АК ҖИЛКӘН
Лилия Сафина
Тирә-юньгә «кара алтын»ы, мул игене,данлыклы кешеләре белән дан тоткан Нурлат шәһәрендә яшим мин. Дөрес, монда тумадым. Әлки районыннан Нурлат шәһәренә күчеп килгәндә миңа ике яшь тә тулмаган әле. Балалар бакчасына йөргәндә үк инде гел рифмага туры китереп сөйли торган булганмын. Башлангыч сыйныфта укыганда «шагыйрә» дип кушамат тактылар. Хәзер менә 9ны төгәлләп киләм. Мин шигырьләрне озак язмыйм,әллә ничек үзеннән-үзе килеп чыга шунда. Менә шушы темага шигырь яз әле дип сораганда исә хет шартла, берни килеп чыкмый. «Илһамың» кунакка киткәндер,дип шаярта әнием.
Шигырь язу миңа әниемнән, Сагиева-Сафина Роза Идрис кызыннан, бирелгән бугай. Аның да 5нче сыйныфта укыганда ук инде шигырьләре «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыккан. Әнием пединститутта укыганда «Илһам» түгәрәгенең җитәкчесе дә булган әле, шагыйрьләр белән якыннан аралашкан. Ул—минем остазым,киңәшчем. Әнием бик акыллы,сабыр укытучы. Аны укучылары да бик ярата. Әтием—Илсур Сафин. Юк,ул җырчы түгел,нефтьче. Минем әти кебек әти бу дөньяда бер генә. Аның мине бер генә тапкыр да орышканы юк,акыллы киңәшләре белән исә гел ярдәм итеп тора.
Шәһәребезнең 8нче урта мәктәбендә укыйм. Математика,татар теле,әдәбият фәннәрен бик яратып өйрәнәм. «Ледок» Боз сараена тимераякта шуарга йөрим. Төрле чараларда, олимпиадаларда, конкурсларда катнашам, призлы урыннар алам. Шигырь җыентыгы чыгарырга хыялланам...
Тәүге сөю
Кисәк килеп чыгып, көчле дулкын
Кем белгән бит тартып аласын.
Табигатьнең көчсез бер баласын
Сөю дәрьясына саласын.
Кем белгән бит, ал күзлегем киеп,
Бар дөньямны нурга тутыргач.
Көзге җилләр генә иркәләвен,
Зур карабым комга утыргач.
Янгач, көйгәч, дәрьяларга кергәч,
Ләззәте соң, кайда сөюнең?
Кем белгән бит ул хисләрнең җанга
Вакытлыча гына килүен.
Кыз бала
Хуш исләрдән баш әйләнә,
Атлар утлап йөри болында.
Ике йөрәк галәм киңлегендә,
Кыз утыра егет куенында.
Бит очлары алсуланган кызый
Сөйгәненә серле карады.
Толым чәче кинәт, болыт сыман,
Үлән өсләренә таралды.
Юк, белмәде кызый сөю җебе
Өзелгәнен шушы урында,
Тиз онытты егет, бүтән инде
Уйламады аның турында.
Очрашканда күзен читкә борды,
Тансык түгел иде кыз аңа,
Мәхәббәткә үз теләгең белән
Нокта куйдың нигә, кыз бала?
Туган җир
Әтиемә
«Асыл, затлы байлыкларга
Алыштырмыйм туган җирне.»
Ялан тәпи чирәмнәрдә
Йөргән кеше аңлар сине.
Кендек каның тамган йортың,
Көтү каршы алган урам.
Әйтерсең лә балачакта
Адаштырган сине томан.
Бала
(Балалар йортында)
—Әни,—диеп кулын суза бала,
Тик әнисе килми.
Йөрәге таш булган әнисенең,
Җаны югын белми.
Хәтта хайваннар да балаларын
Калдырмыйлар ташлап.
Чит кешегә әни дия сабый,
Өр-яңадан башлап.
Җиде ятлар, тыныч йокы теләп.
Караватка сала.
Төшләрендә генә күрә үз әнисен
Гөнаһысыз бала...
