Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИ ҖАН БӘЯНЫ

 

Хәзерге кешене нәрсә белән дә булса гаҗәпләндерүе бик тә кыен, билгеле. Ләкин... Ләкин шулай булса да, бүгенге тормышыбызның үтә җитди мөнәсәбәт­ләрен чагылдырган менә бу күренешкә игътибар итегез әле. Соңгы елларда актив иҗат итә башлаган Халисә Ширмәннең «Асылъяр» исемле бәянында тасвир­лана ул. Әлеге әсәрнең төп героинясы Асылъяр кияүгә чыгарга җыена:

«...—Мин көлмим, Әлфис. Әгәр дә син мине яратсаң һәм кияүгә алырга риза булсаң, мин сиңа ба­рыр идем. Тик өч шартым бар.

Кыз егетне үзеннән читкәрәк этәрде. Әлфис бераз вакыт тынын җыеп торгач, Гөлкәйнең кулларын ире­ненә китереп үпте.

—  Нинди генә шарт­лар булса да, мин аларны үтәргә әзер. Миңа кияүгә чыгарга риза бул, Гөлкәй!

—Ашыкма, Әлфис.

Кыз да бераз тынып, әйтергә теләгән сүзләрен тәртипкә китерде.

—  Иң авыр шартым: миннән мәхәб­бәт таләп итмә, Әлфис. Яраткан кешем барлыгын күптән беләсең. Мин аны бер­кайчан да оныта алмамын кебек. Гаилә булып торганда сиңа хыянәт итмәм. Иң тугры хатын булырмын, балалар үсте­рербез. Тик мәхәббәтем чакырса, мин синнән китәчәкмен, Әлфис. Иң авыр шартым шул.

Әлфис дәшмәде. Шактый озак тын торды. Аннан көрсенеп куйды, яңадан учларына Гөлкәйнең кулларын кысты.

—Хәтерлисеңме, мин сиңа бер тап­кыр әйткән идем: мәхәббәт бер генә була, тик ул ике йөрәктә яши. Минем мәхәббәтемнең яртысы синеке булыр, Гөлкәй. Мин синең беренче шартыңа риза.

—Икенче шартым: мин аспирантура­га укырга керергә телим.

—Монысына мин һәрвакыт риза! Ир­ләр укыган хатыннарны бик яратмыйлар инде, шулай да мин сиңа кулдан килгәнчә ярдәм итәрмен. Бу шартыңны да үтәргә мин әзер.

—Алайса, өченчесе бө­тенләй жиңел инде: Әл­фис, мин чәчләремне кис­терәчәкмен.

Әлфис аһ! итте. Шунда ук Гөлкәйнең кара толым­нарын учларына чылбыр ясап менгезде, сыйпады, үпте.

—Гөлкәй! Ни сөйлисең син! Синең чәчләрең бит дөнья бәясе тора, нишләргә уйлыйсың?!

—Әлфис, мин сиңа ки­яүгә чыксам да, чыкмасам да, чәчләремне кистерәчәкмен. Бәлки хәзер ук түгел, бераздан соң булса да, мин чәчләремне кистерәчәкмен.

Бер үк сүзләрне үҗәтләнеп кабатла­ган кызга Әлфис аптырап карады. Бу аның өчен иң авыр шарт иде. Нәрсә булган Гөлкәйгә?!

—Бу шартымны кабул итмәсәң, гафу ит, Әлфис. Димәк, мин сиңа лаеклы түгел.

—Гөлкәй... Мин риза. Нишләтәсең син мине, аһ, гөлем-гөлкәем...

Гөлкәй сискәнеп китте. Бу сүзләр тик аныкы, Мансур Ибраһимовичныкы гына иде. Әлфис кагылырга ярамаган урынга кагылды. Үзе сизмәстән кагылды.

—Дүртенче шартым калган: мине беркайчан да алай дип атама! Оныт ул сүзләрне! Оныт!»

Халисә Ширмән әсәреннән алынган менә шушы бер өзек (озынрак тоелса, укучы гафу итсен, чөнки бу күренеш тоташ кабул ителә) бик күп яктан уй­ландыра. Тормыш һәм кеше язмыш­лары ягыннан алсак—никадәр фаҗига бу күренештә. Кыз бала үзе яратмаган кешегә кияүгә чыкканда нинди үтергеч шартлар куя бит! Ир-атны үтерә тор­ган шартлар! Аның «миннән мәхәббәт таләп итмә!» диюенең үзендә генә дә күпме җан өшеткеч хөкем, мөнәсәбәт, боз салкынлыгы! Гүяки кыз бала үзенең булачак иренең йөрәксез (димәк ки бернинди хис-кичерешсез) генә яшәргә риза булуын тели.

