Логотип Казан Утлары
Роман

ДАНӘГӨЛ

 

Икенче китап

РОМАН

Карабына кайту белән Таһир үзен читлеккә ябылган арысландай хис итте. Йөрәге өзелеп-өзелеп: «Данәгөл! Данәгөл!»—дип сыкрарга кереште. Аның эчендә беркемгә чишәргә ярамый торган сер дөрли бит. Нишләргә соң? Данәгөл белән аерылышуларынын беренче минутларында ук бөтен барлыгын сарган сагынуга, юксынуга түзешле түгел. Бәлкем аңа, Ногайбәк аганың сүзләренә колак салырга, бернигә карамыйча калырга булгандыр, әй?! Алай дисәң, хәзер дә соң түгел. Ярдан, пирстан крейсерга мотоботлар йөреп кенә тора. Азык-төлек, почта китерәләр. Шуларның берәрсенә утыр да кит. Күп булса, сәгать ярымнан—Данәгөл янында! Уйламаганда, һич көтмәгәндә утлы метеор булып килеп керде бит Данәгөл аның йөрәгенә. Бик, бик теләсә дә, кала алмады шул. Илгә, ватанга биргән антын боза алмады. Нәкъ бер атнадан визит тәмамланды, крейсер якорен күтәрде, кайтыр юлга курс алып, ачык дингезгә чыкты. Данәгөл басып торган кыя яныннан узганда, крейсерга әйтерсең кемдер шундый күрсәтмә бирде, ул кинәттән тизлеген киметте. Таһир, унсигез тапкыр якынайтып күрсәтә торган «Цейс» биноклен күзләренә якын китерде. Крейсер йөз егерме мең ат көчле ике двигателенең әлегә берсен генә эшләтеп, Франциянең яр буе зонасы буйлап уртача тизлек белән дингез яра. Яр буе зонасының киңлеге халыкара килешү җирлегендә биредә җиде мильләр чамасы. Безненчә—унбиш чакрымнар тирәсе Кулыңда унсигез тапкыр гына түгел, егерме ике тапкыр якынайта торган бинокль булса да, биредән, крейсердан гына кыя башында торучыны күрү мөмкин түгел. Дингез эченә кергән саен, яр буйлары куе томан эченә чума баргандай тоела, күздән югала бара. Әллә галлюцинация галәмәте булдымы? Таһир бинокль окулярларының икесендә дә Данәгөлне ап-ачык күрде. Аның өзелеп җан сөйгәне, җанашы кыя башына бүген дә килгән. Шунда басып тора канаты каерылган кошчык!

Ефәк ак шарфын изи... Аны озатырга ничек килмәсен инде?!

—Озатып калырмын. Әлеге кыяга һәркөн килеп, синең бирегә мине алырга килгәненне көтәрмен,—диде бит. Әйе, Таһир кыяны да, аның очыннан шарф изәүче, аның өчен иң кадерле булган затны да ап-ачык күрә. Үрелеп кенә алып кочагында кочасы!

Җанашым!—дип сыкранды ул.—Минем никахлы хатыным! Әгәр шушында канатларым булса... Бер сүзсез!..

Данәгөлнең карасу-көрән күзләрен, үпсәң—үбеп туймаслык сөйкемле йөзен юксыну, сыгылып сагыну хисе баскан. Аның өстендә зәнгәрсу җилән. Башында Таһир истәлеккә бүләк иткән бескозырка. Әнә, ленталары җилдә ничек уйныйлар! Гүя аны чакыралар...

Бу минутларда палубада вахтада торган Смоленск егете Кирилл Куприн гаҗәпсенеп:

—Таһир, брат, ул кадәр кысма. «Цеис»ыңны тәмам сытасын бит! Миңа да күрсәт, шул кадәр онытылып нәрсә карыйсың син ул ярда?—дип сорап куйды. Таһир дәшмәде. Кириллның соравын ул ишетмәде дә бугай. Горизонтта чак-чак кына төсмерләнгән коры жиргә шул кадәр текәп караудан хәтта әчетә башлаган күхпәрен башта бераз уып торды да, кесәсеннән яулык чыгарып, сөртә башлады

«Сергей Киров» крейсеры, кайтыр юлга чыгар алдыннан янә бер кат ап- ак итеп буялган торбаларыннан кап-кара куе төтен бөркеп, икенче көн Урта диңгезнең чал дулкыннарын яра. Кайтыр юлга чыккан «карт алашаны» да камчылыйсы юк. Тарткан йөге авыр булса да, ул аны сизми, элдертә генә. Күп куйганда тагын ун тәүлек дигәндә, алар Кара диңгездә булачаклар Крейсер якорьне хәрби караблар базасы Одессада салачак.

Урта диңгез! Шушы ике сүз белән генә аны күзаллау мөмкин түгел. Иксез-чиксез, гаять зур бит ул. Аның кай жирләрдә яссы, сөзәк кенә, ә кай урыннарда биек, текә таулардан торган ярларына дөньяның илледән артык мөстәкыйль илләре, дәүләтләре сыенып, көн итеп, яшәп яталар. Алар арасында Франция, Мисыр, Италия, Испания, Греция, Алжир, Марокко кебек дәүләтләрне искә алу да җитә. Биектауның Салкын Алан авылында туып-үскән Таһир Туктамышев үз гомерендә беренче тапкыр пароходны да, авыл хуҗалыгы техникумына укырга керергә дип, Казаннан Чистайга килгәндә күрде. 9-10 класста укыганда «Сталинец-6» комбайнында ике ел рәттән ашлык суктырды ул. Районда беренчелекне алды. Чистай техникумына юлламаны аңа комсомолның Биектау райкомы бирде. Чистайга ул ике палубалы «Зоя Космодемьянская» пароходында килде. Әнә шул чакта ук Таһир күңелендә су-дингез стихиясенә карата ихтирам хисе туган иде. Ләкин ул чакларда кем уйлаган, кем фаразлаган? Хәрби диңгез флотында. Кара дингез хәрби флотынын флагман карабында хезмәт итәрмен, дип. Урта дингезне дә күп тапкырлар әле аркылыга-буйга гизәрмен, дип, Марсель каласынын төзек бистәсендә тәүге мәхәббәтемне— Данәгөлне очратырмын, башынны хет ташка ор. башкача чишелеш табып булмаган хәлгә тарып, аны калдырып китәрмен, дип... Бу аерылышуның мәңгегә булуы мөмкин түгел. Таш яуса да, дөньяның асты-өскә килсә дә! Анысы шулай...

Истанбуддан Одессага хәтле 630 чакрымнар чамасы Крейсер өчен тәүлек ярымлык юл. Әмма капитан Соболь, навигация юлыннан чак кына читкә тайпылып, Змеиная утравына якорь сатдырды. Крейсер әлләни зур шян күрмәсә дә, бераз ремонт ясап алырга кирәк иде. Биредә туктап, экипаж карабны тагын бер кат чистартты, ялтыратты. Крейсер мондый җаваплы походтан Ильичевка хәрби базасына таушалып, кыршылып түгел, ә тагын да ныгып, күзнең явын алырдай матур, төзек кайтырга тиеш. Бу кадәресен һәркем аңлый. Шунлыктан, капитан Собольнең бу гамәлен бөтен экипаж хуплады.

Дөньякүләм әһәмияткә ия зур миссия башкарып, бик җаваплы походтан кайтучы караб экипажын бөтен Одесса каршылады. Ильичевка портына бу хәтле халыкның беркайчан жыелганы булмагандыр әле. Аларны каршы алырга пирска төшкән халыкның кулларында чәчәк бәйләмнәре, «СССР—тынычлык терәге!», «Яшәсен СССР-Франция дуслыгы!», «Совет хәрби диңгез көчләренә—дан!» дигән күпсанлы транспарантларны укыды Таһир.

Яр буенда дүрт төштә берьюлы тынлы оркестр уйный. Бу очрашуга алар да нык хәзерләнгәннәр. Оркестрантларның көзгедән болайрак итеп ялтыраткан торбалары ерактан ук күзне чагылдыралар.

Башта пирста зур митинг булды. Хәрби дингез министрлыгының үзеннән килгән чал чәчле, чал мыеклы, зур бәйрәм-парадларда гына кия торган кителе орден-медальләр белән тулы адмиралга, капитан Соболь, Франциягә дуслык визитының уңышлы тәмамлануы турында рапорт бирде. Шушы уңай белән, экипажны котлап, микрофон алдына басып сөйләүчеләр күп булды. Аннары бөтен экипажны шушында яр буенда, пирста оештырылган зур мәҗлескә дәштеләр. Оркестрлар берләре икенчеләрен алыштырдылар, уен-җыр яңгырады, пирста чын мәгънәсендә зур бәйрәм башланды. Алар белән барган ансамбль артистлары тагын бер концерт бирделәр. Оркестрлар берсеннән икенчесе уздырып, кат-кат «Варшавянка»ны яңгыраттылар.

Мәҗлеснең иң матур бер жирендә Мәскәүдән килгән икенче бер хәрби түрә, «Сергей Киров» крейсеры капитаны Собольгә срогыннан алда контр-адмирал дәрәҗәсе бирелү турында СССР оборона Көчләре министрлыгының приказын укыды. Шунда өстәл артында ук, көчле алкышлар астында, беренче ранг капитаны Собольнең иңбашларына контр-адмирал погоннарын беркетте. Баш штурман Азанчеевский утырган җиреннән торып басты. Бөтен табынга мөрәҗәгать иткәндәй —Егетләр, капитаныбыз Собольне нишләтәбез? Чөябезме һавага?—диде. Мәскәүдән килгән адмирал:—Чак кына сабыр итегез!—дигән сыман итеп ым какты. Ап-ак кулъяулык чыгарып күзлеген сөртте дә, икенче приказны укыды. Анысында, әлеге походта катнашкан матросларның, старшиналарның һәм барча офицерларның да хәрби дәрәҗәләрен берәр баскычка өскә күтәрергә, диелгән иде.

Адмирал табынга күз йөртеп чыкканнан соң, кителен төзәтеп куйды. Приказларның өченчесен укырга әзерләнде. Йөзләреннән яшәү дәрте ташып торган, һәркайсы үзенчә чибәр матрос егетләр өченче приказны колакларын кинәттән шомарта төшеп тыңладылар. Бу кадәресе алар өчен бөтенләй көтелмәгән яңалык иде. СССР хөкүмәте үзе раслаган Указда: «Визитны уңышлы тәмамлап походтан кайткан барча матросларның хезмәт сроклары яртышар елга кыскара»,—диелгән. Башта дәррәү «ур-ра!» янгырады. Әлеге Указ нигезендә караб егетләренең ике-өч нөзләбе бүгеннән үк өйләренә кайтып китә алалар дигән сүз түгелме соң бу? Кайберәүләр бу хәбәрне хәтта бераз каушабрак, чытаебрак тыңладылар төсле. Ничек инде алай? Өч ел рәттән гел бергә булып, утны-суны кич тә, көтмәгәндә генә, демобилизация сәгате сукты дип, иптәшләреңнән аерыл, имеш. Бу мөмкинме? Указны укыган адмирал, бүгеннән, шушы сәгатьтән ирекле, дүрт яклары кыйбла егетләргә өйләренә кайтып җиткәнче, күңелләренә якын шөгыль табып, бер кат эшкә урнашканчы дәүләт тарафыннан ныклы күләмдә акчалата пособие биреләчәге турында ла әйтте. Приказның бу өлешен бөтен табын кул чабып каршылады.

Аннары микрофонны ВЛКСМның Үзәк Комитетыннан килгән озынча ябыграк гәүдәле, тышкы килеш-кыяфәте белән озын дистанцияләргә йөгерүче спортчыны хәтерләткән бер егеткә бирделәр.

КПСС Үзәк Комитеты һәм Совет хөкүмәте илебез халкын хуш исле ак ипи белән тәэмин итү өчен бодайны чиксез күләмнәрдә чит илләрдән сатып алуны хупламыйлар. Шушы культураны бөтен илгә җитәрлек итеп әллә үзебез үстерә алмыйбызмы? Алабыз!—дип сөйләп китте ул.—Әнә Казакъстанда бер дигән бодай сортлары игәрлек күпме җирләребез сөрелми, буш ята. Иптәшләр! Комсомоллар! Халкыбызны туклану продуктлары белән мулдан тәэмин итүгә юнәлдерелгән бу Проектны тормышка ашыруда партиянең Үзәк Комитеты безгә, яшьләргә таяна. Казакьстан далаларындагы чирәм җирләрне үзләштерү узган елны ук башланды. Мәскәү, Ленинград, Киев комсомол оешмалары чирәм җирләргә инде берничә эшелон яшьләрне озаттылар. Партиянең мөрәҗәгатен бөтен ил яшьләре күгәреп алдылар — әлеге егет кирәкле сүзен эзләгәндәй, беразга туктап калды. Ана шундук баш штурман Артур Азанчеевский ярдәмгә килде:

—Сизеп торабыз, хөрмәтле Мәскәү кунагы! Хәрби флотта хезмәт срогы тулган егетләребезне чирәм җирләргә чакырырга ниятлисез. Шулай бит? Бик хуп! Карабтан китәсе матросларыбыз арасында андыйлар нигә булмасын? Яшьрәк чагым булсамы? Ул исемлеккә беренче булып үземне яздырган булыр идем әле.

—Әйе, әйе. Мин сезнең каршыга нәкъ менә шундый максат белән килдем,—дип дәвам итте. Мәскәүдән үк килгән егет.—Иге-чиге хәтта самолеттан да күренмәгән мәйданнарны биләп үзләштерергә керешкән Казакъстан далаларында эшче куллар, ташчылар, балта осталары, механизаторлар, шоферлар, ут сузучылар, тегүчеләр, тәрбиячеләр, чәч алучылар кирәк. Иптәшләр, сезне чирәм җирләргә чакырам. Андый теләк белдерүчеләр булса, рәхим итегез... Сезне безнең тарафтан ихтирам, теләктәшлек һәм эчкерсез ярдәм көтә.

Шундый тантаналы көндә, бәйрәмчә бизәлгән мул табында Таһир якын дуслары Жәгъфәр Колкынбаев, Кирилл Куприн, Опанас Шевчук, Лева Шубин, Тимофей Тимофеев-Кашаманный белән бер өстат артында утырса да, җанын кая куярга урын тапмый азаплана иде. Һаман да, —Данәгол!»— дип өзелә иде аның үзәге. Мәскәү егетенең тәкъдимен барыннан да алдарак ул кабул итте. Моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләргә барып чыксам, Данәгөлне өзелеп сагынуым бәлкем басыла төшәр, күңелемне тынгы биләр, дип уйлады.

Бер карасаң, бик гаҗәп хәл инде. Флоттан демобилизацияләнгән ике йөз алтмышлап матрос егетнең ике йөз егермеләбе бер-берсеннән аерылырга теләмәделәр.

—Егетләр, аерылышмыйча дөрес эшләдегез. Әгәр тормыш минем алга да шундый сорау куйса, мин дә нәкъ сезнең төсле хәл иткән булырыем Бергә булуга ни җитә!—дип хәзер инде контр-адмирал дәрәҗәсенә ия Соболь һәр матросны кочагында кысып, аркаларыннан сөеп озатты.

—Сезнең белән Франция ярларына визитыбыз гомеремдә иң матур истәлекләрнең берсе булып сакланыр!—дип кат-кат кабатлады.

Баш штурман, кызларның иң чибәрләрен дә бер күрүдә үзенә гашыйк иткән «красавец мужчина!» Артур Азанчеевский исә:

— Кул көрәштерергә килеп чыгасы булсагыз, безнең «Штурманская» каютасының ишеге сезнең өчен һәрчак ачык булыр,—дип чакырып калды —Стоп! Стоп сигнал! Барып урнашу белән адресыгызны хәбәр итегез! Чираттагы ялларымның берсенә хәлегезне белергә килеп чыгуым да ихтимал.

—Ул чакта кул көрәштерәбез инде, тәмам туйганчы!—дип хупладылар егетләр баш штурманның сүзләрен.

—Таһир, син берүк безнең кан-кардәшләр икәнебезне онытма. Иң беренче хатны, егетем, синнән көтәм,—диде баш штурман, крейсердан мичман дәрәҗәсе алып китүче Туктамышевка.—Тормышта бер-беребезне югалтмаска тырышыйк, Таһир. Без бит кан-кардәшләр!

2

Җәйнең алсу матур таңнарында, чык ялтырый юкә яфрагында дигәндәй, Кара диңгез хәрби флотыннан демобилизацияләнгән матросларны төягән озын состав, әлләни ашыкмый гына, Кулунда далалары аша узып, июль аеның тын гына иртәсендә, Казакьстанның иң көнбатыш чиге Павлодар каласына килеп туктады. Бу тарафларда кичтән әйбәт кенә яңгыр явып узган ахры. Кулунда даласын узганда эсселеккә түзәр хәл булмады. Ә хәзер хәтта бераз гына салкынча, ачык тәрәзәләрдән саф һава өрә. Таһир вагонның өске шүрлегендә яткан килеш, вокзал каршындагы мәйданга карады. Анда, өсләрен брезент белән япкан йөк машиналары тезелгән. Карабта чакта да гел иртә торырга яраткан казакъ егете Җәгъфәр инде баш вагонга да барып килергә өлгергән.

—Безне алырга килгән «мерседес»лар болар,—диде ул мәйданны биләп торган «ЗИС»ларга ымлап.—Иртыш елгасы буендагы Биш Карагай районына, былтыр гына нигез салына башлаган «Коммунизмга» совхозына илтәчәкләр!

«Коммунизмга» совхозында аларны—Данлыклы Кара дингез хәрби флотыннан килеп төшкән матросларны—болай урта яшьләрдә генә булса да, корсагында ярыйсы ук күркәм «мендәр» үстерергә өлгергән директор Виктор Иванович Зубов һәм партком секретаре, кысыграк күзле, терекөмештәй тере казакъ егете Тимур Җаныйбәков колач җәеп каршы алдылар. Кызыл комачка бик эре хәрефләр белән: «Минем бәхетем менә шушында! Аның төп бинасын мин үз кулларым белән төзергә җыенам!»— дип язылган лозунг бирегә килеп төшкән егетләрнең күзенә чалынган беренче өндәмә булды.

Колач җәеп каршы алмаска соң?! Эшче кулларның һәркайсысы үзе кадәр саф алтынга торыр чагы. Уналты мен гектарда чәчелгән бодай, тары, көнбагыш өлгереп килә. Бу тарафларга әле март башларында ук килеп, аларны Эстония, Литва, Латвия механизаторлары чәчеп киткәннәр. Соңыннан ике арада нидер килеп чыккан булса кирәк. Балтыйк буе егетләре, әллә яшәү шартларын килештермәгәннәр, әллә хезмәт хакын алар өмет иткәннән күпкә кимрәк түләгәннәрме?—Кыскасы, беркемгә берни әйтми, тиз генә җыйналганнар да, кайтканнар да киткәннәр. Уракка төшәр көннәргә дә күп калмый. Үзләре чәчкән игенне җыешырга килерләрме, юкмы? Әлегә бернинди хат-хәбәрләре юк...

Совхоз директоры Зубов та, парторг Җаныйбәков та иртәдән алып караңгыга кадәр гел аяк өстендә. Басудан менә ашлык кайта башласа, аны кая куясы булыр? Әлегә өсте ябулы бер ындыр табагы гына әзер. Тагын өчесе төзелеп ята. Яңа килеп төшүчеләрдән ике бригада төзеп, аларны ындыр табаклары төзелешенә билгеләделәр. Аларның барын да электрлаштырырга кирәк бит. Анда төяүче, бушатучы, җилгәрүче, көшелдә тау булып яткан ашлыкны киптерүче күпме электромоторлар эшләячәк. Егетләр арасында югары квалификацияле электрик Кирилл Купринның булуы бик ярап куйды әле.

Поселокта халык саны көннән-көн артып тора. Яшьләр совхозга берәм- берәмләп тә, өч-дүрт кешелек төркемнәр белән дә килеп торалар. Яңа эш урыны эзләп, яисә «озын тәнкәләр» артыннан гына ла түгел, аз арда романтикага, яңача яшәп карарга сусаганлык сизелә.

Поселокта эчә торган суга кытлык. Аны кайсы якка карасаң да очсыз- кырыйсыз, тип-тигез дала уртасына нигезләгәннәр. Әйләнә-тирәдә инеш- елга, кизләү-чишмәләрнен әсәре дә юк. Эченә бер чакрымнар ерып керсәң дә, тирәнлеге билдән югары булмаган тозлы күлләр чутсыз. Әлегә бер артезиан коесы гына бар. Аның төбендә һәрчак чират. Эчә торган суны егерме чакрымнар ераклыктагы казакъ авылыннан ике бензовоз белән дә ташып торалар. Поселокның уртасында һәм базар булачак мәйданда тагын ике артезиан коесы казыйлар. Ләкин төзелеш сүлпәнрәк бара Һаман да шул эшче куллар җитешмәү тоткарлый.

Шушы араларда гына Ивановодан—тукучылар каласыннан да—янә бер зур төркем кызлар килеп төшәргә тиешләр. Килгән шәпкә өйләнеп җибәреп, төпле тормыш корырга күңеленә ятышлы Чибәркәйләр дә булмаса. парсыз морякларны да бәйләп тә тота алмассын. Хәзер китеп бетәрләр.

