Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЗУР СӘРДЕКТӘН «АК ҖИЛКӘН»ГӘ ИҖАТ СӘЛАМЕ

 

Мөхтәрәм «җилкәнчеләр!»

Кукмарарайонының Зур Сәрдек гимназиясендә «яшь иҗатчы» түгәрәге эшли икән. Шуларның каләменнән төшкән язмаларны укып торып җибәрегез әле!

Тәмен белеп эшләсәң!

Һәр авылның үз йөзе, үз архитектурасы була. Бизәкләп эшләнгән капка- тәрәзәләр,челтәрле рәшәткәләр йортның кабатланмас матурлыгын тәэмин итә. Минем әтиемнең алтын куллары шул матурлыкны тулыландыра кебек тоела миңа. Бу куллар чүкеч, кадакны биетеп кенә йөртә, ватык техниканы төзәтә, өстәл-урындык ясый,бизәкләп эшләгән капкадан башлап өй эчендәге җиһазларга кадәр бар итә.

Әтием—Васил Горохов, мәктәп елларында ук агач эше белән мавыга. Һәм хәзер дә әлеге һөнәрен ташларга җыенмый. «Бу сәләт сиңа кемнән килде?» дигәч, әтием болай дип сөйләде: «Хезмәт дәресеннән безгә Әхмәтшин Гаян абый керә иде. Без аны бик хөрмәт итәбез. Бервакыт мин олы малайлардан көнләшеп Гаян абыйдан станокта эшләп карарга рөхсәт сораган идем. Аның җавабы мондый булды: «Әйрәнем дигән кеше станокка басмыйча да өйрәнә ул, балакаем». Мин аптырап калмадым, кайту га кирәкле эш коралларын булдырып станок кордым. Бу хәл минем агач эшенә кереп китүемнең төп этәргече булды. Сәләт миңа бабам Шәрәфидән дә килгәндер. Ул да бик оста кеше иде. Ә мин улым Госманга күчәр дип өметләнәм. Ике яшьлек кенә булса да,пычкысын да, чүкечен дә кайдан тотасын белә ул.»

Күңел биреп эшләгән хезмәтең, яраткан һөнәрең булу ярты бәхет бит ул. Хезмәт җимешләрең чәчәктәй тирә-ягыңны ямьләндереп, кешеләр күзен сөендереп торса,бигрәк тә.

Хәзерге вакытта әтиемнең алтын кулларыннан өебез балкып тора. Безнең «оябызда» бер генә кибет җиһазы да юк. Ул дивандыр, төрле зурлыктагы өстәл-урындыктыр,кәнәфидер,карават,шифоньердыр—санап бетерерлек түгел аларны.

Агач эшеннән башка әтием тегә,бәйли, чигә,оста итеп рәсем ясый белә Һәм шулай ук зур, матур хыялларга күмелеп йөрергә ярата. Диван, кәнәфиләргә чехолны үзе текте, мине бәйләргә һәм чигәргә өйрәтте ул. Матур итеп рәсем ясауны да әтиемнән йоктырдым мин. Әтиемнең киләчәккә хыяллары иксез-чиксез. Менә күп кенә еллардан бирле аның палас бәйләп карыйсы килә, тик куллары гына каты яргаланган шул.

Бакчага беседка һәм аның янына аккошлы күл дә ясыйсы килә әле аның. Хәтта эскизларына кадәр бар, ләкин быел жэй буе капка ясау белән мавыгып,алары киләсе елга калды. Әтием нинди эшкә генә тотынмасын,«һәр эшнең тәмен белеп эшләргә кирәк!»—дип әйтмичә калмый. Без дә моның белән килешәбез.

Исламия ГОРОХОВА

Кар көрәүнең тәме

Явып та күрсәтте быел кар. Башка еллардагы кебек гыйнвар, февраль айларында гына түгел, кышның беренче көннәреннән үк ишеп яуды. Күбәләк- күбәләк булып та,буранлап та.тәңкә-тәңкә булып та...Ява да ява. Аннан бөтен җиргә ак бәс булып,табигатькә әкияти сихрилек өстәп тынып кала.

