Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТӘРӘЗӘМ САЕН ГӨЛЛӘР

 

Ишек

Ата-баба нигезендә

Туар балам бишеге.

Туар балам бишегендә

 Туган илем ишеге.

Терәк

Йөрәгемә ялкын кирәк,

Көн итәргә халкым кирәк.

Илһам өчен сөю кирәк,

Мәхәббәттә—бөтен терәк.

Киная

Бирә җирем: маен, күмерен,

Алтын-көмеш, күкерт, тимерен,

Биргән саен таләп зурая—

Комсызлыкка бераз киная.

Димә

Бала-чага гына димә,

Замана баласы ул,

Безнең буыннарны узып

Яшәргә каласы ул.

Дәрман бир

Үсендер, туктатма, Аллам,

Башлаган эшләремнән.

Калышмаска дәрман бир син,

 Яшьтәш, дус-ишләремнән.

Элек һәм хәзер

Онык белән бармак төртеп

Сөйләшү фарыз икән.

...Әбием дәверләренең

Җаны бар, теле исән.

Мөнәсәбәт

Утлы була күршеләр,

Хутлы була күршеләр.

Ут сузса—дуслык кыза,

Ут сызса—дуслык туза..

Аралыйсы иде

Төбе-тамыры белән йолкып алып

Битарафлык дигән чирне,

Аралыйсы иде—ваемсыздан,

 Намуссыздан газиз җирне!

Тел тешләү

Йолдызсыз караңгы төн...

Сөйлим сиңа серемне.

Ямьсез сүзең йөзне ертты

Һәм тешләтте телемне.

Уйласаң

Үз өеңдә үги булып яшәү,

Кимсетелеп яшәү, һай, авыр...

Җыр-моңнарым башны «ашады»мы?

Уйлый китсәң, өзелә эч-бавыр...

Югалту

Син килгәнсең. Күрми калдым,

Үз-үземне тиргәдем.

Бер минутта югалтканны

Гомер буе эзләдем.

Ысул

Җаен тапты, яла якты,

Тынычландырды җанын.

Кирәксезне читләштерү

Ысулы бу—дөньяның.

Йокысыз җил

Керфекләремне көйдереп

Мәсхәрәле ут дөрли...

Минем кебек йоклый алмый

Бәргәләнеп җил йөри.

Хаксыз-хокуксыз

Табынырга вәкаләт юк,

Кагылырга юк хакым.

 Хаксыз-хокуксыз дөньяда

Кая бакма—тол хатын...

Өмет

Әнкәем теләк теләде—

Күлдә пар кош кагына.

Туры килсен фәрештәнең,

«Амин» дигән чагына.

Сыену

Сыенамын анама:

Бүген җан иңгән сәгате

 Карынымдагы балама.

Түзеп кара

Елауны кем дә белә.

Иренең тешләп түзеп кара,

Күз яшең түкми генә.

Дәвалау юлларын эзләү

Бу дөньяның чир-чорлары,

Сырхаулары ай-яй күп.

Намуслы кеше икәнсең,

Дәва эзләп тирең түк.

Яңгыр җиле

Яңгыр җиле исә, әй изге җил!—

Сулыш алулары рәхәт.

Дым исе дә, җиләс җылылык та,

Эш-хәрәкәт анда, бәрәкәт.

Их, сез!

Шартлап сына өметләр.

Кыйналганны кыйныйсыз бит.

Их, сез, «батыр» егетләр!..

Акланмаган өмет

Дер селкетте дөнья...

Тынычландым:

Кагылмас шәт, миңа яңадан. ...

Язмышыңны уңга борыйм дисәң,

Кабат туу кирәк анадан!..

Әнкәемә

Мин оҗмахка сине күрер өчен барачакмын,

 Сине шунда,

Фәкать шунда табачакмын!

Киресе килү

Шундый якын, кадерле син,

Хыялдагы яз сыман...

Яз көткән тол тормышында

Никтер бик еш көз туган...

Хәлгә керү

Табынырга теләгәнем

Табан астына салды.

Хисләремне кызганудан

Тапталган гөлләр янды.

Җирнеке

Кара керфегемнең дымсу җиле

Күзләреңә чумып сер үпте.

Никахыбыз күктә укылса да

Сөю газаплары—җирнеке.

Бул чыдам

Ян чырам, гомер чырам,

Минем кебек бул чыдам!

Киртә

Имән чөй белән имәнне яру,

Үз кулың белән үзеңә—табу.

Өлгерү

Җитү кыз булып үскән—

Алсу кура җиләккәе

Кебек балланып пешкән.

Күк җимеше

Күгелҗем болытлар

Күкнең бер җимеше.

Кар яву, су агу—

Кояшның көлмеше.

Бетми икән

Чәрдәкләнеп сынган гомеремнең

Син дәвасы идең, дәвасы.

Ничек кенә юма, бетми икән

Акка тамган тапның карасы.

Иске өй шикелле

Сипләп кергән иске өй шикелле

Тынчу уйлар телә йөрәкне.

Тол хатыннар йөз кат артык белә

Баласына ата кирәкне.

Каралтма

Каралтма мине, каралтма

 Ялган табып үзеңә.

«Кара» дип, телең әйтсә дә

Ак күренәм күзеңә.

Килсәң кил

Килсәң кил син якты күздә,

Тәрәзәмә ут элгәнче.

Әйтеп калдыр чын сүзеңне

Башыңа ят уй кергәнче.

Үчтә—көч

Син үч аласың,

Мин көч аламын,

Рәхмәт!

«Чуан»

Тулды...

Тулды да төпләнде,

Сызлады, сызландырды.

Сөям дидем,

Ялган диде,

Яндырды, хурландырды.

Суыңны кызганасың

Көләсең, кызыкмы сиңа

Кеше елаган чакта?

Бер йотым су кызганасың,

Кемдер бал бирә ятка...

Сөенү

Давыл төяп кургаш болыт

Каршыма чыкты.

Кисәтми килгән кайгымны

Упкыны йотты.