Ана
(Ире үлеп, бер ялгызы 4 бала тәрбияләп үстергән анага багышлана.)
Чәчләренә ак бәс сарган,
Калтырана куллар.
Язмыш аны бер дә аямаган,
Авыр булган еллар.
Маңгаеның һәр сырында—тарих,
Укылмаган китап.
Күпме җырлар иҗат итә шагыйрь,
Ана, сине мактап.
Намазлыкта дога укый ана,
Башын аска игән.
Ак яулыкка күңел сыкравыннан,
Сары төсләр иңгән.
Бит булырга тиеш аналарның,
Өй түрендә урыны.
Ачы тулгак, йокысыз төн өчен
Рәхмәтебез шулмы?
Кыйблаларга карап дога укый,
Сүнми кала уты.
Ул яшәгән йортта язу тора:
«Нурлат. Картлар йорты».
Ташлама, илһам...
Илһам, илһам, нигә ташладын син,
Нигә киттең миннән?
Бар җиһанга сөрән салып эзлим,
Килүеңне көтәм.
Авыр миңа синнән башка яшәү,
Дөньям бушап калды.
Бәргәләнә-бәргәләнә очып,
Канатларым талды.
Китмә, илһам, кайт әйләнеп кире,
Бушлыгымны тутыр.
Минем кебек сине сагынучы,
Юксынучы юктыр.
Илһам, илһам, син булганда рәхәт,
Күңелем тора биеп.
Кайт син миңа сагынуым,
Юксынуым белеп...
Хөрмәтле редакиня хезмәткәрләре'
Нурлат шәһәренең 8нче урта мәктәбендә эшләгән, бөтен гомерен балаларга чит телләр укытуга багышлаган укытучым Галия Йосыф кызы Битдановага 21 апрельдә 55 яшь тулган булыр идее. Мин сездән бу язмамны бастырып чыгаруыгызны утенәм Ул, сезнең ярдәм белән, укытучыма дога булып барсын иде.
Әгәр исән булса
Табигать уянып, Җир ана язгы кояш нурларында коенган вакытта,ямьле апрель аенда туган ул минем остазым.
Чит телләр укытучысы, үз фәненең остасы иде ул. Аның дәрес аңлатуын тылсымлы җыр тыңлау белән чагыштырыр идем: тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Инглиз теленә мәхәббәт тәрбияләде, чит тел белән бергә аның тарихын һәм мәдәниятен,гореф-гадәтләрен өйрәндек. Укытучым белән кара-каршы диалог корып аралаша алу безне бик бәхетле итә иде. Күрше кызы дип бер дә яклап тормады, җаны-тәне белән үз фәнен җиткерергә тырыша иде ул.
Мин аның ихтыярына таң калам. Авыруы көчле булса да.безгә сиздермәде, киресенчә, шук-шаян сүзләре белән безнен укудан арыган күңелләрне күтәрә иде.
Соңгы сөйләшү күңелемнән чыкмый. Акрын гына атлап өйгә таба кайтабыз. «Әллә нәрсә соңгы араларда хәлем юк әле...»,—дигән сүзенә артык игътибар итмәдем мин. Балалыгым беләндер: «Безнең сыйныфта дәрес биргәннән соң каян килсен инде ул хәл?»,—диеп шаярттым. Без бергәләп рәхәтләнеп көлдек. Ә 15 көннән соң,пенсия яшенә җитәргә дүрт ай кала, без аны мәңгегә югалттык. Лейкемия дигән авыру алып киткән аны бездән..
Без Галия Йосыф кызын бик сагынабыз. Аңа карата нәни йөрәкләрдә туган мәхәббәт,ихтирам хисе безне гомеребез буена озатып барыр.
***
Мәхәббәт—берәү генә, ләкин аның ялган кыяфәттәгеләре меңәрләп булырга мөмкин.
***
Кешенең күз карашына сүзләр салып һәм аларны укып булса иле Әйе, ул чагында мин синең күзләреңә минем өчен генә язылган мәхәббәт китабы итеп карар идем
***
"Яратам!" дигәнгә беренче апрельдә дә ышанасы килә.
Шаүкат ГАЛИЕВ