Авылны кышын яратам мин. Мондый көннәрдә урамыннан йөрүләре транспортка түгел, җәяүле өчен дә җәфа булса да. Карап хозурланырга матур! Бөтенләй элекке заманнар кебек. Өеп куелган кар сыртларының икенче ягыннан үткән кеше күренми дә. Тездән кар ерып юл салуы күңелле дә соң! Йорт тирәсен кардан чистартуның үзенең бер рәте бар. Көрәгеңне тутырып бер аласың карны,ике аласың. Алай гына нәтиҗәсе күренми әле. Берничә селтәнүдән соң күзгә күренеп яңа сукмак салына башлый. Аннан дәртләнеп китеп тагын,тагын алып ташлыйсың. Кулга киеп чыккан бияләең кесә төбенә шуа, шарф бавыңны бушатасың, бишмәтеңнең өске төймәләре чишелә. Тирләп пешәсең. Көне дә эсселәнеп киткән кебек. Туктап хәл алганда,артка карап эшләгән эшеңә карап ләззәтләнүләре тагын!

Морҗадан төтен өскә күтәрелә. Әһә, иртәгә суык булырга ошаган. Димәк, кар яумаячак. Әле син көрәгән бу урын бер-ике көн рәхәтләнеп чиста килеш тора дигән сүз. Ишегалды ачылды, капка төбе, гараж алларына юл салынды. Эшеңнең ахырына якынлашасың. Яңа гына кардан арчылган сукмактан ахыргы тапкыр көрәгеңне шудырып баруы тагын рәхәт. Чистартылган юлдан ул да җырлап бара.

Авыл җирендә капка төбенең ничек ачылуыннан йорт хуҗасы турында күпне белеп була. Ялгызы гына яшәүче карт-коры гадәттә капка төбен үзе йөрерлек кенә.кәжэ сукмагы калдырып ача. Өендә булышчылары булганнар юлларын әллә каян күренеп торырлык итеп,киң итеп ялтырата. Аеруча тырышлары себереп куярга да онытмый.

Салкын һавада кар көрәп кергәч, җылы өйдә кайнар чәй эчүләре үзе бер ләззәт. Җылыга кергәч,җебегән борын да,уттай кызган бит алмалары,куллар да бу хисне көчәйтә генә. Чәйне бер чынаяк эчәсең, икене, өчне Маңгаеңа, борын очларыңа борчак-борчак тир бәреп чыкканчы. Шулай яратып эшләгән эшеңнең нәтиҗәсе һаман күз алдында күңелне үсендереп тора. Иртәгесен шул үзең ачкан юлдан чыгып китүләре дә күңелле. Ә кичен өеңә кайтканда кабат акрын гына кар ява торган була. Яусын!

Энҗе ХӘБИБРАХМАНОВА

Мин ялкау түгел

Мәктәптә дә, өйдә дә

 Мине ялкау дияләр.

Нишләп ялкау булыйм ди мин,

Алар белми сөйлиләр.

Ал-ял белми телевизор

 Карый идем моңарчы.

Аптырагач, армый-талмый

Уйныйм инде туйганчы.

Ә кушамат миннән калмый,

«Ялкау!» диеп көләләр,

Еларга да күп сорамам,

Алар мине беләләр!

Нәзилә ФӘТХЕТДИНОВА

Менә шундый укытучы!

...2009 елның 2 сентябре, 5нче сыйныфта укыган вакыт. 3 нче дәрестә безгә инглиз теле керергә тиеш. Без әле бу фәннән кем укытачагын да белмибез. Дәрескә кыңгырау чылтырагач,классыбызга яшь кенә, чибәр, мөлаем укытучы килеп керде. Ул ипләп кенә үзе белән таныштырды. Апабыз Нурфия исемле икән,ул безне инглиз теленнән укытачак. Шушы көннән бирле Нурфия Фәритовна безнең яраткан укытучыбызга әйләнде. Үзенең гадилеге, тырышлыгы һәм яшьлек дәрте белән үзенә генә түгел, укыткан фәненә карата да кызыксыну уята, мәхәббәт тәрбияли алды ул.

