Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан
ТУКАЙ ЕЛЫ
***
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган күптөрле чаралар, соңгы айларда үзенең иң югары ноктасына күтәрелеп, республикабызда, Мәскәүдә, Россиянең башка төбәкләрендә, чит илләрдә үткәрелгән халыкара дәрәҗәдәге зур бәйрәмгә әверелде.
Сөекле шагыйребезнең туган көнендә—26 апрель иртәсендә башкалабыз үзәгендәге Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу мәрәсимендә Татарстан Президенты Р.Миннеханов, Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин, Премьер-министр урынбасары 3.Вәлиева, мәдәният министры А.Сибагатуллин, Казан шәһәре мэры И.Метшин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе И.Ибраһимов, министрлыклар һәм ведомстволар житәкчетәре, республика парламенты депутатлары, шагыйрь юбилеена Россиянең төрле шәһәрләреннән, чит илләрдән килгән кунаклар, әдәбият һәм сәнгать әһелләре, шигырь сөючеләр катнашты.
М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасы янындагы мәйданда уздырылган. Шигърият бәйрәме быел шул ягы белән үзенчәлекле булды: анда Г. Тукайның 125 еллыгы уңаеннан Казанда оештырылган Халыкара фәнни-гамали конференциягә чакырылган галимнәр, Халыкара «Юнеско» һәм «Тюркской» оешмалары вәкилләре һәм, гомумән, Россиянең һәм дөньяның төрле квинталарыннан җыелган рәсми вәкилләр, әдәбият белгечләре, каләм әһелләре катнашты.
Шигърият бәйрәмен Татарстан Премьер-министры урынбасары 3. Вәлиева ачып җибәрде. Ул үзенен чыгышында бөек шагыйребезнең бүген дә татар мәдәнияте һәм тугандаш халыклар символы булып калуын, 2011 ел—Г.Тукай елында республикада, Россиядә, чит илләрдә әле бик күп чаралар үткәреләчәген әйтте.
Аннары 3.Вәлиева ТР Президенты Р.Миннехановның 2011 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен бирү турындагы Указын игълан итте, яңа лауреатларны котлап, атарга иҗат уңышлары һәм саулык-сәламәтлек теләде. Шуннан соң быелгы бүләк ияләре—җырчы А.Шаһиморатова, рәссам Р.Кнлдебәков, шагыйрьләр Л.Шагыйрьҗан, М.Мирза иҗатларының югары дәрәҗәдә бәяләнүе өчен, җәмәгатьчелек атдында республикабыз җитәкчелегенә, әдәбият һәм сәнгатьне зурлый һәм бәһали белгән халыкка ихлас рәхмәт сүзләрен белдерделәр. «Мин төрле сәхнәләрдән чыгыш ясаганда, гастрольләр белән Көнбатыш илләрен гизгәндә дә, үземнең беркайчан да татар кызы, Казан кызы икәнлегемне онытмыйм»,—диде дөнья күләмендә танылырга өлгергән жырчы А.Шаһиморатова.
Бәйрәмнең шигьри-музыкаль өлешендә хөрмәтле кунаклардан Россия Язучылар берлеге сәркәтибе Н.Переяслов, Төркиянең Стамбул шәһәре губернаторының беренче урынбасары Ә.Сәламәт, Евразия Язучылар оешмасы рәисе Я. Делиәмироглы (Төркия), Әзәрбайҗан Язучылар берлеге рәисе А.Рзаев, шагыйрь һәм тәрҗемәче А.Акбаш (Төркия), «Наш современник» журналының баш мөхәррире, шагыйрь С.Куняев, Халыкара Язучылар берлекләре бердәмлеге башкарма комитеты сәркәтибе М.Переяслова һәм башкалар чыгыш ясады. Бәйрәм мөнбәреннән шулай ук шагыйрьләр Р.Харис, А.Остудин, Р Бохараев, И.Иксанова, Р.Миңнуллин, 3.Мансуров, А.Хәлим, Г.Морат, Н.Сафина, М.Кәримов (Башкортстан), В .Тургай (Чуашстан), Б.Бедюров (Алтай), В Ар-Серги (Удмуртия), К.Тангалычев (Мордовия), М.Әхмәтов, С. Дагыстан), И.Машбаш (Адыгей), Н.Лугинов (Саха-Якутия), Б.Ибраһимов, Й.Минңуллина, Л Фәтхетдинова һәм башкалар үзләренең шигырьләрен укыды, саламләү-котлауларын ирештерде. Шигърият бәйрәмендә нәфис сүз осталары тарафыннан Г.Тукай әсәрләре яңгырады. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле. «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен татарлары фольклор ансамбле, шулай ук җырчы Г.Имамиева, башка сәнгать осталары башкаруында җырлар тәкъдим ителде, жырлы-биюле тамашалар күрсәтелде.
