Логотип Казан Утлары
Роман

ЗОЛЫМ

 

Калҗа бүлеш

Нәфиснең җен ачулары чыкты. Абага типографиясендә ут булмаганлыктан, «Байтирәк хәбәрләре» газетасы басылмый калды. Аңа буш кул белән әйләнеп кайтырга туры килде. Кәефсезләнеп, редакциягә керсә, аңа үрдәк янына бәбкәләре җыелгандай, газета укыган корректор Фираяны корреспондент кыхтар сырып алган идее. Эш онытылган, рәхәтләнеп ләчтит саталар. Иреннән аерылган Фираяга, мәкалә яза белмәсә дә, юаныч табып, гәп сату мөһимрәк. Нәфис аны. «Эшләмәсәң эшләмәссең, тик башкаларны эшеннән бүлеп йөрмә, өендә утыр, үз кирәгеңне кара, ичмасам» дип кисәткән дә иде. Ул моны аңларга теләмәде, үзен нәчәлник хатыныдай хис итеп, һаман да түшен киереп, үз дигәнчә йөрүен белде. Нәфис аны эшкә алуына, башлык. Алия Тутаевна сүзләрен тыңлавына үкенде.

—Тагын «китапханә»гә җыелдыгызмы?—диде Нәфис, кызлар яныннан узышлый.—Миңа алдагы санга әзерләнгән материалларны китерегез әле!

Мөхәррирнең ризасызлык белән әйтелгән тонын ишетүгә, кызлар урыннарына таралышты. Әмма, шактый вакыт узуга карамастан, Нәфис өстәленә язылган материалларны китерүче булмады һәм ул аларны әрләп тә алды. «Эшләмәгән өчен премия язылмаячак»,—дип тә карады Нәфис өстәлендә телефон шалтырады.

—Ал-ло! Редакция тыңлый. Әйе, мин ..—Чыбыкның аргы башыннан район аппараты җитәкчесе Тәкәевнен теш арасыннан ысылдап чыккан тавышы ишетелде:—Срочно монда администрациягә менегез.

—Нәрсәгә?

—Менгәч аңлашырбыз

Нәфис янә аның дорфа сөйләшүенә аптырады. «Тагын нәрсәләр казып чыгарыр икән инде бу кылчык бәндә?»—дип, кашларын җыерды һәм, кәефе булмавын сиздермәскә тырышып, дәшми-нитми китеп барды.

Ул Тәкәев бүлмәсе ишеге төбенә килеп баскач, бер мәлгә туктан калды. Нигәдер аның гомер ачылмас сытык, ризасыз чыраена карыйсы килмәде. Тикшерү органнарында эшләгән шул адәмиен җирәнгеч, төксе карашлары күңеленә тиде. Кешеләргә ышаныч белән карамавы йөз-килбәтенә чыккан, җыерылган каш асларыннан кара рухы бөркелә. Каян тапканнар шундый кырыс, нурсыз бәндәне? Бирегә кем тарткан аны? Ничек холык-фигылен Тукбаев белеп җиткерә алмаган? Мөгаен, аны бу эшкә Ишкәев кодалагандыр. Нәфис, фикерен туплап, Тәкәев бүлмәсен ачып керде һәм бүлмәдәге авыр тынлыкны бозасы килми көтте. 

—Газетаң чыктымы?—диде Тәкәев көттереп, очлы карандашын кәгазь өстендә уйнатты.

Юк.

Ник?

—Бастыру машинасы тукталып калган, утны өзгәннәр.

Тәкәев башын күтәрде. Ризасызлыгыннан җыерылган кашлары кысык күзләрен томалады.

—Алданрак карыйсы иде...

—Абагапылар башта үз газеталарын бастыра, аннары гына безнекенә тотыналар.

Тәкәев кулындагы очлы карандашны янә җир бораулагандай бөтерде.

—Менә нәрсә, иптәш редактор,—диде ул.—Моннан соң без газетабызны Абага типографиясендә бастырмаячакбыз.

—Кайда чыгарабыз?

—Казанда. Үзәкләштерелгән типографиядә.

—Үз типографиябезне кормыйбызмыни?

—Юк,—диде Тәкәев. кырыс кына —Район администрациясенең карары шундый. Так что, әзерлән. Калада типография белән килешенгән, бездән тиешле хатлар китте, куллар куелган. Шунда барып, эшләреңне җайлап кайт, газетаны чыгару графикларын төзе. Аңлашылдымы?

Нәфис гаҗәпкә калды.

Тәкәев өстәде.

—Сорауларың булмаса, минем шуның белән бетте.

—Ярар —диде Нәфис һәм чыгып китте.

«Нигә бик тиз шулай эшләделәр?—диде ул, уйланып.—Яңа типография төзергә акча бүлеп бирәселәр иде бит. »

Ул бу хәлгә ике көн вакыт узгач кына төшенде. Администрация бинасына хуҗалык җитәкчеләрен һәм бухгалтерларын җыеп алдылар. Ни гаҗәп, һәммәсе бәйрәмгә килгәндәй елмаеп исәнләшергә тырыша, кулларында акча күчерергә дигән килешү кәгазьләре. Шундый ук кәгазьләрне, Тукбаев кул куйган карар белән, Нәфис кулына да китереп тоттырдылар. Анда типографиягә дип бирелгән биш миллион акчаны, алты айдан кайтарып бирү шарты белән, район хуҗалыкларына бүлеп бирергә диелгән. Сумнары да төгәл күрсәтелгән, куллар куеп, мөһер генә сугасы калган Нәфисне бу хәл уйга калдырды. Ничек итеп ул редакциянең исәп-хисап счетына кермәгән акчаларны район хуҗалыкларына бирергә дип кул куярга тиеш? Ул акчалар кайда? Район финанс бүлегенә кайтканмы? Кайтса, үзләре күчерсен. Бу афера аңа нигә кирәк? Ул нинди максаттан чыгып эшләнелә? Аның шикле уйлары «стоп кран!»га басты: «Ялган килешүләргә кул куеп, мөһер сукканчы, киңәшергә кирәк,—диде ул.—Кеше күңелен күрәм дип, үзенне төп башына утыртмасыннар!» Нәфис бухгалтерына әйтте

—Фәнзия! Кулыңны бер кәгазьгә дә куясы булма, печать сукма!—диде.

Фәнзия тотлыккандай ык-мык килде, боргаланып як-ягына каранды.

—Бүтәннәр куеп, бер без генә калгач ару булырмы сон?—Аның сораулы карашы «миңа монда яшисе, эшлисе бар бит әле» дигән мәгънәне аңлата иде.

—Минем бүтәннәрдә эшем юк,—диде Нәфис, өзеп.—Иртәгә кем белән нәрсә буласын берәү дә белми, «типография корырга дигән биш миллион кая китте?» дисәләр ни әйтерсең?

—Нәчәлникләр үзләре шулай хәл иткәч...

—Атар синең өчен җавап бирер дисеңме? Мин ялган документка кул куя алмыйм. Бир кәгазьләрен, әйдә киттек...

Мөхәррирнең шулай каршы килүе минуты-сәгате белән Ишкәев белән Тукбаевка барып иреште. Хуҗа бүлмәсендә өермә уйнап алды.

Яраклашырга тырышкан Ишкәев.

—Вот кабахәт, —дип. Тукбаев каршына килеп басты.

Аның зарын тыңлаган Тукбаев сүзен кыска тотты:

—Нам не попути с ним —диде урысчалап.

Бу вакыт Нәфис хакимият белән ике арада башланачак бәрелеш- каршылыкнын ни дәрәҗәдә булачагын күз алдына китереп җиткерми иде әле. Ул, машинасына чыгып утыргач, бухгалтерына күз салмыйча гына рульне уңга да, сулга да боргалады. Борчулы сорауларына җавап эзләгән Нәфискә эчке мине ярдәмгә килде: «Мин синең бу карарга килүенне хуплыйм. «Китсән китәрсен, аның каравы алар сине, пычракка салып, ялтыравыклы ботинкалары белән таптый алмый. Син эт типкәсе түгел! Булганы житәр, илдә чыпчык үлми. Саулыгыңны, тынычлыгыңны сакла!..»

Эчке мине белән әнгәмә корып барган Нәфисне уйларыннан Фәнзия бүлдерде.

—Нәфис абый! Мин монда гына төшеп калыйм әле,—диде ул, машина почта бүлеге чатына килеп житкәч,—райфинга кереп, хезмәт хакларын алырга заявка калдырасым бар.

Нәфис машина тизлеген акрынайтты. Аны да өч ай буена хезмәт хакы ала алмау борчыды:

—Заявка калдырып кына эш барып чыкмас, иртән эшкә килгәнче начальнигына кер, аңлат. Бер ашаган белән өч-дүрт көн ач йөреп булмый бит. Саварга сыерым да юк

Фәнзия, көлемсерәп:

—Ярар, ярар,—дип китеп барды.

Түрәнеке—түрдә

Нәфис өенә кайткач та тынычлык таба алмады, уйлары, сентябрьнең бәйләнчек чебенедәй, бимазалады. Бүгенге каршы килүе, шартнамәгә кул куймавы төрле сылтаулар табып үчләшү тудырачагын яхшы аңлады ул. Тырнак астыннан кер эзләгәндә, власть куштаннары да әзер торачагын яхшы белде. Гафу итүләрен көтмәде. Хәер, алар моңа сәләтле дә түгел. Тик шик тудыртып, ысылдап торырга аларга куш. Тукбаев әйтмешли, этлеккә тәһарәт кирәкми!.. Вакыт-вакыт аларнын мәгънәсез, тук чырайларын күрергә теләмичә башын кая да булса атып китәсе килде, кулыннан катәме төште. Яраклашып, табан ялаучыларның тормыш кәсебен чит күрде. Яшәсеннәр, тик упкын читенә килеп җиткәндә дә ялган дан белән. «Ьез алга барабыз, без тырыш, булдырабыз!»—дип әллә кайчан, кемнеңдер әйткән сүзләрен кабатларга ашыкмасыннар иде. Кем өчендер кычкыртып талау да, «булдыруга» керәдер, бәлки... Кодрәтеңнән килсә, яңгыр яудыр син...

Нәфис, бәйләнчек уйларыннан арынырга теләп, яшелчә бакчасына чыкты. Ниндидер әче әйбер теләгәндәй, суган кыягы өзеп капты, аннан яшел укроптан авыз итте. Аннары үстергән чәчәкләренә карап сокланды. Коләч чәчәкләре аңа, рәхмәт әйтергә теләгәндәй, башларын иеп елмайды. Кичке тынлыкта алсу шәфәкъ нурларына манылган тажлары, япь-яшь кызкыркындай хозурланып, татлы мизгелләр-гүя гүзәллеккә соклану кичерде. Тирә-юньгә аллы-гөлле балкышларын сибеп, Нәфиснең тикшеренүен сизгәндәй, әрнүле җанына шифа бирергә теләгәндәй алдылар. Чәчәкләр Нәфиснең юанычы да, шатлыгы да. Ул. хет чәчәкләрем күңелне иркәләп торсын, дип, аларның берничәсен өзеп өенә алып керде. Һәм сулы вазага утыртты.

