ЮЛАУЧЫГА ЮЛДАШ БУЛАМ
Тауга менсәм тау буласым килә...
Яки моңы—аккан чишмәнең.
Күккә карыйм тәрәзәмне ачып,
Йолдыз булып балкыйм кичләрен
Мин камышы булсам зәңгәр күлнең,
Дулкыннарын ярда кочармын.
Мин шоңкары булсам кыяларның,
Офыклардан биек очармын.
Яз чәчәге умырзая булсам,
Җиргә якты бизәк өстәрмен...
Кышы, язы, җәе, көзе булам,—
Күз камашкан төрле төстәмен.
Кешеләрнең мин шатлыгы булам,
Мирас итеп барын өләшәм.
Кардәшләрем сыман якын күрәм,
Сәлам биреп сезгә эндәшәм.
Юлаучыга юлдаш булып барам.
Маяк булам карлы юлларга...
Көмеш кыңгыраулар кебек чыңлап,
Җырым барсын ерак елларга!
Яшен
Күк гөмбәзләрен тетрәтә
Яшеннәр—чатнап, уйнап,
Офыклардан аваз килә
Ерак галәмнәр буйлап.
Биек таулар тетрәнделәр,
Аккан сулар чайкалды.
Шомлы күкрәү авазына
Бар табигать тын калды.
Гайрәтен, көчен күрсәтеп,
Яшен яшьнәп уйнады.
Котын очырып җанымның,
Камчылый бар дөньяны...
Галәм битараф калмады
Күкрәүләр тавышына.
Хөкемен чыгара тагын—
Кемнең соң язмышына?!
Яшен сүнә, ташу-сулар тына,
Үз сагында тота вакытлар:
Төн карасы кебек эреп бетсен
Күңелдәге бөтен ваклыклар.
Юлларыма каршы йөгереп чыга,
Читләп үтми нигә борчулар?
Атылырга торган вулкан сыман,
Бәгырьләрне телгән ачу бар.
Тынгысызлык җанны биләп ала,
Күкрәү сала—уйлар яңартып,
Газапларга сала йөрәгемне,—
Яраландым... тормыш яратып.
Юк-бар өчен акланулар бетми,
Җилгә оча ятлар вәгъдәсе.
Тормыш юлларымны били алмас
Бу дөньяның чуар пәрдәсе.
Күңелемдә—җир бизәге
Күңелемдә мең төрле нур балкып уйный,
Кеше белми—бәлки, әллә ниләр уйлый...
Якты көнне караңгы төн алмаштыра:
Бу—табигать үзе белән таныштыра...
Табигатьнең мин сөекле улы булдым,
Юмартлыгын тоеп яшим, аннан уңдым.
Сахра-кырлар сыеп бетә: күңелем киң,
Зәңгәр дулкыннар уйнаткан диңгезгә тиң.
Чишмәләрнең дәртле моңын отып алдым,
Җырга булган мәхәббәткә тугры калдым.
Болын, тугайлардан кайттым күпме йөреп,
Күз камашты бетмәс матурлыгын күреп;
Таулар, чакырып биеклеккә кул изәде,—
Күңелемә күчте бөтен җир бизәге.