Шушы ук көнне тарихи вакыйга булды—Мәскәүдә Г.Тукайга һәйкәл ачылды. Әлеге тантанада катнашкан ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин шагыйрь юбилееның Татарстанда гына түгел, күп кенә халыклар өчен дә мөһим вакыйга булуын искәртеп үтте, ә һәйкәл ачылу гамәле, спикерыбыз фикеренчә, XX гасыр башында ук татар, рус һәм башка милләтләрнең бердәмлеге турында кайгырткан Г.Тукайны олылау, аның истәлеген мәңгеләштерү ул.
Мәскәүдә Г.Тукайга һәйкәл ачу мәрәсимендә ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйрь Р.Вәлиев, шулай ук шагыйрьләр Р.Фәйзуллин,Зәйдулла, Р.Мөхәммәтшин, Э.Һадиева, җырчылар, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары, башка сәнгать коллективлары катнашты.
Менә унҗиде ел инде апрель аенда Балтач районында Шигърият бәйрәме оештырыла. Быелгы тантанада Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары В.Нуриев, Үзбәкстан Фәннәр академиясенең Каракалпак бүлеге Тел һәм әдәбият институты директоры А.Әлниязов (Нукус). шагыйрьләр Г.Мөхәммәтшин, Ш. Җиһангирова, Р.Җамал, ТДГПУ доценты, әдәбият белгече Л. Минһаҗева катнашты. Алар иң әүвәл Г.Тукайның Саена Пүчинкәсе зиратында җирләнгән әнисе Бибимәмдүдә абыстайның каберенә чәчәк салдылар, ә Җәлил хәзрәт Фазлыев аның рухына дога багышлады. Шуннан соң Субаш авылы Мәдәният йортында Г.Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Анда Балтач районы күләмендә үткәрелгән балалар иҗат конкурсларына йомгак та ясалды, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
***
26 апрельдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында боек шагыйребез Г. Тукайның 125 еллыгына багышланган тантана булды. Анда күпсанлы мәртәбәле кунаклар—ТР Президенты Рөстәм Миннеханов, РФ мәдәният министры Александр Авдеев, «Тюркской» генераль секретаре Дюсен Касеинов, «Юнеско» эшләре буенча Россия комиссиясе,Төркиянең мәдәният һәм туризм министрлыгы вәкилләр, РФ төбәкләре делегацияләре һ.б. катнашты. Тантанада катнашучыларны, татарстанлыларны бөек Тукайның олуг юбилее белән ТР Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән Президент Рөстәм Миңнеханов котлады.
Республика башлыгы ассызыклавынча, татарның Тукай шигырьләреннән һич югы бер юлын гына булса да белмәгән улы һәм кызы юк. Шагыйрьнең кыска гына гомер эчендә тупланган иҗади мирасы һәрвакыт ижатка һәм хезмәткә рухландырган «Габдулла Тукай чын мәгънәсендә халык шагыйре булды. Халыкка, аның чәчәк атуы өчен хезмәт итү сәяси чакыру гына түгел, ул аның яшәеше һәм иҗатының мәгънәсе дә иде. Ул туган төбәген һәм аның табигатен ярата, күңел түрендәге иң җылы хисләрен ана телендә белдерә. Аның «Туган тел» шигыре татар халкынын милли гимнына әйләнде. Бүген үт халкыңның тугрылыклы улы булу—ул аның бердәмлеген кайгырту, туган телне саклау, милли мәдәниятне үстерү дигән сүз. Татар мәдәниятенең урыны гел югарыда булды. Татар теле дәүләт тете дәрәҗәсенә күтәрелде, туган телдә бетем алу законнар бетән гарантияләнгән. Татар әдәбияты, театры, музыкасы зур уңышларга иреште. Бүген татар теле спугник телевидениесе һәм Интернет аша Җир шары буйлап тарала. Татарстан үзгәрешләр авангардында булу һәм шул ук вакытта традицияләрне саклау үрнәген күрсәтә»,—дип белдерде Президент.