Ул чәйләп алгач, инде нишләргә дигәндәй, йәренде-йөренде лә диванга сузылып ятты. Күзенә йокы кермәде, берничә көн элек булган эшмәкәрләр җыелышын исенә төшереп, диктофонын кабызды. Нигәдер аның тәбәнәгрәк буйлы, мангай чәче арткарак шуышкан, илле биш яшьләр тирәсендәге « Шәрык» акционерлык жәмгыяте президенты Сәйфуллинның язмасын тыңлыйсы килде. Менә микрофонда аның тавышы яңгырады:

— Шәхсән мин үзем дә дәүләт эшлеклесе дәрәҗәсенә чыгарга— депутатлыкка омтылып карадым,—дип башлады ул сүзен. —Нәрсә килеп чыкты? Фирмадагы тикшерүләрне икеләтә арттырдылар. Налог инспекциясе төнге уникегә кадәр утыра. Ник? Фәкать минем кандидатураны кандидатлыктан төшереп калдыру өчен, депутатлыкка уздырмас өчен. Килгән инспекторның берсе әйтә: «Безне монда махсус җибәрделәр, ни булса да казып табарга»,—ди. Менә сезгә дәүләтчә караш һәм мөнәсәбәт!.. Чын демократия булмаганда, гадел конкуренция дә була алмый ул. Мин сезнен районнан кандидат булырга теләгән идем. Мина: «Син монда башыңны тыкма, без Сарбаевага наряд алдык. ..»— диделәр. Нәрсә, ул хатын бирегә килеп район экономикасын күтәрәме? Әллә башкасынмы?.. Чиновникларның тимер боҗрасы безне дә кыса. Меңәр трактор кайтартып та, мине бер генә тапкыр да телевизордан күрсәтмәделәр, газетага язмадылар. Рәхмәт тә ишетмәдем. Әлегә уен кагыйдәсе барыбыз өчен дә тигез булмагач, ышаныч калмый. Юкса без бирегә эшләргә дип җыелдык, районга булышырга, налог түләргә телибез. Колхозын да кул астына алырга! тракторларын да, башка техникасын да бирергә. Гомумән, хезмәт хакларын да арттырырга исәп. Ләкин кая соң мин әйткән уен кагыйдәсе? Мин беләм, киләчәгебез җир белән бәйле. Бөтен дөнья тәҗрибәсе шуны раслый. Мин Калифорния университетында да, Австралия университетында да укыдым. Һәм моның ничек итеп эшләнгәнен беләм. Җирне бит закладкага салырга, кредитка алырга мөмкин. Кем аны безгә рөхсәт итә? Кем шәхси милекчелекне, колхозны алган очракта да, рәсмиләштерергә рөхсәт итә? Бүген без булган Ындыр совхозының унбиш миллион бурычы бар. Нигә мин аны бурычлары белән алырга тиеш? Мин ул унбиш миллионны хуҗалык үсешенә кулланыр идем: сыерлар фермасы төзергә, бозаулар сатып алырга, һич югы. рентабельле предприятие төзергә. «Син аны бурычлары белән ал»,—диләр. Ул хуҗалыкны кем соң карап торып хәерчелеккә төшергән?.. Синең тәкъдимнәреңне тыңларга теләү, аңлау юк. Син теләгән тиешле законнар да эшләми. Алда чыгыш ясаган Галимасов әйтмешли, берни бирмәгән законнарны ике куллап кабул итәбез. Депутатлыкка халык өчен уйлый белүчеләрне сайларга тырышмыйлар.

Биредә әйтелгән фикерләр турында, ихтимал, газета битләренә язып чыгарга, телевидение тапшыруларында да сөйләргә кирәктер. Тик туры сүзне, дөреслекне әйткән өчен эзәрлекләмәсеннәр генә идее. Иң куркынычы шунда: бездә ул нәрсә бар...

Бездә бит промышленность, сәүдә палаталары бар. Аларга күп кенә чит ил вәкилләре килә, шунда күпме акча сарыф итәләр һәрберсе инвестор эзли, юкса үз инвесторларыбыз да әзер түләргә, юк, үзебезнекеләрне читкә кагалар, чит баланы ярата төшәләр. Без, әйтерсең, чит планетадан очып килгән!

Без бүген сезнең район администрациясе башлыгы Рәсим Юлаевич белән сөйләштек. Сезгә очсызрак тракторлар бирү турында да сүз булды тагын. Ул тракторларны бераздан, налог хисабына бурычыңны түлә дип, тартып алмаслармы? Гарантия бармы? Юк. Җан сыкравы белән әйтәм, без һәрвакыт булышырга әзер, тик һәркем өчен уен кагыйдәсе бер булсын иде. Без бераз гына алга китәргә теләсәк, чәчәк аткан монополияне читкәрәк этеп, туктатып торырга тиеш... Гомумән, «Шәрык» фирмасы хезмәткәрләре       булышырга һәрвакыт әзер, әмма тигез шартларда. Рәхмәт...

Нәфисне Сәйфуллин чыгышы шундый нәтиҗәгә китерде: «Димәк, тиздән колхоз-совхозларны сата да башлаячаклар. «Акъяр»ның элекке рәисе Һашим абый әйтмешли, «хуҗалыкларның үзен тәпи йөрергә өйрәтү фирмер- чиновниклары кулына кайтып кала». Бу ни белән бетәр, нинди низаглар тудырыр? Хуҗалыкларның җелеген корытмасалар ярый ла. Аннары чишмә суын да эчә алмассың, сулаган һаван өчен дә авызына счетчик куйсалар— бетте, харап эш. Эшмәкәрләр чыгышында да хаклык бар. Алар зарын, дөреслекне газетаңа язып чыксаң янә Тукбаев: «Безнең җитәкчеләргә күләгә төшергәнсең...»—дип, тукмак йодрыгын уйнатачак.

Бүлмәгә караңгылык иңә төште. Нәфис, сәер халәт кичергәндәй, үз-үзен аңларга тырышты: «Нигә мин шулай? Кайбер нәрсәләргә битараф кала алмыйм? Йә, нәрсә оттым инде мин инженер һөнәрен ташлап журналист булудан? Мин дөресен язганга карап, Тукбаев, Ишкәев ишеләрнең намусы уянамы? Юк, үчләре генә арта. Акчага, дан-дәрәҗәгә табынулары теләсә нинди этлеккә этәрә, алар сине таптап, изеп китәргә әзер. Бүгенге бүлеш заманында шайтан нәфесе белән котырган түрәләргә җил-яңгыр тими, «гаделлек бизмәне» алар ягына авышкан. Байлык-муллыкта яшәү өстенлек итә, куллары, кар көрәүче машина калаклары сыман, һаман үзенә таба ишә. Намус почмакка поскан, кыйбла югалган. Җир шарын да минеке дип колачлар иде алар. Ишкәев, кодрәтеннән килсә, кеше өстенә кояшны да чыгарттырмас иде. Әллә шунамы, табигать чыгымлый, авыру җәмгыятькә фетнә күтәргәндәй, диңгезләрне шаулата, аҗдаһадай авызын ачкан дулкыннар ярсып ярларга кага? Ялкын телләре урманнарны яндыра, күмергә әйләндерә

Ул, шундый күңелсез уйлардан соң, балачагына әйләнеп кайтты.

Әйе, ул кайчандыр Акъяр урамнарыннан ач килеш, ямаулы чалбарлардан яланаяк йөгерде. Кышкы салкын көннәрдә тишек чабатасыннан күренеп торган бармак башын авызына кабып җылытырдай була идее. Шундый ачы салкын кышларнын берсендә аның әтисен, налогын түләнмәгән, эшкә чыкмый калгансың дип, кәнсәләргә чакырттылар. Ул көнне Нәфис тә әтисеннән калмады. Авыл советының актив кешеләренең берсе—Әмин дигәне—кызарган колак кикриген сикертеп, кибәндәй очлы кашларын уйнатып, әтисенә аты-юлы белән сүгенде:

—Тегү тегәсеңме? Тегәсең. Налогың нигә түләнмәгән?

—Акчам юк бит, Әмин. Кешеләрнең иске-москы чүпрәгеннән теккән киемнәре өчен күпме сорый алам соң мин? Алар да хәерче бит...

—Нигә ат җигеп тавык тизәге җыярга чыкмадың?—Ул тырпайган бармагын кылыч кебек уйнатып янады һәм, хәнҗәр кадагандай, әтисе күкрәгенә килеп төртте.—Совет блачты кушканны үтәргә теләмәсән, без сиңа права табарбыз, әнә колхозга керергә теләмәгән. Садыйкка таптык бит, таптык. Себер киттеме? Китте.

Куркып калган юаш әтисе калтырана ук башлады. Ни дип тә әйтергә белми интекте, аннан көчкә телгә килде.

—Хатыным авырып китте. Ни бит, Әмин, минем ат җиккәнем юк. Явыз Әмин аны тыңларга да теләмәде, зәһәрлегеннән төкерекләрен чәчте, сынаулы карашы белән әтисен баш-аяк күзәтеп әйләнеп чыкты һәм күзләре аның аягындагы итекләргә текәлеп калды.

—Ат җиккәнем юк дисең инде алайса?—диде ул, мыскыллап. Әнә аксак Бәдри атны бик яхшы җигә, тик аның аягына кияргә менә мондый җылы итекләре юк. —Үзеңдә власть көчен сизгән Әмин күтәрелеп бәрелде. —Салып бир Бәдригә итекләреңне! Нәрсә терәлеп каттың? Сал! Сал диләр сиңа.

Куркып-каушап калган әтисе бөтенләй телдән язды. Явыз Әмин котырынып җикеренде.

—Нәрсә, аңлашылмыймы сиңа?—Ул әтисен урындыкка төртеп аударды,— Утыр, утыр!..—Ул аның итекләрен аягыннан салдырып алды.—Бар, хәзер кайтып кит!..

Әти, мескен, салкын кар өстеннән оекбаштан гына атлый. Аяклары туңганын улына сиздерәсе килми, үзе аларны кая яшерергә белми, тизрәк кар өстеннән шыгыр-шыгыр атлап тыркылдый. Гарьләнүләренә түзә алмыйча, ашыгыпмы-ашыга. Дулкынланулары калтыранган тәненә чыккан. Улына күрсәтергә оялган көмеш күз яшьләре, энҗе кар өсләренә төшеп җитә алмыйча, бозга әйләнә. Иреннәре дер-дер калтырый, авыз эченнән кемнәрнедер сүгә, өзек-өзек сүзләреннән Әмин, Шиһап, Мәхмүт исемнәре янгырап китә. Алар аны колхозга ирекле кермәгәне өчен дә кычкыртып талаганнар. Атын, кош-кортларын тартып алганнар, каралты-кураларын сүтеп, Мирәт авылына ферма төзергә дип озатканнар. Алай гынамы, йөкле әнием бала тапканда җәйгән мендәренә кадәр тартып алганнар...

Кеше талап баеган явыз Әминнәр, жирафтай озын, нәзек муенлы, ач яңаклы, комсыз Мәхмүтләр Нәфиснең күз алдыннан китми йөдәтте. Алар акча кирәксә дә, аракы, бал эчәсе килсә дә, төрле сылтаулар табып, безнең бәрәңге бакчасын үлчәргә төшәләр иде. Су буенда үскән таллык җирләрен дә кертеп, бакчабызны биш-ун сутыйга арттырып үлчиләр дә, «Кисәбез!» дип, җанга тия иделәр. Тегүче Ярулланың, бер тиенгә төннәр буе жәфа чигеп, кешенең иске-москы чүпрәкләрен сүтеп теккән кием акчаларына типтереп эчтеләр, аңа, ул акча эшли дип, заемнарны да күбрәк салдылар. Безгә тагын бәрәңгедән пешкән әче ипи ашарга, кычыткан шулпасы эчәргә калды. Кеше каһәрләп, күнелне шомландырган бәндәләрнең өрәк-шәүләләре бүген дә янда гына йөри сыман…

Гарьләнү кичергән Нәфиснең күкрәк читлегендә парә-парә килгән нәни йөрәге чарасызлыгыннан нишләргә белми интекте. Үсә төшкән «хулиган малай» урта мәктәпне әйбәт кенә тәмамлады. Институтка кереп, инженерлык белгечлеге алды, шактый вакыт заводта эшләп чыныкты. Яшьли күнеленә кереп калган язу-сызу «чире» үзен оныттырмады, гаделлекне эзләүдән туган йөрәк бунт күтәреп калкып чыкты, каләм тибрәтергә кушты.

Түшәмгә карап яткан Нәфис, тамак төбе кытыклануын сизеп, йөткергәләп куйды. «Әллә түшәм ярыгыннан коелган пыяла тузаны тамакка кадала инде?» дип уйлады, һәм ул үзен пыяла мамыгы белән төрелгән стеналар эчендә яшәүдән офтану кичерде. Нигә дип ризалашты соң ул бу йортка керергә? Агач йомычка чүбеннән прессланып эшләнгән ДСП стеналарыннан чыккан сумала, фенол исен иснәргәме? Юньле булса, мондый йортка Тукбаевлар, Ишкәевләр керер иде. Нигә бу дөнья шулай гаделсез? Кемнеңдер аягындагы соңгы итеген салдырып ала, тир түгеп тапкан малын талый, корган йорт-җирен җимерә, нахакка себер сөрә, зинданнарда җәберли, көчли, үтерә... Ә кемнеңдер, тасма телләренә ышанып, юлларына чәчәкләр сибә, алтынга төрә?!

