Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘЛӘКӘЙ ЛӘБИБ (ЛЕМОН, ЛЕНАРИС)

 

Әни белән әти

Сәбәп нидә булгандыр, әле дә тәгаен генә белә алганым юк—мин якты дөньяга килеп, күпмедер вакыт узуга, әни белән әти аерылышканнар.

Икесенең дә исемнәре сирәк очрый торганнардан: әни—Шәргыя, әти— Лерон исемле. Нигә Хәйрулла, Шәйми, Нургали яисә Мөхәммәт түгел, нәкъ менә Лерон булган соң әти? Белгәнемнән чыгып шуны гына әйтә алам: әтиемнең әнисе Хәмдия тумышы белән Алабуга районы Юраш авылыннан. Ул балалар йортында тәрбияләнгән. Ятимә булгач, берәүләргә бала карарга йөргән. Ул караган баланын исеме Лерон булган. Шул баланы үз итеп, яратып калганга, «Кияүгә чыгып, ир балам туса, Лерон исеме кушар идем» дигән Хәмдия әбием.

Әни—Актаныш районы Олы Имән авылы кызы. Әти—тумышы белән Бүләк (Мөслим) авылыннан, Түрештә үскән. Хәер, анын нәсел-нәсәбе барыбер Олы Имәнгә килеп тоташа, һәрхәлдә шулай дип беләм...

Миңа алты яшь чамасы булгандыр. Ягъни әле укырга кермәгән чак. Кыш вакыты. Түрештәге танышыбыз Фәимә ападан әнигә шундыйрак хәбәр килеп ирешкән: «Лерон бик каты авырый. Карамалы бүлнисендә. Үлеп-нитеп куюы бар, кил, малаеңны да үзең белән ал!». Килдек Түрешкә. Минем бүлнискә барасым килми. Нигәдер. Әни, «Виләсәпид алып бирәм», дигәч кенә (анысын да әни бик озак ялынгач кына) ризалаштым. Бардык бүлнискә. Палата ишек төбендә әти белән күрештек. Әни күчтәнәчле төенчеген сузды...

Бүлнистән чыккач, әйткәнмен әнигә: «Мин әтине озын буйлы итеп күз алдыма китергән идем!»—дигәнмен. «Усал да түгел икән!» дип тә өстәгәнмен.

Күрәсең, әтине озын буйлы, усал кыяфәтле итеп күзаллаган булганмын...

Шуннан сон, мин мәктәпне тәмамлаганчы, әти белән тагы берничә мәртәбә генә күрешеп алдык. Бер-беребезгә күңелебез белән тартылсак та, шактый еллар очраша-аралаша алмыйча яшәдек.

Узган гасырнын туксанынчы еллары башында (мина утыз яшь тирәсе иде ул чакта) каләмдәшләрем Марсель Галиев һәм Ркаил Зәйдулла белән бергәләп, кышкы буранлы төндә Мөслим районы хакимиятенең «УАЗ» машинасына утырып, Түреш авылына киттек. Авыл башында ук кожанлы бер ир-атны очраттык. Безне озатып йөрүче юлдашыбыз—Хәләф абый (хакимияттә ниндидер вазифа башкаручы) аны күрүгә кычкырып җибәрде: «Лерон бит бу!»

Әти белән икәү кочаклашып күрештек.

—Исәнме, әти!—дидем мин.

—Нишләп туеңа чакырмадың?—диде әти. Шулай кыска гына сәламләшкәч, машинага утырып, әти яшәгән, кайчандыр мин бишектә тирбәлгән өй тарафына юл тоттык.

«Әйтерсең, гомер буе бергә яшәгәнсез... Бераз вакыт кына аерылышып торган кешеләр шикелле күрештегез!»— дип сөйләде соныннан Марсель Галиев.

Әти хәзер дә Түрештә яши. Аллага шөкер, ялгызы түгел—шушы авылда туган күренекле шагыйрь Харрас Әюповның бертуган апасы Хәкимә апа белән инде менә байтак еллар бергә гомер итәләр. Әни исә, мин тугызынчы сыйныфта укыган чакта. Пучы авылында яшәүче, хатыны вафат булган, ике баласы белән тол калган Мирхәт исемле кешегә кияүгә чыкты. Күз тимәсен, әле дә бик матур итеп яшиләр.

