КАДЕРЛЕЛӘР ҺӘМ КАДЕРСЕЗЛӘР
Төп горурлыгы бөек сугышлар, шул сугышларда теләсә һәркайсы дошманны да бер-бер артлы җиңүләр белән мактанган һәм рухланган бик зур империядә— СССРда—үтте без картларның күп гомере... Хәтта ачтан үләрдәй чакларыбызда да коммунистлар партиясенең җиңүләрдән-җиңүләргә алып баруына, тормышны чәчәк аттыруына «куанып» куллар чаптык, урра кычкырдык, аның зирәклегенә мәдхияләр укыдык. Ялангач чакларыбызда да, КПСС генсекларынын портретларын күтәреп, демонстрацияләрдә күкрәк киереп атладык. Бигрәк тә кырык миллионлап халыкны канга батырып җиңгән Бөек Октябрь революциясенең, утыз миллонлап халыкның кырылуы белән яуланган Бөек Ватан сугышында Җиңүне зурларга өйрәттеләр безне. Азык талоннары тотып, ипи, ярма, шикәр, тәмәке, аракы, колбаса кебек тауарларга су буе чиратларда торган чакларда да горурландык ул җиңүләр белән, горурланмый мөмкин дә түгел, чөнки ата-бабаларыбызнын күпләп кырылуына, аларның диңгез-диңгез каннары коелуга китергән. «Бөек» дигән тамга сугылган сугышлар бит алар! Әйе-әйе, башка җәһәтләрдән халыкны куандыра алмаса да, СССР безне Бөек сугышлар, Бөек Җиңүләр белән рухландырды, «канга—канн, үлемгә—үлем», дигән шигарьләр астында алдагы сугышлар ихтималына барыбызны да патриотизм рухында үстерергә тырышты. Һәм патриотлар булып үстек тә! Бөек Ватан сугышында җиңгән буынның уллары да Венгрияне, Чехословакияне. Польшаны канга батыру максатына ирештеләр. Әфганстанда да ун ел сугыштылар, Вьетнам, Корея сугышларына да барып керделәр...
Дөрес, инде ул биниһая зур империя таркалгач, аның урынында Россия генә калгач, кайбер бәйрәмнәр бетте дә. Хәтта Бөек Октябрь революциясе дә кешелек дөньясындагы зур җинаять дип бәяләнде. Әмма Бөек Ватан сугышы китергән Бөек Җиңүне без елдан-ел ел тантаналырак, шаулатыбрак үткәрәбез. Үзенең 65 еллык юбилеенда ул эйфория дәрәҗәсендә бәйрәм ителде. Быел исә Җиңүгә илткән сугышка 70 ел тула. Анысын да, һичшиксез, зур гыйбрәтләр, батырлыклар тарихы буларак шаулатып үткәрүгә мөмкинлек тудырыр Россия сәясәтчеләре, җитәкчеләре: атналар буе шул сугыш турында телевизор каналларыннан бихисап кинолар карап куанырбыз, совет халкының (хәзер инде Россия халкының) җинелмәс булуы турында күптөрле һәм югары пафослы нотыклар тынларбыз. Бәлки әле үзебезнең Язучылар берлеге дә Хәтер кичәләре кебек чаралар үткәрми калмас. Менә шуны истән чыгармыйча мин дә (тарихта, архивларда казынырга яратучы язучы буларак), хәтер яңартмак һәм үз чарамны хәстәрләмәк, өлешемне кертмәк булдым: әнә шул шомлы да., шанлы да 1941 елда татар язучыларнын нинди хисләр кичереп, нинди хәлдә яшәүләрен ачыклаучы, күз алдына китерүче йөзләрчә документларга нигезләнеп, шушы язмамны әзерләдем.
Башта ук бер искәрмә дә ясап үтәм: язмамны иң әүвәл укыячак мөхәррирләр дә, журналның меңләгән укучылары да язу рәвешемә бәйләнмәсен, «хаталар» табып аптырамасын: текстта да. бер-бер артлы китереләчәк документлар күчермәләрендә дә аббревиатураларны (ССП, ТГАП кебегрәк кыскартылган кәлимәләрне). Табаксоюз, райсовет, обком, домоуправ, гостиница кебек атамаларны һәм урысча сүзләрне дә шул заманча калдыруны, шул рухны саклап язуны хуп күрдем. Хәтта урысча язылган кайбер хатларны да шул телдә калдырдым. Тәрҗемә итә белмәгәннән түгел икәнен үзегез дә сизенерсез.
***
Сугыш башлану хәбәре килеп ирешкәч, илнең барлык ирләре кебек үк. татар язучылары да юл капчыкларына тотына. Берәүләре—военкомат чакырчы буенча, кайберләре үзирекле патриот буларак фронтка китә башлый. Әлбәттә инде, башкалар кебек үк саубуллашалар, гаиләләре белән аерылышканда елашалар, илне күкрәкләре белән каплап сакларга антлар, вәгъдәләр бирешәләр Китәләр, китәләр. Алдан ук әйтем куйсам: сугыш чорында фронтка 117 язучы китеп бара. Рәсми тел белән әйткәндә, 70 проценты... Сугыш башланган атналарда ук «кара хәбәрләр» килә башлый—үләләр, һәлак булалар, ә инде кайберләре хәбәрсез дә югала...
Ләкин, шунысы гажәп, сугыш- нын башында ук Казанга. Татарстанга Мәскәүдән урыс һәм башка милләтләрнең язучылары агыла башлый. Төрле сәбәпләр белән тылда калдырылган безнен язучыларыбызга. дөресрәге, инде бетә язган Язучылар Союзына телеграммалар, хатлар, күрсәтмәләр, боерыклар яваю
«Сезгә Леп Соломонович Ларскийны җибәрәбез. Сәламәтлегенең торышы аркасында ул Казанда яшәргә мәҗбүр. Аны әдәби эшчәнлектә файдаланыгыз. Сезгә файдалы булыр дип ышанабыз.
СССР ССПсынын агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире Скосырев »
Уң кулның ни эшләгәнен сул кул белми дигән сыман, СССР Язучылары Союзының аппаратында эшләүче һәркем җибәрә кебек аларны. Хәер, башка оешмалардан да агыла андый хатлар, телеграммалар:
«Сезгә—Татарстанга РСФСРнын халык мәгарифе комиссариатыннан аспирантура тәмамлаган Кратова-Лейбович юнәлтелә. Ул талантлы, сәләтле, үз эшен белүче кеше. Яхшы лектор. Горячо рекомсндую её Вам.
Мәскәү Дәүләт педагогия институтының кафедра мөдире, профессор И.Нусннов»
«Фронттагы язучыларның балалары, хатыннары, карт язу чылар поезд белән унбишендә кичке 16 сәгать ОЯ минутта Казанга киләчәкләр. Каршы азуыгыз сорала. Исхаков белән элемтәгә керегез. Сатам.
ССПның партком президиу мы уполномоченные Берестинский»
Монда фамилиясе телгә алынган Исхаков, һичшиксез,Әхмәт Исхак. Чөнки ул 1939 елдан ук СССР Язучылар Союзы әдәби фондының Татарстандагы вәкиле итеп билгеләнгән. Шужа күрә ана мөрәҗәгать итәргә кушунын сәбәбе аңлашыла. Шушы Мәскәү кадерлеләрсн кайгырту, урнаштыру өчен, сораганнарын, таләп иткәннәрен тәэмин итү өчен аңа «өстән» акча да җибәрелеп тора.
«СССР Совет Язучылыларынын Президиумы ашыгыч рәвеипә иптәш Атемасовка мөрәҗәгать итүегезне, орденлы шагыйрь Пеньковскийның дүрт кешедән юрган гаиләсен Островский урамындагы 23нче йортта яшәүче абыйсына пропискага керпегезне сорый. Ул гаилә Союз рөхсәте белән Казанга чыгып китте.
