Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Татар энциклопедиясе» битләреннән

 

МӘҖМУГА (гарәп, җыентык), төрки әдәбиятларында җыентык, альманах, сайланма әсәрләр җыелмасы Күп очрак­ларда М. дип «хрестоматия» атамасына якын булган чәчмә һәм тезмә әсәрләр­не үз эченә алган китаплар яки фәнни хезмәтләр җыентыгын атаганнар (мәс., «Мәржани мәҗмугасе»). Аерым очрак­ларда «М» атамасы «журнал» мәгънәсендә кулланган.

Әд. Әдәбият белеме сүзлеге К . 1990.

X. Й. Миннегулов.

«МӘҖМУГЫЛЬ-ХИКАЙЯТ» татар әдәбияты ялкәре. Ул елларда Көнбатыш Себердә яшәгән, чыгышы б-н Казан аргы кешесе Мөхәммәтрәхим ибне Рәфыйкъ әл-Казанлы  тарафыннан төзелгән. Ро­мантик, фантастик, мәхәббәт-романтик һәм нәсихәт характердагы әкият һәм хикайятләр җыентыгын тәшкил итә. Алар сюжет (фарсы язма чыганакларга барып тоташа) катлаулыгы һәм төрлеле­ге, композициянең төзеклеге, күпсанлы персонажлары, теленең байлыгы һәм нәфислеге б-н аерылып торалар. Беренче тапкыр Казанда 1994 тә басыла.

Әд. Исмагилов Н.Ф Сборник «Мадж- мугал-хикаят» как прояиление литератур-ных связей с Востоком // Средневековая татарская дитература (УШ-ХУШ вв ) К.. 1999

Н Ф. Исмәгыйлев

МӘКАМӘ (гарәп —сеанс, әңгәмә), урта гасыр гарәп, фарсы һәм төрек әдәби­ятларындагы хәйләле (плутовская) новел­ла. 10 гасырда Гарәп хәлифәтендә барлык­ка килә. Бу төр жанр әсәрләрендә гадәттә сәүдәгәрләрне яки түрәләрне алдаучы, алардан көлүче оста хәйләкәр хәрәкәт итә, хикәяләүче исә бу галәмәтләрне үз күзе б-н күрүче. М. ритмлы проза, рифмалар, катлаулы тел б-н язылганнар, сүз уйнату еш кулланылган. Циклларга (мәкамәт) берләштерелгәннәр. Аеруча гарәп-фарсы шагыйре Әхмәд әл-Хәмәдәни (чама б-н 52 новелла, 990) М.лары танылган. Бу пиклнын герое—үзенең талантын шантаж һәм караклык эшенә җиккән—шагыйрь, галим Әбү-л-Фәтх Искәндәри Гарәп шагыйре Ибн әл-Хәрири (чама б-н 50 новелла, 12 йөз башы) циклы герое Әбү Зәйдшу, алдау өчен үзенең сүзгә оста­лыгын һәм шигъри сәләтен файдалана. Геройның сәнгатьчә һәм тапкыр сөйләү рәвеше, шигъри рифмасы М.дә камиллек дәрәҗәсенә җиткерелә.

Әд.: Крымский А Арабская поэзия в очерках и образцах М . 1906; Бади аз- Заман Абу-л-Фалл Ахмад ибн ал-Хусейн ал-Хамадани; Макамы. СПб, 1999

А.М.Ахунов

МӘМСӘВИ Ихсан Гомәруглы (1821, Казан губерниясе Казан өязе Мәмсә дип фаразлана—1871), дин эшлеклесе, шагыйрь. Гарәп һәм татар телләрендә язган. 1845 тән Нократ губерниясе Борбаш а. мәчет имам-хатибы һәм мәдрәсә мөдәррисе булып тора. Ш.Мәрҗани дини-фәлсәфи карашлары яклы 1868 дә «Мөстә-фадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар»ның I нче том кушымтасында аның әсәрләренә карата шигъри коммен­тарийлар бастыра. Танылган замандашла­рына мәдхия һәм мәрсияләр багышлый.

Әд.: Татар әдәбияты тарихы. К . 1985 Т.2: Фәхретдин Р. Асар. Кыскача конспект-аннотация. К., 2003.

А. М.Ахунов

МӘНДИ КОТЫШ (тулы исеме Мәнди бине Котыш бине Туеш бине Таганаш) (1976, хәзерге Башк Респ. Көйоргәзе р-ны Кинзабыз а. дип фаразлана—94 1849, шунда ук), шагыйрь, Гарәп һәм та­тар телләрендә язган. Берничә мәдрәсәдә белем ала, ш.и. Казанда да. Мал асрый, кымыз язый Суфи нәкъшбәндиләр тәрикате тарафдары Суфи эчтәлекле тезмә һәм чәчмә формада язылган кулъязма рәвешендә динн-дидактик трактатлар ав­торы. Танылган әсәре—«Вакты сәхәр».

X. Й.Миңнегулов

МӘНЗУМӘ (гарәп —назым—тәр­типкә китерелгән сөйләм; тезмә), гарәп, фарсы һәм төрки-татар поэзиясендә—по­этик әсәр, поэма, эпик яки лироэпик әсәр. «Мәнзумә» дигән күпчелек формасы б-н шигъри җыентыкларны да атыйлар. Хәзерге фарсы әдәбиятында балладаны М. диләр. Татар әдәбиятында бу атама беренче тапкыр «Китабе Гөлстан бит-төрки»дә искә алына. Әсәрдәге 5 хикаятне автор «хикаяте мәнзумә» дип атый.