Нурфия Фәритовна—күрше Чишмәбаш авылы кызы. Гади авыл баласына кайдан килгән чит тел белән кызыксыну теләге? Ул үзе бу турыда менә ниләр сөйли: «Кечкенә вакытта ук инглиз телен тирәнтен өйрәнәсем һәм мәктәптә укытучы булып эшлисем килде. Бу хисне 5нче сыйныфта укыганда остазым Рафилә Зөфәр кызы тагын да көчәйтте. Гадәттә укытучы булу теләге кечкенә сыйныфларда укыган чакта уяна да, соңыннан онытыла. Ә мин онытмадым. Мин бу хыялымны йөрәк түремдә сакладым». Ерак хыял иле—Америкага барып кайту да үз эшен эшли. Укытучыбызның белеме тагын да арта,теле шомара, тормышка карашы үзгәрә. «2008 елда 5 ай чит илдә яшәп, андагы тормышны өйрәндем. Анда тормыш бөтенләй башка. Америкада бик эссе, ашавы да, акчалары да, кешеләре дә башка. Тормыш күпкә алга киткән. Халкы бик мөлаем, ачык йөзле. Гел елмаеп кына сөйләшәләр,Һәрчак ярдәм итәргә әзерләр. Моңа үзең күрмичә ышанып та булмый. Шуңа бер вакыйганы сөйлим әле сезгә. Бервакыт банкка акчаны долларга үзгәртергә дип кердек. Инде эш сәгате ахырына якынлашкан иде, хезмәткәрләр кайтырга әзерләнә. Шулчак бер ханым безнең нишләп йөрүебез белән, кайдан килүебез белән кызыксынды. Гозеребезне әйткәч,сүндерелгән бөтен аппаратын кабат кабызып,кайтырга дип кигән киемен салып эшкә кереште. Безнең жэяү килгәнне белгәч,утырырга урындыгын бирде, ә үзе безнең яныбызга тезләнеп аңлата башлады. Үз машинасы белән өйгә кадәр кайтарып куйды. Соңыннан гына белдек,ул банк җитәкчесе булган икән. Башка илдән килгәнебезне, ярдәм кирәклеген белгәч менә ничек булышты ул безгә, шаклар каттык! Мондый игътибарлылык, гадилеккә ияләнгәнмени без?! Американнар аралашырга ярата Һәм ... ашарга (көлә). Гел консервантлар белән генә туклана. Бәлки,шуңадыр,аларның күбесе артык таза».

Нурфия апабыз укытучы гына түгеп, биюче дә әле.Ул бик актив, төрле конкурсларда катнаша.Үзе артыннан укучыларны да ияртә белә. Яңа ел,Сөмбелә кебек бәйрәмнәр өчен төрле биюләр өйрәтә. Укытучыбыз үзе: «Тәпи йөри башлаганнан бирле биим. Иң беренче бию алымнарын укытучым Фәридә Мөхлис кызы өйрәтте, аннан соң Арча педагогия көллиятендә оештырылган «Ләйсән» бию ансамблендә шөгыльләндем»,—ди.

Моннан тыш,Нурфия Фәритовна иҗтимагый-сәяси тормыш белән дә кызыксына. Узган ел ул авып җирлегенә депутат булып сайланды. Гимназиядә профсоюз оешмасын җитәкли. Читтән торып Татар дәүләт педагогика университетының чит телләр факультетында белем ала. Машина да йөртә әле!

Менә шундый ул безнең яшь, тиктормас Нурфия апабыз. Барысына да ничек өлгерә дә, каян вакыт таба дип уйлыйбыз аңа карап. Күптән түгел гаиләле дә булды әле. Ире Салават белән тигез тормыш, гаилә бәхете телибез аңа!

Динә ГАБДЕЛМАННАПОВА