Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Ишәкләр белән очрашмыйм!»

 

Урта мәктәптә өйрәнелгән физиканы онытмаган шәхесләр хәтерлидер, мөгаен СИ системасындагы температура шкаласының берәмлеге 1968 елга тиклем Кельвин градусы дип атала иде. Кем сон ул, Кельвин исемле галим? Баксан. анын чын исеме Уильям Томсон булган икән Фәнни тикшеренүләрендәге искиткеч казанышлары өчен Бөекбританиянен әби патшасы Виктория 1892 елда аңа лорд дәрәҗәсен бүләк иткән, ә ул, форсаттан файдаланып, үзенә яңа, Кельвин (КеМп) исемен «приватлаштырган» (Глазго шәһәрендәге үзе эшләгән университет мәйданы аша агып үткән инешнең атамасы шундый булган). Шуннан сон инглиз телендә электр энергиясенең берәмлеге дә кеКчп дип атала башлаган Кызык бит географлар яна объектны аны ачкан кешенең исеме белән атыйлар. Ә мәшһүр физик, кайбер артистлар яисә әдипләр кебек, киресенчә, үзенең исемен үзгәрткән Бәлки, ул үзен Томсон фамилияле башка галимнәр белән бутамасыннар дип шулай эшләгәндер Англиядә аталы-уллы ике мәшһүр физик, Джозеф Джон һәм Джордж Паджег

175

Томсоннар да булган бит әле. Өстәвенә. Шотландиядә дөньякүләм танылган океанограф һәм биолог Джордж Уайвилл Томсон да яшәгән. Рәсәйдә атаклы тел белгече Александр Иванович һәм сонрак геолог Ильмар Николаевич Томсоннар да фән хәзинәләренә саллы өстәмәләрен керткәннәр.

Хәер, лорд дәрәжәсенә лаек булган кешенен үз исемен үзгәртү традициясе Англиядә хәзер дә саклана. Әмма, сүз башым бит шүрәле дигәндәй, лорд Кельвинга кире кайтыйм әле. Анын гидродинамика өлкәләрендәге, сыгылмалык тәгьлиматендәге. математикадагы, электр һәм магнит күренешләре һәм башка бихисап юнәлешләрдәге ачышлары һәм казанышларын кыскача гына тасвирлап китәр өчен генә дә шактый вакыт һәм журнал битләре кирәк булыр иде. Анын эшчәнлеге кабинет яисә лаборатория кысаларында гына чикләнеп калмаган. Ул трансатлантик кабель элемтәсен тормышка ашыруда ифрат актив катнаша, тибрәнеш контуры ешлыгының анын сыешлыгы һәм индуктивлыгына бәйлелеген аныклый, бик күп электр үлчәү җиһазларын уйлап таба, диңгез навигациясе җиһазларын камилләштерә, аның исеме белән аталган берничә күренешне ачыклый. Кыскасы, физика, механика, математика, техника өлкәләрендәге фәнни һәм гамәли эшләре белән үз заманынын ин күркәм галиме буларак таныла. Лондондагы король жәмгыятенен (Англиянен Фәннәр академиясе әле дә шулай дип атала) президенты булу белән бергә башка илләрдә, шул исәптән Россиядә дә. Фән академияләренең абруйлы әгъзасы итеп сайлана.

Шундый уникаль галимнең тәрҗемәи хәлен дә белү зарур. Уильям Томсон Ирландиянең Белфаст каласында, математика укытучы гаиләсендә дөнья күрә Ана сигез яшь тулгач, гаилә Глазго каласына күчә. Шундук яшүсмер университетта әтисенең лекцияләренә йөри башлый, ике ел узуга ун яшьлек искиткеч сәләтле малай Глазго университетында студент сыйфатында укуын дәвам итә. Анда укуын тәмамлагач. Уильям Кембридж университетында белем туплый һәм. әтисенең кинәше белән. Парижда күренекле физик А. Реньонын лабораториясендә фәнни тикшеренүләрен дәвам итә Тиз арада яшь студент җылылык үткәрү тәгьлимате буенча беренче эшен матбугатта нәшер итә. Глазго университетында профессор булып эш башлаганда аңа егерме ике генә яшь була әле Илле өч ел буена галим шул университетта кафедра мөдире сыйфатында эшли. Яши дисәк, дөресрәк тә булыр, мөгаен.

Бөек галим үзен оста укытучы сыйфатында да таныта, теориягә өйрәтүне гамәли эшләр белән берьюлы алып бара. Анын физика буенча лекцияләре һәрчак темага кагылышлы тәҗрибәләргә ифрат бай була. Тәҗрибәләрдә Томсон шәкертләрен дә катнаштыра, әлбәттә, андый алымнар укучыларда зур кызыксыну уята. Һәрдаим иҗат процессында яшәгән «физика короле» фән дөньясына зур мирас. 25 фәнни китап. 660 мәкалә һәм үзе уйлап тапкан җитмеш яна җайланма калдыра