Хөрмәтле редакция!
Ф.Дәминованың журналның дүртенче санында басылган «Тукай. Казан һәм Тукайның Казан төбәгендәге туганнары» исемле мәкаләсе буенча фикер алышырга телим.
Мәкаләдә олуг Тукаебызның туганы Хөсәен Зәбиров төзегән нәсел шәҗәрәсе китерелгән һәм андагы шәхесләр хакында белешмәләр дә бирелгән. Шулар арасында талантына, зыялылыгына сокланып хәйран калырлык, әмма тирән фаҗигасе үзәкләрне өзәрлек Вәли Зәбиров та бар. Аның мулла кушкан исеме Вәлиулла. Ул Габдрахман абзый белән Газизә апаларның олы баласы. Аның тормыш юлын, бәлки, белүчеләр дә күптер, әмма Габдулла Тукайга тирән ихтирамы белән шагыйрь йөргән эзләрдән үткән, иҗатын башлап өйрәнүче булган бу шәхесне яд итү артык булмастыр.
Вәли Зәбиров 1912 елда Мотыйгия мәдрәсәсен тәмамлый. Укуын русча дәвам итә.
1915 елда Җаек (Уральск) шәһәрендә Вәли Зәбиров, Гобәйдулла Калаков һәм Әдһәм Төхфәтуллиннар тырышлыгы белән яшьләрнең «Дуслык» исемле музыка түгәрәге оеша. Түгәрәккә йөрүче яшьләр музыка коралларында уйнарга өйрәнеп кенә калмыйлар, белемнәрен дә күтәрәләр. Бу максат белән алар үз китапханәләрен дә булдыралар. Китапханә Зәбировлар йортында ачыла. Соңрак китаплар күбәйгәч, китапханә бер татар сәүдәгәре ярдәме белән зур бүлмәгә күчә һәм анын беренче китапханәчесе дә Вәли үзе була.
«Дуслык» түгәрәге Җаектагы татарлар тормышында тирән, мәгънәле һәм матур эз калдыра. Яшьләр спектакльләр куя башлыйлар, җәмәгать файдасына лотереяләр уйнаталар, хатын-кызлар җәмгыяте төзүдә дә ихластан катнашалар. 1917 елның 1 маенда җәмгыять әгъзалары кызыл әләмнәр күтәреп, татар телендә «Марсельеза», «Варшавянка» жырларын җырлап мәйданда митинг та уздыралар2
Вәли Зәбировка кызыллар ягыңда Гражданнар сугышында да катнашырга туры килә. Шул вакытта (1919 елда) РКп(б) сафларына керә. Әмма бала чагыннан белемгә тартылу да көчле була, шул теләк, аны Мәскәүгә, Көнчыгыш хезмәт ияләре коммунистик университетына алып килә. Монда ул 1921-22 елларда укый.
Укуын тәмамлау белән Уральскига партия эшенә җибәрелә. Хезмәт сөюче тырыш егет Кустанай (1923-25). Семипалат (1925-26), Кызыл Урда (1926-27) шәһәрләрендә партия һәм профсоюз оешмаларында иң җаваплы эшләрне башкара. Кустанайда казакъ телендә чыга торган «Аул» газетасын оештыра, анын беренче мөхәррире була. Тик яшәешенең һәр көнен, һәр сәгатен фәнгә багышлыйсы килгән егет 1927 елда Ташкентта Урта Азия коммунистик университетының тарих берлегенә аспирантурага керүгә ирешә. Укуын да тәмамларга өлгерми, Вәли Зәбировны тагын оештыру эшенә тарталар. Ул Урта Азия мамыкчылык институтын оештыручыларның берсе, анын гыйльми сәркәтибе һәм институт каршында ачылган рабфакның деканы була.
Ниһаять, 1930 елда аныж белемен дәвам итәргә сораган үтенече канәгатьләндерелә— ВКП(б) ҮКныж Урта Азия бюросы Вәли Зәбировка Ленинградтагы СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгыш институтына аспирантурага юллама бирә. Биредә укыганда таланты ачыла егетнен, ул фән дөньясын колачлап йөзә. Анын тарих, археография өлкәсендә фәнни хезмәтләре бер-бер артлы дөньяга чыга. Борынгы төрки, чагатай телләрен өйрәнеп язган «Урта Азиядә җәдитчелек хәрәкәте турында очерклар», «Урта Азиядә Октябрь» (1932), «Каракалпаклар тарихы» кебек хезмәтләре галимнәр тарафыннан югары бәя ала.