Җитәкчеләр өчен тагын бер проблема. Менә ул кызларны кая урнаштырырлар? Моряклар килеп төшәсе дигәч, җитәкчелек бик тиз генә җаен табып, һәркайсы егермешәр бүлмәле ун барак бастырып куйган, һәр бүлмәгә дүртәр тимер карават куеп, чиста урын-җир дә җәйгәннәр. Һәр бүлмәдә көзге, кием-салымны эләр почмаклар да бар.

Совхоз башлыклары, моряк егетләр үпкәләмәсләр әле, аларны үзләре белән алып килгән унар кешелек хәрби палаткаларга вакытлыча урнаштырып торырбыз, ә баракны кызларга бирербез, дип торалар

Иң кыены—мунча юклыгы—тиз сиздерде. Көндезләрен эсселек күләгәдә утыздан өстә була. Даладан искән җил үзе белән чат тоз өерен дә ияртә. Крейсерда көн аралаш мунча кереп бик чисталыкка күнеккән кичәге матрос егетләр, ничә карасаң да, күләгәрәк җирләргә куелган сулы мичкәләр тирәсендә кайнашалар. Якын-тирәдәге күлләрдән, машиналар белән китерелгән тозлы су алар өчен күнегелгән эссенция бит. Әмма мунчаны тиз арада өлгертергә кирәк. Бүгенме-иртәгәме килеп җитәргә тиешле Иваново кызлары егетләр кебек палатка тирәли бер-берләренә ләгәннәр белән су сибешеп йөри алмыйлар бит инде.

Таһир, юкса, бер дигән механизатор. Трактор кабызса да, комбайн штурвалы артына утырса да, белмәгән, күрмәгән әйберләре түгел. Әмма ул бүген иң җаваплы саналган тармакка, мунча төзелешенә алынды. Үткен итеп кайралган, йөзендә кояш нурлары уйнап торган шәп батгасы, яңа гына пилорамнан чыккан хуш исле, чат сагыз такталар егет күнелен ерактан ук чакырып торалар бит алар! Таһир да, берьюлы утыз кеше сыярлык, ирләр һәм хатын-кызлар өчен ике заты, чабыну , чыгып ял итү бүлмәләре булган мунча төзелешенә бик теләп китте. Артезиан коесыннан бер көянтә су алып, егетләр янына ара-тирә Серафима да килеп чыга. Нишләптер ул Таһирны үз итте.

—Менә, сеңлем Анядан хат алдым әле. Авылда ял итәм, апам сине бик юксынам дигән. Үзем дә аңа озын итеп хат язып салдым.—дип сөйләп китә. Сеңлесе турында сүз кузгатканда, текәлеп-текәлеп Таһирга карап куя. Мин аңа, монда килгәнче сезнең Франциягә дуслык визиты белән баруыгыз турында да яздым. Ул да бит француз теле бүлегендә укый.

Дәррәү алынгач, эшнең кайсы да тиз бара. Таһирлар, мунчаның сайгакларын җәеп бетереп, түбәне ябарга керешергә җыеналар иде. Кирәк бит, диген син!—Таһир, өскә таба тырпаеп торган йөз егермеле кадакка, шатырдатып китереп басмасынмы! Башында беретка, өстендә өр-яңа зәңгәр комбинезон булса да, аягында юка табанлы гына туфли иде. Спецовка кием итеп өр-яңа кирза итекләр бирсәләр дә, бу эсседә аларны кем кия инде? Очлы башлы өр-яңа кадак, туфли аша, аның аяк табаны аша да узып биш сантиметрлар чамасы өскә дә чыкканые. Таһир башта авыртканны да әлләни сизмәде. Аягын тиз генә тартып чыгарды. Бу хәлне күргән егетләр:

—Канын чыгар, канын. Яраң өстенә пес ит, си, си, тизрәк,—дип кинәш иттеләр. Серафиманың да артезиан суы китергән чагы идее. Аның алдында ничек инде сиеп торасың?! Дөрес, Серафима шунда ук башындагы косынкасын алып, Таһирның ярасын тарттырып бәйләде. Ярасы өздереп сызлый башласа да, егет елмайган булды.

Ә кичкә таба аягы гөбе булып шешә башлады. Фельдшерлар пунктына аны машина белән илттеләр. Егетләр шундук ясап биргән култык таягына таянып та көчкә атлаган Таһирны, баскыч төбенә чыгып, поселокның акушер-фельдшеры Оксана каршы алды. Озата килгән егетләр ярдәме белән алар эчкә уздылар. Таһирны кушеткага салдылар.

—Эшләр хәтәр, —диде Оксана аякны карап. —Гангрена башланмагае.

Озата килгән егетләр:

—Нәрсә эшлибез? Бездән нинди ярдәм кирәк?—диештеләр.

—Беренче чиратта барыгызның ди бу бүлмәдән чыгуы сорала,—диде Оксана. Егетләргә ишеккә күрсәтте. Үзләре генә калгач, Оксана Таһирга:

—Хәзер мин сезгә, кадерлем, авыртуны бастыра торган бер-ике таблетка бирәм. Йомшак җирегезне ачыгыз әле, курыкмыйча гына. Менә бу укол да ярап куяр. Бу таблетка-уколларга гына ышаныч зур түгел. Хәзер бер бик җитди процедура эшләрбез. Түзәргә туры килер, кадерлем,—дип Таһирның маңгаена йомшак кулын куйды. Таһир бу юлы да:—Сезнең кулга эләккәч, түзмичә кая барырмын?—дип елмаерга тырышты.

Оксана, тәрәзә алдына басып, берничә флаконнан тамчы-тамчы тамызып, ниндидер сыекча ясады. Аны иснәп карады. Ике тапкыр рәттән «әпчехи!»—дип төчкереп алды. Әлеге сыекчаны саклык белән генә шприцка суыртты. Аның башына юан гына энә киертте.

—Гангрена башланмасын өчен кадак кергән яраны менә шушы сыекча белән юдыртырга кирәк. Бераз авыртыр, түзәргә кирәк булыр,—диде дә, Таһирга чиста тастымал сузды.

—Ә бу тастымал ниемә?

—Бик авыртып киткән чакта телегезне тешләмәс өчен. Тешләгез тастымалны. Телсез матрос... кемгә хаҗәт?—Оксана җиңелчә елмайды.

—Һм, һм, аягыма балта чабарга җыенмыйсындыр бит?

—Шушы процедура белән соңарсак, хирург өстәленә эләгүегез дә бик ихтимал. Алар инде мондый чакта күбрәк балта белән эш итәргә яраталар. Максат ачык, алайса сузмыйк!

Оксана шприц энәсен кадак тишкән ярага, яман шешәргә торган ноктага тыкты.

—Түз!—диде.—Әллә томаланып та өлгергәнме? Начар!..—Энәне тагын да тирәнгәрәк тыкты. Таһир шираулап кычкырып җибәрмәс өчен, ике теш арасына тастымалны кысты. «Ы-ы-ы!», —дип ыңгырашты.

—Раствор бу якка чыкмады бит!—диде Оксана. Таһирның табанын кисәктән генә авызына китерде, иреннәренә тидерде дә, көчле суыргыч насос кодрәте белән яраны суырды. Авызы тулы канны төкерде. Тагын суырды. Тагын төкерде.

—Монысы раствор. Әгәр инфекция кергән булса, шушы раствор белән чыкты инде ул,—диде, аннан тәмам хәлдән таеп, каршыдагы кушеткага барып утырды, салфетка белән мангаен сыпырды.

Бераз хәл җыйганнан соң:

—Яра тишегенә катетер куеп калдырам. Үлекли башласа, үлек шуннан саркыр,—диде —Ә сезгә бүгеннән больничный режим. Иптәш матрос, ишкәкләрегезне бездә кимендә ике атналар чамасы киптерергә туры килер. Күккә сикереп шатлана аласыз, аякларыгызны кисмәячәкләр.

Таһир авызындагы тастымалны көчкә генә алып:—Рәхмәт сезгә, матурым!—дип кенә әйтә алды.

Таһир Оксананы монда эләккәнче дә белә иде. Бирегә килеп төшү белән аларга төрле бөҗәк-корткычлар тешләүгә каршы мәҗбүри уколны Оксана ясады. Бик тискәре тәэсирле, көчле укол иде ул. Егетләрнең күбесе соңыннан ике-өч көн температуралап та йөрделәр.

—Сезгә кичке ашны монда китерерләр Ә мин кызымны алырга балалар бакчасына киттем,—диде Оксана. —Кайтышлый кереп хәлегезне белеп чыгармын. Сез бурычлы хәзер миңа. Ике атнадан матрос чечеткасы биеп күрсәтмәсәгез. үпкәлим. Медикларны үпкәләтергә ярамый. Янә кирәк булып чыгуыбыз бар. Пока, пока!—дип Оксана аңа җиңелчә кул изәде. Чибәр дә ханым иде шушы Оксана. Таһир белән килгән егетләр арасында килә-килешкә ана сүз катучылар күп булды. Оксана исә, барысына «от ворот—поворот»—биреп килде. Ул инде кияүдә булырга өлгергән, дүрт яшьләр тирәсендәге кызы бар. Ире эчкән-эчкән дә, каядыр китеп юк булган. Тулы битле, тулы гәүдәле, саргылт чәчле курчак кебек украин кызы ул—Оксана, чибәр бик. Ал да, кочагына гына кыс. Эрет. Хәле авыр булса да, ак халаты астыннан чыгып торган тулы балтырларын да ошатты Таһир Оксананың. Шушы минутта ук аның күз алдына Данәгөле килде.

—Менә бит әле нинди хәлгә тарыдым, кадерлем,—дип ыңгырашты ул.

Ике сәгатьләр чамасы узгач, Оксана Таһир янына, кочагына курчагын кочкан кызын житәкләп килеп керде

—Больнойның хәле ничек?—диде ул керә-керешкә Таһир сүзен теш арасыннан гына кысып чыгарып:

—Түзәрлек,—диде.

—Яратам матрос егетләрне!—диде Оксана —КаИберләренен уколдан курыкканнарын исәпкә алмасаң,  бер дигән егетләр. Шыңшыганнарын, зарланганнарын беркайчан ишетмәссең.

Кулына курчагын тоткан нәни кызчык Таһир яткан кушетка янына килде. Бик текәлеп карап

—Сез нык авырыйсызмы?—дип сорады. Таһир бинтланган аягына күрсәтте —Аягым бо-бо!

— Нәрсә булды?—диде нәни кызчык.

—Абынып киттем дә. егылдым.

Нәни кызчык инде кутырлап өлгергән үз тез башына күрсәтте

—Аяк астына бик карап йөрергә кирәк шул. Миңа әнием дә шулай, ди. Беркөн йөгереп барган җиремнән егылып, мин дә тез башларымны менә ничек канаттым. Сезнең аягыгыз нык авыртамы? Еламыйсызмы?

—Түзәрлек,—диде Таһир.

—Ә минеке бик авыртты. Мин хәтта еладым. Сезнең исемегез ничек?

—Таһир. Таһир абый.

—Исемегез матур икән. Әйдәгез, танышыйк. Ә минем исемем Радмила,— дип кызчык нәни кулын сузды.—Минем исемем ошыймы сезгә?

—Ошый. Сирәк очрый торган бик матур исем.

—Минем үземә дә ошый,—диде Радмила.—Ә сез борчылмагыз, минем әнием сезне бик тиз аякка бастырыр. Кичләрен бакчадан кайтышлый, мин дә кереп, хәлегезне белеп торырмын.

Радмила берара нидәндер тартынган сыманрак сүзсез торды.

—Сез миңа ошадыгыз, Таһир абый,—диде ул —Минем курчагым Катя сезне әп итәргә тели. Мөмкинме?

—Ә менә минем синең үзеңне әп итәсем килә. Мөмкинме?—дип, Таһир, Радмиланы күтәреп алды, күкрәгендә кысып, маңгаеннан әп итте.

—Бик акыллы да, бик матур да кызчык икәнсең, Радмила. Танышуыбызга мин бик шат. Иртәгә дә кер, яме!—дип Таһир кызчыкны идәнгә бастырды. Кат-кат аркасыннан сыйпады.—Радмила, мин сине көтеп торачакмын.

—Сез, Таһир, гафу итегез инде,—диде Оксана. —Безнең Радмила ир-ат халкын бик ярата. Урамда да аның белмәгән кешесе юк. Тиз таныша, тиз дуслаша.

—Ю-ук. Мин бөтен ирләрне дә яратмый-ым,—дип сузды Радмила,—Мин Таһир абыйны гына яратам.

—Әллә инде яратып та өлгердең?—диде әнисе.—Бик тиз...

—Өлгердем шул.

—Без икебез дә бер-беребезне бер күрүдә гашыйк булу хисләре кичерәбез бугай,—диде Таһир.—Шулай бит, Радмила?

Китәр алдыннан Оксана Таһир кулына тулы бер рюмка спирт тоттырды:

—Монысы сезгә «армейски сто грамм». Сезгә бүген баһадирлар йокысы белән онытылып йокларга кирәк. Температурагыз юк. Тыныч йокы!

Нибары биш яшьләр тирәсендә генә булса да, бик ягымлы һәм үтә сизгер, акыллы кызчык бу Радмила. Менә бүген дә, бакчага барышлый, Таһир яткан бүлмәгә килеп керде ул.

Киң итәкле алсу күлмәк кигән. Мәк чәчәге дә чәчәк, Радмила да мәк чәчәге! Кызый килгәннән бирле көзге каршында. Чәч толымнарына кушып үргән бантиклары да аны тере курчак итә.

—Таһир абый, яңа күлмәгем ошыймы сиңа?

—Бик, бик!—диде Таһир.—Бик килешеп тора үзеңә.

—Бүген бит минем туган көнем.

—  Шулай мени-и! Бәйрәм икән. Белмәдем бит

—  Бу турыда әнием беркемгә дә әйтмәскә кушты. Мондый матур күлмәк кигәч, барыбер беләләр инде. Беләсезме, миңа инде ничә яшь?—Радмила ун кулын алга сузып, биш бармагын күрсәтте.

—О-о, син инде чыннан да зуп-зур кыз икәнсең,—дип хуплады аны Таһир абыйсы.—Котлыйм сине, кызкаем, туган көнен белән! Миннән дә бүләк көт.

Радмила балаларча беркатлылык белән:

—Ә син миңа нәрсә бүләк итәсең?—диде.

—Белмим инде нәрсә бүләк итәргә дә. Тагын бер матур күлмәк бүләк итсәм... Әллә үзе сөйләшә торган зур курчакмы? Шундый курчакны беркөн безнен совхоз кибетендә күргәнием.

Радмила бер бармагын чигәсенә куеп, беразга уйга калды

—Таһир абый, беләсеңме нәрсә бүләк ит!—диде дә, бүләкне сорап алу килешмәс дигәндәй, туктап калды. Бу акыллы кызчык алдында хәл итмәстәй проблемалар юк ахры. Ул кыяр-кыймас кына:

—Таһир абый, минем велосипедта йөрергә бик өйрәнәсем килә,— диде.—Әнием миңа: «велосипедны киләсе хезмәт хакы алгач, алырбыз»,— ди. Күршебез Игорьнең велосипеды бар. Ләкин ул бик саран малай. Велосипедын миңа утырып карарга да бирми..

—Бир бишне, килештек,—дип Таһир ана кулын сузды.—Миннән— велосипед!

—Өч көпчәклесен түгел. Мин бит инде зур кыз. Ике көпчәклене, яме?

—  Кичкә велосипедлы булырсың!

Совхоз медпунктында Оксана ялгызы гына эшли. Эше һәркөн муеннан. Тагын бер фельдшер кыз булган. Күптән түгел генә ул декрет ялына киткән. Оксана, вакыт-вакыт, Таһирның ярым ачык ишегеннән башын тыгып:

—Белергә, тыңларга иде серләрен. Бу ике гашыйк пышын-пышын нәрсә турында серләшәләр? Кызым, үзеңнең төрле юк-бар проблемаларын белән Таһир абыеңның башын катырма,—дип, елмаеп кына бармак янап ала.

Бакчадан кайтышлый, Радмила тагын Таһир абыйсы янына керде.

—Мин сезне үзебезгә туган көнем бәйрәменә кунакка алырга кердем,— диде. Бу хәбәр хәтта аның әнисе өчен дә яңалык иде, ахры.

—Кызым, син Таһир абыеңа по самые уши влюблена. Ул кадәресен мин аңлыйм. Әмма чаманы бел. Бу чакыруың белән син аны уңайсыз хәлгә куйма!

—Минме, әнием?—диде кызчык гаҗәпсенеп. —Яраткан кешемне туган көнемә үзебезгә кунакка чакырырга хакым бардыр бит? Әгәр, әнием, книксен ясап, Таһир абыйны син чакырмасаң, әгәр ул бармыйм дисә, мин бу бүлмәдән аягымны беркая да атламыйм. Әнием, холкымны беләсең. Шушында кунам!

—Таһир, син безне, зинһар, гафу ит инде. Бу үҗәт кыз белән берни эшләр хәлем юк. Кечкенәдән үк бик үзсүзле булырга җыена. Әтисез үсә, ятимлек сизмәсен, дип, үзем дә дилбегәне бушрак тотаммы? Радмила сезне тыйнак кына кунак өстәлебез артында күрергә тели икән, бу юлы ана мин дә кушылам. Түр кунагыбыз булырсыз, әйдәгез, безгә кунакка! Мин кулымнан килгәнчә тәмле итеп украина борщы пешердем. Бу араларда гына андый борщны татыганыгыз булмагандыр әле. Мин дә сезне ихлас күнелдән чакырам.

Таһир утырып торган җиреннән торып басты. Өс-башын төзәтте. Таянырга таягын алды.

—  Мондый чибәр, акыллы кызнын чакыруыннан баш тартсаң, белмим, сам бог накажет. Бик теләп, бик теләп!—диде ул.

Яңа гына сафка бастырылган баракнын бер җыйнак кына бүлмәсендәге фатирларына кайткачмы? Радмила бөтенләй кыюланып китте. Таһирның алдына ук менеп утырды. Аны әледән-әле муеныннан кочып ала. Кадерле кунагының алдыннан кич буена төшмәде.

Радмила, кунагының күзләренә карап:

—Таһир абый, ә синең балаларын бармы?—дип сорады.

—Юк,—дигән жавап алды.

—Мин сине бик, бик яратам. Ул чакта минем әтием бул!

—Радмила!!! Син бөтенләй чыгырыннан чыгып утырасың,—дип тастымал белән кизәнде аңа әнисе. —Хәзер мин сине караңгы почмакка бастырам!

Ә Радмила йөгереп барып ишекне бикләде.

—  Мин сезне бүген беркая да җибәрмим. Минем сине, Таһир абыем, муеныңнан кочып йоклыйсым килә,—дип ачкычны кесәсенә салды.

Шулай итеп, әлеге үткер кызның кыюлыгы белән. Таһир үзе дә сизмәстән, гаиләле булып куйды, бит, әй, рәхмәт төшкере! Алар тату гына яшәп киттеләр. Оксана бик чиста, бик пөхтә хатын иде. Ул шул ягы белән дә ошады Таһирга. Бүлмәсе һәрчак җыйган, бар нәрсә урынында. Ни арада гына җыярга, юарга, үтүкләргә өлгерә булыр?!

Таһир моңарчы гаилә корып, тормыш йөген тартып караган егет түгел. Әмма бергә тора башлауларының беренче көннәреннән үк шуны төшенде: Оксана тормыш итү өчен бик ипле, акыллы хатын иде. Гайбәт сөйләми, берәүдән дә зарланмый. Һәрчак шат күнелле. Таһирны да тиз арада үз итте. Аннан бернәрсәне дә яшермәде, секрет-микретлар тотмады. Ял көннәрен алар беркая чыкмыйча, өйләрендә генә уздыралар. Таһир шүрлекләр ясады. Төзелештән, хуш исләре белән бүлмәләрен тутырган такталар алып кайтып, Радмилага карават ясап куйды.

Оксана исә чыннан да аш-суга бик оста иде. Башка чакта аз сүзле Таһир хатыны пешергән ризыкларны мактап туя алмый. Табыннан ул һәрчак:

—Оксана, кадерлем, бу ашыңа иң югары балл куям,—дип кузгала, хатынын биленнән кочып әп итә.

Оксана кунакка йөрергә дә, үзләренең тар гына бүлмәләрендә өстәлне тутырып затлы ризыклар хәзерләп, үзе дә кунаклар дәшәргә ярата. Күңелең киң булса, тар бүлмәң дә киңәя икән ул. Хуҗабикә башта кирәгенчә бизәнеп, матур итеп киенеп куя. Теп-тере курчакка әверелә. Мондый чакларны Таһир аны үзе дә сизмичә биленнән алып коча. Радмила да:

—Әнием, син үзең генә белмисең, какая ты у нас красавица!— дип кочаклап ала.