Панферов»
Өстән-өстән генә укып китсәк, бигрәк та Алемасов дигән фамилиягә игътибар итеп тормасаң, аның кемлеге белән кызыксынмасам, бу телеграмма да гади һәм башкаларыннан аерылмый кебек. Әгәр дә ошбу журналны укып яшәүчеләрнең ата-бабалары, туган-тумачалары, кардәш-ырулары, авылдашлары һәм башка якыннары дәшһәтле 1937 елгы репрессияләр шаукымында атылган, коммунистик концлагерьларга аткарылган. НКВД подвалларында җәзалаулардан гарипләнгән яки эзсез-нисез юкка чыгарылган булса, беренче чиратта шушы Алемасовның фамилиясен искә алып каһәр укыгыз. Ул—Татарстан, бигрәк тә татарлар өчен чын мәгънәсендә кеше сурәтендәге Газраил. Дистә-дистә мең адәм балалары шушынын имзасы, боерыгы белән харап булганнар, фани дөньядан гүрләргә күчкәннәр.
Аны—ВКП(б)нын Воронеж шәһәре комитетында икенче секретарь булып эшләп яткан Алемасовны—коточкыч репрессияләргә куәт бирсен өчен нәкъ менә 1937 елда Татарстанга Эчке эшләр халык комиссары итеп куялар. Нәкъ менә ул килгәч, каршылык та күрсәтергә хокулары булмаган гөнаһсыз бәндәләрне, төрле ялалар ягып, күпләп кыру башлана! Мондый репрессияләр вакытында, гадәттә, халыкның милли рухын көчәйтүче, һәр өйгә кереп, (китаплары аша дип аңларга кирәк) кешеләрне уйландыручы, акыл бирүче, яшәү мәгънәсен ачып салучы, күңелләрендә намус тәрбияләүче әдәбият әһелләренә ныграк ябырыла карательләр... Чөнки яхшы беләләр: язучылары кимегән саен милләт үз йөзен югалта, шанлы тарихын оныта, анын горурлыгы коргаксый, кыюлыгы сүрелә, сүзсез буйсынучы көтүгә әверелә һәм бетә баруга юл тота... Сүзне артык озайтмыйча әйтсәк, менә шушы алемаслар чорында татар язучыларынын кимендә өчтән бере үтерелә, шактые республикадан чыгып кача Мөгаен, ВКП(б) Үзәк Комитеты Алемасовнын татарларны һәм бу милләтнең язучыларын канга батыруын зур да, мактаулы да батырлык дип таныгандыр—аны шул ук елда Татарстан обкомының беренче секретаре итеп куя Сталин, (Андый зур Вазыйфаларны—республикаларга гына түгел, хәтта өлкәләргә дә держава юлбашчылары гына куя ала. Тарихтан эзлисе юк, нәкъ шул ук вәзгыятьне хәзерге чор мисалында да күреп-белеп яшибез.) Татарстандагы «батырлыклары, зур казанышларга ирешүе» өчендер, сугышның читенә дә килмәгән-кермәгән Алемасов (исемен, атасының исемен язып торуны кирәксез санадым) бездә эшләгән елларда ук Кызыл Байрак орденына, бераздан хәтта Ленин орденына лаек була, медальләр дә тага шушы ерткыч җан Татарстан өчен аның Ежов, Ягода һәм Берияләрдән дә кансызрак булганы билгеле...
Хәер, әлеге телеграммадан ераграк кителгән... Татарның кайсы язучысы керде икән Алемасовка орденлы язучы Пеньковскийның үзенә һәм гаиләсенә Мәскәү кушкан шартларны ашыру гозере белән баш иеп? Ул хакта кул астымда документ юк. Әмма сизенәм, бик сизенәм: йөрәге дә, аяклары да калтырагандыр бахырның Газраил тупсасын атлап кергәндә... Ни генә кылмас ул җанкыйгыч: кабинетыннан ук йә НКВД подвалына, йә сугыш мәхшәренә аткаруы да ихтимал бит...
Кабатлап әйтәм, безнең татар язучылары сугышка ыргылган бер мәлдә, сугыштан сакланып-качып Татарстан җирендә исән-имин яшәү өчен башка милләтләрнең язучылары безнең жиребезгә агыла, аларнын гомерләрен, сәламәтлекләрен саклау зарурлыгы максатында көн-төн телеграммалар ява...
«23 июльдә, иртәнге сәгать 7дә 204нче поезд белән егерме бала, утыз дүрт өлкәннәр Казанга чыгып китте. Каршы алуны, пароход белән Чистайга утыртып җибәрүне тәэмин итегез.
Брайнина, Хотимский.»
Килә торучыларның һәркайсына хезмәтчеләр кирәк: кемнедер каршыласыннар, пароходка утыртып жибәрсеннәр, монысының сәламәтлеген тәэмин итсеннәр, тегесенең багажларын күтәреп йөрсеннәр, фатирга урнаштырсыннар, пропискага кертсеннәр, ризык, кием юнәтсеннәр... Шушы урынга җиткәч, көлми түзмәдем: ярый әле «абзар артында тәпи дә тотсыннар» димәгәннәр... Ә хезмәтчеләре кемнәр соң? Барлык хаҗәтләрен, ихтыяҗларын үтәүче хезмәтчеләр—татар әдипләре Шушыларны язганда уйлап та куям. Фаразан: әгәр сугыш көньяктан башланган булса, дошман гаскәрләре безгә якынлашып килсәләр, һәм татар язучылары Мәскәүдә үз гомерләрен саклап калу нияте белән боларныкы кебек үк телеграммалар суга башласалар, һич югы йөз язучыбызга, аларнын гаиләләренә шундый ук хезмәтләрне күрсәтерләр иде микән андагы язучылар? Уйлаган җавабымны юри әйтми калдырам Сезләр дә уйлансыннар, үзләренчә җавап биреп карасыннар дип...
«Казандагы Татарстан гостиницасындагы Маршак гаиләсен кайгыртуыгызны сорыйм. Хәлләренең итеклеген хәбәр итегез.
Панферов.»
Ошбу телеграмманың астына Имаметдинов мондый искәрмә язып куйган «Маршак гаиләсе Островскийдагы тугызынчы йортнын 5нче квартирына урнаштырылган.»
« Ялварып үтенәм улым Иммануэль Маршакны эзләп табуыгызны, сәламәтлеген белүегезне, телеграф белән хәбәр итүегезне. Минем адрес Алмата, Чайковский урамы, 69, квартира 4 Маршак.»
«Островский урамы 9/5 яшәүче орденлы язучы Маршакка карата кайгыртучан булуыгызны сорыйбыз. Системалы рәвештә медицина ярдәме оештырыгыз, көнкүреш шартлары тудырыгыз.
СССР ССПысы секретаре Кирпотин.»
Укучыларыбыз игътибар иткәндер: Мәскәү калерлеләренеж бер генә гаиләсенә хезмәт күрсәтү өчен генә дә күпме татар язучысы йөгерергә, мәшәкать чигәргә, турысын гына әйткәндә, тәлинкә тотарга тиеш! Язып үткәнемчә, йөхзәрчә докуметларымда күп андый мисаллар, бик күп.
«СССР ССП секретаре В.Я. Кирпотинның хатыны хәзерге вакытта Чнстайда яши. Ул үзенең кызын операция ясату өчен Казанга китерергә тиеш .Аны берничә көндә тораклы итүегезгә, яхшы врач табып яхшы больницага урнаштырып ярдәм итәчәгегезгә ышанам. Алдан ук барысы өчен дә рәхмәтлемен Кирпотнн исеменнән дә рәхмәт белдерәм.»
Имзасы танырлык түгел. Шул ук Кирпотин үзе генә әфтәрләгәнгә охшый бу хат...