Нәфис урыныннан сикереп торды да, ни дә булса эшләргә кирәк дип, иртәгә калага бару хәстәренә кереште.

«Күренмәс кеше»

Кала үз тормышы белән яши бирде. Кырмыскадай үрчегән машиналар, урамнарга хуҗа булып, ары да бире дә чабыша, юл биреп өлгерерлек түгел. Һәркем каядыр ашыга, кабалана, мәшәкать артыннан йөгерә. Вакытның чиген белмәгәннәр, тормыш гамен югалтканнар битарафлык кичерә. Кемнәрдер, миңа диңгез тубыктан дигәндәй, сәрхушлыгыннан айнымаган, кемдер каргадай чүплектә казына Нәфис: «Йа Хода, шушы көннәргә калдырма...»—дияргә мәҗбүр булды.

Ул иң элек типографиягә керде, газетаны чыгаруга бәйле рәсми кәгазьләрне җайга салды һәм башка кирәк-яракны белеште. Компьютерларда җыелырга тиешле материалларны тапшыруны, газетаның басылу көнен ачыклады. «Байтирәк хәбәрләре» пәнҗешәмбе көнне чыгарга тиеш булды. Кала типографиясенең тәҗрибәле корректорлары да бар икән. Махсус югары белемлеләр. Бу кадәресе аны сөендерде. Биредә басылган газетанын сыйфаты да бермә-бер артачак. Язган мәкаләләрен кеше укырлык булып чыга. Мәшәкате бер үк: Абага районы типографиясенә бардың ни дә, калага килдең ни? Акчанны гына вакытында күчерт. Аннары шәһәрдә аралашу мөмкинлеге күбрәк. Гаиләң белән дә ешрак очрашасың. Шәп бит бу!

Ул, типографиядән чыккач, мәдәният министрлыгына килде. Йомышы бухгалтериядә иде. Аны бүлмәдә илле биш яшьләр чамасындагы ябык, аксыл чырайлы, баш бухгалтер Зинаида Васильевна каршы атлы. Сизгер карашлы тәҗрибәле ханым Нәфисне баш-аяк күзәтеп чыкты да ана урын тәкъдим итте.

—Йә, Байтирәктә эшләрегез ничек бара?—диде ул, җай гына.

—Болай ярыйсы, тиражыбыз гына азрак —диде Нәфис. —Тиражлар кими шул хәзер, күп кенә район газеталары белән эш шулай тора.

—Зинаида Васильевна!—диде Нәфис, үз йомышына күчеп.—Без хәзер газетаны Казанда чыгарырга булдык.

—Мин беләм.

—Газетаны шәһәр типографиясендә бастыру унаеннан сезгә бер соравым бар иде.

—Нинди ул?

—Мондагы типографиянең үз корректорлары бар икән. Минем корректор калага йөри алмый бит инде. Аның белән нишләргә? Корректорга бушка акча түләп тору кирәкме?

Юк, билгеле —диде Зинаида Васильевна, кистереп.Корректорың корреспондентлык эшен башкара алса, аны шунда күчерә аласын, урын булса, әлбәттә. Башка яраклы эш юк икән, кыскартасың.

—Бу очракта мин хаклы буламмы?

—Әлбәттә. Бу сезнең карамакта —һәм ул өстәп тагын шунысын әйтте:—Редакцияләрдә тиздән болай да штатлар кыскартылачак, чөнки хезмәт хакларын күтәрү көтелә...

—Аңлашылды, Зинаида Васильевна,—диде Нәфис, үзенә кирәкне ачыклап,—киңәшләрегез өчен рәхмәт.

—Һәрвакыт рәхим итегез...                

Коридорга чыккач, Нәфискә озын, төз гәүдәле, ыспай гына киенгән, кызыл галстук таккан яшь министр үзе очрады Нәфис аның белән, ачыла төшеп, дустанә күреште.

—Исәнмесез, Сәет Әскәрович!

—Исәнмесез! Ничек эшләрен?—диде ул, ашыгуын сиздереп.

—Акчаларны алдыгызмы? Байтирәктә яңа типография төзергә дигән.

—Ә-ә -дип сузды Нәфис, уйлана калып. —Безнең исәп-хисап счетына кергән акчалар күренми әле.

—Мин шуны  беләм,—диде министр.—Акчалар районыгызга китте. Так что, миннән калмады. — Кузгалып, берничә адым китеп сүзсез атлагач өстәде. —Ул акчаларга, җанкисәгем, берничә типография төзеп була. Йокламагыз...

Сәет Әскәрович шулай диде дә, Нәфисне коридор башында калдырып, кремланган очлы башлы ботинкаларын ялтыратып китеп барды. Нәфис аптырап уйга калды: «Ничек болай була инде? Ул акчалар тү-тү бит. Аларны, вакытлыча дигән булып, районнын колхоз-совхозларына бүлеп бирделәр. Чынлыкта кайда соң алар? Бу турыда министр үзе беләме, белмәмешкә салышамы? Алар Тукбаев белән үзара килешеп эшләмәгәннәрме? Монда кем күз буа? Алла белсен! Янәсе, йокламагыз

Сорау кыяфәтендә башын иеп озатып калган Нәфис турая төшеп кузгалып китте. Ул урамга чыккач та офтанды: «Нишлисен, эт өрә, бүре йөри, соңгы сарыкны тотып ашаганга кадәр...»

Ул бүген Байтирәккә кайтырга ашыкмады, гаиләсе янында кунарга булды. Эшләрен бетергәч, машинасын урам чатындагы стоянкада калдырып, өенә җәяүләп атлады. Инде көн кичкә авышкан иде. Почмактагы зур кибет артына житәрәк, милиция оперативникларының бер яшь егетне тентүләрен күреп, адымнарын акрынайта төште. Милиционерлар каршында аптырашта калган кара чәчле, түгәрәк йөзле бер егет тегеләр боерганны теләр-теләмәс үтәргә мәҗбүр. Аның күлмәк җиңнәрен сызгандырталар, янәсе, наркоман түгелме? Кесәләрен капшыйлар, әйләндерәләр. Эзләнә торгач, бер кесәсеннән күпмедер акча да килеп чыкты.

—  Бу акчаларны каян алдың?—диде озын буйлысы, күзләрен ялтыратып.

—Үз акчаларым. Кибеткә әйберләр алырга чыккан идем...

—Бу акчалар урланган булса?..—диде тәбәнәк буйлы, киң гәүдәлесе. — Тикшереп карарга кирәк, милиция бүлегенә бармый булмас...

Егет ризалашмады, карышты.

—Сез нәрсә, мине карак дип белдегезме әллә?

—Ә кем белә, бәлки, син кесә карагыдыр, телефоннар урлап йөрүчедер. Документың юк, ачыклар өчен отделга бармый булмас.

—Беркая да бармыйм мин...

—Барырга теләмәсәң, акчанны калдырасын. Икенен берсе...

Шушы күренешне күзәткән Нәфис күрмәмешкә салышып туктап ук калды. Оперативникларның озын, ач яңаклысы егеткә күзләрен калайландырып карады.

—Башкача булмый,—диде ул, чәнечкеле карашын егеткә текәп.—Отделга кайтып, акт төзергә туры киләчәк, кибет чатында сиеп тора иде, дип.

Кинчә җилкәлесе, авыз эченнән көлеп, иптәше сүзен хуплады:

—Безгә аты-юлы белән сүгенде, каршылык күрсәтте дип тә өстәргә туры килер. Бер тәүлек утырып чыккач, биш йөз сум штраф та чәпәрбез.

Нәфис шушы урында түзмәде, ни чарадан бичара хәлендә калган егеткә ярдәмгә килде.

—Сез нәрсә, куркыныч җинаятьчене эләктердегезме әллә?—диде, якын килеп.—Җибәрегез егетне!

Тегеләр гаҗәпләнде.

—Син кем безнең эшкә тыкшынырга?—диде озын сыйрак, мин-минлеген күрсәтеп.

—  Гади бер гражданин. Нигә егеттән акча теләнәсез, шул көнгә калдыгызмы?

Калайланган караш Нәфискә текәлде.

—Абзый, сүзләреңне үлчәп сөйләш, юкса үзенне дә алып китәбез. Будешь там свои права качать.

Нәфис куркып калмады.

Әгәр егетне җибәрмәсәгез, мин милициягә үзем барам. Телисезме, хәзер үк нәчәлнигегез Федоровка шалтыратам.—Ул кесә телефонын чыгарды.

Тегеләрне Федоров фамилиясе сагайтты. Шикләнә калган аксыл чырай як-ягына каранып алды.

—Сез кем буласыз?

—Журналист. Нәфис билетын чыгарып күрсәтте.—Телисез икән, бергә барабыз...

Нәфиснең үжәтлеге оперативникларнын кәефен кырды. Аксыл чырайлы акчаны егетнен уч төбенә салды да китәргә ым какты һәм, аклангандай итеп:

—Без аны наркоман дип торабыз,—диде.

Аерылышып бераз ара киткәч, Нәфис артыннан теге яшь егет куып җитте дә:

—Абый! Сезгә бик зур рәхмәт инде,—диде.

—Бүтән эләгә күрмә —диде Нәфис, артына борыла төшеп.

Бүтән эләкмим дисәң дә, кем гарантия бирә ала? Талауны кәсепкә корган милиционерлар ач бүредәй ауга чыксыннар да, ничек беркемне дә эләктермәсеннәр ди.

Нәфиснең игътибарын урам чатындагы уен автоматлары янына җыелган яшьләрнең көр тавышы җәлеп итте.

—Булат, акчаңны бу якка сал, моннан бер абый кичә биш йөз сум отты.

—Тыңлама, Гәрәй, бу як отышлырак,—диде икенчесе —Мин моннан йөз сум оттым инде.

Егетләр автоматларның дүрт ягыннан да «бәхет»ләрен сыный. Отышка өметләнгән күзләре җем-җем иткән кызыл цифрлардан аерыла алмый. Биш тәңкәлек көмеш акчалар тар ярыктан «ояга» тәгәрәп төшә, егетләр көткән акча «янчыгызның авызы гына ачылмый.

Булат дигәненең көмешләре бетте, ул Гәрәйгә мөрәҗәгать итте.

—  Миңа ун көмеш бир әле, откач кайтарырмын

Комсыз автомат Гәрәйдән алган көмешләрне дә йотты. Ахырдан ачулары чыккан егетләр, автоматларга суккалап, көлә-көлә китеп бардылар.

Чат саен корыч сакчыдай үрә торып баскан автоматлар Нәфискә акча сорап торган оперативникларны хәтерләтте. Ата каракларны баетучы, кешеләрне психик яктан чиргә сабыштыручы, төрле җинаятькә этәрүче сихерче автоматлар, уен, кафе салоннары кемгә кирәк? Нинди тәрбия бирәбез? Гаделсезлек бунтын арттырабыз гына...

Нәфисне кызы язмышы, анын киләчәге уйландырды. Көләче шушы кыргый тормышны ничек кабул итәр, чит-ятларны таный белерме? Туры юл сайлый алырмы? Бәхетле булырмы? Авызыннан тәмәкесе, сыра шешәсе төшмәгән, автоматларга тибенеп китүчеләргә юлыкмасын иде ул! Акыл бир син аңа Ходай, көч бир, карагруһлардан йолып кал!

Ул, вак-төяк күчтәнәчләрен күтәреп өенә керүгә, бусагада тукталып калды. Ишек ачылып ябылган тавышка түр бүлмәдән чыккан Сәриясе каршына килеп басты.

—Мин кайттым!..—диде Нәфис, яхшы кәефен сакларга тырышып

—Күрәм,—диде Сәрия ана, сынаулы караш ташлап.

—Нигә шатланмыйсың?

—Янымда шатланыр кешем булмагач, нишлим соң?Син—читтә...

—Менә яныңа кайттым бит.

—  Ничә сәгатькә?

—Төн буена, таң атканчы

—Кунасыңмыни?

—Кунам. Кертәсеңдер бит?..

—Уйлап карарга кирәк.—Сәрия елмайды.

—Уйлый торганчы, бу сумканы алып куй әле!

—Монда нәрсә соң?—диде Сәрия, Нәфис кулыннан сумканы алып.

—Сиңа күчтәнәчләр: яраткан алмаларың һәм ит...

Нәфис аяк киемнәрен сала-сала сорады:

—Кыз өйдә юкмы әллә?