Археографик экспедицияләргә катнашып, ул институтка гарәп, фарсы, төрки телләрдә меннәрчә кулъязмалар һәм китаплар алып кайтып тапшыра. XVI һәм XVII йөзләргә караган Урга Азия тарихы буенча документларны тәрҗемә итә, төрки халыкларның Е.Пугачев хәрәкәтенә катнашулары хакында чыганаклар таба, аларга фәнни бәяләмәләр бирә.
Аныж тырышлыгы институтта югары бәяләнә 1936 елда ул СССР Фәннәр академиясенең иҗтимагый фәннәр учреждениеләре ассоциациясенең гыйльми сәркәтибе булып сайлана
Шунысы да бик мөһим. Вәли Зәбировнын беренче укытучысы да Габдулла Тукай була. Туганы Хөсәен Зәбиров үз истәлекләрендә болан дип яза: «Габдулла Тукай абый Уральскида булган чорда. Вәли абый белән Гали абый туган. Габдулла абый аларны бик яраткан. Әнигә: «Апай, бу балаларны мин үзем укытырмын, яме!»—дип әйтә торган булган һәм соңыннан бераз укыткан да»
Габдулла Тукай Җаектан киткәндә (1907) Вәлигә 10 яшь булган бит инде. Димәк, абыйсының шигырьләрен күнеленә кертерлек, ятларлык, сокланырлык бала. Менә шул сабыйның күнелендә урнашкан мәхәббәте үсеп, фән кешесе булгач та дәвам иткән, гомергә калган. Шулай булмаса, Ленинградта яшәгән вакытында ул шагыйрь туган Казан артына—Әтнә районына кайтып. Тукайның иҗатына, тормышына кагылышлы материалларны бөртекләп җыеп йөрер идеме? Шуңа күрә дә ул Фәтхи Бурнаш, Җамал Вәлидиләр белән беренчеләрдән булып Тукай иҗатын өйрәнгән галим саналырга хаклы. Вәли
Зәбиров төсе-бите, кыяфәте белән дә Тукайга охшаган. Ни кызганыч, гомер юлының соңы да фаҗигале. Милли тарихыбызның алтын баганасы булырдай галимнең тормышы нибары 40 яшендә өзелә. Ул 1936 елнын 14 августында кулга алына. 10 елга хезмәт белән төзәтү (әйтерсең, әле хезмәттә түгел), соңыннан 5 ел буе хокуксыз яшәүгә хөкем ителә. СССРдагы күпме бөек шәхесләр газапланган Соловки лагерендагы төрмәгә ябыла.
1937 елда Соловкидан меңнәрчә тоткыннарны «Норильскига күчерәбез» дип алып чыгып китәләр. Тоткыннар барысы да алдан төзелгән исемлек буенча җыела. Барысы да үз фәне өлкәсендә танылган галимнәр, сәнгать эшлеклеләре (мәсәлән, атаклы химик Павел Флоренский, режиссер Лесь Курбас). инженерлар була. Тик бер генә кешегә дә Норильскига килеп җитәргә язмаган. Медвежьегорскига җитү белән аларнын күзләрен бәйләп йөк машиналарына төниләр һәм Сандармох дип аталган чокыр янына алып барып атып үтерәләр. 1116 тоткын, илнең 1116 ин зыялы, талантлы шәхесе шулай харап була.
Ни кызганыч, Россия хакимиятенә акыллы фикер ияләре кирәк түгел. Октябрьдән соң Россиянен дөньякүләм танылган галимнәре, язучылары илдән куыла Калганнарын кулга алулар, ЧК подвалларында атылулар кәгә. Бу хәлләргә түзә алмаган А.М.Горький 1919 елның 6 сентябрендә В. И. Ленинга мондый эчтәлекле хат яза. «Для меня богатство страны, сила народа выражаетея в количестве и качестве ее интеллектуальных сил. Революция имеет смысл только тогда. когда она способсгвует росту и развигню этих сил. Мы, спасая свои шкуры, режем голову народа, уничтожаем его мозг. Что значит этот прием самозащиты, кроме выражения отчаяния,сознания слабости или—наконец—желания мести за нашу собственную бездарность.
Горькийның сүзләрен нәкъ үзе әйткәнчә, тәрҗемәсез бирәсем килде. Өстәп тә нәрсәдер әйтү урынсыз кебек. Тик бер фикер генә күңелне борчый. Тарих кабатлана диләр. Дөреслеген тормыш иң зыялы, иң акыллы фикер ияләренен Сталин заманында юк ителүе белән раслады. Тагын кабатланмас дигән ышаныч та юк бит әле.
Тәэминә БИКТИМИРОВА.
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының олкән фәнни хезмәткәре,
тарих фәннәре кандидаты.