Логотип Казан Утлары
Публицистика

НКВД КҮЗЕ АСТЫНДАГЫ ГОМЕР

Гарәфи Хәсәновның тууына 90 ел

 

Наратлар һич тә аварга ашыкмады. Төптән киселгән алты агач, сүз берләшкән кебек, ауган чакта ботаклары белән җиденче—исән наратка эләгеп калды. Ә аста бер кеше тораташ булып катты. Ул озак кына уйга чумып басып торды, аннан кабаттан язмышын сынарга карар кылды. Җиденче наратны кискәч, ул колак тондыргыч шартлау тавышы ишетте. Кинәт бар дөнья тын калды һәм күзен ачты. Ул ауган агачлардан хасил булган ныгытманың үзәгендә басып тора иде. Бу—үлем белән шаярунын нәүбәттәгесе булса да, шушы вакыйга анын тормышын кискен үзгәртте. Шуннан сон инде ул язмышын башка сынамады: Ходай Тәгалә анын гомерен кемдер һәм нәрсә өчендер саклый иде. Гарәфи Хәсәновка бәйле әлеге вакыйга 1949 елда, ул Себердә сөргендә чакта булды.

—Абый, эшеңнән килделәр,—диде аңа сеңлесе Суфия.

Ишегалдында смена җитәкчесе һәм бригадир басып тора иде.

—Кадрлар бүлегенә чакыралар,—дип әйтеп куйды кайсыдыр

—Мин хәзер кайтып житәм,—диде Гарәфи сеңлесенә. (Их, шул чакта аның бары тик 12 елдан соң гына әйләнеп кайтасын кем белгән?)

Ул көнне Ленинградтан эвакуацияләнгән Калинин исемендәге завод цехында туп ядрәләре ясау өчен кирәкле әйберләр бетте, шуңа да эш юк иде. Гарәфи өенә гадәттәгедән иртәрәк кайтып китге. Хәзер менә яңадан эшкә барырга кирәк.

Кадрлар бүлегендә аны НКВДчылар көтә иде.

—Йә, военкоматка таба киттек!

Гарәфине армиягә күз күреме бик начарлыктан алмадылар. Шулай да ул, башка егетләр кебек үк, сугышка җибәрүләрен сорап, хәрби комиссариатка гариза арты гариза юллады. Сугышның кызган мәле, димәк, аны фронтка җибәрүне кирәк тапканнар. Әмма алар бер дә хәрби комиссариат ягына атламадылар.

—Син кулга алындың,—диде аңа урыс баһадиры Илья Муромецны хәтерләткән Черек күл тикшерүчесе Баскаков.

—Нәрсә өчен?

—Белерсең... Камерага озатыгыз үзен,—дип боерды ул төрмә сакчыларына

Тегеләр шәрә калганчы чишенергә боердылар, киеменнән барча төймәләрен өзеп алдылар. Бик күп ишекләр белән чуарланган тар коридордан ян белән генә атлап, камерага якынлаштылар. Каршыга берәрсе очраса: «Тукта! Йөз белән стенага борыл»,—дигән фәрман яңгырады

Бер кешелек камера. Диварга җыеп куела торган карават. Аны кичке тугызда гына җәяргә ярый Әмма нәкъ менә шул вакытта сорау алу башлана. Бүлмә җир астындагы өченче катта урнашканлыктан, анда түзеп булмаслык суык иде. Слесарьлар килде, торбага суккаладылар, тик файдасыз—җылы килмәде. Гел янып торган ялгыз лампочка. Баштарак Гарәфи дивардан тишек эзләде. Шуның аркылы аны атып үтерерләр кебек иде.

Беренче өч айны Баскаков сорау алды, аннары аны Рукавичников фамилияле тикшерүче алыштырды. Бирелгән сораулар ахмакларча иде: «Төрек разведкасы белән кайчан хезмәттәшлек итә башладың?», «Террорчылык оешмасына тагын кемнәр керә?», «Иптәш Сталинга һөжүмне кайчанга ниятләдегез?». Кулга алунын төп сәбәбе исә Гарәфинең Хәсән Туфан һәм Кави Нәҗмиләр турында: «Аларны ни өчен кулга алдылар, ник китапларын яндырдылар? Мондый шагыйрьләр бүтән булмаячак»,—дигән сүзләренә килеп тоташа иде. Классташы, баянчы Рифкать бу сүзләрне кирәкле җиргә тиз җиткерә...