Ә иҗади осталык ягыннан алып карасак, Халисә Ширмән биредә үз геройларын нинди көчле психологик киеренкелек халәте аша үткәрә! Алар гүяки бер табиб бүлмәсендәге УЗИ аппа­ратына килеп кергәннәр диярсең! Шушы урында хатын-кыз иҗатчылар хакында әледән-әле кузгалып ала торган бәхәс тә искә төшә. Кайберәүләр әдәби иҗатта җенесләргә бүлү юк—дигәндәйрәк фи­керне кабатларга ярата бит.

Андый карашта торучыларга мин Халисә Ширмән әсәрендәге әле генә без күреп киткән өзекне укытып карар идем. Әнә шундый тирән психологик халәт­не—кыз баланын гаять нечкә һәм үтә каршылыклы хисләре бәрелешеннән ха­сил булган үтә киеренке халәтне—безнен ир-ат язучыларыбыз белә, күрә, аңлый һәм тасвирлый аламы? Юк бит!

Әйе, әлеге өзектә бер Халисә Шир­мән иҗатының гына түгел, ә тулаем татар прозасының иң унай сыйфатлары калку чагыла. Алар: укучылар өчен үтә якын һәм кадерле булган мәхәббәт темасы­ның әдәби әсәрләрдә әйдәп баруы һәм герой-героиняларнын нигездә әнә шул мохиттә сыналуы, хис-кичерешләргә аерым һәм зур игътибар бирелү, реаль вакыйгаларны бик тә тормышчан рә­вештә ачып, дәлилләп, ныгытып бара торган психологизм, геройларның рухи кичерешләрен тулыландыручы матур табигать күренешләрен тасвирлау; автор­ның шигъри, сәнгать чараларына бай һәм сыгылмалы теле..

Әдәби иҗатта әнә шундый дөрес һәм киләчәктә бик тә зур казанышлар китерергә мөмкинлек бирә торган юлны тапкан Халисә Ширмән үз әсәрләре белән чын мәгънәсендә укучылар мәхәб­бәтен яулады. Шуңа күрә биредә аның басылып чыккан китапларын бераз гына барлап, күрсәтеп үтү дә сорала кебек.

Югарыда без укып киткән өзек күп­тән түгел Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Язмышлардан юк ла узмышым...» исемле җыентыктан алын­ды. Анда язучының «Яшәү моңы» һәм «Асылъяр» исемле ике бәяны урнашты­рылган. Моңа кадәр язучының тагын ике китабы төрле нәшриятларда басылган иде. Ә хикәяләре белән Хат исә Ширмән «Казан утлары», «Идел» журналларында һәм «Мәдәни җомга» атналыгында еш күренә. Аның бер хикәясе «Казан утла­ры» журналы оештырган конкурста (2007 ел) җиңеп тә чыкты. Халисә Ширмәннең әдәби тел мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре һәм каләмдәшләре алдында ясаган чыгышлары да истә кала торган була.

Аны иҗатчы буларак халык күңеленә бигрәк тә якынайткан юл—телевизион фильмнар булды. «Кайтаваз», «Язмыш­лардан узмышлар юк», «Ерактагы йол­дызым»—соңгы елларда «Татарстан—Яна гасыр» каналында барган һәм тамаша­чылар яратып кабул иткән, көтеп алып караган телефильмнар алар. Аларның һәммәсенең сценарий авторы—Халисә Ширмән.

Яңадан «Асылъяр» бәянына әйләнеп кайтыйк әле. Ул төрле төбәкләрдән Казанга укырга килгән беренче курс кызларының бәхетле көннәрен тасвир­лаудан башланып китә. Биредә автор сурәтләгән күренешләр барысы да җанлы булып һәм үзенчәлекле кешеләр, алар­ның кабатланмас сөйләшүләре белән күз алдына килә.

Әмма үзәктә ерак Себердән килгән Гөлкәй тора—«озын толымнары билдән түбән төшкән зур кара күзле кыз...». Аның үзләрендә фәлсәфә фәнен укытучы яшь иргә гашыйк булуы бәяндагы вакыйга­ларны куертып, «әсәрнең» психологик киеренкелеген арттырып җибәрә.

Ә көннәрдән бер көнне бу укытучы авырып киткәч, Гөлкәй үзенең иптәш кызын ияртеп аның хәлен белергә өенә дә бара, шунда укытучының гаилә хәле дә ачыклана—аны хатыны ташлап кит­кән икән.

Бу укытучы кайчандыр Себердә эшләп йөргән, ул Гөлкәйнең әти-әнисен дә яхшы гына белә икән. Шуңа күрә җәйге яллар җиткәч Гөлкәй аны үз авылларына кунакка чакыра.. Биредә табигать кочагында калгач ике йөрәкнең мәхәббәт иркенә бирелүе дә әсәрдә бик шагыйранә тасвирлана. Бәянның бу өле­ше—кыз баланың мәхәббәт ялкынында януы—язучының үзенең дә иҗади көчен, аның каләменең зур мөмкинлекләрен раслый.