Әти гаиләсе белән лә, әни гаиләсе белән дә һәрдаим күрешеп, аралашып, кунакка йөрешеп торабыз. Алга таба да шулай бергә-бергә яшәрбез, иншалла. дип шөкер иткән көннәрем әле.

Минем сәер исемнәрем

...ишек янында билет сатучы булыр— кечкенә Лерон...

Гюстав Флобер

 Мэлс, Термос, Лемар, Кобра, Тарель, Фикус, Фарил, Марлен, Факил,Фрак, Фирнаг.

Кемгә ничектер, әмма миңа калса, әлеге кызыклы вә сәер исемнәр янәшәсендә минем Лемон дигән шигъри (чын мәгәр, һич алламыйм: метрикага нәкъ шулай язылган—Леронов Лемон Лерон улы диелгән!) ниндидер яктылык илә ялтырап тора сыман. Искитмәле шундый исемнәр безнең Актаныш, Мөслим, Азнакай якларына хас. Бездәгедәйләргә охшаш исемнәр башка төбәкләрдә дә алай-болай очраштыргалый икән, белегез: бу—йә табигатьнең җүләрләрчә бер шаярып алуы, йә андый исем йөртүчеләрнең, аларның нәсел-нәсәпләренен килеп чыгышы безнең яктан.

Бер абзый (аның безнең төбәктән булуына һичбер шик юк) яңа туган баласына Тузик дип исем кушкан. Таныш-белешләрс әйткәннәр моңа.

—Син инде бигрә-ә-әк Бу исемне эткә генә кушалар түгелме соң?! — дигәннәр.

Һи! Ярамаган тагы бала-чагага!—дигән имеш абзый, һич кенә дә исе китмичә.

Шуның шикелле... Хәер, сүземнән читкәрәк киттем бугай. Шулай итеп, без— әнием белән икәү—бүлнистән өйгә кайтып җитмәстән үк, минем Лерон атлы әтием үз исеменә аваздаш булсын диптер инде, туу турындагы таныкнамәгә Лемон исемен яздырып та өлгергән. Әни, соңыннан моны белгәч, әйткән әтигә:

—Китсәнә, балага Лимон исеме кушалармыни?—дигән

—Соң, инде соң Таныклыкка Лемон дип яздырылды!—дигән әти.

—Соң булса булыр Мин баламны Ленарис дип йөртәчәкмен'-дигән әни һәм «Байсар авылында да берәүләр малайларына шушы исемне кушканнар Бик матур исем!»—дип өстәгән.

Кыскасы, көннәрдән бер көнне язмышның саз җиле безнен гаиләбездә уйнаклап алганнан соң, мина Ленарис, яки Линарис, яисә Линарес дип кенә дәшәләр иде инде. Дөрес, авыл малайлары, классташлар мине үртәп-үчекләп, «Лимон!Лимон'»дип тә йөрттеләр йөртүен. Көлә генә идем: «Сез бит — мин әйтәм,—мина чын исемем белән дәшәсез!»

Лемон, Ленарис..

Университетта укыган чакта укытучым Марлен абый Шамилов (инде ул чәрхум. урыны оҗмахта булсын!) миңа: «Лемон, безбитадашлар! – дигәч, әллә Лемон исеме дә «Ленинчыл- Марксистик оешманың нигезләреннән оешты микән дип уйлап йөргән идем. Марлен исеме .Маркс-Лениннан ясалганга шулай уйлаганмындыр инде...

Байтак еллар элек француз язучысы Гюстав Флоберның урысча ике том булып чыккан хатларын укыган идем. Ул хатларда Лерон да, Лемон исеме дә очрады. Димәк чыкылдап торган татар булсам да, исем-фамилинм буенча мин-француз. Дөрес, иссм-фамилиямә карап, миңа: «Син керәшенмени? Чегән түгелсеңдер бит?! Син еврей мәллә?*—диючеләр дә булмады түгел Иңде Ленарис исеменә күчик.