...Табылган документларның берсе—танылган шагыйрә Марина Иветаева хаты. Аны укыганда авторын кызганып та куйдым. Әле ике ел элек кенә, ягъни 1939 елда татарны эткә тиңләп шигырь язган. Марина бит инде бу! Татарстан Язучылар Союзына шушы хатны язганда ниләр уйлады икән ул? Хатын язганда бик каушаган, ахрысы, хәтта Имаметдинов фамилиясендә дә ике хата җибәреп, кат-кат төзәткән. Хатының юллары, өметен югалткан һәм кайгыдан бетеренгән кешеләргә хас булганча, кәгаз читенә таба аска бөгелеп-бөгелеп төшкән. Хатынын эчтәлеге дә бик кызганыч...
«16 август.
Сезгә язучы-тәржемәче Марина Иветаева яза. Мин Литфонд эшелонында Кама буендагы Алабуга шәһәренә эвакуацияләндем. Миндә Сезнен исемгә Гослитиздат директоры вазифасын башкаручы Чагинның мине урнаштыруда эшлекле катнашуыгызны, тәрҗемәче итеп файдалануыгызны сорап язган хаты бар. Мин үземнең Алабугада төпләнүемә өмет багламыйм, чөнки әдәби һөнәремнән башка бернинди дә һөнәрем юк. Шулай ук миндә шул ук имзалы һәм шул ук үтенечле икенче хат та бар. Анысы Гослитиздатган Татгосиздат исеменә
Шушы көннәрдә мин Казанга барам һәм әлеге хатны тапшырам.
Сездән һәм Язучылар Союзыннан мине Казанга һәм шунда эшкә урнаштыруда мөмкин булганның барсын да эшләвегезне бик тә. бик тә үтенеп сорыйм. Минем белән 16 яшьлек улым да бара. Шигъри тәржемәче буларак бик файдалы булачагыма ышанам.
Марина Цветаева »
Укучым игътибар иткәндер, Литфонд эшелонында эвакуацияләнүен үз кулы белән язган Цветаева. Ә эшелон ул, күпләребез белгәнчә, дистәләрчә вагоннар таккан поезд, ягъни бик озын состав. Кайчак аларның буе чакрымгача сузыла һәр вагонда 50-60 кына кеше булса да, анда килүче халык мен генә булмаган. Димәк, СССР Язучылар Союзының әдәби фонды-барлык әдипләрнең Уртак акча капчыгы бай булган, шулкадәр язучыларны Мәскәүдән, сугыш барган яки фронт якынлашкан төбәкләрдән җыеп, илнең тыныч һәм хәвеф-хәтәрсез якларына озату га да зур өлеш чыгара алган.
Инде менә ярты гасырдан артык гомердә без Сталинны тиран дип бәялибез, каргыйбыз, сүгәбез, фаш итеп язабыз. Чөнки хакыйкать шундый. Ләкин шушы тиранның күп очракта дөрес сәясәт белән яшәвен дә онытмыйк. Әйтик, ул язучыларны илнең акыл чүлмәкләре, халыкны рухи җәһәттән тәрбияләүчеләре, үзләренең иҗатлары белән йөзләрчә милләтләрдән укмашкан ватанның бербөтенлеген, бердәмлеген алыштыргысыз саклаучылары, көрәшчеләре итеп күрә белгән. Театр, кино һәм, гомумән, сәнгатьнең башка төрләре дә язучыларсыз яши алмавын аңлаган. Менә мондый эшелоннарны оештыру һәм аларга кемнәрне утыртып озату да Язучылар Союзының яки Литфондның гына хәленнән килә торган чара түгел. Алай гына булса, мондый гамәл дезиртирлык оештыру, ягъни зур җинаять буларак бәяләнер иде. Шуңа күрә тыныч якларга озатылучылар исемлеге, һичшиксез. Сталинның үзе белән килешенгән... Ә инде Цветаевага килсәк, совет власте урнашып өлгерүгә үк, ул чит илгә киткән булган, яшь чорын, ягъни 17 ел гомерен Чехословакиядә, аннары Франция башкаласы Парижда үткәргән—кыскасы, рәхәт, назлы тормышта көн иткән бу шагыйрәгә коммунистик режимның үгисетеп каравын да онытмаска кирәктер. Бәлки бу эвакуация аның өчен үзенчәлекле сөрген буларак ниятләнгән булгандыр әле. Уйлады микән ул бәгырькәй, бер көн килеп, татар язучылары хозурына елый-елый (хатында тамчы эзләре дә сизелә) үтенечле хатлар да язармын, татар җирендә асылынып үләрмен, каберем дә шунда булыр, дип... Әйе, шушы хатын җибәргәннән сон төгәл ике атнадан бауга менгән мескенкәй...
Моннан егерме еллар элек, Алабугага командировкага баргач, аның каберен күрү өчен зиратка да кердем мин. Каберенең ташына карап торганда, җир астыннан калыккандай, көянтәдәй бөгелгән, картаюнын чигенә чыккан, каралып кипкән марҗа әби пәйда булды.
—Ни карыйсың, улым?—ди.
— Бөек шагыйрә Марина Цветаеваның каберен карап торам менә, әби. Аның җәсады шушында ята бит инде...—дип җавап бирүемнән карчык кыркылдап көлде.
—Ташы гына монда аның, сы-ы-но-ок! Ә гәүдәсен шул төндә үк казып алдылар да. әнә тегендә күмеп куйдылар, белә идем мин ул хатынны,—ди-ди. чардугансыз, ташсыз һәм инде җире дә ингән. таш-мазар кую түгел, казык та кагылмаган ятим каберне күрсәтте. Шул кабер янында торганда, тагын бер яналык әйтте карчык:
—Малаеннан да зур казалар күрде инде мәрхүмә... Чыдашлы түгел...
Шулай... Карчыкның сүзе хак булса. Цветаева гәүдәсенең кайда булуы да шикле икән бит әле... Әх. язмышлар... Дөнья—куласа. бер әйләнә, бер баса, дигән мәкалебез дә искә төшә.
Язучылар Союзына килгән телеграммаларның берсе Приморскидагы Фроловкадан. «Срочно» диелгән һәм болай дәвам ителгән: «Телеграф аша ашыгыч рәвештә Яковлеваның Казандамы, түгелме икәнен минем адреска хәбәр итегез.
Баталов.»
Исеме күрсәтелмәсә дә һәм фамилиясе бер генә «т» белән язылган булса да монысының кем икәнен чамалау кыен түгел. Ул, әлбәттә, горур һәм берчакта да вакланмаган, һәр җәһәттән кыю. башбирмәс Салих Баттал булырга тиеш! Яшьлегендә үк очучылар мәктәбен тәмамлаган, үзе әйтмешли, күп елларын күктә—бөркетләр белән янәшә яшәгән, гел биектә булганлыгы аркасында репрессиягә дә эләкми калган, шул чорда ук әдәбият мәйданында да талантлы шагыйрь буларак та танылган Баттал, сугыш башлануга ук, фронтка китә һәм Тын океан флотында очучы булып хезмәт итә. Алгарак та чыгып әйтсәк, утта янмас, суда батмас Баттал сугышның ахырына кадәр күп батырлыклар күрсәтә, күп медальләргә лаек була. Әле Гитлер Германиясе җиңелгәч тә каһарман очучы сафта кала—япун империалистларына каршы сугышларда катнаша—димәк, тагын бер зур җиңүне яулаша!
