Логотип Казан Утлары
Шигърият

РӘСЕМ—БЕЗДӘН, ҖАВАП—СЕЗДӘН

 

 

Дәүләт кайгыртуы

Указ чыккан—ире әдип булган хатын-кызларга:

 «Хезмәт хакы аз булса да әдипләрне сакларга.

Гаффар сыман вагракларын кисмәкләрдә тозларга!

Гали кебек эреләрен бауга асып какларга!»

СӘЙЛӘН                           

Яхуд яңа Читлекбаш.

Ниләр күрми ир-егеткәй белән ат башы.

Бәрәңгедән бушаган челтәр даһи башына бик таман.

—Динә! Авоськага салып Марсель башын, кая барасың?

—Ломбардка! Исәп—кире алмаска!

БАТУЛЛА

Әйле-шәйле башың бәйле,

Кулларда—богау.

Шул хәлләргә риза булып

Торучы—бозау!

 

Миңа кара да аңлачы,

Милләт, үзеңне!

«Кул» төенне төйнәгәнче,

Әйт син сүзеңне!

 

«Ням-нәм» кабиләсе экспонатын бөтендөнья күргәзмәсенә

 алып баралар.

Нәжибә САФИНА

Базар тулы каз, тавыклар,

 Хәтта бар чучка башы.

Хатын да шунда җыена:

Шушы булды микән инде

 Башкаемның язмышы?!

Ринат МӘННАН

Йә, гонорар сорал бак хәзер?!

Бүгенге татар ирегенә ишарә.

Бизмәнгә салсаң, ничә батман килер икән?

Әллә Кабан күленә кире ыргытабызмы?

Госман ГОМӘР

Хатын иреннән сорау ала.

Нурислам АЙБУЛАТОВ.

Чиләбе өлкәсе. Чибәркүл каласы

Кавын дисәң—мыеклы,

Бекон дисәң—күзе ачык.

 

Күп йөрдең күбәләк күк

Чәчкәдән чәчкәгә кунып!

Хәлимә ГАЛИЕВА

Укытучы. Казан.

Ошбу мәхәббәт әсире—

Чатыртауның Марселе.

Хәлең ничек, Бөегем?

Һәркемнең күңелендә үз

Атлантидасы бар.

Суфия ЮНЫСОВА

Балтач районы, Алан авылы

Ычкындыр, хатын, авырта—

Ул бит—баш, түгел—кабак!

Ну, булды инде—сүз бирәм:

Бу кадәр эчмәм кабат!

Хатын:—Гел рәхәт кенә булмасын—

Бераз интек ичмасам!

Тагын «сул» якка каерсаң,

Теге башыннан асам!