Ул арада урак өсте җитте. Ничә гасырлар көч җыеп, буш яткан җирләрдә ул елны иген галәмәт уңды. «Коммунизмга» совхозы халкы барысы бердәм булып уракка төштеләр. Яңарак кына кайтарылган өр- яңа үзйөрешле комбайнга утырмакчы иде Таһир—тик аны хуҗалыкның механика мастерскоена баш инженер итеп куйдылар. Тормышның бер ягы аңа елмаеп ачыла башлагандай булды. Ул һәркөнне эштән Радмиланы аталарча сагынып кайта иде. Аны велосипедта йөрергә, шашка уйнарга өйрәтте. Оксананы да, иртән эшкә киткәндә дә, кичен кайткач та иркәләп кочагында кочарга күнекте.

Аның белән килгән иптәшләре дә күптән инде башлы-күзле булып беттеләр. Бирегә нинди максат белән килгәннәрен беләләр бит. Моряк формаларын ак җәймәләргә төреп, иң күренекле урынга элеп, комбинезоннар, кирза итекләр киеп алдылар да, җиң сызганып эшкә чумдылар. «Коммунизмга» совхозында коммунистик җәмгыять төзергә. Үз куллары белән!

Кай көннәрне, ындыр табакларында, басуда бодай суктырган комбайннар янында булып, Таһир баштанаяк тузанга-майга батып кайта. Кайтышына Оксана аны җылы су, зур сөлге белән каршы ала.

Урып-җыю эшләре тәмамлангач, әле яңа өлгергән Культура сараенда уныш бәйрәме булды. Тантаналы утырышка алар өчәүләп бардылар. Андый тантанадан Радмила каламы соң инде?! Таһирны президиумга сайладылар, бик мактап сөйләделәр. «Рекорд» радиоалгычы белән бүләкләделәр.

Инде кичәдән кайткач, тәмләп бер чәй эчкәч, юынып йокларга яткач, Оксана аннан, һич көтмәгән җирдән:

—Таһир, родной мой, дөресен генә әйтче, син бәхетлеме?—дип сорады.

—Зарланмыйм,—диде ул хатынын кочаклап.—Ник сорыйсың?

Оксана байтак кына вакыт сүзсез ятты.

—Дөньяда бердәнбер яраткан, өзелеп сөйгән кешем, Таһир, син булдың.  Син мине биш яшьлек прицебым Радмила белән кочагына алдың. Мин синең энә очы кадәр генә дә килешмәгән, җитешмәгән ягынны күрмим. Син безнең икебезне дә бәхетле иттең. Мең-мең рәхмәтләр сиңа! Ә үзең бәхетлеме син?

—Кхм, кхм,—дип тамагын кырды Таһир.—Кадерлем, тел төбеңне һич кенә дә аңлап бетерә алмыйм.

Оксана берара янә паузадан соң:

—Йокы аралаш син мине төннәр буе:— Данәгөл! Данәгөлем! Бердәнберем!— дип иркәләп чыгасың. Кем ул Данәгөл? Исәнме, кайда ул?

—Данәгөл исән!—диде Таһир, кыек сүз сөйләп маташмады.—Ләкин моннан бик ерак тарафларда. Франциянең Марсель казасында ук.

—Нигә эзләмисең? Тапмыйсың? Янына чапмыйсың?—диде Оксана.— Таһир Туктамышев башың белән!—дип тә өстәде —Минем сиңа, кадерлем, мыскал да үпкәм юк. Мине дөрес аңлый күр. Мин үземне бурга, каракка тиңлим. Данәгөл белән синең арагызда булган тиңдәшсез саф мәхәббәтнең иң татлы җирләрен генә чукып-чукып торган карчыгага тиңлим үземне. Бу сүзләрне әйтү миңа бик авыр. Ләкин... калдыр безне. Данәгөленне эзләп тап! Бергә булыгыз. Бу турыда сүзне бүтән кузгатмабыз. Мин әйтәсе сүземне әйттем. Калдыр безне, бик кыска вакытка булса да чын бәхет, мәхәббәт бүләк иткән кадерлем!—Оксана Таһирның кулын муеныннан алып, аның күкрәге өстенә салды. Яшь тулы күзләрен сөртеп, икенче караватка, кызы Радмила янына барып ятты.

Алар бәлкем аңлашкан да булырларые әле. Чүп өстенә чүмәлә булып, тагын бер чүмәлә калкып куйды бит. Таһир үзенең «Летучкасында», бөтен агрегатлар янында булып, төшке ашка дип кайтып керсә, алар барагы алдында бер «Победа» машинасы тора. Аннан, кай ягы беләндср Таһирга бик таныш сыман, соры җиләнле, кара эшләпәле бер кеше төште. Керсә, өстәл артында, «Сергей Киров» крейсерының особисты, капитан-лейтенант Штанько утыра. Хәзер ул граҗдански киемнәрдән. Таһирга кулын сузды. Дошманы түгел бит, Таһир да сузды

—Сезгә Марсель каласыннан күп сәлам!—диде ул, ничектер үзенә бер өстенлек белән.

—Сәламнәр юллардай минем анда беркемем дә юк,—диде Таһир.

—Ул турыда бәхәсләшеп вакыт уздырмыйк,—диде особист. — Сезгә Данәгөл ханымнан сәлам. Ул сездән авырлы. Күптән түгел Парижга барып совет илчелегенә мөрәҗәгать иткән. Минем СССРда законлы ирем Таһир Туктамышев яши, илегезгә барырга виза бирегез, дигән Данәгөл ханым мәсьәләгә бик наивный карый. Андый сылтау белән СССРга керергә теләүчеләр бер ул гына түгел. Барысына виза бирә башласаң, илгә кемнәр кереп тулмас?

Инде майор дәрәҗәсе алган особист, ярым ачык портсигарыннан папирос алып кабызды. Бүлмәгә әчкелтем төтен исе таралды. Мәсьәләне инде тулысынча хәл иткән кыяфәттә:

—Безнең үз вариантыбыз бар, егетем. Бер разведканың да теше үтмәс легендабыз әзер, иптәш Туктамышев,—дип дәвам итте ул.— Детальләре барча ваклыклары белән уйланылган. Франциянең башкаласы Парижга, бәлкем шул ук Марсельгә, бөтенләй башка исем-фамилия белән, кирәксә, төс-кыяфәтегезне дә үзгәртеп, берәр кечерәк кенә фирманың сәүдә буенча вәкиле булып килеп төшәсез. Кулыгызда дипломатик иммунитет бирешле документ. Сез ирекле клерк. Фирмагыз мәнфәгатьләре артыннан ботен Франция буйлап йөри аласыз. Аена бер, яисә ике тапкырлар андагы безнең агент белән күрешеп аласыз. Әлбәттә, тирән конспирация саклап Тиешле хәзерлек узгач, алары гына кыен проблема түгел. Безнең кеше исә үзенә нәрсә кирәген очрашкач әйтер. Заданиесен дә бирер.

—Бер күрергә зар сөйгәнем каршына, ул яшәгән илнең дошманы, бер сүз белән генә әйткәндә шпион булып барырга тәкъдим итәсезме?—диде Таһир —Сез адресны дөрес сайламагансыз!

—Кызмагыз. Башта тынлап бетерегез. Мондый бәхет бик күпләргә тәтеми. Сез бернинди финанс кыенлыклары кичермәячәксез. Илегезне сатмыйсыз бит. Киресенчә, без сезне туган илебезгә хезмәт итәргә чакырабыз. Сез дуслык визиты белән Марсельдә булып кайту белән генә барлык халыкара проблемалар да хәл ителмәде. Әйе, шпионнарсыз да булмый.

—Әйтәм бит, сез адресны дөрес сайламагансыз. Сез тәкъдим иткән майлы калҗа мине бер ягы белән дә кызыктырмый. Шпион һөнәренә мин җирәнеп карыйм.

—Шпион түгел, ә совет разведчигы! Әгәр минем алда шундый перспектива торсамы,! Мин бик теләп риза булыр идем,—дип особист һаман үз линиясен каерды. Менә визиткам. Шушы номер белән шалтыратсагыз, минем белән тиз тоташтырырлар.

—Кирәкми! Калдырмагыз!—диде Таһир.—Тагын бер кат кабатлыйм. Шпион һөнәренә мин җирәнеп карыйм.

—Кызганыч. Бик кызганыч,—дип кабатлады особист —Соңыннан бик үкенерсез, Туктамышев. Терсәк якын булса да...

—Үкенмәм. Ә менә Данәгөлемнең исән-сау булуы турында хәбәр җиткерүегез өчен зур рәхмәт. Димәк, минем улым булачак! Монысы минем өчен искиткеч шатлыклы хәбәр. Данәгөлем янына мин сукмакны үзем ярачакмын!

Сөйләшүләрнең уңышлы чыкмавына гайрәте киткән особист йөзен җыерып:

—Белмим, белмим. Безнең ярдәмнән башка сала алырсыңмы икән?— диде. Ил чикләре йозакта! Аны бозучыларны рәхимсез хөкем көтә.

—Салам!—диде Таһир үзенә бер көчле ышану хисе белән. Сүз шушының белән тәмам дигән мәгънәдә, особистка кулын сузды, ишеккә ымлады.

Инде дә дигәндәй, особист майор китеп атна-ун көннәр дә узмагандыр, совхозга, кемгәдер ияреп, авызы тулы тимер тешле, озак вакытлар алыштырмаганга, галстугының ияк асты пычак кайрарлык булып ялтыраган вербовшик килеп чыкты.

Җәннәтне үз күзегез белән күрәсегез, анда яшәп карыйсыгыз килсә,— ул Архангельскида!—дип шул якларны мактады, егетләрне урман кисәргә китәргә чакырды. Андагы искитмәле хезмәт хаклары, урман кисүчеләрнең елның яртысын тайгада, яртысын Кавказда, Кырымда, диңгез буенда ял итеп яшәүләре турында бик кызыктырып сөйләде. Чирәм җирләр климатына күнегеп китә алмаучылар арасыннан вербовшикка язылучылар да булды.

Таһир, Оксана белән икесе арасында туган аңлашылмаучылыкны бар көченә көйләргә керешмәкче иде. Күңел түрендә Данәгөле утырса да, ул аның өчен бик ерактагы йолдыз, бу гаиләсен дә югалтырга теләмәде. «Йокы аралаш син мине Данәгөлем, бердәнберем, дип иркәлисең»—генә димәде бит Оксана. «Радмилама иптәшкә тагын бер кыз алып кайтасым килә. Аннары миңа ике бала белән тол калыргамы, Таһир кадерлем? Ләкин ул көн киләчәк. Ул чакта мина нишләргә? Яхшысы, араны вакытында өзү»,—дип бик конкрет таләпләр куйды бит. Яңа мәхәббәтме, нәрсәме? Оксанага карата Таһир күңелендә бик җылы мөнәсәбәтләр туган иде. Араны өзмәскә Таһир бик тырышып карады. Әмма Оксана бер адым да чигенмәде. Бу хәлдә Таһир совхозда да кала алмый иде. Ул озак уйлап тормады, вербовшикка барып язылды. Беркемгә берни әйтмәде. Адрес та калдырмады. Бирегә бергә килгән иптәшләре белән дә саубуллашмады. Үзедәй тагын ике-өч бәхетсез белән, вербовщикка ияреп, Архангельск якларына чыгып китте.

—Дөрес эшлисең, егетем! Күп булса, тагын ике-өч елдан шушы «Коммунизмга» ук пан-барон булып, муенына алтын чылбырлар асып, кесән тулы йөзлекләр белән, өр-яңа «Волга» белән кайтып төшәчәксең. Мин әйтте!—диярсең, дип ияртте аны вербовшик. Бу яклардан, иптәшләреннән, үз кызыдай яратып өлгергән Радмиладан һәм хатыны Оксанадан аерылу аның өчен сөйләп биргесез авыр газап иде. Шундый чакларны кеше дигәнеңне, тирән стресс кичереп кинәттән аяктан егылудан, һуштан язудан:

—Һәй, ни күрсәм дә, үзем күрермен. Төкереп куйыйм әле барсына!—дип кул селкү генә коткара булса кирәк.

3

Чын-чынлап, өзелеп сагынунын ни-нәрсә икәнен Таһир менә Архангельск җирләренә аяк баскач татыды. Алар, бер бригадага тупланып, «Озерная» урман кисүчеләр поселогына киттеләр. Поселокка узкоколейка килә. Урман кисүчеләр бензин пычкысы белән караб мачталарына ярарлык төз наратларны аудара торган делянка поселоктан биш чакрымнар эчтәрәк. Анда аларны. чәүкә балалары төсле тезеп, тракторларга утыртып китәләр. Таһирга урман аударырга өйрәнү кыен булмады. Түләү дә яхшы. Аларны Англиянең бер фирмасы яллаган булып чыкты. Хезмәт хакын валюта белән түлиләр. Биредә Таһирга чыннан да пан-барон булганчы, кесәләре валютадан бүлтәйгәнче эшләргә була иде. Әмма мохите аныкы түгел. Ачылып бер сөйләшерлек кеше дә юк. әйләнә-тирәсе деградантлар гына, хет бүре булып ула. Ярый әле, агач аударган чакта кулдашы Володя Шубин дигән рус егете белән якыннан танышып китте. Володя болай яшь кенә күренсә дә. күпне күргән егеткә охшый. Таһирның элекке хәрби моряк булуын белгәч, телен үк шартлатып алды.

—Нәрсә без монда бокре чыгарып ятабыз? Киттек сәүдә флотына! Син ялгыз, мин өйләнмәгән! Бергәләп дөнья гизәрбез,—дип сөйли башлады. —Алай җиңел генә, бер көчәнү белән генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел бит ул,—диде Таһир, икеләнүен белдереп.

—Миңа, Таһир дустым, синең кебек ышанычлы иптәш кирәк. Риза гына бул. Калганын үзем эшлим,—диде Володя, пышылдауга күчеп. —Одесса пароходствосында отставкадагы майор, минем әнинең бертуган энесе Андрей Андреевич Шлапак кадрлар бүлеге башлыгы булып эшли. Аларда быел гына кунакта булдым. Кирәксә, валюта да төртербез. Безне загранкага йөри торган берәр теплоходка урнаштыру аңа берни тормый Тотабыз да, Андрей Андреевич каршына килеп басабыз. Мин инде күптән тәвәккәлләр идем дә... Кечерәк кенә «коерыгым» бар. Ике ел утырып чыктым бит. Илгә хыянәт иткән статья түгел, курыкма! Поножовщина гына. Архангельскиның атаклы «Северное сияние» ресторанында утырганда, егетләр бәйләнә башладылар. Карап торып тукматыйммени? Миндә синдәгедәй атлет коче юк. Өстәлдәге үтмәс пычакны алдым да, берсенең эченә тыктым. Усал ният белән дә түгел. Тортеп кенә алган идем. Карт дунгыз кебек күп канлы хайван булып чыкты ул. Китте кан, купты шау-шу. Югыйсә, ярасы да тирән түгел, салфетка ябасы да, чыгып кына китәсе иде. Ә ул идәнгә сузылды Милицияләр килеп басты, «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җитте. Минем кулга богау салдылар, участокка алып киттеләр. Суд булды. Бик кырыс йөзле, калын күзлекле судья агай биш ел бирмәкче иде. Чәч толымнарын матур итеп артка тараган прокурор ханым үзе каршы төште

— Гражданин Шубин пычакны самооборона өчен кулланган бит. Кемгәдер ачу саклап кесәсендә йөртмәгән, өстәлдә яткан ресторан пычагын алган. Эшеннән дә уңай характерлыйлар. Аңа ике ел бирсәк тә җитеп торыр,—диде, мен ел яшәсен ул прокурор ханым!

Җинаятемне хулиганствога тиңләп, миңа төп-төгәл ике ел бирделәр. Ел ярымнан чыктым. Әллә кайдагы ерак зонага җибәрмәделәр. Безнең менә бу делянкадан ун чакрымнар эчтәрәк тагын берәү бар. Анда урманны заключенныйлар кисә. Үземә тиешле срокны мин дә шунда тутырдым.

Володя Шубин авызындагы «Беломор»ын читкә ташлап:

—Статьян нинди генә йомшак булса да, лагерьдан кайткач «Поражение всяких прав на два года» дигән закон да бар бит әле. Югыйсә, мин инде күптән, әниемнең бертуган энесе Андрей Андреевич каршына барып баскан булыр идем. Бу делянкада шул срок тулганны көтеп бөкре чыгарам. Срок моннан ике айлар элек үк тулды. Безгә бүгеннән үк кузгалсак та була,—диде.

Шубин бөтен детальләре белән үз биографиясен сөйләгәндә, Таһир исә, особист Штанько пароходстволарны да кисәтеп куймады микән, дип уйланып торды. Алай да язмышны тагын бер сынап карарга булды. Володя болай үткен егет күренә.

Хәзер кыш урталары. Хуҗалар хезмәт хакын да әйбәт түлиләр. Алар апрель башларына кадәр эшләргә булдылар. Төньяк Двина елгасы ярларыннан чыгып, апрель урталарында бу делянкаларны су баса икән. Вербовщик дөрес әйткән. Урман кисүчеләрне су чигенгәнчегә кадәр, кимендә ике-өч айга ялга җибәрәләр икән. Ялны ничек уздыру—һәркемнең үз ихтыярында. Берәүләр диңгез буена, җылы суда коенырга китәләр. Икенчеләре туган якларына. Заключенныйларны лагерьларына кайтарып ябалар икән.

Көтеп алган апрель башлары да җитте. Егетләр бер көн кичекмичә расчет алдылар. Аллага тапшырып, ни-нәрсә язган булса, шуны күрербез, икәү ләбаса без, дип Одессага чыгып киттеләр.

Таһир Төньяктан Көньякка, Одессага алып төшә торган, тиз йөрешле поездга утырганчы, Павлодар өлкәсе. Биш Карагай районы, «Коммунизмга» совхозына, Полищук Оксана исеменә зур суммада акча күчерде әле. Анда бит үз кызыдай яраткан Радмила калды.

4

Одессага, Таһир Володя Шубин белән икәүләп, култык асларына гына сыешлы чемоданнарына, кырыну кирәк-яраклары һәм бер пар күлмәк- ыштан тыгып, көн уртасында килеп төштеләр. Таһир өчен таныш дингез яры, таныш урамнар, атаклы Дерибасов проспекты, таныш йортлар. Кайчандыр аларның крейсеры рейдта чайкалган Ильичевка хәрби караблар порты да ерак түгел. Әллә барып та чыгаргамы? Кирәкмәс. Ул хезмәт иткән крейсерның капитаны да яңа кешедер. Офицерлар да алмашынганнардыр. Контр-адмирал Соболь хәзер инде бөтен Кара Диңгез хәрби флоты белән идарә итәдер.

Роман Сергеевичны күрәсе килү хисе Таһирда көчле иде. Күрсән, ярап та куяр иде. Шушы килеш, шушы хәлендәме? Юк инде, бу хәлендә ул үзенен крейсеры капитаны күзенә күренә алмый... Гаиләсе юк. Алдагы көне томан эчендә. Хурлык лабаса!

Пароходствоны тиз таптылар.

—Бәхетле шайтаннар булып чыктыгыз бит, егетләр!—дип кочагын җәеп каршы алды аларны Володяның әнисе ягыннан туган абыйсы Андрей Андреевич Шлапак, Одесса пароходствосының Кадрлар бүлеге начальнигы. Тулы, түгәрәк йөзле, чак кына пеләшләнеп килүче, сөйкемле генә агай икән. Сүзе үтемле, авторитетлы түрә булса кирәк. Одесса пароходствосында теркәлгән йөзләрчә сәүдә караблары дүрт океанда да йөзәләр. Аларны ышанычлы кадрлар белән беренче чиратта Андрей Андреевич җитәкләгән бүлек тәэмин итеп торадыр.

—Менә икегезгә дә юлламалар. Иртәгә Роттердамга очасыз.

Һык! Таһир аптырап калды. Бу сүзләрне ишеткән колагына ышанмый торды.

—Голландиягә!—дип дәвам итте кадровик агай.—Моннан ике атнатар гына элек анда, коры йөкләр ташу өчен эшләнгән «Теберда» теплоходын суга төшерделәр Капитаны телеграмма артыннан телеграмма, «молния»ләр артыннан «молния»ләр яудыра. Экипажы тулы түгел. Архисрочно егетләр җибәрүне сорый. Мин сезнең документларыгызны алу белән карап чыктым. Аларны алдан салып толково эшләгәнсез. Володя, сине хәзергә өченче разряд белән электрик итеп җибәрәм. Калганын эш күрсәтеп алырсың. Ә сине, Туктамышев, эретеп ябыштыручы итеп

—Ярый гынамы?!—диештеләр егетләр бер авыздан. Володя хәтта кулларын уып алды.

Кадрлар бүлеге башлыгы шат күңелле кеше иде

—Бәхетегез инде, мөгезсез шайтаннар, бәхетегез!—дип елмайды ул. Туганнар булуын ассызыклап, Володяның җилкәсенә шап итеп сугып та алды.

—  Шулай ипле килеп торуын күрегез. Башка чак булсамы?! Куркынычсызлык органнары, бу Володя Шубин, 1904 елгы япон сугышында самурайлар шпионы. Гражданнар сугышы чорында Антанта агенты, ә Бөек Ватан сугышы елларында адмирал Канарисның резиденты булмаганмы дип, документларыгызны кимендә ай ярым тикшергән булырлар иде.