Х.Й.Миннегулов.

МӘРСИЯ (гарәп, елау-сыктау, нек­ролог), шәрекъ поэзиясе жанры, гүр иясе булган танылган галимнәр, әдипләр, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре, остазлар­га һ.б. багышланган элегик әсәр. М. дә аларның әхлакый сыйфатлары, кылган эшләре, гамәлләре санала. Бу жанр әсәрләренә элегик, кайгылы аһәң хас. М. мәдхия жанрына якын тора: икесенең дә катгый структурасы, төгәл сыйфатлары юк, икесенә дә макталган персонажлар­ның яхшылыкларын күпертеп күрсәтү (пшерболаштыру) хас. Аерым үрнәкләре борынгы төрки әдәбиятта (кабер ташла­ры язмаларында), фольклорда очрый. Татар әдәбиятында М. жанрында Г.Утыз Имәни, Акмулла, Г.Тукай, Н.Думави. Ш.Бабич һ.б. язганнар.

Әд.: Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990.

X. Й. Миңнегулов.

МӘСӘЛ (гарәп, әдәп, әхлак өйрәтү өчен читләтеп сөйләнгән хикәя), әдәби жанр: 1) персонажлары хайван, җанвар, кошлар яки герек булмаган әйберләр бул­ган кыска чәчмә, тезмә яки кушма форма­дагы читләтеп әйтүгә, кинаягә корылган хикәя; 2) мәкаль, әйтем. М.нең азагында, гадәттә, өстенлек итүче нәсыйхәт, мораль (әхлакый нәтижә) бирелә. Жанрның бар­лыкка килүе санскрит әдәбияты ядкәре «Панчатантра»ның «Кәлилә вә Димнә» исеме б-н гарәп теленә тәржемә ителүе б-н бәйле. Урта гасыр татар әдәбиятында аеруча киң тарала. К.Насыйри, Т.Яхин, Г.Тукай, М.Гафури, С.Рәмиев, Ә.Исхак, А.Шамуков иҗатларында урын алган.

Әд. Миңнегулов Х.Й. Сәйф Сарай: Тормышы һәм иҗаты. К., 1976; Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990.

X. Й. Миңнегулов.

МӘСНӘВИ (гарәп, икеләтелгән, янәшә куелган, кушылган), шәрекъ поэ­тик атамасы: 1) шигырь юллары бердәй үлчәмле, үзара рифмалашкан, интонаци­он һәм мәгънәви яктан чагыштырмача бөтен һәм мөстәкыйль бәет; 2) аа, бб, вв рәвешендә рифмалашучы бәетләрдән төзелгән фәлсәфи-дидактик, романтик, героик әсәр. М. формасы эпик поэзиягә хас; лирик шигырьләрдә монорим (бөтен шигырьгә бер рифма) кулланыла. Бу форма урта гасыр фарсы әдәбиятында барлыкка килеп, төрки халыклар әдә­биятларында киң тарала. Урта һәм зур күләмле эпик һәм лироэпик әсәрләрдә (Фирдәүсинең «Шаһнамә»се, Нәваинең «Хәмсә»се) еш очрый. М. формасында Баласагунинең «Котадгу белег» поэма­сы, Котб, Хисам Кятиб, Мөхәммәдьяр поэмалары. Г.Утыз Имәни, Ә.Каргалый, Г.Чокрый, Г.Тукай, Н.Думави шигырьлә­ре язылган.

Әд. Квятковский А. Поэтический словарь. М., 1966; Миннегулов Х.Й. СәйЛ Сарай: Тормышы һәм ижаты К, 1976; Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990.

X. Й Миннегулов.

МӘҮЛА КАЗЫЙ МӨХСИН (14 йөз), Алтын Урда чоры төрки-татар шагыйре «Китабе Гөлестан бит-төрки» кулъязма җыентыгында урын алган газәл жанрында бер шигыре б-н мәгълүм. Анда лирик ге­ройның сөйгәне, анын «адәмиләр жаны» булуы җырлана. Кызнын чибәрлеге «ай б-н кояшны» тан калдыра, анын алдында зифа буйлы кипарислар баш ия.

Әд.: Миннегулов Х.Й. Сәйф Сарай: Тормышы һәм иҗаты. К., 1976; Сәйф Сарай. Гөлестан. Лирика. Дастан. К . 1999.

X. Й. Миннегулов.

МӘҮЛАНА ГЫЙМАД МӘҮЛӘВИ

(14 йөз), төрки-татар шагыйре. «Мәүла- на» тәхәллүсе б-н билгеле (гарәп, ия­без, хуҗабыз)—мөхтәрәм затларга, дин эшлеклеләренә мөрәҗәгать формасы «Китабе Гөлстан бит-төрки» кулъязма жыентыгыгына кергән үзенен бер шигыре (6 бәйт) б-н билгеле. Шигырьдә лирик геройның мәхәббәт газаплары кичерүе тасвирлана. Бу шигырьгә Сәйф Сарай назыйрә язган.

Әд.: Миннегулов Х.Й Сәйф Сарай: Тормышы һәм ижаты. К., 1976; Сәйф Сарай. Гөлестан. Лирика. Дастан. К , 1999.

X. Й. Миннегулов.

Дәвамы киләсе саннарда.