Тугандаш төрки халыкларның классик шагыйрьләре Тукайны үзләренең остазы дип санаган «Татар мәдәниятенең үзендә дә шагыйрьләр, рәссамнар, язучылар, композиторларның, зыялыларның аннан соң килгән буыннарына Тукай кадәр көчле йогынты ясаган шәхес әлегә юк,—дип белдерде Президент. —Безгә төрки халыкларның бердәмлеген ныгьпу мөһим. Бу—күпмилләтле Россиягә аеруча кирәк». Президент Тукай иҗатының XXI гасырда да бик актуаль булуын искәртеп, шагыйрь мирасын киләчәк буыннарга җиткерү—безнең изге бурыч, дип искәртте.
Тантанада шулай ук РФ мәдәният министры Александр Авдеев, «Тюркской» генераль секретаре Дюсен Касеинов, Финляндия татарлары ислам оешмасы рәисе Окан Таһир һ.б чыгыш ясады. Соңыннан тантанада кат нашучылар Р.Әхиярованың Р.Харис либреттосына иҗат ителгән «Шагыйрь мәхәббәте» операсын тамаша кылды.Төп рольләрне танылган опера йолдызлары Әхмәт Агади белән Альбина Шаһиморатова башкарды.
«Габдулла Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция Казандагы «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында үтте. Гыйльми җыенны Татарстан Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Фәннәр академиясе, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырды. Конференция эшендә БДБ һәм ерак чит илләрдән—Германиядән, Польшадан, Төркиядән, Финляндиядән, Швейцариядән, Россия төбәкләреннән вәкилләр, галимнәр, язучылар, укытучылар, журналистлар—җәмгысе 400ләп кунак катнашты. ТӘҺСИ директоры Ким Миңнуллин конференциянең пленар утырышын ачып җибәргәндә әйтеп үткәнчә, Габдулла Тукай халкыбыз өчен бөек шагыйрь генә түгел, ул—милләтебезнең ерак тарих төпкеленнән күтәрелгән әрнүле-фажигале язмышы аның үткәндәге барча хәсрәт-шатлыгын туплаган йөрәк пәрасе дә, бүгенге яшәешнең өмет хыялы да, вөҗданы-иманы да, киләчәк көннәргә озата баручы рухи остазы—пәйгамбәре дә. «Шагыйрьнең даһилыгы—чор куйган иң четерекле сорауларга бердәнбер дөрес җавап таба алуында, милләте өчен иң кирәкле сүзне иң кирәкле вакытта әйтеп бирә белүендә»,—диде ул.
ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева конференциядә катнашучыларны Татарстан Президенты. Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы исеменнән котлау чыгышында шагыйрьнең юбилеена багышланган тантаналарның «Юнеско» канаты астында узуын искәртеп үтте. «Тюркской»оешмасы 2011 елны Габдулла Тукай елы, дип игълан итте. Бу ел Татарстанда да Тукай елы итеп тәгаенләнде»,—диде 3.Вәлиева. Ул искәртеп үткәнчә, шагыйрьнең юбилее Санкт-Петербург, Мәскәү калаларында да зурлап билгеләп үтелә 26 апрельдә Россия башкаласында Г.Тукайга һәйкәл ачыла. «Пушкин, Тукай кебек бөек шәхесләрнең мирасы шулкадәр зур, ул даими өйрәнүне, фикерләүне таләп итә. Һәр чор, һәр буын Тукайны үзенеке итеп санау белән бергә, рухи, мәдәни, интеллектуаль үсештә алга бару өчен анын мирасына таяна ала», —диде 3.Вәлиева.