—Мин бит Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан әле туарга гына өлгергәнмен,—дип елмайды Володя. Андрей Андреевич, җиңелчә бармак янап:

—Тусаң соң? Аларның эше—тикшерү! Карагыз анны, мин бөтен җаваплылыкны үз өстемә алдым. Биографиягезне энәсеннән җебенә хәтле тикшереп торырга ара юк. Капитан Руставили пароходствоны «Молния»ләре белән бомбага тота. «Теберда»га рейдка чыгарга вакыт. Бүген минем дачада кунабыз. Иртән иртүк юлга! Володя, сине малай чагыннан ук белсәм дә, бераз акыл бирү артык булмас иде. Әмма вакыт юк бит. Ишетсен колагың, егетем, үз бәхетенә үзен каршы төшәсе булма. Башын бала чактан ук тормышка ашмас хыял белән тулы иде. Ташла аны. Әзрәк кабып алсаң, пычакка үрелергә яратуыңны да ишетеп беләм. Ташла ул юләрлегеңне! Кыскасы, егетләр, чын совет диңгезчесе дигән исемгә тап төшермәгез! Ул исемне горур тотыгыз!

—  Кадерле абыем, Андрей Андреевич, ул мәсьәләдә мин хәзер таш кыя! Гранит!—дигән булды Володя. үзенә бер эчкерселтек белән —Бу яхшылыгыгыз өчен дә мин сезнен аяда муеннан бурычлы.

Андрей Андреевич шушы сүзләренә тирән мәгънә салып

—Володя, бурычсыз яшәргә тырыш! Бурычсыз яшәү җиңелрәк,—дип куйды.

—Ә Таһир Туктамышев өчен җаным тыныч,—дип дәвам итте. —Ул өч елдан артык хәрби флотта хезмәт иткән. Чит илдә, Франциядә булган. Бу үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Кыскасы, чыныгу чорын хәрби флотта узган.

Шушы минутларда Таһирның исенә Бонапарт Наполеоннын әйткән сүзләре килде. «Мин бик күп кенә бер дигән крепостьларны җимердем, астын өскә китердем, буйсындырдым. Ә менә кечкенә генә бер кешенең миен яулап та, буйсындыра да алмыйсың. Син аның маңгаена хет гаубицаңны төбә, хет әйләнәсендә әйлән-бәйлән уйна, ул барыбер үз фикерендә калачак, сине буйсындырдым дип уйласаң, нык ялгышасың»,—дигән ул. Бу минутларда Таһирның да ни уйлаганын кем белсен? Аның күз алдында Данәгөле! Ә күңелендә бернинди дару-фәлән белән баса алмастай өзелеп сагыну хисе. Володя да колак артын бик серле кашып торды...

Хөрмәтле кунаклар булып, сыйланып, төнне Андрей Андреевичның дачасында уздыргач, егетләр иртүк торып, аэропортка ашыктылар. Таһир укып белә, Роттердам дөньяның иң зур портларыннан берсе, Голландиянең башкаласы Амстердамнан кала икенче зур шәһәре. Роттердам—«Ротте елгасы буена салынган дамба»,—дип тәрҗемә ителә. Елганың төньяк җиңенең ике як ярына жәелеп утырган шәһәр портына суга иң тирән утырышлы океан пароходлары да иркенләп керәләр, йөкләрен бушаталар, яңаларын төйиләр. Әйе, анда бер дигән суднолар, караблар төзи торган верфьләр дә күп. «Теберда» сухогрузын шуларнын берсендә төзегәннәрдер.

Алар килеп житкәндә, «Теберда»га, ян-якларына зур хәрефләр белән ниндидер аңлаешсыз сүзләр язылган, краннар белән күчереп йөртергә бик ипле контейнерлар төягәннәр иде инде. Балтик дингезе елның теләсә кайсы фасылында иң җилле-давыллы дингезләрнен берсе. Хәтта океан лайнерларын да уңга-сулга чайкалдырып торган дулкыннар, җилсез- яңгырсыз көнне дә басылып тормыйлар. Теплоход крейсер сынауларын алда шунда узар, дип хәл иткәннәрдер инде. Ул контейнерларны Роттердамнан әйләнеп, Англиянең ерак булмаган Глазго портына илтеп бушаттылар.

Бер-берләренә әле ияләшеп кенә килгән экипаж аларны жылы кабул итте. Таһир Володя белән бергә, сухогрузның арт өлешендәге ике кешелек каютага урнаштылар. Капитан Шалва Руставили куе, кара чәчләренә кыяр-кыймас кына бәс куна башлаган, озын буйлы, какча гәүдәле, кырыс карашлы грузин. Дингезчеләрнең югары мәктәбен, ягъни Мореходканы тәмамлаган ир уртасы. Инглиз телен су урынына эчә, кирәксә, аларча ут чәчеп сүгенеп тә ала. Япуннар белән япунча, испаннар белән испанча да, якаларыннан тотып бәхәсләшә. Таһирлар каютасына да кереп:

—Егетләр, ничек урнаштыгыз?—дип танышып, хәл белешеп чыкты.

—Бу посудинода йөзәргә була-а. Йөзәбез дә, илләр дә гизәбез. Теләсә нинди мәктәптә, мин бу илдә булдым, чәйләрен эчтем, сигаретларын тартып карадым, кызларын кочтым, дип, география фәне укытырлык дәрәжәгә ирешкәнче!—диде Володя. «Ә нигә укытучы булганчы?»—дияргә урын калдырмады.

—Чөнки мин география дәресләрендә көн саен «2»ле ала идем,—дип капитанны көлдереп жибәрде.

—Ә беренче хезмәт хакымнан, иптәш капитан, беләсезме, әниемә бик матур мамык шәл алып салам. Безнең Луговое өч чиркәүле авыл. Минем бүләгемне бөтен Луговойга күрсәтеп чыксын әле! Өч көндә ул аны барыбер йөреп чыгачак. Минем белән күпне күрде ул. Әти безне бик иртә ташлап, күрше генә Сосновкада яңа гаилә корды. Гади комбайнчыдан нинди алимент булсын? Көзен, уракка төшкәч, колхоздан урлап, ишегалдына бер бункер арпа, йә солы китереп бушата иде. Бөтен алименты шул була иде. Мин хулиганны, миннән биш яшькә кече сенлем Настяны аякка бастырганчы, әнием чәче белән жирне күп себерде. Бүләкнең аңа ин зурысын ясарга телим.

Володя шунда йөзенә зур кызыксыну хисе чыгарып:

—Иптәш Капитан, сез чып-чын диңгез бүресе икән. Дингез бүресе булу минем тормышка ашмас хыялым! Планетабызда сезнен якорь салмаган, аяк басмаган портыгыз да калмагандыр инде?—дип сорап куйды.

—Мореходканы егерме алты яшемдә очно тәмамладым. Аңа хәтле треска тотучы сейнерларда өч ел юнга булып йөздем. Охот диңгезе мәктәбен уздым. Хәзер уникенче ел сәүдә карабларында капитан булып йөзәм. Чыннан да, менә шунда булмадым бит әле, дип әйтерлек портым калмады төсле Капитан Руставили: «Икегезгә дә дикъкать!»—дигән төсле, ап-ак күлмәккә таккан зәңгәрсу галстугын төзәтеп куйды.

—Башыгызда туган акыллы, төпле, оригиналь фикерләрне мин һәрчак яклыйм, сәламлим. Андыйлар бер-бер артлы туып торганда, минем каютага рәхим итегез. Шубин?! Әниегезгә кадерле бүләк алганда үзем булышырмын,—дип каюта ишеген тышкы яктан япты. Капитаннары егетләрдә бик уңай тәэсир калдырды. Тиктормас, кермәгән-чыкмаган җире булмаган Володя каютага: —Глазгодан туп-туры Лондонга керәбез икән. Анда бораулау җиһазлары төйибез. Аны Пакыстан башкаласы Карачыга илтәбез,—дигән хәбәрләр белән кайтты.—Карачы, брат! Лондоннан Карачыга, Урта диңгез, Сөәеш каналы аша да унбиш мең ярым чакрым! Бу хәтле араны без күпме вакыт узарбыз икән? Беренче хезмәт хакымнан әниемә бүләкне кайчан, кайсы порттан сала алам сон?—дип, тәмам хафага төшеп, уйланып ятты Володя.

Володя Шубинның «Урта диңгез аша»,—дигән сүзләре Таһирны яткан җиреннән сикереп торыр дәрәҗәдә сискәндерделәр. Ә чираттагы маршрут нәкъ Шубин сөйләгәнчә булды. Лондон портына кереп, «Теберда»ның трюмнарына да, өске палубага да бораулау җиһазлары төяделәр. Англиянең танылган бер концерны, Пакыстанда бай нефть ятмасы тапкан икән. Бу җиһазлар шул кампания өчен. Сәүдә караблары табышны фрахтовшиклардан ала. Кем күпме түли? Ә бу рейс отышлыларнын берсе «Теберда»ның тәҗрибәле капитаны Руставили дә контрактка бик теләп кул куйгандыр. Сингапурның Лондоннан шулай ерак булуы Володя Шубин күңелендә генә борчу тудырды. Таһир колагында «Урта диңгез. Урта диңгез»—дигән сүзләр яңгырап торды.

Кают-компаниянең түренә эленгән картада аларның рейсы бөтен детальләре белән күрсәтелгән. Көне, сәгатьләре, пояслары, географик киңлекләре, меридианнары белән. Экипаж бит кая барганнарын, кайсы киңлекләрдә йөзүләрен белеп торырга тиеш. Володя Шубин, вахтадан буш вакытларында:

—Болай булмый, миңа чыннан да акылга утырырга вакыт. Инглиз теле өйрәнә башлыйм. Ә чит тел белүче матросларга окладка егерме процент өстәмә түлиләр икән. Мин кемнән ким соң?—дип кулына русча-инглизчә сүзлек алып ята. Күп сүз өйрәнергә өлгерми ул. Шундук гырылдап йоклап китә. Таһир аны эчкерсез, беркатлы егет булуы өчен үз энеседәй яратып өлгерде. Ул еш кына: «Шушы кыен, күңелне меланхолия баскан минутларымда янымда әле ярый Володя бар!»—дип сөенеп уйлап куя. Гибралтар бугазын узып. Урта диңгезгә кергәч, Таһир карта яныннан китмәде. «Теберда» нәкъ ул теләгәнчә, башта Испания ярларына якын йөзде. Йөзләрчә вак утраучыклардан торган Балеар архипелагын уздылар. Геплоход инде икенче көн Франциянең территориаль сулары яныннан моннан мен еллар элек ук ачылган халыкара трассадан яра диңгезне Әледән-әле төрле илләрнең флаглары астында йөзгән лесовозлар, цементовопар. ташкүмер төягән баржалар, сухогрузлар очрап тора. Дингез киңлекләрендәге караблар берсен-берсе ерактан ук күреп алып, озын гудоклар биреп, сәламләшәләр. Колач сала калсаң, моннан Марсельнең үзенә дә йөзеп җитмәслек ара булмаска тиештер. Ә кул сузсаң, нибары кул җитешле арада гына аның Данәгөле! Таһир җанашын теге чакта Данәгөл басып калган кыя башында күрә. Шунда аның нечкә биле, ятим кошы кул изәп аны ярга йөзәргә чакыра. Июль ахыры. Дингез суынын әле яна гына сауган сыер сөте төсле җылы чагы. Төн. Аяз күк йөзен бихисап күп йолдызлар баскан. Аларның хәтта ин ерактагылары да:

—Таһир, мондый очрак гомердә бер генә була! Тагын нәрсә көтәсең? Тәвәккәллә!—дип җемелдиләр төсле. Ике исәп—бер исәп, ике кулга—бер кисәк! Франция ярлары әнә генә бит. Диңгез тәмамланып, коры җир башлану сызыгы горизонтта ярыйсы шәемләнә. Хәтта, әле тегендә, әле бу баштарак яр утлары да чагылып киткәндәй булалар. Нүжәли шунда йөзеп җитә алмам?! Җитәм! Әгәр инде арысам, хәлдән тайсам, диңгез өсте балыкчыларның җилкәнле шаландалары белән тулы. Баркасларына алар алырлар. Мондый очрак бүтән булмаячак!

Таһирның бу минутлардагы халәте, язмышын тулысы белән үлчәүгә салып, бизмән тәлинкәсенең кайсы ягы баса төшкәнен исәп-хисаплап торыр чагы түгел иде. Ул, тотты да, диңгезгә чумды. Шундук өскә калкып, колач салып Франция ярларына, Марсельнең үзенә таба йөзеп китте. Озак йөзде. Аруын сизмәде. Аркасына ятып, йолдызларга карап ял итеп тә алгалады. Йолдызлар бер сүзне кабатлыйлар:

—Бернигә карама, йөз! Инде күп калмады,—диләр.

Таһир да йөзүен белде. Йолдызлар, вахталарын тутырып, үзләре төн кунарга киттеләр. Ул һаман йөзде. Инде яктыра, шәфәкъ беленә башлады. Крейсер, юк, торпеда тизлеге белән омтылды бугай ул ярга. Җиткән, чыгып та баскан булырые. Нишләтәсең бит? Язмыш еш кына шуклыклардан тора. Аркасына ятып ял иткәндә аны яр буе чик сакчылары күреп алдылар. Үзләренең тиз йөрешле катерларына күтәрделәр. Коры йөкләр ташучы совет теплоходы «Теберда» матросы булуын, салган баштан, анын палубасыннан егылуы турында әйтми булмады. Җитмәсә, Туктамышевнын юкка чыгуын «Теберда»да тиз сизеп алганнар. Таһир абыйсының каютада да, китапханәдә дә, палубада да юклыгын күреп, тревоганы беренче булып Володя Шубин күтәргән.

Исерек баштан палубадан диңгезгә төшкән, чумган матрослар азмыни алар? Чумгалап торалар. Сулыйсы һавалары, эчәсе сулары бетмәгәннәре исән дә калалар. Бу совет матросы шуның мисалы. Чик сакчылары бу юлы да протокол-мазарлар төзеп тормадылар. Тиз арада «Теберда» белән элемтәгә керделәр. Төн эчендә ул да әлләни ерак китеп өлгермәгән. Аны куа чыгып, Таһирны «Теберда» капитаны Шалва Руставили кулына тапшырдылар. Капитан исә, икенче көнне үк, кают-компаниягә, вахтадан буш матросларга салган баштан палубага чыкмаска, дигән приказ элде.

Сөәеш каналын узгач, Кызыл диңгезне кичеп, Йәмән демократик республикасы башкаласы Аден портына җитәрәк, Таһирны үз каютасына, капитанның өлкән ярдәмчесе, ягъни старпом Рюкзак дәште. Бәлкем араларында психологик якынлык булгандыр. Космонавтларны да космоска җибәргәндә араларында бер-берләренә психологик якынлык булганнарны сайлыйлар. Шундый якынлык булмаса, алар космоста сугышып, талашып бетәчәкләр. Рудольф Георгиевич Рюкзак белән эретеп ябыштыручы Туктамышев арасында җылы мөнәсәбәтләр, Таһир «Теберда» палубасына аяк басу белән үк урнашты.

 «Теберда»га аяк басу белән Таһирга өске палубанын фальшбортларына аеруча ныклык бирү өчен өстәмә жөйләр салып чыгарга куштылар. Океан киңлекләренә чыгачак караб бит. Таһир җөй салган җирләрне старпом зурайткыч пыяла аша тикшереп, кулы белән капшап карап чыкты Читтән карасаң, берәр югары уку йортында бик таләпчән профессор студентларыннан имтихан аламы, диярсең. Старпом кулы белән капшаган җөйләрдән канәгать калып:

—Зачет! Зачет! Зачет!—дип кенә бәя бирә барды.

Диңгездә шулай—кешене йә кабул итәсен. йә бөтенләй юк. Кабул иткән кешең сиңа туганыннан якын. Ничектер шулай булды инде. Рудольф Георгиевич белән Таһир Туктамышев бер-берләрен бер күрүдә кабул иттеләр.

Каютасына керү белән Рудольф Георгиевич җиләк-җимеш, апельсин, банан белән тулы өстәлгә ымлады. Капкорсаклы джин шешәсенең бөкесен ачып, икесенә дә стакан тутырып эчемлек салды.

—Тиздән Йәмән башкаласы Аденга җитәбез,—диде ул, сүз башлау өчен жай табып.—Су, ит, яшелчәләр алырбыз. Аденнан Карачига кадәр тагын өч мең мильләр кала.

Аннары Таһирның йөзенә туп-туры карап:

—Нәрсә, туганым, сине Марсельдә бик чибәр мулаткаң көтә идеме әллә? Турысын әйт, яшермә. Элеккеге хәрби матрос Таһир Туктамышевның салметдин баштан диңгезгә ыргылуы беркем ышанмый торган чеп-чи әкият,—диде дә, төбендә мыскалын да калдырмый, стаканын бушатты. — Минем өчен дә.

Өлкән ярдәмче суднода капитаннан кала икенче кеше. Җаваплылык буенча кайчакны капитаннан өстен. Маңгайга төбәп бирелгән сорауга җавапны да туры бирергә кирәк.

—Рудольф Георгиевич, анда минем кәләшем. Никахлы хатыным көтә. Мин аны өзелеп-өзелеп, дөньямны җуеп яратам,—диде Таһир, үзенә салганны ул да каплады.

—Э-э, туганкаем! Ник аны баштан ук шулай димәдең? Аллыйм, бик аңлыйм мин сине,—дип. старпом Таһирны кочып ук алды. Моряк халкының сөенеч-шатлыклары да уртак, берәрсе өстенә кайгы-хәсрәт килсә дә, бөтен экипаж-командага бүләләр. Шунсыз дингезләрне кичү мөмкин түгел. Тормыш үзе раслаган хакыйкать!

—Беләсеңме?—дип җәелеп ачылып китте старпом, тагын бер стакан джин тоткач.—Чын морякның, чын диңгез бүресенең һәр портта берәр кәләше, сөяркәсе була. Мисалга менә мине алыйк. Дулкыннар өстендә егерме тугызынчы елым чайкалам. Керчь белән Севастополь арасында йөргән паром палубасына юнга булып уналты яшемдә баскан идем. Ә мин шушы көнгә чаклы өйләнмәгән. Ара чыкмый, аңлыйсынмы? Өйләнү өчен бераз булса да жирдә яшәп алырга, берәр Чибәркәйне кыстый-кыстый мороженое. «Белочка» конфеты белән сыйларга кирәк бит. Ә мин экипажга күнегеп, ияләнеп алам да, алардан аерыла алмыйм. Аңлыйсынмы син шуны? Безгә дигән нечкә билләрне, кәләшләрне матур тартмаларга салып палубага китерсәләр икән ул! Рейстан калуны, инде тәмам күнегеп, яратып өлгергән егетләремнән аерылуны башыма да китермим. Яннарында мин булмасам, йә берәр күңелсез хәлгә тарырлар, теплоходны су астыннан борынын гына төртеп торган кыяга утыртырлар, дип кайгырам, тынычлыгымны җуям. Менә шулай тирбәлә бирәм Берүк Таһир, братым, син мине көтүдән аерылган ялгыз бәрәнгә тиңли күрмә һәркайсы үз холкы, үз чибәрлеге белән мина бик якын сөяркәләрем күп минем, һәр портта бар Кем белә Камыт аяклы, тыңкыш борынлы улларым, чәчләренә матур бантиклар үргән кызларым да үсәдер дөньяның төрле почмакларында.

—Менә теге чакны,—дип иркенләп сөйләп китте Рудольф Георгиевич, төребкәсен кабызды.—Канадага баргач, Квебекнең үзендә госпитальгә эләктем. Сукыр эчәкне кистеләр. Башка берәүнекен унбиш минутта кисеп ташлыйлар. Ә минем корсакта хирурглар сәгатьтән артык казындылар. Операциядән соң да яра озак төзәлмәде, үлек килеп торды, бинтны алмаштырып өлгерешле булмады. Ә теплоход минем терелеп чыкканны көтеп тора алмый бит инде, үзең беләсен. Озын итеп гудок биреп китеп барды. Шунда мин үземнең Элизабетым белән пар сандугачлар булып яшәдем. Квебек госпиталендә айдан артык карават изгән чакларымны үз гомеремдә иң бәхетле көннәремнән саныйм. О-о, Элизабетнын чәч толымнары анын бары үзенә генә хас ароматлы-хуш исле иделәр, ышанасыңмы?! Ике як бите уртасындагы чокырлары—Везувий вулканы кратерлары! Күзләре! Шулчаклы чиста зәңгәр, нәкъ Әдрән диңгезе сулары төсле. Элизабетта минем улым үсмәгәе. Үсәргә тиеш! Дөресен генә әйтә алмыйм, Элизабет үзе кыз бала теләгән иде...