Вакыт үтә. Беркөнне тикшерүче кабинеты янындагы бәдрәф бүлмәсендә ул үзен көзгедән күреп ала. Йөзе сары, башы карбыз кебек зур. Дүрт ай эчендә ул танымаслык булып үзгәргән. Мөгаен, бу көн саен шырпы кабыгына салып бирелгән тоз аркасындадыр.Суны да күп эчте. Бу хәл үлемнең якынлыгы турында сөйли. «Юк, үземне кулга алырга кирәк»,—ди ул. Тозны күпләп ашаудан тыела, камера буйлап күбрәк хәрәкәтләнә башлый. Ишек сакчысы якынлаша башлагач кына туктап тора. Сүз уңаеннан, ул чакта төрмә сакчылары киез итекләрдән йөргән. Аларның якында икәнлеген күңел күзе белән генә күреп булган.

1941 ел бара. Гарәфи Хәсәновка 20 яшь тула.

—Синең кайда һәм ничек дөмегүеңне беркем дә белмәячәк,—диде кипкән балыкка охшаган—кечкенә буйлы, коры, аксыл чәчле прокурор Надеев. Шулай диде һәм револьверга охшаган салкын бармагын Гарәфинең чигәсенә терәде. Тикшерү барган ярты ел эчендә егет бер генә кәгазьгә дә кул куймый. Әле ул гына түгел, ризыктан баш тартырга да батырчылык итә. Дөрес, үсмер егет ачлык тотучыга су эчүнең мәҗбүри икәнлеген белми. Юк инде, ач торам икән, димәк, тамактан бернәрсә дә үтмәскә тиеш дип уйлый ул.

Гарәфи ачлык тотуы турында игълан да итми. Тиешле 300 грамм ипине кабул итеп ала да, аны карават астына тыгып куя. Ашны парашага түгә. Ачлыкның җиденче көнендә ул үзендә гадәттән тыш җиңеллек тоя. Әйтерсең лә син ятмыйсын, түшәм буйлап очасын. Аның ризыкларын карават астына яшерүен сакчы белеп ала. Камерага төрмә начальнигы килеп керә:

—Сәбәп нидә?

—Ни өчен иректән бернәрсә дә тапшырмыйсыз?

—Килгәннәрен каян беләсең?

—Сизәм...

Ул үзенә кайчан килгәннәрен генә түгел, ничәмә айлар берьялгызы бүлмәдә яткан килеш әтисе вафат булган көнне сәгатенә һәм минутына кадәр төгәл сизә. Балалар арасында иң олысы буларак, Гарәфи сигез кешелек гаиләне туендыручы бердәнбер кеше була.

Ике сакчы кулыннан кысып тотып аны кабинетка алып килә. Надеев ысылдый. Сакчылар камерада тентү үткәрә һәм яшерелгән паекларның барысын да алып килә. Рукавичников классташы Рифкать белән күзгә-күз очрашуны оештыра.

Аларны кабинетнын төрле почмакларына утырталар. Күз белән «сөйләшмәсеннәр», янәсе. Бу очракта исә мондый саклыкнын кирәге дә булмый.

—Гарәфи, гаебенне таны, нәрсә, сиңа җәл мәллә? Карап та тормый кулыңны куй. Барыбер суд булачак.

Шулчак Гарәфи уянып киткәндәй булды. Чыннан да, суд булачак бит! Нәрсәдә генә гаепләсәләр дә, кулны куярга кирәк! Судта мин барысын да сөйләрмен!

Ул кәгазьләргә кул куя. Ничәмә-ничә айлар буе баш тартып килгән гаепләүләрнең барысы белән дә ризалаша. Надеев шундук чыгып югала, Рифкатьне алып китәләр. Бу кабинетта күпне күргән Рукавичников шаккатып кычкырып җибәрә: «Һай, тинтәк тә соң син!».

Дөресен әйтергә кирәк, тикшерүче монда каяндыр, ничектер килеп эләккән малайны әнисе янына куып кайтарырга дип хәл иткән була. Террорчылык оешмасы белән элемтә тотуын раслап, Гарәфи эшне көтелмәгән якка борып җибәрә. Егетнең эше хөрти. Хәзер инде аны әнисе түгел, төрмә һәм гомерлек. Себер көтә. Әле атып үтермәсеннәр дип Ходайга ялварырга онытмасын. Аңлашыла ки, бернинди дә суд булмый. Ә аңа хөкемне махсус киңәшмә чиггән торып кына чыгара..