Әмма яңадан калага кайткач укытучы үзгәреп китә—ул Гөлкәйдән читләшә башлый. Моны үзенең балалары хакына дип, җаваплы эшенә зыян килер дип борчылуы белән аклый. Кыскасы, ул курка! Әсәрдән әнә шул аңлашыла.

Язмабызны башлаганда без укыган бик драматик өзек Гөлкәйнең әнә шул хәлләрдән соң үзе сөймәгән кешегә ки­яүгә чыгарга җыенуын күрсәтә иде.

Әйе, бу автор үз геройларының күңел төпкелләренә бик тә тирән үтеп керә, алда барган гарасатларны зур психоло­гик осталык, нечкәлек белән ачып бирә. «Иптәш кызының бертуктаусыз нәрсәдер такылдавыннан Гөлкәй гарык булды, ки­тапханәдә утырырга кирәклеген сылтау итеп, тизрәк кыздан котылырга ашыкты. Аның үзенең генә каласы, укытучысы әйткән һәр сүзне күңелендә торгызып, яңадан рәхәт мизгелләрне кайтарасы килә иде. Йа Хода, нинди бәхет бирде аңа ул бүген! Кыз укытучы алдында калтырап басып торганын гел онытты. Булсын, укытучысы өйләнгән булсын, балалары да булсын—Гөлкәй бит аның тормышына бәреп керергә җыенмый; бары шундый гүзәл, мөкатдәс укытучы белән икәүдән-икәү калып, сөйләшү-серләшүен янадан күңеленнән кичерергә генә тели... Кыз, үз уйларының татлы ләззәтенә чумып, әкрен генә шәһәрнен икенче чигендә диярлек урнашкан тулай торакка таба җәяү атлады. »

Менә шушы һәм алдарак кичерелгән башка өзекләрдән күрүебезчә, Халисә Ширмән мәхәббәт кебек нечкә хис ту­рында бик тә сак, аның бөтен нечкәлек­ләрен тоеп һәм шул тойгыны укучыда да тудырып, анда да яшәтеп яза. Мисал өчен, Себер урманында Гөлкәйнең сөйгәне белән ялгызы гына калуы һәм андагы мәхәббәт мизгелләре үзе бер гүзәл поэма кебек укыла.

«Асылъяр» дип бик тә мәгънәле исем белән аталган бу бәян үзе тулаем алган­да да яшьлек хисләренә, аларның кеше йөрәге өчен алыштыргысыз бәһасенә мәдхия дип кабул ителә. Әсәр укучының җанын, күңелен әлеге бөек кичереш биеклегенә, бөеклегенә күтәрә. Аңа әнә шул бөек бәхетне бүләк итә!

Халисә Ширмәннең бу китабында тагын «Яшәү моны» дип исемләнгән бәян да бар. Анысының үзәгендә яшь Алинә язмышы тора.

Бу әсәр бигрәк тә киеренке психоло­гик халәттә башланып китә: Алинә бөтен көченә йөгерә, кемнәндер, нәрсәдәндер качып бара ул.

Бәянның беренче битендә үк әдибә каләме белән хасил ителгән әлеге пси­хологик табышмак укучы күңелендә кы­зыклы бер эчке пружина тудыра һәм әнә шул халәт укучыны әсәр беткәнче кие­ренкелектә тота. Укучы «Нәрсә булган?» дигән сорауга җавап эзләргә мәҗбүр ителә. Мондый алым үзе үк иҗатчының шактый ук осталыкка ирешкәнлеген раслап тора.

Әсәрдә тагын шунысы бик мөһим төс һәм мәгънә ала: Алинә урманга ка­рап, урманга таба йөгерә. Бу хат гадәти яшәеш ягыннан караганда шактый сәер күренә, чөнки без моңа кадәр куркыныч ерткычлар урманда яши дип күнеккән, шулай тәрбияләнгән бит инде. Ә биредә исә яшь кыз, киресенчә, урманга таба йөгерә. Димәк, серлелек тагын да арта, табышмак сере тагын да ерагая төшә.

Бераз алгарак китеп булса да әйтик: Алинәнең урманга таба йөгерүе тора- бара символик мәгънәдә аңлашыла башлый...

