АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Иске Кәкерле авылы Чүпрәле районында, район үзәге Иске Чүпрәле авылыннан 16 чакрымда, тимер юл станциясе Борындыктан—45, Ульяновск шәһәреннән 80 чакрым ераклыкта урнашкан.
Иске Кәкерле авылы Казан ханлыгы чорында ук булган. 1859 елгы чыганакта Иске Кәкерле лашманчылар авылы дип билгеләнгән. Андагы 108 хуҗалыкта 534 ир-ат һәм 550 хатын-кыз яшәгән. Авылда 2 мәчет эшләгән.
Авыл картларынын сөйләвенә караганда, авыл моннан күп еллар элек оешкан. Кәкре каен үскән бер җиргә олаулар килеп туктаган. Юлчылар бик арыган булган. Бик алҗыдык, җитәр, әллә шушы урында гына туктап калабызмы, дип сөйләшкәннәр. Олауларның берничәсе каеннын ун ягына, ә калганнары сул ягына төпләнеп яшәргә калган. Шулай итеп, авыллар барлыкка килгән Тора-бара алар шактый гына зурайган. Каеннын ун ягына урнашкан авылны Иске Кәкерле, сул ягындагысын Яна Кәкерле дип атаганнар.
Кәкерлене нигезләгән бабалар авыл өчен бай табигатьле урынны сайлаган. Авылны бәләкәй таулар әйләндереп алган, ерактан караганда алар күлсыман булып тора.
Иске Кәкерлене урталай бүлеп Карлы суы агып уза. Авылның бер ягын Аръяк, икенчесен Югары оч дип йөртәләр. Карлы суына тагын Шарылдавык елгасы килеп кушыла. Авыл читендәге Исай күле—сай гына, төбе комлы түгәрәк күл. Авылда тагын Төхфәт күле исеме алган күл исән әле. Аны табигать сөюче Төхфәт исемле кеше күзәтеп торган. Авыл янында Торна тавы дип аталган кечкенә генә бер тау сузылган. Ул торнага ошаган, очлы, ягъни нечкә генә булып өскә сузылып, башын бераз иеп торган сыман. Тау тәбәнәгрәк һәм сары туфраклы. Аннан башка тагын авылда Текә тау һәм Йолдыз таулары бар.
Авылның бер урамы Тынычлык очы дип йөртелә Бу урамнан транспорт йөрми, ул бик тыныч, яшеллек күп, табигате матур. Шуңа аның исеменә тынычлык сүзе килешеп тора. Моннан башка тагын Котылдык урамы. Үзил урамы. Әрем урамы һ.б. бар.
Авылда Хисле бакча исеме алган бер бакча бар. Бу нигезнең хуҗалары вафат булгач, бакча һәм йорт караучысыз кала. Бакчаның рәшәткә кырыйларына ап-ак каеннар утыртылган. Алар җимеш агачларын җил-давыл аудармасын өчен хезмәт иткәннәр. Бу бакча авыл халкының ял итә торган урынына әйләнгән. Хәзер ул бакчаны табигать музее буларак саклыйлар.
Казанбаш авылы Арча районында, район үзәге Арча эшчеләр бистәсеннән—8, Казаннан 75 чакрым ераклыкта урнашкан. Казанбаш—җирле үзидарә советы үзәге.
Арча юлы өстенә утырган бу авыл Казан ханлыгы чорында булган Казан өязе теркәү кенәгәсендә (1602-03) Казанбаш авылы искә алына. Й.А Нзносковның Казан өязе авылларын кыскача сыйфатлаган хезмәтендә авыл турында гүбәндәге мәгълүматлар бирелә. Кармыш-Казанбаш авылы Казансу ярына. Себер элемтә юлынын ун ягына урнашкан. Атама Карамыш исеменә нисбәтән барлыкка килгән Карамыш—тарихи исем. 1536 елда Казан ханы Сафа Гәрәйгә каршы оештырылган заговорда Казан кенәзе Карамыш катнашкан. Авылдагы 161 йортта ислам дине тотучы 638 ир-ат һәм 637 хатын-кыз яшәгән. Халык Карамыш авылы җәмгыятенә кергән, алар тире иләү, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр, балта осталары булып танылганнар Авылда вак-төяк сата торган ике кибет, бер тимерче алачыгы, бер су тегермәне булган. 1898 елгы китапта Кармыш-Казанбаш авылында татарлар яшәгәнлеге күрсәтелә.