Ә инде 1941 елның августында килгән теге ашыгыч телеграммасы елмайтып та куя мине... Белгәнемчә, дүрт мәртәбә өйләнә Салих Баттал—бер-бер артлы Мәрьям, Ольга, Кадрия, Мәдинә исемле хатыннар белән яшәгән, башкаларын тагын кем белгән. Менә шуларның Ольга дигәне белән яшәгәндә китмәде микән ул фронтка. Язучылар Союзыннан шул хатынын барлатмады микән? Мөгаен, фамилиясе Яковлева булгандыр ул Ольганың. Шулайдыр. (Хәер, җәяләр эчендә булса да бер искәрмә ясап үтәргә тиешмендер, әдәбиятны әйле-шәйле белгән танышларым мине Салих Батталның туганы яки кардәше дип уйлап, ялгышалар. Кем әйтмешли, капка баганаларыбыз да бер урманда үсмәгән безнең. Аның белән якыннан аралаша башлавым да ана 80 яшь тирәләре чакта гына булды ) Әйе, мөгаен шулайдыр. Бәлки әле «Яковлева Казандамы, түгелме?» дигән кәлимәсе «хатыным мине ташлап китмәгән микән?» дигән мәгънәдә булгандыр
Әйе, елмайдым да... Ләкин тапкан документларымның башкаларын барлаганда әле кайчан гына репрессияләр кичергән, нахакка сөрелгән, күпләп юк ителгән өлкән каләмдәшләремнен ачы язмышларын уйлый-уйлый, инде дә ул афәтләрдән сон исән калганнарынын 41нче елда кабат яна мәхшәргә юлыгуларын йөрәгем аша үткәрә-үткәрә, кабат кайгы дәрьясына чумдым. Ниләр генә кичермәгән дә, нинди генә түбәнлекләргә, җәфа-газапларга юлыкмаган алар!.. Кат-кат әйтеп тә торасы юктыр, бәлкем, күпчелек язучыларның сугыш башлануга ук фронтларга озатылуын. яу кырларында хәбәрсез югала яки кырыла башлавын. Ләкин тылда калганнары да иҗат итүдән мәхрүм. Шуның бер сәбәбе— болай да тарлыкта, кысрыклыкта яшәүче татар язучыларынын фатирларына эвакуацияләнгән Мәскәү язучыларын тутыра башлау... Аларны гына да түгел...
«Бауман райсоветының Башкарма комитеты председателе иптәш Коршуновка Совет Язучыларынын Татарстан Союзы идарәсе. Сездән киләчәктә Касаткин урамындагы 35нче йортның 2нче квартирында яшәүне профессионал язучы М.Галинең (Мөхәммәт Галиевнең) квартирын тыгыхтатмавыгызны сорый. Инде тыгызлау (уплотнение) тәртибендә иптәш М.Галинең ике бүлмәле квартирында хәзер 4 кеше яши. Бер бүлмәсен тулаем тыгызлаучыларга биргән, ә бер бүлмәсендә үзләре 2 кеше. Хәзер йортлар идарәсе анда тагын ике кеше кертергә ниятли. Шулай була калса, яшәүчеләр 6 кеше булачак һәм профессионал язучы иптәш М.Гали иҗади хезмәте җәһәтеннән минималь шартлардан да мәхрүм калачак. Шуна күгрә Совет Язучыларыныж Татарстан Союзы Идарәсе, таләп рәвешендә. Сездән иптәш М. Галинең квартирын ары таба тыгызлауга юл калдырмавыгызны сорый
2 декабрь. 41.»
Ә инде кабат өч көннән сон язучыларның иҗади рухын сакларга тырышучы, аларга ижат шартлары тудыруны армый-талмый өзлексез кайгыртучы Төхфәт Минһаҗетдин улы Имаметдинов агаебыз шушындый ук хат белән өстәрәк торучы инстанциягә мөрәҗәгать итүгә тәвәккәллек кыла. Ләкин монысында бер-ике язучының язмышы турында гына язу белән чикләнми. Ул Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе Муринга адреслый тылда калган татар язучыларынын иҗадилык җәһәтеннән авыр язмышка дучар булуын... Хаттан күренгәнчә, ул чордагы каләмдәшләребезнең язмышы тәмам коточкыч булып тоела.
Мәсәлән, Островский урамындагы 15нче йортның классик әдибебез Шәриф Камал яши торган 2нче фатирында, 40 квадрат метрлы торак мәйданда 7 кеше яши. (Адресларына кадәр күрсәтүемнең хикмәте шунда ки, хәзерге һәм киләчәк буын кешеләре дә олуг язучыларыбызның кай тирәдә, кайсы йортларда, нинди шартларда яшәп, кайсы урамнар буйлап йөри-йөри фани дөньядан китүләрен тыштан карап булса да белсен, кызыксынулары куәтле булса, кереп карарга да мөмкинлек тапсын ди мәктән )
Әйе, адресларына кадәр язуны кирәк таптым ул чорда иҗат итүдән генә түгел, бәлки адәмчә сулыш алудан да мәхрүм калган мәрхүмнәребез турында.
Мәшһүр драматургыбыз Таҗи Гыйззәт шул ук Островский урамының 4нче йортындагы 9нчы фатирында яшәгән 38 квадрат метрда 6 кеше. Комлев (хәзер Мәрҗани) урамының (Знче йортындагы Юнчы квартирда яшәгән Нәкый Исәнбәтен торак мәйданы иркенләп иҗат итәрлек булган-булуын-48 квадрат метр! Ләкин Мәскәүдән, тагын әллә кайлардан эвакуацияләнгән, сугыш афәтеннән канырылган-яшерелгән күпләрне тутыра торгач, анда яшәүчеләрнең саны 11гә җиткән! Урыслар әйтмешли, полный базар! Имаметдинов төзегән бу исемлектә 4нче булып бая игътибар итеп үтелгән Мөхәммәт Гали теркәлгән. Анысыннан без хәбәрдар инде . Хәер, бу исемлеккә Төхфәт үзен дә керткән Язучылар башлыгы дип тормаганнар, аның да 24 метрында бишәү яшәп ята. Шәйхи Маннурның (Островский урамы, 9—23) 28 квадратына 7 кеше «сыйган». Хәзерге язучыларның барысына да мәгълүм булганча, Гомәр Бәширов-Разин соңгы ярты гасыр дәвамында яхшыдан-яхшы фатирларга лаек булды, күпләр көнләшерлек шартларда гомер итте. Баксаң, мондый кадерләүләр аңа да бик иртә килмәгән икән: шул ук 41нче елда 15 квадрат метрлы фатирында (Аккомасты урамы, 8, кв. 9) 5 кеше яши.
Гази Кашшаф (Тукай урамы, 87, кв. 5), Кави Нәҗми (Международная, 18, кв.23), Гадел Кутуй (Комлев урамы, 33. кв.1) , Әхмәт Исхак (Тукай ур. 32, кв. 7), Афзал Шамов (Тельман урамы. 13. кв. 8), Фатих Хөсни (Островский урамы, 9, кв. 30), Мирсәй Әмир (Бутлеров урамы, 4, кв. 6). Барысының да фатирларына ким дигәндә эвакуациядәге ике-өч кешене тыкканнар, ягъни һәр адәмгә 3-4 квадрат метрдан артык булмаган мәйдан туры килә. Бәй. шушы ук исемлектә Михаил Бубеннов дигән урыс язучысы да бар. Бу исем балачагымны да искә төшерде Анын «Ак каен» дигән романынын тәрҗемәсен яратып укый идек без мәктәп елларында. Әйе, бик яратып укый идек! Менә шул Бубеннов булырга тиеш бит инде монысы! Татарстан Язучылар Союзы ана да фатир сорый. Баксаң, бу чакта ул да Казанда яшәп яткан икән. Дзержинский урамындагы 1нче йортның 20нче фатиры аныкы икән инде. 18 квадрат метрда 8 кеше яшәп яталар... Ышанырлык түгел- түгелен, әмма акка кара белән баскан документны кая куясың?!
«28 ноябрь, 41.
Главнефтесбытка:
Совет Язучыларының Татарстан Союзы Тукай исемендәге иҗади кабинетка һәм Союз членнарына 500 литр керосин бирүегезне сорый.»