Бер мәлләрне мин бу исем «Ленинская Армия и Сталин» дигән сүзләрдән ясалмады микән, дип тә йөргән идем. Бәлки ул шулайдыр да... Ләкин минем бит әле, бу исемем бернинди документка да теркәлмәгәнлектән, Линарис та, Линарес та булып йөрергә хакым бар. Линарес.. Испаниядә дә, Чилида да ошбу исемне йөртүче шәһәрләр бар. Шулай итеп, ни җитте исем генә түгел икән минем икенче исемем дә.

Мәктәптә шактый еллар Линарис (һ.б) Гыйльфанов булып укыдым мин. Шушы исем белән район гәҗитендә вак-төяк хәбәрләрем, «Яшь ленинчы» да «Галәмгә очасым килә, ләкин Ленин бабай васыятен үтәп, башта укырга кирәк әле...» ди­ебрәк язылган шигырем басылгач, мин исем-фамилиямне төптән үк үзгәртергә карар иттем. Көннәрдән бер көнне минем дәфтәр тыш­ларында «Леонардо да Улимановскийнын (Олыймән авылыннан, имеш!) фәлән-төгән дәрестән., дәфтәре» дигән сүзләр пәйда булды. Әмма Леонардо да Винчига охшатыбрак, үзем үскән Олыймән авылының урысча исемен үзгәртебрәк уйлап чыгарган әлеге «шикарный» исемемнен гомере күбәләк гомередәй кыска булды. Укытучыбыз Әбугали абый Вәлиев дәфтәр тышларын кызыл кара белән аркылы-торкылы сызганчыга һәм «Язучы булгач, шундый исем алырсың!» дигәнчегә тиклем генә. Кәеф төште, әлбәттә. Мин бит инде пачти атаклы язучы идем. Өч-дүрт хәбәрем, бер шигырем бар дигәндәй. Әдәби исем-ат алырга болар инде җитәрлек кебек иде югыйсә...

Берничә елдан сон, язмыш мине Казанга, универ­ситетка китерде, булачак дусларым Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләис Зөлкарнәй белән очраштырды. Ркаил шундук әйтте: «Линарис исеме белән шагыйрь булып булмый, Лемон исеме белән бигрәк тә!»—диде. «Сина бүтән кулай исем табарга кирәк!»—диде. Гарәпчә-фарсыча-төрекчә сүзлекне актара торгач, тапты да: «Ләбиб Азад бул әйдә!»—диде. Миңа нәрсә—булдым.

Киттек бер көнне Ркаил белән икәү Бауман урамындагы Матбугат йортына. «Идел» альманахы редакциясе урнашкан бүлмәгә кердек. Редактор Хәкимҗан абый Халиков янында Туфан абый Миңнуллин да бар иде Ркаил болар белән якыннан таныш. Шуңа күрә аларга мине тәкъдим итә: «Бергә укыйбыз... Шигырьләр яза... Псевдонимы—Ләбиб Азад...»—диде. Туфан абый миңа карап йөзен чытты:

—Ләбиб Азад... Һым... Ә чын исем-фамилияң ничек?— диде.

—Ленарис Леронов,—дидем мин, оялып, пышылдап кына.

—  Менә бит! Нинди шәп исем! Мөдәррис Леронов!—диде Туфан абый гаярь тавыш белән.

—  Юк, Туфан абый. Мөдәррис түгел аның исеме, Линарис. Линарис Леронов!— диде Ркаил һәм: «Актаныш районыннан ул!» дип тә өстәде.

Туфан абый янә «Һым!» диде дә башын чайкап куйды.

Шул көнне Ләбиб Азад дигән булачак шагыйрь үлде Әмма икенче көнне үк Ләбиб Лерон туды.

Хәзерге көндә әнием, хатыным, авылдашларым Линарис дип дәшә. Казандагы дус-ишләрем, каләмдәшләрем Ләбиб ди, әтием «Улым» ди.. Остазым Рабит ага Батулла гына мине Лимон Грейпфрутович Әфлисунов дип йөртә. Нигәдер

Виләсәпидле маҗаралар

Әни виләсәпид (безнен якта шулай дип әйтү телгә кергән) сатып алды. Өч тәгәрмәчлеме Матур. Яшел төстә. Шундук менеп атландым. Ишегалдында әвәрә килгәч, урамга чыгасы, бакча артындагы яланда йөрисе килә башлады. Үзебезнең тыкрык буйлап киттем бакча артына Саклап кына йөр, берүк вата күрмә, дип әйтеп калды әни минем арттан. Виләсәпидле булуымны кай арада белгәннәр лиген—түбән очлар белән бүтән урам малайлары да мине сырып алдылар!