—Юк. Әле укуыннан кайтып җитмәде.

—Алай икән...

—Чәй эчәсеңме?

—Эчәм. Чәй эчәм дә мунчага кереп чыгам. Байтирәк тузаннарын юарга кирәк.

—Үз мунчаңны өлгерт инде...—диде Сәрия, Байтирәк өен күздә тотып.

—Әй, һаман да җитешеп булмый әле. Әллә авыл мунчасына керәсен киләме?

—Килә шул. Син дә һаман кешегә ялынып йөрмәссең бит.

Нәфис хатынының төртмә сүзен яхшы аңлады.

— Булды, болай булгач, быелдан калдырмам, Аллаһы боерса. Авыл мунчасы җанга да сихәт ул. —Ул уйлана калып өстәде:—Исән-сау гына эшләп торсак...

Сәрия аның нидер әйтеп бетермәгәнен сизде.

—Нәрсә, районнан куарга җыенмыйлардыр бит?..

Нәфис карашын читкә алды.

—Юк әлегә. Ярар, бу турыда соңрак сөйләшербез, —диде һәм чәй эчте дә мунчага җыенды...

Мунчада чират юк иде. Ул керүгә, чабыну бүлмәсенә үтте. Тирләп- пешеп чабынгач, сулыш алырга дип, чишенү залына чыгып утырды. Монда кемнәрдер шахмат уйный, сыра, чәй эчә, ә кемнәрдер үзара гәп сата. Нәфис як-ягына каранды, таныш-белешләр күренмәде. Аңардан ерак кына түгел берничә ир кызып-кызып гәп сатты.

—Әгәр мин күренми торган кеше булсам,—дип, күркә кебек кабарынды табак битле ир. күзләрен акайтып. —Иң элек безне талап баеган лидер теге Бикбаевны чукындырыр идем...—Ул, бармагын пистолеттай төзәп, тек дип куйды —Ни өчен дигәндә, кара инде ул колхозларны? Нинди көнгә төшерделәр. Башта талап оештырдылар, хәзер талап тараталар. Бар җирне бүлеп, кешеләрне эшсез калдырып, инвесторлар басып алды.. Хезмәт хакына кәгазь колбаса алып кайтып бирәләр. Мин ашамыйм ул колбасаны. —Ул җирәнеп чыраен сытты һәм прожектордай акайган күзләрен йомып-йомып алды.—Мәче дә ашамый аны.

Сәер кеше тукталуга, тәне рәсем дәфтәренә әйләнгән ябык чырайлы ир сүзгә кушылды, ул ярык тамгалы кашын сикертеп алды.

—Без төрмәдә баланда чөмердек, итне этләргә ыргыттылар . Мин шунда җәзве заработал. —Ул хатын-кыз сурәте ясалган иңбашын калкытып алды,—Бутадылар дөньяны. .

—Контроль булмагач...—диде «күренмәс кеше», күзләрен акайтып.

—Контроль?!—дип көлде тоткында булганы, җәрәхәте ачылудан саклангандай, эчен тотып.—Тикшерүчеләрнең авызын момент томалыйлар. Ревизор килсә, гомерлеккә баеп китә...

—Кул кулны юа.. .—диде «күренмәс кеше», янә күзләрен сәер акайтып.— Нефть чутсыз...

Арык санлы кешенең киртекле кашы, син дә аңлый беләсең икән дигәндәй, сикергәләп алды.

—То-то, базара нет. ..

—Менә мин калада яшәсәм дә,—диде «күренмәс» фикерен авырдан туплап,—барыбер авыл мужигы булып калган бит инде. Кайткалыйм авылга, Байтирәк районына.

«Байтирәк» сүзе чыккач, Нәфис: «Бу кайсы авылныкы икән?»—дип, аның  ниләр әйтерен көтте.

—Авылда хәзер эшсезлек, иген иккән колхозчы хәерче,—дип дәвам итте ул.—Безнең игенне чит ил алмый. Агулы ул. Сыра эшләргә дә ярамый. Кырларга агу сиптертеп, кошларны үтереп бетерделәр, хәзер сайрар кош та калмады авылда. Быел җәй ишетмәдем сайраганнарын. Ул теге елларда сайрап җибәрәләр иде сыздырып... Мин үзем дә аларга кушылып җырлый идем. Шәп җырлыйм мин. Орып бирәм мин хәзерге артистларны. Аларның бер моннары юк. Сүзләренең ата-анасы. Чыш-пыш шунда. Такмак җырлап, чикерткә кебек сайрашкан булалар, арт якларын иләп. —Ул, кемнедер күргәндәй, бер читкә сәерсенеп карады. —Цехта мин җиффәрә идем сайратып, авызларын ачып тыңлыйлар иде. Бер дә карап тормый идем. Салгач, абыйны да җырлата идем.

—Үзең гармунчы дамыни?—диде әңгәмәгә кушылмый сүз җыеп утырган өченче ир. Һәм ул, мыек астыннан елмаеп, керпе чәчен сыпырып куйды.

—  Гармунчы! Жиффәрә идем сыздыртып авылым урамнарында.

—Кайсы авылдан син?

—Ындырдан. Исемем Шәриф була минем. —Ул керпе чәчле кешегә төбәлде. —Әллә син безне авылны беләсеңме?

—Ул якларда булганым бар,—диде керпе чәчле.—Машинада икмәк ташыган елларда баргалый идем... Син хәзер пенсиядәме’

—Әйе. Әле эшләп йөрим, цехта вентиляция буенча слесарь булып Эшләмәсәң, пенсиягә генә яшәп буламыни?..

Рәсемле кеше эчтән кытыкланып көлде, ул тамгалы кашын уйнатып сорады.

—  Шәриф агай! Син, чыннан да, күренмәс кеше булсаң нишләр идең?

Һе,—диде Шәриф, гаҗәпләнеп. —Берәрсен шыпырт кына килеп чүкер идем, кабинетына кереп.

—Кемне?

—Кемне, кемне? Эшли белмәгән башлары белән өстә утыралар бит байлык җыеп. Тегендә-монда кунак булып йөриләр, әле шуларны телевизордан мактап күрсәткән булалар. Ялганны халык белми дип уйлыйлардыр.

—Ну, монысы аңлашыла. Менә син министр булсан байлык туплар идеңме?

—Нигә тупламаска?! Әллә мин кешедән кимме?

—Ким түгел, син молодец кеше. Йә, ничек итеп баер идең?

Шәрифнең акайган сәер күзләре гаҗәпсенде.

—Һе, гөмбәләр кебек үрчегән банклар беткәнме? Минем дә кеше шикелле яшисем килә.

—Дөрес, Шәриф агай. Байлар азынды хәзер. Тапауны гына беләләр

— Блачь юк, мин аларга Сталинны кайтарыр идем.

—Хәзерге мафиозниклар белән Сталин да көрәшә алмас

Алмас, мин аларны. Ул янә бармагын пистолеттай төзәде. —Тек кенә итәр идем.

Тамгалы кашның авызы ерылды.

Дөрес әйтәсең. Шәриф ага Кара әле, бу илне тәртипкә китереп булырмы икән?

—Президентның,—диде Шәриф, кемнедер күзаллап һәм куш йодрыгын күрсәтте,—аның менә шушының кадәрле генә башында күпме ми бардыр дип беләсең си? Ул ничек зур илне тәртипкә китерә алсын? Ул илнең тәртибе, культурасы алга китми торып. Телевизордан да әйтеп торалар ич, министрлар арасындагы урлашуны да туктата алмагач ничек була инде ул? Урлыйлар да кайсы чит илгә кача. Качтырыр идем мин аларны...

Тоткынның көләргә дип ачылган авызы ябылмыйча калды.

—Нишләр идең?

—Чүким, теге дөньяга озатам, нәрсә каракларга карап торырга? Җүләр түгел лә мин...

—Юк, син акыллы кеше, анысы. Әйтик, безнең  шәһәргә сине мэр итеп куйсалар нишләр идең?

—Бер яхшы бәдрәф салдыртыр идем.

—Дөрес, баер өчен яхшы бизнес.

—Соң, йомышыңны гел койма буенда башкарып булмый бит инде.

—Тагын?

—Артезиан коесы казытыр идем. Торбадагы суны эчә торган түгел, чирлибез бит. Ул чишмәләр тәккә агып ята. Аларны шәһәргә китереп була бит инде. Су дахудлы хәзер... Киләчәктә су дефицит булачак ул!

Шәрифнең беркатлылыгын шәйләгән арык санлы шымчы, колаклардан шикләнә төшкәндәй, як-ягына каранып алды.

—Сиңа, Шәриф ага, иң яхшысы, күренмәс кеше генә булып калырга кирәк. Акчаң море булачак. Түлке, безнең ише вак каракларны гына чүкемә.

—Мин тиле түгел ич...

—Дөрес Әйдә, тагын бер шәпләп чабынып чыгыйк әле.

Кузгалып киткән ирләр артыннан Нәфис тә юыну бүлмәсенә узды...

Ул мунчадан кайтканда, Сәриянең чәе әзер иде.

—Чәйне нәрсә белән эчәсен, карлыган вареньесы беләнме, әллә облепиха беләнме?—диде ул, Нәфисе өстәл артына килеп утыргач.

—Облепиха белән...

Сәрия, өстәл әзерли-әзерли, Нәфиснен күңел кылын тартты.

—Йә, ничек анда Байтирәктә эшләрен?

—Ярыйсы,—диде Нәфис, теләр-теләмәс кенә.—Тиздән газетаны Казанда бастыра башлыйбыз.

Ник?

—Шулай карар кылдылар —Нәфис, гадәтенчә, шаярткандай итте. — Моннан соң янына ешрак кайтып йөри башлаячакмын...

—Белмим инде нишләрсең, каядыр югалмасаң. — Сәрия көнләшүен сиздертеп алды.

— Моңарчы югалмадым бит,—диде Нәфис, хатынынын төрттерүен аңлап.

Сәрия, кемне ышандырмакчы буласын дигәндәй, көлде. Әңгәмәне өзеп, шул вакыт кызлары Көләч кайтып керде.

—Исәнме, әти!—диде ул, ачык елмаеп.

—Әйбәт, кызым! Йә, студентның хәлләре ничек соң?

—Тоже әйбәт. Әллә мунча кердеңме?

—Әйе.

Җиңел пар белән!

—Рәхмәт.

—Миңа нәрсә алып кайттың?

—Син яраткан алмаларны.

—Отлично...

—Байтирәктә ни хәл анда? Какмыйлармы?

Нәфис икеләнеп җавап бирде.

—Хәзергә юк, кызым...

—Ә аннары?—Көләч өстәлдән бер алманы алып тешләде.—Нигә әйтеп бетермисең?

Сүзгә Сәрия кушылды.

—Байтирәктән куарга җыенмыйлардыр ич?

Нәфис уйга калды.

—Ул көн дә килергә мөмкин.

—Нәрсә булды соң?

Нәфис эчкән чәен кире өстәлгә куйды. Ул бер кызына, бер хатынына карады, ни дип әйтергә белми торды

—Бер низаг килеп чыкты.

—Нинди?

—Безнең министрлыктан районга, типография төзергә дип, күп кенә акча күчерелгән. Счетка түгел, райфинга. Ул акчаларны, формаль рәвештә, колхоз-совхозларга бүлеп бирергә карар чыгардылар. Үзара ялган килешү кәгазьләре төзелгәч, мин аларга кул куймадым.

—Дөрес эшләгәнсең, әти!—диде кызы, белдеклелеген сиздерергә тырышып.

—Бүлдермә кешене!—диде Сәрия, кызын тыеп.—Шуннан?

—Шуннан шул, ачулары чыкты. Миңа карашлары үзгәрде, дошман күрә башладылар.

—Әй, юкны сөйләмә әле,—диде Сәрия. —Нәрсә эшләтерләр сон? Ул акчаларны син урламаган ич.

—Әйтмә дә!—диде Көләч, әнисе сүзен хуплап. —Исен киткән икән, кит, дисәләр, китәрсен, монда эш таба алмыйсыңмы? Нәрсә дип белдең син ул район газетасы редакторлыгын.

—Шулай да Сүзе бар, эшли алмады диярләр.

