Логотип Казан Утлары
Хикәя

БӘЛӘКӘЧЛӘР ТУКАЙНЫ ОЛЫЛЫЙ

 

 

«Ак җилкән»дә Мамадыш районының Түбән Сөн урта мәктәбе укучыларының иҗаты җилфердәсен әле! Укыса, Тукай үзе дә сөенер иде. Дүртенче сыйныф балалары язган ләбаса боларны!

 

Су анасы

Борын-борын заманда түгел, бүгенге көннәрдә яшәгән ди, булган ди бер малай. Башка малайлар кебек мәктәптә укыган, тырышкан көннәрдә «бишле»ләр дә алган, кайчакларда ялкауланып, «өчле»ләр дә эләктергән. Шаярырга, шукланырга да яраткан. Шулай да, әти-әнисенең, укытучы апасының, сөекле әбисенең сүзеннән чыкмаска тырышкан. Апасы белән дә дус, тату яшәгән. Математиканы бик яратса да, шигырь-хикәяләр укырга да вакыт тапкан. Башка малайлар кебек кыш көне—чаңгы шуу, җәй көне—су коену иң яраткан шөгыльләре булган. Ә әле тагын мотоцикл турында хыялланган.

Шулай бер көнне, ничектер, үзе генә су коеырга киткән бу. Елга буена төшсә, басмада су анасы чәчен тарап утыра икән. Малайны күрүгә, ашыгуыннан тарагын басмада онытып, суга чумган. Малай әкрен генә басмага кереп, килеп караса—алтын тарак! Әйе, әйе, нәкъ теге Тукай әкиятендәгечә—алтын тарак! Малай шулай аптырап торганда, камышлар арасыннан бер бака сикереп чыккан да:

—Нәрсә карап торасын инде, тизрәк ал да элдерт авылга!—дип кычкырып җибәргән.

—Син нәрсә, кеше әйберенә тияргә ярамый бит!—дигән малай. —Менә җүләр икән син! Су анасы кеше түгел бит ул! Эләктер тизрәк! Велосипед алырсың,— дип, һаман котыртуын дәвам иткән бака.

—Беренчедән, ундүрт яше тулмаганнарга урамда велосипедта йөрергә ярамый. Икенчедән, минем велосипедым бар инде.

—Алайса, мотоцикл алырсын!

—Мәктәпне яхшы гына тәмамласам, аны әти миңа болай да ала. Аннары, «Җиңел килгән әйбер җиңел генә чыгып та китә»,-ди миңа әби. Минем бөтен нәрсәм дә бар,—дип, малай алтын таракны алып, су анасы чумган якка суга аткан. Бу турыда беркемгә дә, әнисенә дә, иптәш малайларына да сөйләп тормаган. Ышанмыйсызмы әллә? Булмас, дисезме? Мин дә ышанмас идем дә, ул малай мин үзем булам бит инде.                 

Ильяс СИТДИКОВ

Шүрбикәнең балалары

Борын-борын заманда кара урман булганда яшәгән ди шүрәле - Шүрбикә. Шүрбикәнең ике кызы булган. Алар берсеннән-берсе матур ләкин бик ялкау булганнар. Көне буе үзләренең песиләрен сыйпап утырганнар. Бу кызларның берсе Асылбикә, икенчесе Тукмакбикә икән. Кызлар бер-берсен яратмаганнар, гел сугышып торганнар. Менә бер көнне Шүрбикә баларны акылга утыртмакчы булган. Кызлары йоклаганда песиләрен яшергән дә, үзе бик еракка чыгып китә. Балалары торгач песиләрен сыйпамакчы булганнар, ләкин юк бит теге. Менә Асылбикә Тукмакбикәгә әйткән — Бар, минем ашыйсым килә, берәр нәрсә пешер —дигән. -Ник мин пешерергә тиеш ди әле?!-ди икән Тукмакбикә. —Чөнки мин синең апаң, ә апаларны тыңларга кирәк.

—Менә кызык, үзең пешер!—дигән Тукмакбикә

—Ах, син шулаймени әле. Син бит мин пешермәсәм бернәрсә дә пешермисен дә бит, сыер!—дигән Асылбикә.

—Минме? Үзеңне бел, җен пәрие!—дигән дә Тукмакбикә, сугыша да башлаганнар. Шулвакыт боларның әниләре кайтып кергән.

—  Абау! Нәрсә бу?!—дигән Шүрбикә.—Сезне бер көнгә дә үзегезне генә калдырырга ярамый икән! Тагын бер сугышканыгызны күрсәмме!

—Әнием, без бит шаярттык кына,—дигән Асылбикә.

—Әйе, без бүтән беркайчан да сугышмабыз, әдәпле булырбыз, син безне гафу итәсеңме?—дигән Тукмакбикә.

—  Ярар, ләкин соңгысы булсын!—дигән Шүрбикә.

Шуннан соң Шүрбикәнең кызлары бик әдәпле булганнар. Әниләренә булышканнар. Ә әниләре песиләрен кире кайтарган. Шүрбикәнең кызлары көне буе эшләгәннәр, буш вакытлары булганда песиләрен сыйпаганнар, сөт биргәннәр, юындырганнар. Менә шулай, шушының белән минем әкиятем тәмам, кызык булдымы?