Бер әйләнеп килим әле, биреп тор инде, дип этешә-төртешә башладылар. Югары оч малае, миннән биш-алты яшькә өлкәнрәк булган Рәдиф (йөк машинасы йөртүче Әнвәр абый Каюмов улы) виләсәпидемә хужа булып та алды Кемнедер виләсәпиднен алгы өлешенә утыртып, кузгалып та китте. Китте дип. Әйе, кузгалып киттеләр китүен. Тик шундук, сөрлеккәндәй, туктап калдылар Виләсәпиднен нәрсәседер чырт итте, кайсыдыр рамы ябыштырган урыныннан кырт итеп ычкынды, күз алдымда яңа техникам таралды да төште. Калтырчага, тимер-томырга әйләнгән виләсәпидемне өстерәп, тыкрык буйлап кабат ишегалдына кайттым. Әни—азе өйгә керергә дә өлгермәгән иде—мине шелтәле карашы белән каршы алды «Әйттем бит мин сина!»

Икенче көнне әнинен энесе Рөстәм абый виләсәпидне алачыкка алып китте, шунда җеген-жеккә китереп, рамын-рамга ябыштырып кайтты. Тик ул кичәге, өр-яңа, яшел виләсәпид түгел иде инде. Шулай да мин утырып йөргән техникаларның ин тәүгесе булып хәтеремдә калган әле менә.

Бераз үсә төшкәч, әни миңа тагын виләсәпид сатып алды. Бу юлы—ике тәгәрмәчлене. Зурларныкын. Монысының төсе—сыек зәңгәр. Яңа яңа инде—матур, ялкылдап тора. Утыргычына утырмасаң, аяклар педальгә җитә. Ягъни мәсәлән, егылмыйча-нитмичә йөри алам диюем Ишегалдын бер әйләндем, ике әйләндем. Мондый виләсәпид өчен ишегалды гына тар—иркенлек кирәк, тизлек ымсындыра—киттем тыкрык буйлап Аһ! Тагы-тыкрык Уһ! Тагы-күңелсезлек! Тәгәрмәчкә кадак керде. Тишекне ямыйм дип бик озак чиләнергә туры килде. Тырыша торгач, булдырдым тәки.

 

Әни, җиңги, мин һәм янә виләсәпид

Түрештә кемдер мунча бурасы сата икән. имеш. Шуны белешергә дип әни, Асия җиңги (мин аны безгә килен булып төшкәннән, 1965 елдан ук, ягъни мәсәлән мина дүрт яшьтән бирле Асия апа дип йөртәм, аңлашылсын өчен биредә «җиңги» дип язам) һәм мин Түрешкә киттек Өчебездә дә виләсәпид өнидә-минеке (өр-яңа ), миндә-күршеләрнеке. Асия җиңгидә-үзенеке (жәйләүгә-сыер саварга шуның белән йөри.)

Сулда Сикия калды, бераздан Иске Сәет авылын уздык. Уң якта- Яда Сап (шагыйрь Зөлфәт абыйнын туган авылы икәнен ускәч кенә белдем) Уразмәтне читләтеп кенә үтеп киттек. Менә Күбәк тавыннан (аны Вати тавы дип та йөртәләр иде бугай?!) төшеп киләбез. Кинәт әни кычкырып җибәрде

 —Уф. үләм! Бетәм!

Әнииең аяклары педальдән ычкынган икән.

«Педальгә бас! Тормозга бас!» дип кычкыра ана җиңги. Әни әллә ишетә, әллә юк, аякларын һаман да як-якка җәеп, шәрран ярын, түбән таба ыҗгырып төшүен белә. Миндә бала-чага акылы, әни турында уйлау юк, өр-яңа виләсәпидемнең язмышы өчен борчылам: «Бетерәсең, әрәм итәсең виләсәпидемне»,-дип кычкырам.

Безнең бәхеттәндер инде, ярый әле каршыга машина-трактор ише техникалар очрамады. Әни  , виләсәпиде белән бер читкә мәтәлде.