—Сүзе?! Син нәрсә, әти, хәзер ул турыда уйлап тормыйлар, җанын ни куша, шуны эшлә! Син югалмыйсын. —Кызы бер мәлгә уйланып калды. — Мине редакция эшеннән чыгар. Үзенә бәйләнергә сәбәп булмасын. Язган мәкаләләремне бастыр да...

Ике яклап өйрәтү Нәфис күңеленә тия башлагач, ул сүзен кыскартты.

—Ярар, җитте! Мин үз эшемне үзем хәл итәрмен —диде.

Аннан соң бергә ашап-эчү кәефне күтәреп җибәрде.

Берәү китә, берәү кала

Каладан киләчәк аппарат җитәкчесе, депутат Нишановны Тукбаев белән Ишкәев икесе, җыелыш башланырга бер сәгать кала урман почмагына— район чигенә барып каршы алырга булдылар. Нишанов карап торган иң олуг кунакларның берсе, Дәүләтхан Бариевич вәкаләтен үтәүче. Ул барган җиргә янәшә-тирәдәге башка район җитәкчеләре дә килми калмый. Сынатырга ярамый, аны тыңлау, хөрмәт итү мөһим!

Алдан сөйләшкәнчә, Нишановны чибәр кызлар кулына ипи-гоз тоттырып каршы алдылар. Мөхтәрәм кунакка, бар шартына китереп, игътибар күрсәтелде. Аннан, артык тоткарланмыйча, кәттә машиналарга утырып, выж гына Байтирәккә юл алдылар. Югары тизлектә барган машиналарны юл читендә үскән каеннар, хуш киләсез дигәндәй, башларын иеп сәламләде. Калкулыкка җиткәч, Байтирәкнең өр-яңа, икешәр катлы итеп суынган йортлары баш калкытты. Аларның иң зурысы Тукбаевныкы, икенчесе- Ишкәевнеке иде. Алардан кайтышлары район үзәгендә төзегән хуҗалык.

—Байтирәк шактый үскән, — дияе Нишанов, исе киткәндәй киерелә төшеп.—Тырышасыз, молодцы! Әле кайчан гына юкка чыгып барган авыл иде югыйсә

—Сезгә зур рәхмәт инде, Фәрзи Морзаевич,—диде Тукбаев, кунакка теләктәшлек белдереп.—Ярдәмегездән ташламадыгыз... Бүген яңа почта бүлеген һәм прокуратура бинасын файдалануга тапшырабыз...

Нишанов мона разый калып килеште:

—Кирәк, кирәк. Районны бар яктан да ныгыту, аякка бастыру мөһим эш.

—Тик менә яңа клубны гына төзеп бетерә алмадык,—диде Тукбаев, бераз офтангандай.

—Клубны Динар Хамаевич өлгертер инде,—диде Нишанов, сүзне булачак яңа башлык исеменә күчереп.—Администрация бинасын да корып бетерер...

Сүз җае чыгуга, Ишкәев:

—Яңа клубны да, администрация бинасын да киләсе елдан калдырмаска исәп, Фәрзи Морзаевич,—дип өметләндерде.

Нишанов канәгать елмайды:

—Сезнең ише егетләргә ышанырга була...

Бер-бер артлы килгән машиналар, клубка җиткәнче, ашханә ишегалдына кереп туктады. Юлдан килгән кунакларга табын әзер иде инде.

Сәгатьләргә күз салгач, вакыт җиткәнлеге, клубка җыелган халык искә төште. Һич көттермичә, биш минут дигәндә, ялт та йолт килгән кәттә машиналар клуб янына килеп тукталды. Биредә дә түрәләрне махсус каршы алучылар табылды. Клубка кергәч, аларга беренче рәттәге урыннар тәкъдим ителде. Фәрзи Морзаевич өчен урынны Ишкәев үзе сайлады.

Ниһаять, залдагы халыкны тынычландыргач, микрофонга җан керде.

—Исәнмесез, хөрмәтле райондашлар, хезмәт алдынгылары һәм кадерле кунаклар!—дип бәйрәм тантанасын ачты китапханәче Рәсимә, артистларча сөйләргә тырышып.—Без бүген бирегә ни сәбәпле җыелганыбызны барыбыз да беләбез. Сүземне районыбыз җитәкчесе Рәсим Юлаевичтан башлыйсым килә. Әйе, район башлыгы йокы күрми, ул көн-төн уйлана, нинди дә булса яңалык кертергә омтыла. Сәясәттә нинди генә хәлләр булмасын, барыбер, камчы район җитәкчесе сыртына төшә.

Бу тупас җөмләдән Ишкәевнен кашлары биеп алды.

—Шуңа күрә дә ул ялны да, бәйрәмне дә белми, ул гел эштә, эзләнүдә... Аның шатлыгы да, кайгысы да, яшәеше дә шушы хезмәт белән бәйләнгән. Шуңа күрә дә аның күнеле сафтыр, нечкәдер, шуңа күрә дә җилкә тамыры ныктыр!

Менә хәзер сүзне районыбызның хакимият башлыгы Рәсим Юлаевичка бирәбез.

Тукбаев урыныннан кабаланып торды да, томырылып, сәхнәгә юнәлде, ашыгып атлаган җиреннән күтәртмә баскычка сөртенде, чүт егылып китмәде һәм ул, каушамаска тырышып, мөнбәр артына килеп басты, тамак кырды:

—Хөрмәтле райондашлар, алдынгылар! Хөрмәтле Фәрзи Морзаевич һәм безне хөрмәт итеп килгән кунаклар!

Без бүген бирегә очраклы рәвештә җыелмадык. Сез моны яхшы беләсез. Барыгызга да мәгълүм, быелгы урып-җыю эшләрен матур гына төгәлләдек, монда шулай ук зур уңышларга ирешкән хезмәт алдынгыларын бүләкләргә дә чакырдык. Алар безнең районда бик күп, монда алдынгыларның да алдынгылары җыйналды. Күрсәткечләргә тукталып тормыйм, аларны тантана барышында алып баручылар җиткерер, һәммәсен бездән әйтелгән сүзләр дип кабул итәрсез Күргәнегезчә, без, икмәк үстерү белән бергә, төзелеш эшләрен дә алып барырга тырыштык. Бүген генә ике яңа бинаны—почта бүлекчәсен һәм прокуратура бинасын ачтык.

Тукбаев, бераз каушый да төшеп, башкарган эшләрне санап чыккач, сүзен алдынгыларга яңа уңышлар теләп тәмамлады. Аннары сүз рәсми кунак Фәрзи Морзаевичка бирелде.

—Хөрмәтле байтирәклеләр! Алдынгыларның да алдынгылары!—диде ул һәм түрәлеген сиздереп җәелә төште. —Мондый бәйрәмнәрдә миңа еш булырга туры килә. Бәйрәмнәрдә без дә сезнен кебек дулкынланабыз, сезнен алда үзебезне бурычлы итеп сизәбез...—Сез,—диде Фәрзи Морзаевич, дәвам итеп.—бөтен республиканы ашатырлык продукция җитештерүдә үзегездән зур көч куясыз. Әйтер идем, алдынгы урыннарда барасыз. Бу—сезнең казанышларыгыз! Хакимият башлыгы Рәсим Юлаевичның, төнне көнгә ялгап, тырышып эшләве күз алдыгызда. Ул Казан урамнарында һәркөн йөреп, кайда нинди әйбер ятканын күреп кайтса, бу әйбер икенче көнне Байтирәктә була. Ул көннәр буе чиновникларның кабул итү бүлмәләрендә йөреп, теләнеп-соранып үз теләгенә ирешә. Менә шундый кеше районны үстерә белде.

Без, республика кадрларын барлаганнан соң, хакимият башлыклары арасыннан тәҗрибәле Рәсим Юлаевичны сайлап алдык һәм аны зуррак районны күтәрергә, Камышлыга билгеләдек. Бу очраклы хәл түгел. Аңа, күрсәткән хезмәтләрен искә алып, Республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исем дә бирелде. Хәзер шуны тапшырырга рөхсәт итегез.

Тукбаевны, көчле кул чабулар астында котлап Фәрзи Морзаевич аның кулын кысты.

—Дөрестән дә,—диде Тукбаев, җавап нотыгы тотып,—бу минем өчен зур исем. Монда бөтен районнын да өлеше кергән дип әйтәсе килә. Моны миңа авансом бирелгән дип әйтсәң дә ярыйдыр. Мин республика җитәкчеләренә рәхмәтемне белдерәм.

Фәрзи Морзаевич бераз тын торып сулышын алгач, янә болай дип игълан итте:

—Дәүләтхан Бариевичның Рәсим Юлаевич урынына беренче кандидатурасы Динар Хамаевич сез булдыгыз!.. Мин ышанам, байтирәклеләргә вәгъдә иткәнегезчә, районыгыз тирә-як районнары арасында алдынгылар рәтендә барыр. Унышлар сезгә!..

Ишкәев, тизрәк үзен күрсәтергә теләгәндәй, ялт торып басты, залдагы халыкка карады һәм, Фәрзи Морзаевичның мөнбәрдән төшкәнен дә көтмичә, сәхнәгә юнәлде. Сәхнәдәге ут яктысында анын пеләш башы яктырып-яктырып алды.

—Мин, иптәшләр,—диде ул, «мин»гә аеруча басым ясап,—үземә күрсәтелгән ышанычны аклар өчен, бөтен көчемне куярга тырышачакмын. Һәм ул алдан ук әзерләгән сүзләрен кәгазьдән укып китте .—Иптәшләр! Бүген Рәсим Юлаевичны озатканда шуны әйтәсем килә. Бөтен кешегә дә андый бәхет тәтеми. Монда Рәсим Юлаевич хакимият башлыгы булганнан соң аны иң артта калган, иң авыр районга җибәрү—бу инде аңа зур жаваплылыкны ышанып тапшыру дигән сүз.

Бер Байтирәк авылыннан район ясаган кешегә тагын да зуррак бурыч йөкләнелә,—диде Ишкәев, дәвам итеп. Сез, Рәсим Юлаевич, бай тәҗрибәгә, киң эрудициягә ия! Заманыбыз җитәкчесенең матур үрнәген гәүдәләндерәсез. Яңа эшегездә яңа җиңүләргә ирешүегезне телибез.

Чыгышлардан соң, алдынгыларга бүләкләр тараткач, концерт башланды. Клубтан чыкканда, Нәфиснең кәефе кырылган иде. Ул Ишкәев белән эшләү тагын да авыр булачагын белә иде. Түрәләр чит ил машиналарына төялеп күл буендагы «Чишмәлеккә китеп барганнарын ризасыз гына күзәтеп калды.

 «Мәзәкләр яз!»

Нәфиснең йөрәгенә тагын ут капты. Бу юдысы аның ялкыны Чутый Бараев сызган шырпыдан кабынып китте бугай һәм бар җанын айкап алды, бөтен тынычлыгын качырды. Корректор Фираяны эштән кыскарту мондый шау-шу куптарыр дип һич тә уйламаган иде ул.

Чутайныкыларга шул җитә калды. Район прокуроры бүген адвокат ролен башкара, милиция нәчәлниге хатыны Фирая мәнфәгатьләрен яклый, туганы Тәкәев кушканнарны үти. Ул инде мондый үчле эшләрдә шомарган, кемне ничек батырырга, кемнең бәгыренә төшеп интектерергә икәнен яхшы белә. Инде башына уй төшкән Нәфискә, хаклымы ул, хаксызмы, өчәр тиен өчен дә аклану кыенлашты, гәрчә янәшәсендә миллионнарны үзләштерүчеләр йөрсә дә. Аларга берни юк, алар һаман да почетта, мактауга күмелгән. Чутый да шулар мәнфәгатен якларга ике куллап әзер тора. Нәфискә килгәндә, киресенчә, мөхәррир өметсез, аның алырдай бете дә юк, ул алар өчен авырткан теш, аны бүтән комачауламасын өчен алып ташларга кирәк.

Нәфис власть тәгәрмәченең үзенә каршы әйләнә башлавын тиз сизде. Прокуратура хезмәткәрләре редакция эшен тикшерергә килеп тә җитте. Хат-аңлатмалар алынды. Бухгалтериядагы акчага, килешү кәгазьләрләренә бәйле документлар энәсеннән җебенә кадәр тикшерелде. Ишкәев тарафыннан гаеп табарга дип күрсәтмә бирелгән.

Клубта икътисади конференция башлануын көтеп утырган Нәфиснең төрле-төрле уйлардан башы каткан иде.

