон алар?—дип сорады ул майордан. Сүзне озакка сузуның
мәгънәсе юк иде. ,,, _
-Миндә! Бөтен Казанны аякка бастырды алар! Мин бит кеше дип торам аларны!-Маузер чалбар кесәсеннән бер пар колак тартып чыгарды, анын берсе сул, икенчесе ун булып чыкты Хикмәт шунда, алар акча кәгазенә төрелгән иде Форсат анын ни теләгәнен яхшы анлады. һәм ул. ике дә уйламыйча, майорга өч мен сум чыгарып тоттырды Майор, честь биргән булып, фатирдан чыгып югалды Аста, подъезд төбендә ату тавышлары яңгырады: алла Маузерга аггалар. әллә Маузер үзе кемгәдер аггы! Ләкин хужа өчен бу инцидент хәзерге вакытта мөһим нәрсә түгел анын үз кайгысы кайгы иде. Әйе. сөенде ул. колаклары табылганга бик тә сөенде, ләкин ул сөенеч берничә минуттан үкенү хисе белән алышынды, Кире урынына куеп булырмы аларны’ Әгәр да ябышмасалар? Моның прьшда хәта уй ларга да куркыныч. Көзге кирәк, көзгесез кыек куелырга мөмкин Ул тазнз колакларын, учына яшереп, йокы бүлмәсенә керде Тумбага
киертелгән көзге янына килеп, шуларны урыннарына китерде. Аның куллары калтырады. Маңгаена тир бәреп чыкты. Башта ул берсен, аннан сон икенчесен куеп карады. Этеп тә, төртеп тә карады. Файдасыз: колак үз урынына утырмады. Кайнар сулышы белән җылытып, өреп тә карады. Булмады. Колак шәрифләре, шампан бөкесе сыман, бер-бер артлы һавага очып, идәнгә коелдылар. Форсат Әсгать улы ачудан көзгене бәреп ватты, шакшы аягы белән идәндә аунап яткан колакларны таптады. Шуннан соң нәрсә булганын, инде хәзер беркем дә белми. Монын турында әлегә беркая да язылмаган.
Форсат Әсгать улы Исрафилов, эштән кайткач, бер-ике сәгать черем итеп алырга ярата. «Время» тапшыруын карар алдыннан ул шулай итеп көч ала. Ул уянганда хатыны базардан кайткан, аш ягында пылау пешереп ята иде. «Гаҗиләм! Гаҗиләм!»—дип өзгәләнде ул төшендә. Хәләл җефете белән алар бер авылдан, яшьтән үк ата-аналары Форсаттан кыз баланын колагын тешләтеп куйдылар. Иртә өйләнештеләр. Бер балалары булды. Ир бала. Ансы да яшьли авырып үлде. Ире икенче бала табу турында сүз кузгаткач, Гаҗилә: «Юк, Форсат, мин бүтән бала тапмыйм, минем колагым авырта!»—дип җавап бирде. Шуннан сон ул бала турында башка сүз чыкмады.
Йокы бүлмәсенә аш чүмече күтәреп хатыны килеп керде. Форсат, газиз хатынын күргәч, үксеп елады. Хатыны: «Ни булды? Ник елыйсын!?»—дип сорагач, абзый: «Колакларым! Колакларымны югалттым!»—дип сөрән салды. Гаҗилә аңа карап-карап торды да, шаркылдап көлеп җибәрде. «Син нәрсә, төшләндең мәллә, колакларың урынында ич!»
Форсат Әсгать улы бар көченә кәнәфиеннән сикереп торды да, көзге каршына килеп басты. Чынлап та! Колаклар урынында иде! Әнә ич! Берсе уң, икенчесе сун якта! Менә кая ул бәхет, менә кая шатлык!
Иртәгесен эшкә барганда (аны шоферы килеп алды) тәнкыйтьче дустының, ягъни ат духтырынын әйткән сүзе искә төште: «Дөрес яшәмисен, туган! Гел дә гел гайбәт кенә тыңлап йөрмә, рухи дөньяңны да бает син. Ләкин түбән сәнгать белән генә чикләнмә, классика тында, классиканы кара! Кла—а—ассика! Классика безнең кыйбла!»
Форсат Әсгать улы Исрафилов бүген кич театрга барып, берәр опера тыңлап кайтырга булды. Ләкин эш кабинетына килеп утыруга ук, изге ниятен онытты. Ул шундук шымчысын чакыртты. Коридорда колак исе таралды.
2011