РФ Тышкы эшләр министрлыгының Халыкара оешмалар департаменты директоры урынбасары, РФнен «Юнеско» эшләре буенча комиссиясе җаваплы сәркәтибе Геннадий Орджоникидзе конференциядә катнашучыларга РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавровның тәбрикләвең ирештерде. Шагыйрьнең иҗатын югары бәяләгән бу котлауда: «Күренекле шагыйрь Габдулла Тукайның олуг йөрәгендә тәэсирләр һәм хисләрнең тулы бер галәме урын алган»,—дигән юалар бар иде. ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров исә: «Олы әдипнең мәшһүр иҗаты һәм калачлы эшчәнлеге, гражданлык позициясе бөекләр мирасына лаек булырга тиешлегебезне искәртә»,—диде.
Мәскәү кунагы, Халыкара гуманитар башлангычлар агентлыгы генераль директоры, шагыйрь-тәржемәче Сергей Главюк, Германиянең Гиссен университетыннан тюркология профессоры Руг Бартоломэ, Каракалпакстан башкаласы Нукус шәһәреннән Н.Ләүкәрәев исемендәге Тел һәм әдәбият институты директоры Айтморат Әлниязов, Финляндия татарлары оешмасы рәисе Окан Таһир, Әзәрбайҗаннын халык шагыйре Сабир Рөстәм, Әзәрбайҗанның Низами исемендәге Әдәбият институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Манзар Гасанова, ТДГПУ профессоры, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин һ.б. Тукаебызны һәрьяклап ачып, ижатын югары бәяләп чыгыш ясады. Төрек лингвистика жәмгыяте директоры, профессор Шүкру Халүк Акалын әйткәнчә, Төркия университетында Тукай иҗаты буенча диссертацияләр яклана, күпсанлы көндәлек матбугатта шагыйрьгә багышланган мәкаләләр, әсәрләреннән өзекләр басыла, аны искә алу чаралары үткәрелә. «Анкарада мин яшәгән йорттан ерак түгел Габдулла Тукай урамы да бар»,—диде галим.
Конференциядә катнашучылар игътибарына Г.Тукайның төрле елларда чыккан китаплары, анын тормышына, иҗатына багышланган басмалар күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.
Гыйльми җыен кысаларында Г.Тукайның татар һәм башка телләрдә чыккан китапларын да тәкъдим итү булды. Әйтик, аның ТӘҺСИ галимнәре әзерләгән академик 6 томлыгының 1 һәм 2нче басмалары, шагыйрьнең татар, рус, мари, удмурт, чуаш, башкорт телләренә тәрҗемә ителгән шигырьләре тупланган җыентык, Чуашстанның халык шагыйре Валерий Тургай тәрҗемә иткән. «Халахам соңа юратам», удмурт теленә Вячеслав Ар-Серги тәрҗемә иткән. «Габдулла Тукай шигырьләре», фин теленә Фәридә Низаметдин белән Фазилә Насретдин тәржемә иткән, Пуула Королайнен әдәби эшкәрткән «Су анасы», әзәрбайжан теленә шагыйрь Мамед Кязым тәрҗемә иткән «Тукай шигырьләре» китаплары һәм башка басмалар конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
Пленар утырыштан соң гыйльми җыен секцияләргә бүленеп дәвам итте.
РОССИЯ ПРЕЗИДЕНТЫ КОТЛАВЫ
Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган тантанада катнашучыларга һәм кунакларга телеграмма юллады.
«Кадерле дуслар! Сезне—шагыйрь һәм гуманист Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган тантаналы кичәдә катнашучыларны котлавыма шатмын. Аның иҗаты—күпмилләтле Россия мәдәниятенең аерылгысыз өлеше. Тукайның туган җиренә ихлас мәхәббәт белән сугарылган тирән эчтәлекле әсәрләре илебездә дә, чит җирләрдә дә үз укучысын таба.
2011 ел Татарстанда Габдулла Тукай елы дип игълан ителгән. Ышанам ки, бу хәл мәшһүр татар әдибенең шигъри һәм фәлсәфи мирасын популярлаштыруга хезмәт итәчәк. Тантанада катнашучыларга һәм кунакларга якты тәэсирләр, уңышлар телим»,—диелә әлеге телеграммада.