Операциядән соң мине палатага чыгарып салган кичтә Элизабет дежур шәфкать туташы иде. О-о, Таһир, син аның нинди игътибарлы, сизгер, ягымлы, шәфкатьле җан булуын күрсәң икән! Беренче кичләрне мине укшытып аптыратты. Эчәкләрем актарыла. Аптырагач, ямьсез сүгенәм. Шул кичләрдә ул минем янымнан бер адым читкә китмәде. Башыма әледән-әле салкын компресс куя. «Русе, русс! Сиеманн, о кей! Бирешмә, барысы да яхшы булыр!»—дип юатып тора. Җыеп кына әйтсәм, бик чибәр, бик булган, бик ягымлы жан иясе, җанлы фәрештә Элизабет! Мин үзем дә нәкъ шундыйларны яратам. Ул чакта мин ана башымны жуеп гашыйк булдым һәм үкенмим.

Яшермим, кипарис агачы кебек төз сынлы грек туташларын да, озын керфекле чем-кара күзләре белән бер карауда сине өнсез калдырган төрек кызларын да кочканым булды. Чирек гасырдан артык гел диңгездә чайкалып кара, ул сиңа, егетем, Ильичевка Лиманы буйлап, җилкәнле яхтада җилләнеп, прогулка ясау гына түгел. Җирдә ни өчен яшибез соң? Ул турыда уйлаганың бармы? Хатын-кызлар, яңаклары Везувий вулканы кратерына тиң Элизабетлар өчен!

—Ә инде, дөресен генә әйткәндә,—дип янәдән сөйләп китте старпом. — Үземнең сөйгән, күкрәгемдә кочкан Чибәркәйләрем арасында менә бүген дә йөрәгем чәнчеп-чәнчеп, мулатка Джейнны еш искә алам. О-о, андый Чибәркәйнеме?! Җир йөзендә мен ел яшәсәң дә, гомерендә бер генә очратырга мөмкин. Открытка инде менә. Бер күз салсаң, аннан аерылырмын, димә. Чибәрләрнең арасында иң чибәре, гүзәлләрнең арасында иң гүзәле! Ах, Джейн! Син исемә төшкәндә мин валерианка, йә корвалол эчә башлыйм. Үземне шулай гына нормаль хәлгә китерәм.—Старпом Таһирга да алдындагы стаканга үрелергә ымлады.

—О-о! Ул рейста Сингапурның эчке гаваненда ишкәкләребезне айдан артык киптердек,—дип дәвам итте —Без килер алдыннан гына Сингапурның йөк бушатучылары эш ташлаганнар. Кирәк бит! Забастовка. Ә гаваньга берсе артыннан берсе караблар дөньяның барча почмагыннан килеп кенә торалар. Трюмнарында шушы портта бушатылырга тиешле йөк булгач, кая барасың? Бер хәлен юк, забастовканың беткәнен көтәсең. Чибәрлеге белән фәрештәләргә тиң Джейн белән шунда таныштым мин. Кечерәк кенә бер катерда, ул безгә көн саен җиләк-җимеш, кавын-карбыз, яшелчә китерә. Алып килгән товарларын күршеләренә караганда өч тапкыр кыйммәткә сата, сихерче! Доллар түгел, бер цент өчен тамагы карлыкканчы сатулаша. Мин үзем баклажанга тәкать тота алмыйм. Рейска чыккач та, бар ашаганым баклажан. Украин, хохол бит мин, кече яшьтән ашап үскән яшелчәне. Баклажанның пешергәне, майда кыздырганы, икрасы... Тәкатьсез мин аларга! Джейн моны тиз сизеп алды. Куш йодрыктан чак кына зур бер баклажанны миңа доллар ярымга сата. Башка сыймаслык бәя! Бер баклажан ярда, күп булса, ун цент тора булыр. Кычкыртып талый, сихерче! Алмыйча да булдыра алмыйм. Көйдергеч күз карашы белән мине хәлсез, телсез итә. серле елмаюы белән мине кайнар табадагы май итеп эретә. Кемне, диген. Мине, карт диңгез бүресен!

Безнең брат бит еш кына кулын ярамаган җиргә сузарга ярата. Шундый җирне эзли. Ә син Джейнга кагылып кара! Кулындагы үлчәү гере белән шалт берне маңгаеңа! Старпом дип тормады, кул астында гына тоткан тал чыбыгы белән миңа да чаж берне. Ә үзе рәт-рәт тезелгән ап-ак тешләрен ялтыратып, авызы колагына җиткәнче елмая. Бөтен тәненә, әгъзаларына ике йөздә егерме вольтлы электр тогы белән тәэсир иткәндәй, сул күзен кысып ала. Үтерә бу мине. Күрәм, Джейн да мине ошатты бугай. Валюталары чәнчелеп китсен сәнә шунда. Джейннан мин продуктларны өч тапкыр кыйммәткәрәк алам. Аның каравы, киткән чакта ул мина тагын бер елмая, катер палубасыннан бер-бер артлы өч «воздушный поцелуй» жибәрә. Шуннан соң тынычлап йоклап кара! Белмим, күзенә йокы керерме?

Забастовканың очы-кырые да күренми. Ә мин һәркөн палубага чыгып басам. Джейн килгәнне көтәм. Шулай менә дуслашып ук киттек. Бер кичне ул мине ярга чакырды. Сингапурның мороженоелары искиткеч тәмле. Сыйладым. Аннары бер кино карадык. Аннары мин аны чит ил моряклары ял итә торган барга алып кердем. Миллионнан артык халык яшәгән Сингапурның читендәге кечерәк кенә урамда яши икән ул. Такси яллап өенә озатып куйдым.

—Таһир, син мине дөрес аңла,—дип куйды Рудольф Георгиевич. —Мин Джейнга карт бер диңгезче мәхәббәте белән баш түбәмнән гашыйк булдым. Бу мәхәббәтнең киләчәге юк икәнен дә беләм. Күрәм, сизәм, ул үзе дә миңа баш-аягы белән гашыйк. Безнең ике арабызда супер-кләй белән ябыштырылган чын мәхәббәт туды. Ул кләй белән ябыштырылган әйберләрне бер-берләреннән киредән аеру мөмкин түгел. Ләкин... Берни дә эшләп булмый, икебез дә котыбыз очып көткән аерылышыр сәгать сукты. Порт эшчеләре, докерлар забастовкаларын туктаттылар. Шунда инде эш ташлап торуларын тагын ике айлар дәвам итсәләр сон?

Ул чакта мин контейнерлар ташучы «Капитан Белов» сухогрузында старпом идем. Безне дә бик тиз бушаттылар. Яңа йөк алдык. Ә Джейн, балакаем, нишләргә белми. Ике яңагымнан тотып, чуп-чуп үбә-үбә, минем ярда калуымны, яисә аны үзебезнең «Капитан Белов»ка алуымны сорый. Ике кулын як-якка җәя дә, башын артка ташлый. Кочагымда чак тотып калам үзен. Синнән башка яши алмыйм, үләм, ди.

Калу турында сүзнең булуы да мөмкин түгел. Аны үзем белән дә ала алмыйм. Караб диңгезченең туган йорты, ә гаиләсенеке түгел. Күңелем белән сизеп әйтәм, Джейн кулында минем корычтай нык, таза улым үсәргә тиеш. О-о. Джейн, минем сине мәңге онытасым юк. Ул герой-аңа булырлык, берсе артыннан икенчесен, ун бала табарлык чибәркәй иде О-о, Джейн! Минем куеныма кергәч ул, күбәләк булып юкка чыга иде. Менә шундый мәхәббәтне татыгач, мин үземә-үзем, бу дөньяда Рудик, юкка яшәмисен, дип куям. Таһир дус, хаклымы мин? Әлбәттә, хаклы!

Нишлисең, безнең язмыш шундый бит. Берәр, яисә ике-өч елдан соң янә дә әлеге портларга килеп чыгу белән, мин беренче эшем итеп монда калган ярларымны эзләргә керешәм. Алар, шайтаннар, табылмыйлар. Янәдән Квебекка барып чыккач та, бар эшемне ташлап, Элизабетны эзләдем. Ул бөтенләй башка калага күченеп киткән. Дөресрәге, әниләре янынадыр. Әле теге чакта ук анын башында шундый уйлар бар иде. Шул чакта аларның адресын алган булсам соң! Кемнең акылы төштән соң әле? Яһүднекеме, хохолныкымы?

— Бездә—татарныкы, диләр,—дип куйды Таһир.

—Сингапурга икенче тапкыр килеп чыккач та, палубадан яртылаш сузылып, диңгез продуктлары тутырган корзиналары белән Джейн килеп чыкмасмы, адарына-адарына, килсә, бортка алам, алып китәм, дип көттем. Рейдта торган караблар белән пирс арасында, катерлар тыз да быз йөреп кенә торалар. Аларның палубасында тик Джейн гына күренмәде. Аны эзләргә махсус ярга чыктым. Яшелчә, җиләк-җимеш сатучылардан да кат-кат сораштырып карадым. Белмиләр. Хәтерлиләр. Әмма күптән күренгәне юк, диләр. Тәгаен кияүгә чыккандыр. Икенче шәһәргә киткәндер. Джейн кебек Чибәркәйләр ялгыз яшәмәсләр! О-о! Джейн кебек гүзәлләргә, иң югары пробалы саф алтын бөртегенә, җир шарынын теләсә кайсы почмагында монарчы күрелмәгән экономик кризислар булып куйса да, инфляция булмаячак. Хәзер менә терсәкне тешләмәк булам. Алырга гына булган аны миңа үзем белән. Ничек сорады бит, җанашым. Үтенеп сорасам, капитан да каршы килмәс иде. Киләме соң?! Ул да кеше бит!

Синең каршында джин уртлап утырган старпомын, Таһир туган, диңгез чатларында безгә юл күрсәтеп торган маяклар төсле япа-ялгыз, гомере буена ятим. Бер кешем дә, бер якын туганым да юк, дияр идем, Камено- Подольски өлкәсендә, бер хуторда, бик ерак туган апам Софья бар. Джейнны туп-турыдан шул апам янына кайтарып куярга бик була иде. Була иде. Беразга. Аннары, ул чакта мин йөзгән «Академик Сеченов»ка, савыт-саба юучы итеп урнаштырып куяр идем. Аннары үзебезнен кок Елистрат янына пешекче итеп. О-о-о! Йодка иң бай продуктларның берсе—осьминог калжаларын Джейн телеңне йотарлык итеп кыздыра иде. Баклажан турында сөйләп тә тормыйм.

—Ай-й-й! Исемә төшсә, менә бүген дә һушымны җуям, Джейн нинди гүзәлкәйләрнен берсе иде. Шулай аның белән Сингапурның ин зур урамнарыннан берсе Наньян проспектыннан барабыз. Юлда әледән-әле, жиңелчә салметдин, чалбар балакларына абына-сөртенә баручы Англия, Канада матрослары, кысык күзле кытайлар, өлгергән лимон төсле сап-сары битле япуннар очрап тора. Барысынын күзләре бездә генә. Араларында абынып-абынып китүчеләр бар. Кайберләре тел шартлаталар. Мин аларга йодрык күрсәтәм. Минем бит ул, күрәсең, ике потлы. Ә Джейн минем кочакка сыенган. Башын күкрәгемә салган. Ул көлә генә. Ай-й! Аның көлүләре, елмаюлары! Гомергә күз алдыннан китәсе юк.

Наньян проспекты буйлап атлыйбыз. Як-якта кибетләр тезелгән. Аларда җаның ни тели, шул бар. Аңа бик матур яулык тәкъдим итәләр.

—Ошыймы?—дип сорыйм.

—Ноу! Ноу!—ди, янәсе бик кыйбат бит. Мин икене алам. Каршыдагы кибет витринасына бик матур күлмәк элгәннәр. Джейн кырын гына карап узмакчы. Күрәм, күлмәк аңа ошады. Берьюлы икене алам. Рәхәтләнеп кисен. Биек үкчәле, фасонлы туфлиләрне берьюлы өч-дүрт пар алам. Берәрсе искерсә, аны тотып, ремонтка йөрмәс бит инде. Ташласын да, яңасын кисен. Джейнның, яктылык таралу тизлеге белән, кызып-кызып, кулларын изәп-бутап нәрсә сөйләгәнен мин аңлап, төшенеп тә бетмим. Минем аңгыралыкка түзә-түзә дә, бац! Мине иягемнән тешләп ала. Бу аның мине әп итүе. Тәнемдә җаным булганда мин аны мәнге онытмам. Иягемдәге бу эзләрне күрәсеңме соң? Джейнның теш эзләре бит алар.

Аннары мин аны, барча бүләкләре белән күтәреп кочагыма алам да, такси тукталышына алып китәм. Минем кендектән генә буйлы юлда очраган Вьетнам матрослары туктап, бот чабалар. Аларга да йодрык күрсәтеп алам.

Үзең уйлап кара, брат, мин чит ил матросы, аңа тагын нинди яхшылык эшли алам? Мин боларны сина, беләсеңме, ни өчен сөйлим? Без, моряклар, шундый язмышка дучар инде. Яшәү рәвешебез шундый. Шуны танып, кабул итми дә хәлебез юк. Шулай бит?

Менә син, Таһир, минем каютада кайчаннан бирле утырасын. Дәшмисең. Сизәм, күреп торам, син минем турында, күрче, безнен старпом. Рюкзак нинди мәлгунь, мораль яктан тәмам череп таркалган зат икән, дип уйлыйсын. Беренче карашка ул шулайдыр да. Бәхәскә кермим. Ә чынбарлыкта бөтенләй башка. Менә Элизабет белән, әйтик, ничек килеп чыкты. Әйтик, туган-үскән җирләреннән, дус-ишләреннән еракта, госпитальдә, бер кешелек палатада бер ялгызың ятасың. Инглизчә мин Камено-Подольск сөйләмендә сөйлим. Инглизгә, йә канадалыга караганда, Киев мужигы мине җиңелрәк аңлый булыр. Шундый чакта синең палатана кояш булып елмаеп бер чибәркәй керә. Беренче эше итеп, баш астындагы мендәрне, өстенә япкан юрганынны төзәтә. Үзеннән, әле яңа гына ванна кереп чыккан саф тән исе килә. Бу искә Париж ислемайлары конкурент була алмый!

—Ничек йокладык, рус матросы? —ди, укол ясарга жыена. Мин бер кулым белән, эчәкләремне жыеп эчкә тутырган, һаман үлекләп торган җөйне тотам. Артык кабаланудан кире чыга күрмәсеннәр тагын. Икенче кулым белән аны кочмакчы буллам. Менә нинди нәфесле мин. Чибәркәйләр алдында тәкатьсез. Ул: —Ноу! Ноу! Ярамый!—ди, ишеккә күрсәтә, көтмәгәндә генә килеп керүләре бар, ди. Бер взвод ап-ак тешләрен күрсәтеп елмая. Хатын-кызларның елмаюын күрсәм, миңа шунда ук рәхәт булып китә. Чөнки аларның башларын артка ташлап елмаюлары могҗизалы көчкә ия. Беләсеңме соң син шуны? Кыз-хатыннарыбызның бер матур елмаюлары халыкара конфликтларны булдырмый калу кодрәтенә ия! Старпом буяуларны артык куерта, чамасыз күп тондыра дип уйлый күрмә. Бу чыннан да шулай.

Элизабет, әлеге елмаюы белән мине әсир итә, яңа туган песи баласыдай күндәм итеп, башымны, мангаемны тотып карый. Тиешле процедураларны эшли. Ул укол кадаганда инде мин. Ноу! Ноу! Кирәкми!—дип кычкырам. Читтән карасаң, үзенә бер комедия. Әмма дөресен әйтәм, уколлардан мин ак акулалардан болайрак куркам. Элизабет рәхәтләнеп көлә. Ул көлгәч, мин аны тагын да ныграк көлдерергә тырышам. Бер-беребезгә карата мәхәббәт хисләре ике арабызда менә шулай уянды.

Ул һәркон иртән мин яраткан «Мальборо» сигаретларын һәм целлофан капчыкта үзе ясаган сандвичлар алып килә. Шуны исендә калдыр, туганкай, әгәр берәр гүзәлкәй, синең белән иртәнге ашын бүлешә икән, син моңа бик югары дәрәҗәле бәя бирергә тиешсең. Син аңа йөрәгеңне кызганма Әлбәттә, болар минем күңелдә, минем башымда туган философия. Ләкин алар минем күпьеллык тормыш тәҗрибәм нәтиҗәләре. Бу мәсьәләдә мин үземне ялгышамдыр дип уйламыйм.

Бер тапкырында Элизабет ике көн рәттән килмәде. Мин үземне кая куярга белмәдем. Тамагы шешеп, ангина белән авырган икән җанашым. Үземнең Каменско-Подольск сөйләмендә, аңа балачагымда мине апам дәвалаган халык медицинасы рецептларын өйрәтмәк буллам. Ул, атбәггә, аңламый. Әмма аның өчен борчылуымны күрә, килештерә.

—Ес! Ес!—дип башын ия. Элизабет искитмәле ягымлы бер җан иясе иде. Андыйларны шәм яндырып эзләсәң дә, җир йөзендә бүтән таба алмыйсын!

Ә минем, муены аска килгере, башы беткере аппендикс һаман үлекли бит әле, җөй дә ябылмый. Операция өстәленә тәмам сонгы чиккә җиткәч кенә яттым бит. Югыйсә, ул мине күптәннән борчый иде. Хирург пычагы астына керергә кем атлыгып тора инде?

Минем яраны чистартып тампоннар куйгач, Элизабет, беркадәр арып яныма утыра Шәфкать туташлары анда кыска жиңле халат кияләр. Аның куллары терсәктән ачык. Үзенә бер тәмле хуш ис килеп торган беләген йомшак кына сыпырам, иреннәремә якын китерәм, үбеп алам. Ул карышмый. Э-эх, шунда үзенә, тулып пешкән алма бит син, агачыннан өзеп алырга да, тешләремне батырырга, сине кочагыма алып атланмай итеп эретәсем килә, дип әйтәсе иде. Күп телләрдә мең-мең тапкырлар кабатланган «Ай лавью!»дан башка матуррак сүзләрне мин дә белмим шул. Әмма шунысын да әйтәм. Тел белмәү ике йөрәк арасында иң җылы хисләрнең тууына комачауламый. Элизабет белән без бик яхшы аңлаша идек.

—Шуны әйтәм әле, ул аппендикс минем бәхеттән шундый киребеткән булып чыкты бит. Аны табып алганчы, озын гына буйлы хирург егет, өстәлгә бөтен эчәкләремне чыгарып салды. Баш өстемдәге көзгедән күреп исем китеп ятам. Әгәр алардан колбаса ясасаңмы?! Күпме «профессор колбасасы» чыгар иде. Яранын озак төзәлмәве дә минем «файдага». Тиешле биш-алты көн урынына госпитальдә биш атна яттым.

Инде терелеп, аякка баскач та кая барасың? Теплоход инде күптән китте. Экипажның минем тиз терелеп суднога кайтуымны теләп җибәргән телеграммалары Һинд океаны якларыннан килә.

Мин кунакханәгә күчендем. Квебектагы безнең консул, яшь кенә, чибәр генә егет, моңа кадәр дә минем янга еш килеп йөрде. Бу юлы миңа бик ипле номер алып куйган. Ул кунакханәдә мин ун көннәр тордым. Эштән кайтышлый һәр кичне Элизабет килә. Аның белән кинога йөрибез, кафега кереп утырабыз, профессиональ бокс карарга йөрибез. Кеше хәлен, анын кайгы-хәсрәтләрен аңлаучы изге бер җан иде Элизабет. Берсендә профессиональ боксчылар матчына ун билет алган. Ә без икәү генә. Аның сәбәбен соңыннан белдем. Ике гигант негр боксчыларының матчыннан җыелган акча Картлар Йорты фондына күчереләчәк икән. Элизабет менә нинди жан иде!

Мина Канаданың башкаласы Монречьгә барып, самолет белән Мәскәүгә очарга да була иде. Ләкин ашыкмадым әле. Дөресрәге, Элизабеттан аерыла алмыйм. Квебекка үзебезнең берәр судно кергәнен көтә башладым.

«Теберда» Кызыл диңгезне урталай ярып, халыкара трассадан бер якка да бер минут та читкә тайпылмый, Йәмән башкаласы Аденга җитеп килә. Көчле дизельләрнең көйле эшләвен тыңлап, старпом Рюкзак сөйләвен дәвам итте. Бәлки Таһирның бер дигән сваршик булуын таныптыр. Яхшы эретеп-ябыштыручысыз теплоход бер тәүлек яши алмый. Аңа эш чыгып кына тора. Ә карт дингез бүресе Рудольф Рюкзак Таһирның эш сыйфатын Роттердамда ук сынады. Канәгать калды, хәтта мактады. Бәлкем эчен бушатасы килгәндер. Атлет гәүдәле матрос Туктамышевның бер дә юктан гына диңгезгә йотылу сәбәбен бик тиз төшенде. Старпом ашыкмыйча гына күңел дәфтәренең битләрен актара бирде.

—Таһир, туганкай, безнен старпом чын күке, дип уйлый торгансыңдыр инде. Күкеләр шулай бит. балаларын үзләре басып чыгармыйлар. Күрмәгәндә генә күкәйләрен берәр кош оясына салалар. Аннары:

—Адью!

Теге кош аның баласын басып чыгара, карый да, үстерә дә.