Өйләнү

Бер елны, мин әле ул чакта мәктәпкә дә йөрмәгән бәләкәй малай идем, безнең Түбән оч урамы егете Галимҗан абый өйләнде. Көз икәнен хәтерлим. Ноябрьнең икесе дип истә калган. Ул көнне тәүге кар яуды. Жир өсте ап-ак булды.

Галимҗан абый кәләшне Байсар авылыннан алып кайтасы, имеш Кәләш Мәрьям исемле икән. Әбиләр, әниләр, жингиләр үзара сөйләшә бит—барысын да ишетәм. һәммәсен дә белеп торам.

Галимжан абый үзе әйтте микән, әллә әни мина җиткердеме, кыскасы, кем дә булса әйтте, кияү кәләшне алып кайткан вакытта мин капканы ачып җибәрергә тиеш булдым.

Кар ява. Галимҗан абыйларның капка төбен саклыйм. Күзләрем кәләш киләсе юлны күзәтә. Беркая да китү юк. Чөнки вазифам житди—кияү абыйның ышанычын акларга кирәк. Өстемә җылы киенгәнмендер инде, өшегәнем, туңганым сизелми. Менә бер мәл кемдер (әллә үзем булдыммы?!) кычкырып җибәрде:

—Кайталар!

Калган барысын ла томан эченнән күргәндәй генә хәтерлим: капкадан керешли кияү егете төрле тарафка көмеш-бакыр акчалар, чыштырдавык кәгазьле кәнфитләр чәчеп жибәрде. мина— капка ачучыга—матур кулъяулыкларга төйнәлгән ике күчтәнәч сузды. Олысы-кечесе. бала-чагасы дигәндәй, һәммәсе этешә-төртешә җирдән акча чүпли, кәнфит җыя. Ике төенчекне кулдан ычкындырмаска тырышып, мин дә шуларга барып кушылдым. .

Шушы вакыйганың тәэсире булгандыр, мөгаен, алдагы кыш үтеп, ямьле яз җиткәч, мин дә «өйләндем». Үзебезнең урам кызы, яшьтәшем Рамиләгә.

Шулай ук үзебезнең урам кызы Айзирәкләрнең ( минем булачак беренче укытучым Ания апаның кызы) капка төбендә ыгы-зыгы киләбез. Урамнын барлык бала-чагасы шунда җыелган. Эскәмиядә кияү белән кәләш, ягъни минем белән Рамилә утыра. Мин такмак әйтәм:

Алдыр-гөлдер итә ул.

Гомер бик тиз үтә ул—

Матур булып үсеп җиткәч,

Кыз кияүгә китә ул!..

Пар ат җигелгән тарантаска утырып баргандай кыяфәт чыгарып, селкенгәләп алабыз. Мин җәһәт кенә күлмәгемнең түшендәге бердәнбер кесәдән төрле төстәге кәгазь кисәкләрен («акчалар!») учлап алам да тирә-якка сибеп җибәрәм Инде бу урында тиешме, тиеш түгелме икәнен уйлап тормастан. мин Рамиләнең бит очыннан үбеп алырга өлгерәм... Бераздан күңелле бәйрәм Айзирәкләрнең ишегалдына күчә...

Шушылай өйләнеп, кияүгә чыгып уйнавыбыз белән без. үзебез дә белмәстән. халкыбызның матур гореф-гадәтләрен дәвам итәргә тырышканбыздыр инде. Мин шулай дип уйлыйм. Хәзер безнен кебек уйнаучылар бар микән? Авылларда, диюем ’! Беләсе, күрәсе, читтән генә сокланып карап торасы иде.

Минем дымсу күзләрем хәтер аша балачакка төбәлгән.

Җиләктән кайтканда

Авылдан хәбәр килеп иреште: Әнвәр абый Каюмов вафат икән. Йортлары югары очта иде. Урыны җәннәттә булсын инде мәрхүмнең. Чамалап кына әйтәм. яше сиксәннәрдән өстә иде шикелле. Заманында авылда ин беренчеләрдән булып «Жигули. машинасы алган Әнвәр абыйга бәйле бер вакыйга искә төште.