Галимә Наҗия Борһанова мәгълүматларына караганда, Казанбаш авылы халкы июньнең икенче декадасында Казиле, Күпербаш. Казанка., Көтек, Иске Төрнале, Кече Төрнәле авыллары белән бергә Казан тавы җыены үткәргән.
Олылар сөйләвенә караганда, авыл оешуга 700 елдан артыграк. Моның шулай икәнлеген Әбли зираты дигән зираттагы кабер ташы күрсәтә. Кызганыч, хәзер ул кабер ташы ватылган һәм зират та беткән. Авылны болгар кешеләре дип исәпләнгән. Моллагол һәм Әхмәт исемле ике ир башлап җибәргәннәр. Алар авылның хәзер Чылан очы дип аталган урынына нигез корганнар һәм авыл тернәкләнеп, зураеп киткән.
Имеш, Таган өсте калкулыгында арларда яшәгән. Алар, күрәссн, ахырда ислам кабул иткәннәр, чөнки авылда яши торган кайбер гаиләләрнең тамырларын шушы арлар белән бәйлиләр. Исламга күчкәнче алар авыл бакчалары артындагы бер урында кирәмәт ясаганнар. Кирәмәт нараты бик зур һәм юан булган.
Авыл тирә-юнендә географик берәмлекләр шактый һәм аларнын исемнәре дә үзенчәлекле.
Авылны урталай бүлеп Казансу ага. Казансуга Киек үр асты елгасы килеп кушыла. Элек авыл тирә-юнендә калын урман булып, анда бүре, аю һәм боланнар яшәгән. Боланнар хәтта кешедән дә курыкмаганнар. Бу елга атамасы киекләргә нисбәтән барлыкка килгән. Тагын Казансуга Аракы чишмә елгасы һәм Акчалы чишмә елгасы килеп ялгана. Авылдан ерак түгел иңкүлектә зур күл булган, анда аюлар еш очраган 1933 елда авылга бер геолог килеп бу күлне тикшергән һәм аның төбендә чишмәләр күп булуын, күлнен гади түгеллеген әйтеп киткән. Янындагы калкулыкта ятып тыңлаганда җир астында су аккан тавышлар ишетелеп торган.
Казанбашта чишмәләр күп. Мәктәп янындагы чишмә суы торбалар буенча авылның икенче ягына да килеп житә. Авылда исемле коелардан Чәви коесы булган. Аны «чәви» дип әйтергә ярата торган бер гаилә казыткан, имеш.
Авылның Көтек авылы белән ике арасында Ярулла чишмәсе исеме алган чишмә ага. Бу чишмәне Ярулла агай карап, чистартып һәм тәрбияләп торган. Чишмә бура белән уратып алынган, кер чайкарга улагы да бар. Авыл уртасында бер урында каеннар үсеп утыра. Элек монда яшьләрнең күнел ачу урыны булган. Ул койма белән әйләндереп алынган. Авылны чыккач, Алма бакчасы дип йөртелгән азанлык бар. Монда колхоз бал кортлары үрчетә, бал ала. Бакчада алмагачларның төрле сортлары үсә. Сабантуй бәйрәмендә шул бакчага баралар, шунда ял итәләр. Азанга кергәндә генә матур чишмә дә ага. Авыл янында элек яшелчә бакчасы да булган. Колхоз монда кишер, кыяр, суган һ.б. төр яшелчәләр үстергән. Хәзер ул бакча юк, халык телендә исеме генә сакланган.