Госпитальдән чыгу белән, мине караган, тәрбияләгән өчен тирән рәхмәтемне белдереп, Элизабетка япон телевизоры бүләк иттем. Иң зур экранлысын. Нарасый баладай шатланды ул. Телевизоры булмаган икән. Госпитальдә төннәрен дежур торганы өчен аңа берничә ял көне бирделәр Квебекны без инде аркылыга-буйга йөреп чыктык. Ятим балалар йортына барып, аларга нәни барабаннар бүләк иттек. Син белмисеңдер. Канада нәниләре барабан кагып уйнарга яраталар.

Элизабетка: әйдә, Монреальгә барып кайтыйк, дигән тәкъдим ясадым. Үземнең анда булганым бар. Халыкара ярминкә атдыннан совет павильоны экспонатларын китергән идек. Монреать— Монреаль инде. Анда йөз тапкыр булсаң да, бик күп яңа нәрсәләр күрергә була. Бу көннәрдә анда янадан халыкара ярминкә ачылды. Белешмәдә әйтелгәнчә, алтмыш бер илнен сәүдәгәрләре катнаша икән.

Килеп төшү белән яхшы номерга урнаштык, бәхет дингезенә чумдык. Көннәрнең ничек узганын да тоймыйбыз. Әмма бу бәхетнен дә чиге буласын беләм. Элизабетка истә калырлык бер матур бүләк бирәсем килә. Ләкин аны ничек эшләргә? Хатын-кыз халкын үзен беләсең, ясаган бүләген ошамаса? Һәрхәлдә, аңа көндәлек тормышта кирәге чыгарлык бүләк бирмәкче булам. Ә долларларым кесәмдә җитәрлек минем. Егетләр киткән чакта, старпом, кытлык кичермә, сина бераз акча калдырдык, дигәннәр иде. Карасам, карабның бөтен чит ил валютасы запасын калдырып киткәннәр. Консул егет Виктор да, килгән саен ведомостька кул куйдырып, долларлар калдырып китә иде.

Ярминкәне карап йөргәндә мехлар павильонына килеп кердек. Шәхсән үземнең аларга исем китми. Француз коньягы, инглиз виские, үзебезнең совет шампанское куелган павильоннарга керергә яратам. Элизабет, нечкә билем, мехлардан күзен аера алмый. Аһ итте! Төрле бүрекләр, якалар. Барысы затлы мехлардан. Зәнгәр төлке, кеш, сусар, кама, ондатра, кара бурка. Бирегә кергән хатын-кызлар барысы да көзге алдында тыз-быз киләләр. Күрәм, шушында ук кызгылт-көрән норкадан теккән туннар да эленеп тора. Нәкъ менә Элизабет размерлары. О-о, Элизабетга буй-сынмы?! Станокта махсус кырып ясасан да аныкына тин фигура ясый алмассың. Аның өстенә иске капчык япсан да, Элизабет искиткеч матур булачак. Шунда мин аңа, Рудикны гомере буена онытмаслык бүләк ясарга карар иттем. Каршыбызда эленеп торган тунга ымладым

—Яле, нечкә билем, киеп кара!

—Ноуу! Ноу! Кирәкми!—диде. Акчасы җитмәс дип уйлагандыр инде. Ничек җитмәсен инде? Гомерем буе диңгездә йөзәм. Дөрес, Камско- Подольскидагы апама да ара-тирә акча салам, ялга кайтканда бер машина бүләкләр алып кайтам. Софья апам бай яши, үз акчасын да кая куярга белми.

— Ес! Ес!—дим —Әйткән икән, ки өстенә!

Кибетче егет анын кулына тоттырган беренче тун ук, әйтерсен, Элизабет очен махсус теккән кебек! Әитәм бит, аның фигурасына нәрсә кидертсәң, шул килешә. Алдык тунны. Элизабетның ничек шатланганын күрсәң иде! Мине кочып алды, ике як битемне үбә. Бу бүләкне аңа ике битемнән үптерү өчен ясамадым. Шулай да күңелгә рәхәт инде. Элизабет әгәр мине яратмаса, өстенә алтын тавы ишсәң дә, әп итмәгән булырые.

Старпом, стакан төбенә генә салып, джин тотып куйды. Уйга казды

—Таһир, әйдә, мин сиңа шушы төребкәмне бүләк итәм. Бангкокта мин аны бер кытайдан йөз долларга алдым. Ул үзенә бер ароматлы агач тамырыннан ясалган. Аны гап-гади тәмәке белән тутырсаң да, үзенә бер тәмле аромат чыгарып төтенли. Бүләк итимме соң? Хәер, ул сиңа ниемә? Син бит тартмыйсың.

—Э-эх, Элизабет! Элизабет! Мин сине гомерем буе эзләячәкмен, гүзәлем.

Үзенчә бәхетле һәм үзенчә үк бәхетсез кеше иде бугай старпом Рюкзак. Таһир шуны сизде, «Теберда»да әллә аны ихтирам итәләр, әллә ике потлы йодрыгыннан куркалар. Экипаж егетләре кирәкмәгәндә аның күзенә чалынмаскарак тырышалар. Таһир старпомны дикъкать белән тыңлады. Ә күз алдында һәрчак Данәгөле торды. Чит илләргә йөри торган карабка да аны күрү, һичшиксез анын янына барып чыгу максаты белән ялланды. Күңел түрендә яткан хыялын ул барыбер тормышка ашырачак!

Каютасына кайткач, Володя Шубин аны кулындагы сүзлеген читкә куеп:

—Мистер Туктамышев, ай эм глэд тү сию!—дип каршылады.—«Сезне күрүемә мин бик шат!»—дигән сүз була бу —Күрдеңме, инглизчә сыптырам гынамы? Бу әле башы гына!

—Мин дә бик шат,—диде Таһир.

—Сиид даун, плиз! Утыр, пожалуйста!

Шубин, шайтан егете, шулай ук «күпкатлы пирог» булып чыкты. Карачыга житкәч, ярга чыккан жиреннән карабка бүтән кайтмады. Белмәгән, күрмәгән кала жиренә баскан матрос белән ни булмас, нинди көтелмәгән хәлләргә тарымас? Экипаж егетләре, старпом үзе дә, нык борчылдылар. Таһир мендәр астында кәгазь кисәге тапты. Аннан: «Таһирка, тормыш юлымда мин очраткан кешеләр арасында син иң ышанычлысы. Мин сине «Озерная»да урман кискән чакта ук яратып өлгердем. Экипаж минем турыда начар уйлый күрмәсен. Дөнья күрәсе килә. Мин беразга калырга булдым. Володя Шубин»,—дигән юлларны укыды. Таһир аны капитанга да күрсәтте. Шалва Руставили, записканы кат-кат укыгач, әлләни исе китмичә:

—Арты белән күлгә чумган үрдәкләрне моңарчы да очратканым булды,— диде.—Егет уголовный статья белән шаяра,—дип өстәде.

Таһир үзе дә яратып өлгергән эчкерсез, әмма хыялый баш Володя Шубинны портка чыгып та эзләп йөрде. Чит ил матрослары керә торган ресторанга сугылып та сораштырып карады. Шубин суга чумгандай юк булды. Мөгаен аны да берәр Элизабет, яисә Джейн эләктергәндер. Хатын- кыз затына, аеруча куш йодрык хәтле күкрәклеләренә Володя да битараф түгел иде. Каютасында да, йөзенә якынрак китерсәң, әле бер күзен, әле икенчесен кысып, авызын ерып елмаючы индианкалар, вьетнам, чем- кара негр кызларының сурәтләрен бер өем калдырган. «Сергей Киров» крейсеры баш штурманы Азанчеевскийның сүзләре килде Таһир күңеленә. Штурман аларга: «Егетләр, үз биографиягезнең штурманы—үзегез булыгыз, маршрутны да үзегез салыгыз!»—дия иде бит. И-их,  Володя, Володя Шул маршрутларны салганда ялгыш расчетлар ясый күрмә инде, дип борчылып уйланды ул күңеленә якын бу хыялый егет турында.

5

Пакыстан башкаласы Карачыдан алар Һиндстанның зур портларыннан берсе Бомбейга юл алдылар. Карачыда мең башка якын сарык төяделәр. Трюмнарда да, палубада да—сарыклар. Аларнын бертуктаусыз «бэ-бэ- 86 бэ» кычкыруларына түзәр хәл юк. Бомбейда ул сарыклардан котылгач, «Теберда» ремонтка басты. Ике-өч айлар эчендә күпме диңгезләр кичеп, егерме мен чакрымнар үтелгән юл бер дә эзсез калмагандыр. Рулевойлар руль системасының көйсезләнүенә зарлана башладылар. Ремонт ким дигәндә ике атналарга сузылачак. Таһир, «Улың туды» дигән телеграмма алган Николай Запорожченко исемле егет белән икәүләп. Одессага кайтучы «Амур»рудовозына ялландылар. Истанбулга кайтып җиткәч, Одессадан Барселонага «Беларусь» тракторлары төяп баручы «Караганда» сухогрузын күрде. Аңа механик кирәк икән. Таһир шунда ук «Караганда»га күчеп утырды. «Караганда»ның капитаны, негрлар белән аларның үз телендә, төрекләр белән төрекчә, җиде-сигез телдә бик иркен сөйләшкән үзбәк егете Юлдаш Ахунбабаев акча эшләргә бик ярата иде булса кирәк. Истанбулда алар трюмнарына алюминий мичкәләрдә күп итеп зәйтүн мае төяделәр. Албаниянең башкаласы Тиранага кереп, әфлисун, мандарин алдылар. Аларның кайсын-кая бушатып, теплоход бортындагы илле данә «Беларусь» тракторын Барселонага илтергә тиешләр.

Октябрь ахырлары булса да, Урта дингездә һава искитмәле торды. Инде Сицилия, Мальта утрауларын узып, Сардиния утравын унда калдырып. Балеар суларына чыккач, Урта диңгез кинәттән холыксызлана башлады. «Караганда»га Сардиниядә якорь салып, давыл узганны көтәргә иде азарга. Әмма капитан Юлдаш Ахунбабаев бик үзсүзле үзбәк иде ахры

—Мин өйдәгеләремә: «бу рейстан бик тиз кайтам»,—дип чыктым. — Улымны өйләндерәм. Туйга өлгерәсем бар. Давылга юлыкмаган егетләр түгел бит без. Курсны үзгәртмибез. Барселонага инде күп тә калмый.—диде.

Кичкә таба давыл үтә котырып көчәйде. «Караганда»ны йомычка урынына уйната башлады. Диңгез авызына тартма-тартма лимон-әфлисун оча торды. Өске палубадагы юньләп ныгытылмаган зәйтүн мичкәләре тәгәрәшә башлады. Бортларга тимер аркан белән беркетелгән бер «Беларусь» та, «богау»ларын өзеп, диңгезгә чумды.

Балеар атаулары тирәсендә очларын гына күрсәтеп утырган су асты кыялары бихисап! «Караганда»ның винты шуларның берсенә тиеп киттеме, руль сафтан чыкты. Диңгез котырган чакта рульсез калудан да коточкыч хәл юк. Юлдаш Ахунбабаев «тревога» игълан итте. Барысына да шторм пояслары кияргә кушты. Шлюпкаларны суга төшерергә әзерләделәр. Ярый әле яр буе коткару службалары аларнын «505!» «505»ларын вакытында ишетеп алганнар. Юкса, «Караганда» егетләре бөтен экипажлары белән, ике километр ярымнар тирәнлеккә су төбенә киткән булырлар иде. Коткаручылар ярдәмгә бик вакытлы килеп җиттеләр. Судноны буксирга алып, Балеар архипелагының төньягындагы Менорка утравына өстерәделәр.

Менорка, күп булса, унбиш-егерме меңләп кенә халык яши торган бик матур утрау икән. Теләсә нинди тоннажлы карабларны ремонтлый алырлык докы, краннары, ипле пирслары бар. Моннан бит Марсель дә ерак түгел. Атнасына бер тапкыр пароход китә. Әмма аңа утыру өчен виза кирәк. Таһир читтән генә карап торды. Чик сакчылары пароходка пассажирларны нык тикшереп кертәләр. «Куян» булып узу турында уйлыйсы да юк. Ә Данәгөлнең Таһирны үзенә тарту—чакыру көче тагын да көчәйде. Әмма Меноркадан Марсельгә кадәр ара колач салып йөзеп үтәрлек кенә түгел. Шулай да бу араны ничек тә узу кәсебенә керешергә кирәк! Сузмыйча.

«Караганда»ны икенче көнне үк ремонтлый башладылар Экипаж егетләре дә булышалар. Капитан Юлдаш Ахунбабаев, тагын ике атналардан килеп җитәргә ышандырып, Ташкентка, улын өйләндерергә кайтып китте. Таһирның үз уе... Аны ничек тормышка ашырасы? Теге кыя башыннан, зәңгәр шарфын изәп-изәп, аны Данәгөл чакыра...

6

Никахлы кияүләре, совет хәрби крейсеры матросы Таһир Туктамышев, Ногәйбәк агайлар белән саубуллашып, җир өстенә таш яуса да, таулар ишелсә дә, мин бу нигезгә киләчәкмен әле, исән чагымда аяк басачакмын, дип вәгъдә биреп, ант итеп, туган иленә, СССРга кайтып китүенә нәкъ тугыз ай дигәндә, Данәгөлне өйләреннән «Ашыгыч ярдәм» каретасы белән бала табу йортына алып киттеләр. Шул кичне үк ул ир бала тапты. Яшь ана баласын күкрәгенә:

—Сөенечем, өметем, Таһирым!—дип кочты.

Биш көннән ана да, бала да үзләрен яхшы хис иттеләр. Данәгөл өйләренә дүрт килограммга нибары дүрт грамм гына тулмаган, кайсы гына опера театры сәхнәсенә чыгарып бастырсаң да, тик «Бис!», «Браво!» алкышларына гына күмәрдәй, калын бас тавышлы, йомры башлы малай алып кайтты. Бишегендә анын көчле тавыш белән «үә-үә», дип дөньяга аваз салуы үзенә бер операдан катлаулы партия башкаруына тин иде. Ногайбәк агайларның моңарчы тын өйләрен шатлыклы мәшәкатьләр басты.

Кешеләр өстенә шултикле шатлык, сөенеч килсә дә, килер икән! Ногайбәк ага белән Фәйрүзә апа бу көннәрдә кая басканнарын белмәделәр. Шатлыктан, өсләренә иңгән бәхеттән аларнын түбәләре күккә тиде! Фәйрүзә апаның теле исә бу шатлык, бу сөенеч өчен Ходайга рәхмәт догалары укудан арынмады.

—Таһирыбыз саубуллашкан чакта:—Улым булачак! Мин бу якларга янадан аяк басканчы саклый күрегез!—дигән иде. Ничек рас әйткән, үзенең өстенә дә рәхмәт яугыры!—дип Ногайбәк ага бу көннәрдә киявен дә еш искә төшерде.—Бусагабыздан төкле аягы белән атлап, Баһадир, чын Баһадир керде, әнисе! Аңлыйсыңмы шуны! Дөньяда яшәвебезнең мәгънәсе, яме-тәме артты. Мин бүгеннән ошбу җиһанга бөтенләй башка күзлек белән карыйм. Аны сөеп һәм мен-мен рәхмәтемне укып. Ходайның рәхмәте белән оныклы, егетле булдык бит!

—Оныклы гына түгел, варислы! Варислы булдык, әтисе!—дип куәтләде аның сүзен Фәйрүзә апай.

—Тир белән тапкан, күп еллар берәмтекләп җыйган мал-мөлкәтебезнең хуҗасы булды бит, нечкә билем,—дип хуплады хатыны сүзләрен хуҗа агай үзе.

—Һай-й, нечкә билем, имеш! Син бигрәк инде,—дип елмайды Фәйрүзә апа.—Нечкә билләр кыз чагымда да булмады инде ул бездә. Финляндиядә яшәгән чагыбызда балыкчы баркасларыннан ярга тозлы балык мичкәләре тәгәрәткән кызда нечкә бил каян булсын инде?

Әмма хатын-кыз заты ирләр тарафыннан әйтелгән татлы, матур сүзнен кадерен белә. Фәйрүзә апа өстендәге йон күлмәгенең билләрен сыпырып куюны кирәк санады: «Балдак киертерлек булмаса да, бил дигән нәрсә бар әле ул бездә». Ә менә егет чагында ук, миңа гыйшык тотып җырлаган: «Кулымдагы балдагымның исемнәре Фәйрүзә. Күрешмәгәнгә ничә кич, һай, матурым, былбыл кошым, ничек йөрәген түзә?»—җырын, бүген дә булса колагымда тора.

Бәбәй туарга ике айлар алдан Ногайбәк ага кибеткә барып, бала арбасынын ин матурын, ин кыйбатлысын алып кайтты. Карап торырга уенчык инде менә. Өенә алып кергәч, нигәдер гайрәте чикте Тансыкның тансыгы оныгын авылча, матчага асылган пружиналы бишектә, озын бишек жырлары көйләп тибрәтәсе килде ахры. Шәһәргә барып, үтә кыйммәтле бук, чикләвек агачлары белән генә эш итүче остага барып, чын агач бишек эшләтеп кайтты. Үзенә бер матур чын сәнгать әсәре!—Ул бишекне заллары уртасындагы матчага элде.

Түшәмгә аскан бишекне килештереп, киерелеп йоклап яткан оныкны һәркөн кич-иртән чәп-чәп кертеп алу алар тормышында үзенә бер ләззәтле ритуалга әверелде. Баланы коендыруда җитәкчелекне бабасы үз өстенә алды. Ногайбәк ага зрә катлаулы операция ясарга җыенган хирургмы, диярсең, башта өстенә ап-ак халат киеп ала. Жиннәрен терсәктән югары күтәреп кулларын исле сабын белән ышкып-ышкып юа. Баланы коендырасы сунын температурасын термометр белән түгел, чәнчә бармагы белән үлчи. Су кайнар да була күрмәсен, баланы чиркандырырлык салкынча да булмасын. Мондый чакта чәнчә бармак— ышанычлы термометр.

Бабасы, гомердә татымаган тәмле ләззәткә бирелеп оныгын коендырганда. Фәйрүзә апай «тыпыр-тыпыр» биеп, йомшак сөлге һәм мамык шәл тотып, алар янында тора.

—Улым, улым, дип нарасыебызның башын күпме катырырга була, бабасы? Тансыгыбызга берәр күркәм исем куштырырга да бик вакыт,—диде Фәйрүзә апай.

—Тансык! Бик матур бит. Әллә улыма, бөркетебезгә шушы исемне кушабызмы?—диде баһадирның әнисе Данәгөл.

—Миңа Өмет дигән исем бик ошый,—диде Фәйрүзә апай —Баһадир дигән исем дә матур...

Ногайбәк ага, оныгын юындырып аны ике кулында үчти-үчти иттерде. Малайның су тамып торган йомшак җиреннән ике-оч тапкыр чап итеп үбеп, әбисенә бирде. Баладан бушаган ун кулының бер бармагын өскә күтәрде. «Юк, юк! Улыбызның исеме башка булачак»,—дигән ишарәсе иде бу аның.

Фәйрүзә апайның үз шатлыгы чиксез. Ул үз кулы белән бишеккә бик матур чыбылдык тегеп элде. Оныгы ятачак йомшак мендәр астына үзе укып, озаклап өшкереп, бөти тегеп салды Монысы инде—оныкларына күз тимәсен өчен. Нарасыйны күз тиюдән Ходай үзе саклый күрсен! Бер килеп тыгылмаган җире булмаган шайтан дигән зәхмәт, чыбылдык астына борынын да тыгарлык булмасын өчен. Ә менә фәрештәләргә чыбылдык астында урын иркен. Әнисе имезеп бишеккә салгач, рәхәтләнеп йоклап киткән сабый авызын зур ерып әледән-әле аларга елмаймый, кемгә елмая соң? Әлбәттә, аны сыйпарга, иркәләргә җыелган фәрештәләргә елмая.

Ногайбәк ага, бишеккә корган чыбылдыкның читен генә ачып, оныгына текәлеп карап тора да:

—Әбисе, күрәсеңме? Бу малай, билләһи миңа, бабасына охшаган бит! Нәкъ үзем түгелме?—дип елмая

—Матур бабасы, тансыгыбызда синең чалымнарын бер дә юк, дип әйтмим. Берүк күңеленә авыр алма, баһадирыбыз—тач әтисе! Таһирыбыз' Суйган да өстенә каплаган әтисе инде,—дип үз ноктасын куя оныкларының әбисе Хуҗа агай исә карчыгының бу сүзләренә мыскал да үпкәләмичә

—Алай да хуп! Алай да безнеңчә!—дип килешә —Берүк исән генә була күрсен! Топ-топ басып үссен!

Икенче кон иртән, Ногайбәк ага шифоньердан костюмнарын сайлый- сайлый, фырт итеп киенде. Көзге алдына басып сакалын төзәтеп алды Оныклы бабай сакаллы булырга тиеш дип, оныгы тугач матур гына—түгәрәк сакал да җибәрде бит. Ана читтән карасаң, бу кадәр киенеп, ясанып. Франция президенты каршына приемга, күрешергә барамы, диярсен!