Гөлсылу ГАЛИМОВА

Яратабыз без аны

Шау-гөр килгән яз аенда

Тукай килде дөньяга.

Телебезне яратканга

 Дан җырлыйбыз без аңа.

Иркәләү-наз күрмәсә дә,

 Үз юлын тапкан Тукай.

Әкиятләр дөньясында

Яшәгәндер ул шулай.

Бөек шагыйрь исеме белән

Телләребез ачылды.

«Су анасы», «Шүрәлеләр»

Йокыбызны качырды.

Тукай телен яратабыз—

Без аның шәкертләре.

Өй түребездә саклыйбыз

Шигырь-әкиятләрен.

 

Туган авылым

Туган авылым—газиз җирем

Бик якын минем күңелгә.

Аның матур табигате

Тартып тора үзенә.

Сөяп куйган тауларында

 Пешеп тора җәен җиләк.

Ә кышын чаңгы шуарга

Безгә тагын шул тау кирәк.

Челтерәп ага чишмә суы,

 Җанга якын хәтфә болын,

Саф һавалы зәңгәр күгең—

 Китмәсләр минем уемнан,

Тибрәндереп күңел кылым.

Үзем турында үзем

«Алсу» диеп матур исем

 Кушкан миңа әбием.

Үскәнемне зарыгып көткән

 Минем әти-әнием.

Олы кыз мин гаиләдә,

Бар кечкенә энем дә.

 Әти-әни белән бергә

Яшимен Түбән Сөндә.

Үзем биим, үзем җырлыйм,

«Артистка» диләр мине.

Минем белән беркемгә дә

Ямансу булмас инде.

Һәрчак дөрес, матур сөйлим,

 Яратам исәпләргә.

 Матур-матур сүзләр өстәп,

 Әкиятләр сөйләргә.

Спортны да бик яратам,

 Чана-чаңгы шуамын.

Башваткычлар да чишәмен,

Чиста, пөхтә баламын.

Бәхетле мин бу дөньяда,

Әти-әни булганга.

Туган җиремнең таңнары

Һәрчак аяз туганга.

Дәү әбием кәҗәсе

Минем бар дәү әбием,

Яши ул бик еракта.

Өен, кәҗәсен сагына,

Безгә килгәч кунакка.

Ялгыз яши әбием,

Мут кәҗәсе—юаныч.

Арканда да тормый үзе,

Аның белән харап эш.

Күршеләрнең лапасларын

Урап чыга әйләнеп.

Төрле хәлләргә юлыга,

Бар нәрсәгә бәйләнеп.

Мут булса да яраттыра,

Иөри ул көязләнеп.

«Кәҗә сөте—дәва» диеп,

Әби яши сөенеп.

Алсу ГАБИДУЛЛИНА

Кәҗә белән Сарык

Борын заманда түгел, хәзерге көннәрдә яшәгән ди бер әби белән бер бабай. Пенсиягә гомер буе колхозда эшләп чыкканга, боларның саулыклары белән байлыклары булган ди бик сай. Сыер асрарлык рәтләре булмагач, асраганнар ди бер кәҗә белән бер сарык. Болар алай ук булмаган арык. Жәй бик коры килгәнгә, печән генә әзерли алмаганнар. Кышны ничек чыгарбыз дип бик борчылган әби белән бабай. Уйлаганнар, уйлаганнар да, бу кәжә белән сарыкны кышка урманга озатырга булганнар. «Матур язлар җиткәч, җирләр кипкәч, яшел үлән борын төрткәч, кире кайтырлар»,—дигәннәр. Әби төне буе болар очен капчык теккән, сохари киптергән. Бабай кәжә белән сарыкка Г.Тукайның «Кәҗә белән Сарык» әкиятен сөйләгән, чыгып китәргә күндергән. «Мин сөйләгәннәрне онытмасагыз. кышны бер кайгысыз үткәрерсез, яз җиткәч, кире кайтырсыз»,—дигән Менә таң аткан, кояш чыккан. Әби белән бабай кәҗә белән сарыкны озатырга капка төбенә чыкканнар. Елашканнар, саубуллашканнар. Тегеләр инде китәргә торганда, капка төбенә бер трактор килеп туктаган. Аның арбасы тулы ямь-яшел печән икән Кабинадан бер яшь кенә егет сикереп төшкән дә:

—Бабакай, әбекәй, менә сезгә пай җирләрегез өчен печән. Әле тагын икмәк тә китерермен.—дигән

— И, әкияттәгедән бер дә ким булмады бу, рәхмәт яусын! Безне сөендергән өчен Ходай үзегезне сөендерсен! Киләсе елга яңгырлары белән тнендерссн! Болай булгач беркая да бармыйсыз, кышны рәхәтләнеп сөтле чәй эчеп чыгабыз икән!-дип, әби белән бабай кәҗә белән сарыкны кире алып кереп киткәннәр. Әле хәзер дә матур гына гомер итеп яталар икән. Ышанмасагыз, безнең авылга килеп карагыз. Әйе, әйе, үзебезнең авылдагы хәлләрне язды бу абзагыз.