Язучылар—төнге хезмәт кешеләре. Алар, гадәттә, тирә-як мөхит тынып калгач, көндезге ыгы-зыгылардан, яшәеш матавыкларыннан арынгач, балалары, оныклары йокыга талгач иҗат итүчән. Әгәр төн икән, язасын икән, һич югы сукыр лампа яктысы кирәк Бу документтан күренеп торганча, Сталин җитәкчелегендә чәчәк аткан, муллык тудырылган Татарстанда, сугыш башлануга ук керосин да сатылмый башлаган... Үзенне шул елның язучысы урынына куеп уйлана башласан, хәл бөтенләй харап Фатирыңа чит-ят кешеләр кереп тулган булса да, ятагың тирәли чаршау корып, азмы-күпме язар идең дә әле, бәлки, әмма яктылык юк...
Шулай да керосин бирделәр микән, бирсәләр һәр язучыга өлешенә күпме литр тиде икән дип уйланып утырганда, шушы ук ихтыяҗны куәтләүче тагын бер документка тап булдым архивта. Монысы инде ачыргаланып та, таләпчәнлек белән дә язылганга охшаган һәм ул Татарстанның Наркомторгына, хәзергечә әйтсәк, сәүдә министрл ы гына адресланган:
«Совет Язучыларының Татарстан Союзы идарәсе 60 язучыга 600 литр керосин бирүегезне сорый. Язучылар, ижади хезмәт работниклары булуга карамастан, гадәти билгеләнгән тәртип нигезендә керосин белән тәэмин ителүгә ирешә алмыйлар. Шуңа күрә Язучылар Союзы бу мәсьәләне бик тиз арада хәл итүне Сездән үтенеп сорый.»
Димәк, беренче үтенечтә соралганны бирүдән баш тартканнар. Монысыннан сон да тәтемәгәндер, андый ялварулы хатлар шул атналарда кат-кат язылган...
«8 декабрь, 41
Табаксоюзга, иптәш Повелкинга
Совет язучыларынын Татарстан Союзы татар шагыйре Һади Такташның үлеменә 10 ел тулу кичәсенә, акчалата түләп алу шарты белән. Сездән 300 кап папирос бирүегезне сорый.
Имаметдинов »
Шушындый ук үтенеч Наркомторг башлыгы Мөхәммәтжанов исеменә дә җибәрелә. Монысында инде тәмәкенен мөһимлегенә Такташ үлеменен датасы гына түгел, 5 декабрьдә билгеләп үтелүче Сталин Конституциясе көнендә үткәреләчәк тантаналы кичә дә «сәбәпче» була... Әйе, сәбәп түгел инде, әлбәттә, бәлки Сталин исеменә, аның Конституциясенә таянып сорасан бирми калмаслар дип өметләнүгә үтемле сылтау табу, яраклашырга тырышу гына
һай, ул тәмәке!.. Тарткан кеше өчен ул, Тукайчарак әйтсәк, җан ашы! Валлаһи дип әйтәм, көненә ике телем ипи һәм өч бәрәнге белән яши атырыма ышанам, әмма бер кап тәмәкесез калсам, минем өчен кояш та сүнәчәк, иҗатым да бетәчәк сыман. Язып утырган чакларымда тәмәкем бетеп китсә, алай-болай, төн уртасында чыгып йөгерәм тәмәкеле ларек тарафына. 62 ел буе күңел юаткычым булган ул нигъмәттән ничек аерылмак кирәк!
Шаярта бу, дисезме? һич юк! Татарның әдәбиятын үстергән, алга тарткан ик зур кодрәт тәмәке икән бит, җәмәгать! Бөек Тукаебызны да, Такташны да, Хәсән Туфанны да, чордашларыбыз Гамил Афзалны вә һәм дә Зөлфәт белән Мөдәррис Әгъләмне дә иң зур, иң сөекле шагыйрьләр иткән бит Галиҗәнап тәмәке. Йәле, әйтегез, шулардан башка милли әләбиятебызны күз алдыгызга китерә атасызмы?!»
Ә инде чын җитдилек белән әйткәндә, тәмәке булып тәмәкедән дә мәхрүм кат га н татар язучылары. Ә инде Мәскәү «путевкасы» белән татар җиренә килеп тулганнары һәр җәһәттән дә махсус складлар аша тәэмин ителгәннәр. Шул исәптән тәмәке белән дә. Татарныкылар туларның тартуына кызыгып, төтеннәрен иснәп куанганнар Ниргәләгәннәр дә тегеләр. Ни дисәң дә, «милләтләр дуслыгы чәчәк аткан» илдә яшәгәннәр бит. Моны урыс язучылары да аңлаган Әйтик, әлеге эшелонда гаиләсе белән эвакуацияләнгән карт драматург Константин Треневның Татарстан Язучылар Союзына язган хатында мондый җөмләләр дә бар.
«Многоуважаемый тов. Имамутдинов! По поручению группы Московских писателей (в том числе н лично от меня) я хотел бы выразитъ признательность за внимание и ласку, с которыми Вы встретили в Казан и наших жен и детей. Этот трогательный прием нс лишнее свидетельство той всликой дружбы народов»
Ләкин, урыслар әйтмешли, «дружба дружбой, а табак рознь» булган шул. Бер генә як «ласкать» иткән шул.
Язган үтенечләренең унай нәтиҗә бирмәвен аңласа да, үҗәт Имаметдинов тынмый. Шул ук көнне Совнаркомнац башлыгыннан эвакуациядәге язучыларның базаларына 6 пар киез итек бирүне сорап яза. Ләкин әле үзебезнең танылган язучыларыбыз Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Ерикәй һәм Риза Ишморат та аяк киемсез калган. Алар кышкы зәмһәрирләрдә республика колхозларына һәм хәрби госпитальләргә әдәби хезмәт күрсәтеп йөрергә тиеш икән дә бит, ләкин аякларына кияргә итекләре калмаган. Әлбәттә, бу исемлекне Мәскәүдән килгән язучыларның балаларыннан башлавы да хәйләнең бер төре генә, аларга итек биргәндә, татар язучыларына да бирерләр, яланаяк калдырмаслар бәлки, диюдән генә. Ләкин, тарихтан билгеле булганча, Мәскәү җибәргән меңнәрчә «бөекләрне», аларның хатыннарын, бала-чагаларын рәхәттә яшәрлек, зарланмаслык итеп аерым казналардан, махсус складлардан, хәзергечә әйтсәк, бөтенләй башка каналлардан бөтен кирәк-яраклар белән тәэмин итеп торганнары кат-кат анлашыла.