Бервакыт Кызыл төбәктән—җиләклектән кайтып киләбез шулай Җиләк җыеп, әлбәттә. Җәяүләп Мин һәм Роза апа. Мина ун яшь тирәсе Роза апа миннән өч-лүрт яшькә олырак. Безнен әниләр бергә эшлиләр. Кибеттә Сатучы булып Роза апанын чиләге дә, минеке дә кып-кызыл җиләкләр белән шыплап тулды Роза апаның чиләге минекенә караганда зуррак инде анысы, дөрес. Зур булмыйча, әйтәм ич. Роза апа миннән әллә ничә яшькә олырак. Аның кебек яшьтә булсам, мин тагын да зуррак чиләк алган булыр идем.

Кызыл төбәк артта калды. Инде Асаба әрәмәсен уздык. Авылыбыз һаман күренми. Ара ерак шул—ничек күренсен. Аннан килеп, безнен авыл түбәнрәк җирлә урнашкан Аннары без бәләкәй дә бит әле. Буйларыбыз да тәбәнәк Каланча чаклы булса иде безнең буйлар—ул чагында күрер идек авылны

Көн әйбәт Кояшлы. Галәмәт эссе дә Иртә белән, без җиләккә барганда, көн тагын да матур иде әле. Күк ап-аяз иде. Хәзер болытлар күренә башлады әнә Безнен бозау шикелле кап-кара барысы да. Әллә яңгыр яумакчы инде?'

Сандалиларыбыз такыр юлдан тык-тык итеп кайта

—Мурзин әрәмәсен узсак, авылга күп калмый инде. иеме. Роза апа0— дигән булам мин. Сүз өчен генә.

—Әйе, үскәнем. Аннан соң—каенлык , аннан сон—безнен авыл

Икебез дә алҗыдык бугай Сөйләшәсебез килмәгәнгә әйтәм Анын каравы, үтереп ашыйсы килә

Ашау турында уйлаганда ничек сөйләшәсен инде Чиләктән бер-ике җиләк алып кабар иден, ярамый. Кимиячәк. Җиләк ул шундый нәрсә—бер каптынмы. авыз аны сорап кына торачак. Чиләк төбенә төшкәнеңне сизми дә каласын Менә кайтып кына житик әле өйгә, кайткач тәмләп җиләк белән чәй эчәрбез Мин кайтуга коймак та пешереп куйганнардыр әле.

Җиләккә Роза апа белән барам, дигәч, әни каршы килмәде тагын Барыгыз, бар. тик адаша гына күрмәгез, диде Җиләк күп җыеп алып кайтсак, балта осталарына да чәйне шунын белән эчерербез, диде Иртәгә балта осталары килә безгә Өй бурасы бурарга. Бу өй тузды шул, искерде. Янасында яшисе килә

Яңгыр явар, мөгаен.

Безнең авыл көтүе шикелле укмашып, арттан бер өер кара болыт килә Әнә, янгыр сибәләргә үк тотынды. Ул арада күк күкрәп алды Хәзер инде мин Роза апага елышыбрак теркелдим.

Кинәт чытырт итеп яшен яшьнәде. Кемдер чәчләрдән авырттырып өскә тарткандай булды

Машина кычкырткан тавыш ишетеп, читкә тайпылдык. Ак «Жигули» машинасы безнең яннан выжылдап узып китте.

—Бу бит бу бит Әнвәр абый иде. Нигә утыртмады инде ул безне, Роза апа?Янында бүтән кеше җугые бит.

Мин җылый башладым. Роза апа мине юатырга тырыша

—Җә инде, жылама инде, үскәнем. Нишләп безне утыртырга тиеш ди әле ул? Без кем аңа? Жылама инде, жә инде

Тагын күк күкрәде, тагын яшен яшьнәде Тагын минем чәчләрем өскә тартылды Чәчләрнең тырпаешканын тоям...

Мин отыры жыларга тотындым. Роза апа да миңа кушылды. Хәзер икәүләп үкерә-үкерә атлыйбыз.

—Әй, шәбәргән чыпчыклар! Яңгыр яуганда нишләп йөрисез.

Жылаудан кинәт гуктап, икебез дә тавыш иясенә борылып карадык Виләсәпиденә атланган исәр Рафаил абый икән:

—Утырыгыз тизрәк! Апкайтам!