Авылдагы Җәлил уре дип йөртелә юрган үр бу кешенең ялкау һай у шан булуына мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгән. Утынга барган бу кеше юлда йоклан микән, ә аты туктаган. Иптәшләре уггын төяп кайтканнар. Җәлил исә йоклап калган дип көлеп сөйлиләр.
Элек авылда мәчет булган. Яманаты чыккан утызынчы елларда анын манарасы киселгән һәм ул үз вазифасын үтәүдән туктаган.
Хәзер авылда яңа мәчет төзелгән.
Авылның Көтек өлеше тәмамланган жирдә плотина, ягъни бөя төзелгән. Яз һәм жәй көннәрендә плотина яны бик матур һәм ямьле. Халык анда ял итәргә, су коенырга килә.
Авыл татар мәдәниятенә хезмәт итүче күренекле кешеләрне дә биргән. Баянчы Илфират Гыйззәтуллин бу авылда туып-үскән. Язучы Диас Вәлиевнең дә тамырлары шушы авылдан.
Казиле авылы Арча районында, район үзәге Арчадан—5, Казаннан 72 чакрым ерактыкта утырган.
Казиле—бик борынгы авыл. Ул Казан ханлыгы чорында ук булган. Авыл атамасы Казан өязе теркәү кенәгәсендә искә алына. Авыл зиратыннан археолог-галимнәр XVI йөзнен беренче яртысына мөнәсәбәтле кабер ташы язмалары тапканнар. XVII йөз мәгълүматлары буенча, авылда 147 йомышлы татар яшәгән
Казиле авылы халкы күршедәге Иске Төрнәле, Көтек, Көек, Казанбаш, Казанка һәм Күпербаш авыллары белән берләшеп июньнен икенче декадасында Казан тавы җыены бәйрәм иткән.
Авылда мәчет бинасы сакланган Мәчетнең бер катлы бинасы Казан губерна идарәсе раслаган проект буенча 1899 елда, шул елда янган агач мәчет урынына төзелгән.
1833 елның 1 ноябрендә мәхәлләнең имам хатыйбы итеп Таҗетдин Габделҗәлилов билгеләнгән. Ул Бәрәскә, Мәчкәрә һәм Ташкичү авылларының мәдрәсәләрендә белем алган, гарәп телен белгән. Анын Коръәнне көйләп уку сәнгатенә ия булуын Ш.Мәржани искә ала, ул үзе дә бу осталыкка Т.Габделҗәлиловтан өйрәнгән
Авыл атамасы килеп чыгышына карата олы буын арасында ике фикер бар.
Күп итеп каз асраганга күрә авыл үзенә Казиле исеме алган. Икенче фикергә караганда, бу авылда казыйлар күп яшәгәнгә авыл шулай аталган. Казиле атамасының килеп чыгышы турында түбәндәрәк җитди сүз барыр.
Казилен кемнәр нигезләгән, дигән сорауда авыл халкын битараф калдырмаган. Авылның төп халкы, билгеле, татарлар. Өлкән буын сөйләвенә караганда, алар болгар җиреннән чыкканнар Авылдан читтә ике зират булган Анын борынгысына элек тирә-яктагы жиде авылдан мәетләр китереп күмгәннәр. Хәзерге көндә бу зират юкка чыккан, анын урынында бер нарат, борынгы кабер ташы белән бер кабер һәм изгеләр чишмәсе генә сакланып калган. Бу урын авылнын ин изге урыннарыннан санала. Изгеләр чишмәсенә әбиләр борынгы бабалар рухына дога кылу өчен һәм шулай ук авырулардан тазару өчен битләрен, кулларын юарга, янына сәдака акчасы калдырырга киләләр.
Авыл яныннан Казансу агып үтә. Авылның төньяк-көнбатышында, Изгеләр зираты астында Изгеләр чишмәсе бар. Халык еш кына изге су алу өчен шунда йөри. Авыл уртасындагы чишмә йөрәк-кан авыруларыннан шифалы диләр. Олылар анын янына барып борынгы бабаларынын рухына дога кылып кайталар.