Никадәр гаделсезлек, кадерсезлек! Оят һәм хурлык! Нинди генә түбәнлекләр кичермәгән безгә кадәр яшәгән әдипләребез”
Бәй, соңгы ике-өч җөмләмне язгач, сискәнеп куйдым һәм үземнең, үз чорым каләмдәшләренең хәлен барлый башладым.. Баксаң, үзебез дә ил һәм түрәләр хозурында кадерсез икәнбез бит! Соңгы 20 елда шул кадәр гарьлеккә, түбәнлеккә юлыктык ки. кайбер язучыларыбыз. хәтта, язуларыннан туктадылар. Чөнки язучы буларак тамак тә туйдырып булмаячагын белеп өлгерделәр. Әйе, хакимиятләрнең, югарыда утыручы башка түрәләрнен әдәбиятны да, әдипләрне дә бөтенләй санга сукмавы бөтенләе белән аңлашылып бетте сыман. Әле туксанынчы еллар уртасында Татарстан радиосыннан,—ачык эфирдан,—ижади хезмәтебезгә Башкортстан язучыларыннан да 17 мәртәбә кимрәк гонорар түләнүе хакында сөйләгәнем хәтердә. Ул теманы матбугатта да күтәреп чыктым. Соң, адәм көлкесе бит. башкорт язучыларына китаплары өчен машиналар алырлык, коттеджлар салырлык гонорар түләгәндә, бездә, шундый ук күләмдәге китапларга, базардан ике-өч мәртәбә тамак ялгарлык ризыклар алып кайтырлык кына түлиләр иде. Әле дә бүгенгедәй хәтердә: Нияз Акмал дигән язучыбыз, йодрыгын күтәреп, Матбугат Йортының дүртенче катында—Татарстан китап нәшрияты коридорында—әрле- бирле үкереп, нәшрият җитәкчеләренен исемнәрен кабатлы и-кабатлый сүгенеп йөрде. (Ул чакта мин шул нәшриятта мөхәррирлек вазифасында идем.) «Күгәрчен сөте» дигән романына һәм шул ук тышлыкка сыйган хикәяләренә гонорар алгач, малаена велосипед бүләк итмәкче иде ул, мәрхүм... Ләкин велосипедка житәрлек тә акча тимәгән. Үкереп йөрүенең сәбәбе шул гарьлектән булган икән! . Хәер, шул вакытта минем дә «Гөнаһ шомлыгы» дигән йөзләп шаян хикәяләрем тупланган китабым басылган иде. Ярый әле аңа арзанлы гына җәйге палто алдым. Кызыма кунакка барганда бәләкәй генә савытлы чәкчәк белән ярты кило карамель дә аллым әле күчтәнәчкә. Тагын... Тагын Мөдәррис Әгъләм дә искә төште кинәт. Аңа, акчаларның курслары жилфердәп уйнаган елларнын берендә (1996да бугай), махсус указ нигезендә, Тукай премиясе бирергә тиешләр иде. «Акча юк» сылтавы буенча шактый айлар көттерделәр аны, акча чүпкә калып беткәч кенә бирделәр. Сирәк-мирәк сыер башы алырга, шуның белән сыйланырга ярата иде мәрхүм. Премиясен алгач, базарга киткән бу. Сыер башына беркеткән бәя кәгазенә күз салгач, Тукай премиясенең шуны алырга да житмәвен аңлаган бәләкәч-бөек Мөдәррисебез. Хәтта сатучыдан бәясен төшерүне дә сорарга мәҗбүр булган. Сатучы аңа:
—Төшерәм-төшерүен, ләкин телен кисеп алам,—дигән.
—Үз телен югалткан милләтнең кадере булмаган кебек үк, телсез калган сыер башы да баш түгел инде,—дип китеп бармакчы булган. Әмма, шулвакыт, мәгълүм шагыйрәбез Нәҗибә Сафина килеп чыккан да, җитмәгәнен ул түләгән!
Кемгәдер кызык тоелгандыр әле, бәлки, болар хакында да язуым. Ләкин мин, милли әдәбиятебызның, әдипләребезнен шундый кадерсезлеккә калуын уйлый- уйлый күз яшьләремне сөрткәләп утырдым язганда...
Хәзер исә хәлебез, русчалатып та әйтсәм, тагын да хужырак. Кайбер хөкүмәт гәҗитләре, гонорарлык акча күчерелмәве аркасында гонарар да бирмиләр хәзер. Бигрәк тә «Мәдәни җомга»ның язмышы мәсхәрәле. Бер-ике ел элек бите-бите белән (гәҗит бите белән) шактый язмалар бастырдым. Гонорар түли алмадылар.
Инде янә ата-бабаларыбыз кебек әдипләребез хәленә, кичерешләренә кире кайтыйк та, тынычлык табарга тырышыйк. Нәрсә генә димә, аларнын тормышы безнекеннән дә фажигалырак булган бит... Безнең әле, шөкер, өс бөтен, борыннан чыга төтен—сигаретларыбыз кулда, баш очыбызда Ильич лампасы балкый,—димәк, каләмебез дә чираттагы юлда!
Татарстан язучыларынын тагын бер үтенечен игътибардан үткәрик. Монысы ТАССРның Халык Комиссарлары Советына 9 декабрьдә язылганы:
«Татарстанның иң күренекле язучыларыннан берсе булган Мирсәй Әмирнең инде ТГАП тарафыннан куелуга кабул ителгән Ватан сугышы турындагы пьесасын зшкәртү-кабат эшләү белән мәшгуль булуын. Театр репертуарында оборона пьесаларының юклыгын истә тотып, Татарстанның Язучылар Союзы иптәш Әмировны хезмәт фронтына җибәрүдән азат итү турында боеруыгызны сорый.»
Димәк, татар язучыларының ул чордагы иң оста каләмлесен—театр сәнгате өчен бер-бер артлы талантлы, үтемле трагедияләр һәм комедияләрне, көн кадагына суга торган публицистик әсәрләрне, җитди һәм юмористик хикәяләрне каләменнән коеп кына торучы әдипне—халык теленә «трудармия» булып кергән, теге яки бу сәбәпләр аркасында сугышка җибәрергә ярамаган кешеләрнең коллык урыны дип саналган, авыр хезмәт шартлары белән күпләрне гарипләндергән хезмәткә тыкмак булганнар. Чынбарлыкта аны болай аңларга кирәк:
—Чурту-матр, татарин, үзеңне сөя, әсәрләренне сокланып укый торган татарларың белән!..
Ә инде «трудармия»нең нәрсә икәнен сабый чагымнан ук үзем дә беләм. Чөнки сугыш башланганда 48 яшьлек әткәмне, олы яшьтә булуы аркасында фронтка ук җибәрә алмасалар да, шушы «трудармия»гә аткарганнар. —Казанда бил бөккән, иң авыр эшләрдә көне-төне дүрт ел буе иза чиккән... Бер очтан анысын да әйтеп үтим, мин әткәмнең нинди кыяфәтле кеше икәнен дә 53 яшендә генә белә башладым. Ул киткәндә ике яшьтәге хәтер утырмаган бала булганмын, ә инде ул кайтып кергәндә мәктәпкә керү дәрте белән йөрүче малай идем... Үсә төшкәч, әлеге »трудармия»нен нәрсә икәнен әледән-әле сөйләп ала иле мине 46 яшендә бар иткән әткәм. Инде дә язучы булып укмаша башлавымны аңлагач, кайгыга калгандай әйтеп куйды:
— Бәхет күрмәссең, улым, язучы булсан.. Мин язучыларның хәлләрен трудармиядә чакта нык аңладым. Ашарларына да юк иде аларнын. Анан мида мичтә киптерелгән итләр, бәрәңгеләр ташып торды бит авылдан. Менә шуларны ашашырга килә иде ул мескеннәр. Ә инде Мәскәүдән китерелгән язучылар илдә сугыш барганын да белмәгәндәй, затлыдан-затлы эчемлекләр эчеп, тәмледән- тәмлене ашап, ирләре сугышка киткән хатыннар белән тансы-мансы кичәләрендә кәеф-сафа коралар иде. Безнең белән командавайт итә торган әфисәрләр дә шулар белән типтерделәр.