Әйе, Алинә авыл кызы икән. Ул шәһәрдә яши башлагач машинада бар­ганда ире һәм баласы белән юл фаҗига­сенә эләккән. Аның иң кадерле кешеләре һәлак булган! Ә бу фаҗигага кадәр аз гына алдарак алар өчесе бергәләп урман­да шундый бәхетле сәгатьләр кичергән булганнар... Алинә хәзер менә психо­логик шок хәлендә шул урманга таба йөгерә. Кеше гомерләрен өзә торган, кеше бәхетләрен таптый һәм юкка чы­гара торган шәһәр һәм зур-зур трассалар фаҗигасеннән качарга тели ул!

Язучы үз әсәренең сюжетын әнә шулай бик оста кора. Бу бәян мавык­тыргыч детектив кебек укыла. Алинәнең фаҗигадән соң алган психологик шок нәтиҗәсендә хәтерен югалтуы, хәтта үзенен кем икәнен дә белмәве, үз исемен онытуы—шулай үк безнен өчен башта олы сер тудыра, ул серне беләсе килү теләге әсәр дәвамында сүрелмичә бара.

«Яшәү моңы»на яңа геройлар күп кертелми. Алар—Гамир, Рөстәм, Шурик. Алинәнең менә шушы егетләр белән төр­ле-төрле мөнәсәбәте аша автор эчкерсез ярдәмчеллекне, кешелеклелекне, намус­лы булуны өскә күтәрә, югары гуманизм сыйфатларын мактый.

Тулаем алганда бу бәянга да мәгънә­ви тирәнлек һәм психологик нечкәлек, теманың үтә актуальлеге, мөһимлеге хас. Халисә Ширмәнгә хас булганча биредә дә җөмләләр бик тә төзек, хис-кичерешкә бай, хәтта шигъри аһәңгә ия. Ә болар, әлбәттә, үз чиратында әсәрнен укучыга тәэсир көчен арттыра.

Күп кенә яшь авторларның әсәр­ләрен укыганда сюжетта вакыйгалар­ның күплеген, хәтта ки артык күплеген күрәсең. Аларның байтагы мәгънәви һәм логик яктан акланмый да—бары тик тышкы эффектка корылган шау-шу булып кына кала. Ә менә биредә вакыйга һәм күренешләр фикри һәм хисси як­тан бер-берсенә бик гармоник һәм та­бигый рәвештә үрелеп бара. Вакыйгалар агышында укучының маңгай күзе генә түгел, ә күнел күзе дә бик актив яши.

Яшәү моңы» Халисә Ширмәннең менә мондый шигъри юллары белән төгәлләнә:

Үләм, дисең,

Ә менә син

 Үлмичә кара яшәп.

 Мамык мендәр урынына

 Булса да салам түшәк.

Кемдер каймак ашаганда.

Син каты кимерсәң дә...

Берәү шәраб чөмергәндә.

Син суга тилмерсәң дә...

Үртәлүнең соң чигендә

Тамса да күз яшьләрең.

«Булганына—рәхмәт!»—диеп,

Ходайга әйтеп кара.

Мең газаптан мең терелеп,

Бер гади булып, яшьнәп,

Сызланып кара яшәп...

Моңа кадәр безнең прозаиклар үзләре сирәк-мирәк кенә шигырь язсалар да аны әдәби әсәргә берәр геройларыны­кы диеп кертәләр иде. Г.Бәшировның «Җидегән чишмә»се, Г.Әпсәләмовның «Гөлшаһидә» җыры һ.б. лар әнә шулай туды. Ә менә Халисә Ширмән куркып-шикләнеп тормыйча үз шигыре белән проза әсәрен тәмамлап куя.

«Бу автор ижатынла бер җитешсезлек тә күренмимени соң?»—дип сорарлар бәлки.

Әйе, кайчагында, бигрәк тә, «Яшәү моңы» бәянын укыганда, Американың Голливуд фильмнары искә төшеп ала. Сүз уңаенда искәртеп үтик: хәзерге яшь прозаиклар ижатынла, чыннан да, икен­челлек (вторичность) еш кына күзәтелә. Алар үзләренең байтак әсәрләрен теле­визордан караган кинолар тәэсирендә, шул сюжетларны кертеп яза. Ә Халисә Ширмән бу яшьлек авыруыннан тиз арынды. Аның әлеге китаптагы «Асылъ­яр» бәяны һәм матбугатта күренгән хикәяләре («Казан утлары»нда басылган «Кыргыйлык» хикәясе бигрәк тә уңыш­лы мисал) безнең алда өлгергән прозаик иҗаты икәнлеген ышандырып раслый. Аның яңа әсәрләрен укып сөенергә на­сыйп булсын!

 

Редакциядән:

2011 елның 29 апрелендә Милли китапханәдә «Ел китабы—2009» конкурсына йомгак ясау тантанасы узды. X. Ширмәннең «Язмышлардан юк ла узмышым» китабы чәчмә әсәрләр арасында өченче урынны азды.