Менә Ишкәев залдагы халыкны күзәтеп алды да җыелышны башлап җибәрде.

—Иптәшләр!—диде ул, партия мәктәбендә туплаган тәҗрибәсен эшкә җигеп. —Мин бүген сүзне экономика турында алып барачакмын, аннан башка тәртип юк. Фермаларына барсаң, керә торган түгел. Керсәң, үгез белән сыерны таный торган түгел, ашарларына юк... Мондый хәл район оешмаларына керсәң дә күзәтелә: беркемне табып булмый. Җитәкченең өстәлендә ике стакан калган, үзе юк. Бүлмә тынчыган...

Ишкәев хокук саклаучылар адресына тәнкыйть яудырды, аннан «Акъяр» хуҗалыгы җитәкчелеген «сәнәккә» алды.

—Егылып китәрлек әйберләр бар,—диде ул, тавышын көчәйтә төшеп.— Мин беркөнне Акъярга барып төштем. Карыйм, дуңгыз фермасына машиналар агыла. Җиде җиңел машина кереп китте. Мин барганны берәү күрде дә, атлы арбасыннан сикереп төшеп, фермадагыларга хәбәр салды, шуннан машиналарның бер-икесе чыгып качты. Фермага керсәм, шунда ит төяп яталар, бернинди язусыз. Завферма аклана, колхоз рәисе бернәрсә белми. Бухгалтер кулы юк, бернинди акт төзелмәгән. Кесәдән телефонны чыгарып, милиция чакыртырга туры килде... Бу нинди хәл?

Ун җитәкчене алыштырсак алыштырабыз, барыбер дә табачакбыз тиешле җитәкчене. Әгәр дә кешенең йөрәге, менә эшлим дип тормаса, баш мие белән ике арада, ягъни йөрәк белән связь булмаса, ул бәндә беркайчан да эшләми. Хуҗалык җитәкчеләре, сыныкка сылтау итеп, эт—эткә, эт—койрыкка, дип яшәргә өйрәнгәннәр. Белегез, Байтирәкнең бюджетына акча керер урын юк дип, беркем дә китереп бирми. Ярый да Рәсим Юлаевич безгә, үзенең бөкресен чыгарып, һаман да көне-төне чабып, акча юнәтү артыннан йөри иде. Ул тапса табыла, ул тапмаса— юк. Миннән аны көтмәгез. «Үзән» совхозы директорын алыштырдык бит. Эш аннан башка да бара. Хәзер ул, эш бирмиләр, дип үпкәләп йөргән була. Мин аек кешене арт ягына тибеп чыгарып, исерек кешене агробанк управляющие урынына ала алмыйм бит.

Ишкәев шактый җитәкчеләрне сүгеп, «эшкәртеп» чыккач, бер мәлгә тынып калды, ялт-йолт каранып, арткы рәтгәгеләрне күзәтте, карашы Нәфисне капшап узды һәм ул, дипломатия сакларга тырышкандай, сүзен дәвам итте:

—Менә мин бүгенге көнне җитәкчеләр арасында булган үзара мөнәсәбәтләрдән, шау-шулардан канәгать түгел. Шул ук вакытта «Байтирәк хәбәрләре» редакторының эше, тәртибе дә мине һич канәгатьләндерми. Мин аны анлый алмыйм, ул үзе дә аңларга теләми. Бәлки, сезгә дә шулайдыр. Редактор тәнкыйть язудан, кешеләрне мыскыл итүдән туктарга тиеш,—дип дәвам итте. Ишкәев, нәфрәтен залга чәчеп. —Ул бу эшкә нокта куярга тиеш. Тагын музей турында язган булып, ул мәкаләне шәхси бер кешедән көлү өчен эшләргә тиеш түгел. Мин моны район җитәкчесе буларак әйтергә тиеш. Районда унбиш меңгә якын халык бар, алар безгә карап торалар, газетада чыккан мәкаләләргә карап бәя бирәләр.

Газетада халыкның күңеленә хуш килә торган, аның хезмәтен яктырта торган, хезмәт белән горурлана торган алдынгылар турында мәкаләләр язарга кирәк. Бу кеше,—дип дәвам итте Ишкәев, икенче ияген кабарта төшеп,—журналист та булырга тиеш түгел, ул үзе кул күтәреп китәргә тиеш...

Бу сүзләр Нәфиснең янагына суккандай яңгырады. Ярсына төшкән Ишкәев моның белән генә чикләнмәде.

—Мин хәтерлим әле,—диде ул дәвам итеп,—партия вакытларындагы редакторларның авторитетын. Беренче урында—райком секретареныкы, аннан прокурорныкы, милиция начальнигыныкы, дүртенчесе — редакторныкы санала иде. Шулай бит, Маннур Мансурович?

Элекке райком секретаре, хәзер «Алпар» колхозы рәисе үзенә булган мөрәҗәгатьне тиз кабул итте.

—Так точно!—диде.

—Иң ихтирам ителә торган кешеләрнең берсе иде ул редактор,—дип дәвам итте Ишкәев.—Абага районында бүген дә шулай ул. Мин бүльнистә ятканда «Абага таңнары» газетасы редакторының мәзәкләрен укыдым. Әле аның яртысы гына чыккан. Мәзәкләр языгыз сез, Нәфис абый, әгәр дә хәлегездән килә торган булса . —Һәм ул соңгы сүзенә басым ясады.—Бүген кайткач, нәтиҗә ясап, уйланырга тиешсез.

Ишкәев тиешле кешеләрен иләктән или торгач, икътисади конференциягә җыелганлыкны, анализлар ясарга кирәклекне онытып, сүзен болай дип тәмамлады:

—Әгәр кемнең дә булса сораулары, сөйләр сүзе юк икән, таралырга мөмкин. Хуҗалык җитәкчеләре монда кала.

Нәфис аквариумга карап утыра. Анда кызыл саңаклы, тукмак башлы балык аксыл канатлы кечерәк балыкның әле бер, әле икенче ягыннан килеп чукый да йөз сиксән градуска борылып койрыгын болгый. Аның бу һөҗүмен күзәткән ваграк балыкларда, куанып, кызыл санак артыннан иярә Атарга ни җитми?! Юкса һәммәсенә бер үк мохит-яшел үләннәр үсеп угырган комлы, чуерташлы су асты «дөньясы». Ашарларына җим сибелгән, суларына кислород өрдергән, яктылык төшкән. Һәммәсе табигый төсләрендә балкый, рәхәтләнеп яшә, бар булган дөньяң белән хозурлан! Ә юк, үз өстенлеген сизгән балыкның моның белән генә килешәсе килми. Һаман да корбанын эзли, уктай атылып йөзә-йөзә дә чукып ала. Аннан, койрыгы белән буран уйнатып, читкә тайпыла, тукмак башын горур калкытып өскә чыга. Янәсе, күрегез, бу—мин! Көчленеке замана!..

Чарасызлык

Ишкәевнең карары катгый иде: «Кит! Китмәсәң, куып җибәрәбез...»

Нәфис моның белән һич тә килешә алмады. Редакция эшен нольдән башла да, ни гомерләр азапланып эшлә һәм сине яраксызга чыгарсыннар. Үзен атказанган мәдәният хезмәткәре исемен күтәреп йөр һәм син, башыңны иеп, эшеннән китеп бар. Тыңлаучан бул, Ишкәевкә каршы килмә.

Вакыт дигәнен Нәфис файдасына эшләми. Район сессиясе карары һәм аның дәрәҗәсен пычраткан төрле ташланулар матбугат министрына барып ирешкәнче аңа ничек тә чираттагы ялга китеп барырга дигән гаризага Сәет Әскәровичтан кул куйдырырга кирәк.

Шушы уе аны министрлыкка алып килде. Бәхеткә, шефның кәефе шәп чак туры килде. Сәет Әскәрович, аны-моны сорашып тормыйча, гаризага «рөхсәт» дигән имзасын салды. Нәфис министр бүлмәсеннән куанып чыкты..

Ул өенә кайтып кергәндә йөзенә кәеф күтәренкелеген чыгарырга тырышты.

—Менә мин кайттым,—диде ул, гадәтенчә, Сәриягә елмаерга тырышып.

—Күрәм,—диде Сәрия иренең йөзендә юкка чыкмаган борчуларны сизеп, аннан бүтән сүз әйтмәде.

Нәфис дипломатын читкәрәк куеп чишенде, аннан кухняга узды һәм хатыныннан сорады.

—Ашарга бармы?

—Аш бар,—диде Сәрия.—Җылытып биримме?

—Бир.

Сәрия суыткычтан кәстрүлне алгач сорап куйды.

—Авыл ите алып кайтмагансындыр?

Нәфис сорауга теләр-теләмәс кенә җавап бирде:

—Юк .—Ул тынып калды, аннан өстәде.—Итне базардан гына сатып алырбыз инде...

Сәрия иренең нәрсәнедер әйтеп бетермәвен аңлады.

—Эшендә берәр хәл булмагандыр бит?—диде ул, газ кабызып.

— Булды,—диде Нәфис авырыксынып. —Мине эштән куарга җыеналар...

—Әйбәт булган —диде Сәрия, бер дә исе китмичә генә һәм кәстрүлне шап иттереп янган газ өстенә куйды. Хатын, җавабны өнәмичә тыныч кына сүзен дәвам итте.

—Кусалар, кайгырма, гаилән янына кайтырсың. Байтирәктә интегеп йөрмәскә вакыт җиткәндер. Китмә шунда дип күпме әйттек, тынламадың. Ишетәсең дә килмәде...—диде.

Уйларыннан башы каткан Нәфис тора торып сорады.

—Дәшми-нитми генә китеп барыргамы?

Сәрия аңа гаҗәпләнеп карады.

—Әле син алар белән көрәшмәкче дә буласыңмыни?

—Синеңчә, «үз теләгем» белән гариза язып китеп барыргамы? Көрәшмәгән үзе егыла...

—Көрәшеп җиңәрмен дип уйлыйсыңмы? Алар власть кешесе...

—Матбугат та властька керә...

Сәрия, әллә син җүләр инде дигәндәй, чак көлеп җибәрмәде.

—Син шуңа ышанасынмы? Кайчан булганы бар?! Партия заманыннан калган икейөхтелек битлеге генә ул. Кемнең газетага язып гаделлек тапканы бар. Хәзер барысын акча хәл итә. Күрмисеңме, журналистларны атлаган саен үтереп торалар, үтерүчене җүнләп эзләмиләр дә һәм ул властька да кирәкми.

Сәрия тәлинкәгә аш салды да, ачулы итеп:

—Мә, аша!—диде.

—Кашык та бир инде!

—Алдында бит, күрмисеңмени?

—Ә-ә, алай икән,—диде Нәфис, өстәлдәге кашыкка үрелеп,—Әллә күзләр дә күрми башлады инде?

—Кирәкмәгәнне күрәсең, шуңа үзеңне яратмыйлар —диде Сәрия, төрттереп.

—Миңа нишләргә соң?—диде Нәфис, аштан авыз итеп. —Дөм сукыр, чукрак һәм телсез булыргамы?

—Сукыр булма, тик алгарак карый бел. Алгарак карый белгән булсаң, урынын өстәрәк тә булыр иде. Әнә шул депутатлар шикелле президент тирәсендәрәк. Гаиләңә дә күпме файдалы эш эшли алган булыр иден. Ә хәзер...—Сәрия, үзен бәхетсез сизгәндәй, рәнҗеп алды.— Күпме энергия түктең, саулыгыңны югалттың. Өстәвенә минекен дә бетердең. Син мине теге вакытта аңламадың. Заводта, компьютерда эшләмәгән өчен, баш механик Закиров миңа күпме үчләнеп йөрде, премияләрдән коры калдырды. Шуннан үрнәк алып, барысы да кырын карап йөри башлады. Тере килеш тотып ашарга әзерләр иде. Заводтан китә алмадым. Син эш табып бирмәдең. Сиңа барыбыр иде. Хәзер шундый ук хәл үз башына төште. —Зыяннан башка бернәрсәгә дә ирешә алмадың. Зыяннарын безгә дә төште сүз тыңламагач. Үҗәтлеген, кирелеген менә нәрсәгә китереп җиткерде.