Мирсәй Әмир, беркатлырак итеп фикер йөртсәк, минем әткәй янына җибәреләсе булган. Ләкин җибәрми калдырганнар. «Рәхимлек» кылып обком карары белән фронтка—сугыш мәхшәренең уртасына. Андагы «Ватан өчен» дигән гәҗитне чыгаруда катнашсын дип... Могҗиза белән исән кайткан. Шөкер, исән калган! Сугыштан соң да 35 ел иҗат итү бәхетенә ирешеп дөнья куйды мәрхүм
Сугышка киткән язучыларыбыз үлә-кырыла тора, ә Мәскәүдәге СССР Язучылар Союзыннан хатлар, телеграммалар һаман-һаман агылып тора
Табылган бер өем документларның кайберләрең укыганда хурлану гарьләнүдән күзгә яшь гә килә кайчак. Күңел сизә, бик сизә Татарстан республикасының гына түгел, чынлыкта бөтен татар дөньясының Язучылар Союзы биг инде бу, югыйсә, әмма югары түрәләрнең генә түгел, вак-төяк идарәләрнең дә Союз белән санлашмавы, һәр гозерне, һәр таләп һәм үтенечне укып та карамаулары, колакларына да элмәскә тырышулары, кадерсез итүләре ярылып ята. Әйтик, Союз җитәкчеләренең хәтта теге яки бу язучының гозерләрен хәл итүдә башкала буйлап сибелгән йортлар идарәләре тупсаларын да күп таптаулары аңлашылып тора. Мәсәлән, ул чорда гатар әдәбиятының аксакалы, иң абруйлы әһеле булган Шәриф Камалның фатиры 25нче йортлар идарәсенә караган Союз җитәкчеләре, олуг әдипкә иҗат шартлары тудыруны кайгыртып «домоуправ»ка үтенечле хатлар язалар. Камазның Ленин орденлы язучы булуын да, аның фатирында болай да эвакуациядәге ике кешенең яшәп ятуын һәм әдипнен «серьезно болен» икәнлеген дә, зур, мөһим әсәр өстендә эшләвең шуңа күрә аңа аеруча игътибарлы булырга, тынгылыгын бозмаска кирәклеген аңлатырга тырышканнар. Казан шәһәре Советы депутат икәнлеген дә язарга онытмаганнар! Болай ук вакланунын сәбәбе нәрсәдә соң. Сәбәбе шул: әлеге «домоуправ» әдипнен фатирына тагын ике-өч кеше кертергә карар кылган икән Файдасы тигәнме сон әлеге үтенечле хатнын? Юк. Чөнки бая аңлап үттек инде: бу хат язылган вакытта Шәриф Камал фатирында 4 өйдәш яшәгән булса, яңа документ раславынча, ул 7гә җиткән
Кайсы язучы ничектер—белмим, ләкин үлем мондый хәлдә яза алуымны акылыма сыйдыра алмыйм Бер генә чит кеше уратып йөрсә дә бүлмәмдә, мин инде язуы түгел-әсәр язу нияте белән кулыма каләм дә тота алмыйм. Әгәр шундый хәлләрдә берничә көн яшәргә туры килсә һәм зиһенемдә тәмам өлгереп җиткән.кайсыдыр әсәремне көнендә-вакыты,ш кәгазьгә бушата алмасам. баш миемнең дә. йөрәгемнең 13 кабарганын сизәм. Эчеңдәге суы шаулап кайнап утырган, әмма клапаны ачылмый торган кебек. Шартртлармын сыман. Мөгаен, Шәриф Камал да шул халәттә яшәгәндер... Чыдагандыр, түзгәндер дә «шартлагандыр». Чөнки чит-ят кешеләр кайнап торган шушы «базар» уртасында яза алмаудан гажиз булып бер генә ел яши алган һәм кинәт (скоропостижно)үлеп тә киткән ул...
Язмамның уртасында Мәскәү эвакуацияләгән орденлы язучыларның нинди зур хөрмәттә булуын шәйләгән идек инде. Алар Татарстанның кашында—зур түрәләрнең игътибар үзәгендә—яшәгән. Ә татарның шундый ук Ленин орденлы татар язучысының язмышы белән куян шулпасының шулпасы дәрәжәсендәге нәчәлник тә—домоуправ та уйный алган, үлемен тизләткән...
Әлбәттә, ул чорда тылдагы татар язучылары кичергән күп фажигаларның бер мисалы гына бу.
Ә өстән таләпчән, мәҗбүр итүчән телеграммалар туктаусыз агыла тора..
«Казань. Дом печати. Союз Писателей Ицхакову.
Убедительно прошу помочь выездом. Чистополь матери писательницы Брайниной из Казан и.»
Ицхаковка, ягъни Исхаковка икән, димәк, Татарстан Язучылар Союзы акча да бирергә тиеш була бу кадерле хатынның анасына. Тик шунысы, вак язучы гына булгандыр бу Брайнина. Аны Энциклопедиягә кертеп «мәшәкатьләнмәгәннәр» Шуны гына әйтергә кирәк, кем әйтмешли, эте дә, бете дә, аларнын туган-тумачалары да хөрмәттә Мәскәүнекеләрнең...
«Ольга Николаевна Дымникка хәбәр итегез: Роговның Мәскәү группасы Казанга чыга, аннары Чистайга, профессор Дымник та бара.»
«Минем гаиләгә, Ардов, Финн, Катаев гаиләләренә Казанда пропискага кертүгә ярдәм итүегезне зинһарлап сорыйм. Алдан ук иптәшләрчә рәхмәтлемен
Виктор Гусев. »
«Молния. Прошу встретить содействовать посадке пароход. Чистополь моей матери едушей эшелоном писателей. Буду очень обязан.
Фадеев.»
СССР Язучылар башлыгы Фадеевның серле, аңлашылмый торган телеграммасы да бар. Кемгә, ни өчен җибәргәне дә, нинди йомышы барлыгы да билгеле түгел. Адрес та имза гына—и вәссәләм..
«Балтасинский район, деревня Старая Салаус , Артель Кызыл Тукуче.
Секретарь Президиума ССП СССР, член ЦК ВКП(б) Фадеев.
Авылга—бабайга дигән кебек кенә... Ә инде Старая Салаус дигәне зур да, борынгы да Иске Салавычтыр...
«Директив инстанцияләр белән килешү нигезендә, эстон язучысы Хийрның хатыны Айми Карловна Хийрны Балтач районындагы Курмала авылында яшәүче эстон язучысы Оскар Ургарт гаиләсе белән яшәрлек итеп урнаштырырга. »
Бу телеграмманың кайдан килүе дә билгеле түгел. Серле Ул, Татарстанның ВКП(б) обкомы секретаре Алемасовка адресланган булса да, архивта Язучылар Союзы документлары белән бергә тупланган. Димәк, «к делу» дигән тамганы сукканнан соң, гамәлгә ашыруны Язучылар Союзына йөкләгәннәр. Бу эстонарны ни өчен Татарстанга качыруларының сәбәбе дә сизелә... 1940 елда, ягъни сугышка кадәр бер ел кала, Сталин совет гаскәрләрен Эстониягә кертеп, бу илне канга батырып һәм анда совет власте урнаштырып, Йоганнес Варес дигән шагыйрьгә партбилет тапшыртып, аны премьер-министр итеп куйдырта. Шушы Варес тарафына карьера яратучы кызыл фикерле берничә язучы да туплана. Алар коммунистик рухтагы әсәрләр язып, эстон халкының нәфрәтенә дучар була, (һай, ул эстоннар! Беләм мин аларнын нинди халык икәнен Армиядә дә хезмәт иттем алар белән, тормышта да күп аралаштым. Бәйсезлекләренә кул сузучыларны, хаиннәрне күседәй чәйнәп өзә торган затлар алар—литвалылар, латышлар кебек кенә дә түгел. Көйдергеч нәфрәтле булды алар СССРга. Хәтта, шул ук армиядә комсомолга да кермәделәр...) Әйе, сугыш башлангач, Варес яраннары, гаиләләре-ниләре белән Эстониядән ашыгыч рәвештә кача. Мөгаен, Хийр белән Ургарт шулар әртиленнәндер. Әдәбиятта унышлары чамалы булганлыгы да шәйләнә: аларнын исемнәрен дә. Энциклопедиягә кертүне кирәк тапмаганнар...
Шушы юлларны язганнан сон, мин кабат архивта казынып кайттым. Тырышкан табар, ташка ла кадак кагар, дигәндәй, берсенен—Оскар Ургарт дигәненең— Татарстан Язучылар Союзына язган хатына юлыктым. Сизенүем алдамаган икән бу икәү, чыннан да. әлеге Иоганнес Варес янына елышкан затлар булган! Хатын болай башлаган Ургарт:
«Курмала, 28 август, 1941.