Гарәфигә 8 ел төрмә һәм 5 ел сөрген билгелиләр. Ун кешегә исәпләнгән камерада алар кырыктан арта. Цемент идәндә ян белән йоклыйлар. Диварлар юеш. Почмакта— параша. Урамга чыгармыйлар. Бер кешегә 200 грамм ипи бирәләр. Кемдер үлсә, аны яшерергә тырышалар. Мәет белән янәшә ятучы аның паегын үзләштерә. Тик мәетне өч көннән артык тотып булмый шул.

Гарәфине Пләтән төрмәсенә билгелиләр. Монда да, Калинин исемендәге заводтагы кебек үк, туп ядрәләре өчен корыч коелмасы ясарга мәҗбүр итәләр. Станоклар иске, аларда эшләү газап була. Гаепләнүчеләр ачлыктан һәм арудан аякларын көчкә өстериләр.

...Бервакыт Гарәфи кемнеңдер койма артында Тукай шигырьләрен көйләгәнен ишетеп ала. Ул җырлаучының тавышына тәэсирләнеп төрмәнең монарчы аяк басмаган җиренә үк үтеп керә. Тыңлаганда күзенә яшь килә. Кире кайтканда исә мәетләр әрдәнәсенә юлыга. Никтер аларнын барысының да башы киселгән була.

Бу юлларнын авторы, КГБ архивында әтисенең эше белән танышкан чакта, хәзерге чекистлардан шул хакта сорашырга тырышып карады. Шундый хәл булырга мөмкинме? Аларның башын кисү кемгә кирәк иде? Офицерлар моны бердәм рәвештә кире какты: «Алай булырга мөмкин түгел. Андый алым гамәлдә булмаган». Әмма мин алдый белми торган әтиемә ышанмый булдыра алмыйм. Архангельск зиратында каберләрне казыганда мин мәетләрнең баш сөягендә бер ядрә эзе булуын үз күзем белән күргәнем бар. Мөгаен, башы атылганнарны (мәетне танымасыннар өчен?) монда да китергәннәрдер.

Җырга тәэсирләнеп кичке тикшерүгә соңлаган Гарәфигә иртән ипи бирмиләр. Әмма Себертә сигез елдан түгел, алты ел ярымнан ук җибәрәләр. Ел ярым ул лагерьларда була. Сәяси тоткыннар Себердә япон хәрби әсирләре белән бергә тимер юл сала. Гарәфине бигрәк тә японнарның пөхтәлеге сокландыра. Урманда да беренче эш итеп барак төземи, бәдрәф кора алар.

«Халыклар атасы» бакыйлыкка күчкәндә Гарәфи ирекле, әмма күчеп йөрүдән мәхрүм ителгән авылда була. Ул еш кына гомерен куркыныч астына куя. Кичен Ачин вокзалына бара һәм иртән кайтып җитәргә ашыга. Монда баруның максаты бер генә: вокзалда ялгышып булса да туган телен ишетергә насыйп булмасмы?

Гарәфи монда Себер гүзәлен очрата һәм аның йөрәген яулый. Ул аңа ике ул бүләк итә. Гарәфи аны туган ягына кайтырга өнди. Тик хатын ашыкмый. Гарәфи иң элек үзе генә кайта. 59нчы елда гаиләсе артыннан килә. Бер елдан тагын бер улы туа. Шуннан соң гаилә Себердән Казанга юл тота.

Хәзер әти өстенә ауган, әмма аны исән калдырган җиде нарат турында сөйләшик. Төгәлрәге, Ходайнын аны ни өчен саклап калуы турында сүз йөртик.

Үсмер чагында ук Гарәфи «Рафаэль» исемле роман яза башлый. Тик ул аны Себердә генә тәмамлый. Данлы чекистлар, әлбәттә, чит телдәге кулъязманы, өстәвенә латин хәрефләре белән язылганны халык дошманы кулында калдыра алмый. Алар аны тартып ала һәм, әти фикеренчә, яндыралар да. Кулъязмаларның янмавына шулкадәр ышанасы килә! Язмыш бу кешене иҗат өчен саклап кала һәм ул табигатькә бурычын китаплары белән кайтара.

Гарәфи Хәсәнов 1992 елның апрелендә Казаннынң Яңа татар зиратында җирләнде. Шулай да аның иҗат биографиясенә нокта куярга иртә әле.