Нәфис акылына килгәндәй дәшмәде, хатынын кызгана төште

—И-и, җүләр дә инде син,—диде Сәрия, бераз тынычлангач. —Әйтәм бит, алар власть кешесе, аларны сайлап куйганнар, яклаучылары бар. Син кая язсаң да файдасыз. Стенага борчак сибеп утырудан ни файда? Ана карап, барыбер, штукатур коелмый.

Нәфис килешмәгәндәй әйтеп куйды.

—Тамчы тама-тама ташны да тишә, ди халык.

Сәрия янә, тинтәк икәнсен дигәндәй, гаҗәпсенде.

—Син башта тамчы булып кара! Син—тузан бөртеге генә әле. Өрсәң, очып китә торган.

—Кимсетмә инде.

—Кимсетмим, дөресен әйтәм. Хыялый булма дим. Нәрсә исбатларга телисең? Син—берүзең, шуның өстенә акчасыз. Хәерче. Хәерче кеше кемгә кирәк? Анардан йөз чөерәләр. Ә алар акчалы. Акчачы чиновниклар төрмәгә дә утырмый, теләсә кемне сатып ала. Бу дөньяда акчага сатылмаган кеше бармы? Булса, табып күрсәт берәрсең?

—Табам.

—Йә, кем бар?

—Академик Сахаров.

—  Ул илләр масштабында танылган галим. Аны да ничек интектерделәр

—Беләм...

—  Белгәч?! Алар синең белән сөйләшмиләр дә. Чөнки синнән берни алырлык түгел, бернәрсәң дә юк. Гонорарың да сукыр бер тиен —Ул, ире белән берәр нәрсә эшләмәгәйләре дип, эчтән курку кичерде. —Алар кеше үтереп тә чиста кала. Әнә төзелештә кран авып ике кеше үлде, берсе түбәлән егылып төште. Йә, кемне гаепләделәр? Кран төзек булмаган, диделәр дә шуның белән эш бетте. Чөнки төзелешне чиновник кора. Гаепләргә  «дәлилләр» юк. Шуннан соң эзләп кара гаделлекне?! Бездә кирәк кешене башлык итеп сайлар өчен булган законнарны да үзгәртеп язалар. Ә син азар өчен бер кирәкмәс бөҗәк кенә, сине сытып, изеп китү берни тормый. Үз тормышың турында уйла.

Нәфис, кәефе кырылып, кулындагы кашыгын читкә куйды.

—Алар да әллә кем түгел, ялган сәясәттә уйнаучы бер төркем караклар гына.

—Урласыннар,—диде Сәрия, каршы килеп.—Ул сиңа кирәкми. Күрмә. Урлаганнар, урлыйлар, урлаячаклар. Миллионнарны урласалар да. аларныкы күренми, синең бер тиенең дә күренә

—  Нәрсә, миңа аларның кем икәнен күрә торып, яраклашырга кирәк идеме?

—Ә нигә? Бәлки, кирәк тә булгандыр...

—Моны һәркем дә булдыра алмый, холкыңны үзгәртү кыен.

—Кешеләр ничек үзгәртә? Кирәк булгач, кырык төрлегә керәләр. Аның дөньясы шундый...

Нәфис Сәриясенә гаҗәпсенеп карады. Аңардан моңарчы ишетмәгәнне ишетте. Сүзләрендә бүгенге тормыш реальлеге ятканын сизеп, бәхәскә кермәде, күңелендә тулганнарын бераз бушатсын дип уйлады. Аның үзенә дә борчуларын таратыр, киңәшер кеше кирәк иде. Нәфис, ашау үтмәгәндәй, кире кашыгына үрелмәде. Аптырап калды.

—Эштән җиңелеп китү гарьлек бит,—диде.—Аннары прицип дигән нәрсә дә бар...

—Принцип?!—Сәрия, аңламасаң аңламассың икән дигәндәй, аны элеп алды. —Син принципларыңны читкә куеп тор, алар сине теге дөньяга алып китмәсен. Машинада бәрдереп китүләре дә бар, гомер буе авыру булып, кеше өстендә калсаң нишләрсең? Нинди заманда яшәгәнеңне бел!..

—Беләм...

—Белгәч... Син безне дә уйла. Йөрмә үзеңне яхшылап өйрәткәннәрен көтеп, кайт монда. Әйтәсең бит, берәүне машина белән бәрдереп киттеләр дә больницага илткәндә авызына аракы койганнар һәм, машина астына үзе килеп керде дип, «дога» кылганнар дисең... Азмы шундыйлар? Шәһәр белән район арасында, тилебәрән орлыгы ашагандай, әйләнчек сарык булып йөрмә. Кайт та кирәген эшлә

Сәрия өстәлгә чәй куйды. Нәфис чәенә җиләк вареньесы салып болгата башлады.

Чәй эчеп утырганда, кызлары Көләч кайтып керде.

—О-о, әти кайткан!..—диде кызы, куанып.—Ни хәлләрдә син?

—Әйбәт. —Нәфиснең йөзе электәгечә ачылып китә алмады.

Көләч әтисенең күңел төшенкелеген тиз сизеп алды.

—Әти, сиңа нәрсә булды?

Җавапны Сәрия бирде.

—Әтиеңне эштән куалар.

—Чынлапмы?

—Әйе...

Көләч шулай диюгә, дәшми генә түргә узды һәм, озак та тормый, әйләнеп чыкты.

—  Менә минем гариза,—диде ул, кәгазь битен өстәлгә куеп. —Иртәгедән мине эштән азат ит. Йөрмә алар белән вакланып.

Нәфис дәшмәде. Гаризаны читкәрәк алып куйды

—Укуын барамы соң?

—Бара. Минем өчен борчылма син әти...

Көләч шулай дигәч тагын бүлмәсенә узды. Сәрия бу турьщагы сөйләшүне түгәрәкләргә ашыкты.

—Әйдә, чәеңне эчеп бетер дә аннары базарга барып кидерсен,—диде һәм иренә сатып аласы ашамлыкларны санады да Нәфисне ишектән озатып калганда өстәде.—Миңа алма да, җимеш тә ал

—Ярар,—диде Нәфис, йөрәк чиреннән интеккән хатыны белән килешеп.

Сәрия аның артыннан ишекне бикләп калды.

«Какма кеше капкасын...»

Чираттагы ялына чыккан Нәфисне телефоннан эзләтеп, көндезге унбердә редакция коллективы белән бергә эш урынында булырга куштылар. Димәк, Ишкәев мөхәррирне ничек эштән азат итү чарасын планлаштырган. Бу миссияне үтәүне министр үз өстенә алгандыр дип фаразлады ул.

Сәгать унбергә редакциягә килергә тиешле министр Ишкәев кабинетында тоткарланды. Бергә киңәшләшеп чәйләр эчкәч, сәгать икедә генә, кадрлар бүлеге начальнигын һәм юристын ияртеп, Байтирәк районы аппараты җитәкчесе Тәкәев белән берлектә, редакциягә килеп керделәр.

Тулы бер делегация редакция бинасын карап чыккач, кызыл галстуклы, ыспай гына киенгән министр Сәет Әскәрович ялтыравыклы очлы ботинкалары белән түргә узды һәм бер урында таптанып сөйләп китте.

—Да,—диде ул, коллективка мөрәҗәгать итеп,—суверенитет игълан ителгәч, Республиканың картасына кайбер үзгәрешләр кертелде. Яңа административ бүленешләр барлыкка килде, шул исәптән Байтирәк районында да. Әлбәттә инде, район булгач анын үз атрибутлары да булырга тиеш. Ул атрибутларның берсе—район газетасы. Һәм менә Байтирәктә редакция оешып китте. Бүгенге көндә газета начармы, яхшымы, дөнья күреп килә.

Без монда иң әүвәл бисмилла рәвешендә редакция хезмәткәрләре сүзен игътибар белән тыңларга теләр идек. Аннан соң үзебезнең фикерләрне җиткерергә ниятлибез. Ничегрәк яшисез?. Иҗат атмосферасы хакында ниндирәк фикер йөртеп була? Язалармы? Язмыйлармы? Менә шушы бинада без эчкерсез сөйләшү алып барырга тиешбез. Әйдәгез, кайсыгыздан сүзне башлыйбыз? Финанс ягыннанмы?!

Бухгалтер Фәнзия нәрсә дип әйтергә белми торып басты.

—Быел сезгә күпме финанс каралган иде?—диде министр.

—Өч йөз дә биш мең,—диде Фәнзия.

—Бүгенгесе көндә күпме финансланган?

—Ике йөз дә бер мең.

—Сез ничек, сопряжениедә барасызмы?

—Әйе,—диде Фәнзия «сопряжение» дигән сүзнең мәгънәсен аңлар-аңламас.—Безнең типография чыгымнары күп, шуңа кыен. Газетаны шәһәр типографиясендә бастыру кыйммәткә төшә.

—Бу хәлдән чыгу мөмкинлеге бармы?

— Компьютерлар, җиһазлар алсак булыр иде.

—Ә нигә алмыйсыз? Сезгә бездән зур акчалар бирелде.

Фәнзия, ул акчаларны безнең күргән юк дигәндәй, башын аска таба иде.

—Юк, монда карашны читкә алырга кирәкми. Узган ел гына без сезгә ике миллион тугыз йөз мең сум акча бирдек, аңарчы да биргән идеек. Моның кадәр акчаны министрлыкның бер генә районга да биргәне юк. Һәм моны бер генә министрлык та бирә алмый. Ә нигә ул акчаларны редакторыгыз белән бергәләп юлламыйсыз

Шушы урында Нәфиснең сабырлыгы төкәнде. Ул акчаларның күптән җилгә очуын, бурыч капларга дигән сылтау белән икенче көнне үк каядыр күчерелгәнен чамалап болай дип аңлатты.

—Ул акчаларны безгә бирмәделәр...

—Анысын белмим,—диде Сәет Әскәрович, гәрчә акчалар язмышын яхшы белсә дә.—Ә ни өчен бирмиләр? Сезгә диелгән бит ул.

—Безгә бирелсә, акчалар редакция счетына күчерелер иде. Дөрес, ул акчалар райфинга кайткан, аннан кая киткәндер Формально, ул акчаларны колхоз-совхозларга «биреп» торырга дип, алты айдан кайтарып бирү шарты белән үзара килешүләр төзелде.

—Аларын мин белмим,—диде министр, Нәфиснең тешләкләнүен ошатмыйча.—Сез ни өчен редактор?..—Ул җитдиләнә төште.—Сез, теге, кем әйтмешли, сессия тарафыннан куелган, расланган кеше. Әгәр дә редактор икән, редактор должен добиваться. Редактор моны сессиягә куярга тиеш, редактор моны чакырып алырга тиеш, редактор моны әйтергә тиеш, әйеме?!

—Тиешен тиеш тә. —диде Нәфис, министрнын юкны исбатларга тырышуын күреп, тик тегесе анын сүзен ишетмәмешкә салышып дәвам итте:

—Шуның хәтле акча керсен дә —диде ул, кызып.—Әгәр дә сез бөтенесен «Аллаһы әкбәр!» дип көн узсынга кул кушырып утырсагыз, йә булмаса, амин кылырга килешсәгез, әлбәттә, беркем дә бирмәячәк

Нәфис шуны аңлады: Сәет Әскәрович инде кичәге кеше түгел, ул үзгәргән иде.

— Финансны җайлаунын нинди юллары бар?—диде министр бухгалтерга.

—Подписка күбрәк булса гына инде ..—диде Фәнзия.

—Тираж күпме?

—Ике мең.

—Ике мең тираж белән ерак китеп булмый,—диде министр һәм башка район газеталары тиражын мисалга китерде. Аннан журналист Факилгә мөрәҗәгать итте. —Сезнең исемегез ничек?

—Факил.

—Сездә җыелышлар буламы? Летучкалар. Дөресен әйтегез!

—Була...

—Сез редакция эше турында нинди фикердә? Сезгә мондагы атмосфера ошыймы?

—Аның объектив сәбәпләре бар инде. Компьютерлар булмау, сиксән чакрымга калага барып газета чыгару мәшәкатьләре. Анда ике көн вакыт әрәм була. Аннары атнага бер тапкыр гына газета чыгару оперативлыкны югалта...

—Ну, компьютер үзе язмый бит. Әллә пассивлык та борчыймы? Яки башкалар?.. Айга күпме хат килә?

—Утыз-кырыклап...