Июль аенда мине, ягъни эстон язучысн, Эстония Язучылар Совет Язучыларынын Оештыру комитеты членын, КП(6)Э Үзәк Комитеты каршынаагы әләбият-сәнгать мәсьәләләре буенча инструкторын Эстониядән эвакуацияләделәр. Август уртасында мин Татарстанга килдем һәм гаиләм белән бергә колхозда эшлим.
Хат ахырында төгәл адресын да күрсәткән: «ТАССР, Шәмәрдән станциясе, Балтач районы, Курмала авылы.»
Бу хат ул кешегә азмы-күпме ихтирамымны да уятты хәтта. Эвакуация белән килгән каләм ияләре арасыннан бердән-бер Ургарт татар әдәбияты белән кызыксынуын белдергән, эштән бушаган чакларымда бик тә татар әдәбияты һәм мәдәнияте белән танышасым килә, дигән, шуңа күрә татар әдәбияты һәм мәдәнияте турында рус телендә язылган кулланма китапларның кайсыларын укырга икәнен күрсәтсәгез икән дә, дигән. Изге нияте аңлашылды, тик шунда ук яңа сорау туды, курмалалылар Эстония Коммунистлар партиясенең Үзәк Комитетында дәрәжәле кеше булган. Ургартның үзләрендә колхозчы булып эшләвен онытмыйча тарихларына кертә белделәр микән? Ни дисәң дә тарихи мизгел бит бу! Горурланырга кирәк! Әмма теге Хийрның миссиясе аңлашылып бетмәде. Ул да гади генә Хийр булмагандыр инде, директив инстанцияләр белән килешенеп жибәрелгәч Затлы Хийр булгандыр! Бәлки шул Курмала тарихында кайбер мәгьлүмәтләр сакланадыр анын хакында? Алар үзбелдекләрс белән генә килеп кереп урнашмаганнардыр бит имле бу авылга. Балтач аша килгәннәрдер, һич югы авыл Советында теркәлгәннәрдер Әйе, андыйларны, әҗәлдән аралап, эшелоннар белән бик тә ышанычлы, кунакчыл милләт куенына меңәрләп ташыганнар, кадер-хөрмәттә яшәткәннәр. Ләкин шул ук дустанә милләтнең—татарларның—кадерле үз улларын һәм кызларын шундый ук эшелоннар белән Әҗәл кочагына—сугышка аткарып торганнар. Бу җәһәттән сугыштан исән калып кайта алган, инде вафат булган әдипләребезнеи сөйләгән хатирәләре дә онытылмый. Сугыш башланган атналарда Мәскәүдән Казанга килүче һәм Казаннан фронтка китүче ике эшелон, бер вокзалда туктатып, юлда очрашканнар. Ике эшелоннан да күпләп төшкән халыклар. бер-берен күреп, кочаклаша, хәл белешә башлаганнар. Баксаң, тегеләре дә. болары да әләбият-сәнгать кешеләре икән.
—Кая барасыз?
—Эвакуациягә. Сезнең Татарстанга Чөнки фашистлар якынлаша Үлемнән саклану кирәк ... Ә сез кая барасыз?
—Фашистларга каршы сугышка Илне саклауга Татар әдипләренең бөтенләй калмау ихтималыннан пошаманга төшкән Идарә башлыклары Мәскәүгә яңа үтенеч юллыйлар
«СССР Совет Язучылары Идарәсе Президиумының Җаваплы секретаре иптәш Фадеевка
Күпчелек татар язучылары Ватан сугышының алдынгы познииязәрендә катнаша. Соңгы оч айда көннәреннән хәбәрдә юк. Бу рәхимсез сугышта татар әдәбиятының революция үстергән күп кадртарын югалтуы ихтимал. Әгәр Муса Җәлил, Мәхмүт Максуд, Сибтат Хәким, Абдулла Алиш, Гариф Галиевләр һәлак була калсалар, мондый хәл татар халкы очен аеруча зур югалту булачак Бу язучылар һәм шагыйрьләр 20 елда искиткеч әсәрпәр бирделәр һәм татар халкы алар белән лаеклы горурлана. Аеруча талантлы һәм танылган язучыларны, шагыйрьләрне саклап калу максатында шушыларынын булса да хәвефсезлеген кайгыртуны бик мөһим дип санап, ТАССРның Совет Язучылары Союзы һәм аның ВКП (б) башлангыч оешмасы тиешле органнардан бу татар язучыларын тылда эшләүгә күчерү (переброска) турында үтенүегезне (ходатайствовать итүегезне) сорыйлар.
Совет Язучыларынын Татарстан Республикасы Союзы Идарәсенең җаваплы секретаре : Имаметдинов.Совет Язучыларынын Татарстан Союзы Идарәсенең ВКП(б) башлангыч оешмасы секретаре: Разин.»
Рәсми телдә әйтсәк, комментарийлар да кирәк түгел инде бу очракта: ошбу үтенеч тә, бүтәннәре кебек үк игътибарсыз кала «булу обязан» дип тә вәгъдәләр биргән Фадеев тарафыннан. Анын барып җитү-җитмәве дә билгесез. Чөнки җавап бирүне дә кирәк тапмаганнар Мәскәүдә... Ә нәтижәсен беләбез: Муса Җәлил белән Абдулла Алиш ил өчен сугышуларын дәвам итә торгач, әсирлеккә төшүгә дучар булганнар, гитлерчылар тарафыннан рәхимсез үтерелгәннәр... Ә инде Сибгат Хәким, Гариф Галиев һәм Мәхмүд Максуд сугышның ахырына кадәр фронтнын алгы сызыгында булып, исән кайталар. Хәвефләрдән кайсыдыр ходатайлар түгел. Ходай үзе саклаган!
Тагын йөзләрчә бит дәвам итәрлек тарихи материалларым булуга карамастан, туктатам мин бу язмамны. Бик кирәкле, халык белергә тиешле тема икәнен белсәм дә, үземне авызлыклап, сезнен карамакка калдырам, җәмәгать. Туйдым. Йөрәккә авыр...
Ләкин тынып, шушы форсаттан файдаланып, бергә-бергә аз гына уйланып утырыйк та, дөнья бөекләренең сугыш хакында әйткән-язган зирәк фикерләре белән танышып алыйк.
Томас Манн:—Сугыш ул—тынычлык вакытындагы проблемалардан куркакларча качу.
Фридрих Великий:—Әгәр дә безнең солдатлар ни өчен сугышуыбызны акласалар, аларны сугышка алып барып булмас иде.
Вольтер:—Мин сугышта жинеп чыккач баеган бер генә халыкны да белмим.
Герберт Гувер:—Сугышны картлар башлый, ә үлемгә яшьләр бара.
Уршула Козел:—Сугыш ул бетми, ял итеп кенә тора.
Джон Кеннеди:—Кешелек йә сугышны бетерер, алай булмаса, сугыш кешелекне бетерер.
Курцио Малапарте:—Сугыш яратучылар өчен сугыш берчакта да бетми.
Карл Сэндберг:—Шундый көн килер: сугыш игълан итәрләр, ләкин аңа беркем дә бармас.
Уолтер Мондейл:—Өченче Дөнья сугышының ветераннары булмаячак.
Йә, уйландырамы акыл ияләренең фикерләре? Киләчәктә дә сугышырга дәртегез бармы әле?
Ә мин, гомеремнең ахырына баручы язучы буларак, бары тик үземнән соң яшәячәк каләмдәшләремә бер генә васыять әйтеп калдырам:
—Сугышта җиңүчеләр турында да, андагы батырлыклар хакында да язмагыз. Сугыш ул—афәт, аннан дан эзләмәгез. Халыкны рухландырып, яңа сугышка тыгарга теләвегез дип исәпләнер Җитте! Күп алдандык...
Апрель, 2011 ел