Рульгә чиләкнең тоткасын кидердем дә рамга утырдым Роза апа виләсәпиднен арткы утыргычына җайлашты.

Кузгалып китеп, байтак ара узгач, күзләрем чиләгемә төште Мин чырыйлап кычкырып җибәрдем

—Җиләкләрем!

Чиләгем кыйшаеп, жиләкләремнен яртысыннан күбесе коелып беткән иде... Инде үзе дә шәбәргән Рафаил абый виләсәпиттә элдерә генә.

Өйгә ничек кайтып җиткәнебезне, караватка ничек ятканымны хәтерләмим. Иртән балта тавышына уянып киттем. Бөтен тәнем лычма су, үзем уттай янам. Авырлык белән генә күтәрелеп тордым да тышка, кояшлы урамга карадым

Ә анда ә анда... Җиләк кебек кызыл чырайлы Әнвәр абый балта осталары белән сөйләшеп тора иде.

Уза гомерләр, диген. Исәр Рафаил абыйнын вафатына да байтак еллар узган икән. Анын урыны оҗмахтадыр, шәт. Шәт, шулайдыр! Шулай булырга тиеш. Нәкъ шулай.

Яңа чаңгы

Бик кыска һәм кин чаңгыда шуып туйдым. Озын, тар чангыда шуасы килә. Әнигә гел әйтә киләм, сатып ал инде, дим... Әтисез үскәч, ким-хур йөрмәсен, дигәндер инде—беркөнне нәкъ мин теләгән чаңгыларны алып кайтты әни. Әлүмин таяклары белән. Бик куандым, әлбәттә. Шундук иске чалбар каешларын эзләп табып, ал ардан киез итекләрне эләктереп тотып тора торган нәмәрсәләр әтмәлләп куйдым да, чангыларны тагып, су буена төшеп киттем. Таудан шуып, сикертмә (трамплин янәмәсе) аша сикереп мәш килә малайлар. Мин дә менеп киттем тау башына Башкалар эз салган сикертмәле юл турысына килеп бастым. Бер тын басып торгач, куркуымны җиңеп, түбән таба төшеп тә киттем. Кинәт күз алларым караңгыланды...

Күзләремне ачсам, шаккаттым: ике чангымнын да баш өлешләре юк. Алар, чәрдәкләнеп, сикертмә алдындагы кар чокырга кереп кадалган иде. Шуып төшкән юлнын кечкенә чаңгылар өчен исәпләнгәне шул вакытта гына башыма барып җитте.

Чаңгылар шундый нык чәрдәкләнгәннәр ки, аларнын баш өлешләрен ялгау һич мөмкин түгел иде. Өйдәгеләр күргәнче дип, чаңгы кисәкләрен утын арасына яшереп куйдым.

Кабат тар һәм кыска чаңгыда шуа башладым.

Бер-ике көн үткәч, өйдәгеләр әйтә:

—Яңа чаңгыларын белән бер дә шуганың күренми,—диләр. «Әй, шуасы килми әле!»дигән булам мин. Гел болай булмый, моның очы бер чыгачак бит инде. Әнидән дә эләгәчәк. Мин беркөнне тавыш куптардым:

—Кайсыгыз утын арасындагы чаңгымны сындырды?—дим. И беркатлы бала! Кеше сындырган, имеш! Әле башкаларны гаеплим өстәвенә. Театр уйнаган буллам. Әбием Мофәккирә (әниемнең әнисе, мин аны әнкәй дип йөртәм) чаңгыларны сындырып кайтканымны тәрәзәдән күргән булган икән. Ник бер дә шумыйсың, дип юри сораганнар.

Башкаларга гаеп ташлаганчы, җиде кат уйла, гаебең бар икән—авыр булса да әйт. Мин шуны аңладым. Ләкин тумыштан ук канга сеңгән холыкны үзгәртү, ай- йәй авыр да инде. Мәктәптә укыган чакта биш яшьлек Володяның (Ленинның) чынаяк ватуы һәм шуны әнисенә әйтүе турында бер укытучыбыз сөйләгән иде. Ул хикәятнең, нишләптер, уңай йогынтысы булмаган мина.