Анысын-монысын әйтеп тормады. Ишектән чыкканда:

—Көтегез! Озак йөрмәм. Бер аягым монда, икенчесе—кирәк жирдә. Әзер торыгыз!—диде дә китеп тә барды.

Озак көттермәде. Теге чакта кызы Данәгөл белән кияве Таһирга никах укыган, ияк очында өч кенә бөртек сакалы булган төрек карты Йосыф хәзрәтне ияртеп кайтты. Оныгына исем кушарга!

— Егетнең исеме Галимҗан булачак!—диде өйдәгеләргә каршы төшәргә мөмкинлек калдырмыйча.—Баһадир да, Өмет тә, Тансык та—бик матур исемнәр. Бу исемнәр сезгә бик ошаса, баланы сөйгәндә шул сүзләрне әйтеп сөярсез. Ә мин Галимҗанны сайладым. Беренчедән, галим. Димәк, гыйлемле, укымышлы. Икенчедән—Җан! Ул егетнең үсәсе, урамга чыгасы бар. Иптәшләре өчен ул.  Жан, чын «француз» егете булачак.

Йосыф хәзрәт, бишектә ай үсәсен көн үсеп, киерелеп, еш кикергәләп йоклап яткан баланын да колагына өч тапкыр:

—Галимҗан! Галимҗан! Шушы минуттан исемен Галимҗан булыр, улым,—дип кычкырды. Нарасый, исемен килештердеме, саф бас тавышы белән кычкырып, ризалыгын белдерде.

Дөньяга шушы нарасыйның, хәзер инде Галимҗанның барлыкка килүе Ногайбәк агайны бөтенләй үзгәртте. Аны чиксез юмартландырды. Йосыф хәзрәткә дә бик мул сәдакалардан тыш, өр-яна читек-кәвеш бүләк итте. Өстендәге үзе яратып кигән, аңа япун судносы капитаны бүләк иткән бик затлы халатын салып бирде.

Улы туганга, әтисе-әнисе бик тансык оныкларын җиргә төшерергә дә куркып, кочакларында гына йөрткәнгә, Данәгөл үзе дә чиксез шат, бик сөенә иде. Әмма шундый бер вакыйга да булып алды. Таһир китеп бер-ике айлар узгач микән, аларга уйламаганда-көтмәгәндә, бер кочак гладиолуслар тотып, Мишель килеп керде. Шул үзе үк—бер дә үзгәрмәгән.

Мишель белән алар бер урамда уйнап, бер мәктәпкә йөреп үстеләр. Хореография түгәрәгенә дә бергә йөрделәр. Урта мәктәпне тәмамлагач, Мишель Парижның Сәнәгать Академиясенә укырга керде. Данәгөл, эшләгән-язган картиналары белән конкурслар аша узып. Тулон Югары Сәнгать студиясендә укый башлады. Алар җәйге каникуллар чорында гына очраштылар. Мишель Академияне алтын медальгә тәмамлады, «Пежо» автомобиль концернында тәҗрибә узды. Аннары шунда ук инженер- менеджер булып эшкә калды. Энергияле, булдыклы егет Мишельгә концерн тагын да җаваплырак эш куша башлады, аеруча гарәп. Якын Көнчыгыш илләрендә «Пежо» автомобильләрен җыюны оештыру бурычы йөкләнде.

—Мондый җыю цехларын, филиалларын ачуны башка автомобиль концерннары, хәтта үзебезнең «Рено» белән дә бик кискен конкуренция шартларында алып барырга туры килә,—дип сөйләгәне булды Мишельнен әниләренә ара-тирә кунакка кайткан чакларында. Балачактан бергә уйнап үскәнлектән, Мишельнең Данәгөлдән яшерер нәрсәсе юк.

—Яшь бара. Инде өйләнергә, гаилә корырга да бик вакыт. Мин бит бәләкәчләрне аркама атландырып, идәндә дүртаяклап йөрергә яратам. Әтием дә мине шулай йөртә иде. Өйләнеп җибәрергә кирәк. Эш, эш дип чаба торгач, гомерлек буйдак булып калуын да бар,—дип сөйләгәне дә булды.

Алжирда, Ливиядә «Пежо»нын филиалларын ачкан иде бугай инде. Хәзер менә шундый цехны Сириядә ачып кайткан икән. Балачактан бергә үскәнлектән, Ногайбәк агалар гаиләсендә ул үз кеше. Шунлыктан артык кыюсызланмыйча:

—Данәгөл, шушы чәчәкләр белән йөрәгемне дә тәкъдим итәм. Бергә булырга кулыгызны сорыйм.—диде.—Мин эш кешесе. Мине Сириядә бик әһәмиятле очрашулар көтә. Өч көннән янә шунда очам. Теләгем—ихлас күнелдән. Тәкъдимемне кабул итә күрегез. Сириягә дә бергә очар идек...

Данәгөл бик унайсыз хәлдә калды бит. Ана, Мишельне үпкәләтмәс өчен, ни дияргә дә аптыраш

—Мишель, кадерлем, мин бит никахлы,—диде ул сүзләрен сайлап, тын гына.—Мин хәзер мадам Туктамышева. .

—Ул турыда беләм. Әнием әйтте,—диде Мишель.—Данәгөл, мин бергә булуыбызны телим. Минем янымда яраткан хатыным, ышанычлы дустым булуы шарт. Бер мин генә түгел, гаиләсез бар кеше дә үзен ятим, япа-ялгыз хис итә. Дискомфортган интегә.

Мишель Данәгөлдән иптәшен кем, аны сагынасынмы, дип тә сорамады. Ана Данәгөлнең үзе кирәк. Әлеге тәкъдимен ясарга бераз сонарган икән, шуннан ни булган? Чынлап тырышканда теләсә нинди хатаны да төзәтергә була. Мишель Данәгөлгә сораулы караш белән текәлде.

—Мишель, син—минем өчен бик кадерле, балачак дустым, хәзер дә дуслар булып калыйк. Берәребез тормышта нинди генә бәлаләргә юлыкса да, ярдәмгә ашыгырлык дуслар булып калыйк. Әйткәннәрем өстенә тагын бер сүз дә өсти алмыйм. Үпкәли күрмә, Мишель...

Мишель китәргә жыенып, инде ишек тоткасын тоткач та:

—Өч көннән Сириягә очам. Әмма бу ишектән өметемне әле тәмам өзми чыгам,—диде.

7

Данәгөл беренче курстан ук Франциянең бөек художнигы Тулуз-Лотрек исемендәге премия алып, яратып укыды. Тулон Югары сәнгать студиясенең нәфис сәнгать бүлеген тәмамлады. Бу дәрәжәле уку йортыннан Франциянең данын бик еракларга яңгыраткан талантлар чыккан. Студия гомерен олы сәнгатькә багышларга җыенган сәләтлеләргә һөнәрне күптөрле юнәлештә бирә. Архитектура, төсле металлургия, керамика, чүлмәк яндыру—барысы да предмет буларак укытыла. Данәгөл беренче чиратта профессионал рәссамчыларның бөтен нечкәлекләрен өйрәнде

Әйе, Тулон студиясе ана бик төпле белем бирде. Кайчакларны аның күңелендә әллә сынлы сәнгать белән генә шөгыльләнимме, дигән уйлар да туып куя.

Чын ижат кешесе һәрчак юлда, һәрчак эзләнә. Пейзажчы, портретчы булырга ниятләгән җиреннән, дипломны сәнәгать объектларын бизәүче дизайнер буларак яклады. Данәгөл ялгышмады. Марсель аэропортын бизәүдә катнашты. Лилль—Париж—Лион—Марсель халыкара автострадасын төзүдә бик җитди заказлар башкарды. Марсельнең тәрәзәсе кояшка караган урамнарының берсендә, ун катлы йортның унынчы катында, арендага ике зур бүлмә алып, студиясен ачты, заказлар кабул итә башлады. Унынчы кат дигәннән, Данәгөлнең укыганы бар: Виктор Гюго чираттагы романын язарга түлне тәмам җыеп-туплап бетергәч. Парижның иң биек йортларының иң өске катыннан бер бүлмә алып, шунда күченергә булган. Ул чакларда әле лифтлар да юк. Иң өске катка менеп-төшеп йөрү үзе зур мәшәкать. Танылган романчы, бу бүлмәгә килеп урнашу белән барча кием-салымының, чалбар-күл мәк, костюм, җилән сәдәфләрен кисеп, тәрәзәдән ата. Иртән үзен эзләп табып, тәрәзә алдына басып

— Виктор! Әйдә безнен белән! Баш төзәтәбез! —дип сызгыручы шешәдәшләренә сәдәфләре киселгән күлмәкләрен күрсәтә. Бик иярер иде дә, кибеткә барып сәдәфләр алырга, аларны тагарга кирәк Юкса, алар белән берәр сыраханәгә барып, рәхәтләнеп гәп корып утырыр иде. Сәдәфләр атып кереп, күзлек киеп, энә саплап, аларны тагып чыкканчы кем көтеп торсын инде. Шешәдәшләре Викторга кул селкиләр дә, китеп баралар.

—Әй, бичара, пропал бит безнең бу язучыбыз!—дип ана карата эчкерсез кызгану хисләрен дә әйтәләр әле.

Олимп очына менеп басу иң талантлы иҗат ияләренә дә бик мәшәкатьле шул. Шул мәшәкатьләрдән гайрәте чигеп, кайберәүләр ярты юлда ук кире борылалар.

Һәр иҗат иясенен үзенә бер сәер яклары була шул, дип елмаеп искә алды Данәгөл. «Унбиш яшьлек капитан», «Айга сәяхәт», «Капитан Грант балалары», «Су астыннан сиксән мен чакрым» һәм башка романнарның авторы Жюль Верн, яна әсәргә керешер алдыннан, шушында, колак төбендә үк туптан атсалар да, бернинди чит-ят тавыш-мазарлар ишетелмәстәй итеп җиһазландырылган бүлмәгә кереп утыра торган булган. Шунда ук, күптәнге танышы тимерче агай Жакны дәштерә. Анын кулында чүкече, шактый озын чылбыр кисәге. Хуҗа исә, кулына богау салдырып, чылбырның икенче очын каршы яктагы диварга кактыра. Хәзер инде хет каравыл кычкыр, бүлмәдән чыгып йөрешле түгел. Кулы богаулы. Чылбыры өстәл артында утырырга гына ирек бирә. Яңа әсәрне язу күпмегә сузыла, анысы авторнын саулыгына, кәефенә, сәләтенә, эшчәнлеге дәрәҗәсенә бәйле. Бу чорда Жюль Верн башын өстәлендәге мендәргә салып кына черем итеп ала торган булган. Анын янына, тәүлеккә бер, хезмәтчесе кереп, ашарына биреп, кайнар каһвә калдырып чыга икән...

Данәгөл үзе, буяуларын барлап, хәстәрләп, кулына мольбертын алып, язасы картинасы алдына утырганчы ванна керергә, озаклап душ астында торырга ярата. Иҗат дәрте-илһам батарейларына зарядны озаклап душ керү бирә төсле.

8

Таһир китеп ике айлар узгачмы икән, үзендә шундый теләкнең кайчан тууын сизми дә, Данәгөл бер картина ясарга кереште. Урта диңгезнең бик текә яры. Кыя читендәге аяк басарлык кына җирдә яшь имән. Корычтай нык тамырлары белән кыя ярыкларына ябышкан. Дингезнен дулаган чагы. Коеп яңгыр ява, яшен уклары уйный, яшь имән өстенә ишелеп - ишелеп ташлар коела. Давыл аны каерып алып, дингезгә ташламакчы. Кыя менә-менә кителеп китәр дә, яшь имән, бичара, диңгезгә очар төсле. Шул ук вакытта ул бар көче-кодрәте, күпләгән тамырлары белән кыядан аерылмаска, хәтта аны да сакларга тырышкан сыман. Йөз егермегә—җитмеш сантиметрлы мәйданда барган яшәү өчен көрәш!—Бу картинага бер күз салу белән күнелдә: «Яшь имән яшәсен иде. дингезгә чуммасын иде!»—дигән теләк уяна. Полотно ниндидер сихри көч белән үзенә тарта. Яныннан китәсе килми.

Данәгөл әсәрен Тулонның затлы сәнгать музеенда барган күргәзмәгә куйды. Белгечләр аны, авторын гаҗәпкә калдырып, хәтта сөендереп, бүгенге авангардизмның яна юнәлеше, дип билгеләделәр. Газеталарда: «Мадам Данәгөл Ногайбәк-Туктамышеваның бу әсәрендә яшь имәннең стихиягә каршы торуы искиткеч көчле динамизм белән бирелгән»,—дип мактап язып чыктылар. Данәгөл бу полотносына «Сагыну» дип исем куйган иде. Бер карасаң, рәсемдә шундый көчле динамика белән бирелгән трагедиягә, яшь имәннең теш-тырнагы белән яшәү өчен көрәшенә якын булмаган исемне ул, аны калдырып туган иленә кайтып киткән ире Таһирны өзелеп юксынган минутларда кушты—тудырды сыман...

Сәнгать әсәрләре еш кына серле символлардан, күпләргә аңлашылмаган шартлы исемнәрдән тора шул. Людвиг ван Бетховенның «Аппассионата»сына да аңлаешлырак бер исем кушарга бик мөмкин иде. Үзе тудырган әсәренә авторнын үзе теләгән исемне куярга хакы бар. Әйе,Данәгөл дә бу рәсеменә «Сагыну» дигән исем куйды. Шунысы бик шатлыклы булды: Әлеге күргәзмәдә, танылган сәнгать осталарыннан торган җаваплы жюри әгъзалары мадам Данәгөлнен бу хезмәтен. Париж Сәнгать Академиясенең ике елга бер бирелә торган Огюст Ренуа исемендәге бик дәрәжәле премиясенә лаек, дип таптылар.

Данәгөл өчен бу бүләк премия генә түгел иде. Яраткан художнигы Огюст Ренуа исемендәге әлеге премия ана, Парижда биш елга бер уздырыла торган Халыкара күргәзмә ишекләрен ачты Юкса, анын ишекләре күпләр өчен ябык. Жюри күп полотноларны кире бора

Шулай көтмәгәндә генә Франпиянен кин җәмәгатьчелегенә танылып куйган яшь маэстро, Парижга алтын көз кергәч, башкала урамнарына каштан яфраклары коелган, ә парк-скверларда—репродукторларда бертуктаусыз Ив Монтан җырлары янгыраган чорда барып төште Үзе белән әтисе Ногайбәк аганы һәм булырдайнын яшьли буыны нык. биш яшьлек улы Жанны да алды. Чиксез зур шатлыгын, затлы сәнгать дөньясында унышлы чирканыч алуын кем белән уртаклашсын? Алар белән уртаклашмыйча!

Бу күргәзмә биредә беренче тапкыр гына катнашучыларның күбесенә канат куя, аларда үз-үзләренә ышаныч тудыра. Париж Сәнгать Академиясенең Күргәзмәләр залына беренче көнне илчелекләрнең Культура бүлеге атташелары да килгәннәр иде. Килмәскә соң? Бу күргәзмәдә һәрчак Америка, Швеция, Бельгия, Германия. Польша, Болгария сәнгать осталары үз әсәрләре белән катнаша. Сәнгатьнең бүгенге торышына бәя шушында бирелә!

Данәгөл, кулына кечерәк кенә сумка тотып, аны жинелчә генә изәп, залдагы экспонатлар белән танышып йөргәндә, ак күлмәктән, кара франктан, чал чәчле, кара күзлекле, мәхәббәт гәүдәле бер ир уртасынын байтактан бирле аның «Сагыну»ы алдында басып торганын күрде. Автор үзе дә анын алдына килеп басты. Күнеленең күтәренке чагы иде. Кыюлыгы җитте. Әлеге иргә үзе сүз катты:

—Ялгышмасам,бу автор мондый авторитетлы күргәзмәдә беренче тапкырын гына катнаша бугай,—диде. —Ошыймы сезгә?

—О-о. бу сезме—мадемуазель Данәгөл? Бик шат. бик шат!—дип. әлеге ир аны күптән белгән төсле кулын сузды.—Безгә килгән чакыру кәгазьләре арасында күргәзмәдә катнашучыларның проектлары да бар иде. Шунда сезнең бик матур фотогызны күрдем, иҗат юлыгыз белән дә таныштым. Беренче чиратта исемегез үк кызыксыну тудыра.

—  Инде мин мадемуазель түгел, мадам Ногайбәк-Туктамышева,—диде Данәгөл.—Минем инде биш яшьлек улым үсә. Ул да монда. Бабасы белән килеп тә җитәрләр әле.

—  Шулай мени-и-и! Биш яшьлек улыгыз да бармы? Сез бәхетле ханым.—диде әлеге ир елмаеп.—Данәгөл Ногайбәк-Туктамышева! Исемегез, фамилиягез үзебезнең Көнчыгышка тартым. Үзегез исә. карап торырга бөтенләй япь-яшь кызчык. Мин сезгә унжиде-унсигез яшьтән артык бирә алмыйм. Ә сез инде бөек Ренуа премиясе лауреаты. Хәер,Эверест башына менәргә уйласаң, аны яшь вакытта эшләргә кирәк. Ул чакта, хөрмәтле мадам Ногайбәк-Туктамышева,таныш булыйк—Базилевский Игорь Наумович Биредәге СССР илчелегенең Культура бүлеге башлыгы. Ул арада, оныгын җитәкләп, алар янына Ногайбәк ага да килеп жите. Шакмаклы шаровардан. береткае ы н кынгыр салган Жан коеп куйган француз малае. Базилсвскийга ул да кулын сузды.

—Г алимҗан!—диде.

—О-о, алай ук мени әле!—диде Игорь Наумович.—Мондый егет белән танышуыма бик шат.

Аннары янә Данәгөлгә мөрәжәгать итте ул:

—Мадам Ногайбәк-Туктамышева, без үзебезнең илчелек галереясенә күңелгә хуш килгән авторларның полотноларын җыябыз. Бай гына коллекциябез бар. Күзәтеп торабыз: бу полотногыз турында матбугатта ин югары фикерләр генә янгырый. Килешсәк, сезнең дә бу картинагызны бик теләп алыр идек. Без бәясеннән тормыйбыз.

—Мин риза,—диде Данәгөл.—Ә бәясен аның күргәзмә комитеты куя булыр...

—Алайса, килештек! Шушы араларда безгә бер төркем совет интеллигенциясе вәкилләре—танылган язучылар, композиторлар, рәссамнар киләчәк. Алар хөрмәтенә кабул итү мәҗлесе булачак. Мадам Ногайбәк-Туктамышева, әлеге мәжлескә чакырылган кунаклар арасында сез—беренчесе!—дип, Базилевский ана визиткасын сузды.

—Улыгыз да бик матур малай. Исән-сау үсә күрсен. Үскәч кем булырга җыена сон? Рәссаммы? Әллә әтисе һөнәрен сайламакчымы?— Дипломат Базилевский шулай диде дә, шып туктап калды. Шар кебек тәгәрәп йөргән малайның әтисе кем? Нигә ул бабасы белән килгән? Бу кадәресе аның дипломатлык рамкаларыннан чыгуы түгелме? Әмма Игорь Наумович Данәгөлне бер күрүдә үк аталарча үз итте, анын картинасын да килештерде.

Совет дипломатының—үзе дә бик мөлаем йөзле бу кешенен җылы мөгамәләсе Данәгөл ханымда да кыюлык уятты. Базилевскийның йөзенә туры карап:

—Галимҗанның әтисе, безнен Марсель портына дуслык визиты белән килгән, Совет Кара диңгез хәрби көчләренең флагман карабы «Сергей Киров» матросы Таһир Туктамышев,—диде ул.

—Шулай мени-и-и?—дип сузды дипломат —Визитны да яхшы хәтерлим. Аны ачып җибәрү тантанасында мина да катнашырга туры килде. Ә Туктамышев фамилиясе сезгә менә каян килгән икән!

—Күрешүебез бик кыска гомерле булса да, без Таһир белән никахлылар,— диде Данәгөл —Калырга ни кыстасак та, кала алмады. «Присягама хыянәт итә алмыйм. Хәрби хезмәтемне тәмамлау белән, таш яуса да, килеп җитәрмен»,—дигән иде Аерылышуыбызга тиздән биш ел тула, бер хәбәре дә юк. Улым әтисез үсә. Әллә бер-бер хәл булдымы, Таһирым берәр бәлагә юлыктымы, дип борчылам.

—«Сагыну»нын сюжет линиясе, эчке тетрәткеч динамикасы менә хәзер миңа бөтенләй реаль җирлектә, тулырак һәм күләмлерәк ачылды,—диде Базилевский —Матрос Туктамышевны бәлкем безнен каналлар аша эзләп карарга мөмкин булыр. Әмма башта ук шунысын әйтергә мәжбүрмен, мадам Данәгөл: безнен инженер, врач, агроном егетләребез чит илләргә практикага, эшкә чыккан җирләреннән, чит ил кызларына өйләнеп куялар. Югары уку йортларында укыган чит ил егетләре исә безнең ил кызларына өйләнәләр. Чит ил кызлары да VОвет егетләренә кияүгә чыгалар. Укып бетергәч исә, икенче ил гражданнары булганлыктан, ир-егетләр—хатынын, хатын—ирен калдырып китәргә мәҗбүр. Дәүләт чикләре аерган бәхетсез гаиләләр белән дөнья тулы... Кавышырга ярдәм итүне сорап язган хатлар безнен илчелеккә дә күп килә.