—Күпер юк халык белән,—диде министр, аның сүзен элеп алып.— Халыкка сез ниндидер, теге, кармак салмыйсыз, үткенрәк, кызыклы мәкаләләр язып. Ул чагында иртәгә үк, кимендә, алтмышлап хат килер иде. Кузгатырга кирәк халык күңелләрен, битараф булмаслык итеп, менә теге кырмыска оясына таяк тыгып бутыйлар бит әле, шулай.

Чират Нәфискә җитте.

—Йә, сөйлә үзең,—диде Сәет Әскәрович, төз буй-сынына ятып торган костюм-чалбарын каккалап, шул ук вакытта ялтыравыклы очлы башлы ботинкатар да биеп алды.

—Мин нәрсә әйтим?!—диде Нәфис, урыныннан торып.—Дөрес, газета калада атнага бер чыга. Бүгенгесе көндә фәкать унөч мен генә халкы булган кечкенә районга газетаның атнага бер тапкыр чыгуы да җитә дип уйлыйм. Әле бер тапкыр чыгарып та акчасын күчерергә теләмиләр. Аннары без компьютер, тиешле җиһазлары булмагач, башка районнар кебек газетаны үзебездә макетлап, типографиягә электрон юл белән тапшыра алмыйбыз. Болар сыйфатка да суга, вакытны да ала. Газета вакытында чыкмый дигән сүз ул дөрес түгел...

Нәфискә ачу белән текәлгән Тәкәев түзмәде.

—Безнең газетаны финанслау мәсьәләсендә тоткарлык булганы юк,—диде ул, акланып,—Нәфис Хаков үзе кала юлыннан кайтып керә алмый

—Алдашмагыз инде,—диде Нәфис, Тәкәевкә таба борылып һәм басылган газеталарны складтан ник бирмәүләрен әйтте, типографиягә күпме бурыч барлыгын раслаган кәгазен чыгарып күрсәтте.—Менә документ, монда күпме акча тиешлеге язылган, пичәт куелган.

Тәкәев кара көеп авызын йомды.

—Менә сез, Сәет Әскәрович,— диде Нәфис, сүзен дәвам итеп.—Акчаларны типография өчен ике тапкыр бирдек дидегез. Беренчесе миллиард ярым сум иде, анысы иске акча белән исәпләп, икенчесе ике миллион тугыз йөз мең сум. Хәзер акчалар да юк, типография дә, компьютерлар да алынмаган. Мин, ул акчаларны сорап, район башлыгына хат та яздым. Аңардан мәгънә чыкмады. Акчаларның җилгә очуын белә торып, мин хәзер глава белән сугышырга тиешме? Болай да тырнак астыннан кер эзләү китте, Байтирәктән ничек куарга белмиләр. Уйлавымча, сезнең бирегә сәяхәтегез дә тикмәгә түгел, мине эштән азат итеп, аларга булышу өчен.

Министр шунда ук Нәфисне бүлдерде:

—Алай түгел! Гафу ит, мин монда әрепләшергә килмәдем. Мин үз фикеремне генәәйтәм. Минем өчен газета—көзге, мин ул көзгедә беркемне дә таный атмыйм. Нәфис түгел, хет Шолохов дисәләр дә мин әйтәчәкмен: «Нинди газета сон бу?*— дип. Алама чыгамы? Чыга! Дилбегәне нык тотмыйсын Башканы әйтмим.

—Газетаның кай җире алама?—диде Нәфис, ризалашмыйча.

Нәфискә министрның иярченнәре текәлде, янәсе, шеф белән сүз көрәштермә!

—Болай булмый,—дип дәвам итте Сәет Әскәрович. —Ул акчаларны ике мәртәбә биргәнбез икән, сезне коллегиягә куябыз.

—Куегыз, мин ул акчаларны кесәмә салмаган.

—Әгәр компьютер дисез икән, әйтәм бит, компьютер үзе язмый ул, компьютерсыз да эшләп була. Димәк ки, монда хакимият белән ике арадагы гайкалар бушаган дип әйтимме, или ике арадагы гайкалар артык кысылганнар. Чөнки сездә газетаны гамәлгә куйган учредитель белән редакция арасында мөнәсәбәтләр кискенләшкән. Монда үзенә тәнкыйть күзлегеннән карарга кирәктер. Гафу ит, соңгы вакытта жалобалар да күбәеп китте.

—Коллективта барысы да ишетелә. Редакция машинасын үзенә оформить иткәнсең.

—Дөрес түгел,—диде Нәфис, инкяр итеп.—Мин ул машинаны, глава үзе тәкъдим иткәч, сатып алдым.

—Газетаны сайлау алдыннан атнага бер генә чыгарып хур булабыз. Немедленно атнага ике чыгарырга кирәк. Анын өчен —Ул тагын пауза ясады —Кайнап тора торган бүтән җитәкче кирәк

Министр бу сүзләре белән Нәфиснен янагына чалтыраткандай итте һәм ул редакция хезмәткәрләренә бүлмәдән чыгып торырга кушты. Бүлмәдә иярченнәре белән калгач, ул, уртак фикергә килергә теләп, Нәфискә текәлде.

—Нишлибез? — диде.

—Эшлибез, —диде Нәфис, тыныч кына.

—Юк, булмый. Гариза яз!..

—Нәрсә дип?

—Эштән китәргә. Редактор замы булып күчәрсең, редакциядә әдәби түгәрәк оештырып җибәрерсең. Монда яңа канлы кеше кирәк.

—Минем кан бозыкмыни?! Ул диагнозны кем куйды?

—Эш анда түгел.

—Нәрсәдә соң?

Сәет Әскәровичның ачуы кабарды.

—Аңлаштык бит. Короче, нишлисең?

—Уйларга кирәк...

—Безнең уйлап торырга вакыт юк...

—Мин отпускада бит әле...

—Сезне ялга җибәрү минем ялгышлык булды.. Анысы ярар, кайчан эшкә чыгасың?

—Унсигез көннән.

—Эшкә чыгасы көненнән гариза яз!..

Нәфис айнып киткәндәй булды. «Тукта әле, мин нишләгән? Урлап тотылганмы? Берәр яманлык кылганмы? Ничә ел эшләп, хәзер Ишкәевкә ошамыйм дип, кул күтәреп китимме? Үз мөхәррирен яклый белмәгән министр Ишкәев каршында яхшатлы булып калсын өченме? Юк инде, ничек теләсәгез, шулай азат итегез...»

—Юк, алай булмый, мин үлмәс борын үз-үземә ясин чыга алмыйм,—диде Нәфис.

Министр янә кабарынды, бүртенде.

—Яхшы! Язмыйсың икән, мин сина бүген бер ялгышың—өтерең өчен бер выговор биреп китәм, киләсе атнага икенчесен, өченчесендә увольняю. Мин профессиональ журналист, мина синең газетадагы хатаны табар өчен унбиш минут җитә. Монда КЗОТ дигән нәрсә дә бар. Син бөтен кануннардан читләшәсең...

—Гаепле икән, судка бирсеннәр.

—Мин сиңа бала-чага түгел. Мин хөкүмәт кешесе, кем белән эш итүегезне онытмагыз,—диде ул «Сез!»гә күчеп һәм иярченнәренә ишарәләде.—Чакырыгыз әле монда бухгалтерны?

Йөзе агарынган Фәнзия шунда ук кереп җитте.

—Миңа,диде Сәет Әскарович,бүген үк бухгалтерия документларын җибәрегез. —Һәм ул Нәфискә ишарәләде.—Документларда биш сум гына чагышмаса да күрерсен аннары.

Мин күрәсен кеше күрмәс...

Дәвам

Нәфис Байтирәкнең юл чатында тукталып калды. Нигәдер аңа бүген игътибар итүче, элеккеге шикелле якын итеп исәнләшүче дә күренмәде кебек. Ул үзең урталыкта калгандай сизде. Хаклык көткән уйлары һаман да җанын тынгысызлый. Ул аларны читкә куарга, бөтенләйгә арынырга теләде һәм кая китеп барырга белмичә аптырап торды. Судта аның дәлилләрен ишетергә теләмәделәр. Суд системасында нинди «хаклык» хөкем сөргәнлегенә ныклап инанды... Хәер, юкса шушы юл чатыннан Тукбаев та, сатып алган Байтирәгем түгел дия-дия, Камышлыга китеп барган иде. Ишкәев исә Сәет Әскәровичны яхшылап сыйлап, шушыннан, кабат очрашырга вәгъдәләр биреп, озатып калган. Әмма Нәфискә бер өтерен өчен дә мин сина шелтә бирәчәкмен, дип китеп барган министрга бирегә кайтырга насыйп булмады. Улда эшеннән алынды, бер киткән җиреннән бөтенләй килмәслек итеп китеп барды. Ишкәев кенә, Байтирәктә мөхәррирдән куркып яшәү бетте, дип, канат яра., кайчанга кадәрдер? Ул моннан кылган гөнаһлары өчен ирекле атлап үтәрме? Бәлки, ана да бу юл чатын читләп узарга туры килмәс. Алдагысын, акчалыга кемнен кулы житәрен кем белгән?..

Кинәт, һич уйламаганда, юл тузаннарын туздырып өермә чыкты. Бәйләнчек җил янәшәдәге агачларны бөгеп салды һәм бер яфракны өзеп аны айкый- чайкый һавада тибрәтте. Әйтерсең җил ниндидер бер явыз «җинаятьчекне колагыннан эләктереп алган да аны селки-селки бөтен дөньяга фаш итәргә тели. Шулай үз «корбанын» ташларга бәрә-суга суд бинасы ягына таба очырта. Нәфис вакытсыз өзелгән яфрактан күзләрен алмый торды. Әйтерсен аның үзен суд бинасына җитәкләп алып баралар..

Җилдә—көч! Гүя ул власть тәгәрмәчен әйләндереп җибәргән диярсең— юлында очраганнарны аямый, таптап-сытып узарга әзер. Бу дөньяда мөмкин булмаган эшләр юктыр да ул. Ә бит тормыш дигәнен тегеләй дә, болай да көрәшеп дәвам итә. Кемдер гадел көрәшә, кемдер юк. Кемдер җиңә, кемдер җиңелә. Ничек кенә булмасын, Нәфис үзен җиңелүче итеп санамады, түзде, җил басылуын көтеп торды һәм күюеле тарткан Акъярга таба китеп барды.

...Саумы, Акъярым! Син минем барлыгым да, бөтен яшәешем дә. Кайларга гына барсам да, нинди генә хәлләргә юлыксам да, мин һаман синеке булып калам. Мине шушы тауларын артыннан калыккан кояш нурлары иркәли, иртәгесе көнемә яшәү өметләре уята. Таулар горур, гүя алар авылымның мәңгелек һәйкәле! Җир күчәре әнә шул тауларын аша үтәдер, ул әйләнә-әйләнә гомер сәгатьләрен саный, авылым сәхифәләрен язып барадыр кебек.

Акъярым! Мин синең тарту көчеңә буйсынам, серле тауларына карап сокланам. Тау өсләрендә ата-бабамнарның рухлары искән җилдәй очып йөри сыман. Кояшка ачылган күкрәгеңдә катлам-катлам ак ташлар ялтырый. Алар яңгырлардан юылып шомарган. Кырлы ташларына кагылган җилләр бакый киткән җаннарның моңлы көйләрен искә төшергәндәй, бәгырьгә тиеп сагышлана. Ташлар сырлы-сырлы, буыннар шәҗәрәсен сызып барганнар диярсең.

Җир сөреп, эштән арып кайткан бабамнар шушы тау иңнәренә утырып чабатасын каккан, еллар тузанын койган. Салам түбәле кысан йортларына карап якты киләчәк турында хыялланган. Аннары алар тау астыннан аккан чишмәгә килеп сусауларын баскан, ярылган сөялле кулларын, битләрен юган. Көмештәй йөгерек суларга кушылып, уй-хисләре аккан, күңелдәге хатирәләре сүтелгән. Миңа ул чишмә сулары бабамнарның йөрәк тибешеннән бәреп чыккан күк. Аккан сулар кире кайтмый икән шул. Ә исәннәр, Акъярым, сиңа бер кайтмаса бер кайта. Мин дә бүген яланаяк чапкан сукмакларымнан йөгерәм, тауларына менәм. Менгән саен офыкларым киңәя, исән калган җаным канат кага. Мин үземне синең янәшәңдә генә бәхетле сизәм.