Бу гаиләләрне кавыштыру, аларга үзләре теләгән илдә яшәргә хокуклар бирү турында Берләшкән Милләтләр Оешмасының Махсус комиссиясендә сүзләр күптән бара. Кеше хокукларына кагылышлы бу четерекле мәсьәләне конкрет хәл итү буенча Европанын берәр илендә аерым кинәшмә узарга тиеш. Анда СССР делегациясе дә катнашачак. КПСС Политбюросы катнаш никахларны өнәп бетерми. Шунлыктан әйтә алмыйм, мадам Данәгөл. ире—бер. хатыны—икенче дәүләт гражданы булган өчен генә бергә була алмаган, балаларын тигез гаиләдә үстерә-тәрбияли алмаган гражданнарны кавыштыру турындагы Актка, безнең делегация кул куярмы, юкмы?

Их, бу кадәресе миннән генә торса икән, дигән кыяфәт чыгарып. Базилевский мадам Данәгөлгә янә кулын сузды:

—Без, дипломатлар, хөкүмәтебезнең конкрет актларын гына тормышка ашыручылар...—шулай диде дә:

—Совет мәдәниятенең күренекле вәкилләре килү унае белән безнен илчелектә узачак мәҗлескә чакыруым көчендә кала,—дип өстәде —Сезне түр кунагыбыз итеп чакырам, хөрмәтле мадам Данәгөл!

9

Балеар атаулары Урта дингезнең кыл уртасына туры килә. Ә Менорка утравы исә—төрле яклардан сузылган дингез «сукмак»ларының кисешкән ноктасы, кендеге. Бу киңлекләрдән узган карабларнын бик сирәге генә аңа—Маон портына—сугылмый үтә. Кемдер эчәренә чишмә суы. кемдер җиләк-җимеш алырга керә. Ит-балык алырга Маонга кергән карабларны шулай ук алкышлап каршылыйлар. Шундый ирекле сәүдә, алыш-биреш үзәге булгач, Маонда кемнәр генә юк: коңгырт-кара тәнле негрлар, мулатлар, башларына чалма ураган гарәпләр, кара мыеклы төрекләр. Испаннар, итальяннар, французлар—һәркайсы үзләренчә кәсеп итә. Исерек иллюзионистлар, күрәзәчеләр, картежниклар, көзгегә карап багучы чегән хатыннары, күтләкләр, наркоманнар, төрле дәрәҗәдәге авантюристлар— барысы да чуала портта. Беркем дә ач-ялангач түгел. Маон порты барысын да үз канаты астына алган. Ашата да, эчертә дә, төн кунарга жылы куен да бирә. Бирегә килгәнне алкышлап, биеп-җырлап каршы алалар, киткәнне тиз киттең, бераз торсаң да була идее, дип кул болгап озаталар. Кыскасы, монда дөньяга ник туганына үкенүчеләр юк. «Һәр чыпчыкның үз ризыгы, үз җыры, кунып тибрәнер үз ботагы бар».

Таһирлар теплоходы якорь салган пирстан, күп булса ике йөз адымнар гына читтә, һәрчак халык белән шыгрым таверна, ресторан бар. Тәүлек әйләнәсенә япмый ул ике якка ачылышлы ишекләрен. Арзанлы салкынча виноны катер белән яңадан янасын китереп кенә торалар. Монда, ят җирдә, вахтадан буш сәгатьләрдә тагын кая барасың? Теплоход егетләре дә еш кына шунда керәләр.Чүкечләр белән «дан» да «доң» тимер кыйнаган, шалтыр-шолтыр краннар уйнаган, сварка чаткылары күзне чагылдырган теплоходта утырасын килми. Ремонт эшләре тәүлек буена бара бит Ремонтта чакта бары да ярда, җирдә булырга тырыша инде. Кешеләр генәме!?

«Караганда»да Бисмарк кушаматлы карт мәче бар Экипаж егетләре нык иркәлиләр үзен. Кайчагында: «Син. Бисмарк, карт алкоголик!»—дип орышып та алалар. Чөнки вино яларга өйрәнгән. Бирмәсәң, шираулап кычкырып, палубага ике-өч тамчы вино тамызганны таләп итә. Менә шушы Бисмарк берәр портка килеп якорь салу белән, ярга беренче булып сикерә. Атналар буе югалып тора. Качты ахры дип, экипаж егетләре аны сагына башлыйлар. Әлеге порттан китәргә берәр көн кала, шалт итеп кайтып керә тагын. Аның күренүенә бөтен экипаж сөенә, һәркем аны кулына алып иркәли. Ә менә теплоходның китәргә җыенганын ул каян белә, ничек сизә? Унар көнләп ул кая югалып йөри? Нәрсә ашый, кем ашата? Юкса, ашау ягына ул бик нәзберек. Аңа тик тәмле генә булсын. Экипаж егетләре:

—Безнең Бисмаркның һәр портта сөяркәләре бар. Һәр портка килеп якорь салуга, ул сөяркәләрен күрергә ашыга!—дип шаярталар. Кем белә, бәлкем шулайдыр да. Әлеге югалып торуларыннан ул тәмам арып, талчыгып кайта. Идәннән яларга вино да сорамый, бер атналар башын да күтәрми йоклый.

Пирс белән янәшә генә әлеге кабакка кемнәр генә кереп утырмый, сугылмый. «Караганда»га ремонт ясаучы җирле егетләр дә, эштән кайтышлый еш кына шунда сугылалар. Аларның һәркайсын, бу соң ниндирәк кеше, моңа ышанырга буламы, дип энә күзеннән уздырып торырга Таһирның вакыты да, мөмкинлеге дә юк. Шулар арасыннан ул ике беләгенә дә мул итеп татуировка, берсенә сине йотарга әзер юлбарыс, икенчесенә анаконда сурәтләре төшкән бәндәне сайлады. Егетнең ач яңакларын бөдрә бакенбардлар бизи. Чегән дисән, чегәнгә, испан дисәң, аңа ошамаган. Күзләрендә, сигарет сузсаң, алар кабынырдай ут чаткылары уйный. Әмма башкалар өстеннән аның кырыс власть тотуын сиземләде Таһир. Менә шушы ут күзгә ачылды ул, гозерен чиште:

—Миңа Марсельгә эләгергә кирәк. Бәясеннән тормам!—диде.

Әлбәттә, өстәл анын хисабыннан булды. Бер тәлинкә креветкалар китертте, табада кыздырган камбала, ике шешә «Ямайка» ромы. Әлеге егет ромны вак-вак кына йотып, Таһирны башта бер дә исе китмәгәндәй тынлады.

Әмма Таһир да сиземли. Бу егетне сайлап ялгышмаган. Эшләр пешәр төсле. Әлегә «бөдрә бакенбард»ның креветкаларны чәнечке очына гына элеп капкалап, бәясен күтәреп утыруы иде... Бу тәвәккәллеге өчен соныннан мен вә мен тапкырлар үкенәчәге бу минутларда Таһирның башына кереп тә чыкмады. Терсәк бик якын булса да, тешләп булмый шул...

Яшьлек кешеләргә хаталар ясау өчен, ә картлык аларны берәм-берәм төзәтү өчен бирелә бит. Әлбәттә, төзәтеп өлгерә алсаң.

Төпле генә итеп сыйлаганнан сон, бөдрә бакенбардлы, ут чаткылары уйнап торган кысыгырак күзле егет, бер киерелеп кикереп, Таһирнын кулындагы «Командир» сәгатенә текәлде.

—Төнлә цифрлары ялтырыймы?—диде

—Ап-ачык! Прожектор!

—Хәзер күпмене күрсәтә?

Сәгатьнең күпме күрсәтүе аңа ни пычагыма? Бу аның: «Син аны сал да, миңа суз! Калганын аннары сөйләшербез!»—диюе иде. Совет моряклары кулындагы «Командир» сәгатьләренә чит илләрдә кайсы портка туктасаң да кызыгалар. Цифрблаты фосфорга манылган. Дөм караңгыда да шырпы сузасы юк. Суга керсән дә,төчкерми дә. Бишенче каттан асфальтка төшсә дә, «тек-тек» килүен белә. Берчакны шулай Таһир каютадагы егетләр белән бәхәсләшеп, сәгатен «КамАЗ» астына салган иде. Машина узгач күтәреп карадылар, пычагым булсынмы? «Тек-тек» текелдәвен белә.

Таһир бу «ут күз»нен вакытны ни өчен соравын шундук төшенде. Сәгатьне салып аңа сузды.

—Мә, дустым, игелеген күр. Мыскал гына яхшылыкка мин тау кадәрлесе белән җавап бирергә тырышам. Сине дә шундый егетләрдәндер дип ышанам. Аванс! Бүләкнен зуррагы—мине Марсельгә илткәч...

—Ях-сы, Ивано!—диде «бөдрә бакенбард». Борынын тартып алды. Як-ягына шикле каранды.—Мин сине бик ышанычлы егетләр белән таныштырам Үкенмәссең! Алар сине Марсельгә бер төн эченлә илтеп бастырачаклар. Моны мин әйтәм сиңа!

«И-и, Алла»,—диген! Өзелеп сагынудан Таһирның тәмам башы каткан чаклар шул. Франция, Марсель ярлары әнә генә бит! Әмма бирегә «ышанычлы егетләр» каян килсеннәр? Менорка утравы заманында Урта дингез пиратларының башкаласы булган. Учлап сипкәндәй вак утраулар Менорка тирәсендә исәпсез-хисапсыз. Пиратларның җилкәнле җиңел шхуналары белән һәркайсына килеп туктарга, тау куышларына кереп яшеренергә, җае чыгу белән, атылып чыгып, сәүдә карабларына һөҗүм итәргә, аларны абордажга алырга була. Франция, Испания, Греция, Италиянең хәрби караблары, шул утраулар эченә кереп поскан пират шхуналарын эзләп хәлдән тая, өстенә ишелергә торган кыяларга бәрелеп еш кына үзләре һәлак та булганнар..

Икенче бөтендөнья сугышы чорларында Гитлернын су асты көймәләре бу тарафларга да килеп чыгып, бераз тәртип урнаштырганнар Чөнки пиратлар сайлап тормаганнар, хәтта хәрби кәрваннарга да һөжүм иткәннәр. Корал белән сәүдә итү—алар өчен шулай ук отышлы кәсеп Нәкъ менә пиратлар рухында. Әмма су асты көймәләре белән аулый башлагач, пиратлар беразга басылган. Ә бит утрау халкы, анын холкы, психологиясе шул ук калган. Алар барыбер «уңышлы жинел кәсеп джентельменнары» булып калганнар.

Сугыштан соңгы елларны пиратлык кәсебе янәдән баш калкыта. Кичләрен «Караганда» каютасында утырганда, кемнәрнеңдер яр буе сакчылары белән конфликтка кереп, хәтта шарт-шорт атышкан тавышларны да ишеттеләр. Атышмагайлары! Чәнчелеп китсеннәр! Данәгөлне өзелеп сагынудан Таһирның күзенә элпә утырдымы? Аның тирәсендә мәш килгән контрабандистларны, морфинистларны, төрле шулер-жуликларны күрмәс, танымас хәлгә җитте бугай. Хәтта шайтаннын үзе белән дуслашырга, кочаклашырга да әзер иде ул. Тик бу шайтан аңа Франция ярларына, Марсель портына, Данәгөл янына ирешергә генә ярдәм итсен.

Килешенгәнчә, «чегән егет» ике көннән тагын күренде. Беренче күрешкә болай кешечә генә кыяфәтле ике иптәше белән таныштырды Әмма боларның да күзләре—ял та йолт. Шикле эш башкаргандай, бертуктаусыз як-якларына караналар. Бер-берсенә серле ымнар кагышалар. Контрабандистлар булмагайлары сон, чурт булсыннар, дип фикер йөртте Таһир. Алар белән Мәккәгә хаҗ кылырга барырга җыенмый санә. Калганын тагын алда күз күрер.

—Бүген төнлә дингезгә чыгабыз. Бер утрауга кереп бераз йон алабыз. Икенчесендә бушатабыз. Йөк төяүче булып яллансаң,  кайтышлый Франция ярларында калдырып та китәрбез,—дип егетләрнең берсе, җирән сакаллысы шарт куйды.

Ата контрабандистлар, юлбасарлар икәнлеге әллә каян сизелеп тора. Әмма Таһир сөенеп ризалашты. Иртәгә иртән, күп куйганда, ул Марсельдә булачак бит. Данәгөл белән күрешәчәк. Йөрәге ярылырдай булып тибә, күңеле күктә мәтәлчек ата! Ниһаять, шушы бәхетле сәгатьләр тормышка ашыр көннәр дә җитте бит!

Контрабандистларның куйган шартларына Таһир берсүзсез риза булды. Болар—егерменче гасыр пиратлары. Бу кадәресе аларнын маңгаена язылган. Әмма аңа карата шул хәтле рәхимсез, коточкыч хыянәт эшләрләр, дип башына да китермәде. Төрекләрдә: «кара бәхетем карбыз алгач кына ак булды»—дигән мәкаль бар. Таһир сайлаган карбыз да, кызганычка күрә, ак эчле булды...

Шуннанмы? Аннарымы? Калганын ул бик начар хәтерли. Теплоход экипажы белән саубуллашып тормады. Чөнки шик тууы бар. Култык астына җиләнен генә кыстырып, кулдагы буш дипломатын гына изәп, пирсның аргы башындарак чайкалган ак җилкәнле бик матур яхта палубасына күтәрелде. Аның шкиперы Таһир белән кул биреп күреште. Әйтерсең, алар күптәнге танышлар, елмайган булды. Як-якка тырпайган жирән сакалы бүгенгедәй хәтерендә. Күрешкәннән соң Таһир кыскан кул бармакларын бу бәндә өрә-өрә таратып-язып торды. Күзендә серле ут чаткылары уйнап алды. «Нәкь менә шушындый атлеттай көчле экземпляр кирәк тә инде безнен хуҗаларга! Алар кәнәгать булырлар!»—дип елмайган икән мәлгунь...

Диңгезчеләр арасында еш була торган традиция: танышу хөрмәтенә, ике арада туган эчкерсез мөнәсәбәтне хуплап, төшсез йөземне кысып ясалган ак винога бер шакмак шикәр яндырып салып, кайнар грог эчтеләр Таһирның тагын шунысы хәтерендә. Ул кичне диңгез бераз давыллады. Монысы безнең файдага, дип фикер йөртте ул. Яр буе катерлары бәйләнмәс. Чыннан да, ачык дингезгә чыгу белән, аларны чик буе сакчыларының катерлары туктатырга маташты. Кая ул! Киереп куйган өч җилкән күз буяу өчен генә икән. Тегеләр туктарга сигнал бирү белән, шкипер шундук көчле дизельне кабызды. Шхуна шунда ук ярканат булып, алга ыргылды, утраулар арасына кереп юк булды. Шкипер Таһирга дусларча күз кысып алды, янәсе, тотып кара безне! Әмма аның күз кысуы дусларча булмаган икән шул...

Эзәрлекләүчеләрдән котылу хөрмәтенә шкипер тагын берәр стакан грог тәкъдим итте. Таһир кыстатып тормады. Болай булгач, кул изәп үзен чакырып торган Марсель каласы ярларына аяк басалар да басалар инде. Тиздән ул Данәгөлен кочачак! Күңелен чиксез шатлык басты. Шунда соң әлеге жирән сакалдан чак кына шикләнеп куйса, ул кайнар грогтан баш тарткан булса?.. Ә шкипер аңа бөтен тәненә җылы тарата торган кайнар грог түгел, ә аяктан егып йоклата торган агу бирер, дип башына да китермәде. Бу йокыдан ул коточкыч башы авыртып, куллары богауда хәлдә уянды. Кулларын ычкындырмак булды, богаулар аны тагын да ныграк кыстылар. Таһир әле дә берни аңламый. Күнеле генә: «Данәгөл, Данәгөл, син минем бердәнберем, синнән башка бу дөнья миңа берни тормый!»—дип сыкрый. Богаулар ычкындырырдай, салырдай түгел...

Шхуна ниндидер шыксыз, чат таш кыялардан гына торган утрау ярына якорь салган. Давыл басылмаган икән әле. Баш очыннан көтү-көтү акчарлаклар оча. «Ай бәхетсез! Ай, бәхетсез!»—дип үзен кызгану ишетте. Таһир аларның тавышларында. Шунда янына төнлә аны кайнар грог белән «сыйлаган » шкипер килеп тезләнде. Йөзендә—коточкыч хыянәтчеләр генә елмая торган оятсыз һәм җирәнгеч елмаю. Таһир аны тибеп очырмакчы иде, ләкин богаулы килеш ни-нәрсә эшләп булсын? Лач итеп битенә генә төкерә алды.

Шкиперның аңа исе китмәде, битен җиңе белән генә сөртеп алды.

— Чәбәләнүдән сиңа файда юк! Башыңны хет ташка ор, сиңа монда берәү дә ярдәм итмәс Яхшысы—язмышка буйсыну,—дип сөйләнде ул. —Миңа да үпкәләмә. Үзең бит килеп каптың тозакка. Миңа куштылар, түләделәр. Мин үземнекен эшләдем. Язмышыңны да каргама. Ул сина гел тешләрен генә ыржайтып тормас. Кем белә, бәлки бер елмаеп та куяр әле. Әйдә, карышып маташма. Минем арттан атла, ярга чыгабыз. Карышма! Карышсаң, кыен гына алырсың. Кәҗәләнүчеләрне монда бик тиз акылга утырталар. Үз дигәннәренә бик тиз күндерәләр. Күнәргә теләмәүчеләрне инквизиция суды палачлары көнләшерлек итеп кыйный да беләләр.

Таһир айнып кигге. Миеннән югары көчәнешле электр тогы узгандай булды. Ул бит кешеләр урлый торган банда, мафия кулына эләккән түгелме соң? Болар мине бик бай, миллионер дип белсәләр кирәк? Йолым алу өчен урлаганнардыр. Бик зур суммада долларлар белән йолым таләп итмәкчеләрдер. Ялгышалар болар. Аның ботыннан тотып селкесәләр дә, сукыр тиен коелмас. Ул бит диңгезләр кичүче гади бер сәүдә карабынын механигы гына.

Әмма бандитлар түгел, Таһир үзе ялгышкан икән. Шкипер һәм аның сыңар күзле иптәше, Таһирны култыклап сыгылмалы трапка бастырдылар. Таһир еш кына укшып куя. Башы әйләнә. Шкипер кайнар грогка йоклаткычны кызганмый салган, хайван. Ярга чыктылар. Баш өстендә ямьсез, бераз мыскыллы тавышлар белән шираулап очкан акчарлаклардан гайре, әйләнә-тирәдә бер жан иясе күренми. Бу шыксыз җирдә берәү дә кер чайкамый, кер элми ахры.

Алар текә баскычтан өскә күтәрелделәр. Төбенә үк килеп басмасан, ишеген һич күрешле түгел. Җир астына керә торган штольня алдына килеп бастылар. Таһир шуны абайлады: зур, ике якка ачылышлы тимер ишек артында һәрхәлдә тау куышымы, штольнямы—шахтамы булырга тиеш. Аны шушында китереп япмакчы булалармы? Йолым өчен акча тапканчы аны каядыр тотарга тиешләр бит инде?!

Шкипер шул арада стенадагы кнопканы капшады, күк болыт төсенә буялган тимер ишек тавышсыз гына ике якка ачылып китте

—Әкияттәгедәй гүзәл патшалыкка рәхим ит!—дип, мыскыллы елмаеп, шкипер аны аркасыннан алга этте. Ишекнең теге ягында аларны, кулына резин таяк тоткан, кара күзлекле, горилла да горилла, шимпанзе дә шимпанзе, авырлыгы йөз егерме-йөз утыз килодан күп өстә, коточкыч ямьсез бер ир каршы алды.

—Хеллоу, маэстро!

—Хеллоу, шкипер! Күптән булганын юк иде. Баедың ахры. Сирәк күренәсең.

—Баерсын сезнең белән! Хуҗаң теге соңгы товар өчен дә расчетны тулысы белән ясап бетермәде.

—О-о, синең бу җирән сакалын тагын да куера төшкәнме? Иртә-кич җылы сулар бөркеп, кадерләп үстерәсеңме, ха-ха-ха!—дип сәламләделәр алар бер-берсен. Шкиперның «теге соңгы товар» дигән сүзләре Таһирның йөрәген кисеп үтте. Димәк, ул беренче генә түгел. Кешеләрне урлау монда конвейерга куелган. Бу турыда аның укыганы гына бар иде. Ә хәзер үзе «товар» га әйләнде түгелме?

—Менә, кабул ит! Бер дигән экземпляр китердем!—дип, шкипер Таһирны аркасыннан этеп, кечерәк кенә бүлмәгә кертте.

Дәвамы киләсе саннарда